Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Сәфәр

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
27 февраля 2019
1870 карау

(хикәя)
    Хәнифә, авылда тормыш көтеп яткан Рәхим белән Җәмиләнең дүртенче балалары булып, дөньяга туды. Тагын кыз бала тугач, малай көткән ир белән хатынның сөенечләре бераз сүрелсә дә, тап-таза, түп-түгәрәк, тере баланы кулларына алу белән, күңелләренә шатлык үрләде. Хәнифәдән алда туган апасы Илфира акылга бик тулы түгел иде. Җәмилә, Хәнифә белән авырлы чакта, балам таза булырмы инде, дип кайгыра-кайгыра йөрде. Шөкер, ходай бу юлы аларны бәхетсезлектән саклады. Кара бөдрә чәчле, йөгерек тәпиле, һәр нәрсәне аңларга, төшенергә әзер торган зиһенле Хәнифә дүрт бала арасыннан үзенең акылы, ушлылыгы белән аерылып тора иде.
      Кызның балачагы авылда, ата-анасына булышып, эш белән үтте. Җәйләрен бакча караудан, печән-утын әзерләшүдән, йорт эшләреннән арынып, кичкырын буага төшеп су коенып менәрлек кенә вакыт калса, кышларын мәктәптән соң иптәшләре белән тәгәрәшеп тау шуарга йөрде. Яшь аралары шактый гына булгач, ике апасы белән Хәнифә уйнамады да диярлек. Олы апасы сигезенче сыйныфны тәмамлагач та шәһәргә чыгып китте һәм авыл тормышыннан гарык булган кыз туган йортка сирәк кайткалады. Аннан кечерәк апасы да авылда озак тоткарланмады. Унынчы сыйныфны бетергәч, Иваново якларына китеп, сукно суга торган фабрикага өйрәнчек булып керде. 
      Үзеннән ике яшькә зуррак булса да, чирләш апасы Илфира Хәнифә өчен кечкенә сеңелкәш санында булды. Әз генә үсеп, бераз аң керә башлагач та, кызчык апасын яклады, саклады. Үзе дә юньләп кашык тота белмәгән Хәнифә, ашны түгә-түгә, апасының авызына каптырды. Кулыннан җитәкләп, үзе белән тау шуарга йөртте. Көче җиткәнчә малай-шалайга апасын кыерсытырга бирмәде. Җәйләрен Илфираны үзе артыннан җиләк җыярга ияртте. Шундый бөек, шундый көчле, шундый камил табигать тә кайчак никтер ялгыша. Ни өчен туалар бу бәхетсез, чирле балалар җиргә, билгесез. Бәлки, якыннарын сынау өчендер?.. Рәхим белән Җәмилә сырхау кызларын табибка да күрсәтеп карадылар. Тик диваналар йортыннан Илфира тагын да начарланып кына кайтты. Аякларын сузып идәнгә утырган Илфира, үз телендә нидер сөйләнә-сөйләнә, бер алга, бер артка селкенеп утыра иде дә, арыгач, шунда ук йоклап китә иде. Ата-аналары кызны күрше райондагы тирә-якка танылган им-томчы карчыкка алып бардылар. Тик әбекәй, бу зәхмәткә минем көчем җитми, дип, Җәмиләнең соңгы өметен кисте. Хәнифә шулай, үзе дә теләмәстән, үскәнче Илфираның тәрбиячесенә әверелде. Апасының мич артындагы аталары тактадан әтмәлләгән бүлмәсен җыештырды. Көн дә юешләткән урынын алыштырды. Илфираның өс-башын карады. Мунча кертте. Берни аңламаган сыман күренсә дә, Илфира да нидер төшенә иде, булса кирәк. Шулай булмаса, ул, Хәнифәнең мәктәптән кайтканын тәрәзә төбенә утырып, юлдан күзен алмыйча көтмәс иде. Җәмилә бер яктан чирле кызы өчен кайгырса, икенче яктан аның яныннан да китмәгән мәрхәмәтле, якты күңелле Хәнифәсе барлыгына сөенеп яшәде. 
      Мәктәпне яхшы гына бетергәч, туган йортын калдыруы ничек кенә кыен булмасын, Хәнифәгә китәргә, белем, һөнәр алырга кирәк иде. Әтисе белән әнисеннән дә бигрәк, апасы Илфирадан аерылуы авыр булды. Хәнифә шушы кыска гына гомерендә ярдәмгә мохтаҗ булган апасы өчен җаваплылык тоярга өйрәнгән иде инде. Бала табып карамаган унҗиде яшьлек кызның йөрәгендә, сабый акыллы апасын карап, инде аналык хисләре яралган иде. Хәнифә, берни аңламый елмайган апасын елый-елый күкрәгенә кысып кочты да, гомеренең беренче сәфәренә чыгып китте. 
    Кыз, уңышлы гына экзаменнар биреп, төзелеш техникумына укырга керде. Тик авыл баласын шәһәр бер дә кочак җәеп көтеп тормый. Техникумның тулай торагында Хәнифәгә урын табылмады. Әнисе Җәмилә, итен-маен, бәрәңге-яшелчәсен, күчтәнәчләрен төяп килеп, үзенең ике туган сеңлесенә ялына торгач, бераз акчалата хак сорап, үз балалары булмаган Фәгилә һәм аның ире Нәсим кызны фатирга кертергә ризалаштылар. 
     Моңарчы авылдан чыкканы булмаган Хәнифә сагынудан ял көннәрен көтеп ала алмады. Үз әти-әнисе янында калса да, ул Илфира апасын уйлап көенде. Хәнифәнең кайтканын тәрәзәдән күреп калган Илфира, көзге пычракта ялан аяк йөгереп чыгып, нидер сөйли-сөйли кочаклап алды. Ә киткәндә Хәнифә күңеленнән генә апасыннан гафу үтенде: “Апакаем, гафу ит мине. Тагын сине ташлап китәм... Тик миңа китәргә кирәк шул. Рәнҗеп калма миңа”. Сеңлесенә чытырдап ябышкан Илфираны әнисе Җәмилә чак каерып алды. 
      Үзе белән бар ашамлыгын, ит-маен төяп килгән Хәнифә Фәгилә апасына артык тамак булмаска тырышты. Иренеп тормады, укуга киткәнче таңнан торып, идәнен юды. Өен җыештырды. Кибеткә йөгерде. Ашарга әзерләде. Кырык яшькә җитеп балалары булмаган Фәгилә белән Нәсим тыныч, тук тормышта үзләре өчен генә яшәргә өйрәнгәннәр иде инде. Әлбәттә, Хәнифә килү белән, ир белән хатынның тормышына ниндидер үзгәреш керде. Фәгилә моңа күз йомарга тырышса да, Нәсим үзләренә көчләп тагылган бу авыл кызына бик риза түгел иде. Шулай да, хатыны белән аралары суына башлаган ир чибәр, чая авыл кызына майлы күзләре белән караштыргалап алды. Ә Фәгилә өйдә булмаганда, арттан килеп, кызның йомшак җирләрен капшап китә башлады. Күңеленә шом керә башлаган Хәнифә, техникумның тулай торагына барып, тагын урын хакында белеште. Тик анда Хәнифәгә урын юк иде. 
    Ә беркөн укуыннан кайтып кергән Хәнифә, апасының өйдә юклыгын күреп, кире чыгарга борылган иде, дәрте ташкан Нәсим аны, кочып алды да, шашып үбә-үбә, үгетли башлады: “Беркем дә белмәс. Әйдә инде... Карышма, зинһар! Бер җирең дә кимемәс...” Акылын югалткан Нәсим , оятсыз, җир бит! дип кычкыра-кычкыра кочагыннан чыгарга бәргәләнгән кызның киемнәрен ерта башлады. Хәнифә еш-еш сулап өстенә ауган Нәсимнең битен тырнады, тешләште, тибеште. Тик ир чигенмәде. Кыз, чак-чак аңардан ычкынып китеп, ишеккә йөгереп барды да, дөбердәтә башлады һәм бар көченә кычкырды: “Коткарыгыз! Коткарыгыз!” Нәсим кызның авызын томаларга тырышты. Ә Хәнифә аның бармакларын өзәрдәй итеп тешләде. Коридорда кеше тавышы, дөп-дөп ишеккә каккан тавышлар ишетелгәч, Нәсим куркуыннан һәм авыртудан тынып калды. Шул арада бите-күзе тырналган, киеме ертылган Хәнифә, Нәсимне этеп җибәрде дә, ишекне ачып, күршеләрнең күз алдында урамга чыгып йөгерде. 
       Ә кышкы урамда инде караңгы төшә башлаган иде. Күзләреннән ачы күз яшьләре аккан Хәнифә кая барганын, кая атлаганын белмичә урамда каңгырап йөрде. Моңарчы, ата-ана канаты астында үсеп, беркемнән дә каты кыерсыту һәм җәбер күрмәгән кыз кешеләргә, дөньяга рәнҗеде. Үзен мәсхәрәләргә теләгән Нәсимне барып муеныннан буып үтерәсе килде аның. Күңеленнән аңа ләгънәтләр яудырды. Юка пәлтәсе аша тәненә кышкы салкын үрләгән кыз, кая барып төртелергә, кемгә сыенырга белмичә, туңганчы шәһәр урамында йөрде дә, тимер юл вокзалының бер залына кереп утырды. Өшегән кул-аяклары бераз җылы тоя башлагач, бит-күзен каплап утырган Хәнифә янына вокзалда тәртип саклаучы милиционер килеп туктады һәм кызның кая юл тотуы турында кызыксына башлады. Күрсәтергә юл билеты булмаган кызны милиционер вокзалдан тупас сүзләр белән куып чыгарды. 
       Бу төнне ачлыктан эче авырта башлаган Хәнифә бер йортның подъездында үткәрде. Монда да бик җылы түгел иде. Ватык тәрәзә аша карлы җир өрде. Җылыткычка аркасын терәп утырган кыз, ишектән берәр кеше күренү белән, тузанлы, чүп-чар тулы, сасы исле баскыч астына чүкте. Ул хәзер кешеләрдән өркә, аларга ышанмый иде.
       Кышкы таң атар-атмас, кешеләр, фатирларыннан чыгып, барасы җирләренә ашыга башладылар. Алар чыккан саен тузанлы баскыч астына үрмәли-үрмәли, бер кереп, бер чыгып йөргән Хәнифә дә бераз яктыру белән урамга, подъезд алдына чыгып басты да, кая барырга белмичә туктап калды. Авылга кайтыр иде, кесәсендә бер тиен дә акчасы юк. Укуына да ничек барсын болай бите-күзе тырналган килеш? Кешеләр кайнап торган зур шәһәрдә кыз япа-ялгызы торып калды. Аның бер ярдәм итәр кешесе дә юк иде. Ул беркемгә дә кирәкми иде. Тормышының беренче сәфәренә чыккан кыз алдында бөтен юллар ябылды. Кыз чын-чынлап ни кылырга, кая атларга белмичә югалып, адашып калды. 
       Ишек янында туңып торган кызның күзләре келәй эзләреннән пычранып беткән белдерүләр тактасына төбәлде. Бернинди максатсыз, бер өметсез генә карап торган кызның күзләренә белдерү чагылды: “Йортлар идарәсенә җыештыручы кирәк. Служебный торак бирелә”. Аяклары Хәнифәне үзеннән-үзе йорт идарәсенә алып киттеләр. Иртә булганлыктан, җитәкче килмәгән иде әле. Хәнифә коридорда шактый гына вакыт көтеп утырды. Күңеленә туган авылы, әти-әнисенең җылы өйләре килде. Илфира... “Ничек ятасың син анда минсез?” Хәнифәнең кибеп бетмәгән керфекләренә тагын яшь элпәсе эленде... 
      Йортлар идарәсе җитәкчесе, кызның кыйналган битенә карап, бер мизгел уйланып торды. Шулай да, кеше җитмәгәнлектән, Хәнифәне эшкә алды. Хәнифәгә барактан, идәнендә пычрак матрас кына яткан, дивар аша исерек тавышлар ишетелеп торган буш бүлмә бирделәр. Ул шул көнне үк эшкә чыкты һәм үзен салкыннан коткарган подъездны кырып-себереп юып чыкты. Өч көн Хәнифә авызына валчык та ризык капмыйча яшәде. Дүртенче көнне хәле бетеп чак атлаган кыз чүп түгә торган контейнердан калдык-постык азык табып ашады. Ике атна эшләгәч, Хәнифә кулына беренче тапкыр аванс алды. 
     Хәнифә, өсте-башына кияргә бераз кием юнәтеп, бите-күзе төзәлгәнче, бер ай буена укуына йөри алмады. Укытучылары, аны күргәч, директор янына кертеп җибәрде . Инде укудан куып чыгарырлар, дип куркуыннан дерелдәп басып торган кызга директор аннан да куркынычрак яңалыкны хәбәр итте. Хәнифә югалып торган арада йөрәк чиреннән аның әтисе Рәхим үлгән иде. Кызны Фәгиләдә тапмагач, туганнары укыган җиренә хәбәр иттеләр, тик ул анда да юк иде. Хәнифә, авылга кайтып, әтисенең каберен тырнап елады. Әнисе дә, гомер иткән юлдашын югалткач, бик бирешкән иде. Илфира тагын, нәни каз бәбкәсе кебек, сеңлесенә сыенды...
    Хәнифәнең күңеле әтисен соңгы тапкыр күрә алмый калганына, аның үзенә бәхиллеген калдыра алмавына кителде. Моңа хәтле ул яклаучысы булган, ата-аналы бала иде. Менә әтисен дә язмыш тартып алды. Туганнары еракта. Әнисе чирле кызы белән бер таянычсыз, үзе генә калды. Иң якын кешеләренә ничек ярдәм итәргә? Ничек аларны ташлап китәргә? Әнисен кайгыга салмас өчен башыннан үткәннәрне бик җентекләп бүлешмәсә дә, Хәнифә үзе турында әнисенә сөйләмичә булдыра алмады. Әллә башкача шәһәргә бармыйммы соң? дип киңәш итсә дә, Җәмилә кызын, бар, кызым, укы, кеше бул, дип, тагын сәфәргә чыгарып җибәрде. 
     Хәнифә тагын барактагы айный белмәгән исерек күршеләре янына кайтты. Бер кайда да эшләмәгән ир белән хатынның ашарына акчалары юк, ә эчәргә кайдандыр табалар иде. Алар эчүдән туктап, ызгыш-сугыш тынып торган арада Хәнифә өчен бәйрәм иде. Кыз яшәгән бүлмәсенә, кулыннан килгәнчә тырышып, ремонт ясады. Тәрәзә рамнарын ак буяуга буяп, диварына гади генә обой ябештергәч, моңарчы кеше кулы тимәгән бүлмә тазарып, матурланып, яктырып китте. Берничә ай эшләгәч, Хәнифә өстәл, диван, ике урындык сатып алды. Ә укуыннан аны кумадылар. Бергә укыган кызларның конспектларын алып, бирәсе бурычларын биргәч, укуы да җайга салынды. Эшенә Хәнифә башкалар кебек иртән түгел, ә кичләрен, кайчак, күршеләре йокы бирмәгәндә, төннәрен дә йөрде. Шулай да аның участогы иң чиста икәнлеген идарә җитәкчеләре күрми калмадылар.
      Уку белән эш арасында яшәп, ялларында авылга кайтып йөри торгач, өч елның үткәне сизелми дә калды. Укуын уңышлы гына бетергән Хәнифәне эшендә техник-караучы итеп куйдылар. Монда акчасы да күбрәк, хезмәте дә җиңелрәк, мәртәбәлерәк иде. Шулай да, Хәнифә подвалдан подвалга, фатирдан фатирга аз йөрмәде. Эшенә намуслы караган кызны берничә елдан инженер итеп алдылар. Бу хезмәте тагын да җаваплырак иде. Хәнифә, читтән торып, югары уку йортына укырга керде. Бер үзенә аерым фатир биргәч, эчкече күршеләре җелегенә үткән Хәнифә ишектән атлап керү белән идәнгә утырып елады...
     Ир-егет игътибарыннан мәхрүм булмаса да, Хәнифәнең туңган йөрәген җылыта алучы кеше очрамады. Үзен чак көчләми калган Нәсимнән соң Хәнифә ир-егетләр белән бәйләнергә курка иде. Дөньядагы барлык егетләр дә Нәсим кебек хатын-кыз көчләүче булып тоела иде аңа. Еллар үтә торды. Хәнифә, авыл белән шәһәр арасында йөри-йөри, ялгызы гына яши торды. 
      Җиденче дистәне ваклаган Җәмиләне кинәт паралич сукты. Өч кыз җыелышып киңәштеләр. Тик Илфираны вакытлыча булса да алып китәргә апалары риза булмады. Ике авыр сырхау, әнисе һәм апасы, Хәнифә кулына калдылар. Ул урында яткан әнисен һәм чирле апасын бер бүлмәле фатирына алып кайтты. Иректә, авылда үскән Илфира шәһәр шартларына бик авыр ияләште. Башта дөбер-шатыр ишек какты. Ул егылып төшмәсен өчен Хәнифә балкон ишегенә һәм тәрәзәгә тимер рәшәткә куйды. Үзе эштә вакытта Хәнифә ике иң якын кешесен карашырга кеше яллады. Акча җитмәгәч, кичләрен тагын подъезд идәне юды. Ике ел интегеп ятканнан соң Җәмилә авыр чиреннән котылды. Кызының кочагында җан бирде. Әнисенең җирдәге гомер дигән сәфәре тәмамланды. 
      Хәнифәдән бигрәк, бала акыллы Илфира әнисен югалту кайгысын авыр кичерде. “Әннә... әннә...” – дип кухнядан ваннага, ваннадан бәдрәфкә кереп әнисен эзләп йөргән апасына Хәнифә тыныч кына карый алмады... 
     Бу дөньяда ике туган, Хәнифә белән Илфира икесе генә калдылар. Хәнифә авыр булса да түзде, Илфираны диваналар йортына бирмәде. Әнисенең соңгы сүзләрен үтәргә тырышты: “Балам, зинһар өчен апаңны ташлама...” Үзен-үзе белешмәгән Илфира бик ярсыган чакларында, Хәнифә, табиблар белән киңәшеп, тынычландырырлык уколлар казарга өйрәнде. Ә барлык дарулардан да бигрәк, сеңлесенең итәгенә башын салып яткан Илфира Хәнифәнең тылсымлы куллары башын сыйпавыннан эреп китә иде: “Бетте, бетте... тссс...” 
      Хәнифә читтән торып югары уку йортын бетергәч, аны йортлар идарәсе җитәкчесе итеп куйдылар. Шулай, кайчандыр кая барырга белмичә торак эзләп, идән юучы булып килеп кергән кыз – инде тәҗрибәле белгеч, җитәкче дәрәҗәсенә үсте. Монда башкарган хезмәте җаваплылыгы белән катлаулырак иде. Илдә үзгәрешләр башланды. Йортларны тиешле дәрәҗәдә төзек тотарга акча җитешмәде. Ут-су, газ хакы арта барган өчен халык, килеп, йортлар идарәсендә хаклык, дөреслек эзләде. Тик Хәнифә дә күпләр хәлендәге, кушканны үтәүче генә иде. Ул да, пенсия исәбенә генә яшәп, фатир өчен түли алмаган карт-корыларга ярдәм күрсәтә алмады. Шулай да эшенә намуслы карады. Ышанып тапшырылган хуҗалыгын тәртиптә тотарга тырышты. 
    Сынаулардан, кыенлыклардан торган гомер дигән олы сәфәр дәвам итә торды. Хәнифә инде озак кына еллар апасы Илфира белән яши. Җәйләрен алар бергә-бергә авылга, туган йортларына кайтып киләләр. Әйе, гомере ялгызы гына үткәнгә аның ачынып та куйган чаклары булмады түгел. Бер юньле генә күренгән ир-егет белән танышып та караган иде Хәнифә. Тик, чирләш Илфираны беренче тапкыр күргәч тә, ул ир юкка чыкты. Үз бәхетенең бәһасы белән булса да, күзләренә багып, ярдәмен көткән туганын ташламады Хәнифә. Намусына каршы бара алмады. Ничек кенә кыен булмасын, болай аның иманы тыныч. Илфира аңа язмышы җибәргән зур сынау икәнлеген ул бик яхшы аңлый иде. Тик Хәнифә бер дә үзен бәхетсез санамый. Ул туганына мәрхәмәтле була алуы, ярдәм итә алуы, азаккача кешелекле булып калуы белән үзенчә бәхетле. Һәркем бәхетне үзенчә тоя бит, үзенчә таба. 
      Әйе, һәркем үз сәфәрен, үз гомер юлын үтә бу дөньяда. Аның кыскалыгы, озынлыгы беркемгә дә билгеле түгел. Ул сәфәрнең очы беркемгә дә күренеп тормый. Ана карыныннан төшкәч тә кеше дөнья дигән катлаулы да, кызыклы да, матур да, шул ук вакытта куркыныч һәм зур җиһанда сәяхәт итә. Беркемгә дә җиңел генә, тигез генә юллар әзерләнеп куелмаган. Киресенчә, атлап барган юлы кырт киселеп, кая барырга да белмәгән чаклары булды Хәнифәнең дә. Язмышы берсеннән-берсе авыррак авырлык биреп сынады. Бәлки, алар алда да көтәдер, кем белә. Ә Хәнифә, бернигә карамыйча, шул гомер юлы дигән мавыктыргыч, кызыклы, катлаулы, олы, мәгънәле сәфәрен дәвам итә...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com