Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Чоңгыллардан чыгам, дисәң

Чоңгыллардан чыгам, дисәң

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
09 января 2019
2550 карау
(хикәя)

Кайда, нинди хәлдә ятканлыгын белмичә, туңып-калтыранып мал абзарында аунаган Гөлҗамал, сыерының җылы, кытыршы теле белән битеннән ялавына ушына килде дә, ах-ух итеп, чак-чак атлый-атлый, өенә кереп китте. Җылынырга әзрәк табылмасмы, дип? идәндә аунап яткан буш шешәләрне барлап чыкты. Авыз эче ярылырдай булып кипкән хатын, сусап, чүмечтән йотлыгып салкын су эчте дә, инде күптән җыештырылмаган урынына ауды. Башы чатнавыннан бүре булып улыйсы килде Гөлҗамалның. Ике көн буена авызына бер валчык азык капмаса да, ашыйсы килми, ә эчәсе килә. Инде ничә тапкыр башкача эчмим, дип, үз-үзенә ант биргән хатынның аяклары, кулына акча керү белән, аракы эзләп китәләр иде. Шулай аякка баса алмаслык чирләп-сырхаулап ята-ята, иртәгәдән ташлыйм, дип, тукран тәүбәсе биргән эчкече хатын, таңнан торып, баш төзәтергә җай эзли башлый. Инде үзе дә җиләде ул бу тормыштан. Кайчак, мал абзарына чыгып, башны элмәккә тыгасы да котыласы килә бу дөньядан...

Ике кат юрганга төренсә дә, җылына алмыйча яткан Гөлҗамал болдырда кемнеңдер аяк тавышларын ишетте. Өч йорт аша гына яшәгән Гашия, исәнлек-саулык та сорамыйча, пычрак итекләре белән өй эченә узды да, Гөлҗамалның битенә хәтле төшеп торган юрганын күтәреп карады. Гашиянең дә хәле ахирәтеннән күпкә яхшы түгел иде, ахры. Ире кыйнаудан зәңгәр таплар “бизәгән” бит-күзе шешенгән, куллары дерелди. 
− Кая, җаең юкмы әзрәк кенә? − дип, карлыккан тавыш белән сорады Гашия. Гөлҗамал юрганын селтәп торып утырды. 
− Каян булсын. Алып килгәнең бармы әллә? – дип ачу белән җаваплады Гөлҗамал. Томанлы күзләре белән бераз алдына карап утыргач, хатын ахирәтен аракы сатучы Назифка чыгарып җибәрде:
− Бар әнә, кетәклектәге ике тавыкның берсен илт. Барыбер ашатырга бернәрсә дә юк. 

Гөлҗамал, торып, Гашия кайтканчы “закуска” әзерләде: тап-топлы өстәлгә катып беткән икмәк кыерчыгы, чистартып та тормыйча урталайга гына ярып ике баш суган куйды. Йөреш-хәрәкәтенә кинәт кенә дәрт-дәрман кергән Гашия тиз кайтты. Юылмаган стаканнарга салып, чәкәштереп, готгылдатып эчеп җибәргәч, икесенә дә җиңелрәк булып китте. Теле ачылган Гашия “бер дә юкка” сугышкан ирен “тәмләп” сүкте. Ә Гөлҗамал, тыңлаучы булганга сөенеп, язмышына каһәрләнде. Аракы сатып кына “рәхәттә яшәүче” Назифны искә алдылар. Менә кемдә бәхет! Күпме тели, шуның хәтле эчә ала! Арзан аракы сатып ничек баеды! Шулай, дөньясын бетереп сүгә-сүгә, шешәне бушаткач, икесенә дә күңеллерәк булып китте. Гашия тамак төбе белән җыр сузды. Гөлҗамал ирексездән аккан күз яшьләрен сөрткәләде һәм җебегән борынын учына ышкыды. Шулай, күңелен бушатып, эчәргә башка хәмер калмагач кына Гашия чыгып китте. 

Ахирәте бар чагында чигенеп торган ялгызлык хисе Гөлҗамалның күңелен тагын биләп алды. Тәрәзәләре күптән юылмаган, почмакларында пәрәвез челтәре эленеп торган салкын йорттагы бушлык җанны суыра. Ире Сөбхәт исән чакта алай түгел иде. Матур гына яшәп ятканда иренең кинәт кенә йөрәк чиреннән үлеп китү кайгысыннан сынды да инде Гөлҗамал. Башта кайгыдан тынычланыр өчен әзрәк капкалады. Шешә төбенә ничек шуып төшкәнен үзе дә сизми калды. Хәзер ул, ничек кенә теләсә дә, шушы чоңгылдан үзе генә чыгып булмаслыгын тоя иде. Туктыйм, башкача тамчы да капмыйм, дип, тукран тәүбәсенә килгән чаклары да булды. Тик үзе дә аңламаган әллә нинди көч аны тагын аракы эзләтеп, кибеткә өстерәде. Тормышының мәгънәсен, дөньясының ямен алган шул коточкыч көчкә Гөлҗамал буйсына бирде. Алган пенсия акчасы дүрт-биш көнгә генә җитте. Шушы бәла белән күзмә-күз берьялгызы калуы да бәгырен телде хатынның. Үстереп кеше иткән ике баласына хәзер эчкече әниләре кирәкми иде. Район үзәгендә генә яшәсә дә, кызы Алсу инде ике ел анасының хәлен кайтып белгәне юк. Яшәүдән туйган Гөлҗамал күңеленнән генә ярдәм-терәк өмет итеп бер тапкыр кызына барган иде дә. “Балам, булыш миңа. Үзем генә булдыра алмыйм туктарга...” Бик күп иде сөйләшәсе сүзләре, тик әнисе Алсу яшәгән зур йортның капкасын күпме шакып торса да, ачучы булмады. Кызының эчкече әнисе өчен кешедән оялганлыгын сизә иде Гөлҗамал. Бер яктан аңлап та була кебек. Ире – менә дигән, балалары акыллы. Шуларга ничек күрсәтсен ул сәрхуш әнисен? Эчкече әнисенә кул селтәп, аның барлыгын шулай оныткан кебек яшәве Алсуга җиңелрәк иде. Телефоннан сөйләшергә туры килсә дә, әнисен сүгүдән башка чара тапмады: “Син мине кеше алдында хур итәсең!” Гөлҗамалның күңелен кызына карата рәнҗү хисе телгәләде. “Үстергәндә кирәк идем. Хәзер, болай булгач, кирәгем юк...” Җир читендә, еракта яшәгән улы Солтанга да өмете юк иде Гөлҗамалның. Әллә кайдагы ниндидер диңгездә ялланып балык тоткан улының да хәтеренә әнисе сирәк төшә, күрәсең. Шулай булмаса, дүрт ел эченә бер тапкыр кайтып күренер иде. Әйе,  тормышка, үзен оныткан балаларына үпкәсе зур иде Гөлҗамалның. Хаклымы-хаксызмы, шул рәнҗү дә аны шешәгә үрелдерде...

Уйларына чумып яткан Гөлҗамалны ач, савылмаган сыерының башта әкренләп, соңрак өйгә ишетелерлек итеп катырак мөгри башлавы ушына китерде. Хайван алдына калдык-постык печән ташлап, имчәкләрен тарткалап керде Гөлҗамал. “Болай булса сыерны да Назифка илтергә туры килер инде...” − дип уйланды Гөлҗамал малын кызганып. Инде сарык-бәрәннәр Назиф абзарына күчеп бетте. Кетәклектә ятимә бер тавык калды. Ире исән чакта ялт итеп торган төзек дөнья сүнеп, җимерелеп бара... Бакча киртәсенең бер очын сүтеп, ике көн буена ягылмаган миченә ягып җибәрде. Учагы кызгач, мичтәге чүлмәккә кабыгы белән бәрәңге пешерергә утыртты. Үзе үстергән шул бәрәңгедән башка хатынның ашарына берни дә юк иде. 

Кырык эше кырык якта башланмыйча ятса да, кулы бернинди эшкә бармаган Гөлҗамал, сузылып, тагын ятагына менеп ятты. Тышта елый-елый яз килеп ята. Элек ярсыткан, шаштырган язы да сырхау күңелне сөендерми. Берни дә куандырмый. Тормыш күгенә мәңгелек болытлар сарылган... 

Күңелсез уйларына бирелеп ята торгач, изрәп киткәнен сизми дә калды Гөлҗамал. Менә ул, ярдан әкрен генә атлап, буа суына тездән керә. Су шундый җылы, йомшак... Гөлҗамалның алдында бер шәүлә хасил була. “Әйдә, әйдә, атла, кер...” − кеше ишаратлы шәүлә, кулын болгап, татлы тавыш белән хатынны әйди. Гөлҗамал муеннан яшькелт суга керә. Шундый рәхәт! Шундый җиңел! Алдагы шәүлә артыннан йөзеп килгән Гөлҗамалга кинәт кенә бите белән борыла. Йөзен йон баскан, күзләре уттай янып торган бу җан иясе кешеме, җанвармы? Гөлҗамал, икеләнеп, ярга борылып карый. Ә яр ерагайганнан-ерагая бара... Бар көченә ыргылып, ул ярга таба йөзә башлый. Җанвар аны куып җитә дә, суга батыра башлый. Аракы тәме кергән ачы су, Гөлҗамалның бугазына тулып, тын да алдырмый – бер бата, бер калка! Тончыга-тончыга йөзгән хатынны ниндидер куллар эләктереп ала: “Тотын миңа!..” Җан тирләре чыгып, бастырылып уянган Гөлҗамал, кайда ятканын чамалап, түшәмгә күз текәп озак кына ятты. Төшендә күргәннәре чынбарлыкка шулхәтле якын иде, хатын куркуыннан һаман дерелдәде. Тормышын үз җаена буйсындырган шайтан-иблисләр инде төшкә керә башлады! Азаккы чигенә җитүе шулдыр инде! Ничек чыгарга, ничек котылырга бу хәлдән? Мондый рәвешле тормыш яшәүме соң?! Күңеленә кайчандыр иманлы әнисеннән ишеткән сүзләр килде: “Бик сорасаң, бик теләсәң, Ходай соңгы чиктә дә ярдәм кулын сузар”. Гөлҗамал, яшьләрен агыза-агыза, Аллага ялварды: “Ходаем, кичер мине. Сал миңа мәрхәмәт. Бирче ярдәмеңне? Ничек чыгарга бу упкыннан, юл күрсәт миңа, зинһарлар өчен?” Үзенә урын тапмыйча өй эчендә бәрелеп-сугылып йөргән хатынның җаны үкереп елады. Илле җидесен яңа гына тутырган хатынның әле яшисе бик тә килә иде. Үзенә суыра барган төпсез сазлыктан ничек чыгарга икәнен ул белмәде, көче җитмәде. Аракы аңардан көчлерәк, зәһәррәк иде шул. Бер аның гына тормышын алмаган шул ул яшел елан. Нинди сөлектәй мәһабәт ирләрне сындырган. Нинди чибәр, язның үзенә охшаган күпме хатын-кызны юкка чыгарган. Ничә баланы ятим итеп, бәхетсез иткән. Иблиснең кочагына кереп кенә кара, җаныңны суырмыйча чыгармый икән шул ул... 

Гөлҗамал калтыранган куллары белән башын учлап тотты. Эчтә әллә ни суыра, каезлый, кимерә... Кая барырга, ничек түзәргә?!

Инде караңгы төшеп барган урамнан өйгә кеше килеп кергәч, Гөлҗамал, күземә күренәдер, дип, битараф кына утыра бирде. Әйе, соңгы арада аның күзенә төрлесе күренә башлаган иде инде. Тик ишек янындагы кеше хатынга бераз текәлеп карап торды да: ”Әни!” − дип, килеп, аны кочагына алды. Үз күзләренә ышанырга белмичә, ерактан кайтып кергән улы Солтанны куллары белән тотып-тотып карады. Әйе, бу аның дүрт ел буена өйгә аяк басмаган улы Солтан иде! Әнисе нинди хәлгә төшкәнен күреп, утызны куып килгән егетнең күзләренә яшь тыгылды. 
− Әни, ни булды сиңа? Нигә болай яшисең? – дип,  өйдәге шакшылыкка, ташландык тормышка күз йөгертеп чыккан Солтан бер минутта барысын да аңлады. Сеңлесе Алсу белән хәбәрләшеп торса да, дөньядагы иң якын, иң газиз кешесе мондый хәлдә яши дип, ул башына да китерми иде.
− Сөйләмә инде, − дип, Гөлҗамал әйтер сүз тапмады. Дүрт ел буена җыелган әйтәсе сүзләре әллә кая китеп чуалды. Солтан да мондый күрешүне көтмәгән иде, ахрысы, ул телен йотты. Авыр тынлыкны бозасы килеп кенә ана Солтанның тормышы, эше турында кызыксынды. Тик улы “әйе, юк” дигән сүзләрдән башка берни дә әйтмәде. 
Бераздан  юл сумкасыннан Солтан әнисенә бүләкләр чыгарды. Алып кайткан күчтәнәчләр белән утырып чәй эчтеләр. Кайту шатлыгын юарга дип алып кайткан матур-матур шешәләргә Солтан бер тын карап торды да, тышка чыгарып түкте. Үз кулы белән әнисен сыйлыйсы килмәде аның. Карашында әллә нинди, үзе дә аңлап бетмәслек гаеп тойгысы бар иде әнисе өчен.

Аннан алар төне буе сөйләшеп утырдылар. Гөлҗамал күңелен моңарчы беркемгә дә ачмаганча бушатты да бушатты. Улыннан оят булса да, сөйләде дә сөйләде. Солтан әнисен сүкмичә генә, иягенә таянып, өнсез генә тыңлады. “Шулай яшә, болай яшә!” − дип акыл сатмады. Әнисенә кызы Алсу кычкырган кебек яман сүзләр белән акырынмады-җикеренмәде. Алдына карап, тын гына утырган егетнең башында ниндидер исәп бар иде кебек. 

Иртәгәсен йокыдан уянгач та, Солтан, тышка чыгып, каядыр шалтыратты, кем беләндер озак кына сөйләште. Бераздан өйгә керде дә, үзеннән караш та яздырмаган әнисенә: “Әни, сине терелтми торып, мин китә алмыйм. Синдәге бу бәла – чир. Аны дәвалап була. Аны дәвалый торган белгечләр, табиблар бар! Тик бик-бик теләргә һәм тырышырга кирәк терелү өчен”, − дип, әнисен кочагына кысты. Пәһлевандай улының кочагына сабый бала кебек сыеп беткән Гөлҗиһан тагын яшьләрен тыя алмады.
– Тик син мине тыңла, яме, әни?! Назифлар, Гашияләр турында бүгеннән онытабыз! – көчле, таза бәдәнле улы өстән аска әнисенә акыллы һәм җитди караш белән сынагандай текәлеп карады.
Ә Гөлҗамалның күзләрендә ихласлык чагылган улына чынлап торып ышанасы, язмышын аның көчле кулларына тапшырып, балаларча буйсынасы килде. Ул, үрелеп, улының төкле яңагыннан сыйпады:
– Рәхмәт, балам!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com