Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Югалган бәхет кадере

Югалган бәхет кадере

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
07 февраля 2019
2813 карау

(хикәя)

       Гөлҗимеш төн уртасында, кемдер йөзенә бәргәндәй, кинәт кенә уянды да, әле генә күргән сәер төшен исенә төшерергә азапланып, тын гына ята бирде. Тик зиһенен күпме генә җигәргә тырышса да, яңа гына күргән төше хәтереннән юып алган кебек онытылган иде. Бары тик күңелдә әллә нинди шомлы-сәер эзе генә калган... Күңел тынычлыгын алган билгесез шул халәттән арынырга теләп, хатын, кул-аякларын ташлап янында изрәп яткан Таһирга төбәлде. Таһирның йөзе һәрвакыттагыча тыныч, хәтта йоклаганда да нидәндер канәгать сыман күренә иде. Гөлҗимеш белә, Таһир, кичтән хатынны туйганчы назлап, якынлыкның бар рәхәтен алгач, шулай арып-талып йоклап китә дә, иртәнгә хәтле диярлек уянмый. Ник соң шунда дөньяң җимерелми! Аннары, ирнең үз-үзеннән, үз тормышыннан, яшәешеннән бик тә ризалыгы һәрвакыт йөзенә язылган кебек чагыла. Ярыйсы гына табышлы урында, тәэминат бүлегендә эшли. Кәгазьдәге саннарны акыллы гына итеп төзәтә белсәң, акмаса да тамып тора. Өендә дә тормышы ул теләгәнчә, тыныч бара. Хатыны аны сорап, моны сорап, талпандай кан эчә торган түгел. Булганына шөкер итә. Улы, югары уку йортын бетереп, таныш-белешләр аша әйбәт кенә урынга урнашты. Кыскасы, Таһирга үз-үзеннән риза булмаслык түгел иде. Аның кебек кешеләрне, тормыштан барысын да ала белгән, дөньяны камчылап җигә белә торган кеше дип атыйлар.
     Гөлҗимеш, үрелеп, сәгатькә күз төшерде. Унбиш минуттан дүрт тула... Ял йортыннан өйгә кайтып китәргә дә дүрт көн генә калып бара. Әле генә килгәннәр иде кебек Таһир белән, югыйсә. И булдыра да инде шушы Таһир! Ел саен булмаса да, инде берничә тапкыр үз хисабына юллама алып, Гөлҗимешне ял йортында йөртеп, ял иттереп кайтты. Яши дә белә соң! Өйдә хатынына да ярый белә, Гөлҗимешне дә санга суга. “Яратам! − ди бит! – Гөлҗимешем, мәхәббәт җимешем, яратам мин сине!” – дип өздереп әйтә. Ничек башларың әйләнмәсен! Гөлҗимешнең үз ире Рәфиттән сөю сүзләрен инде кайчаннан бирле ишеткәне юк. Рәфит... Әллә монда Таһир белән ял йортына чыгып киткәндә нидер сизенде инде? Башка чакта, бар, ял итеп, сәламәтлегеңне төзәтеп кайт, дип озатып калса, бу юлы, бар да, барма да димәде. Сизенерлеге дә бар шул. Гөлҗимеш белән Таһир инде бишенче ел очрашалар. Ире исенә төшкәч, Гөлҗимешнең намусы бераз кыбырсып куйса да, хатын вөҗданының эчтән күтәрелеп килгән ризасыз тавышын басарга тырышты. “Рәфит үзе гаепле. Мин дә бит тере җан. Миңа да әзрәк наз кирәк, игътибар кирәк. Ә мин аның өчен бармы да, юкмы. Менә бит, тиешенчә ярату күрмичә, гомерләр дә үтеп бара...” Чит ир кочагында яткан кырык сигез яшьлек хатын шулай үз-үзен акларга тырышты. Дистә-дистә еллар бергә яшәп, нинди рәхәт күрде ул Рәфит белән? Балалар үстерәбез, кешечә яшибез, дип җигелеп дөнья йөген тарттылар. Алар үсеп, кеше булгач та хезмәт урыны, яшәгән йортлары һәм шәһәр читендәге бакчаны тоташтырган сукмактан чыга алмадылар. Ике яртыдан бер бөтен ясап, үзләрен кавыштырган мәхәббәтләре шул дөнья басымы аркасында сүрелә төште. Аралары суына барды. Рәфит эшләгән заводыннан кайтты да тизрәк домино сугарга ишек алдына чыгып китте. Ял көннәрендә бакчага барып куна торган булды. Бу бер төрле, төссез тормыштан җиләгән Гөлҗимеш, Таһир белән танышкач, яшәреп, дәртләнеп киткәндәй булды. Хаклымы, түгелме, гөнаһлымы, ул турыда хатын уйламаска тырышты. Үзенә калса, ул Таһирны ярата. Һәм үзенең хыянәтен соңлап килгән мәхәббәт белән акларга тырышты. ”Мәхәббәтнең һәр нәрсәгә хакы бар...” Таһир белән качып-посып кенә үткән кыска, татлы очрашулар вакытында ул үзен бәхетле сизде. Шушы яшерен очрашуларда ниндидер романтика, яшьлек исәрлеге бар кебек... 
       Менә әле дә алар, мәхәббәтле ике күгәрчен, бергәләп шушы ял йортына очып килделәр. Ике атна күз ачып йомганчы үтеп тә китеп бара. Назлы сөяркәсе янында үз гайләсен, тормыш мәшәкатьләрен беразга онытып торган Гөлҗимеш уйларында тагын үз дөньясына кайта башлады. Ничек рәхәт булмасын, бу татлы мизгелләр вакытлы гына. Барыбер бер вакыт, күзләреңне йомып булса да, үз өеңә, үз ирең янына кайтып керергә кирәк... Рәфит ни эшләп ята икән анда? Ике ел элек “ычкынган” кебек, ”ычкынып китеп”, эчеп-нитеп йөрмиме икән? 
    Күзенә башкача йокы кермәячәген аңлаган Гөлҗимеш ятагыннан торды да, төнгелеккә сүндереп куйган кәрәзле телефонынын кабызды. Акыллы телефон, бер-бер артлы шылт-пылт килеп, кемнәр шылтыратуын, кемнәрдән хат килүен хәбәр итте. Кичен сәгать уннар тирәсендә Рәфит шылтыраткан. Аннан төн уртасында нигәдер әллә ничә тапкыр кызы Рәзидә әнисен исенә төшергән. Төн уртасында нигә шылтыратыр икән? Башына шом төшкән Гөлҗимеш төнлә килгән кыскача хатларны ача башлады. Рәзидә язган хатны укып бетерер-бетермәс, Гөлҗимешнең телефоны идәнгә төшеп китте... “Әни, нык бул. Бүген төнлә әти үлде. Йөрәк...” Үз күзләренә ышана алмаган хатын калтыранган куллары белән телефонны күтәрергә көч тапты. Ушын алган язмага тагын бер кат күз йөгертеп чыккач, хатын хәбәрнең килгән вакытын карады. Нәкъ аның, яңагына чапкандай уянып киткән вакыты – дүрт тула унбиш минуттан... Һәм кинәт Гөлҗимеш хәтеренә килми азаплаган төшне исенә төшерде. Ике кулын сузып, Рәфит үрелде бит аңа... Ни әйтергә теләде икән хатынына? Кичен шылтыратып та, сөйләшә алмыйча, соңгы сүзен әйтә алмыйча киткән...
       Калган дүрт көнне, вакытыннан алда кайтып, Таһирның бушка әрәм итәсе килмәде. Көтмәгәндә артыннан килеп суккан кайгыдан исәңгерәгән Гөлҗимеш, сөяркәсен ял йортында калдырып, үзе генә өенә кайтып китте. 
    Йоклап кына киткән кебек күзләрен йомып яткан иренең башкача уяна алмаячагын аңласа да, Гөлҗимеш, ниндидер могҗиза көтеп, Рәфит, менә керфекләрен күтәрер, менә сабыр карашы белән үзенә текәлер, дип көтте. Тик ире, йөзенә тынычлык, хәтта бераз тантаналы төс чыгарып, үзе генә белгән бер халәткә талган иде. Төрлесен татып үскән, намус белән дөнья көткән, абынган-торган, ышанган-алданган илле өч яшьлек зур ир, тормыштан арып-талып, инде генә тарыган шушы тынычлыкка хәйран калган кебек ята иде. Тыны белән иренең салкын кулларын җылытырга маташкан әниләрен кызы белән улы әтиләре гәүдәсеннән чак суырып, йолкып диярлек алдылар...
      ... Рәфитне күмгәнгә дә ярты ел үтте. Кем өчендер вакыт, табиб вазыйфасын үтәп, яраларын бераз төзәтә алса, Гөлҗимешнең йөрәгендәге җәрәхәте тирәнәя генә барды. Электән үз тормышы турында уйланганы булса да, Рәфитсез үткән шушы ярты ел эчендә Гөлҗимеш, беренче тапкыр үз яшәеше хакында төптән уйланып, үз-үзенә икенче караш белән карады. Насыйп язган гомернең инде күп өлеше үткән, тиздән бишенче дистә вакланырга тора. Алда, җанны өшетеп, ялгызлыктан башка берни дә көтми. Ялгышлар, хаталар нәтиҗәсендә гомерлек парың белән үткән тормышның кадере югалган. Иң кыены, йөрәкне иң авырттырганы – шул югалтулар өчен беркемне дә гаепләп булмый. Бер үзең генә гаепле! Үз ялгышыңны тану кемнедер гаепле санаудан күпкә авыррак шул. 
     Бер кичне Гөлҗимеш тузанлы шкаф башында яткан фотоальбомны алдына алып утырды. Менә Гөлҗимешнең, ак хыял канатлары талпынгандай, иңнәрендә челтәрле фата яткан, туй күлмәгендә төшкән фотосы. Янында, бәхетле елмаеп, Рәфит басып тора. Көләч йөзләрдә сүнмәс сөенеч, өметләр... Беренче “яратам” сүзе, беренче үбешү... Кая булдың син, гомерлек күренгән мәхәббәт? Ничек югалттык без сине? Нигә югалттык? Нигә сакламадык?! 
     Альбомның икенче битеннән балаларның әтиләре төшергән сүрәтләре китә. Киендереп тә, шәрә килеш тә, елатып та, көлдереп тә... Беренче карашлары, беренче адымнары... Аннан мәктәп еллары... Рәфит гайләсен ак-каралы фотоаппаратка төшерергә бик ярата иде. Ул вакытта халыкта кызыклы бер әйтем йөри иде: “Кешене ярлыландырасың килсә, аңа фотоаппарат бүләк ит!” Рәфитнең заманына күрә яхшы гына фотоаппаратыннан башка, ачыгайта торган җайланмасы, кызыл лампасы, төрле химикатлары, лотоклары, кисә торган пычагы, кәгазьләре, тагын әллә нинди кирәк-яраклары тормышны яңа башлаган гайләдән шактый гына чыгым сорый иде. Хатыны күпме генә каш җыерса да, Рәфит бәхетле чакларының шәүлә-эзен калдырган шул сүрәтләр өчен бервакытта да акча кызганмады. “Соңрак, еллар үткәч аңларсың бу рәсемнәрнең бәһасын...”
      Уртак туганнар, дус-иптәшләр, күршеләр белән төшкән сүрәтләр... Һәрбер рәсем хәтердә ниндидер көнне, вакыйганы яңарта... Менә монысында Гөлҗимешнең бианасы улы белән килененең уртасында утыра. Хаклымы, түгелме, һәрвакыт киленен яклап килде мәрхүмә... Үлгәнче балаларга бәхет теләде. Гөлҗимеш карчыкның туп-туры үзенә караган кырыс карашыннан күзләрен читкә борды. “Әни, гафу ит, улыңны саклый алмадым... Гаеплемен мин аның алдында, бик гаеплемен... Иремнең йөрәк кыллары, тартыла барып, бер көнне шартлап өзелүенә мин генә гаеплемен...”
        Шәүләсе ак-каралы сүрәтләрдә генә калган парлы, бәхетле тормышын сагынып, Гөлҗимешнең йөрәге үкенечле сызланып куйды. Югалтмыйча торып, кеше аңламый икән булган бәхетен. Сакламый икән... Нигә Гөлҗимеш аны сакламады? Югалтмас өчен нигә кыл да тибрәтмәде? Аралары суына башлаганны тоеп торса да, җылытырга ымтылмады, ә киресенчә, читләрдә җылы эзләде. Гайлә учагын сүрелдермичә куз өстәп торучы – хатын-кыз бит! Ә ул, яратмый, дип, бары ирен генә гаепләде. Ә ни өчен ул сине яратырга тиеш иде соң? Төннәрен, сыртыңны биреп, җансыз бүрәнәдәй ятканың өченме? Иреңнең җанын кыеп, аны уңышлы, яши белгән чит ирләр белән чагыштырганың өченме? Арадагы салкынлыкка түзә алмыйча салып кайткалаганда ямьсез сүзләр белән битәрләгәнең өченме? Аны аңламаганың, аңларга теләмәвең өченме? Читләрдә наз эзләгәнең өченме? Шушы яшьлек шәүләләрен тузанлы шкаф башына ыргыткан кебек, әллә кая ыргыттың үткән гомереңне. Саф хисләрнең кадерен югалттың... Җай гына барган тормышыңны муеныңа салынган богау урынына күрдең. Ирек эзләдең. Менә инде син хәзер бик ирекле хатын... Бәхетлесеңме?! Беренче тапкыр Гөлҗимешнең күңеленә оят дигән халәт үрләде. Аңа инде иренең рухы алдында да түгел, үз-үзе алдында оят иде. Ничек төштең син бу түбәнлеккә? Яшьлегендә чибәрлегеңә сукырларча табынып, сине тормыш пары итеп сайлаган, бергә-бергә төрлесен үткән, үзенә ышангандай ышанган иң якын кешеңне ничә ел буена ничек алдап йөрттең? Моңа хәтле гөнаһның ни икәнлеге турында уйламадың. Ничек яшәрсең икән үзең җыйган шушы авыр йөк белән?! Син җимергән шушы тормыштан ирең үлеп котылды гына. Ә сиңа, хата-ялгышларыңның газаплы нәтиҗәсен татып, тормышыңның хәрәбәләрендә яшәргә дә яшәргә кала...
       Гөлҗимешнең уйларын бүлеп, телефон шылтырады. Берничә айга хәбәрсез югалган Таһирның тавышы көр ишетелде: “Гөлҗимешем, мин сине бик сагындым! Кайчан күрешәбез?” Гөлҗимеш башына килгән беренче уен әйтте: “Беркайчан да...” һәм трубканы куйды. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com