Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → «Террорист»

«Террорист»

Люция Әблиева
Люция Әблиева
10 июля 2018
1842 карау
Поездга көчкә өлгердек. «Хәерчегә җил каршы», – диләрме әле? «Бөкегә» эләгүебез өстенә, без утырасы вагон да поездның койрыгында булып чыкты.  

Шыпылдап тутырылган чемоданнар, җилкәбезгә эленгән вак-төяк сумкаларыбыз белән өстерәлеп, билетларыбызда күрсәтелгән урыннарыбызга килеп утырып та бетмәдек, поезд кузгалып та китте. 

Юлда йөргән кеше белә инде, гадәттә, иң беренче юлдашларыңа күз саласың. Ниндирәк кешеләр: яшьләрме, олылырмы, бала-чагалымы, түгелме, ачыклармы, ачык түгелләрме? Ни дисәңдә, ике тәүлектән артык бергә кайтасы бит. Алар да безне нәкъ шундый ук «сират күпереннән» уздыралар, монысына иманым камил!  

Поездга соңга кала язуларыбыз, көяләнүләребез юлдашларыбызга күз салган минутта ук баштан чыгып очты. Карап торуга ук бик сөйкемле пар иде алар. Исәнләшеп, исем-шәрифләребезне әйтештек. Ир кеше – Әхнәф, хатыны – Саҗидә исемле булып, яшьләре безнең тирә иде. Мин: «Рәхәтләнеп үзебезчә аралашып кайтабыз икән, болай булгач», – дип эчемнән сөенгән арада, тормыш иптәшем әйберләрне урнаштыра башлады.  

Сүз ялганып китсен өчен: 

- Вагонда тынычмы? – дип сорап куйдым. 

- Тынычлыкка тыныч, тик… террорист бар. 

Иремнең кулындагы чемоданы шапылдап идәнгә ауды. 

- Чү, әкрен, террористны уятасыз, ул уянса, барыбызга да «хана», «каюк» – диде Сажида ханым, иремә шелтәле караш төшереп. 

-Нинди террорист? Сез чынлап сөйлисезме, шаяртасызмы?  

Җәмәгатем баскан җирендә ничек бар, шулай катып калды. 

- Шөкер, ике сәгатьтән артык тавыш-тыны юк… йоклый, арыды бугай, – дип дәвам итте Саҗидә ханым,- без дә хәл алдык. 

«Я, Ходам, күрәселәр алда икән, нигә генә өлгердек икән бу поездга, соңга калсак хәерлерәк буласы булган түгелме соң?»  

Мин кан басымымның күтәрелә башлаганын тоеп, сумкадагы даруымны кармалый башладым. 

«Ничек сез тыныч кына утырасыз, проводница, поез башлыгы беләме, тиешле органнарга хәбәр ителгәнме?» – дигән сораулар баш тирәсендә йөри йөрүен, тик аларны кычкырып әйтергә тел әйләнмиме, сулыш җитмиме дип әйтимме шунда, кыскасы, үз халәтемне үзем аңлардай дәрәжәдә түгелмен. Тормыш иптәшем, үзен беренчерәк кулга алды: 

- Әнисе, әйдә, теге йоклаган арада (террорист дияргә курыкты бугай) икенче вагонга күчик әле, аннан чамаларбыз алдагы станцияда,-дип, сумка-чемоданнарга үрелде.  

-Файдасы юк, алар һәр вагонда… уку елы башлана бит, үзегез беләсез… – дип сүзгә кушылды, тыныч кына гәзит укып барган Әхнәф әфәнде, безнең икенче вагонга җыенуыбызга ишарә ясап. 

Сонгы вакытларда террористлар турында хәбәрләр артык күп булып киткәнгә, баштан яшен тизлеге белән тагын әллә нинди ямьсез уйлар сызылып үтте. 

Җитмәсә, шул минутта вагонда, бер ир бала кисәк кенә: «мама!» дип, колакны ярырлык тавыш чыгарып кычкырып җибәрмәсенме!  

Шельма малай! Ник шулкадәр акырырга, уятты, болай булгач террористны! 

Әхнәф белән Саҗидә бер-берсенә карап елмаештылар. 

- Менә террорист та уянды, тагын беразга тынычлык китте болай булгач, әйдә чәйләп алыйк, булмаса,- дип, Әхнәф гәзитен читкәрәк этәреп куйды. 

Саҗидә ханым, безнең агарып каткан йөзләребезгә аптырабрак карап: 

-Артур исемле малай ул, бөтен вагонны дер селкетә, холыксызрак, дөрес тәрбия эләгеп бетмәгән, бугай. Шуңа без аңа «террорист» дигән кушамат тактык. Хәер, әле дүрт кенә яшь чамасы үзенә, акыл утырасы алда. 

фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com