Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Иң кадерле истәлек

Иң кадерле истәлек

Люция Әблиева
Люция Әблиева
11 февраля 2019
2548 карау
Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. Диләфрүз хәтер сандыгын актарырга кереште. Шул чагында күзе китап киштәсенең түрендә торган “Ак чәчәкләр” романына төште. “Без икебез дә табиб булачакбыз, син— кешеләрнеке, ә мин — җирнеке” — дип, Рәшит бүләк иткән иде аны.

Сигезенчедә укыганда якынаеп китте алар. Белмим, үзешчән сәнгать түгәрәгендә бергә җырлап-биеп йөрүләре сәбәпче булдымы, әллә хисләрнең тәңгәл килү вакыты туры килдеме, кем белсен!? Мәктәпне тәмамалаганда, алар арасындагы мөнәсәбәтне күпләр белә иде. Тик менә Рәшитнең авыл хуҗалыгы институтындагы агроном белгечлегенә укырга барасын, Диләфрүздән башка беркем дә белмәде. Барысы да аның киләчәген физика һәм математика укытучысы белән бәйләделәр. Чөнки, Рәшит бу предметлар буенча районда үткәрелгән ярышларда гел призлы урыннар алып килде. Холкы буенча да коеп куйган педагог иде ул. “Беләсеңме, агроном булып эшли башлагач, җиргә орлык салганнан алып, уңышын җыеп алганчы җырлап йөрер идем. Моңга күмелгән иген басуларының мул уңыш бирәчәгенә иманым камил”, — дигән хыяллары белән уртаклашканда, “Юләр дә инде син!”, — дип Диләфрүз рәхәтләнеп, күзләреннән яшьләр чыкканчы көлә иде. Чынлыкта, Рәшитнең шундый романтик булуыннан гәҗәеп рәхәт тойгылар кичерә. Җәйләрен күршеләре Галимҗан абый янында комбайн ярдәмчесе булып йөргән чагында, Рәшиттән дә бәхетле кеше юк! “Басу җене” бер кагылган икән, димәк ул — мәңгелек. Аны үлем дә җиңә алмый торгандыр. “Искиткеч гүзәл, матур чаклар бер кыска төш, истәлек булып кына калыр икән” — дип, Диләфрүз “Ак чәчәкләр”не киштәдәге кадерле урынына куйды.

Ай буе авылда яңгыр төшмәгәне ныклап сизелеп тора. Мәктәп ашханәсенең ачык тәрәзәләреннән тулган бөркүлек очрашуның бераз ямен җибәрсә дә, Гүзәл кебек чая сабакташлары булганда, моңа игътибар итеп утырып буламыни! “Кызлар, егетләр! Кичәбез, дәвам итә! Мәктәп еллары белән бәйле булган иң кадерле истәлекләр турында гапләшеп алыйк әле”, — дип, барысын да өстәл артыннан кузгатып, бакчага алып чыгып китте. Алдан түгәрәкләп тезелеп куелган урындыкларга утыргач, ярыша-ярыша, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә хәтерләүләр китте. Диләфрүз иң азаккы булып сүз алды. Тик, сабыр, итагатле холкына килешеп торган табибә һөнәре бүген аның дулкынлануын басмады. “Безнең арага әфган сугышында батырларча һәлак булган Рәшит сабакташыбызның да җаны килгәндер”, — дип башлады ул сүзен. Бу минутта барысының да башлары аска иелде. Болай да очрашудан нечкәргән күңелләргә, тәгәрәп аккан күз яшьләре кушылды. "Батырлык өчен медале", үлгәннән соң "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән сабакташларын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Диләфрүз чыгышын дәвам итте. “Аның искиткеч зур матур хыялы бар иде, ул да булса

— икмәк үстерү. Җырлый-җырлый икмәк үстерергә теләде Рәшит, ләкин тәкъдире башкача язылган булып чыкты. “Башта туган илем каршындагы бурычымны үтим, аннан гына институт”, — диде ул. “Безнең бабайлар сайлый белгән җирне, туган туфракка җитәме соң? Төшләремә басулар керә. Кайткач, институтта укыйм, агроном һөнәрен үзләштерәм”, — дип язган хатларын һич кенә дә онытырлык түгел. Бүген Рәшитне искә алуыбыз, аның рухына дога булып ирешсен!” Диләфрүз беразга туктап калды. “Сез аның чыгарылыш кичәсендә бүләк иткән җырын хәтерлисезме? Бу җыр безгә, сабакташларына, Рәшитнең мәңгелек истәлеге яңгырасын иде”. Шулай диде дә, салмак кына көй башлады.

“Җәйге ямьле басуларда Бик ямансу кичләрен. Җәйге кичтә яратам мин Кырда арыш исләрен”.

Кичке июнь кичендә мәктәп ягыннан авыл өстенә җыр таралды. Ул һәр йортның түрләренә үтеп, өстәл өстенә кисеп куелган икмәк телемнәрен сыйпады. Аннан соң, Рәшитнең туган йортына туктап, эзләрен барлады. Йөрәкләренә сагыш-хәсрәт салып, улларын соңгы юлына озатырга насыйп булган әти-әнисенә сабырлык өстәп, шифалы сулышын өрде.

“Җәйге ямьле басуларда Дулкынлана арышлар. Йөрәктә уянып куя Онытылган сагышлар”.

Туган җирендә икмәк үстереп, тыныч тормышта яшәргә теләгән булачак агроном — җир табибының җанына, ник сез, кылганлы, комлы далалар кызыштыгыз? Бетмәс-төкәнмәс хәсрәт китергән, зур сынаулар, чиксез күп югалтулар биргән сугыш утларының чиге булыр микән?

“Җәйге ямьле басуларда Карыйм сезнең якларга. Чык каршыма, күрешербез Эштән кайткан чакларда”.

Азаккы куплетны барысы да дәррәү күтәреп алдылар. Авыл басуларында баш калкытып килгән игеннәр моң агылган якка башларын бордылар. Бик таныш, үтә дә таныш иде бу җыр! Ниндидер әйтеп аңлата алмаслык илаһи бер көч басуларның бөтен барлыгын айкап алып, үзенең дулкыннарында тибрәтте. Һай, сагынганнар икән алар чын күңеленнән иген үстерергә хыялланып яшәгән Рәшитнең йөрәк җырларын!

Таң алдыннан бөтен тирә-якны яшелләндереп, сафландырып җылы яңгырлар явып үтте.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com