Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → «Таракан операциясе»

«Таракан операциясе»

Люция Әблиева
Люция Әблиева
16 июня 2018
1352 карау
Хәзер ничектер, белмим. Без студент чакларда тулай торакта «жирән дошманнар» белән бер бүлмәдә яшәгән чаклар да булгалады. Кем ул «җирән дошманнар» дисезме? Соң, әлбәттә – тараканнар инде! Аларның оятсызлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки – авылга да ияреп кайта башладылар. Әгәр дә сез шундыйрак сөйләшү ишеткән булсагыз, сүз тараканнар турында барган булыр.

– Безгә бу «җирәннәр» университеттан кайтты.

– Безгә – институттан.

– Безнекеләр – техникум «кунаклары».

Менә шундый «ученый» тараканнар белән баеттык туган йортларыбызны. Әнкәйләр тараканнарны тиз җиңделәр, кәнишне, ә менә тулай торакта аларны тиз генә бетерермен димә.

Беренче курста укып йөргән чаклар. Бүлмәдә дүрт кыз яшибез. Тараканнар чистый гына да «теңкәгә тия» башлагач, алардан ничек итеп котылу турында уйлана башладык. Танышлыксыз берни сатып алып булмый торган заман – көчле препаратлар прилавка «астында», «өстә» булганнарының файдасы үзе кадәр генә. Беркөнне, вакытлыча безнең бүлмәдә яшәгән лаборантка кыз, алтын балык тоткан кебек, авызын ерып кайтып керде. «Бер шәп препарат юнәттем. Иртәгә сез укудан кайтуга, тараканнардан «т» хәрефе дә калмаячак!» – дип, безне шаккатырды. «Сотрудник сотрудник инде – «блатлы», без студентлар түгел», – дип, кич буе комплиментлар яудырдык. Кичке аш әзерләү чираты булса да, бу эштән аны азат иттек. Что син! Кемнең кулыннан килә, шундый яхшы препарат юнәтергә!

Икенче көнне иртән лаборанткабыз, бүлмәне «блатной препараты» белән эшкәртергә калды. «Тараканнар бөтенләе белән кырылып бетсеннәр әле» – дип, без лекциялардан соң кинога киттек. Кайтып кергәндә, вакыт кичке тугызлар булгандыр. Тулай торакның ишеген ачуга, борынга сасы ис килеп бәрелде. Җитмәсә, вахтада дежурда Баба Нюра утырган көн. Гадәттә, ул көнне вахтадан чебен түгел, черки дә үтәлми. Кайбер студент егетләр, пропуск күрсәтми генә кереп китәргә чамаласалар (Нюра тути буйга бик кыска – өстәл артыннан башы чак күренеп тора), артларыннан барып ябешә дә, тегеләрне ишеккә таба өстери башлый. Көче җитмәсә, куртка-пиджәкләренә тагылып, коридор буйлап үзе өстерәлә. Бертуктаусыз: «Кире борыл, кире борыл!» – дип кычкыра торгач, тәки җиңә – дипломаттан йә кесәдән пропуск эзләп табылып, Баба Нюраның борын төбенә сузыла. Аңа ничә яшь икәнен төгәл генә белүче студент юк. Шулай да күбесенең фикере буенча, ул 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан булырга тиеш. Французларны Мәскәүдән бары тик Нюра түти генә куып чыгаргандыр, монысы хак! Аның: «Кире борылыгыз, кире борылыгыз!» – дип кычкырган тавышын ишеткән французның шәһәрдә калуы – икеле! Кыскасы, ары-бире: «тоз түгел − ачы, кылыч түгел − үткер, ут түгел – яндыра», – дигән табышмакның җавабы нәрсә?» – дип сорасалар, сез бердә уйлап тормый: «Баба Нюра!» –дип әйтсәгез, һич ялгышмассыз.

Пропускларны күрсәткәч, түтекәй: «Сез кайсы бүлмәдә яшисез, таракан агуламадыгызмы?» – дип, карчыгадай үткер күзләрен безгә төбәде. Әлфиябез, эшнең нәрсәдә икәнен, безгә караганда иртәрәк чамалап өлгерде. Авызыбызны ачканчы: «Юк, белмибез, беренче этажда яшәмибез» – дип, вахтадан китәргә ашыкты. Без аның артыннан «шуыштык». Бүлмәгә якынайган саен, теге ис тагын да ныграк көчәя, малай! Аның өстенә, безнең арттан бер адым калмый: «Каян чыга бу ис, каян чыга, ә? Барыбер табам, барыбер табам» – дип, түтекәй ияреп бара. Тиз арада стратегик карар кабул итәргә туры килде – икенче этажга менеп киттек. Борылып карамасак та, Баба Нюраның нәкъ безнең бүлмә янында туктап калганлыгын, чамаладык. Ун минутлап икенче этажның холлында басып торганнан соң, беребез «разведка»га төшеп китте. Баба Нюраның кабат үз постында утырганын белгәч, шыпан-шыпан гына бүлмәбезгә кердек. Анда … Кыскасы, ярты төнгә кадәр тәрәзә ачып ятырга туры килде. Тараканнарның, ичмасам сыңар мыегы да селкенмәгән. Хаттә, тумбочка өстендә лаборанткабызның: «Бүген туганнарымда кунам, көтмәгез», – дип калдырган запискасы өстендә дә рәхәтләнеп чабышып йөриләр, оятсызлар! Иң мөһиме – үзебез исән калдык, югыйсә, бу искә исереп тә үләргә була иде.

Баба Нюра ул кичне озак тынычлана алмады. Әллә ничә тапкыр килеп ишекне шакып китте, тик без «ишетмәдек» – препарат колакның ишетү сәләтен вакытлыча «бикләп» куйган иде. Шулай да, «Таракан» операциясенең файдасы булмый калмады – Баба Нюра ярты юлда, төбенә тоз салмый, туктый торган торган кеше түгел ул! Санэпидемстанциядан килеп, тулай торак тараканнарының «башына җитеп» киттеләр.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com