Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Бәхеткә хакым бар

Бәхеткә хакым бар

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
25 октября 2018
1434 карау
 
(хикәя)
 
         Мәдинә, тиздән киләсе кунагы турында уйлый-уйлый, тап-таза өй эчен тагын бер кат җентекләп чистартып, җиренә җиткереп юып чыкты. Үзе генә ишетелерлек итеп җырлый-җырлый башкарырга ярата ул бар эшен дә. Җыр белән, җыр көенә эшләсәң бар да җай гына бара кебек. Куллар да ничектер, җыр көенә, җыр ритмына буйсынып, арган-талганны сизмичә, тезеп эшлиләр дә эшлиләр. Аяклар да, үзләре дә сизмәстән, кайчак җыр көенә өздереп, тыпырдатып басып куялар. Менә әле дә, шулай дәртләнеп, көзен агартылган мичне акшарлап алуы берни тормады. Башта ишек-тәрәзәләрне киң итеп ачып, себерке белән мичнең корымнарын себереп төшерде. Аннан юеш пумала белән утырган тузанын сыпырып алды. Мич бераз кипшенгәч, акбурны сыеклап, агартырга кереште. “Иннәгидер гинәгидер иннәгидер генәем...” көенә харап күңелле, шәп бара икән бу мич агарту! Мәдинә мичне кайчандыр әнисе карчык биргән каз канаты белән агартырга ярата. Каз канаты белән манып агартканда акбуры да буйлы-сырлы түгел, тигез ята. Акбурга әзрәк зәңгәр-шәмәхә төстәге колер да кушып җибәргәч, мич уяна башлаган таңның сыекча зәңгәрлеген хәтерләтә. Яңа ачык-зәңгәрсу күлмәк кигән миченә сокланып карап торды да, су җылытып, идән юарга кереште. Ни дисәң дә, киләсе кадерле кунак − шәһәр кешесе. Тузанга батып яталар икән авыл хатыннары, дип уйламасын. Аннары, кем белә... Бәлки, бергә-бергә аңлашып, килешеп яшәп тә китәрләр. Күпме интегеп яшәргә була ялгызың...
       Үзалдына җырлый-җырлый дәртләнеп эшләп йөргән хатын, ишектән килеп кергән ят ир-егетне дә, аның яшертен генә хуҗабикәгә елмаю аша сынап карап торганын да шәйләмәде. Эш белән мавыккан хатын, кыенсынуы бераз йөзенә чыккан Рамисның кыюсыз гына тамак кырганын ишетеп, борылып карады да, ишек янында торган ирне күреп, яшь кызлардай кып-кызыл булды. Чүпрәген ташлап, кыстырып куйган итәген тарткалап төшерергә маташты. Рамис, әлбәттә, шул арада Мәдинәнең, илледән узса да, төз-зифа аякларын, буй-сынын күреп, эчтән генә бәя биреп өлгерде. “И-и кунаклар килгәнмени? Күрми дә торам...” − дип, күгәрчендәй гөрли-гөрли, Рамисны үтәргә чакырды. Үзе дә бер караш ташлау белән Рамисның төс-кыяфәтен сынарга өлгерде. Урта буйлы, килешле генә гәүдәле. Вакыт кыраулы иреннәре белән чигәләрен үбеп киткән. Өсте-башы да ыспай, таза күренә...
 − Менә шулай яшәп ятабыз инде. Безнең бар да авылча, − шәһәр кунагы алдында аклангандай сөйләнә-сөйләнә, Мәдинә чәй куйды, алдан әзерләп куйган сый-хөрмәтен чыгарды. Тыйнак күренсә дә, ничек сүз ялгап китәргә белмичә интектермәде кунак. Мәдинәнең артык зур булмаган чиста, якты, тәрбияле өй эченә кызыксынган чырай белән күз йөгертеп чыкты да, хуҗабикәне урынлы гына мактап та алды. 
      Рамис белән Мәдинәнең әле беренче күрешүләре иде. Уртак танышлары, үгетли-үгетли, ирен югалтып, сигез ел ялгызы яшәгән Мәдинәне тол ир Рамис белән таныштыргач, алар берникадәр вакыт хат алышып алдылар. Менә шаян язның йөгерек гөрләвекләр ерган бер мәлендә күрешеп очрашырга булдылар. Кунакка сөтлекуе чәй агыза-агыза, булганы белән кыстый-кыстый, Мәдинә Рамисның тормышы турында сорашты. Рамис та Мәдинә кебек ялгыз калган, ике ел элек гомер иткән тормыш иптәшен югалткан. Ике сүзнең берсендә Суфия, дип, өзелеп торган ирне Мәдинә кызганып та куйды. Нишлисең, барысына да тигез картлык бирми шул язмыш. Мәдинә дә бит егерме бер ел бергә яшәгән Тәлгатен югалтырмын димәгән иде... Гомер йомгагының зурлыгын да, ул нәзектән-нәзек җепнең кайчан өзеләсен дә беркем белми шул... Рамис ике бүлмәле фатирында кызы Айгөл белән яшәп ята икән. Кызы моңа хәтле азып-бозылып йөрмәгән. Югары уку йортын тәмамлагач, үз эшен ачып, уңышлы гына сәүдә итеп ята. Рамис үз машинасында таксист вазыйфасын башкара икән. Мәдинә дә үз чиратында Рамисның сорауларына җавап бирде. “... Менә, Рамис, үзең күрәсең, йортым-дөньям күз алдыңда. Артык җыйган байлыгым юк. Лаеклы ялга чыгып, булганына шөкер итеп яшәп ятам. Улымны үстердем, кеше иттем. Иремне югалтуны бик авыр кичердем. Шулай да тере җанда өмет бар. Бәлки, юньлерәк кенә кеше белән кушылып, кайгы-шатлыкны бергә бүлешеп, картлыкны бергә каршыларга язгандыр, кем белә...” Хатыннан күзен дә алмыйча утырган Рамисның моңарчы сүлпән күренгән карашы яктырып киткәндәй булды. Күзләрдә өмет нуры кабыну ир-егетнеңме, хатын-кызныңмы булсын, йөзен ачып, матурлатып җибәрә шул. Рамисның да җыерылган кашлары языла төште. Иелгән иңнәре дә тураеп китте кебек. Хәтта киң күкрәкләре дә егетләрчә калкынып киткән сыман күренде. 
     Чәй эчкәч Рамис, кунакмын дип тормады, ишегалдына чыгып, казыгы купкан койманы каккалап йөрде. Өйдә пешеренеп йөргән Мәдинәнең колагына бу шак-шок килгән авазлар бик тә ятышлы ишетелде... Тәлгате нык кына хуҗалык калдырып китсә дә, ихатага ир-егет куллары җитми шул. Улы Таһир анасын ташламаса да, аның да үз дөньясы, үз тормышы дигәндәй... Шул арада Мәдинә аш та, коймак та өлгертте. Күңелендә туган яңа тойгыга әле бәя бирерлек халәттә булмаса да,  шуны аңлады – ошады аңа Рамис. Беренче күрүдән ошады... Күңеле урыныннан кузгалган хатын башта ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Бер яктан сигез ел ялгызы яшәп, инде үз язмышына күнегә дә башлаган кебек иде. Икенче яктан, ялгызлыкка чын-чынлап кем азаккача күнегә ала соң? Улы белән килене район үзәгендә яшиләр. Еш кына каөтып торсалар да, аларның үз тормышлары, үз дөньялары. Карап торуга юньле генә күренгән бу ир, тормышка чыгарга чакырса, әллә риза булыргамы соң, Аллага тапшырып?..
      Шул килүдән, юлы төшсә-төшмәсә дә, Рамис авылга ешлады. Мәдинә дә аны көтеп ала торган булды. Аралаша торгач, ике ялгыз күңел бер-берсенә тартыла төште. Берникадәр вакыттан ике сыңар канат, пар канат булып очарга өметләнеп, никах укытып, кавышып та куйдылар. Рамис, Мәдинә янына төпләнеп, авылда яшәргә риза булмады. Хатын улы, туганнары белән киңәшеп, булган малын, терлеген сатты да, өен бикләп, яңа ире янына шәһәргә күчеп китте.
       Авыл халкы, бу хәлләрне ишетеп, бертын шау-гөр килеп алды. Кемдер, барып чыкмас тормышлары, гомере буена авылда яшәгән Мәдинә шәһәргә ияләшә алмас, дип фараз кылды. Кемдер киресенчә аларга бәхет теләде. Икенче берәүләр, бигрәк тә ялгыз хатыннар, көтмәгәдә ишелеп төшкән бәхеткә көнләштеләр. “Кияү егет” тә ярыйсы гына күренә. Олыгая барган көндә шәһәрдә яшәве дә җиңелрәк. Утын, печән дип көясе юк. Суга барасы юк. Авылның язын-көзен тездән баткак юлларында түгел, коры асфальтка басып, тек-тек кенә йөрисе, янәсе... 
        Мәдинә, артында ишетелгән чыш-пыш сүзләргә колак салмыйча, шәһәрдә – Рамиста яши башлады. Үз бәхетеңне үзең төзи белергә кирәк. Язмыш ике ялгызны бер-берсе белән очраткан икән, димәк, юкка түгелдер... Мәдинә шулай санады. Тып-тыныч авылдан соң, ыгы-зыгылы, шау-гөрле шәһәргә башта өркебрәк караса да, ияләшермен, вакыт кирәк, дип, үзен тынычландырырга тырышты. Шәһәр тормышына бераз өйрәнгәч, лаеклы ялда булуына карамастан, тора-бара эш эзләргә дә исәбе бар иде хатынның. Алай эштән курыкмады Мәдинә бервакытта да. Авыл моңарчы эшли белмәгән эшне дә эшләргә өйрәтә. Рамис та бит әнә, эшләгән заводында хезмәт урыны кыскартылгач, үз машинасында кеше ташый. Ә әлегә Мәдинә, кибеткә барып азык-төлек алып, ире кайтуга ашарга әзерләп, өй җыештырып тора. Килүенә бер атна дигәндә үк бер бүлмәнең обойларын алыштырып, тәрәзә төпләрен, ишекләрне буяп, бүлмәне гөл итте. Рамис та хатынына карап сөенеп бетә алмый кебек. 
      Бар да яхшы кебек. Әйе, борчылырга урын юк кебек. Тик әллә нәрсә эчне кырып, пошырып тик тора... Рамис кызы Айгөлнең генә үзенә карата булган мөнәсәбәтен бик аңлап бетермәде. Әйе, Айгөл нәкъ әтисе әйткәнчә, бер дә акылсыз, тәртипсез кыз түгел иде. Кайсыдыр бер зур сәүдә үзәгендә бәләкәй генә булса да, үз кибете бар. Ул анда кием-салым белән уңышлы гына сәүдә итә. Егерме алты яшь белән барган чибәр кыз шәһәрчә – зәвык белән киенә, чәчен-башын һәрчак бизәп-матурлап тора. Тик әтисе икенче хатын алып кайту белән, Айгөл үз бүлмәсенә йозак элде һәм аннан чыкмас булды. Әнисе урынына килгән Мәдинәне Айгөл үз тормышына, үз дөньясына кертергә теләмәде. Мәдинәнең моңа күңеле кителсә дә, ул кызга ягымлы булырга тырышты, елмаеп эндәште. Ашарына әзерләде. Булдыра алганча, арып кайткан кызны йорт эшләреннән араларга тырышты. Ә Айгөл хәтта Мәдинәнең сәламенә дә җавап бирүне кирәк санамады. Үз-үзенең тотышы, төс кыяфәте белән беренче көннән үк Мәдинәнең бу йортта артык икәнлеген күрсәтергә тырышты. Мәдинә, җәберсенеп, бу турыда иренә әйткәч, кызы белән сөйләшеп карарга булды Рамис. Тик әтисе сүз башлау белән, Айгөл кырт кисте: “Миңа бу яшемдә үги ана кирәкми!” Һәм әтисенең авызын япты. 
       Мәдинә кызны аңларга тырышты. Әлбәттә, яңа килеп кергән чит хатын аңа үз әнисен алыштыра алмый. Әни әни инде ул. Һәркемгә үз әнисе кадерле. Тик Мәдинәнең Суфияне алыштырырга исәбе дә юк. Әтисенең хатыны буларак, апа итеп кенә кабул итсә иде дә бит Айгөл. Юк бит! Нигәдер кызның күңеле Мәдинәне үз итмәде. Айгөлнең бозлы йөрәген эретер өчен беркатлы Мәдинә Айгөлгә бүләкләр дә алып кайткалады. Тик иртән бүләкләрен чүп савытында күргәч, тагын күңеле төште. Ачыктан-ачык аңлашырга теләгән Мәдинә белән кыз сөйләшергә теләмәде. Мәдинәнең алдында шап итеп ишеген ябып куйды. 
       Нигәдер, балалар үскәч, алар әти-әниләренең язмышын да хәл кылырга хаклы дип саный башлыйлар. Әти кешенең дә бәхеткә хакы барлыгын кыз танырга теләмәде. Аның өчен өйдә чит хатын яшәве җайсыз, уңайсыз, кирәкмәгән хәл иде. Бер зыяны тимәсә дә, Мәдинә Айгөлнең өендә артык иде. Ә әтисе белән әнисенең бердәнбер сөекле кызлары балачактан үзен һәрчак хаклы санады. Аның сүзе генә һәрчак сүз булды. Әнисе урынына килгән Мәдинәне нигә якын күрергә тиеш Айгөл? Ул бит Айгөлгә түгел, әтигә кирәк. 
       Тыштан сиздерергә тырышмаса да, Мәдинә өчен түгәрәк бәхетенең бер өлеше кителде. Дөресрәге, матур хыялы тормышка ашмыйча сүнә дә башлады кебек... “Бәхеткә минем дә хакым бар да бит... Тик кемдер моның белән исәпләшми...” Мәдинә,  торган саен, үз йортын ешрак сагынып искә төшерә башлады. Шушы яшендә үги ана хәлендә калырга ул да хыялланмаган иде. 
             Иң гаҗәбе: Мәдинә Айгөлнең егете Илдар белән уртак тел тапты. Һәрчак елмаерга әзер торган бу гади авыл егете, әллә Мәдинәне үз әнисенә ошатып, әллә ул пешергән тәм-томны яратып, Айгөлнең “үги анасын” якын күрде. Айгөл Мәдинәгә хаксызга тавышын күтәреп дәшкәндә, Мәдинә апасын, хәтта кызганып, яклаштырды да. Хатын да, бу парга карап, кайчак аптырап та куя иде. Үзен бик дәрәҗәле, һавалы тоткан Айгөл янында ничек тоя икән үзен бу беркатлы, ягымлы авыл егете? Кем генә аңлап бетерсен инде бу мәхәббәт дигән нәрсәне?! Эрелеге, һавалыгы аркасында ничә егеттән язып, картаеп барган кыз мондый асыл егетнең кадерен белсә иде дә бит... 
     Рамиска да кызының Мәдинәгә карата булган мөнәсәбәте бик ошап бетми иде, әлбәттә. Инде юньле генә хатын таптым, дип сөенеп яшәр урында кызыңның ризасыз, чытык чыраена түзәргә кала. Әллә тора-бара кыз өчен өлтерәп торган Мәдинәгә ияләшерме, дигән өмет тә акланмады. Киресенчә, вакыт узган саен, Айгөлнең карашы Мәдинәгә карата гына түгел, әтисенә дә салкынайды. Өйдә зур тавыш-гауга да юк кебек. Шулай да Айгөл тудырган шушы ямьсез киеренкелек инде муеннан җиләтте, туйдырды ир белән хатынны. Рамисның кызына да каты бәреләсе килмәде, хатынын да хаксызга җәберләтәсе килмәде. Шулай, бәхет кошын койрыгыннан тоттым дигәндә, ир ике ут арасына эләкте. 
       Ә бер көнне ике кулына тулы сумкалар асып, кибеттән кайтып килүче Мәдинә ишек йозагын ача алмады. Айгөлнең өйдә икәнлеген белеп, ишекне шакып караса да, кыз хатынга ачмады. Рамис эштә. Ни кылырга инде? Мәдинә урамга чыкты да эскәмиягә барып утырды. Бераздан, үзеннән читтәрәк, җиргә шап итеп зур гына сумка килеп төште. Мәдинә таныды – бу аның юл сумкасы, аның киемнәре... Башын күтәреп, өскә караганда, балконда Айгөл күренми иде инде. Мәдинәгә кинәт кенә ... шундый рәхәт, шундый тыныч булып китте. Менә бит ул чишәргә куркып йөргән катлаулы мәсьәләнең гади чишелеше... Мәдинәнең хәтта Айгөлгә рәхмәт әйтәсе килеп китте. Монда килгәннән бирле тынып торган җыр моңы күңелендә тагын кузгалды: “Кайтам инде туып үскән ягыма...” Рамисны күрми китүе генә күңелен кыйды. Тик Мәдинә кирәк булса, табар ул аны эзләп, тапмый калмас...
       Үз өенә кайтып, бер атна чамасы вакыт узгач, Мәдинә Рамистан кыска гына хат алды. “Сине белмәгән булсам, бәлки, яшәп тә яткан булыр идем. Ә менә хәзер синсез яшәп кара... Минем дә бит бәхеткә хакым бар. Кыз белән дә ара бозылды. Илдар аны ташлагач, барыбызны да гаепле саный. Син килгәч кабынган тормыш яме тагын сүнде...” Ике-өч көннән Мәдинә йорты янына машина килеп туктады. Кунак каршыларга чыккан хатынны, Рамис: “Мин кунакка килмәдем. Риза булсаң, бөтенләйгә”, − дип кочып алды. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com