Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​ Ал мине киләчәккә

​ Ал мине киләчәккә

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
20 декабря 2018
2074 карау

 (чынбарлыкка нигезләнде)

 Зөлфидә белән Ирекнең саф мәхәббәте китапларда язылганча, киноларда күрсәтелгәнчә шундый матур итеп бөреләнде, кыз бу турында дулкынланып уйлаганда хәтта кайчак үзе дә ышана алмаган чаклары булды. Бер авылда туып-үскән ике бала, җитәкләшеп дигәндәй, бергә үстеләр, бергә уйнадылар. Апа-абыйларына ияреп, тугайга җиләккә бергә йөрделәр. Тау битләрен яңгыратып, бергә чана шудылар. Кигән киез итегеннән дә бәләкәйрәк күренгән кызны берәр малай-шалай җәберләсә, Ирек йөгереп килеп яклады. Егылса, егетләрчә кулын биреп, тартып торгызды. Табигать тә, гүя, бу ике саф күңелле баланы кавыштырыр өчен үз кочагында, бер авылда тудырган сыман иде...
 Ә бервакыт, сигезенче сыйныфта укыганда, дәрестә ике парта аша артта утырган Ирек Зөлфидәгә әллә ничәгә бөкләнгән кәгазь бите җибәрде. Кыз, укытучы күрмәсен өчен, язуны парта астына яшереп, тыелып, көлә-көлә укыды: “Зөлфидә, син шундый матурсың! Миңа борылып бер генә елмай әле!” Зөлфидә, борылып, Ирекнең күзләре белән очрашты да бит очларын чокырайтып елмайды. Аннары тел очын чыгарып күрсәтте. Һәм кыз үзе дә сизмәстән оялып китте. Нәфис колак очларына хәтле алсулык йөгерде... Бу мизгелдә кыз бергә уйнап-сугышып үскән дус малайны танымады кебек. Бу әллә нинди, икенче, кызый балачактан белгән малайга охшамаган бүтән төрле Ирек иде. Аның кызга төбәлгән мөлдерәмә карашы ничектер үзгәргән сыман иде. Бер карасаң, шул ук кап-кара чәчле, чандыр буйлы, акыллы карашлы Ирек. Икенче яктан, ул кайчан, ничек шулай үзгәреп өлгергән?! Кыздан күзен алмаган карашында әллә нинди сер, үзенә генә билгеле бер уй ята... Шул күзләр магнит кебек гел үзләренә генә тартып торалар. Икенче бервакыт Ирек Зөлфидә бик аңлап бетмәгән сүзләрне язып җибәрде:  “Ал мине киләчәккә?!” Соңрак бу сүзләрнең ни аңлатуын кыз егеттән сораса да, Ирек туры гына җавап бирмәде, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды: “Син бәләкәй әле. Үсеп җиткәч аңларсың”. Шулай, мәктәптә укыганда ук ике яшь йөрәкнең гүзәл мәхәббәте бөреләнеп чәчәк атты. Әле сөю учакларында янмаган, сагыш касәләрен эчмәгән егет белән кыз, саф хисләренә бирелеп, үрмә-гөлләр кебек бер-берсенә тартылды.
 Әлбәттә, егет белән кыз ят күзләрдән үзләренең беренче саф мөнәсәбәтләрен яшерергә тырышсалар да, авыл халкы сукыр түгел – күрми калмадылар. Тик Зөлфидә белән Ирек үзләре артындагы чыш-пышларны ишетүдән узганнар иде инде. Ирек көннән-көн матурланып, чибәрләнеп үсеп килүче кыздан башканы күрмәде. Зөлфидә өчен Иректән башка егет дөньяда юк иде. Ике яктан әти-әниләре дә үз балаларының язмышына битараф түгел. Гыйшык утында янган ике үсмер арасына кысылмадылар, аермадылар. Бары тик, яхшы йөрегез, дип кенә кисәтеп тордылар. Дус-иптәшләр арасында, бер-берсеннән бер минутка да диярлек аерылмаган яшь парга карап, сокланучылар да, көнләшүчеләр дә булды.
 Мәхәббәт иртәме, соңмы, дип сорап тормый шул, үз вакыты белән килә. Кызганыч, үзе белән зур сынауларын да алып килә шул зур сөю. Мәхәббәт нинди зур, сынаулары да шулхәтле зуррак кебек...
 Унынчы сыйныфны бетергәч, Зөлфидә шәфкать туташына укырга керде. Ирек тә теш табибына укырга китеп барды. Беренче тапкыр ике яшь йөрәк бер-берсеннән озакка аерылдылар. Беренче тапкыр егет белән кыз сагынуның татлы газабын татыды. Беренче тапкыр Зөлфидә бер серен дә яшермәгән Фәйрүзә апасының итәгенә башын салып елады: “Мин яши алмыйм Ирексез...” Ә Ирек еракта телефоннан кызның тавышын тик бер генә булса да ишетергә тилмерде...
 Көткән кеше өчен ике-өч ел күп күренсә дә, яшьләр, укуларын бетереп, авылда тагын кавыштылар. Егетенең фотосурәтләрен кулыннан төшермәгән кыз, иңнәре киңәеп, беләкләре ныгып кайткан егетне тагын танымагандай булды. Аның алдында бергә уйнап үскән чандыр гәүдәле авыл малае түгел, ә таза буй-сынлы, бөркет карашлы ир-егет басып тора иде. Ирек тә, үзе яклап йөрткән нәни кызчык урынына кыйгач кашлы, уймак иренле, җәйге җиләктәй җитлеккән сылуын күреп, бәхетеннән исерде булса кирәк. Бергә булачаклары көн кебек ачык иде. Яшьләрнең җаннары гына түгел, тәннәре дә бер-берсенә тартылды. Кыз каршы килеп караса да, егет йөрәгенә сыймаган мәхәббәтеннән акылын югалткан иде инде. Егетенең кочагыннан чыга алмаган Зөлфидә авырга калгач кына ушына килде. Аның карынында татлы хисләрдән исергән кыз белән егетнең мәхәббәт җимеше бөреләнде.
 Балаларның мәхәббәте ата-ана өчен дә сынау була шул кайвакыт. Улының мәктәптә укыганнан бирле Зөлфидәне яратып йөрүен белә торып, моңа хәтле каршылыгын күрсәтмәгән Рәйләгә, кызның авырга калганын ишеткәч, әллә нәрсә булды. Дөньяда булмаган эш түгел. Мәхәббәтләреннән исергән күпме парлар, башта бала ясап, соңрак никахларын теркиләр һәм менә дигән яшәп яталар. Ә Рәйлә өйдә пыр тузынды: “Адәм көлкесе! Авырлы килеш кияүгә чыгарга йөри!” Өйләнү турында сүз кузгаткан улын әнисе кырт кисте: “Төшерсен баласын!” Зөлфидә карынындагы яңа яралып килгән тере яралчыкның үз баласының баласы икәнлеген дә онытты хатын. Корсаклы килеш тормышка чыгып “кеше көлдерү” хатынга бала төшертүгә караганда гөнаһлырак-гыйбрәтлерәк күренде. Тик ул гөнаһтан курыкмады Раилә. Чөнки ул кыласы түгел бит аны, килен буласы кеше кыласы. Улын да туктаусыз үгетләде: “Син яшь әле балага батарга, өлгерерсең!” Ә Зөлфидә беркемне дә тыңламады. Кемдер аны этәргән ялгыш юлга борылмады. Бирмәячәк ул берсенә дә туачак баласын! Табачак һәм сөеп үстерәчәк! Үз әнисе чарасызлыктан идәнгә тәгәрәп елады. Нигәдер туачак бала иң якын тиешле кешеләрнең берсенә артык күренде.
 Шулай да мәхәббәтләре арадагы киртәләрне җиңә алды. Яңа ел бәйрәмнәре узгач, яшьләр, туйлап, никахлап кавыштылар. Биатасы яшь киленен җылы гына кабул итсә, бианай кеше улы сайлап алган кызны якын итмәде. Башта, туегызга бармыйм, дип киреләнде. Соңрак, улы белән килене кунакка кайткач, өйгә керми йөрде. Корсагы иягенә җиткән киленен һаман да авырлы килеш улына чыккан өчен битәрләде. Ирек белән Зөлфидәнең кызлары тугач, дәү әни буласы кеше бала котларга килмәде. Ә бер тапкыр сабыйны күргәч, хаксыз сүзләре белән Зөлфидәнең өстенә бозлы су койгандай булды: “Иреккә охшамаган балаң. Аныкы түгелдер бу!” Бианасы аша Зөлфидә күргән кыенлыклар алда көткән сынауларга караганда, берни түгел иде әле.
 Ирек белән Зөлфидәнең беренче балалары дөньяга гарип булып туды. Тууына өченче ай киткәндә сабыйга гомерлек инвалид исеме ябыштырдылар. Балалар церебраль параличының ни икәнлеген яшь ата һәм ана шунда гына белде. Бианасы тагын килененә якты көн күрсәтмәде: ”Әйттем бит мин сиңа, төшерт балаңны, дип!” Кечкенә Регина әллә туган вакытта травма алып калды, әллә бүтән сәбәпле, үсеш һәм акыл ягыннан үзенең яшьтәшләреннән артта калды. Бик соң гына, бик интегеп кенә атлап китте. Ә Зөлфидә кызын терелтер өчен бар вакытын, бар көчен салды. Күренмәгән табиблары, эчмәгән дарулары, йөрмәгән кабинетлары калмады.
 Бәхетсез баласына карап, күңел төшенкелегенә бирелгән чаклары аз булмады Зөлфидәнең. Бәгырь җимешең шундый авыру булсын әле! Сабыена ничек ярдәм итәргә белмәгән хатынның, көчсезлектән гаҗизләнеп, тормыштан ваз кичкән мәле дә булды. Фәйрүзә апасы белән телефоннан сөйләшкәндә ул, үзе дә сизмәстән ычкындырды: ”Әллә хәзер шушы бишенче каттан баламны кулыма тотып сикерергә инде?.. Ирек тә интекмәс иде башкача, кызым да...” Сеңлесенең кайгысын  – үз кайгысы, шатлыгын үз шатлыгы итеп кабул итәргә өйрәнгән Фәйрүзә телефонны ярырдай итеп кычкырды: “Туганым, ни сөйлисең?! Бәхет түгәрәк кенә буламы соң?! Булганын күрә бел! Ирең менә дигән! Безнең өчен өзелеп торган әти-әниебез исән. Терәк итеп таянырлык туганнарың бар!” Сеңлесенең сулкылдап елаганын ишеткәч, Фәйрүзә, шул минутта ук, бар эшен ташлап, Казаннан Зөлфидә янына Чаллыга чыгып китте.
 “Ни өчен миңа бу сынаулар? Ни өчен?!” Үз-үзенә мең тапкыр биргән соравын Зөлфидә апасына бирде. Үз соравына Зөлфидә үзе үк җавап бирде: “... Беләсеңме, Фәйрүзә апа, мин кызым турында, үзем турында төннәр буена, көннәр буена бик күп уйландым. Аңлы рәвештә беркемне дә җәберсетмәдем, кыерсытмадым. Берсенең дә рәнҗешен алмадым. Ә дәү әни авырып яткан чакта балалыгым белән каты сүзләр әйткәнем булды. Син бик сабыр идең. Ә мин бик түзем түгел идем... Хәзер, балам чирле тугач, дәү әнинең рәнҗеше төшкәндер кебек... “ Фәйрүзә дә алар үскәндә тугыз ел буена авырып урында яткан дәү әниләрен яхшы хәтерли әле. Әлеге гомер биеклегеннән карап, еллар буена хаста карчыкны тәрбияләгән әнисенең сабырлыгына Фәйрүзәнең исе китә. “Ә син әнидән үрнәк ал түземлегең беткәндә”, − дип, апасы якын итеп сеңлесен иңнәреннән кочты. – Без бит аның кызлары... Ә дәү әни алдында үзеңне гаепле саныйсың икән, аның рухына сәдака бир”. Зөлфидә, акыллы апасының сүзләрен тыңлап, һәр җомга көн дога укыта башлады. Дога артыннан ишеткән вәгазь сүзләре күңеленә моңа хәтле булмаган тынычлык иңдерә килде. Әйе, аңа Аллаһ биргән шушы сынауны кабул итәргә генә кала. Язмышын каргамый гына яшәргә өйрәнергә... Өмет белән яшәргә. Сөенә белергә. Ничек кенә булмасын, Регина барыбер кечкенә адымнар белән алга бара. Кашык тотып үзе ашый башлады. Тәрәтен үзе башкара. Үзе генә белгән дөньяның чагылышын кәкре-бөкре сызыклар белән булса да, мавыгып, кәгазьгә төшерә... Зөлфидә кызының кечкенә уңышларын да әллә нидәй күреп куанырга өйрәнде. Үсә төшкәч, Ирек кызын балалар бакчасына урнаштыра алды. Зөлфидә эшкә чыкты. Икәүләп эшләгәч, акча ягы да бераз җиңеләйде. Янында ярдәм итәргә әзер торучы газиз әти-әнисе, якыннан якын апасы булу Зөлфидәнең иелә башлаган иңнәрен күтәрде. Ул читтән торып институт бетерде һәм белеме буенча эшли башлады.
 Ирек хатынына бик яхшы ир һәм кызы өчен кайгыртучан ата булып чыкты. Ата-ана йортыннан яшь хатыны белән бер тиенсез чыгып китеп, башта кеше фатирында түләп тордылар? оңрак үзләренә аерым бүлмә сатып алдылар. Ирек гаиләсен туйдыру өчен эштән кайтып кермәде. Әйе, аларның балачактан килгән мәхәббәтен тормыш авыр сынаулар белән сынады. Тик ике кешегә тигез бүлеп күтәргән авырлык ул хәтле авыр күренми икән 
 Ирек белән кавышып яши башлауларына биш ел дигәндә, Зөлфидәнең бианасы Рәйлә яман шеш белән каты авырып китте. Булган гөнаһларын җирдә калдырырга теләпме, үлем түшәгендә яткан хатын киленен һәм оныгын чакыртып алды. Кечкенә оныгыннан һәм Зөлфидәдән елый-елый гафу үтенде. Зөлфидә баласы хакына, яраткан ире хакына бианасын кичерде. Хаксыз чагым булса, дип, үзе дә гафу үтенде.
 Кызларына алты яшь тулганда Зөлфидә тупылдап торган, тап-таза, әтисенә охшаган кара-кучкыл чәчле, шомырт кара күзле малай алып кайтты. Балам таза туармы, дигән борчулы төннәре артта калды. Иң гаҗәбе – Регина кечкенә энесенең яныннан да китми. Үзе генә белгән телдә нидер гүелди-гүелди тибрәтә, җырлый, уйната. Ә әти белән әни кеше балаларына карап сөенәләр. Алар – гаилә. Көчле, матур гаилә. Бәхетле гаилә.
 Мәхәббәт таңы аткан яшьлек язын сагынганда, Зөлфидә үзе генә белгән бер китапның эченнән дүрткә бөкләнгән, инде саргаеп беткән шакмаклы дәфтәр битен чыгара һәм, анда ни язылганны һәр хәрефенә хәтле төгәл белсә дә, тагын бер кат укып чыга: “Ал мине киләчәккә?!”

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com