Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​«Рәгыйдә суы»

​«Рәгыйдә суы»

Люция Әблиева
Люция Әблиева
27 июля 2018
1933 карау
– Рәгыйдә әби, самавырда кайнаган чәй бигрәк тәмле була икән!

«Син дә чәй тәмен аера беләсеңмени әле?» – дигән кебек, Рәгыйдә әби миңа сынаулы карашын ташлый.
Аның шиген таратырга тырышып: «Без «Аерма кое»сына йөрибез, тик синең чәең барыбер тәмлерәк», – дип җаваплыйм.

– Минем чәй – «ферма суы»ннан, кызым. Теләсәң, әйдә, алып барам.

Мин: «Әлбәттә!» – дигәнемне сизми дә калам.

– Җаны теләгән, елан ите ашаган, диләр бит, иртәгә сабакларыңны бикләгәч кил.

«Сабакларыңны бикләгәч» – «дәресләреңне әзерләгәч» дигәне. Авылда беркем дә кулланмаган сүзләр белән сөйләргә ярата ул. Гомумән, Рәгыйдәттәй ничектер башка олы яшьтәге кешеләрдән аерылып тора. Әнием әйтмешли, аның кебек ачык йөзле, өй эче, ишегаллары ялт итеп торган, тел йотарлык тәмле ризыклар пешереп, күрше-тирә, агай-энесен сыйлап яшәгән кеше юк та, булмас та. Ә бакчасына керсәң – ни генә үсми дә, ни генә юк. Йомыш белән килгән кешене дә буш кул белән чыгармас ул!

Рәгыйдә әби: «Амин тотыйк», – дигәнгә, уйларымның бераз еракларга тәгәрәгәнен аңлап, өстәл алдына кайттым.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи ләзи әтгамәнә вәсәканә вәҗәгаләнә минәлмүслимин. «Раббым, ашыбызның, эшебезнең, сүзебезнең бәрәкәтен, тәнебезнең хәрәкәтен, җаныбызның тынычлыгын бир. Хәләл, пакь ризыклар ашап, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә насыйп әйлә!». Мин Рәгыйдә әбинең күңеле булсын өчен, эчемнән генә «бисмилла» укып, битемне кулларым белән сыпырып куям. Совет мәктәбендә «Аллаһы Тәгалә юк», дип өйрәткәннәрен белгәнгә, Рәгыйдә әби амин тотканымны мактап, үсендереп җибәрә. Ул өйрәткән догаларны мин тиз отам. Тик бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк. Берәрсенә әйтсәм, бот чабып көләчәк! Рәгыйдә әби белән кайчак «сүз көрәштереп» тә алабыз. Мин Аллаһы Тәгаләнең юклыгын исбатлыйм, ә ул – Аның барлыгын, берлеген. Рәгыйдәттәй шулкадәр инандырып сөйли, кайчагында, бигрәк тә тәмуг дигәннәреннән шүрләп, мин дә Аллаһы Тәгаләгә ышанырга риза булып бетәм…

Рәгыйдә әби ялгызы гына яши: балалары калада, кайтып-китеп кенә йөриләр. Чыбык очы туган, әллә олы яшьтә булгангамы, әни мине кайчагында аңа булышырга җибәргәли. Эш беткәч, Рәгыйдә әби каладан кайткан күчтәнәчләр, үзе әзерләгән тәмлүшкәләр белән сыйлый-сыйлый чәй эчерә. Мин, әлбәттә, әнинең өстәл артында тыйнак булырга кирәк дип өйрәткән киңәшләрен истә тотып, прәник-конфетларга, ят жимешләргә үрелмәскә тырышам. Рәгыйдә әби: «Кыенсынып утырма, аша, сыйлан», – дип, аларны алдыма этмәсә, чәйне буш кына эчеп кайтып китәр идем әле. Бик кыен булса да…

Икенче көнне мәктәптән кайтышлый, «ферма суы» турындагы яңалыгымны сыйныфташларым Әнүзә һәм Зәбирә белән бүлештем. «Рәгыйдә әбигә дә җиңел булыр, чиләкләрен күтәрешеп алып кайтырмын», – дип әйткәч, алардан хуплау көтеп, тынып калдым. «Һе! – дип, иң беренче Әнүзә телгә килде, – кызык, сезнең бит, Зөлфия, суыгыз өйдә краннан гына агып тора, моңа кадәр иңеңә көянтә элмәгән кеше була торып, ничек су алып кайтмакчы буласың ферма тиклем фермадан?»

Әнүзәдән мондый җавап көтмәгәнгәме, тамагыма әллә кайдан төер килеп утыргандай булды. Ул тагын нидер әйтергә җыенган иде, Зәбирә өлгеррәк булып чыкты:

– Зөлфия, мин «ферма суына» барам!

Мин Зәбирәне кочаклап алып, күккә чөярдәй булдым! Әнүзә, пырылдап, китеп барды. Ярый, Мәскәүгә җитмәс әле, өйләренә кайтыр!

Кош-кортларына җим салып йөргән Рәгыйдәттәй безне: «Сөбханалла, рәхмәт төшкерләре, – дип каршы алды. Аннары: «Әйдәгез, иң элек чәйләп алыйк», – дип йортка дәште. Ишегалдына кадәр таралган тәмле исләр ялындырып торырга ирек бирмәде – сандалиларыбызны салып, түрдә кукраеп утырган самавыр янына килеп «кунакладык». Өстәлдә ниләр генә юк – тәбикмәк дисеңме, кызыл эремчек, күрәгә-йөзем, кайнатмалар, как, берничә төрле пирог… Әнүзә каршында иртәгә мактанасы булыр!

Чәйдән соң, без өчәүләп чәй суына юл алдык. Сыерлар фермасы авылдан ерак түгел – Рәгыйдә әбинең йортыннан нибары ун минутлап чамасы булыр. Сентябрьнең башы гына булганга, көннәр әле бик җылы, тирә-яктан җәй исе, җәй тәме аңкып тора. Рәгыйдә әби дә җәйчә – юка күлмәк өстеннән җиңсез жилеткасын киеп, бизәкле яулыгын артка чөеп бәйләп куйган. Безнең чәчәкле күлмәкләребез, көзгә дәгъва белдергәндәй: «Син, ашыгып килеп җитсәң дә, без әле һаман җәйдә», – талгын гына искән жил уңаена тибрәлеп баралар.

«Көянтә-чиләкләр гәүдәгезгә килешеп тора, кызлар, бүген төшкән килен кебексез».

– И Рәгыйдә әби, без килен булып төшкәнче, кызыл кар явар!

– Яуды ди. Менә мин әйткән иде диярсез әле, сизми дә калырсыз. Кеше гомерләре аккан су кебек кенә. И-и-и, кайтарасы иде яшьлекнең бер генә сәгатен!

«Узмый шул алай тиз генә, әле җәйге каникулны көтеп, күзләр чыгачак», – дип эчтән уйласам да, тышка чыгармадым. «Олы кешегә каршы сүз көрәштерү – тәрбиясезлек билгесе», – ди әнием.

Рәгыйдә әби, җитмешне куса да, бик кызу атлый – тыкрыктан төшкәндә чак артыннан җитешеп бардык. Мин, чиләкләр чайпалмасын өчен, берсен кулым белән тоттым, шулай итсәң, икенчесе дә чайпалмаганын чамалыйм. Әле алда чуер ташлардан түшәлгән «күпер» аша үтәсе инеш тә бар. «Өстәрәк менә дигән олы күпер барлыкка бар барлыгын, тик аннан китсәк, юл озынаячак», – ди Рәгыйдәттәй.

Инеш дисәң дә, авыл халкы аны зурлап «су буе» дип йөртә. Җәй көне аның тирә-ягы ямь-яшел сусыл чирәм белән каплана. Аскы һәм түбән оч, аръяк урамнарының бөтен каз-үрдәкләре шушында үсә. Бала-чага чәберди, беренче йөзү дәресләрен ала торган чоңгыл урыннары да бар әле аның. Кыш җитсә, малайлар боз өстендә караңгы капканчы кәшәкә сугалар. Әз генә югарырак атласаң, «маслобой тавы» җәелеп ята. Анда бөтен авыл баласы җыела дисәң дә, ялгыш булмас. Рәхәтләнәбез картон белән тау шуып кышларын! Борыннар канап, елашып-әүмәкләшеп алган чаклар булса да, рәхәт чаклары барыбер күбрәк шул!

Яңадан әйләнеп кайтыйк әле «ферма суы» юлына. Без инешкә төшеп җитеп килә идек түгелме соң?!

Су буе каз-үрдәкләр каңгылдашуыннан гөрләп тора. Хәзер инде, бала-чага мәктәпкә киткәч, таш атучы да, куучы да юк – алар иркенләп, муеннарын югары сузып, бөтен су буена «хуҗа» булып йөриләр. Инеш «күперен», аякларга су тидермәскә тырышып, исән-имин атлап чыкканнан соң, «ферма тавына» күтәрелдек. Рәгыйдә әбинең: «Арымадыгызмы әле?» – дип соравына, икебез дә берьюлы: «юк», – дип җавап кайтарабыз. Тик шулай да, тауга менгәндә, әзрәк хәл беткәндәй итте, көянтә дә иңнәрне ныграк баскан кебек. Тик сер бирү юк! Кайтканда чиләкләр тулы булачак бит әле!

Ниһаять, менә фермага да килеп җитеп, эчкә үттек. Капкадан керү белән кранлы торба күзгә чалынды. Рәгыйдә әби иңемдәге көянтәдән чиләкләрне «ычкындырып», кран астына урнаштырды һәм суны ачып җибәрде. «Менә нинди була икән ул «ферма суы»! Рәгыйдә әбигә күз салам. Аның бит очлары алсуланып китте. Күзләреннән яктылык, аңлатып бирә алмый торган илаһи бер нур, очкын сибелә. Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени! Ике чиләк саф су да җитә икән ләбаса!

Шушы көннән алып, Зәбирә белән «ферма суына» йөри торган булдык. Дөрес, Рәгыйдә әби кышкылыкка балаларына калага китеп тора. Әмма авылда чагында без аны тәмле судан аермадык. «Миңа изгелек эшләгәнегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын», – дип, кат-кат кабатлый, догалар укый. Ни хикмәт, без укуда да, җәмәгать эшләрендә дә алдынгылар булып киттек. Рәгыйдә әби: «Әтмиткәләрегез (оценка дигәне инде!) ничек? – дип сораганга, без: «дүрт тә, биш», – дип кенә торабыз. Ул серле итеп елмая…

Тик бер кеше дә бу җиргә гомерлеккә килмәгән шул. Без унынчы сыйныфка күчкән җәйне Рәгыйдә әбиебез, авырып, түшәктән тормас булды. Аны карарга каладагы кызы Асия апа кайтты. Тик без чәй суына йөрүдән туктамадык – Асия апаның ансыз да мәшәкатьләре күп иде.

Беркөнне килсәк, ни күрик, су торбасын кисеп, бөке кагып куйганнар. Ферма эшчеләреннән: «Нигә суны яптылар, хәзер су алып булмыймыни?» – дип сорашсак та, анык кына җавап бирүче булмады. «Ни эшләргә?» – дип кайгырып торганда, минем башка бер фикер килде: «Әйдә, «Аерма коесына» барыйк, аның да суы тәмле». «Рәгыйдә әби сизсә?» – диде Зәбирә миңа каршы. «Күз күрер, бөтенләй сусыз кайтып булмый бит инде».

Сулы чиләкләребезне болдырдан гына биреп китәрбез дип уйлаган идек тә, Асия апа планнарыбызны чәлпәрәмә китерде.

– Әнкәйнең сезне күрәсе килә.

Без өй эченә үттек. Рәгыйдә әбиебез түрдәге караватта йокымсырабрак ята. Соңгы ике-өч көн эчендә ул тагын да ябыгыбрак киткән. Асия апа чәй куеп җибәрде. Самавыр кайнап чыгуга Рәгыйдәттәй күзләрен ачты. Асия апа, бернинди шикләнүсез, чәй ясау белән мәшгуль: чынаякларга берәр кашык сөт салып чыкты, аннары чәйнектә пешкән һинд чәен койгач, самавыр борыныннан су агызырга кереште. Кайнар самавыр менә-менә безнең өстебезгә авып китәр төсле тоела башлады...

Рәгыйдә әби чәен бер йотып куйды да, чынаягын читкә этте. Безнең йөрәкләр «жу» итеп, табан астына төшеп киткәндәй булды. «Ферма суына» чөй кагып куйган кешеләргә җен ачуларыбыз чыгып, шартлардай булдык. «И балалар, чәй тәмен дә сизмим әле бүген. Аллаһыма шөкер, яшәгән кадәр яшәлде, рәхәтен дә, михнәтен дә күрдек, үкенерлеге калмады… Без күргән авырлыкларны сез күрмәгез, балакайларым, шул гына. Карале, әйтәсе килгән сүзем бу түгел иде лә… Зөлфия, Зәбирә! Ничә ел мине тәмле судан аермадыгыз, рәхмәтләр яусын сезгә, игзаменнарыгызда (экзамен дигән сузне Рәгыйдә әби гел шулай үзенчә әйтте) Аллаһы Тәгалә сезгә тел ачкычлары бирсен, сәламәт булыгыз, игелек күреп яшәгез!»

Өй эчендә тынлык урнашты. Без, атылып чыккан күз яшьләребезне яшерер өчен, башларыбызны түбән идек. Рәгыйдә әби беразга тынып калды, аннан Асия апага эндәште: «Кызым, Зөлфия белән Зәбирәгә әзерләп куйган бүләкләремне бир әле, үз кулларым белән тапшырыйм». Асия апа кием шкафыннан бер төргәк алып бирде. Рәгыйдәттәй җайлап кына аны ачты һәм... безнең каршыбызда күз явын алырлык, крепдешин күлмәкләр пәйда булды. «Ыразмеры (янә Рәгыйдә әбичә!) сезнеке булырга тиеш, йә, киеп карагыз әле, таман микән?» Чынлап та, күлмәкләр икебезгә дә үлчәп теккән кебек булды. Ничек шулай размерын туры китереп алдырткандыр, ул серне үзе белән икенче көнне мәңгелек йортына алып китте.

Берничә көн үткәч, әтигә «ферма суы» проблемасы турында сөйләдем. Авылда ялгызы көн күргән олыларга без, кызлар, «Тимербикәләр» («Тимурчыларга» якын итеп куштык) командасы Рәгыйдәттәй «кодалавы» белән үзе исән чагында ук фермадан тәмле чәй суы алып кайтып бирүне оештырып җибәргән идек. «Изгелек юлда ятмас, балалар, олыларга ярдәм иткән кеше морадына ирешер, бик бәхетле, хөрмәтле булыр!» – дигән иде ул шул чагында.

Әти башта: «Юк белән башымны катырма әле», – дисә дә, икенче көнне: «Рәгыйдә суын» җибәрдек, ага», – дип сөенче алды. Мин берни аңламыйм. «Нинди «Рәгыйдә суы»? Кайдан ага?» Төшенгәч, әтине кочаклап алганымны сизми дә калдым. «Рәхмәт, әти! Маладис та инде үзең! Шәп фикер дә бирдең әле, бүгеннән башлап без аны нәкъ син әйткәнчә – «Рәгыйдә суы» дип йөртәчәкбез. Мәрхәмәтле һәм олы йөрәкле Рәгыйдә әбиебезгә ядкарь булсын!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com