Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Сөйкемле сөяк

Сөйкемле сөяк

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
12 апреля 2018
2424 карау
Кифая кыз килеш картайды. Сүз кушып караган егетләре дә булды булуын. Беренче тапкыр 13 яшендә үзеннән җиде яшькә олы Солтан белән клуб артында үбешкәч, әнисе янында гаепле эш эшләгән сыман, атна буе күзләрен яшереп йөрде. Югыйсә классташ кызлары әллә кайчан егетләр белән сөйләшеп, хатлар алышып йөриләр. Бер Кифаяның гына беркемгә дә хат язганы юк... Хәер, алай дисәң, күрше урыс авылыннан Петр атлы урыс малае сигезенче мартка ясалма бик матур бер роза чәчәге белән открытка китереп тоттыргач, дәрес вакытында бер сүзле записка язган иде үзе. Кифаяның кәгазьгә ашык-пошык кына сырлаган «Спасибо» сүзен Петр армиядән кайтканчы саклаган иде. Көтмәгәндә генә клубта очрашкач, күкрәк кесәсеннән шул саргаеп беткән зәңгәр шакмаклы блокнот битен Кифаяга күрсәткәч, кыз өнсез калды. Кызны яратуы көчле булгандыр инде: бер мәртәбә дә өйләнмичә, башта әнисе белән, соңрак ялгызы авылда яшәде дә яшәде, бахыркай.

Гомер аккан сулар кебек акты да акты. Кифая башта тегүче булып, аннары фабрикада бригадир булып эшләде. Куллары алтын иде кызның: өс-башына кибеттән сатып алган күлмәк кигәне булмады. Ярты төн эчендә үзе уйлап тапкан фасоннар белән күлмәген кисеп, тегеп, иртән эшкә яңа күлмәктән барыр иде.

Казан трамвай-троллейбусларында сүз кушкан ир-егетләр дә байтак очрады. Бер генә кеше дә түгел, әллә ничә мәртәбә кулын сорап караучылар булды. Кайсының ботинкасы пычрак, кайсының галстугы майлы күренде. Кайберенең авызыннан әллә ниткән ис килүен ошатмады. Фираз дигәненең чәченнән коелган кавыклары җенен чыгарды. Үзе болай ничава гына егет иде югыйсә!Хәмите юмарт булса да, «борынга җыелган балын» гел тамагына суырып, ашап йөрүе белән Кифаяның өметен өзде. Сибатка чүт кенә кияүгә чыкмыйча калды, мәхәббәткә «исләнгән носкилар» ясин укыды.

Шулай сайлана торгач, илле өстенә менгәнен дә, алтмышка җиткәнен дә сизми калды. Ике көннән алтмышы тулырга торганда, гомер буе эзләгән, көткән ир-атны бер дә уйламаганда очратты... Очратты гынамы, башы-аягы белән гашыйк булды!

Бу мәхәббәткә кара карлыган гына сәбәпче. Кифая үлеп ярата шул кара карлыган кайнатмасын. Аның бу җиләккә ах итүе сабыйчактан ук киләдер. Каршы якта гына торучы әбиләренең бакчасында 12 төп кара карлыган үсә. Карлыганнар өлгерә башлауга, бабасы үзе ясаган кечкенә генә алачыгында көннәр буе да, төннәр буе да өйгә кермичә ята, тирә-күрше бала-чагасыннан шул карлыганнарны саклый. Бервакытны урам малайлары белән уйлаштылар, киңәштеләр дә Сафиулла картны кызык итәргә булдылар. Чиләк-чиләк бирә торган куаклардан карлыганны җыярга барыбер Кифаяны чакырачак ич бабасы!Кифая карлыган җыйганда, кыз ашап кинәнмәсен дип янында саклап тора бабасы. Кушаматы да ябышкан үзенә Саран Сафук дип йөртәләр. Шул саранга әбисе ничек түзәдер. Малайлар коткысына Кифая да бирелде. Картны өрәк белән куркытырга уйладылар. Урам очында яшәүче озын Раилне өрәк итеп киендерергә булдылар: кыяфәте дә килә-колга кебек озын, үзе ябык, чәчләре керпе инәсе кебек өскә тырпаеп тора. Куллары тездән аска төшеп салынган, алпан-тилпән атлап йөрүе дә әлләни – мазар-кызык! Раил башта каршы килеп маташкан иде дә, аңа бер табак карлыган бирергә вәгъдә иттеләр. Сөйләшенгәнчә дүртәү Сафук бакчасына арт яктан төшәргә сүз куештылар. Кифаяны бабасының бакчага чыгуын хәбәр итәргә калдырдылар. Кифаяның тавышы матур, көндез сандугач булып чутылдарга өйрәнде.

Төн җитте. Авыл яшьләре җырлап клубка менеп китүгә, карт бакчадагы алачыгына чыгып ятты. Кифая бер мәл рәшәткә артындагы өйгән бүрәнәләргә ышыкланып сандугач булып сайрап җибәрде. Ике малай бүрәнәләр өстеннән акрын гына бакчага төштеләр. Бары Раил генә башыннан ук ябынган ап-ак простыняны куллары өстеннән селкеп, әллә нинди иләмсез тавыш чыгарды: «Уууу, во! УУУ, во».

Сафиулла яткан җиреннән торып, кулына ике япьле сәнәген тотып, бакча ягына чыкты:

– Кем бар? Маңка танаулар, урлашырга кердегезме?

Фидан белән Арыслан кура җиләге куагы эчендә кыштырдап куйдылар. Картның ул чытырманлыкка кермәсе көн кебек ачык.

Бакча артына өеп куйган бүрәнәләр өстендә ак шәүлә күтәрелде.

Раил оста, чукынчык, тавышы гөбедән чыккан кебек, өйрәткәнне шәп яра:

– Бу мин, уууу, во, энең Нурислам! Уууу, воо!

Карт имәнеп артка чикте. Нурислам сугыш кырында ятып калганга ни гомер бит! Ай яктысындагы ак канатлы шәүлә аның саен селкенүен дәвам итте.

– Мин кайттым. УУУ, во! – диде шәүлә-өрәк. Раилнең бу кадәр рольгә керүенә чыдаша алмый кура җиләге арасындагы малайлар эчләрен тотып көлделәр. Өрәк-Раил бүрәнәләр өстендә селкенеп торуын белде.

Сафиулла карт теле бәйләнеп, өзә-төтә берничә сүз әйтә алды:

– Нуррислам... Син исәнмени? Әстәгъфирулла!

Раил аның саен простыня-җиңннәрен ешрак селки:

– УУУУ, во, исән! Исәннн!!!

Малай соңгы сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Сафиулла кискән арыш башагы төсле җиргә ауды. Кифая бермәл бабасын кызганып та куйды. «Әгәр бабасы бакчада җан тәслим кылса, гомер буе үзен гаепләрме?»

– Раил төш, җитәр, бабайны үтерәсең, төш, – дип малайны бүрәнә әрдәнәсе өстеннән сөйрәп төшерде.

Фидан белән Арыслан акрын гына карт янына килделәр. Карт, чыннан да, кузгалмыйча, ятуын белә. Кифая да йөгереп бабасы янына килде... Аның яңакларын угалап, кулларын селкетте:

– Бабай, бабай, ни булды? Тор әле, тор!

Шулай селеккәли торгач, карт күзләрен ачты:

– Кызым!

– Мин монда, бабай!

– Нурислам кайда?

– Нинди Нурислам ул, бабай?

– Энем, сугышта үлгән энем... Кайткан иде... Әле.. Әле генә...

Картны култыклап өйгә керттеләр. Әбисе йокысыннан уянып, өйгә кергән оныгы белән малайларны күреп аптырап китте:

– Нишләп йөрисез, оланнар? Нәрсә булган бабагызга? Ник култыкладыгыз?

Картны караватка утырттылар да малайлар белән Кифая чыгарга юнәлделәр. Сафиулла карт кына карчыгына яңа хәбәр сөйли калды:

– Карчык, Нурислам энекәш кайткан иде... Бакчада үзем күрдем.

Карчык кына иренең акылы саташа башлаганга юрап, орышынып алды:

– И булмаганны! Әллә кайчан үлеп беткән энең төн берендә кайткан ди?! Тиле карт! Шул карлыган саклап, җиңеләя башладың бугай инде! Ят, әйдә! – дип утны сүндерде.

Иртән Кифая йокыдан торгач, беренче эш итеп бабасының хәлен белергә уйлады. Кызны әбисе сукранып каршылады.

– Күпме әйттем, төн бүресе булып йөрмә бакчада, карлыганның калганы да җитәр, нәрсә малай-шалай ашап бетерәмени аны дидем. Ята әнә хәзер сәгать саен су сорап, – диде әбисе караватында уфылдап ыңгырашкан Сафиуллага күрсәтеп. Кифаяга уңайсыз булып китте. Бабасын «акылга утыртуда» аның да катнашы бар бит!

– Нәрсә бабай авырып киттеңмени? – диде ул карт янына елышып.

– Кызым, әйт әле әбиеңә, сез мине кичә өйгә керткәндә Нурисламны күрдегезме?

– Кайсы Нурисламны ул, бабай? Без клубтан кайтып барганда, бакчада син генә ыңгырашып ята идең бит! Тавыш ишетеп кердек без бакчага, синең тавышны...

– Алай икән... Нурислам булмаган икән алайса бакчада? Тавышы нәкъ энемнеке иде бит! Нурисламныкы! Өрәк булдымы икәнни соң?

– Әй, сөйләнеп ятмасана тилеләр сүзен, әйе, төнлә ай яктысында Нурислам өрәге карлыган ашап йөри ди?! Җиңеләя башлагансыңдыр, карт җүләр! – дип чәпчеде әбисе.

Шул төннән башлап, карт төнлә түгел, көндезен дә бакчасына керми торган булып китте. Бакчадагы җиләк-җимешне җыю, карау Кифаяга калды. Карлыганны рәхәтләнеп ашады да, җыеп әбисенә дә кертте кыз. Бергәләп кара карлыганнан кагыт та койдылар. Кайнатмасын да ясадылар, киптерделәр дә, зур банкаларга тутырып, кар базына да төшереп куйдылар. Кышкылыкка әбисе шул карлыганнан бәлешен дә ясарга булды.

Кифаяның уйларын таныш түгел ир-атның йомшак тавышы бүлде:

– Я, матур апасы, күпме үлчим сезгә? Иң эреләре, иң сусыллары гына, әле җыйганыма да ярты гына сәгать! Әллә чиләге белән үк аласызмы, апасы? Мунча кергән саен миңа рәхмәт укырсыз! Моннан да тәмлерәк карлыганны бөтен базарында таба алмассыз! Мин бит аның үсентесен дә Мәскәү астыннан барып алып кайттым, кара әле син аның эрелеген генә, берсе берсе 7-8 граммга тарта бит, ә баллылыгын кара... Тәмен, тәмен татып кара әле, апам җаным, авызыңда эри дә китә! Файдасы турында әйтеп тә тормыйм инде! Сезгә кайсы кирәк, апам җаным, «Венера»мы, әллә «Йөзем» сортлысымы? Менә бу чиләккә карагыз, азрак кына – анысын бала-чага бик ярата, карлыганның тышчасы бик йомшак, чәйнәп тә торасы юк. Оныкларыгызга кирәк дисәгез, шушысын алырга киңәш итәм. Ә ирегез белән тәмләп чәй эчәргә кайнатма ясарга дисәгез, менә бусы «Добрыня»ны алыгыз. Анысы менә бу чиләктә! Башыгыз авырткаласа, менә бусы бер дигән! Эре дә, сусыл да, баллы да! «Несравненная» сорты! Үземдә дә ике генә төп ул. Әле бүген болай тәм өчен генә генә азрак җыеп карадым. Кабып карагыз, матур апасы, кабып, чиста, юган кулларым белән генә куактан өздем, аунап яткан җимеш түгел! Аннан көн аралаш яфракларына, җимешләренә су да бөркеп торам. Чирканмагыз, бөртек кенә дә тузаны юк!

Кифая юк кына вакыт эчендә шулкадәр тәмле итеп сөйләгән сатучыны беренче күрә. Ул карлыганнан битәр, сатучы ир-атның өс-башына карады. Зәңгәрсу кыска җиңле күлмәктән, башында ап-ак кепка, стрелкасы кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән чалбардан, балак читеннән аз гына күренеп торган ак носкилардан, көлсу төстәге ботинкасы ялтырап торган бу ир аңа сатучыдан бигрәк берәр галимне хәтерләтте. Хатынның үзен шулай җентекләп күздән кичерүе иргә дә кызык тоелды.Ул йөзенә елмаю чаткысы чыгарып:

– Сезгә карлыганга карый үзем ошый төштем булса кирәк! Әллә карлыганны үзем белән бергә аласызмы, матур апасы?

Кифая шаян иргә гомер булмаганча,шаяртып җавап бирде:

– Уйлап карарга була! Карлыганың да, үзең дә ничава гына болай! Миңа менә бу карлыганың бара төшәдер, соңгы вакытта башым да гел сызлап тора, – диде ул «Несравненная» сортлы карлыган салынган кечкенә кәрзингә күрсәтеп. Тик монда азрак шул. Миңа кыш буена җитәрлек кирәк! Карлыган яратам мин.

Ир Кифаяга сынап бер карады да кечкенә кәрзиндәге карлыганны үлчәп тә тормыйча хатынга сузды.

– Бер сәгать вакытыгыз бармы?

– Минем вакыт үзем белән гел! Пенсиядә бит мин! – дип көлемсерәп куйды Кифая.

Ир ак кепкасын башынннан бер салды, бер киде – дулкынлана идеме, әллә Кифаядагы карлыганга мәхәббәт аны да әсәрләндердеме – хатын аңлый алмады.

Ир янәшәсендәге сатучы хатынга карап:

– Саҗидә, минем карлыганга кызыгучы булса, сатып җибәр. Мин бу матур апага карлыган җыеп, озатып җибәргәч, килермен, яме, – диде.

– Ярар, ярар, Фәйзелхак абый! Синең карлыган озак тормас монда! Хәзер сыпыртырлар! – дип җаваплады хатын.

Кифая бу хәлгә бераз аптырабрак калса да, ир аңа озак уйланып торырга урын калдырмады.

– Мин монда якын гына торам, ун минутлык юл, – диде Фәйзелхак Кифая кулындагы сумка белән кәрзинне бергә эләктереп. Кифая беренче күргән шушы ир-атка ияреп китеп баруына үзе дә аптырап, аның яныннан теркелдәвен белде.

– Шикләнмәгез дә, шүрләмәгез дә, кая алып бара мине бу таныш түгел ир дип үзегезне куркытып бармагыз, апасы!

– Кифая мин, – дип куйды хатын.

– Сирәк исем! Ишеткәнем юк, әмма колакка ятышлы – карлыган шикелле!

– Минеке – Фәйзелхак, Фәйзие – әтинеке, Хак – әнинеке! Әти белән әнинең дүрт кызлары туган да үлгән, туган да үлгән. Бишенче булып мин тугач, әти: «Бу Фәйзи улыма тимә инде, Ходаем, калдыр!» – дигән.

Әни дә: «Иремнең сүзләре хак, калдыр баланы, Раббем!» – дип җөпләгән. Менә шулай итеп, мин – Фәйзелхак аларның бердәнбер уллары булып яшәп калган.

Челтәрләп үрелгән яшел тимер рәшәткәле йорт каршында туктадылар. Ир капканы ачып, Кифаяны алга уздырды.

Йорт эченә килеп керүгә, хатын үзен сихри гөлбакчага аяк баскан кебек хис итте. Капкадан брусчатка җәелгән сукмак сырмалап-бормалап эшләнгән болдырга илтә. Сукмакның ике ягында күз явын алырлык булып аллы-гөлле чәчәкләр озата бара. Бу гүзәллеккә таң калып, Кифая сүз кушты:

– Хатыныгыз алтын куллы икән, Фәйзелхак! Күр әле мондагы манзараны! Иргә хатынның матурлыкны күрә белүе ошады.

– Яшермим, бу чәчәкләргә карап үзем дә хозурланам. Сез менә бакчадагы карлыганнарны күзәтә торыгыз, мин чәй куеп чыгыйм әле, Кифая!

Хатын бу сүзләргә бераз гаҗәпләнде. Шушындый хан кебек ирнең хатыны кая икән соң? Чәй куярга да ярамагач, нәрсәгә сөлек кебек егетне әрәм итеп ята?Кифая: «Мондый ирем булсамы, мин көненә әллә ничә тапкыр чәй куеп, камыр ризыклары пешерер идем әле!» – дип уйлап куйды. Фәйзелхак хатынны беседкага кадәр озата килде дә борылып, өйгә кереп китте. Беседкасы да үрмәле гөлләргә күмелгән бу ирнең! Нинди әикят солтаны икән бу Фәйзелхак?!

Кифаяның соңгы елларда ир-атка бик исе китми башлаган иде инде. Ә монда менә сиңа мә! Болдыр бусагасында ирнең ак оекбашлары гына күренеп калды. Кифая тигез рәт итеп утыртылган карлыганнар сафы янына килде. Кечкенә кәрзиндә күреп гашыйк булган эре карлыганнар үсә торган куакны бик тиз тапты хатын. Җимешләрнең эрелегенә, тигезлегенә, матурлыгына таң калып торганда, пар чынаяк куелган поднос күтәреп, Фәйзелхак та күренде.

– Я, ничек сезгә, матур апасы, минем бакча? «Несравненная»ны таптыгызмы?Быел бакчама хатын-кыз заты аяк басмаган иде әле...

–Хатыныгыз да чыкмыймы бакчага дим?

Ир тирән итеп көрсенеп куйды. Аннары авыр сулап:

– Чыгарлык җирдә түгел шул Майшәкәрем!

Кифая үзе биргән сораудан үзе уңайсызланып, берара тын торды.

Ир подносын беседка өстәленә куйды да Кифая янына килде.

– Бер ел инде... Үзем генә яшим мин. Уйламаганда-көтмәгәндә, яман чир алып китте. Ярты ел гына авырып ятты да күзләремә карап мәңгегә бәхилләште.

– Гафу итегез, Фәйзелхак... Төпченә дип уйламагыз, мондый тылсымлы бакчаны хатын-кыз куллары гына тудыра дип уйлап ялгышканмын. Балаларыгыз да килмиме карлыган җыярга?

Хатын тагын авырткан җиренә тимәдемме икән дигән сыман, сынап иргә карады. Фәйзелхакның күз кабаклары тартышып куйды. Битендәге мәхәббәт чокырлары тирәнәеп алды. Ир башындагы ак кепкасын бер салып, бер киде. Маңгаена чыккан тир бөртекләрен кул аркасы белән сыпырып куйгач кына:

– Балаларыбыз булмады безнең. Мәхәббәт агачыбыз җимешсез булганга күрә, шушындый бакча үстерәсебез килде. Бакча җимешләре икебезне дә бик куандыра иде... Ел да... Сукмак читендәге чәчәкләрне Майшәкәр бик ярата иде. Чәчәк орлыкларын үзе җыеп калып, кояш карый башлауга, апрельдә үк чәчеп, каплап, бик тәрбияләп үстерә иде. Быел менә ул җыйган орлыклардан үзем утырттым... Аныкылар төсле үк булмаса да, чәчәкләре белән көн дә куандырып торалар.

Ир, ашыгып кына кабат өйгә кереп китте. Кифая бакчадагы җиләк-җимеш куакларын, алмагачларны карап, бакчадагы тәртипкә таң калып йөрде. Ник бер чүп үләне булсын! Бу ир бөтенләй йокламый бугай. Йорт-җирендә дә тәртип, үзе дә туйга килгән кунак сыман киенгән. Ул ак носкиларын базарга чыкканда гына кигәндер әле?! Фәйзелхакның яныннан да ниндидер затлы хушбуй исе килә. Үзе өйгә кереп киткәч тә, Кифая янында ирнең бу тәмле хушбуй исе хатынның борынын да, күңелен дә кытыклап, озак тирбәлде әле. Җыйнак итеп кенә җибәргән кечкенә түгәрәк сакалы да иргә әллә нинди зыялылык галәмәте өсти.

– Менә карлыган кайнатмасы белән тәмләп чәй эчеп алабыз да үзегезгә кирәк кадәр карлыганны җыеп алып китәсез, матур апасы!

Кифая ирнең болай мәшәкатьләнеп йөрүе өчен бер уңайсызланды, бер сөенде. Сөенми, шундый ир яныңда өтәләнеп йөрсен әле! Кифаяның гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр очрыйдыр мондый ир!

Фәйзелхак чәйнекне Кифаяга сузып:

– Әйдә кунак булсагыз да, чәйне сездән ясатыйм әле. Чәй хатын-кыз кулын ярата ул! – дип хатынны кызарырга мәҗбүр итте.

– И нинди кунак инде мин, гади сатып алучы, карлыган яратучы!

– Менә шул-шул, карлыган яратучы булганга өемә алып кайттым да сезне!Майшәкәрем үлгәннән бирле йортка ят хатын-кыз аяк басканы юк.

Кифаяның кызыксынуы җиңде:

– Бар җирегез дә ялт иткән, бигрәк чиста-пөхтә, хатын-кыз кулы тигән кебек бит!

– Ә аны әйтәсеңме, атнага бер тапкыр балдыз кереп чыга баҗай белән... Шунда бергәләп җыештырабыз. Калган көннәрне үзем тәртипләп торам.

Кифая ике чынаякка да чәй агызгач, Фәйзелхак каршысына утырды. Ирнең үзенә сорау бирәчәгенә ышануы рас килде:

– Кифая, ә сезгә карлыганны күтәрү авыр булмасмы соң? Ирегез килеп алачакмы?

– Юк, үзем алып китәрмен, ирем юк минем.

Фәйзелхак артыгын сораштырмыйча, ап-ак чынаяктан хуш исле чәй эчүен дәвам итте.

– Алай икән! Теләсәгез, үзем илтеп куярмын, ачуланыр кешегез булмаса...

– Кем ачулансын инде, гомер буе ялгыз мин, – дип куйды Кифая.

– Шундый сөйкемле ханымның ялгыз булуы сәеррәк инде дә, – дип,ир үзенең гаҗәпләнүен кашларын югары күтәреп аңлатты.

– Насыйбым чыкмады. Язмыш!

Алай димәгез, кайчак язмышны да үзең теләгән якка борып була ул, матур апасы!

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7426

фото: http://pixabay.com
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com