Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Ахирәтләр

Ахирәтләр

Нурания Төхбәтуллина
Нурания Төхбәтуллина
21 сентября 2018
1760 карау
                                                  Якын дусың бер эш кылса ярамастай, 
                                                   Өмет өзмә кире әйләнеп карамастай. 
                                                                                                                         М. Гафури.    

Балкып торган кояшлы көннәре, сихри айлы кичләре белән яшел язлар, ямьле җәйләр шаулап-гөрләп үткән дә киткән, сизелмәгән дә. Алмашка озын-озакка сузылачак көзләр килгән. Көзләр диген... Көзнең аның картайган сөякләрне җылыга тиендерә торган әбиләр чуагы дип аталган кояшлы атнасы да, көне буе салкын яңгыр пыскаклаган эчпошыргыч көннәре дә була. Ә аннан инде ак кәфенле кышларга да ерак калмый. Ә хәзергә... хәзергә рәхәт әле. Кояш җәй көннәрендәгечә кыздырмый да, нурлары кышкы кебек, күзләрне авырттырырлык итеп салкын ак карларда чагылмый да. Ул, тәннәрне генә түгел, җаннарны да җылытырга теләгәндәй, ипләп кенә, чамасын белеп кенә, илаһи нурлары белән җир өстен сыйпап иркәли. 

Профнастил койма буенда сарыга буялган агач эскәмиядә ике карчык та шушы рәхәт җылыга изрәп утыра. Берни сөйләшмичә оеп утырган җиреннән карчыкларның каратут йөзлесе үз-үзенә сөйләнгәндәй генә әйтеп куйды: 

– И-и, ахирәткәем, көннәре бигрәкләр дә матур тора, җиле-мазары да юк, җәйләр әйләнеп кайткандай. 

 Бераз тын тордылар. Икенче карчык, җавапсыз калуны килештермәгәндәй генә, тик нигәдер авыр сулап: 

– Үткәннәргә кайту юк инде ул... Әйе... ә көне сөбханалла, – диде. 

Тагын тынып калдылар. Хәер, аларның сөйләшер сүзләре дә юк кебек. Әйтеләсе әйтелгән, яңалыклар алышынган, серләр бүлешенгән дигәндәй. Шул көн дә үзгәреп тора торган һава торышы турында гына сүз алышсаң инде. Ә, юк, сөйләшер өчен бер дә бетеп тормый торган тема бар икән бит әле. Балалар! Менә кемнәр турында сөйләшеп сүз бетми. Уллар, кызлар, киленнәр, кияүләр, оныклар. Мәңгелек тема. Карчыклар да бәгырь кисәкләре – балалары турындагы сүзгә күчтеләр. Каратут йөзлесе – ул Сабира исемле иде: 

 – Әле бүген иртәнчәк Галинурым шалтыратты. Кырымда ял итә алар. Монда хәзер бик шәп вакыт, бәрхет сезон дип атала ди. Бездә дә, мин әйтәм, көннәр кояшлы тора, диңгезе генә юк... Исән-сау йөреп кайтсыннар инде балакайларым, – дип куйды.  

 Ахирәте Шаһидә карчык: 

 – Соң әле син, Галинурым – утырган тавык кебек, Казаныннан беркая кузгала алмыйча, китап яза, дип сөйләгән идең түгелме соң? – дип, беркөнге сөйләшүне искә төшерде. 

 – Әйе, әйе, Кырымда да шул «Мемуар» дигән китапны яза инде. Монда кайтып китәргә дә вакыт таба алмый балакаем. Синекеләр генә ул, эшләре беткәндәй, атна саен өерелешеп кайтып җитәләр. 

 – Эшләре бетмәгән инде бетүен, – дип куйды Шаһидә карчык бераз үртәлеп.  – Соң, синең дә кызың, безнекеләр кебек, район үзәгендә генә яши бит. Бу араларда бер дә кайтканы күренми, – дип өстисе итте. 

– Әйтмә сана... – Сабира авыр көрсенеп алды. – Беләсең бит инде аның айга бер генә тапкыр – мин пенсия алган көнне генә кайтып киткәнен. 

Бер-берләренә төртмәле сүзләр әйтешкәннәренә үкенгәндәй, икесе дә тынып калды. Шулай сүзсез генә озак утырдылар. Кояш та сүрәнләнә төште. Бераздан ул, кызгылт нурларына төренеп, байый да башлады. Шаһидә карчык: «Ахшамга соңга калмыйк тагын», – дип, җәһәт кенә торып басты. Ахирәте дә, биле авыртуга, аяклары оюга зарланып, ахылдап урыныннан кузгалды.  

Ястү белән витр намазын укып, тынычлап кына йоклап китәргә җыенган Шаһидә карчыкның бүген никтер керфегенә йокы эленмәде. Ахирәтенең, Галинурым Кырымда китап яза, дип мактануымы, синекеләр өерелешеп кайтып җитә, дип көнләшебрәк әйтеп куюымы, белмәссең, нәрсә борчыды аны. Хәер, ул да буш калдырмады бит, аның эчеп йөрүче кызын төрттереп әйтеп куйды. 

 Әй бу дөнья, бу гомерләр, бу язмышлар!.. Ә бит отставкадагы полковник Галинур (Галинур булмаса, башка исемле ул) аныкы булырга мөмкин иде. Мөмкин иде... Явыз язмыш шул бәхеттән мәхрүм итте. Алай да бәхет дигәненең бер чите, әгәр аны бәхет дияргә яраса, тиде аңа: ул авыр эш, исерек ир күрмәде, юклыктан интекмәде; алар карты белән менә дигән чибәр, тәүфыйклы кыз үстерделәр, менә хәзер яраткан әни, дәү әни булып, карты белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә яшәп яткан көне. Ә ахирәте юлдан язган кызы өчен ут йотып яши. Чәчләре вакытсыз чаларган, гәүдәсе көянтә сыман бөгелгән, кайчандыр гөлчәчәктәй булган йөзе аяк астына салып тапталган чыптага охшап калган Сабирага шул гына җитмәгән иде диярсең. Дөрес, еллар Шаһидәне дә аямады: ялтырап торган коңгырт куе чәчләренә бәс сибелде, ап-ак биек маңгае сырланды, куе зәңгәр күзләре тоныкланды, чия иреннәренең җете кызылы уңды, төп-төз гәүдәсе бераз чүкте, горур башы иелә төште. 

Их! Бар иде аның чәчкә чаклары! Юкка гынамыни авылның бер дигән егете – гармунчы, көрәшче, шофер – Бөркет Тимергалие аңа үлеп гашыйк булды. Шаһинәм дип кенә иркәләп эндәшә иде ул аңа. Тимергали! Шаһидәнең күңелендә мәңге яшь, чибәр булып сакланучы сөйгән яр! Нәкъ җырдагыча: 

Онытасым юк үлгәндә дә, 

 Гүрләргә кергәндә дә. 

Шаһидәләр буынының күбесен сугыш аерды. Тик аның сөеклесен сугыш алдыннан рәхимсез язмыш тартып алды. Карчыкның хәтерендә үткәннәр кино тасмасындагы сыман берәм-берәм җанлана башлады. Менә алар ике дус – Сабира белән Шаһидә, чырык-чырык килеп, гөрләшеп, курчак уйнап утыралар. Күп тә үтми, пардан киенгән ике кыз бала, чүпрәк букчаларын асып, җитәкләшеп, мәктәп юлыннан атлый. Мәктәптә дә гел бергә: бер парта артында утыралар, концертларда парлашып бииләр; җәйләрен каз бәбкәләре саклаганда, үсә төшкәч, урман-кырда җиләк җыйганда, тырма күтәреп, колхозның печән эшенә йөргәндә, яшьлекләренә аяк басып, клубка чыкканда дисеңме – алар аерылгысыз: ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә, дигән кебек. Шуңадыр инде, бу ике дусны күрше-күләнгә кадәр ахирәтләр дип атый. 

 Тик тормыш дигәнеңдә борылышлар күп икән. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, Сабира Казандагы туганнарына бәби карарга китеп барды. Шаһидәнең, китмә инде, дип ялынуына ул: 

 – И-и, ахирәткәем, укыганым җитеп торыр. Миңа хәзер ничек тә паспортлы булу җаен кайгыртырга кирәк. Бер-ике елдан эшкә урнашып, өс-башымны карармын дим. Матур итеп, кешене ах иттерерлек итеп киенәсем килә. Туйдым бу фәкыйрь тормыштан! Бер әнигә өч бала бит без. Әле дә укытты инде. Йә, ярый, күрешкәнгә кадәр, хуш, ахирәткәем.  

 Шаһидә, район үзәгендәге мәктәпкә йөреп, укуын дәвам итте. Сабира   икеме-өчме тапкыр гына кайтты авылга. Аның каравы ике арада хатлар еш йөрде, сирәк кенә очрашканда сөйләшеп сүзләр бетмәде. 

 Еллар йөгерә тора. Менә инде Шаһидә медицина училищесының соңгы курсында укып йөри. Авылы, әти-әнисе, Тимергалие сагындыра. Әле ярый бәйрәмнәр бар. Бу юлы да, Октябрь бәйрәменә кайтып, рәхәтләнеп ял итәргә, көзге караңгы кичләрне сөйгәне белән үткәрергә җыенган иде кыз. Тик ул уйлаганча ук булып бетмәде: Тимергали колхоз йомышы белән Казанга киткән булып чыкты. 

Шаһидә китәсе көнне Казаннан Сабира кайтып төште. Ишектән җил кебек ашкынып килеп тә керде, дустын кочып алып: «Ахирәткәем минем, бигрәкләр сагындым үзеңне!» – дип, зыр-зыр әйләндерергә дә кереште. Аннан, бераз читкәрәк китеп, Шаһидәне беренче күргәндәй карап торды да:Һаман шул биш былтыр тектергән күлмәгеңнән йөрисең икән, – диде. Дус кызының пальто, шәлләрен дә күздән кичерде. – Ник әзерәк өс-башыңны юнәтмисең? Болай булса, Тимергалиеңнән колак кагуың да бар, – дип шаярткандай итте. 

– Йөрәккә түгел, күлмәккә генә карап яратса, китсә дә, елап калырлык егет булмый инде ул, – дип җаваплады Шаһидә. 

 Кызлар гөрләшкән арада, Шаһидәнең әнисе Хәсбиҗамалттәй чәйгә дәште. Шаһидәнең укуы, Сабираның мех комбинатындагы эшләре, авылдагы хәл-әхвәлләр турында сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Сабираның әле йомышы да бар икән.  

– Хәсбиҗамалттәй, – диде ул, – тирә-юньдә синнән дә оста палас сугучы юк инде ул. Миңа да 25-30 аршын палас сугып бирә алмассың микән? Ярган чүпрәкләрем шактый җыелды инде. Унлы кәтүк җепләре дә алып куйган идем. 

– Кара әле, кем, Сабира кызым, хәзер көннәр бик караңгы тора, язга чыккач, боерган булса. 

– Юк-юк, Хәсбиҗамал түти, миңа ашыгыч, шушы ай ахырына кадәр кирәк, зинһар, ярдәм ит инде, буш итмәм. 

 – Нинди бик ашыгыч хәл соң әле ул? Кияүгә сорарга килделәрме әллә? 

 – Әлегә килүен килмәделәр дә. Ни бит, кыз кешенең кырыгыннан диләр, өшәнчек әзерләү турында. Ә миңа, үзең беләсең, тиздән егерме тула. 

 Сөйләшү – Сабираның инәлеп ялынуы, Хәсбиҗамал түтинең, ниһаять, ризалашуы белән тәмамланды. 

 Яңа ел алдыннан имтиханнарга әзерләнергә бирелгән дүрт көнлек ялда Шаһидә коштай очып авылларына кайтты. Юлы да уң килеп торды: укудан чыгуга, Алабугадан Бондюгка кадәр курсташы – керәшен кызы Валя белән җәяүләп кайтып, шуларда кунды. Икенче көнне Бондюгта күрше авылның май заводы машинасы очрап, шуңа утырды да күрше авылдан, ун чакрым араны тәпиләп, караңгы төшкәнче кайтып та җитте. 

Әнисенең, мунча кергән килеш чыкмасаң да ярар иде, дигәненә колак та салмый клубка йөгерде. Клуб яшьләр белән шыгрым тулы, тик Тимергали генә күренми. Күңеле кителгән кыз кәефсез генә берничә уенга катнашты да өенә юнәлде. Аяк астында кар шыгырдый. Күктә томан сыман боҗра белән әйләндереп алынган ваемсыз ай йөзә, аңа синең борчылуың ни дә, шатлыгың ни. Бу нинди хәл соң әле? Соңгы атналарда Тимергалидән хат-хәбәр булмавы да кызның эчен пошыра, җанын өзгәли иде. Ул ни уйларга да белмәде. 

 Капка төпләренә җитәрәк, аны кемдер куып җитте. Борылып караса... Тимергали! Кич бердән яктырып, ай, йолдызлар балкып яна башлады, дөнья көмеш нурларга күмелде.  

 – Исәнме, Шаһидә, – диде егет әкрен генә, тик сөюдән балкыган кызны кочагына алырга ашыкмады. Алар гомер булмаганча сүзсез-нисез тордылар. Бераздан Тимергали авыр итеп сулап куйды да ничектер пышылдап диярлек: 

 – Мин өйләнергә булдым, – диде. 

 Башлары әйләнеп киткән кыз бәхет тулы күзләре белән аңа бакты. Менә нигә үзен уңайсыз, хәтта сәер тота икән сөйгәне! Ул тәкъдим ясарга җөрьәт итми йөргән ич. Риза, бик риза ул. Алты айдан аның укуы да бетә. Никах укытырлар, матур итеп туй ясарлар. Үзен күкнең җиденче катында итеп тойган гашыйк кыз «Мин риза!» дияргә өлгермәде, Тимергалие әллә ничек бик авыр итеп: 

 – Башка кызга, – дип әйтеп салды да ашыгып китеп тә барды. 

 Өстенә бозлы су ташкыны ишелеп төшкәндәй, өнемме бу, төшемме дип катып калган Шаһидә бик озак аңына килә алмый торды. Аннан, тезләре калтырап, хәлсезләнеп, капка баганасына сөялде. Бер уйсыз-нисез торды да торды. Кышкы суык җелегенә үтеп, калтырата башлагач кына, аңына килеп, үксеп елап җибәрде. Бу коточкыч хәбәр аның башына сукты, йөрәгенә без кадады, тынын кисте. Дөрес ишеттеме соң? Шаяртмадымы ул? Кыз, капка баганасын кочкан килеш, үксеп-үксеп елады. Тирә-юньдә котып салкыны, бушлык, ак карлар каралган иде. 

Әнисенең: «Сабырлар итсәнә, кызым, ал бәхетең югалмасын. Кемгә барып, ни күрәсеңне белгән юк», – дип юатулары гына ярдәм итми иде шул яры ташлаган кыз балага. Ә инде Тимергалинең Сабира белән никахлашуы Шаһидә өчен җир тетрәүгә тиң булды. Ул тәмам аяктан егылды, акылын җуйган кешедәй тирә-юньне аңламас хәлгә килде. Әнисе, түбән очка төшеп, Камәрия абыстайны алып килде. Абыстай ниндидер үлән чәйләре кайнатып эчерде, аннан догалар укып, кызны өшкерде дә: «Бу дөньяда беркемне дә, бернәрсәне дә артык яратырга ярамый, чама хисен саклау зарур. Егетеңне булдыра алганча кичерергә тырыш. Адәм хатадан хали түгел. Ул – бәхетсез җан. Вәгъдә бозган – яшь кояр, ди безнең халык. Ә син укы, тырыш, тәүфыйгыңны югалтмасаң, бәхетең сине үзе эзләп табар», – дип юатып китеп барды. 

 Имтиханнарына соңга калып килгән Шаһидә, кызарынып, әнием авыр хәлдә иде, дип алдашырга мәҗбүр булды. Дусты Валяга исә, күз яшьләрен түгә-түгә, дөресен сөйләп бирде. 

– Яраткан кеше бу рәвешле хыянәткә бара алмас иде, әллә Сабира дигәнең балага узды микән? – дип куйды Валя. 

– Һич белмим, андый сүз ишетелмәде, – диде үзе дә икеләнә калган Шаһидә. 

 Тирә-юньгә чәчәкле болыннарның хуш исләре таралган ямьле июнь урталарында Шаһидә, диплом алып, авылына кайтты. Ул эшкә каядыр читкә – башка җиргә урнашырга тели иде, тик аны үз авылларына билгеләделәр. Авыл зур, балалар күп туа, авырулар да әз түгел, фельдшерга эш җитәрлек, диделәр. 

 Шаһидә, вазыйфасына керешеп, бер атна да эшли алмады, «Сугыш!» дигән дәһшәтле хәбәр дөньяның астын өскә китерде. Аналарның газиз уллары, хатыннарның ирләре, балаларның аталары сугыш җәһәннәменә озатылды. Тимергали дә машинасы белән фронтка китте. Хәсрәткә баткан авыл өстенә үлемнең, ачлык-ялангачлыкның, ятимлекнең шомлы күләгәсе җәелде. Дарулар җитмәүдән, авыруларның күплегеннән, үлем каршында чарасызлыктан Шаһидәнең куллары салынып төшкән чаклар да аз булмады, тик ул хәленнән килгәнчә тырышып, хәтта хәленнән килмәстәйләрне дә хәл итәргә омтылып эшләде дә эшләде. Камәрия абыстайдан үләннәр белән дәвалау серләрен дә өйрәнде. Тырышлыкның нәтиҗәсе дә күренде: кызамыктан, скарлатинадан бер генә баласы да үлмәде, бер яшькә кадәрле сабыйлар үлеме дә булмады. 

 Хәтеренә җуелмаслык булып кереп калган хәл ноябрь ахырында булды. Ачы җилле ямьсез кич иде ул. Соң гына Шаһидәне чакыра килделәр. Сабира инде тәүлеккә якын бәбили алмый интегә икән. Тимергалиләрнең йорты авылның бөтенләй башка очында булганга, кызның Сабираны күптән күргәне юк иде. Өйдә аны бетәшкән карт белән карчык, аларның төпчек кызлары, кендек әби каршылады. Чаршау белән бүлеп куелган түр сәкедә Сабира ыңгыраша иде. Аның елап, шешенеп беткән, агарынып калган чырае күптәннән чиләнгәнен әйтеп тора. Кичә, фельдшерны чакырыйк, диюләренә, ул мине хастаханәгә озатыр дип, риза булмаган. Бөтен хатыннар да өйдә бәбили, мин дә өйдә генә табармын әле, дигән. 

 Хатынның хәле харап иде: бала аркылы ята. Кендек әбисе баланы тиешле рәвешкә китереп борырга маташкан булса кирәк, хәзер дә шулай эшләмәкче булды, тик Шаһидә аны: «Кирәкми, баланың үлүе бар», – дип туктатты. Ашыгыч рәвештә район үзәгенә – тимер юл хастаханәсенә барырга кирәк иде. 

 Бригадир янгын сүндерү бүлегенең атын биреп торудан катгый рәвештә баш тартты. Колхозның башка хәлсез атларын җигеп юлга чыгарлык түгел иде. 

 – Әнә ЗИС-5 машинасы белән барыгыз, – диде ул. «Ул беткән иске калтырчаны кем йөртә соң? Шоферы фронтта бит», – диюгә, бригадир: 

– Кем булсын, энесе Самат, машина йөртә белүче башка кешем юк, – дип китеп тә барды.  

Сабираны кабинага урнаштырып, Шаһидә толып киеп, әрҗәгә утырып, юлга 

кузгалдылар. Машинаның эше шәп шул инде. Шул арада 12 чакрымны узып, Баймак авылына да килеп җиттеләр. Авылны чыгуга, тимер юл станциясе утлары да берән-сәрән җемелдәп күренгәли башлады. Барып җитәргә алты гына чакрым калды. Тик әллә күз тиде инде, озак та бармадылар, машина сүнде. Үсмер Самат, сикереп төшеп, капотны ачып, шунда казына башлады. Бераздан: 

 – Булмый апа, Баймакка кайтып, ат эзләп килергә туры килер, – диде ул. 

 Пошаманга төшкән Шаһидә авылга таба йөгерде. Ат таба алмады ул. Алай да үрәчәле җиңел чана юнәтеп килде. Толыпка төреп, Сабираны шунда утырттылар. Самат Шаһидә белән барудан баш тартты. «Олы юлдан кем генә узмас. Машинаны калдыра алмыйм, иртәнгә кадәр, бәлкем, төзәтермен», – диде.  

 Шаһидә, бераз уйланып торгач, олы юлдан түгел, басу аша турыга салынган җәяүлеләр сукмагыннан барырга булды. Олы юлдан барсаң, район үзәгенә җиткәч тә әле ике чакрымлап тәпиләргә кирәк: алты-җиде чакрымлап чыга, ә туры сукмактан өч кенә чакрым. 

 Бисмилласын әйтеп, чанага җигелгән Шаһидә алга атлады. Сукмак тар, вакыт-вакыт чананың бер ягы сукмак буендагы көрткә бата. Кичтән үк кузгалган җәяүле буран себереп торганга, сукмак өстендә кар көртләре өелгән урыннар да шактый очрый. Үзе дә карга бата-чума атлаган кыз чананы көч-хәл белән көрттән тартып чыгара. Шуңадырмы, атлаган саен, чана авырайган төсле,  каршыга искән ачы җил дә көчәйгәннән-көчәя. Бераздан, буранлап, кар ишәргә кереште. Инде сукмакның ике ягындагы әрем сабаклары да күзгә чалынмас булды. Чана карга бата, тартып алыр хәл юк. Җитмәсә, Сабираның ыңгырашуы көчәйде. Шаһидә, туктап, толыпны рәтләде, «Түз инде, түз, күп калмады», – дип, хатынны юатып азапланды. Тагын кузгалдылар. Җәзаланып, кар көртләреннән чананы тартып чыгара алмыйча, интегеп бара торгач, Шаһидә үзеннән бер-ике метр читтәрәк каралып күренгән таякнымы, әрем сабагынмы шәйләп алды. Сукмактан төшеп киткәннәр ләбаса. Шабыр тиргә батып, чананы сукмакка чыгаруга, кыз лып итеп карга утырды. Ул тәмам хәлсезләнгән иде. Ыжгырып искән җилгә аркасын куеп борылды да күзләрен йомды. Хәзер, хәзер... Әз генә тын алыр да кузгалып китәрләр. Бераздан ул үзен җылынгандай тойды, башы бер якка салынып төште, әллә нинди авыр йокы баса башлады. Күпме вакыт узгандыр, кемдер касыгына төрткәндәй уянып китте. Сикереп торып, чанага ташланды. Сабира тавышсыз-өнсез иде. Коты алынган Шаһидә елый-елый: «Сабира, Сабира, дим, уян әле, Сабира!» – дип, аны селкетә, яңакларына җиңелчә суккалый башлады. Ниһаять, хатын, күзләрен чак кына ача төшеп, хәлсез тавыш белән «су!» диде. Судыр, чәйдер алып тормадылар, ашыктылар шул. Хәер, машина ватылыр дип кем уйлаган. Шаһидә, карны учында эретеп, хатынның иреннәренә тидерде, тегесе йоткандай итте дә, тагын күзләрен йомды. Кузгалып киттеләр. Ничек тә сукмакны югалтмаска иде бит. Сабира тагын ыңгыраша башлады. Шаһидә, туктап, чана өстенә иелде. «Түз инде, түз, хәзер барып җитәбез», – дип пышылдады ул, никтер үзенең дә тавышы бетүгә гаҗәпләнеп. 

 Әйе, әйе, алар инде станциягә якынлашалар, ерактарак вокзал бинасы да шәйләнә. Хәзер, хәзер, озак калмады. Алда торган кар көртенә үрмәләп маташканда, чана нишләптер чалулап та китте, Сабира толыбы-ние белән карга тәгәрәде. Бу нинди хәлләр соң, Ходаем?! Шаһидә, хатынны читкәрәк этеп, астыннан толыпны алып чанага җәйде дә Сабираны култыклап аягына бастырырга азапланды. Бу гамәле барып чыкмагач, чананы Сабира янына этеп алып килде дә хатынны чанага сөйрәп менгерергә кереште. Җан-фәрманга чиләнә торгач, булды тагын. Сабираны яңадан толыпка төреп, үзе чана бавына җигелде. Бу юлы чананы көрт өстеннән сак кына тартып алды. Моңа шактый вакыт китте. Ул арада буран көчәйде. Җир белән күк тоташкандай булды. Берни күренми. Әллә нинди явыз җанвар сыман ыжгырган җил сулышны кисә, аяктан ега. Кара буран эчендә каршы искән җилгә каршы юлсыз-нисез кар диңгезеннән чананы сөйрәп бару Шаһидәне эштән чыгарды. Баткан чананы тартып алу түгел, үзе дә билдән карга чумып, кузгала алмый интекте. Юкка гына, әйләнгечтән юл туры, димәгәннәрдер шул. Олы юлдан киткән булса соң. Ашыкты шул. Ашыгу – шайтан шөгыле, дип, белми әйтмәгәннәр икән. Җәзаланып үрмәли торгач, ниһаять, ат юлына чыктылар. «Аллага шөкер, исән-имин килеп җитәбез бит», – дип сөенде ул. Туктап хәл алган җиреннән кузгалып китүе булды, колагына Сабираның «Үлә-ә-ә-м!» дип кычкырганы ишетелде. Бавын ыргытып, Шаһидә аның янына ташланды, хатын зәңгәрләнгән иреннәре белән чак-чак пышылдап: «Суым китте», – диде дә яңадан каты итеп ыңгыраша башлады. Кыз, тиз генә чанага җигелеп, алга омтылды. 

Шаһидә, чана белән толыпны бала табу йортының кастеляншасына калдырып, кабул итү бүлмәсенә кергәндә, каталкага салган Сабираны операция бүлмәсенә алып чыгып баралар иде инде. Кыз кушеткага ауды. Тамагы, башы чатнап авыртудан уянып киткән Шаһидәнең колагына: «Ир бала, өч килолы...» – дигән сүзләр ишетелде. Сүз Сабира баласы турындамы соң? Шулай икән. Ярып алганнар, әнисе йоклый икән әле. Шаһидәне, сөенечтән битәр, ниндидер көнләшү чеметеп узды. Тимергалинең улы бар! Тик ул Сабираныкы, Шаһидәнеке түгел. Әллә Сабира басуда үлсә, яхшырак буласы идеме? Тьфү- тьфү, Алла сакласын, күңелгә нинди яман уй килә, шайтан коткысыдыр. 

Шаһидәнең торып басар хәле юк иде. Янына килгән шәфкать туташына көчкә генә: «Тамагым авырта», – дип пышылдады. Аны санитар машинасында район хастаханәсенә илтеп куйдылар. Шунда бер атна дәваланып яткач кына, кыз авылына кайта алды, әле кайткач та бик озак хәлсезләнеп йөрде. 

Сабира улы белән авылга кайтуга, Хәсбиҗамалттәй аларга бәби ашы күтәреп китте. Шаһидәнең: «И-и әни, нишләп йөрисең инде! Шул Сабираның исемен ишетәсем килми», – диюенә, ана: «Язмыштыр, балам. Күршедә генә үскән кыз бит. Аннан, бәби тапкан хатынга бирер күчтәнәчең булмаса, коймасын булса да сыйпап кит, дигән борынгылар. Сабый хакы бар бит», – диде. Акыл белән фикер йөрткәндә шулаен шулайдыр, йөрәк бит, һич кенә дә гафу итәргә теләми. 

 Яңа ел алдыннан Шаһидә өчпочмаклы хат алды. Хат Тимергалидән иде. «Мең-мең рәхмәт сиңа улымны дөньяга китерергә булышканың, аны исән калдырганың өчен» дигән, Яңа ел белән котлаган. Хат ахырына «Бердәнберем, кадерлем, Шаһинәм минем, кичер мине, кичерә алсаң», – дип өстәп куйган. 

 Яңа елга керделәр. Авыр, газаплы, хәсрәтле ел булды ул 1942 ел. Шаһидәнең абыйсы Шакирны да сугышка алдылар. Гаилә хәзер аның өчен ут йотып, фронттан хат көтеп яши башлады. Шаһидәнең эше күп, эт урынына чаба, борылып карарга да вакыты юк. Җитмәсә, әллә каян гына трахома дигән күз авыруы таралды. Әнисе аны кайчаннан бирле Табыш Муллышына – фин сугышыннан яраланып, аксап кайтып, хәзер ферма мөдире булып эшләүче Муллаянга димли. Шаһидә Табышны (малай мәктәптә укыганда, килешләрне бутап, баш килеш, иялек килеш, юнәлеш килеш, төшем килеш, табыш килеш дигән, имеш) Тимергали белән янәшә куеп, чагыштырып, күз алдына китерә дә ахылдап куя. Сугышка кадәр кеше арасына да кермәгән шул аксак-туксак Муллышның хатыны буламы соң ул! Юк һәм юк! 

 Тик... баганага сәлам бирерсең диләрме әле? Март аенда Шаһидә дус кызы Валяның һәлак булуы турында хәбәр алды. Безнең төркем кызларының яртысы фронтта инде, дип язган бу авыр хәбәрне җиткергән курсташ кызы, мине балам булганга гына калдырдылар, дип язган. Валяның үлеме Шаһидәне тетрәндерде. Аны да бүген-иртәгә фронтка җибәрүләре мөмкин. Әнисе белеп елый. 

 ...Табыш Муллышы белән яшәде ул. Тегесе ферма, амбар мөдире, бригадир булды. Тормышлары авыл өчен шактый бай булып, хатынын һичнәрсәгә йөдәтмәде. Алай гына да түгел, хатынының сугыштан бик нык имгәнеп, бер аяксыз кайткан Шакир абыйсы гаиләсенә дә хәл кадәренчә булышты. Сугыш беткәч тә, кытлык еллар шактыйга сузылды бит әле. Шаһидә матур киенде, хезмәтен тырышып башкарды, әмма хуҗалыгындагы бетмәс-төкәнмәс эшләр белән ватылмады. Тормышыннан канәгать түгел дисә, Ходай орыр. Тик йөрәгенең әллә кайдагы тирән бер почмагында хәбәрсез югалган Тимергали яшәде. Яшеренеп кенә аның фоторәсеменә карап, бердәнбер хатын укып, яшь түккән чаклары әз булмады. Шулай, тормышның һәр ягы да килеп бетми шул, кем әйтмешли, кругом шестнадцать булмый. 

Әнә Сабираны кара. Сөеклесеннән ир бала үстерде. Тик сугыш елларының барлык газабын татыды. Ачлык дигәннәре дә бик тиз ишек шакыды. Сабираның берүзенә биш җанны туйдырырга кирәк иде. Кырык өчнең җәендә язмыш күсәге хатынның башына тагын да катырак итеп сукты: кесәсеннән 3-4 уч уылган арыш чыккан Сабираны сигез елга хөкем итеп куйдылар. Биш ел утырып, алтынчыга киткәндә генә күкрәк баласы белән кайтып килде ул. Сабира кайтканда, биата-бианасы гүр иясе булганнар, каенсеңлесе вербовка белән Сталинград якларына китеп барган, улы күрше авылдагы сеңелләрендә иде. Тәрәзәләрен каплаган такталарны каерып ачып, өйгә кергән ике балалы тол Сабираның тормышы алдагы елларда да авыр булды әле. Бары улы – яшь бөркете Галинур, калкынып, тормыш арбасына җигелгәч кенә, бераз кеше рәтенә керде алар. Улы эшкә дә, укуга да шәп булып чыкты. Унны бетерүгә, военкомат аны хәрби училищега җибәрде. Галинур, офицер булып, Мәскәүдә берничә ел хезмәт иткәч, хәрби академиягә укырга керде. Хатыны биюче – балет артисткасы, диделәр. Галинур үзе генә дә, гаиләсе белән дә ел саен авылга ялга кайтып йөрде. Әнисе белән сеңлесенә сыйфатлы чит ил киемнәре (ул озак вакытлар Чехославакиядә, аннан Германиядә хезмәт итте), күчтәнәчләр төяп кайта, күрше-күләнне дә бүләк-санаксыз калдырмый. Берни әйтер хәл юк, шәп иде Сабираның яшь бөркете. Тик менә кызы гына... Әллә иркәрәк булып үсте, әллә яралган орлыгы шундыйрак булган, белмәссең. Укырга да булдырмады, эшкә дә кулы ятмады. Аны башка нәрсәләр кызыксындырды бугай. Яшьли эчәргә, тартырга һәвәсләнде, кияүгә чыгып та кешечә яшәп китә алмады. Тормышы кыек юлдан, дөресрәге, бөтенләй дә юлсыз җирдән китте. 

 Сабираның кызы өчен җаны көя, ул үртәлә, минем гөнаһларым өчен җәза кызыма төште дип газаплана иде. Әйе, гөнаһлы ул, әйтеп бетергесез гөнаһлы. Яшьлек исәрлегеме, кан тамырларында йөри торган шайтан эшеме – эт белсен, нәрсә этәрде аны бу адымга. 

 Казаннан Сабан туена ашкынып кайтып килүче Сабира район үзәгеннән авылга ахирәтенең егете Тимергали машинасына утырды. Шәһәрчә киенгән кызның кәефе гадәттән тыш күтәренке иде. Юк-бар нәрсәдән дә кызык табып, көлешеп, сөйләшеп кайткан җирдән Сабира нишләптер егеткә игътибар беләнрәк күз төшерде. Карасана, нинди чибәр икән ул! Зифа буй-сын, дулкын чәчләр, озынча сөйкемле йөз, куе кара кашлар, озын керфекләр белән каймаланган янып торган кара күзләр, тезелеп кенә киткән ап-ак тешләр, өстәвенә, елмайганда бит очлары чокыраеп китә. Әле ул сине кочып назласа, ягымлы сүзләр дә әйтсә, эреп китәрсең, валлаһи. Нишләп шофер булып йөри икән, артист кына буласы калган. Ничек кенә элек күрмәгән соң аны Сабира? Хәер, ул бит авылга сирәк кайтты. Сабира ваемсыз йөргән арада, ахирәте нинди егет солтанын эләктереп өлгергән. Ник, Сабира ахирәтеннән киммени? Нигә аңа да арсландай егетнең сөйгәне булмаска?  

Фонарик җиңле, декольтелы крепдешин күлмәген, биек үкчәле дерматин туфлиен киеп, бизәнеп, төзәнеп, «Серебристый ландыш» ислемаен колак артларына тигезгәләп, кичке уенга чыккан Сабира ахирәте яныннан бер адым да читкә китмәде. Шаһидәләрнең капка төбенә дә өчәүләп кайтып туктадылар. Тик күпме генә тырышса да, Сабира Тимергалинең игътибарын яулый алмады. Егет, хыялланган Мәҗнүндәй, Шаһидәдән башка беркемне дә күрми иде. 

 Гашыйк кыз Казанда да җанына тынычлык тапмады, авылга очып кайтырдай булды. Июль урталарына кадәр түзде-түзде дә, әнигә печән әзерләшергә кирәк дип, үз хисабына бер атна ял алып, иске бер тиендәй ялтырап, авылга кайтып та төште. Тик һаман шул инде. Өчәүләп йөрсәләр дә, Тимергали, кояшка баккан көнбагыштай, һаман Шаһидәгә борыла, аны гына күрә, аны гына сөя. 

Сабира бар тынычлыгын җуйды, яна да көя. Тимергалине ничек итеп үзенеке итү турында нинди генә планнар корса да, барысы да яраксызга чыгара. 

 Һәм менә кинәт, уйламаганда, көтмәгәндә... Печән теземнәрен әйләндереп киптерәләр иде, шунда күрше рәттәге теземдә баручы ике хатынның үзара чыш-пыш сөйләшүе кызның колагына кермәсенме: 

 –  Әйтмә дә инде, өч баласын ятим итәм дип тормаган. 

– Алай да... тегесе ничек итеп кенә үзенә бора алды икән? 

– Ничек дип, Очкырга барган, диләр. 

Очкыр... Бу сүз авыл теленә күптән кергән. Анда сихер ясатырга йөриләр, диләр. Сихер! Бик куркыныч сүз. Гөнаһысы әкәмәт зур ди аның. 

 Гыйшык утының көйдерүе сихер куркынычыннан көчлерәк булып чыкты. Барды Очкырга Сабира. 

 Сыер савучылар, шимбә көннәрендә Ишне аркылы йөзеп чыгып, Удмуртиянең бер район үзәге булган Яскыга шикәрдер, чәйдер алырга чыгалар иде.  

Төшке савымнан соң, Ишнең теге як ярына йөзеп чыгып, тау өстендәге Яскыга күтәрелделәр. Менеп җиткәч, Сабира, иптәш кызыма куна барам дип, юлдашларыннан аерылды. Аңа басу юлы буйлап тагын алты чакрым атларга кирәк иде әле. 

 Сабира багучыга барып кергәндә, тегесе фанера кисәкләренә кура җиләкләре таратып утыра иде. Һич тә сихерче димәссең: кечкенә гәүдәле, ябык кына, иллеләр тирәсендәге чирмеш хатыны. Кыз, ишектән кереп, исәнләшүенә, ул танышына эндәшкәндәй генә саф татарча: 

 – Килеп тә җиттеңмени? Хәл кылдың инде алайса, – диде. Гаҗәпләнүеннән Сабира артына ава язды. Ул арада хатын сүзен дәвам итте 

– Сайларга мөмкинлегең бар әле. Үз юлыңнан атла. Нигә сиңа кеше юлы, кеше бәхете? Киңәш итмим. 

 Сүзсез-өнсез калган кызны сихерче почмакта торган сулы кисмәк янына чакырып, су өстенә карарга кушты. Сабира, шүрләбрәк суга бакты – ә анда... анда Тимергалинең йөзе чайкала иде. Кыз куркуыннан артка чигенде. 

 – Юк, син китмә, кара, – дип әйтте хатын боерган тавыш белән. 

 Сабира тагын кисмәккә иелде. Кинәт су өсте сәер рәвештә дулкынланып китте, сурәт юкка чыкты. 

 – Күрдеңме, – диде сихерче, – ул югала. 

Шактый гына тынсыз-өнсез торганнан соң, Сабира телгә килеп: 

 – Булсын, – диде калтыранган иреннәре белән. – Мин риза. Ичмасам, аныкы булып калырмын, бәлкем, бәхетемнән балам да булыр. 

 – Булыр, – диде сихерче, аның сүзен җөпләп, – кая китсен ул, булыр. Тик башка берәүнең бәхетен тартып алып, сиңа бирү миңа нигә кирәк? Хәер, аңа булса да, күпкә түгел инде ул. Юк кирәкми, – дип баш тартты ул. 

 Сабира үксеп еларга кереште. Үзе елый,үзе такмаклый: 

 – Ул минем бәхетем. Аны яратырга минем хакым бар. Мин аннан башка яшәмим. Лутчы үләм мин! Менә кайтканда ук Ишкә төшәм дә бетәм... Ник кенә тудым икән бу дөньяларга! Үләм бит!.. Бәхетсез башкаем! 

 Сихерче аны ачуланып туктатты. 

 – Өзгәләнмә. Яратуыңны беләм. 

 Күпмедер вакыт тын торгач, ул дәвам итте: 

 – Бар кайт инде. Син дигәнчә булыр, тик ике айлап көтәргә туры килер әле, йолдызлар торышы рөхсәт иткәнче. 

 Сабира алып килгән акчаларын ашыга-ашыга кулъяулыгыннан урындыкка төшереп, рәхмәт әйтергә дип сихерчегә күтәрелеп караса, имәнеп китте: тегенең бер күзе кара, берсе сары, җитмәсә, сарысы әллә нинди куркыныч булып ялтырап алды. Коты чыккан кыз, рәхмәт тә әйтә алмыйча, ишеккә ташланды. 

Ишне берүзе йөзеп чыгарга шомланып, кичке сөт машинасына утырып, Яскыдан Ижауга юнәлде. Авылына икенче көнне генә кайтып җитте. 

Әнә шулай тартып алды ул Тимергалине Шаһидәдән. Тик бәхете генә кыска булды. Кырык икенең җәендә Тимергалидән хат-хәбәр килү тукталды. Инде менә Галинуры, үзе дә олыгаеп килгәндә генә, әтисенең язмышын ачыклады. Германиянең Бавария дигән җиренә алып барды ул әнисен. 

 Әсирләр җирләнгән урын Хаммельбург дигән шәһәрдән егермеләп чакрым ераклыкта икән. Мемориаль комплекс хезмәткәре аларны, кечкенәрәк автобуска утыртып, бездәге әрәмәлекләргә охшаган урман юлыннан каберлеккә алып китте. Барып җитсәләр, бернинди каберлек юк, бары баганаларга беркетелгән тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган биш-алты гектарлы тигез кыр. Концлагерьларда авыр эшләрдән, җәза-газаплардан, ачлыктан, авырулардан һәлак булып, гәүдәләре крематорийда яндырылганнарның көле сибелгән басу икән бу. Таптылар алар газизләренең исем-фамилисе язылган багананы. Җәсәде белән алман басуын ашлаган икән татарның бөркете! Баганаларда йөзәрләгән исемнәр, дистәләгән милләт вәкилләре. Нәрсә өчен, нинди идеяләр өчен кыелган җаннар?! Бу кадәр дә явызлыктан гөнаһыга баткан Җир,  күчәреннән ычкынып, ничек космос тәмугына төшеп китмәде икән?! 

 Басудан бер уч туфрак алып кайтырга чыктылар. Машина алдыннан, әле тәрәзәгә якынлашып, әле ераклашып, әйләнгәләп, бер кошчык оча. Ана белән ул, бу хәлгә сәерсенеп карап барганда, хезмәткәр мондый аңлатма бирде. Әгәр килгән кунаклар баганалардан газиз кешеләренең исемен таба алсалар, машина алдыннан һәрвакыт, куангандай, кош оча. Әйтерсең лә гәүдәләре көлгә әйләндерелгәннәрнең җаннары. Шулайдыр, җаннар кошларга күчә диләр бит. 

 Ярты гасыр пыскыган өмет уты әнә шулай сүнде. Инде Шаһидә белән бүлешер кешесе юк иде Сабираның. 

Дөресен әйтергә кирәк, гомер буйларына көнчелек корты кимерде Сабираны. Үсмер чакта ул ахирәтенең шахтер абыйсы алып кайткан киемнәренә кызыкты, соңрак дустының медучилищеда укуы, ә үзенең кара эшче булып йөрүе эчен пошырды, аннан инде мәхәббәттә юллары кисеште. Тол хатын булып, тормышның «уфалла»сын җигелеп тартканда, бу көнләшүе шартлар дәрәҗәгә җиткән чаклары булды. Ничекләр итеп түзмәк кирәк: ул – Сабира, өстенә ямалып беткән сырмасын, аягына шахта галошын киеп, башына уңып-тузып беткән иске шәлен бәйләп, арып-талып, фермадан иртәнге савымнан кайтканда, юлыңда каракүл якалы бостон пальтосы, аягындагы ак фетр итекләре, ак челтәр шәле белән урамнарны балкытып, медпунктка баручы Шаһидәне очрат әле, ачуыңнан ярылыплар китәрсең, валлаһи. 

Галинур әнисенә акчалата да, посылкалар белән дә ярдәм итеп, ялга кайтканда йорт-кураны төзекләндереп тора башлагач кына Сабираның кара көнчелеге басыла төште. Ә инде Галинур Шаһидәләр күршесеннән элеккеге колхоз рәисенең бер дигән шәп йортын сатып алып, әнисен шунда күчергәч, Сабира тынычланды диярлек. Аның да хәзер менә дигән йорт-җире, яхшы өс-башы,  бар, ел саен санаторийга бара. Ниһаять, ул да җитеш тормышка иреште. Тик менә авыл дигәнең генә Сабиралар, Шаһидәләр белән бергә картая. Өстәвенә, яшьтәшләре дә сирәгәя бара – инде күпләре мәңгелек йортларына күчтеләр.  

Кешегә ялгызы гына яшәү авыр, ул аралашуга мохтаҗ. Сабира Шаһидәләр күршесенә күчеп килгәч, аралар тора-бара ялганып китте, элеккечә ихласлык белән үк булмаса да, ахирәтләр аралаша башладылар. Ә инде Шаһидәнең җитмеш яшьлек юбилеена Галинур чуклы кашемир шәл дә бүләк иткәч, мөнәсәбәтләр шактый җылынды. Ахирәтләр әле берсендә, әле икенчесендә чәй өстәле артында яки капка төбендә озак кына гәпләшеп утыра торган булып киттеләр. Урамда бик салкын йә бик җилле-яңгырлы көн була калса яки авырыбрак торсалар, телефоннан булса да шалтыратышып, хәлләрен белешәләр. Сабира, гомер көзләренә кергәч, бер-берләрен ярты сүздән аңлардай ише булуга сөенеп куя. Борчуларыңны эчеңә җыйма, чиргә әйләнер, баганага булса да сөйлә, диләр бит. Серләреңне кемгә сөйләр идең дә, кем сине аңлар иде. Сер дигәннән, ахирәтләрнең бер-береннән яшерен серләре юк та инде. Сөйләшә, аралаша торгач, бары да әйтелгән, серләр дә чишелгән сыман. Ә-ә, юк... Чишелмәгән бер сер калган икән бит әле. Сихерчегә бару. Йә, ярар, анысын да күңелдә төер итеп йөртеп булмас. Алла бирсә, иртәгә исән-имин торып чыксалар, Сабира бу турыда ахирәтенә сөйләми калмас. Шаһидә өчен бу бик әһәмиятле сер икәнен белә бит ул. 

Рәсем: Н. Васильева

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com