Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Сөйкемле сөяк (3)

Сөйкемле сөяк (3)

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
14 апреля 2018
1885 карау
Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7416
http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7426

«Тагын ничек шаккатырырга бу ирне? Идәннәрен юып чыгарыргамы әллә?Залдагы креслоларын күчереп куяргамы? Юк ла инде, ир-атның теле корсагына карап ачыла, әллә бер-ике таба гына коймак кояргамы икән? Төчегә генә? Унбиш минутта әче коймак өлгертеп булмас», – дип Кифая өстәлгә шкафтан он савытын алып куйды. Аяклары үзеннән-үзе суыткычка китте, әйтерсең лә, гомер буе шушы аш бүлмәсендә аш-су әзерләгән диярсең!

Суыткычтан йомырка, сөт, кефир табып алды. Тәменчә шикәр комы, тоз, азрак чәй содасы, он кушып, яхшы итеп туглады да, авыз эченнән «Кара карлыгач»ны көйли-көйли, коймак пешерергә тотынды. Майшәкәр дә аш-су белән кайнашырга яраткан булса кирәк – коймакны көйдерми пешерә торган калын табасы да, таба майлый торган канатлары да әллә ничә төрле.

“Төчегә изгән коймак джем я бал белән бик тәмле була инде ул, бу сөйкемле сөякнең андый тәмнүшкәләре дә бардыр, шәт?!»

Кифая коймаклар кызарган арада суыткычның бөтен киштәсен күз угыннан уздырды. Астагы киштәдә берничә кечкенә банкада җиләк һәм карлыган кайнатмасы табып алды. Коймакларының ике ягы да килеп матур булып пешә торды, хатын аларны алтын тирәле зур ак тәлинкәгә тезә торды. Суыткычтан алган карлыган белән җиләк кайнатмасын кечкенә табакка салып, бергә кушып болгатты да, тукмак белән яхшылап изеп ике кечкенә савытка бушатты. Бер дигән джем килеп чыкты. Кифая эшне беткәнгә санап, кулларын юып ятканда, кинәт ишек ачылды.

– Я, матур апасы, кунакларны каршы ал, – дип килеп кергән Фәйзелхак, өйдәге май исенә игътибар итмичә калмады. – Менә әйттем бит мин сезгә, әле авызыгызның бәхете бар икән, тагын тәмле коймак ашарга да насыйп булган!

Фәйзелхак артыннан ук өйгә килеп кергән таныш түгел ир белән хатынны күргәч, Кифая бераз уңайсызланып китте. Алай да:

– Чәй кайнаган, коймак белән эчәрсез. Инде мин китсәм дә була торгандыр?! –диде.

Таныш түгел хатын башлап Кифая белән килеп күреште:

– Җизни юл буе авыз суы корытып мактаган кеше сездер инде?! Исәнмесез, мин Факия булам!

Хатыны артында тыйнак кына елмаеп торучы ир дә кулын сузды:

– Мин Фарук! Баҗае!

Шул чак Фәйзелхакка каян гайрәт иңгәндер, кинәт кенә Кифаяны кулыннан үзенә таба бераз тартып:

– Менә, күрдегез инде! Мине көтеп яшәгән ул! Менә очраштык! «Насыйп мал үзе килеп керә» дигән борынгылар. Баҗай, балдыз, яле табын янына утырыгыз әле.

Ир дулкынлана иде булса кирәк – Кифаяның бармакларын учына кыскан килеш, берара нишләргә белмичә торды. Аннары Кифаяның кулын ычкындырып:

– Әйдәгез, бергәләп чәй эчик эле, якыннарым! Бүген... бүген минем иң бәхетле көннәремнең берсе булгандыр – менә бит бәхет күгәрчене йортыма үзе очып керде. Минем төсле карлыган ярата торган күгәрчен!

Факия белән Фарук өстәл янына утыргач та, Кифая аптырап басып торуын белде.

– Кифая, матур апасы, утыр әле син дә!

Фәйзелхак хатынны иңнәреннән кочып диярлек өстәл артына утыртты.

– Ә чәйне кем ясый? – дип телгә килгә Кифая.

– Әй, чәе булгач, үзем дә ясыйм аны гына! Туганнарым, балдыз, баҗай!

Факия белән Фарук Фәйзелхак ни әйтерен бераз чамаласалар да, эшнең ни белән бетәрен тәгаен беләселәре килеп, артыгын берни дә әйтмәделәр.

Ир чынаякларга хуш исләрен аңкытып торган чәй агызды.

– Беләсезме, күптән күңелемнең болай тирбәлгәне юк иде... Өемә яктылык иңде сыман. Бакчадагы карлыганнарымны тагын да ныграк ярата башладым. Шул карлыганнар миңа Кифаяны табып бирде ләбаса! Дүрт-биш сәгать эчендә мин үземне кабат яшьлегемә кайткан кебек хис итә башладым.

Кифая, матур апасы! Әгәр, әгәр... әгәр... риза булсаң, мин синең шушы өйдә калуыңны теләр идем.

– Фәйзел... хак!

– Нәрсә Фәйзелхак?! Иң якын кешеләрем алдында үтенәм синнән, бу моңсу йортның кояшлы хуҗабикәсе бул!

Ир урыныннан торып, Кифая янына килде дә, хатынга мөлдерәмә күзләрен төбәде.

– Мин ялгызлыктан арыдым, Кифая! Җәен карлыганнарым белән сөйләшсәм дә, кышын минем күңелне ялгызлык сагышы баса, дөрес аңла! Уйларга вакыт бир дисәң, мин азрак көтә алам. Аннары ул Фарукка карап:

– Баҗай, син ни диярсең?

Фарук бер хатынына, бер Фәйзелхакка карап:

– Мин ни дип әйтим инде, ир-атка ялгыз авыр инде. Ни, Кифая риза булса, без бик шат инде, шулай бит, Факия?!

Факия апасы Майшәкәр урынын алачак бу хатынга бераз сынап, бераз көнләшеп тә карады. Җизнәсе бер күреп, башын югалткан бит! Майшәкәр апасын оныттырыр микән Кифая? Бу йортта апасының истәлеге юкка чыкса?

Факия хатын-кыз тоемлавы белән Кифаяның күңел кылларын тартып карарга уйлады.

– Кифая шәһәр фатирыннан мондый эшле җиргә килерме икән әле? Монда бит, җизни, синең бакчада, йортта гел эшләргә кирәк. Олыгайган көндә йортны, ирне карау хатын-кызга авыррак инде ул!

Фәйзелхак Кифаяга соңгы өметле карашын төбәде: «Ризалаш, янәсе!»

Факиянең сүзләре горур Кифаяның ачуын чыгарды, ул балдызны урынына утыртырга теләде:

– Мин – авыл кызы! Эштән курыкмыйм. Кирәк икән ир-ат эшен дә, хатын-кызныкын эшли алам. Аллага шөкер, әле беләкләрдә куәт бар, дәрт-дәрман бар. Фәйзелхак бик уңган кеше. Мин ярты көндә аның тырышлыгына сокландым, карлыганнарына гашыйк булдым. Кара син аның ап-ак оекбашларына, өстендәге күлмәгенә – бер тап әсәре юк бит! Йорты нинди тәртиптә! Ә бакчасы?!

Аннары хатын Факиягә карап алды да Фәйзелхакка борылып:

– Мин уйлармын, Фәйзелхак, уйлармын. Синдәй ир-атны рәнҗетсәм, алла тотар! Җавап та бирермен. Тик... тик бүген түгел, яме. Чәйне эчик тә, мине карлыганым белән илтергә вәгъдә биргән идең бит, – диде.

Кифая үзенең җавабына үзе канәгать булып, чынаягына үрелде. Калганнар да сөйләшмичә генә тәмләп чәй эчтеләр. Әллә Кифая сүзләреннән, әллә кайнар чәйдән Фәйзелхакның бит алмалары ут кебек янып чыкты.

Чәй эчкәч, Фәйзелхак балдызы белән баҗаен да Кифаяны илтү уңаеннан өйләренә кертеп калдырырга булды. Ир карлыган тутырган кәрҗиннәрне машинага урнаштырган арада, Кифая, өстәлне җыештырып та калдырды. Бу хәлгә апасы йортында үзен хуҗаларча тотарга өйрәнгән чит хатынның үз-үзен тотышы Факиянең бераз ачуын да чыгарды. «Урамнан килеп кереп, җизнине бетереп алган бу чая хатын. Җизни өйләнә калса, монда безгә бик урын да булмас, әллә җизнигә «ошамады» дип әйтик микән?» Аның уйларын чамаларга тырышып, Кифая балдызга сүз катты.

– Факия, акыллым, сез миңа апаңа көндәш итеп карамагыз! Мине җизнәгезнең йорты да, байлыгы да кызыктырмый. Торыр җирем, бер дигән квартирам бар. Карлыганымны кайнаткач, мин сезне кунакка чакырырмын. Үзегез дә күреп китәрсез. Ә күңеле яхшы Фәйзелхакка бераз булышасым килә, бары шул гына...

Факия үзенең көнчел уйлары өчен уңайсызланып куйды.

Юлда сөйләшмичә генә бардылар. Һәркем үз уйларында тирбәлде. Факияләрне илтеп куйгач, Фәйзелхак тирән сулыш алып, Кифаяга карады.

– Әйдә, матур апасы, әйт, кая илтим?

– Чистопольская, 16/15

Фәйзелхак Казанны яхшы белә, күрәсең. Урап-нитеп йөрмичә, Кифаяны ул әйткән йорт янына китереп җиткерде. Карлыган тулы ике кәрзинне ике кулына тотып, Кифаяны алга уздырып, бишенче катка күтәрелделәр. Кифая ишекне ачып, эчкә узды.

– Әйдә, карлыган патшасы, уз!

Ир тар гына коридор аша аш бүлмәсенә узып, кәрзиннәрне идәнгә куйды. Кифая, килгән кадерле кунакны чәйсез җибәрәсе килмәде – чәйнеккә су агызып, плитәгә утыртты.

– Фәйзелхак, бар, кулларың юып ал, менә монда юыну бүлмәсе, – дип яндагы ишеккә күрсәтте.

Кифаяның фатиры чиста, җыйнак иде. Бу чисталык ир күңеленә май булып ятты. Аның Майшәкәре дә шулай чисталыкны бик ярата иде бит.

Кифая өстәл әзерләгән арада ир зал ягын күзләп чыкты: «Чыннан да, бу фатирда ир-атлар яшәгәнгә охшамаган: ишек тоткасы азрак селкенеп тора, балконы да тышланмаган, телевизоры да ир-ат диванда сузылып ятып карый торган якка куелмаган. Йомшак кәнәфи дә берәү генә, ир белән төшкән фотолары да юк». Яндагы олы караватта үзләрендәге кебек үк чигелгән пар мендәрләр күрү ирне аптырашта калдырды. Кифая да Майшәкәр кебек чигәргә остамы икән? Кифая да гөлләр бик ярата икән: тәрәзә төпләрен нурландырып утыручы ал миләүшәләргә яратып карады ир. Майшәкәр дә гөл дигәндә җанын фида кыла иде. «Карале, мин бу Кифаяны гел Майшәкәр белән чагыштырам түгелме? Ярый торган эш түгел бу».

– Фәйзелхак, әйдә, чык чәй эчәргә, – дип, ишектә Кифая күренде. Бүген көнем синдә узды, яңа әйбер пешереп булмады инде, менә кичә кич пешергән кәбестә бөккәне бар, – дип, хатын тәлинкәгә ике бөккән куеп, ир алдынарак төртте. –Җылытканны яратасыңмы, юкмы?

– Син пешергән булгач, салкын килеш тә ашармын. И бу ирләрен әйтер идем, кая булган күзләре, шундый асылташ ирсез яшәсен инде җә?! Бу бит гафу ителмәслек күренеш, матур апасы!

– Әй оялтмасана!

Кифаяның йөзенә алсулык йөгерде, әйтерсең, яңа унҗидесе тулган да тәүге тапкыр егетләр белән капка төбендә тора!

Фәйзелхак ике бөккәнне дә сыдырып салды.

– Иртәгә килгәч, сөйләшә дә алмамын, бик тәмле булды бу бөккәннәрең!

– Ник, иртәгә дә килмәкче буласыңмы?

– Рөхсәт итсәң, – дип куйды ир.

Кифаяның йөрәге дөп-дөп тибеп куйды. «Ах, карт җүләр кызый, әллә бу сөйкемле сөяккә гашыйк булдың инде?! Алай да бик сиздермәскә иде!»

– Килеп нишләмәкче буласың, Фәйзелхак? Балдызың яратмас бит!

– Балдыз минем йөрәккә хуҗа түгел! Менә син карлыган белән кайнашканда, балконыңны ясармын.

– Ни булган балконыма? Биш ел торганны, тагын да торыр. Минем артык акчаларым юк бит, Фәйзелхак. Пенсиям чамалы гына.

Шул чак ир өстәл артыннан торды да Кифаяның иңеннән тотып:

– Синнән акча сораучы юк. Мин сиңа балкон ясаган өчен хезмәт белән түләрсең, – дип көлеп куйды ир. Бакча тулы җиләк-җимеш, аларны әрәм итеп булмый бит инде. Миңа җыярга булышырсың.

Кифаяның карашлары Фәйзелхакныкылар белән очраштылар. «Бигрәк нурлы, ягымлы инде карашлары, моңа ничек каршы киләсең?» – дип уйлады хатын. Аның да ирне чеметеп карыйсы килде:

– Карале, Фәйзелхак, бер ел буе ялгыз яшәмәгәнсеңдер, йортыңа хатын-кызлар килгәндер синең дә?

– Алдый алмыйм, минем белән бергә ияреп кайтырга теләүчеләр дә, үзләре өйгә килеп кергән хатыннар да булды. Тик менә... Тик менә...
Фәйзелхак туктап калды.

– Мин бүгенгә китим булмаса, базардан да әйләнәсем бар.

– Тикне әйтеп бетермәдең бит әле, әйтеп кит! – дип сүзендә нык торды Кифая.

Фәйзелхак хатынга карап, моңсу итеп елмайды да:

– Иртәгә! – дип өстәде.

– Карлыганың күпме тора соң, акча алмадың бит! Ашаганда тамактан үтмәс алайса, миңа бушка алган әйбер килешми, – диде Кифая. – Уны белән чыга.

Инде ишек янына җиткән ир, кире борылып килеп, Кифаяның кулын кысты да:

– Иртәгә уннарда килсәм буламы? – дип сорады.

Кифая көлеп куйды.

– Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, көнче күршеләрем особо да тел чарларлар. Көндез свидание була димени?

– Шулай килеп чыга инде, кич булмагач, – дип көлеп җавап кайтарды ир.

Фәйзелхакны озаткач та, Кифая эшкә тотына алмыйча озак хыялланып утырды. Фатирында бүген генә танышкан ирнең затлы хушбуй исе, күңел җылысы эленеп калды сыман. Ул инде аны бүген үк сагына, юксына башлады.

Карлыганнарны урнаштырып бетергәнче төн җитте. Ул йокларга ятканда, ай инде шәһәрнең түбәсенә менәргә өлгергән иде. Кифая чигешле мендәренең берсенә башын куйгач та, икенчесен куенына кысты. Гомер буе ялгыз яшәгән хатын-кызның назга сусаган тәне мендәрне йомгак хәтле генә калганчы кысты да кысты. «Иртәгә!» дигән татлы өметне колак читләрендә тирбәтеп Кифая йокыга талды.

Иртән хатынны йокыдан кояш уятты. Ул аның керфекләренә нур көлтәсен коеп иркәләде, Кифая урыннан кузгалмый булдыра алмады. Стенадагы сәгать сигезне сукты. «Торырга! Соң сәгать унда Фәйзелхак килеп җитсә, ни уйлар?Җәелеп ят, имеш!»

Ун минут та узмагандыр, хатын инде юынып, шулпасын кабызды. Камыр белән мәш килә иде. «Карлыган патшасына карлыган пирогы ашатмасам, исемем Кифая булмасын бүген!» – дип, бар йөрәк җылысын эшенә күчереп, көйли-көйли камыр басты. Пирогын газ миченә тыгып маташканда, фатирның кыңгыравы зеңләде.

Ишектән бер кочак сырлы такта күтәргән Фәйзелхак килеп кергәч, Кифая чак артына утырмады.

– Нишлисең болар белән?

– Балконыңны тышлыйм, машинамда тагын бар. Әйдә, минем белән бергәләп син дә төш әле, машина ишеген ачып торсаң да ярар, матур апасы!

Кифаялар икенче тапкыр такта алып менгәндә күршесе Хәлимә очрап, телсез калды.

– Кифая җаным, әллә кияүгә чыктыңмы?

Кифая ни әйтергә дә белми аптырап торганда, ир ярдәмгә килде:

– Чыкты, чыкты, менә туйга әзерләнәбез, өстәл ясыйбыз, кунаклар сыймаса, –дип ике хатынны өнсез итте.

Карлыган пирогын мактап, балконны тышлап, эшен бетереп, китәргә җыенганда, Фәйзелхак:

– Иртәгә иртән үк килеп алам. Карлыган җыярга. Җидедә әзер булып тор, –дип, Кифаяны тагын бер шаккатырды. Кифая:

– Мине карлыган сатарга да алып чыкмакчы буласыңмы әллә? – дип сорарга батырчылык итте.

– И матур апасын базарда бастырып торырга? Юк-юк! Саҗидә сатып бетерә аны. Илтеп кенә киләм.

– Карале, Фәйзелхак, иртәгә минем туган көнем бит! Бер-ике дус хатын белән абыстайны чакырып, Коръән укытып алмакчы булам, карлыган җыярга барып булмас.

Көтелмәгән бу хәбәргә ир шатланды гына.

–Тәк-тәк, бик әйбәт бит бу! Матур апасы, болай итәбез... Туган көнеңне бездә уздырабыз.

– И көлмәсәнә инде, Фәйзел! Үз фатирым була торып, кеше өендә мәҗлес үткәреп йөрергә?! Мин бит кеше күп чакырмыйм. Бүген азрак камыр ризыклары пешерәм дә өстәл әзерлим.

– Ну матур әйттең, синең авыздан исемем койрыксыз да шәп яңгырый икән –Фәйзел дидеңме әле?! Кифая, матурым...

Ир авызыннан чыккан бу сүзгә үзе дә бераз кыенсынган кебек, хатынга карады.

– Әллә мәйтәм, карлыган бәлешеңне минем өйдә генә пешерәсеңме? Дус хатыннарыңны да, туганнарыңны да безгә чакырсак дим? Минем өйдә мәҗлес булмаганга да бик күптән бит инде. Коръән ашына мулланы чакырсак ни диярсең икән?

– Ник мулланы?

– Берочтан безгә никах та укып китәр!

– Никах? Ай-яй, кызу тотасың, Фәйзелхак! Әле мин сиңа җавап әйтергә уйларга өлгермәдем дә, син инде никах укытырга әзерләнеп ятасың!

– Кифая, мин тимерне кызуында сугарга яратам. Ошаттым мин сине, ике көн эчендә гомер буе бергә яшәгән кешем шикелле... Чык син миңа кияүгә! Никахлы хатыным бул! Туй кирәк дисең икән, анысын да ясармын.

Ир Кифаяның ике кулын бергә тотып кайнар учларына кысты да күзләренә карады. Аның бу карашларында: «Яраттым мин сине, уртак түшәгемне бүлешерлек гомерлек ярым бул», – дигән сүзләр дә ярылып ята иде. Кифая да кулларын ирнең учыннан тартып ала алмыйча, Фәйзелхакның үзенә шулкадәр якын торуыннан әсәрләнеп, акрын гына елап җибәрде.

– Кайларда йөрдең син моңа кадәр, Фәйзел? Нишләп бик соң очрадың син минем юлымда? Бәлки мин дә әни булу бәхетләрен татыган булыр идем... Их, Фәйзел, Фәйзел! – дип кабатлап, ирнең күкрәгенә башын салды.

Кифаяның ялгызлыктан, гаҗизлектән булган барлык әрнү-кимсенү белән тулы хисләре күз яшьләре булып ирнең күкрәгенә коелды.

– Чү, Кифая! Менә бит, яныңда басып торам, җавабыңны көтәм. Син минем хатыным булырга ризадыр бит?!

Фәйзелхак хатынның башын күтәреп, Кифаяның күзләренә карады. Аннары күкрәк кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, хатынның яшьләрен сөртте. Бу минутларда Кифаядан да бәхетле хатын юк иде. Аның бу ирне шашып-шашып кочаклыйсы, ярсып-ярсып битләреннән, иреннәреннән үбәсе килде. Гомер буе ир назына сусаган хатынның янәшәсендәге бу бәхеттән исерәсе килде...

Кифая алай да башын югалтмады. Фәйзелхак дөрес аңламас. Кыз килеш картайган Кифаяны тәртипсез хатын дип уйлар. Хатын үзен кулга алды.

– Риза!

Иргә шушы кадерле сүз җитә калды – ул Кифаяны кочагына кысты.

Алтмыш яше тулган көн Кифаяга әйтеп бетергесез олы бәхет – ир хатыны булу бәхете алып килде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com