Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Телсез тургай

Телсез тургай

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
14 марта 2019
1581 карау

(хикәя)

       Авыл очында гына үсмер яшьтәге кызы Рәзифә, җитмешне куган әнисе карчык  белән гомер иткән Мөршидәгә беркөн кызының класс җитәкчесе кагылып узды: «Мөршидә апа, иртәгә сине директор мәктәпкә чакыра. Килми калма әле, зинһар». Яңа директорның  ни турында сөйләшергә теләгәнен чамалаган Мөршидәнең күңел тынычлыгы югалды.  «Баламны артык күрәләрдер. Берәр җиргә олактырмакчы булалардыр...» Элекке директор шушы мәктәптән лаеклы ялга чыкты. Гомере буе намус белән мәктәптә эшләп,   балаларның төрлесен күргән, төрлесен укыткан кеше. Рәзифәнең, башка балаларга охшамыйча, барысыннан да аерылып торганын күрә торып, бер сүз әйткәне булмады. Киресенчә, хәтта бераз кызгана да иде кебек. Ә бу директор яңа кеше шул. Аңа иң башта мәктәпнең  күрсәткечләре мөһим. Синең бердәнбер балаңның язмышы аңа бик кагылмый... 
         Билгеләнгән вакытка килеп җиткән Мөршидә кыяр-кыймас кына Әхәт Кавиевичның кабинет ишеген ачып карады. Эх шушы директор кабинеты алдында басып торулары... Җир астына убылырлык итеп  тетеп тиргәрләр, бетереп ташларлар кебек. Укуын әйбәт укымый инде кызы. Теле дә ачылмаган кызга кайда инде ул яхшы уку! Директор үз урынында булмагач, Мөршидә укытучылар бүлмәсенә башын тыгып карады. Яңа директор анда иде. Ул, хатынны күреп, керергә ымлады. Мөршидә, куркуын җиңәргә тырышып, күндәм генә  ул күрсәткән урынга барып утырды. Бүлмәдә директордан башка тагын бер-ике укытучы бар иде.        
     Яшь директор укытучыдан класс журналын сорап алды да, аны озак кына актаргалады.  Бераздан аңардан бер мизгелгә дә күзләрен алмый алдында утырган Мөршидәгә сорау бирде:
− Сез бит Рәзифә Галимуллинаның әнисе буласыз?
Мөршидә чак-чак ишетерлек тавыш белән җавап бирде:
− Әйе шул, әнисе булабыз...
Әхәт Кавиевич алдындагы язмаларга карап, бераз уйланып торды да кулындагы җурналны Мөршидәнең борын алдында селекте: 
− Беләсезме, мин сезне ни өчен чакырдым?  Сезнең кызыгыз  мәктәпнең бишенче  сыйныфында  укый, ә сөйләшә белми. Без аны телсезләр интернатына яки спецмәктәпкә җибәрергә карар кылдык. Менә күрәсезме, аның җурналда бер юньле билгесе дә юк. Аны ничек укытырга монда, башка таза-сау балалар янында? 
      Күзләреннән  яшьләре бәреп чыккан Мөршидә кирәкле сүз таба алмыйча җәфаланды:
− Соң бит... Укысын инде... Ул бит дивана түгел... Зинһар өчен... Аермагыз баламнан...
Директорның карары нык иде, ахры. Йомшарырга уйламады:
− Монда безнең диваналар мәктәбе түгел. Аңа монда урын юк. Сез балагызны сөйләшергә дә өйрәтмичә мәктәпкә китергәнсез. Тиздән ронодан комиссия килергә тиеш.  Мин нинди аңлатма бирергә тиешмен бу хәлгә?
Мөршидә ялварулы карашын яшь директордан алмады:
− Зинһар өчен, кумагыз баламны. Аның әллә кайдагы интернатка бару түгел, өйдән дә чыкканы юк. Үтенәм сездән... Ул дивана түгел, ул барысын да ишетә, аңлый. Тик  уйлаганын әйтә генә белми.
          Алар янына бер өем дәфтәр күтәргән ана теле укытучысы Гөлбану керде. Ул Мөршидәгә аңлаучан караш ташлады да директордан бер-ике сүз әйтергә рөхсәт сорады. 
− Әхәт Кавиевич, сөйләшә белмәсә дә, мин Рәзифәне дивана димәс идем. Күрәсезме, сочинение, инша, изложение кебек язма эшне «дүртле»лек булмаса да, нык кына өчле куярлык башкара. Әлбәттә, хаталары күп кенә. Тик өстәмә дәресләр алганда, өйдә дәресләргә күбрәк әзерләнгән очракта, ул хаталар азаячак. Игътибар итегез,  сочинениеләрендә беркемдә очрамаган үз фикере чалына. Бәлки, әлегә калдырып торыйк кызны?  
     Яңа директор шулай да тәҗрибәле укытучының фикерен аяк астына салмады. Ярар, уйлашырбыз, дип,  Мөршидәне кайтарып җибәрде. 
     Бу сөйләшүне Мөршидә күптән көткән иде. Рәзифә кебек теле ачылмаган балаларны кайдадыр еракка җибәреп укытулары  турында ул ишетеп белә иде. Тик бердәнбер баласын ана кешенең бер дә еракка җибәрәсе килми шул. Җәберләрләр, кыерсытырлар кебек бәгырь җимешен. Болай да язмышыннан кыерсытылган бала.  Болай да таза-сәламәт балалар мәктәптә  сөйләшә белмәгән кыздан көләргә генә торалар. «Әпә, телсез, тиле, дивана...» Бар аның теле, бик тә бар. Тик ачылып кына җитмәгән. Ни сөйләгәнен әнисе белән дәү әнисе генә аңлый.  Бала-чага ирештергәч, Рәзифә мәктәптә ләм-мим эндәшми. Шунда бала-чага арасында сөйләшсә, бәлки, ачылып та китәр иде дә бит теле. Юк шул.  Бәләкәйрәк чагында авыз-борын-колакны  тикшерә торган табибка да күрсәтеп карады кызын Мөршидә. Табиб, минем пациент түгел кызыгыз, психоневрологныкы, дигәч, хатын тәмам курыкты. Баласын диваналар йортына салырлар кебек тоелды. Шулай да ул табиб нормадан әллә ни  тайпылыш  тапмагач, бераз тынычланды.  Авыл җирендә  гомергә күрмәгән ниндидер логопед дигән табибка юллама язгач, әлбәттә, Мөршидә аны эзләп шәһәргә чыгып китә алмады. Шулай Рәзифә телле килеш телсез булып үсә бирде. Шул юньләп аңлаша алмавы сәбәпле, урамга чыгып, яшьтәшләре белән уйнамады, аралашмады. Урамга чыкса да, каш астыннан карап, дәү әнисенең итәгеннән кулын җибәрмәде. Инде менә баланың язмышы хәл ителәсе шушы көннәрдә бигрәк авыр шул күңелгә. Көчләп аерырга телиләр кызыннан... Әнисеннән, дәү әнисеннән  еракта аның күңеле тагын да ябылачак. Ул тагын да ныграк кыргыйланачак. Кешеләрдән тагын да читләшәчәк. Болай да сынган, кимсетелгән  күңеле тагын да сынса, кем булып үсәр кызы? Әлбәттә, үзе дә гади авыл хатыны Мөршидә кызының киләчәген,  үсәр, әллә кем булыр дип күз алдына да китерми иде. Аның өчен кызы үзләре кебек шундый ук гади хатын-кыз  булып үссә, сау-сәламәт булып үссә, зур куаныч. Бар кешегә дә шәһәргә китеп ычкынырга димәгән. Авылда калыр, эше табылыр монда да. Әнә Мөршидә үзе инде унике ел буена дуңгызлар карый. Көрәп алмаса да, хезмәт хакы чыга тора. Шәһәр шәһәр инде ул. Кем сиңа анда нәрсә әзерләп куйган? Тозлы су сипкән кебек, барысы да шунда агыла. Икенчедән, ана күңеле сызлана-сызлана булса да, инде кызының бу табигый кимчелеген кабул итте. Әгәр дә Рәзифәсенә шулай телсез булып яшәргә язган икән, язмыштан узмыш юк. Телсез кеше дә кеше. Кемнәндер ишетүенчә, телсезләр борынгы заманда хәтта  казыйлык (судьялык) кылганнар. Тик менә шушы туып-үскән авылында, әнисе янында яшәргә, үсәргә генә ирек бирсеннәр иде балага, күз күрмәгән якларга җибәрмәсеннәр иде. 
          Мәктәптән кайтып кергән кызына Мөршидә тагын бер тапкыр ачынып караш салды. «Балам, нигә сөйләшмисең соң?! Ничек  кенә ярдәм итим соң сиңа?..»  Әнисе кыздан мәктәп, укытучылар турында сорады. Сорауны аңласа да, Рәзифә җавап бирмәде. Ул мәктәпне яратмый иде. Анда аны кыерсыталар, анда аңардан көләләр. Дивана саныйлар. Ул анда теләк белән түгел, ә шулай тиеш булганга гына йөри иде. Ә өйдә кызчык үзен тынычрак хис итә. Монда аңардан көлүче юк. Дәү әнисе белән әнисе аны яраталар. Дәү әнисе бервакыт хәтта аны күрсәтергә им-томчы карчыкка да алып барды. Тик тайган, урыннан кузгалган буыннарны бик оста утырткан им-томчы әбекәй  әфсен-төфсеннәре белән кызга ярдәм итә алмады. Кызый ишегалдында маллар арасында яки бакчада чуалырга ярата. Сыер, йә сарыклар беркайчан да синнән берни сорашмыйлар. Аларга ничек сөйләшсәң дә ярый. Алар, Рәзифәне күрү белән ипи катысы сорап, юеш борыннарын мәзәк  сузып килеп җитәләр. Ә бакчада кызчык кошларны тыңларга ярата.  Койма башына кагылган  озын колгадагы сыерчыклар оясын күзәтә. Шушы гади генә кошчыкларның әллә ничә төрле итеп сайрый алуларына кыз хәйран кала. Сыерчыклар аеруча һәвәскәр җырчылар: алар үрдәккә охшатып та бакылдый алалар, сандугачка ияреп тә сайрый алалар. 
     Шулай да соңгы арада Мөршидә, ана теле укытучысы Гөлбануның киңәшен истә тотып, клуб китапханәсеннән  татар телендә берничә китап  алып кайтты һәм  Рәзифәне янына утыртып, кичләрен  аңа кычкырып укый башлады. Игътибар белән тыңлап утырган кыз гына әнисенең сорауларына үзенчә җавап бирде: «... ыыы.... ааа....» Кыз бар хәрефләрне дә яза белә, таный, тик авазларның  әйтелешен генә белми иде.     
     Дин тоткан, Аллага  ихлас ышанган иманлы дәү әнисе, оныгын ничек кенә яратса да, кызның сөйләшә алмавын  гөнаһтан яралган бала булган өчен  Аллаһ биргән җәза дип  саный иде. Бердәнбер көнне кияүгә чыкмаган, беркем белән дә йөрмәгән Мөршидәнең эче үсә башлагач, гөнаһтан курыккан карчык  кайгыга төште. Ләкин  кем көчләде сине, авырың кемнән, дип күпме генә сорамасын, Мөршидә, башта авызына су капкан кебек яшерә килде. Тик карчыкның, үзеңне дә, туасы балаңны да каргыйм, бәддога укыйм, дип, түземлеге калмагач, елый-елый әнисенә ачылды. Урак вакытында амбарда куна-төнә диярлек ятканда, Мөршидәне ындыр завхозы  азгын Мәснәви каравылчы йортына чакырып кертте, артыннан ишек бикләде һәм, тыпырчынган кызның авызын томалап, тиз генә эшен бетерде. Кешегә сөйләсәң, соңгы тапкыр булмас, дип артыннан куркытып  кычкырып калды.  Икенче тапкыр ябышкан Мәснәвидән Мөршидә тешләшеп, тырнашып котылды. Бераздан Мөршидә Мәснәви кулы җитмәслек җиргә, фермага дуңгыз карарга эшкә керде. Яклаучысы, ир терәге, ир туганы булмаган ятимә хатын-кызны җәберләүне Мәснәви артык кыенга күрми иде. Бик тешле хатын-кызга кайчак амбар ашлыгы түләп котылды. Тик үзен артык азгын тота башлагач кына, авыл егетләре,  башына капчык кидереп, бозык ирне ярыйсы гына дөмбәсләгәч, бала ясый торган җирен нык кына авырттырганнар, ахры. Шуннан соң ул мулла песиенә әйләнде. Мөршидәнең баласы үзеннән икәнен яхшы белсә дә, ата саналган кеше беркайчан да аның турында кызыксынмады. Ирсез бала табу хурлыгыннан, әллә башымны алып берәр кая чыгып китимме, дип тә уйлаган Мөршидәнең барып сыеныр  кешесе юк иде. Авыл халкы  аның кемнән бала табуы турында тәмләп-тәмләп фараз кыла-кыла авыз чайкады да тынды. 
      Гөнаһтан туган бала... Тик гөнаһлымы соң Мөршидә? Ата тиешле кешенең гөнаһы өчен балага төштеме җәзасы? Шуңа Ходай аның телен алдымы? Балам хакына кичер атасының гөнаһын, бер Ходаем, дип ялварган чаклары аз булмады Мөршидәнең.
       Мөршидә мәктәпкә барып берничә тапкыр үтенгәч, Рәзифәне әллә кая җибәрмәскә, калдырырга булдылар. Тик телдән сөйләмле материалны аңардан язма килеш алу гадәткә керде. 
       Беркөнне эштән  кайтып  кызы белән бергәләп чәй эчәргә утырган Мөршидә тәрәзә төбендә торган радионың тавышын гадәттәгечә басыбрак куйды. Тик басуы булды, Рәзифә йөгереп килеп, радионың тавышын көчәйтте. Радиодан бик матур җыр тапшыралар иде. Мөршидә гаҗәпләнеп кызына карады. Кызы исе китеп җыр тыңлый иде. Ул шундый мөкиббән китеп, бар дөньясын онытып тыңлый! Карашы әллә кайда... Мөршидә  кызының шулай тәэсирләнүен беренче тапкыр тапкыр күрүе  иде. Күзләрендә моңарчы таныш булмаган әллә нинди тойгылар яна... Җырны да шулай тыңлап булыр икән! Мөршидә үзе дә җырлап алырга ярата.  Аеруча шаян такмаклар күңеленә  якын. Тик аның  беркайчан да менә әле  кызы кебек җырның сүзләрен йотлыгып тыңлаганы юк.  Әнисе  кызыннан күзләрен алмады. Менә сиңа хикмәт!  Рәзифә радионы яңагына терәгән һәм, җырчыга ияреп,  үзалдына җырның көен кабатлый иде... Бу инде элекке кебек аңлаешсыз мөгрәү түгел, ә күңелгә ятышлы авазлар... 
      Вакыт үтә торды. Көннән көнгә үсә барган Рәзифә кул астына керә башлады. Әнисе эштә чакта өй эшләрен ярыйсы гына башкарса, Мөршидәгә ияреп, дуңгызлар фермасына да баргалады. Мал-туарга, хайваннарга карата  аеруча җылы караш хас иде кызга. Хәтта кешеләргә караганда да ул хайваннарны якынрак күрә. Табигый кимчелеге аркасында хаксыз кимсетелүе  аңа кешеләрдән сак булырга өйрәтте. Яхшымы-түгелме, ул сигезьеллык мәктәпне бетерде һәм бераз үскәч, әнисе янына дуңгызлар карарга эшкә керде. Дәү әнисен югалту гына аналы-кызлы ике ятимәне кара кайгыга салды. Дәү әни булганда, алар белә иде: бу – яхшы, бу – начар, бу– ак, бу –кара... Кайчак вәгазьләре белән җиләтеп бетергән дәү әни ничек җитми икән...
          Авылга беренче аклы-каралы телевизорлар кайтты. Мөршидәнең хәллерәк күршеләре дә телевизор алгач, бу замана могҗизасын күрергә күпләр кичләрен аларга җыелыша башлады. Телевизорлы йортта иң кадерле газета – программа. Бер атна алдан телевизордан нинди әкәмәтләр күрсәтәсе билгеле, астына сызып куелган. Атнага бер-ике тапкыр кино күрсәтәләр. Кайчак концерт та  куялар. Андый чакта хуҗалар ничек түзгәндер, өй шыгрым тулы була диярлек: туган-тумача, күрше-күлән, бала-чага килә. Кем утырып, кем идәнгә сузылып яткан килеш карый. Мөршидәгә ияреп, Рәзифә дә берничә тапкыр күршеләргә керде. «Тере тартмадан» ишетелгән җырны Рәзифә онытылып, теге вакытны радио тыңлаган кебек, исе-ушы китеп карады. Исең дә китмәслек түгел иде шул – экранда шундый чибәр җырчы моңарчы ишетелмәгән матур җырны әсәрләнеп башкара... «Өфө юкәләре беззең хакта ла әле япрак-коя-коя...» 
        Өйгә кайткач, Мөршидә,  әллә колагыма ишетеләме, дип тыңлап торды. Юк,  Рәзифә  бераз бозыбрак булса да үзалдына җырлый иде:  «...Яртышар-яртышар калдык без, нишләрбез, язмыштан булмаһа узмыштар...» Әллә вакыты җитте, әллә башка сәбәпле, шул искиткеч җырлар тәэсирендә Рәзифәнең теле ачылды. Кешеләр белән тигез аралаша алу, сөйләшә-аңлаша алу аның өчен  шундый тансык, көтеп алынган зур бәхет иде, ахры. Ул башта әнисе белән тәтелдәде. Аңа хәтта юк-бар, теләсә нәрсә турында булса да сөйләшү шундый рәхәт иде. Авыл халкы тагын бер гөжләп алды. Ишеттегезме, Мөршидәнең телсез кызы сөйләшә башлаган. Җырлый да, имеш... Менә могҗиза!.. Ә Рәзифә балачактан үзен каһәрләгән телсезлекнең үчен алды. Ул җырлап уянды, җырлап эшләде, җырлап йокыга талды: «Кыр каззары илап, кыр каззары ерлап каңгылдашып оса көз еткәс...»
     Бер кичне Мөршидәне Мәснәвинең  хатыны үзләренә  чакырды. «Үлә алмый ята, сине көтә. Килеп кит инде, зинһар...» Яман шеш белән авырган Мәснәви  инде ничә көн җан бирә алмый интегә иде. Чак-чак ишетелерлек тавыш белән Мөршидәдән бәхиллеген сорады. Кичерүен үтенде. Аның бу адымы кинәт кенә намусы уянып, вөҗданы яктырып китүдән түгел иде, әлбәттә. Аллаһ каршына барып басу турында да уйламады. Аңа тизрәк үзен каһәрләгән коточкыч авырту-сызланудан котылырга, хет җәһәннәмгә, хет кайда китәргә кирәк иде. Кайчандыр үзе рәнҗеткән затларның бер-икесен чакыртып гафу үтенде. Как сөяккә калган тере мәеткә карап, карават башына тотынып басып торган Мөршидә, мин нәрсә, Ходай кичерсен, диюдән башка сүзләр таба алмады. Минем әти кем, дип сораган Рәзифәгә дә Мөршидә бу турыда Мәснәвине җирләгәч кенә әйтте.    
          Ә беркөнне Рәзифәне көлдергән дә,  бераз гарьләндергән дә вакыйга булды. Аның кулын сорап яучы җибәрделәр. Тик “кияү егет”, күршеләре белән мәңге сугышып-тиргәшеп яшәгән, дуамаллыгы белән даны чыкан, авыл халкының җелегенә үткән,  картаеп барган  бер дивана ир иде. Яучы карчыкка Рәзифә катгый гына, бик дөрес җавап бирде: «Мәңге ир күрмәсәм дә, мин аңа чыкмыйм!»  Мөршидә кызы өчен  сөенеп бетә алмады. Бу йөз чөерү түгел, ә моңарчы кимсенеп-кыерсытылып яшәгән кызының, ниһаять, үз бәясен аңлавы, белүе иде. Инде, Рәзифәсе болай алга баргач, Алла бирса, үз тиңе очрар, Ходай насыйп итсә, дип  өметләнеп уйланды Мөршидә. 
         Икәүләп эшли торгач, ике хатын-кыз яшәгән дөньяларын ярыйсы гына ныгыттылар. Авыл башындагы буялган, тәрбияле, якты йорт-каралтылары ялт итеп тора. Үтеп баручыга тәрәзә төбеннән матур гөлләр елмая. Мин картаеп вафат булсам, телсез кызым берүзе ничек дөнья көтәр, ничек яшәр дигән  борчулы сораулар хәзер күптән  килми Мөршидәнең зиһененә.   
      Язның ямьле бер көнендә Рәзифә белән Мөршидә икәүләп Уфага юнәлделәр.  Искиткеч моңнары аша үзенә тел ачкычы биргән, телсез тургайны телле, җырлы иткән олы талантка түрдә торган «җанлы тартма» аша гына карау Рәзифәгә аз тоелды. Буй-сынына килешле генә күлмәк кигән, озын чәчләрен иңнәренә төшергән  кыз оялып-тартынып тормады, яраткан җырчысы Фидан Гаффаров янына сәхнәгә менеп, чиксез рәхмәтләре йөзеннән бер кочак аллы-гөлле чәчәкләр сузды. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com