Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Соңлап тотылган җавап

Соңлап тотылган җавап

Люция Әблиева
Люция Әблиева
13 августа 2018
4227 карау

Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куюга, бер-бер артлы “СМС” хатлар килә башлады. Ул аларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, “икмәгең” шул. Машинасына утыргач, шылтыратуларны барлап, иң беренче булып әнисенең номерын җыйды:

– Әни, шалтыраткан булгансың икән, берәр йомышың бар идеме?
– Балакай, йомыш дип инде... Бу ялга кайтасызмы?

Әле кичә генә авылдан килдек, нәрсә булган әнигә, дип уйлап куйды Рәйдә.
– Кызым, Фидан эзли иде сине. –Кайсы Фидан, әни? – Кәримов. Олы абыеңнар белән укыган иде. Исеңә төштеме?

Утыз ел башлангыч сыйныфта укыткан әнисе үзе укыткан бөтен баланы исендә тота. Хәтеренә күз тимәсен!
– Әйе, исемдә. Тик кайту-кайтмау турында әле бер сүз дә әйтә алмыйм, атна башланды гына. Ирем ни дияр?

– Балам, кияүнең вакыты булмаса, үзең булса да урап китәргә тырыш. Яхшы түгел. Кеше ышанып килгән. Авыл кешесенең адвокат ялларлык рәте юк, үзең дә беләсең.

– Ярый, әни, уйлап карармын, тик ышандырмый тор, яме.

Рәйдә офисына таба кузгалып китте. Иртәгәге суд утырышларына әзерләнергә тырышып караса да, әнисенең шалтыратуы аның уйларын бөтенләй икенче ярга илтеп ташлады.

Бик яхшы хәтерли ул Кәримов Фиданны. Онытканы да юк. Аңа карата булган нәфрәте әле дә гайрәтен чигереп тора. Моңарчы Рәйдәнең бервакытта да авылдашларына ярдәм кулын сузудан баш тартканы булмады. Ул заманда район үзәгендәге бердәнбер адвокатка йөрергә авыл кешесенең вакыты булган дисеңме?! Олыраклар Рәйдәне әллә кайчан “судья” ясап, әнисеннән: “Безнең судья кайчан кайта?” – дип белешеп кенә тора торган булып китте.

Адвокат ялларлык булгач, эшләре яхшыдан түгелдер инде, дип уйлап алды Рәйдә Фидан турында. Иң яраткан укытучысы Гөлсинә Моратовнаның тормышын җимергән кеше бит ул. Ә иң аянычлысы – ул үзенең җинаяте өчен җаваплылыкка тартылмады. Дөрес, аның бу кабакхәтлеген санаулы кешеләр генә белә. Шуларның берсе – Рәйдәнең әнисе.

Гөлсинә Моратовнаны Рәйдә иң беренче тапкыр дәү әнисендә күрде. Укулар башланырга әле атна-ун көнләп вакыт бар иде. Дәү әнисенең капка төбендә ап-ак “Жигули” машинасын күргәч, суга барган җиреннән, кире борылып, чиләк-көянтәләрен капка артына кертеп куйды. Дәү әнисе аларга дүрт йорт аша гына тора. Кемнәр килгән икән дәү әнигә, дип уйлый-уйлый, ишекне ачты. Түрдә чәйләп утырган чит кешеләрне күргәч, оялып, кире чыгып йөгерде. Тик бер чибәр кызны һәм җитди генә бер абзыйны шәйләп өлгерде.

Җәйге ялыннан соң беренче көн эшкә чыккан әнисе төшке ашка кайткач, мәктәпкә берничә яшь укытучы эшкә килгәнен, шуларның берсе Рәйдәнең дәү әнисендә яшәячәген әйтте.
– Ә мин күрдем аны, вот чибәр, әни!
– Алай булгач, авыл егетләренең йөрәгенә ут сала икән!
Әнисе: “Кызым, ул югары сыйныфларда тарих дәресләре алып барачак, сезнең сыйныф җитәкчегез итеп билгеләнде”, – дип тә өстәгәч, Рәйдә шатлыгыннан: “Оһо!” – дип кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Юрфакка укырга керергә әзерләнгән Рәйдәгә тарих фәнен үзләштерергә менә кем ярдәм итәчәк!

Гөлсинә Моратовна бер ел эчендә Рәйдәләр сыйныфын кеше ясады да куйды. Талантны Ходай аңардан жәлләмәгән. Педагоглык сәләтенә кушып, моңлы тавыш, өздереп бию, шахмат уйнау, рәсем ясау һәм тагын әллә нинди осталыклар... Ә чибәрлек нәрсә! Артистларың бер якта торсын!

Тора-бара чибәр укытучының ни өчен авыл егетләренә “сер” бирмәгәнлеге ачыкланды. Төзелеш институтын тәмамлап, башкалада эшли торган егете бар икән. Гөлсинә Моратовнаның ике атнага бер башкалага кайтып йөрүенең дә сәбәбе шул, имеш.
Югыйсә Рәйдәнең дә аны җиңгисе итәсе бик килә. Өйләнмәгән менә дигән абыйсы Радик бар. Күрше өлкәгә эшкә киткән абыйсына әллә ничә тапкыр хат язды кыз, тик абыйсы гына күңел өчен дә: “Ярый, бер ялга кайтырмын”, – дип язмый.
Әнә, абыйсының сыйныфташы Фидан, егете бар дип тормый, дегет кебек сыланырга тора Гөлсинә Моратовнага. Бик исе китәр инде аңа укытучы апаларының.
Мәктәпнең военругы Самат, Фиданның Гөлсинә янында буталуын сизеп калгач, беркөн Фиданны авыл клубында кино беткәч, читкә чакырып алып, “дәрес“ биргән, диделәр. Таза гәүдәле Фидан, Саматның “ипи шүрлегенә” менеп төшәргә чамаласа да, булдыра алмаган. Армиядә дзюдо алымнарын өйрәнеп кайткан Самат, аны күз ачып йомганчы, әйләндереп тә салган. Икенче көн авылда бу хәбәр таралып та өлгерде. Гөлсинәне озатырга өметләрен өзмәгән егетләргә дә бу зур сабак булды.

Уку елы ничек тиз башланса, шулай тәмамланды да. Гөлсинә Моратовна, бер ай мәктәп янындагы лагерьда эшләгәннән соң, ике айга ялга кайтып китте. Кияүгә чыгып кына куймаса ярар иде дип, җәй буе теләде Рәйдә. Быел бит чыгарылыш елы. Гөлсинә Моратовна булганда бөтен сынауларны да җиңеп чыгачак алар. Теләкләре кабул булды, беренче сентябрьдә Рәйдәләр сыйныфын яраткан апалары каршы алды.

Ноябрь бәйрәменә мәктәптә бик зур концерт әзерләнде. Аны авыл клубында куярга булдылар. Көндезге сәгать дүрттә анда энә төртәрлек тә урын калмаган иде. Олылар да, көзге пычракка карап тормый, килеп утырганнар. Быел көзе дә әллә нинди булды. Башта бертуктамый яңгыр яуды.
Аннан, килеп, кинәт кенә туңдырып җибәргәч, авыл урамнарында эре кисәкле түмгәкләр тырпаеп басып калды. Аларга абынып, егылып аягын сындыручылар да булды хәтта. Рәйдә сыйныфташлары белән грим бүлмәсенә үттеләр. Гөлсинә Моратовна килеп җитәр микән? Бүген нишләптер мәктәпкә дә килмәде, аның дәресләрен, математикага алыштырдылар.
Рәйдә бию читекләрен киеп алды да көзге каршында әйләнә башлады. Шул вакыт сыйныфташы Фина аны бер як читкә тартып алды.
–  Әйдә, киен, Гөлсинә Моратовнаны алып китәләр.
Рәйдә, берни аңламыйча: “Кая, кем алып китә, концерт булмыймыни? – дип, бер-бер артлы сорау бирергә тотынды.
– Әтиләре алырга килгән бөтенләйгә, ярты сәгатьтән кузгалалар, тизрәк бул, мондгы сыйныфташларга әйтә тор, мин залда утырганнарын җыям! – дип китеп тә барды. Залда бер-берсенә чыш-пыш хәбәрне җиткергәннән соң, унынчылар берәм-берәм чыга башлады.

Дәү әнисенең өенә барып җиткәнче әллә нәрсәләр уйлап бетерде Рәйдә. Соңгы вакытларны бик күңелсез йөрде апалары. Дәү әнисе кунакка китсә, Рәйдәне куна чакыра торган булып китте. Кыз күптән түгел генә өч көн буе кич утырганнарын искә төшереп, елмаеп куйды. “Әби китү белән чакырсагыз да килә идем, ике көн минсез аулак ясагансыз”, – дип шаяртып та алган иде әле, җитмәсә. Шул чагында Гөлсинә апасының йөзе үзгәреп киткән иде.
Сыйныфташлары белән өйгә керделәр. Түрдәге караватта Гөлсинә Моратовна ята. “Килегез якынрак, мин йөри алмыйм, аягым сынык... Хушлашыйк”, – диде ул йөзенә елмаю чыгарырга тырышып.
Тутырып куелган чемодан-сумкалар күреп, кызлар елап җибәрде. Гөлсинә Моратовнаның әнисе, безне тынычландырырга теләп:
– Еламагыз, балалар, сезгә аңардан да яхшы укытучы килер, – диде.
– Кирәкми безгә беркем дә, алып китмәгез апаны! – дип, такмаклый-такмаклый елаудан туктамадылар. Рәйдә бөтенләй үксеп бетте.
Алып киттеләр шул, тыңламадылар аларны.

Рәйдә бишенче курска җиткәч кенә, әнисе аңа дөресен, Гөлсинә Моратовна ни сәбәпле мәктәпне ташлап китәргә мәҗбүр булганын сөйләде. “Кызым, син юрфакта укыганга гына сөйлим, юкса бу турыда бигрәк тә кыз баланың белмәве яхшырак та булыр иде”, – дип башлады ул сүзен.
–И әнием, судта практика үткәндә нинди генә коточкыч җинаятьләр белән танышмадык, – дигән иде Рәйдә.


* * *

...Ул кичне Гөлсинә мәктәптән кайтырга ашыкмады. “Нәгыймә түти дә өйдә юк, иртәгә ял көне, таң белән торасы түгел, эшемне бетереп кайтыйм әле”, – дип утыра торгач, кичке ун җиткәнен дә сизми калган. Дежурда торучы Сәхия апа калдырып киткән ачкычлар белән мәктәпне бикләгәч, тиз-тиз фатирына таба атлады. Көз, көз инде. Караңгы әллә кайчан төшеп, авылны үзенең кочагына алган. Кайбер йортларда утлар да күренми. “Халык шулай иртә ята микән? – дип, үз-үзенә сөйләнеп, капкадан керде дә, йорт ишеген ача башлады.
Итекләрен салып, күтәрмәдән үтим дигәндә, кемнеңдер якынлашканын тоеп, артына борылып карады. Йә Хода! Фидан басып тора.
Гөлсинә, курыкканын белдермәскә тырышып:
– Нишләп төн уртасында кеше ихатасында йөрисең, ни йомыш? – дип эндәште.
Фидан Гөлсинәне кочаклап алды да:
– Син кирәк, син, җаным! – дип, иреннәренә үрелде.
Гөлсинә ат кебек таза Фиданнан котыла алмасын аңлый иде, хәйлә белән алдырмакчы булды. Тик Фидан Гөлсинәнең бер сүзенә дә игътибар итми, күтәреп алды да, өйгә кереп, ишек келәсен төшереп тә куйды.
Тарткалаша-тарткалаша өй эченә үттеләр.
– Фидан, акылыңа кил, иртәгә ни буласын күз алдына китерәсеңме?
– Иртәгә бар да яхшы булыр, көяләнмә, – дип, Гөлсинәнең пальто төймәләрен ычкындырырга кереште.
Өй эче Фиданның киемнәренә сеңгән солярка исе белән тулды.
– Курыкма, җаным, мин сиңа тимим, чишендереп кенә карыйм, – дип, Фидан хихылдап, Гөлсинәгә ташланды.

Таңны көчкә аттырды Гөлсинә. Башында тик бер уй: “Бу пычраклыкны күтәреп ничек яшәргә?” Үз-үзен өзгәләп ташлар дәрәҗәгә җитеп, җанын кая куярга белми азапланды. Ярый әле бүген ял көне, төн буе йокы күрмәгән, елаудан шешенеп беткән күзләре белән ничек барыр иде укучылары каршына? Әнисе белән әтисенә генә барып ишетелмәсен, күтәрә алмас йөрәкләре. Ә Илшатка ни дип аңлатыр? Җәйгә өйләнешергә сүз куештылар бит алар. “Яңа елга туй ясыйк”, – дип тә караган иде Илшаты. “Унынчыларымны чыгарам, ярты уку елында ташлап китмим” – дип ризалыгын бирмәгән иде. Көч-хәл белән кузгалып, канга баткан урын-җирләрне җыештырды. Аларны кая куярга белми аптырап бетте. “Яндырырга кирәк, Нәгыймәттәй кайтканчы яндырырга!” – дип, киенергә тотынды. Коры утын ут төртүгә чыртлап янып та китте. Мич авызы Гөлсинә томырган төргәкне ялкынга чорнады.

Иртән сыер савырга чыккан Фирая, мунча торбасыннан чыккан төтенгә карап: “И булган бала инде бу Гөлсинә, таң белән мунча да ягып җибәргән, әйтеп чыгыйм әле, алай булгач, кызурак итсен, бер мунча барыбызга да җитәр”, – дип, чиләген ишегалдына гына куйды да әнисенең йортына атлады.
Гөлсинә өйдә булмагач, “Мунча ишеге ачык иде шул, шунда керәсе калган башта”, – дип, кире борылып чыкты. Мунчаның тышкы ишеге дә, эчке ишеге дә ачык, мич алдында сәер итеп Гөлсинә чүгәләгән. “Исереп үләсең бит, балакай, нишләп мич каршында утырасың?” – дип, Фирая аны ихатага алып чыкты. Гөлсинә, үксеп, Фираяның кочагына ауды...
“Кем эше, әйт, яшермә”, – дип, Фирая кабат-кабат сораса да, Гөлсинә әйтмәде. Фиданның янап чыгып киткәненнән куркып түгел, үзенең исемен шул хәшәрәт белән бәйләп сөйләгәннәрен теләмәде.
Нәгыйммәттәй кайтканчы укытучы апасы янына кич кунарга, бу хәлләрне башына да китереп карамаган Рәйдә йөрде. Мәктәптә кич тоткарланырга туры килгәндә, Гөлсинә Моратовнаны, Фирая үтенече буенча, военрук Самат озатып йөрде.

Фидан, Гөлсинәне кич очрату мөмкинлеге булмасын аңлап, бервакыт көндез юлына чыкты. Гөлсинә күрмәмешкә салышып китеп барырга уйлаган иде, “битенә тирес каплаган” Фидан аны кулыннан каерып туктатты.
– Карчыгыңны кунакка озат, чыдар хәлем калмады, – диде теш арасыннан гына.
Гөлсинә:
– Яшисең килсә, минем юлыма башка чыкма! – диде дә башын горур күтәреп китеп барды.
Фидан нәрсәдер мыгырданып басып калды.

Ноябрь бәйрәменә биюләр салуны Гөлсинә Моратовнага йөкләделәр. Каршы килмәде ул. Үзенең унынчы сыйныфыннан да менә дигән номерлар әзерләде. Гомумән, үзенә эш артыннан эш өеп кенә торды. Күңел ярасын эш белән дәваларга тырышуы булгандыр.
Менә бүген дә соңга кадәр биюләрне кабатладылар. Иртәгә чыгыш ясаячаклар.
– Ярый, бүгенгә җитәр, иртәгә концерт алдыннан тагын бер кабатларбыз”, – дип, укучыларны кайтарып җибәрде дә, икенче катка укытучылар бүлмәсенә киенергә менеп китте. Самат районга ике көнлек семинарга киткән иде, шуңа Гөлсинә, балалардан калмаска тырышып, тиз генә пальтосын киеп, чыгар ишеккә юнәлде.

Бала-чага ут белән бер бит ул. Кай арада киенгәннәр дә, кай арада чыгып йөгергәннәр. Дежур апа гына торып калган. Гөлсинә олы урамга төшмичә, тыкрыктан гына кайтырга булды. Бу вакытта авыл яшьләре кичке кинога җыела башлый, клуб тирәсендә Фидан очрамасын тагын! Караңгы булу өстенә, җирдә туңып калган түмгәкләр атларга комаучалый. Фонарен кабызырга шикләнде Гөлсинә, кабаланмый гына атлап, тыкрыкка борылды.
Тыкрыкта кемдер басып торганын күреп, туктап калды. Тиз генә кире борылды да мәктәпкә таба йөгерә башлады. Бер тәрәзәсендә ут яна, димәк, дежур апа әле кайтып китмәгән. Тик озак йөгерә алмады, аягы бер каты түмгәккә эләгеп, барып төште. Аягының авыртуына чыдый алмый кычкырып җибәргәнен артыннан куып килгән Фиданнан башка беркем дә ишетмәде. Бу юлы Гөлсинәне Фидан тырнагыннан мәктәпне бикләп кайтырга чыккан Флүрә апаның килеп чыгуы гына коткарды.
– Хәшәрәт, нишләвең бу? – дип, кеп-кечкенә гәүдәсе белән тау кадәрле Фиданга килеп ябышты.
Эшнең ул уйлаганча килеп чыкмавына җен ачуы купкан Фиданга нәрсә? Мәктәп елларында ук балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торган, ә аннан соң вак хулиганлык кылган өчен шартлы срокка хөкем ителгән кеше бит. Әшәке сүгенеп, чалбар төймәләрен каптыра-каптыра, тыкрыкка төшеп югалды.
– Флүрә апа, бер кешегә дә сөйләнмәгез инде берүк, яме... Көпә-көндез тигез җирдә дә абынып егылалар. Берәү дә шикләнмәс үзем егылып аягымны авырттырганга.
– Ярый, ярый, тик менә теге хәшәрәтне җәзасыз калдыру дөрес булыр микән?
– Вакыты җиткәч алыр, әле сәгате сукмагандыр.

Гөлсинәнең аягына баса алмаганын аңлагач, Флүрә апа якындагы йортка йөгерде. Аягы авыртуына түзәргә тырышса да, Гөлсинә җан әрнүен җиңә алмады: бөртек-бөртек күз яшьләре туң җиргә коелды да, коелды... Укытучылар бүлмәсендә иртүк Гөлсинәнең эшкә килә алмавы турында хәбәр таралса да, Фирая апа, дәресләр бетмичә, хәл белергә бара алмады. Дәресләр беткәч, турыга – әнисенең өенә йөгерде. Артыгын сорашмаса да, Гөлсинә Фираяга ниләр булганын үзе сөйләп бирде. Төш авышуга әниләре килеп җитте. Эшеннән чыгып, бөтенләй башкалага кайтып китәргә карар кылган иде Гөлсинә Моратовна.
Морат абый белән Лилия апа аптырашта калганнар иде. Башлаган уку елын бетермичә, ярты юлда ташлап китә бит. Тик кызларына каршы бер сүз дә әйтмәделәр. “Бәлки, аягы төзәлгәч, кире уйлар”, – диделәр.

Әйберләрне җыйгач, Гөлсинә үзенең укучылары белән саубуллашырга теләгәнен әйтте. Уку йортларына кергәндә ярдәм итәрлек китапларын, бик күп материалларын, үз куллары белән тапшырып китәсе килде аның. Күпме әзерләде бит ул аларны. Үзләре дә тырыш булдылар. Их, бер кичтә бөтен планнар җимерелде.


* * *

Беренче курска укырга кергәч, әбисеннән адресын алып, Рәйдә Гөлсинә Моратовна яшәгән фатирга барды. Морат абый белән Лилия апа аны үзләренең кызлары кебек каршы алып, кунак итеп җибәрделәр. Гөлсинә апасын гына очрата алмады: тормыш иптәше Илшат белән диңгезгә киткән булып чыктылар.
– Ике атнадан кайталар, килеп чык, әлегә безнең белән яшиләр, тик озакламый башка регионга күчеп китүләре бар, – дип калдылар озатканда. Гөлсинә Моратовналарның әниләре студентлар тулай торагыннан шактый гына ерак яшәүләре, дәресләрнең дә күп булуы сәбәпле, Рәйдә аларга ике айдан соң гына бара алды. Тик очрашырга насыйп булмады: Гөлсинә Моратовна ире белән Себергә күченеп киткән булып чыкты.
“Тау белән тау гына очрашмый”, диләр. Чынлап та, шулай икән. Рәйдә, диплом алгач, кияүгә чыгып башкалада калды. Эш мәсьәләсе дә бик тиз хәл ителде. Кадрлар бүлегенә документлар тапшырырга керсә, бүлек мөдире урынында Гөлсинә апасының әтисе утыра! Ул да Рәйдәне бик тиз исенә төшерде.
–Шәһәр матурлаганмы сине, әллә кияүгә чыгу килешкәнме, – дип шаяртып та алды.

Рәйдәнең яраткан укытучысы турында бик тә беләсе килә иде.
– Килеп чыгыгыз берәр көнне безгә. Гөлсинә кызы белән бер елдан артык безнең белән яши.
– Кызы белән, ә ире кайда соң? Бер-бер хәл булганмы әллә, аерылганнар гынамы?
Рәйдә нәрсә дип әйтергә белми торганда, Морат Садыйкович аны үзе “коткарды”.
– Әйдәгез, булмаса, Сезне рәсмиләштерү эшен башлап җибәрик!
Һәм, ниһаятъ, беркөнне Зөфәр командировакада чагында Рәйдә Гөлсинә Моратовна янына китте. Шәһәрдә очратса, билләһи, танымас иде ул аны. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Гөлсинә, Рәйдәнең бик озак текәлеп карап торганын сизеп: «Себер картайтты мине, аптырама», – дип, ярым шаярып, ярым җитди әйтеп куйды.
Дүрт яшьләр чамасындагы Алсу Рәйдәне бик якын итте. Кайтып китәргә җыена башлагач та, кәефе төшеп, елый башлады.
Гөлсинә:
– Кызым, алай булгач, әйдә, озата чыгыйк без аны, – дигәч, Алсу шатлыгыннан нишләргә белмәде.
Урамга чыктылар. Көзге кич шулкадәр җылы иде, якындагы тукталышта туктамыйча, алдагысына атладылар.
Шунда Гөлсинә иреннән ни өчен аерылып кайтканын сөйләп китте.
– Син, Рәйдә, һөнәрең буенча яртылаш психолог кеше, шуңа мине аңларсың, дип уйлыйм. Түземлегем бетте рәнҗетүенә. Кияүгә чыкканда мин бит аңардан кыз түгеллегемне яшермәдем. Барысын да яшерми сөйләдем. Аңлады, риза булды. Мин бит типтереп йөрмәдем... Минем баштан үткәннәрне синең әниең дә бик яхшы белә.
Рәйдә аны култыклап алды.
– Гөлсинә Моратовна, димәк, аның яратуы шулкадәр генә булган. Һич бирешмәгез, Сезне алда тиң ярыгыз, бәхетегез көтеп тора, мин моңа бик нык ышанам!
– Үзем дә шулай уйлыйм, Рәйдә, тик Илшат бер дә тынгылыкта калдырмый үзе. Шалтыратып кына тора, кайтып йөри.
– Кызыгыз Алсуны сагынудандыр, бәлки?
– Икебезне дә сагына.
– Яңадан бергә торырга уе юктыр бит?
– Бар шул, гел шул гына телендә.
– Тагын Сезне рәнҗетмәсме соң?
– Белмим, Рәйдә...
Озакламый Рәйдә Морат Садыйкович аша Илшатның кире кайтуын белде.
Рәйдә, бер-бер артлы ике кыз табып, өч елдан артык декрет ялында булды. Гомер шулай үтә торды. Гөлсинә Моратовна белән дә очрашулар сирәгәйде, аннан бөтенләй бетте. Декрет ялы тәмамланырга берничә көн кала, Рәйдә эшенә барып килде. Анда, Морат Садыйковичның кызы асылынып үлгән, дигән хәбәрне ишеткәч, ышанмыйча, кабатлап сорады.

* * *

Рәйдә белән ирен авылда ат башы кадәр йозак каршы алды. Кая чыгып китте икән әни? Без кайтасын белә иде бит югыйсә. Кибеттә микән? Билгеле урынга куела торган урыннан ачкычны алып, ишекне ачып керделәр. Аш-су бүлмәсендәге өстәлдә әнисе язу калдырган булып чыкты. “Балалар, кайтсагыз, тамак ялгый торыгыз, мин Фиданның кызын соңгы юлга озатырга киттем”.
Ире бу минутларда нәрсә уйлагандыр, белмим, ә Рәйдәнең күз алдына тагын Гөлсинә Моратовна килеп басты. Күңелле, матур чагын хәтерләргә тырышса да, гел моңсу, сагышлы булып килә дә баса укытучысы аның каршысына.
– И балакайлар, исән-сау кайттыгызмы?
Әнисенең кайтып кергәненә сөенеп, икесе дә бертавыштан:
– Шөкер, әни, үзең? – дип күрешеп алдылар.
– Мин исән лә ул, балалар, менә япь-яшь баланың гомере өзелде. Унсигезе дә тулмаган булган икән балакайның.
– Чирләпме, авария-фәләнме? – дигән сорауларына, Фирая апа әйтергәме-юкмы дигәндәй, бераз эндәшми торды да:
– Үз-үзенә кул салган... Ходайның бер бәхетсез баласы булды инде, – дип куйды.

Тамак ялгап алгач, кияү кеше ишегалдындагы вак-төяк эшләрен караштырырга чыгып китте. Әниле-кызлы түр якка диванга күчеп утырдылар.
– Әни, бу хәлләр булгач, бүген Фиданда адвокат кайгысы юктыр. Балаларга бүген кайтабыз дип ышандырдык, озак тормаска иде.
– Шулаен шулай да, үзең ни диярсең икән, мин бит әле бөтенесен дә кияү алдында әйтеп бетермәдем. Ни бит... кызын көчләгән булганнар. Буенда алты айлык авыры булган.
– Кем икәнен беләләрме соң?
– Кызын кыйнап әйттергән Фидан. “Утыртам, башын төрмәдә черетәм сабакының, адвокат кирәк”, – дип, кибет алдында сөйләнеп торганда, кемдер сине тәкъдим иткән. Тик Ходайныкын белеп буламыни?.. Атна азагында кызы кабергә керде.

...Кызын күмгәннән соң, Фидан аның кабере өстендә көннәр буе: “Гөлсинә, Гөлсинә”, – дип кабатлап утыра башлагач, башта шифаханәгә салганнар. Бераздан юләрләр йортына озатканнар, дигән хәбәр таралды.

фото: https://pixabay.com/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com