Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → «Кешелекне дәвалыйсым килә»

«Кешелекне дәвалыйсым килә»

Люция Әблиева
Люция Әблиева
30 октября 2018
1910 карау
 
 
Мирсәит, уйланып, келәт ишегеннән Гөлхәятнең килеп кергәнен абайламый калды. Кул сырты белән, иртәнге чык кебек ялтырап торган яшьләрен, оныкчасына сиздермәскә тырышып, сыпырып алды да, берни булмагандай каен себеркесе бәйләменә үрелде. 
 
– Дәү әти, әллә елыйсың инде? 
 
Келәт идәнендә себеркегә кушып бәйләргә әзерләп куелган әрем ботакларының әчкелтем исе Мирсәитне куырып алгандай булды. 
 
– Юк, кызым, еламыйм... күзгә чүп кергән бугай. 
 
Шулай дими, ни диясең инде? Рәфәгат малае Динарның сүзләре искә килеп төште дип, 15 яшьлек кыз баладан жәлләтеп утырасы гына калгандыр! 
 
Каен себеркесе яраларны төзәтә, диләр. Җан яраларын төзәтә дисәләр, ул иртәдән кичкә кадәр себерке генә бәйләп утырыр иде. Их! Гомер буе мускулларыңны уйнатып, тимер атны җигеп йөр дә, хәзер килеп, уйламый әйтелгән сүздән яшькә манчылып утыр инде, имеш! Йә, җитәр, бала-чага булма! Оныт! 
 
– Әниең әйрән ясап куйдым дигән иде шикелле. 
 
– Алып чыгыйммы әллә, дәү әти? 
 
– Шулай ит әле булмаса, кызым! 
 
Көн кызулыгы караңгы келәт эчен дә эссегә тутырган. Сусаткан! Мирсәит бер тында ярты савыт әйрәнне бушатты. Катыкка салкын су кушып ясалган «чемердәп» торган әчкелтем әйрәнгә җитәме соң бу җәйге челләдә? Әйтерсең лә, дөньяда моңардан да күркәм эчемлек булмаган, юк һәм булмаячак! Юкка гына борын-борыннан ата-бабалар хәл кертер өчен бу эчемлекне кулланмаганнар икән! Мирсәитнең яралы җанына шифа, арыган тәненә куәт өстәлгәндәй булды. 
 
– Дәү әти, нигә син себеркене гел каеннан әзерлисең? Башкалар әнә имәннән, юкәдән ясыйлар. 
 
Шәһәр баласы да димәссең бу Гөлхәятне. Авыл тормышына мөкиббән киткән бер бала булып чыкты, рәхмәт төшкере! 
 
– Нәрсә дип әйтим инде? Ата-бабалар элек-электән каен миннеге әзерләгән. Шуңа күрә дәү әниегез белән аңа өстенлек биргәнбездер. Аннан килеп, каен миннеге белән чабынганнан соң сулыш яхшыра, аның хуш исенә берни житми инде, кызым! 
 
– Мине дә себерке бәйләргә өйрәт әле, дәү әти! Хәзер. Идәннәрне генә юып чыгарам да, яме! 
 
– И-и-и, аның бер авырлыгы да юк, өйрәтермен. 
 
Гөлхәят келәттән чыгып киткәч, Мирсәит тагын уйларына уелды. Куркытып алды шул «Шомырты», бозаулый алмыйча. Җитмәсә, мал врачы Динарга баргач: «Үлсен! Асрама, яшьләр белән ярышып. Яңа эштән кайттым, тамак та ялгамаган әле», – дип, борын төбендә ишеген шартлатып ябып кереп тә китте. Ярый әле Василий кордашы булды. Рәфәгат малаен игелексез, дип, юкка сөйләми икән халык. 
 
Бер җыелышканда балалары: «Сыерны бетерик, мәшәкать кенә. Сарыклар, кош-кортларың да бар ич», – дип әйтеп тә караганнар иде үзенә. «Мал беткән өйдә, кот булмый, балалар, тазалык булганда асрарга иде, юаныч кына бит алар», – дигәч, тагын каршы килмәделәр. Шөкер, балалары тупсага тузан төшермиләр – гел кайтып ярдәмләшеп торалар. Оныклары да каникулларын чиратлашып дәү әтиләре янында үткәрә. Әле менә Ришатының балалары авылда «дөнья көтәләр». 
 
Әнисе белән әтисен калага озаткач, Гөлхәят белән Самат бәрәңгелеккә «колорадо кортын» чүпләргә чыктылар. Өйгә кергәндә, сәгать кичке унынчы киткән иде. Көтү кайтканчы ашап алырга дип, Гөлхәят әнисе пешереп киткән пылауны җылытырга куйды. Ачыктырган бу «колорадо корты», имансыз! Юкка гына авылда такмак чыгармыйлар икән бу «америка бүләгенә»! 
 
Колорадо, колорадо Әмиреке ыштаты. 
 
Көнгә чыксам, кортын чүплим 
   Һаман бетми ышто-то. 
 
Бакчабызда үскән агач 
   Миләш тә, балан иде. 
 
Колорадо кортын чүпләп, 
 
Кияүсез калам инде! 
 
Гадәттә, дәү әтисе ашаганда үзе дә сөйләшми, сөйләшкәнне дә яратмый. Бәләкәйрәк чакларында шуграк оныкларының башына кашык белән дә «менеп» төшәргә күп сорамый иде ул. Авырттырып сукмаса да, тегеләренә җитә кала – дәү әтиләренә үпкәләп, өстәл артыннан торып ук китәләр. «Үпкә» ашап туеп булмагач, кабат шым гына килеп утыралар үзләре тагын. 
 
Гөлхәятнең ашап беткәнче, тәмам тәкате корып бетте. Бүген күрше Халидә апасы кичке савымны аңа тапшырмакчы була ич! Шүрләтә, әлбәттә! Тик сыер савасы килү теләге көчлерәк. Ниһаять, дәү әтисе ризыкланып бетте. 
 
– Дәү әти, сыер мине, ят итеп, типмәс микән сауган чагында? 
 
– Кызым, нишләп сине ят итсен? Кемне кемне, сине таный инде ул. 
 
– Шулай да... 
 
– Ярый, кызым, курыкма. Мин янында: «Тик кенә тор, «Шомырт»! – дип, басып торырмын, яме». Дәү әтисе шаяртырга ярата инде! Көндез келәттәге кәефсез чагы гүя булмаган да. 
 
«Му-у-у-у! Бә-ә-ә!» Якты җәйләү авылына яу килә диярсең! Иң алдан, киң тыкрык аша, бер төркем сарык көтүе «бәреп» керә. Алар артыннан сөтлебикәләр калышмый. Ялан иркенлеге кичкә туйдыра микән мәхлуккайларны, күр, ничек чабалар. «Мал да ашаган җиренә кайта» дими, нәрсә диясең инде?! Юк, халык әйтеме барысына да кагылмый. «Сулга» каеручылыр да җитәрлек. Көтүнең өчтән бер өлеше «ачылыкка» таба сузыла. Ашап туймаганны, ялап туясылары килә. Ә туп-туры абзарларына кайткан маллар өчен капкалар инде күптән ачып куелган, хуҗабикәләре шыбырдатып саварга көтеп тора. Әнә «Шомырт» та күренде. «Ачылыкка» табан башын борганын шәйләп алган Гөлхәят, аның юлын җәһәт кенә бүлеп өлгерде. Сыер, әйтерсең: «Нигә ашыктырасың, мине хуҗабикәм көтеп тормый ич, күрше апа үзенең сыерын саумыйча барыбер керми», – дигән кебек, теләр-теләмәс кенә кызга буйсынып, таныш сукмагына төште. 
 
Дәү әтисенең йортына кайтып җиткәнче урам буйлап хәтсез генә барасы. «Шомырт»ны күз уңыннан гына чыгармый, юл кырыеннан атлап барганда, көтү каршыларга чыккан авыл апаларының «сират күпереннән» дә узасы бар әле. «Кем кызы син?», «Дәү әтиең ни хәлдә?», «Озакка кайттыгызмы?» кебек сорауларына җавап биреп, сынмый-сынатмый гына капкалары турына җиткәнче «җан чыга». 
 
Җирлегенә алсу чәчкәләр төшкән ситсы яулыгын артка каерып бәйләгән Халидә апай, «бисмилла» дип, махсус ясалган кечкенә эскәмиягә җайлап утырды. «Йә, кызым, бир әле комганны», – дип, Гөлхәят әзерләп куйган җылымса су белән «Шомырт»ның җиленнәрен юды. Шуннан соң май сөртеп, массаж ясап алды. Сыер: «Менә оҗмах шушы инде», – дигән кебек, Халидә апаның һәр хәрәкәтенә риза булып, бер тамчы селкенми, абзарның бер ноктасына карап, күши башлады. Бераз саугач, күрше апай Гөлхәятне башы белән генә ишарәләп, үзенең урынына утыртты. Җиңел түгел икән сыер имчәге тартулары, каймаклап чәй эчкәндә генә рәхәт! «Шомырт»ка да ошамады бугай кул алыштыру. Башын боргаларга, койрыгы белән селтәнергә тотынды. Дәү әтисе: «Тик тор!» – дигәч, тынычланып ала да, тагын кыбырсына башлый. Гөлхәят сер бирмәскә тырышса да, күрше апаның үткер күзләре хәлне аңлады. «Йә, үзем савып бетерим, беренче тапкыр шулай булдыра алгач, ярый инде», – дип, Гөлхәяттән имчәкләрне кабат үз кулларына алды. Һай, Халидә апасының сыер савулары! Әйтерсең, ул сыер саумый, ә үзенә генә таныш булган сихерле бер уен коралында моңлы бер көй сыза. Әйе, әйе, нәкъ шулай! Тирә-якка сүз белән аңлатып булмый торган илаһи бер җыр тарала. Ул җыр әкрен генә авыл өстендә йөзеп йөргән сөт төсендәге ап-ак болытларга күчә дә, каядыр күзгә күренмәс ерак офыкларга кереп югала. Аның артыннан икенче җыр башлана... һәм шулай бертуктаусыз кабатлана да кабатлана. 
 
– Халидә апа, мин кайчан шулай синең кебек оста итеп саварга өйрәнермен икән? 
 
– И сыер савуның ние бар, институт бетерәсе түгел, җаным, өйрәнерсең, иншалла, теләгең генә булсын. 
 
– Теләк барлыкка бар ла ул. 
 
– Син саварга өйрәнсәң, миңа да яхшы булыр иде. Каникул вакытында булса да ял иттерер идең. 
 
– Халидә апа, иртәнге савымга да торып карыйм әле, торып булса. 
 
– Йә, җәфаланма, йокла рәхәтләнеп, кичкесенә генә чыгарсың. 
 
Гөлхәят сөтле чиләкне болдырга алып кереп китте. Халидә белән Мирсәит ихата уртасында сөйләшеп калдылар. 
 
– Сөтле сыерга күз тиючән, көтүгә куганда күмер белән сызык сызыгыз. 
 
– Халидә, мин андый нәрсәләргә ышанмыйм, беләсең. 
 
– Мирсәит абый, алай кырт кистереп бетермә әле, буыннан-буынга килеп җитмәс иде, халык әйтсә, хак әйтә ул. Аннан, көрсенеп: «Рәмзия апа исән булса! Ул беркем белмәгәнне белә иде», – диде дә, чыгар якка борылды. 
 
– Ярый, Мирсәит абый, сау булып тор әлегә. 
 
– Хуш! Рәхмәт, Халидә! 
 
Мирсәит күршесе артыннан капка ябылгач, тәмәке көйрәтергә дип келәт алдындагы эскәмиягә юнәлде. «Тагын тәмәкесенә ябышкан, паровоз кебек пошкыртып, кер, булмаса, тәмләп кенә чәй эчеп алыйк», – дияр иде Рәмзиясе, исән булса. И-и-и! Толлык ул ирләр өчен бик куркыныч нәрсә икән ләбаса. Шулай уйлый Мирсәит. Тол калган хатын-кызларга да җиңел түгелдер анысы. Тик Мирсәит: «Әгәр Рәмзия ялгыз калган булса, минем кебек эче пошырып утырыр вакыт тапмас иде. И-и-и! Исән чагында бер-береңнең кадерен белеп бетерүләр кайда инде ул! Мирсәит тә өйләнгән чагында: «Өрмәгән җиргә утыртмам, бармак белән дә кагылмам», – дип уйлаган иде. Һай, бу тормыш дигәннәрен! Син дигәнчә генә булса икән! Юк шул, булмый. Кирәкмәгән чагында табак-савыты да ватыла, ястык-юрганнар да «чыгып очкалый». Бер уйламаган җирдән «гражданнар сугышы» кабынып китә. Әлеге дә баягы, шул бер шайтан таягы дигәндәй, акыл белән уйлап карасаң, юк-бар, тормыш «вак-төяге» өчен булган барысы да, әллә нинди җитди сәбәпләре дә күренми. Тик ул вакытта яшьлек, кызулык белән уйлап та, аңлап та бетереп булмаган шул. Терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый. Бүгенге акылы булса, бергә яшәгән һәр мизгелнең кадерен белеп яшәр иде дә. Мирсәитнең көзге болыт кебек эленеп кенә торган күңел күге, тишелеп, яшьләрен актарды. И Рәмзия! Бер көдрәтле көч булып, сине кабат кайтарырга! 
 
Рәмзия килен булып төшкәндә өченче кашыклары булмаган дөньядан төзелгән тормыш бит. Дөрес, әллә ни череп баю насыйп булмады аларга. Мирсәитнең үтә коммунистлыгы да «ярдәм» иткәндер. Мәктәпне тик «5» ле билгеләренә генә тәмамласа да, институтта уку бәхете тәтемәде. Шулай да тормышта белемле булып кала белде ул. Колхоз җитәкчесенә дә, алар алдырган кадәр гәзит-журнал килмәгәндер. Китаптан аерылмады – балалары белән ярышып-ярышып укыдылар. Кайчагында Рәмзиясе, эш калдыргыч дип, китапларын яшергәләп тә куйгалады. Техникага әвәслеге, авылдашларының ватылган кер машиналарын, сөт аерткычларын төзәтеп бирергә булышты. Аларны авылда Мирсәит кебек төбенә төшеп өйрәнгән кеше булды микән? Әйе, кешедән ким яшәмәделәр анысы. Рәмзиясе дә уңган иде шул. Их, ул исән булса, Динарның да әйткән сүзләренә бөртек тә исе китмәс иде. Аны шулкадәр вөҗдансыз булыр дип, башына да китермәде. Атасы Рәфәгат үчен аламы? 
 
Ничә еллар үтсә дә, Рәфәгатнең аны җиргә салып таптардай карашы һаман күз алдында тора. Ул чагында Рәфәгат колхозда баш бухгалтер булып эшли иде. Үз кесәсен ныграк кайгырткан булып чыкты, ахрысы – ревизия нәтижәләре буенча җинаять эше кузгатылды. Мирсәиткә пүнәтәй булып Рәфәгатнең өенә керергә туры килде. Күпмедер вакыт утырып та чыкты. Уйлап карасаң, Мирсәитнең нинди гаебе бар соң? Ул булмаса, башка кеше пүнәтәй булган булыр иде. Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрәмени? 
 
Гөлхәят, дәү әтисе ник һаман керми икән дип, ихатага чыкты. Караңгы капкан авыл киченең төнге оркестры әле һич йокларга уйламый – анда-монда этләр өргәне ишетелә. Адашып, абзарларына кайтып кермәгән сарыкларның мәвелдәвенә кушылып, чикерткәләр сайрый. Келәт каршындагы эскәмияне иптәш итеп, уйларына уелып утырган Мирсәитнең дә йокысы качкан бүген. Гөлхәят, йорт алдында өстерәп йөри торган галошларны шапыр-шопыр китереп, дәү әтисе янына килеп утырды. 
 
– Дәү әти! 
 
– Әүкәй! 
 
– Нигә Гаязның дәү әтисен «Җөнтабан Фатих» дип йөртәләр? 
 
Мирсәит Гөлхәятнең болай гына кызыксынмаганын чамалый иде. Җөнтабан Фатихның оныгы Гаяз капка төбендә бик еш күренә башлады. Шулкадәр дә дөнья түгәрәк булыр икән – Гаяз белән мал врачы Динар ике туган балалары гына ич! 
 
– Фатих җәяү йөрергә ярата иде яшьтән ук. Фермага эшкә дә, атына утырмый, җәяү генә атлый икән. Халык: «Фатих абый, бер дә аякларың арымыймыни, нигә атыңа утырып, рәхәтләнеп бармыйсың? – дип сорагач, минем бит табаным җөн, шуңа арымыйм дип әйткән ди, имеш. 
 
– Дәү әти! 
 
– Әүкәй! 
 
– Мин мәктәпне тәмамлагач, мал табибы һөнәренә укыячакмын. Ә аннан... Якты җәйләүгә эшкә кайтачакмын! Син ничек уйлыйсың, булдырырмынмы? 
 
Дәү әтисе гадәттәгечә, бераз дәшми торды. Гөлхәяткә аның фикере бик мөһим иде, чөнки ул дөресен әйтәчәк, һәрвакыт урынлы киңәшен дә бирәчәк. 
 
– Мал табибы булып? Син кешеләрне дәвалый торган табиб булырга җыена идең түгелме соң? 
 
– Шулаен шулай иде дә ул... Тик бүгеннән карарымны үзгәрттем. 
 
– Бөек рус галиме Иван Павлов: «Табиб – кешене, ә ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый», – дигәнне укыганым бар барлыкка, кызым! 
 
– Минем кешелекне дәвалыйсым килә. Бик, бик килә, дәү әти! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com