Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Мәхәббәтемдә калам

Мәхәббәтемдә калам

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
11 октября 2018
1939 карау
Хәрби хезмәттәге улы Таһир, шалтыратып, бүген әнисенең ушын ала язды. Гөлбану, бер елмаеп, бер моңаеп дигәндәй, улының сүзләрен көне буе уенда йөртте. “Менә сиңа яңалык! Атасына ничек әйтергә инде? Әйтмичә дә ярамый. Әй бу яшьләрне! Кая ашыгалар диярсең! Хезмәтеннән кайткач та өлгерерләр иде әле... Бигрәк яшьләр бит әле. Үзләре дә бала гына...” 
     Хуҗалык идарәсендә хисапчы вазыйфасын башкарган ире Хаммат, эштән кайтып каршысына ашарга утыргач та Гөлбануның күңеле, нидер яшергәндәй, дулкынлана башлады. Егерме елдан артык бергә яшәп, ире сүзеннән узмаган, барысын да уртага салып яшәгән хатынга эчендә нинди дә булса яшерен сер тоту мөмкин түгел иде. Аның гаҗәпләнү-аптыравы да, сөенеч-көенече дә, күңеленә сыя алмыйча, йөзенә чыккан иде, ахрысы. Ничек сүз башларга белми ымсынган хатынының телен Хаммат үзе чиште: 
– Йә, ни булды тагын? 
 Гөлбану, гаепле кешедәй, кулларын кая куярга белмичә: 
– Ни бит әле... Таһир шалтыратты көндез... – дип, ык-мык килеп газапланды. 
 Хамматның түземлеге төкәнә башлады:
– Шуннан?
 – Ни дим бит... Таһир әйтә, Ландышка бала ясап киткән, ди бит... 
Иренә күтәрелеп карарга да куркып, Гөлбану бер мизгелгә тынып калды. Хамматның йөзенә карап ни уйлаганын белеп булырлык түгел иде. Шулай да чөмерә башлаган чәйле касәсе авызыннан үзе шуып төште. Хатынына, ни сөйлисең син, әллә саташасың дигәндәй, төбәлеп торды да, ниндидер аңлап булмаган авазлар чыгарып, тәмәке тартырга чыгып китте. Бер башлагач, булса булсын инде дигән кебек,Гөлбану аның артыннан иярде. Ул әле иренә иң мөһим сүзне әйтмәгән иде. Бакчадагы карт алмагач төбендәге эскәмиягә икәүләп килеп утырдылар. Алар бу минутта югалып калганнар, чынлап та, ни уйларга да белмиләр иде. Гөлбану җай гына дәвам итте: 
– Таһир әйтә, әтигә әйт әле, ди. Мин кайтканчы атасыз бала туа дип елый икән Ландыш. Аны үзебезнең өйгә алып кайтмассызмы ди?
Ниндидер чиккә хәтле сабырлыгына буйсына белгән, аннан, ул чикне үтү белән, шырпы кебек кабынып китә торган холыклы Хаммат тиешле ызанны узды булса кирәк:
– Ә син кая карадың, ана кеше, алар бала ясаганда? Малаең армиядә! Ә син аны ансыз гына өйләндер инде менә! – дип дуларга кереште. 
– Соң, алар артыннан саклап йөреп буламы соң? Яшьләр бит алар... – дип акланды Гөлбану.
Тагын ниләр ишетәсем бар икән синнән дигәндәй, Хаммат торып ук китте. Башындагы бал кортлары сыман безләгән уйларын әзрәк аңлыйсы, тәртипкә саласы бар иде. Хатынына, йөрмә минем артымнан дигәндәй, кул селтәде дә, сәндерәгә менеп ятты. 
Гөлбану да иреннән аз уйланмады. Менә бит! Армиядән улыңны да көтәсең, берьюлы аның баласын да көтәсең! Әй бу бала-чага! Кайчан гына акылга утыралар инде! Йөргән кызы Ландыш бер дә акылсыз түгел кебек иде. Мәктәптә укыганда ук яратышып йөрделәр. Таһир хезмәткә киткәч, хәлләрегез ничек дигән булып, ничә тапкыр кереп чыккалады. Бу арада гына күренми. Әй, бүген ялга кайткан булырга тиеш бит! Барып, сөйләшеп килгәннән берни дә булмас... Гөлбану, башына килгән уйдан сөенеп, булган күчтәнәчен җыйды да, югары очка менеп китте. Кәшифәләр йорты артык ерак та түгел. Ландыш – Кәшифәнең бердәнбер кызы. Башыннан көлгән иреннән аерылып кайтканнан бирле Кәшифә берсенә дә әйләнеп карамады, кызын ялгызы гына үстерде. Ул барып кергәндә Ландыш бакчада яшелчәләргә су сибеп йөри иде. Гөлбануның, дөресен генә әйткәндә, кыз белән ачыктан-ачык, күзгә-күз, икәүдән-икәү аңлашасы килә иде. Аны күргәч, Ландыш ачык итеп елмайды, җылы итеп сәламләде. Тулы йөзле, зифа гәүдәле кыз бераз ябыгып, тартылып киткән сыман тоелды. “Һай, балакай... Билең беленә икән шул әз булса да...” Гөлбануның сынаулы карашын үзендә тойгач, Ландышның йөзенә алсулык йөгерде. Кәшифә чыкканчы Гөлбануның булачак килене белән серләшеп аласы килде:
– Кызым, Таһир балабыз була ди. Дөресме? Ничә ай? 
Ландышның күзләренә яшь төелде. Үксеп җибәрмәс өчен яшьләрен йотарга тырышты:
– Гөлбану апа, әйе, авырлымын. Бишенче ай киттте. Тик әнигә әйтә күрмә. Ул берни белми. Белсә, мине үтерәчәк...
– Борчылма, балам. Ләм-мим. Барыбер белер дә бит әниең. Син, елама, балам. Кайгырма. Ярар, ни кыласы? Аллаһы Тәгалә бер җан өргән икән, дөньяга тумый калмас. Иртәрәк тә бит, ярар, нишлисең, шулай килеп чыккач. Кайгырма, барысы да җайланыр.
Ачык тәрәзәдән Кәшифә тавышы ишетелде:
– Ә-ә-ә-ә, кемнәр гөрләшә икән дисәм, Гөлбануым килгән икән! Әйдә, кер, коймагым яңа өлгерде! 
   Кәшифәдә баллап-майлап, коймаклап чәй эчкәнче кич тә җитте. Көтү каршыларга чыккан Хаммат, йөгерә-атлый кайтып килүче хатынына, сине дә көтү малы урынына эзләп аласы әллә, дип ризасызлык белдерсә дә, кәефе көндезге кебек үк түгел иде кебек. Татар тотып карамый ышанмый дигәндәй, Хамматның күзләре Гөлбануны бораулады: “Шуннан?” Гөлбану тагын тотлыга-тотлыга җавап бирде: “Булган инде, булган... Бар имгәге... Бишенче ай китте ди. Әнисенә әйтергә курка”. Хаммат дәшмәде. Гөлбану, тимерне кызуында сугарга теләгәндәй, дәвам итте: “Әтисе, дим, сиңа әйтәм. Кеше баласы түгел бит, үзебезнеке. Әллә сыйдырыйкмы соң Таһир кайтканчы? Аннан үзләре карарлар иде кайда яшәргә...” Хаммат тәмәке төпчеге бармакларын көйдерә башлагач кына ушына килде, ахрысы. Сүз озайтмыйча гына: “Ярар, карарбыз”, – дип куйды.
       Икенче көнне, тәртибен китереп, чәкчәкләр күтәреп, азмы-күпме бүләген хәстәрләп, Хаммат белән Гөлбану Кәшифәгә кыз соратырга бардылар. “Бәй, кияү армиядә бит әле...” – дип, торган саен ныграк аптыраган Кәшифәне икәүләп җиңделәр:
– Без улыбыз үтенече белән килдек. Ул кайтканчы үзебездә яшәсен. Аннан үзләре карарлар. 
    Шулай, әти белән әни бер килүдә, Ландышны үзләренә алып кайтып та киттеләр. Хаммат хәтта үзалдына елмаеп та куйды: “Менә, хатын. Туйсыз, кияүсез, никахсыз гына килен төшердек...” Гөлбану иренең җаена сыйпарга маташты: “Булыр, Алла бирса, барысы да булыр. Вакыты җитмәгән».
       Ландыш та тынычлана төште. Яраткан егетеннән булса да, ил алдында атасыз бала тапкан исеме күтәрәсе килми иде аның. Шәһәрдә эшләгән җиреннән төп йорт итеп, биатай-бианай йортына кайтып йөри башлды. Тора-бара кызының халәтен төшенгән әнисе дә ул хәтле күтәрелеп бәрелмәде. Ни дисәң дә, Ландыш хәзер – кеше кешесе. 
      Вакыт үтә торды. Ландышның карынындагы мәхәббәт җимеше ярыйсы гына түгәрәкләнде. Тизрәк дөньяга чыгасы килепме, кечкенә тәпиләре белән еш кына тыпырчынып та алгалады. Булачак оныгының малай икәнлеген дә белгәч, Хаммат кайчак масаеп та алды. Үзенә җайлы вакытта Таһир, шалтыратып, бәләкәч турында сорашты. Булачак әти белән әни хәтта балага исемне дә сайлап куйдылар. “Салават булсын, – диде Таһир. – Салават батыр!” Тик соңгы ике-өч көндә никтер кинәт кенә шалтыратмый башлады солдат... Хәрби хезмәттәге кешене теләгән вакытта борчып булмый, үз вакыты белән хәбәрләшер дип, якыннары бер-берсен тынычландырырга тырыштылар. 
     Ә беркөнне аяз көндә аларның тыныч тормышын яшен сукты. Район коммиссариатыннан Хамматның эшләгән җиренә хәрби кеше килеп, егерме яшьлек рядовой Зиннуров Таһирның хәрби учение барган вакытта һәлак булуы хакында хәбәр итте: “Ике көннән “груз-200” көтәбез...” Хаммат кайтып җиткәнче яман хәбәр аннан алда өенә барып җиткән һәм Гөлбануны аяктан еккан иде инде. Каршысына чак атлап чыккан Ландышка Хаммат карашын күтәрә алмады. Авыр хәбәрне ишетеп, туганнары, якыннары, күрше-тирәләре җыелды. Канлы яшьләр акты. Гөлбануның үкерүеннән күкләр тетрәде...
      Моңа хәтле кайдадыр ишеткән коточкыч сүз бәхетле гаиләнең тормышына бәреп керде – “груз-200”. Илдә сугыш та юк, күкләр дә тыныч. Ә каян барлыкка килә ул “груз-200”? Шул “груз”лар булмас өчен, тынычлыкны саклап, хезмәт итмимени ир-егетләр? Шул йөк рәвешендә көтәр өчен җибәрдеме хезмәткә бердәнбер улын Гөлбану? Ул бит аны сау-сәламәт килеш, тап-таза, әзмәвердәй итеп үстереп озатып җибәрде. Бер елдан, илгә бирәсе бурычын биреп, елмаеп кайтып керәсенә иманы камил иде. Ә ул, “груз-200” булып, цинк табутта кайтты. Улының бите турындагы пыяла тәрәзә аша гына яшьләрен койды Гөлбану. Бар дөньяны каргады бәхетсез ана һәм улы каберенең өстенә ушсыз килеш ауды. Ә Ландышны Таһирны алып кайтып күмгән көнне кинәт тулгак тотып, район хастаханәсенә алып киттеләр. 
     Зур армиянең бер солдаты һәлак булды. Армия өчен, бәлки, бу зур югалту да түгелдер. Шулай була калса, мондый һәлакәтне булдырмаска тырышырлар иде. Тик ул солдат – кемнеңдер газиз баласы. Өйләнешеп тә өлгермәгән хатынының ире. Тумаган да баланың атасы. Ул – тормышка яңа аяк баскан, аны әле татымаган да яшь гомер. Ул – якыннарының киләчәккә ышанычы, өметләре, хыяллары... Туган илен сакларга киткән улларның бердәнбер гомере нигә сакланмый?
      Шул төнне үк Ландыш вакытыннан алда малай тапты. Салават... Әтисе улын, улы әтисен күрмәделәр... Тумас борын сабыйны язмыш әтисез калдырды. Гөлбану бу хәбәргә сөенерлек халәттә түгел иде. Тормыш күген каплаган авыр, кара болытлар бик озакка кояшны каплады... Яныннан авыл фельдшеры китмәгән хатын үзе дә җир белән күк арасында иде. Яраса-ярамаса, мондый чакта ирләр кайгыны хәмер белән басарга тырыша. Хатын-кыз алай да булдыра алмый. “Сабыр бул”, – диләр. Ярый, рәхмәт... Әйтүе генә җиңел. Тик ничек сабыр булырга, кайдан алырга ул сабырлыкны? Кем әйтә? Кемнән сорарга? Ходайдан? Тик белер-белмәс догалар кыла-кыла, муллалардан кылдыра-кылдыра, бердәнбер улыңны сакламаган Ходайдан нинди сабырлык сорыйм? Кайда син, Ходай?.. Барсыңмы син?.. Ярый, мин гөнаһлы да ди. Ә туачак баланың ни гөнаһысы бар? Аңа ни өчен бу сынаулар? Ни өчен кистең баламның гомеркәйләрен?..” Бәгырьне телгәләгән күпме ачы сораулар... Җавап бирүче генә юк... 
        Атна буена урында яткан хатынын Хаммат бала урынына карады. Табигый кырыслыгы әллә кая булды. Хатынын юатырлык сүзләр таба алмаса да, уртак кайгы ир белән хатынны якынайтты. Аларга бу авыр вакытта бергә булырга кирәк иде. Бергә күтәрсәң җиңелрәк икәнлеген, башкача мөмкин түгеллеген икесе дә яхшы аңлый иде.
       Ике атнадан Хаммат Ландыш белән Салаватны хастаханәдән өйгә алып кайтты. Оныклары беренче тапкыр дәү әти белән дәү әни йортында аваз салды. Беренче тапкыр Гөлбану бәбине кулларына алды... 
         Дөньяга күзен яңа ачкан шушы эчкерсез, саф җанга карап, Гөлбану соңгы айда беренче тапкыр бәхетле елмайды. Йөрәгенең бөтен сызлауларын җиңеп елмайды. Бала күрергә тиеш түгел аның ачы күз яшьләрен. Дөнья алардан гына тормый. Яшенләп яуган яңгырдан соң да бер, балкып, салават күпере, кояш чыга. Гарасатлы давыл да бер тына. Зәмһәрир суыкларда чатнап туңган җир дә бервакыт язгы җылыда эри... Рәхимсез язмыш йөрәккә уеп салган яра да бервакыт, бәлки, бүгенгедәй сулкылдамас, тынмаса да, түзәрлек булыр. Җиңәрбез ул кайгыны, нинди зур булса да... Җиңәрбез, иншалла... Менә шулай күзләремә карап нидер сөйли-сөйли, гүелди-гүелди, үзең дә белмичә син дәваларсың мине, оныгым, әтиеңнең мәхәббәт җимеше... Синдә калдырып китте үзен әтиең. Бәхетең белән үс, балам.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com