Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Абый Һәм сеңел

Абый Һәм сеңел

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
26 июня 2018
1883 карау
 (хикәя)

 Кичке якта кече улына дәрес әзерләргә ярдәмләшеп утырганда, Гөлүсәнең телефоны шалтырады. Хатын үз бүлмәсенә чыкты да, трубканы күтәреп, кем шалтыратканын карады. “Абый... Камил абый... ” Тик бармаклары үзеннән-үзе телефонны сүндереп куйды. Үзенә үзе аптырап та куйды Гөлүсә... Карале, берни уйлап өлгермәде, ә бармаклар үзләре кирәк җиргә басты. Күрәсең, бу хәрәкәтне еллар буе кабатлый торгач, куллар инде күнеккән. Үзләре белә ни кылырга...

 Гөлүсәнең бердәнбер абыйсы Камил белән аралашмавына алтынчы ел китте. Иренә бу хәл башта сәер күренеп, абыең каты эчә бит, кешелектән чыга, дип, хатынын туганы турында онытмаска өндәсә дә, соңгы вакытта ул да алар арасына бик кысылмый башлады. Нишлисең, бер кискән кире ябышмый дигән әйтем мәхәббәт турында гына түгелдер шул. Бертуган абыйсын йөрәгеннән кисеп, сызып ташласа да, кан-тамыр тартуы шулдыр инде – йөрәк яралары әлегә хәтле сыкрый Гөлүсәнең. Кайчак ул җәрәхәт шулхәтле түзеп булмаслык итеп сулкылдап сызлый, шул авыртудан котылыр өчен генә булса да абыйсын кичерергә әзер ул. Тик ике туган арасына үтә алмаслык киртә булып яткан туфрак калкулыкны атлап чыга алмый шул Гөлүсә. Ә ул калкулык – әнисенең кабере... Газиз әнкәем, исән чагыңда икебезне ике ягыңа утыртып: “Сез ике бөртек кенә, бер карыннан туган, бер тамырдан чыккан балалар. Сез абыйлы-сеңелле бертуганнар. Бер-берегезне ташламагыз. Авырлыкта да, сөенечтә дә бергә булыгыз”, – дип ничә кабатладың. Әйе, кайнар күз яшьләреңне тамызып, балаларыңны бергә яшәргә, бер-береңә терәк булырга өндәдең. Тик, әнием, кичер кызыңны... Булдыра алмадым шул абыйны кичереп. Синең хакыңа кичерә алмыйм. Күпме генә выр булса да, гафу итә алмыйм мин абыйны... Кичер кызыңны, әнием. Зәңгәр күкләргә очып киткән рухыңа да ике бөртегеңнең шулай дошманлашып яшәвен күрү авырдыр да соң... Газаплыйбыздыр синең җаныңны. Тик көчемнән килмәгәнне кыла алмыйм шул мин...

 Гөлүсә, учындагы телефон трубкасына текәлде дә, бар дөньясын онытып, бер яктан татлы да, бер яктан газаплы да уйларына чумды.

 ... Госман белән Суфия, ике бөртек балаларын кадерләп, тигез тәрбия биреп үстерделәр. Суфия көченнән килгәннең барысын да кызы белән улына бирергә тырышты. Авыл кибетендә сатучы булып эшләгән хатын әллә ни күп майтара алмаса да, ире белән бергә тарткан йорт-хуҗалыкта мал тотып, бакча үстереп яшәгәч, тормышлары артык зарланырлык түгел иде. Елның һәр вакытында ашарга итләре, яшелчәләре булды. Артыгын сатыштырдылар да. Госман фермада мал карады. Гөлүсә белән Камил бәләкәйдән кул арасына керделәр. Әниләре кызы белән улын тигез яратса да, Камилгә нигәдер сеңлесен әти-әнисе күбрәк яраталар сыман тоела иде. Бәләкәй чакта төпчек тә, төпчек дип, уенчык-курчакка күмеп, кулдан төшермәделәр. Үсә төшкәч тә Гөлүсәгә киемнең асылрагы, матуррагы тәтегәнне күреп, Камил кимсенде. Сеңлесеннән дүрт яшькә зур булса да, Камил аның янында чын абый була белмәде. Юкка-барга да көнләште, кимсенде. Гөлүсәнең уңышлары аны шатландырмады. Ничектер, сеңлесе белән үзе арасында ул гына белгән ярыш булуын тойды Камил. Гөлүсә һәрвакыт аны узып китә кебек тоелды. Ә Гөлүсә абыйсына туган буларак тартылса да, аннан җылылык күрмәде. Шулай да һәрвакыт аның өчен ул, әнисе өйрәткәнчә, абыем, дип өзелеп торды.

 Камил хәрби хезмәттән кайтуга дөньяда үзгәрешләр бара иде инде. Әз генә акча саный белгән кешегә аны ясарга җиңел юллар туды. Камил югары белем алып тормады. Баш-аягы белән шәһәрдә сәүдә эшенә чумды. Югары белем белән бик акча ясап булмый хәзер. Бер җирдән аласың, икенче җирдә хак өстәп сатасың. Моның өчен югары белем кирәкми. Үскән чакта сатучы булып эшләгән әнисе янында чуалу да юкка чыкмады. Акча исен, акча тәмен ул вакытта ук тойган иде инде үсмер малай. Югары уку йортына укырга кергән сеңлесеннән дә мыскыллап көлде генә Камил. Янәсе, кемгә кирәк синең кызыл дипломың? Әнисенә кайткан арада да аны чукып китә торган булды: “Миңа ярдәм итмисез, ә тегеңә (Гөлүсәгә) ярдәм итәсез!” Бахыркай әниләре генә аңламады улын. Нинди ярдәм кирәк улына? Әнә шәһәрдә кәсебе гөрләп бара. Ике катлы йорт салды. Кибет салды. Пенсиямнән укып йөргән кызыма әзрәк бирәм икән, хакым юкмыни? Кайчан шундый тиенен саный торган кырыс саранга әверелдең, улым? Улы өчен авторитет булган аталары да бакый йортына китеп баргач, Суфиягә көн калмады. Камил әнисенең исенә барысын да төшерде. Сез теге вакытта миңа тегене алмадыгыз, моны алмадыгыз... Гөлүсә, укуын уңышлы гына тәмамлап, әнисенең ярдәменнән баш тарткач та, Камил тынмады. Кайчан гына кайтса да, ул әнисеннән дә, сеңлесеннән дә канәгать түгел иде. Гөлүсә абыйсын аңламады, ничә кат сөйләшеп карады үзе белән: “Калдыр әнине тынычлыкта. Ни җитми сиңа? Авылдан чыкканнар арасында синнән байрак кеше юк. Күкрәк сөтен имезеп, кадерләп үстергән өчен шулмы җавабың?”  Камил ничек кенә бай булмасын, эше ничек кенә уңышлы бармасын, гаиләсендә, гомумән, тормышында бәхетле түгел иде кебек. Бәлки бәхетен күрә белмиме икән? Нигә соң ул һәрвакыт тормышыннан зарлана? Аныңча, дөньяда бер яхшы кеше дә юк. Бар кешеләр дә хәйләкәр, алдакчы. Хәтта үз әнисе дә кара исемлектә... Тик, Гөлүсә аңлаганча, һәркем кешеләрдә үзенең күзләре күрә алганны гына күрә. Кемдер яхшылыкны да яманлык итеп күрә. Кемдер киресенчә...

 Укытучылыкка укуын уңышлы тәмамлап, дүрт ел мәктәптә укытты Гөлүсә. Укыган дус кызы белән бергәләп балаларны мәктәпкә хәтле әзерләү сыйныфы ачты. Махсус белеме булган, эшенә бик җаваплы караган, балаларны яраткан Гөлүсәгә бу эш артык авыр булмады. Кеше балаларын да өйрәтте, үзенең улы да шунда – башкалар белән бергә өйрәнде. Абыйсының аның бу уңышына артык исе китмәсә, Суфия карчык исә кызы өчен чын күңелдән сөенде. Аякка ныклап баса барган Гөлүсә әнисен авылдан үземә күчеп кил, дип күпме үгетләсә дә, әнисе риза булмады. “Булдыра алганча үз нигеземдә яшим әле, балам...” Тик саклый гына алмады Гөлүсә әнисен. Шунысы үзәкләрен өзә кызының. Беркөнне Гөлүсәгә авылдан күршеләре шалтыратты: “Гөлүсә, әниең авыр хәлдә...” Ул шул көнне үк авылга кайтып төшкәндә әниләре хастаханәдә җан биргән иде инде. Күрше апа белән сөйләшкәч, шуны аңлады: абыйсы Камил һәрвакыттагыча кайтып, әнисенә авыр сүзләр әйткәч, мескен карчык, түзә алмыйча, агу эчкән. Гөлүсәнең тормыш күгендәге кояшы сүнде. Берьюлы ике иң якын кешесен югалтты ул әнисен күмгәндә – газиз әнисен һәм бердәнбер туганын. Туганы белән икесенең арасында үтеп була алмаслык җир калкулык – әнисенең кабере үсеп чыкты. Абыйсын күрә алмаганда аның гаебе өчен үзен гаепләде. Саклый алмады газиз әнкәсен. Үз абыйсыннан саклый алмады... Ана кеше үз-үзенә кул салырлык нинди сүзләр әйтә алган аңа улы? Нинди акланмаслык “гаепләре” бар аның үз баласы алдында? Ничек яши аласың син, абый, җир йөзендә?!

 Бер шәһәрдә яшәүләренә карамастан, Гөлүсә шуннан соң абыйсын бер генә тапкыр күрде. Әнисенең кырыгына ни йөзе белән кайткандыр исерек килеш? “Мин гаепле түгел. Әни үзе башлады...” – дип аклана башлаган Камилне сеңлесе тыңлап тормады, ишекне киң итеп ачты да: “Сиңа урын юк моннан соң әниләр йортында”, – дип куып чыгарып җибәрде. Төп йортны Камил күпме генә сатарга йөрсә дә, Гөлүсә ризалыгыннан башка берни дә кыла алмады.

 Туган-үскән йортын Гөлүсә ташламады. Монда әтисенең баскан эзләре сакланган. Һәр почмактан, тәрәзә төбендәге һәр гөлдән әнисе карый кебек. Сөеп-сөелеп үскән балачагы татлы истәлекләр аша күңеленә кайта да төшә. Менә бүген дә ире, улларын утыртып, буран булуга карамастан, авылга юл тотты Гөлүсә. Бүген әниләренең туган көне... Машиналары шәһәр читенә чыкканда – буран эченннән биек йортлар арасыннан искән җил уңаена чайкалып, аягында чак басып торган исерек ир чалынгач, Гөлүсә, көрсенеп: "Ходаем, күрсәтмә мондый хәлне берсенә дә", – дип куйды. Улын кочаклап барган Гөлүсә буранда адашкан ялгыз җанны – абыйсын танымады.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com