Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Кошлар кышын да сайрый

​Кошлар кышын да сайрый

Люция Әблиева
Люция Әблиева
18 марта 2019
3255 карау

Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды. “Кайсы рәхмәтлесе йөри икән төнгә каршы?” Болдырга ут алмыйча гына өй ишеген ачты.

— Кем бар?

— Инәй, мин!

“Колагыма ишетелмиме?” Гөлбәһия ачкычны җәһәт кенә ачылу ягына борды. Өй ишеге аша төшкән лампочка яктысы таныш йөзне яктыртты.

– Инәй!

– Гәбдерәүф!

Болай да нәзек гәүдәле Гөлбәһия тыгыз һәм таза тәнле улы кочагында бөтенләе белән югалып калды. Ышанычсыз февраль ае бер-берсенә газиз ике кешене күтәрмәдә хәтсез генә вакыт аермыйча, ышанырлык итеп, бастырып торды. “Улым, тагын үзең генә кайттыңмыни?” Рәүф бер кулы белән әнисен ычкындырмый, икенчесе белән күтәрмәгә сөяп куелган олы сумканы алды. “Керик, инәй, өшисең, аннан сөйләрмен”.

Әле ныклап суынып та бетмәгән самавыр яңа көйләр көйли башлады. Өч елдан артык инәй белән улны бер өстәл артында күрмәгән йорт эче җылынып киткәндәй булды. “Озакка кайттыңмы, улым? Нәсимә килен, балалар исән-саулармы? Нигә бергә кайтмадыгыз?” Әнисенең бер-бер артлы тезелеп киткән сорауларына җавап бирүне кайсысыннан башларга белмичәме, ерак Себердән кайта-кайта арып бетү галәмәте идеме, Рәүф берничә тапкыр чәй йотып куйды. “Ах, үзебезнең суның тәмлелеге!” Гөлбәһия шулай диюгә, яңа гына йокысыннан уянып киткән кешедәй: “И-и, син яраткан каен җиләге кайнатмасын куймаганмын! — дип, аш-су ягына йөгерә-атлый чыгып китте. “Инәй, болай да өстәл туп-тулы, мәшәкатьләнмә” — дип әйтеп торган өстенә, онытылып калган кызыл эремчеген дә китереп утыртты.

Җәй исләре аңкып торган өстәл артында, сүз артыннан сүз ялганды. Офыкта якты сызык пәйда булганчы, тагын бер тапкыр самавыр яңартылды.

– Инәй, мин бөтенләйгә кайттым.

– Бөтенләйгә? Ә килен, балалар?

– Әлегә үзем генә кайттым.

– Алар кайчан кайталар?

– Син ризасыңмы соң?

Әнисенең күзләреннән яшьләре ага башлагач, Рәүф бу сорауны ялгышмы, иртәрәкме биргәнен аңлады. “Нишләп риза булмыйм ди. Намаз саен телим. Минем яктан бер каршылык та юк. Умарталарны да бетергәнен дә беләсез, корт чагыр дип куркасы түгел. Салган акчаларыгызны, бер тиенен әрәм-шәрәм итмичә, йорт-кураларны яңартуга тоттым. Үзең дә кайткан чакларыңда күреп, булышып тордың. Сарай кадәр өйдә берүзең яшәүләре рәхәт түгел, улым!”

Төне буе йокламаган Гөлбәһиянең иртәнге намаздан соң да уяулыгы кимемәде. Улы кайту шатлыгыннанмы, күзачкысыз бураннары белән үзәккә үткән, шарт-шорт өй бүрәнәләрен шартлаткан салкыннарны алыштырган беренче кояшлы көннәрнең башлануыннанмы, моны үзе дә аңлап бетмәде. Гәбдерәүфе йоклап киткәч, башыннан аягына кадәр хатирәләргә күмелде.

Мәктәптән соң институтка керә алмагач, Рәүф документларын механиклар әзерли торган техникумга илтеп тапшырды. “Ярты балл малаемның башына җитте”, — дип, атлаган саен әйтер булды соңыннан Гөлбәһия. Институтка кергән булса, хезмәткә алмаслар иде. Хезмәткә алынмагач, марҗа килен дә ияреп кайтмас иде. Кайтты шул. Суга дип киткән, кияү алып кайткан кебегрәк булды. Кызлар арасында бердәнбер, бөтен өметләрен баглаган Гәбдерәүфенең бу адымын ул хыянәткә тиңләде. Дөрес, башта барысы да ал да гөл кебек баргандай булды. Иллесе генә тулган Гөлбәһия, кичә төшкән килен кебек ачык йөзле, тәмле телле булырга тырышты. Анастасиядан Нәсимәгә әйләнгән килен дә: “Инай”, — дип өзелеп торды. Аңлашып яшәүгә, Рәүфнең апалары да үзләренең өлешен кертте. Әтисе белән әнисен: “Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә. Бер-берсен яратышканнар икән, аларның кавышуына каршы килеп булмый”, — дип, ризалашырга, марҗа киленгә теш-тырнак тидермәскә күндерделәр.

Педучилище таныклыклы Анастасияне авыл мәктәбенә өлкән пионервожатый итеп эшкә урнаштырырга, укытучы булып эшләгән уртанчы кызлары Талия ярдәм итте. Муенынына кызыл галстук бәйләп йөргән килен укучылардан әллә ни аерылып тормады. Мәктәптә татарча укып, татар мохитендә үскән балалар белән уртак телен дә тапты. Анысы бию аша булды. Биюне аңлар өчен тел кирәкмәде. Ул салган биюләр икенчерәк — мәгънәле, кечкенә генә спектакльләргә ошап торганга, рәхәтләнеп өйрәнделәр. Анастасия-Нәсимә, авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укыган ире аша башкаладан махсус китаплар кайтартып, татар биюләрен дә осталык белән сала башлады. Авыл марҗа киленне читтән генә күзәтеп, үз сүзен “кыстырып” торырга онытмады. Беренчесе, ялгыз яшәгән Өркыяттәй тарафларыннан килде.

Мәктәпләрдә тимурчылык эшенең киң җәелгән чаклары. Пионер отрядлары чиратлашып ялгыз калган карт-карчыкларга булышып йөри. Бу эшне гадәттә өлкән пионервожатый оештыра, үзе дә читтә калмый. Уку елы башланып берничә атна узгач, алтынчы сыйныфлар белән Өркыяттәйгә баргач: “Иманлы йортымны пычратып йөрмә”, — дип, Анастасияне ихатасына да кертмәгән. “Взвейтесь кострами, синие ночи!”ны кычкырып җырлап килгән балалар, бу сүзләрне ишеткәч, кире борылып, “Взвейтесь кострами”сыз, тын гына өйләренә таралыша. Алар, үзләре кебек балаларча самими апаларын бик яраталар иде шул, шуңа Өркыяттәйнең бу сүзләрен һич кенә дә өнәп бетермәгәннәр. Хәбәр авылга таралып, Рәүфнең әти-әнисенә дә барып җитми калмады, әлбәттә. Сәлим ирләрчә кул селтәсә дә, Гөлбәһия кызына чапты. Талиясе, дөрес, аны бик тиз тынычландырды. Тик кайнана күңеленең бер почмагында төер төйнәлеп калды. Ул көнне тырыша-тырыша түр якта: "Пионер галстугының өч почмагы – коммунист, комсомол һәм пионерның какшамас дуслыгы билгесе”, – дигән сүзләрне татарча ятлап

йөргән киленгә якты караш булмады. Инде бу хәлләр онытылып барганда гына, гәҗит-журналларга язылу чоры башлангач, тагын бер “ГТХ” (гадәттән тыш хәл) булды. Анысы “Пионерская правда” аркасында. Гакиләнең малае шул гәҗитне алдырмакчы булган икән. Әнисе: “Балалар өчен татарча чыкканнарына язылдык, марҗа киленең урыс гәҗитләренә үзе язылсын, каян җиткерим берьялгызым шулкадәр акча,” – дип, кибеттә Гөлбәһиягә чат ябышты. Алай әйтүе генә бер хәл, тагын өстәмәсә. Өстәде шул, кесәсендә калдырмады. “Оныкларың тугач, поп та чакыртыр әле күрерсең!” Өйгә кайтып җиткәнче Гөлбәһия уйланып кайтты. “Ничек инде поп чакыртсын, каян тапсын ди ул аны? Ике йөз чакрымлык ераклыктагы башкаласында да юктыр әле ул поп. Детдом баласы әллә гореф-гадәтләрне белеп үскән дисеңме? Кем белә, бәлки бәбәй дә тапмас әле, Ходай кушып. Ичмасам, аерылырга бер сәбәп була”. Теге төере янына янәшә тагын бер төер төйнәлеп калды. Килене белән авыз тутырып талашу да юк, ичмасам! Урысчасы юклык бөтен эшне боза. Ә киленнең татарчасы – ипилек-тозлык. Хәер, алай дип кенә әйтү дөрес тә булмас. Соңгы вакытларда татарчаны шактый гына яхшы сукалый. “Инай, нарса ышлим?” – дигәне дә йомшаграк яңгыраган кебек. “Их, Гәбдерәүфен әйтер идем, олы бөтен республикада бер татар кызын табалмады. Үзебездә булмаса, терәлеп торган күршеләрдән алып кайтыр иде, аларда татар авыллары буа буарлык”. Капкаларына килеп терәлгәч, Гөлбәһия кибеттән йомышын йомышламый, буш кайтканын аңлады. Болай да төшкән кәефе, тагын да ныграк төшеп, “Пионер, алга, зур көрәш алда”, – дип җырлый-җырлый бакча яклап кер элеп йөргән киленен күрмәмешкә салышып, өйгә үтеп китмәкче булды. Тик өлгермәде.

– Анкай, суенчы, авырдым!

– Нәрсә? Авырдым? Авырганга шатланалармыни, тинтәк!

“Тинтәк”нең нәрсә икәнен барыбер аңламый дип, шул сүзне җөмләгә кушып сөйләргә яраткан Гөлбәһия, киленнең җавабыннан соң чүт кенә артына утырмады.

– Юк, анкай, не дура, я действительно беременна!

– Бирыменна? Ишкәнсез икән ишәк чумарын!

– Айы, анкай, иштек!

Авылда кемнең кайчан авырга калып, кайчан бала табасын минуты-сәгате белән таратучы “ишеттеңмеәле?” дигән әйбер бар. “Ишеттеңмеәле?” Рәүф хатынын да урап үтмәде. Бер тәүлек дигәндә үзләренең авылы – тулаем, күрше авылның яртысы Гөлбәһия килененең фәлән көнне бала табасы турында хәбәрдар иде.

Рәүф белән Анастасия бер-бер артлы өч малай алып кайттылар. Килен булып төшкәненә ун елдан артып киткән килен дә танымаслык булып үзгәрде. Беренче баладан соң тазарып китте дә, шуннан ябыкмады. Тышкы төс-кыяфәте кенә түгел, холык-фигыле дә хәзер икенче иде аның. Бигрәк тә үткән ел кайнатасын җирләгәч, чын хуҗабикәгә әйләнде. Йорттагы барлык хуҗалык эшләрен Рәүф белән икесенә күчереп бетергәч, Гөлбәһия балаларга күз-колак булып торучыга әйләнде. Килен белән кайнана арасында бер-берсенә сүз тидереп алу проблемасы да чишелде – Анастасия – Нәсимә телне ныклап үзләштереп бетерде. Әнә өченче оныкка исем сайлаганда, ниләр генә әйтмәделәр бер-берсенә. Гөлбәһия, Роберт исеме татарча түгел, дип каршы килде, килен Рифат исемен яратмады. Шуңа өч яше тулып киткән Робертка һаман исеме белән эндәшми, улым дип кенә әйтә. Рәүф ике хатын-кыз арасына тыкшынмады. Хәер, эше дә төшке аш вакытын исәпкә алмаганда, иртә таңнан чыгып китеп, кич кенә кайтып кермәле. Баш инженер вазыйфасына күчкәч бигрәк тә. Гаиләсен яраткан кебек, эшен дә яратты ул. Тимер-томырга якын кеше булса да, аяк табаннары белән җирне тоеп, күктәге кошларның канат кагылышларын ишетеп, тук башакларның тын һавада салмак кына тибрәлгән чакларын күңеле аша үткәрә белде. Тургайларның өздереп сайрап кырга чакырганнарына ничек битараф калырга мөмкин соң?! Аларның җыры таң калдырып кына калмый, эшкә, җиргә булган мәхәббәтне тирәнәйтә, яшәү көчен арттыра. Хәер, яз хәбәрчесе моңлы җыр сузучы сыерчыкка хилаф кешене авылда көндез шәм яндырып та таба алмыйсың. Ни өчен авыл кешесенең күңеле йомшаграк була? Аның бар сере – кошларда. Кошлар җыры тынычландыра, нерв системасына уңай тәэсир ясый. Шушы хисләрне үзендә йөреткән, бер яктан калын урманга сыенып, икенче яктан боргаланып аккан Агыйдел елгасына сәлам биреп утырган авылларын башка җирләргә беркайчан да алыштырмас Рәүфне язмыш Себергә алып чыгып китәр дип кем уйлаган?

«Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый» дигән мәкальне кайчан уйлап тапканнардыр, билгесез. Бүген дә ул яши икән, димәк юкка гына телгә кермәгән. Авылдан берничә гаилә озын акча артыннан Себергә чыгып киткәч, Анастасия иренең колак итен: “Йорт та искереп бара, балалар үсә, бер тиен запасыбыз юк, Себергә китик”, – дип ашый башлады. Рәүф башта каршы булса да, мәсьәләне бер бөртек бал корты чиште. Беркөнне, кайнатасыннан соң умарталарга баш булып калган хатынын, күч аерганда бал корты чагып, аллергия китте. Ярый әле вакытында фельдшер килеп, укол салды. Югыйсә буыла ук башлаган иде. “Табигать биргән могҗизаны, атагызның эшен бетерәсем юк”, – дип, Гөлбәһия умарталарны сатып җибәрү турында авыз ачарга да ирек бирмәде. Килененең бераз шапшаклыгына төрттереп алырга җае чыкканына сөенеп: “Юынып йөрергә кирәк, корт ул тир исен яратмый”, – дип өстәп тә куйды әле. Тик ул эшнең бу кадәр тирәнгә кереп китәчәген уйламады. Рәүф, әнисе белән тагын берничә тапкыр сөйләшеп тә, файдасы булмагач, уйнап кына: “Алай булгач, Себергә китәбез,” – дип әйткән сүзе Аллаһының амин дигән чагына туры килде дә куйды.

Улы башта ел саен озын ялларга кайтып йөрде. Кайткан саен: “Алдагы ялга бергә кайтабыз”, – дип китте дә, тагын ялгызы гына кайтып төште. Соңгы елларда гаиләләре белән җылы якларга, чит илләргә ял итәргә йөрделәр, авыл онытылды. Гәбдерәүфенең хәбәрсез-нисез февраль уртасында кайтып төшүе юкка булмаган икән, шөкер, бөтенләйгә! Гөлбәһиянең күзләренә йокы эленә башлады. Тик улының торып тышка чыкканын сизгәч, кергәнен көтә башлады. Унбиш минутлап вакыт узды. Гөлбәһия: “Нигә озак, иртәнге һава салкын лабаса”, – дип сөйләнә-сөйләнә болдыр ягына үтте. Ихатада иртәнге кошлар җырына тулган һавада хозурланып басып торган Рәүф әнисенә борылып: “Инәй, кошлар кышын да көчле сайрыйлар икән”, –

дип эндәште. “Оя корган агачлары исән булганга сайрыйлар алар, улым!” – дип җаваплады аңа әнисе.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com