Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Кичерү

Кичерү

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
12 апреля 2018
3036 карау
(тормыштан алынган хикәя)
Катифә карчык, кызы Дамира белән кияве Хәлифне озатып, урамнан керде дә, караватына бер тын ял итәргә чүгәләде. Олыгая шул, нишлисең, көче, хәл-куәте елдан ел китә бара. Шөкер, кызлары икесе дә картайган әниләрен онытмыйлар. Туган нигезләренә кайтып торалар. Йортын караштырып, эшен эшләп китәләр. Соңгы арада кече кызы Гәүһәр генә никтер сирәк кайтыштыра башлады. Катифә карчык, кәкрәйгән бармакларын бөгә-бөгә, тагын бер кат санады. Элек ай саен кайта торган кызын күрмәгәнгә дә алты ай үткән икән инде. Алай борчылырга урын юк та кебек. Гәүһәр үзеннән җиде яшькә олырак апасы Дамирада яшәп ята. Мәктәптә балалар укыта. Читтән торып югары уку йортында укытучылыкка укый. Олы кызы белән дә горурлана Катифә әби. Дамирасы, югары уку йортын тәмамлап, Башкорстанның бер районында ире, сеңлесе белән бер мәктәптә укытучы булып эшли. Мәктәп директоры Хәлифкә тормышка чыгып, бик акыллы малай үстереп яталар. Һич кенә дә җан тынычлыгын алырлык сәбәп юк кебек. Тик нигәдер соңгы көннәрдә Катифә карчык үзенә урын таба алмый. Ни хәл бу? Картаю шушымы икән?

       Катифә әби утырган җиреннән җыелмаган өстәлгә күз салды. Ярар, кулы кычытып торса да, өлгерер әле савыт-сабасын юарга да, өен җыештырырга да. Кызы белән кияве юл алсыннар әле әзрәк. Юлга яңа чыгып киткән балалары артыннан кузгалып, идән себерә башлауны хуп күрми Катифә карчык. Балалар дигәннән, кияве Хәлифне дә үз улы кебек җылы кабул итте әбекәй. Уртача гына таза гәүдәле, төпле акыллы Хәлиф беренче күрүдә үк үзенә ходай ир бала бирмәгән карчыкның күңелен яулады. Яшь кенә булуына карамастан, мәктәп директоры дәрәҗәсенә җиткән. Кемдә бар әле мондый кияү? Шулаен шулай да... Тик соңгы арада Катифә карчыкка кызы белән киявенең аралары суынган кебек күренә. Әнисе алдында үзен бик гади тоткан ачык йөзле Дамирасы иренә бик күтәрелеп карамаска тырыша кебек. Ни булган? Тавышланып, гаугалашып та яшәмиләр кебек... Кызыннан бу турыда соравы кыен. Аларның тормышына кысылу кебек... Ярар, үз-үзеңнең тынычлыгыңны алып, әллә ниләр китермә башыңа. Юраган юш килә диләр... Яшәсеннәр әйбәт кенә. Карчык, тынгысыз уйларын куып, үзен тынычландырырга тырышты. Ни дисәң дә, яшь гайлә яңа яши башлады. Бер-берсенә яңа ияләшеп киләләр. Әзрәк әйткәләшеп алсалар да бер дә гаҗәп түгел. Тормыш бит бу... Гәүһәрен алып кайтмаулары гына... Анысы инде ярты ел күренми. Элек ай саен, әнкәем! сагындым! дип йөгереп кайтып җитә иде. Соңгы кайтканда гына ошамады әнисенә кызының кәефе. Уйнак күбәләктәй очып йөргән кызының адымнары сүлпәнләнгән. Карашы да уйчан. Әнисенең төпченүенә Гәүһәре, әнкәй, арыдым, мәктәптә эш күп, дип кенә җавап бирде. Баланы шул хәтле эт итеп җигәсезме? дигән соравына кияве, мәктәп директоры, дәшмәде.

         Шулай, кече кызын көтә-көтә, тагын өч-дүрт ай үтте. Катифә карчык Гәүһәренә хәлен тасвирлап хат язды. Озак кайтмаганы өчен әзрәк үпкәсен белгерде. Кызыннан җавап килде килүен. Тик әнисенең күңеленә генә бик хуш килмәде Гәүһәренең җавабы. Әллә ни язмаган да кебек. Шакмаклы дәфтәр битенең яртысына сыйган кыска гына сәлам хаты. Барысы да яхшы, әни. Борчылма... Кызлары әнисен тынычландырган саен, Катифә карчыкның тынычлыгы китә барды. Нигә кайтмый кызы? Бу ни хәл бу? Әллә чирләп ятамы икән?

         Елга якын вакыт ничек түзеп ятарга була газиз балаңны күрмичә? Катифә карчык уйлап-уйлап торды да, язның җылы гына бер көнендә балалары яшәгән районга чыгып китте. Транспорт йөреп тора. Автобустан автобуска күчә-күчә утырып, кичкә балалары яшәгән зур гына авылга килеп тә төште Катифә әби. Алдан киләсен әйтми-нитми килеп кереп балаларын аптыратырга ниятләнгән карчык, кызы белән кияве яшәгән йортның бусагасы аша атлау белән, үзе әйтер сүз таба алмыйча, аптырап басып калды... Олы кызы Дамира, буылып елаган кечкенә баланы кулында тибрәтә-тибрәтә, бүлмә уртасында йөреп ята иде... Көтмәгәндә килеп кергән әнисен күреп, Дамира югалып калды. Гаепле кешедәй, карашын бер әнисенә, бер кулындагы балага күчереп, бер тын сүзсез торды да, ишек янында үтәргәме-юкмы дип икеләнеп торган әнисе янына килде. “Әни? Син? Ничек килергә булдың? Ник килүең хакында хәбәр итмәдең?” Берни дә аңламаган карчык шулай да телгә килде: “Килүемне әйтмәсәм дә, керергә ярыйдыр бит?” Дамира, ушына килеп, кулындагы баланы караватына куйды да, әнисен үтәргә чакырды. Катифә әби, чишенеп, әлбәттә, башта бәләкәй генә бала яткан карават янына узды. Буш имчәк имеп яткан җанлы төенчеккә бер тын сүзсез генә карап торды да, үрелеп сак кына кулына алды. Әнисеннән берсеннән-берсе авыр сораулар көткән Дамира, телсез калып, карчыкны күзәтте. Тик ике яңагыннан яшь аккан карчык бик озак берни дә дәшмәде. Башын әкрен генә селкеп, кечкенә сабыйның битенә карап торды да, урынына куйды. “Менә ниләр кыланып ятасыз икән монда...” Аннан кызына борылды да: “Бала Гәүһәрнекеме?” – дип сорады. Дамира, ниндидер ярамаган эштә тотылган кешедәй, әнисенә карашын күтәрергә базмады: ”Әйе...” “Уйлаган идем лә ул... Төрлесен уйлаган идем... Бик озак кайтмады шул авылга... Тик болай булыр дип һич кенә дә уйламаган идем...” – үзалдына ачынып сөйләнде Катифә карчык. “... Охшаган кызы бәләкәй чагына, коеп куйган Гәүһәр...” Карчык тагын берничә тапкыр кызчык яткан карават янына барып урады. Җанын каезлаган, зиһенен айкаган сорауларга гүелдәп яткан баладан җавап көткән кебек, озак-озак текәлеп карап торды. Әллә ниләр иде аның күңелендә... Менә кайда икән айлар буена бәгырен телгән тынычсызлыкның сәбәбе... Кече кызы ирсез бала тапкан... Ир балага керфек күтәреп карарга да оялган акыллы, тәртипле Гәүһәре... Кайда абындың, балам? Кем алдады сине? Нигә моны миннән яшерергә булдыгыз?.. Катифә карчык иңнәре бөгелгән кызына борылды: ”Гәүһәр үзе кая?” Күзләрендә әллә ниләр чагылган Дамира тиз генә җавап бирмәде. Бүлмәдәге тынлык, күтәрәлмәслек киеренкелек тудырып, шартлардай булгач кына тавышына кергән корыч чыңы белән җавап бирде: “Ул башка авылда яши. Гәүһәр башкача монда яши алмый. Бала Хәлифтән”, – дип күзләрен каплады. Алтмыштан узган карчык өчен бүген күргән-ишеткәннәр башка сыймаслык, акылы-зиһене кабул итмәслек катлаулы да, аңлашылмаслык авыр да, оятлы да иде...

       Соң гына эштән кайткан кияве белән Катифә карчык кул биреп күрешмәде. Күңеленә җыелган бар нәфрәтне җыеп, башын иеп утырган киявен сүкте. Кайда синдә әхлак дигән нәрсә? Ничек балалар укытасың син бу йөзең белән? Кала алмый иде ул бу йортта мондый хәлләрдән соң. Иртә таңнан торып, Гәүһәр яшәгән авылның адресын белде дә, кече кызы янына юл тотты. Ул авылга барып кергәндә Гәүһәр мәктәптә иде. Әбекәй фатир хуҗасының бер генә чынаяк чәен эчте дә, түземлеген җуеп, мәктәп ягына атлады. Аңа тизрәк баласын күрергә, аңларга кирәк иде. Ни булды аңа? Ничек бу хәлгә очрады аның кызы? Мәктәп тавыннан төшеп килгән Гәүһәрен танымады әнисе. Элекке чибәрлеген югалтмаса да, ябыккан, йончылган, иңнәре иелгән, адымнары сүлпәнләнгән кыз әнисе каршына сүзсез генә килеп туктады. Икенче вакыт әнисен кочып алган Гәүһәр, күрешү шатлыгын да тоймады, ахры. Яшь элпәсе эленгән күзләрен күтәреп әнисенә бер генә карады да, карашын билгесез бер ноктага күчерде. Катифә карчык гаҗизләнеп сорады: ”Балам, син үз җизнәңнән бала тапкансың. Ничек аңларга моны?” Гәүһәр авыр көрсенде дә әнисенә карамыйча гына: ”Кичер мине, әни, булдыра алсаң...” – дип әкрен генә алга атлады. ”Апаң кичерсен сине... Мин нәрсә...” – әнисенең сүзләрен ишеттеме икән Гәүһәр. “Көчләдеме ул сине? Әйт”, – кат-кат сорады әнисе. “Юк шул, әни...” – кызының сүзләренә әнисе ышана алмады... Шул көнне үк карчык өенә кайтып китте.
       Бу вакыйгадан соң карчыктан дөнья кайгысы китте. Аның миен кызган казак белән тырнагандай балалары турындагы уйлар гына бораулады. Төн йокылары качты. Гәүһәрем, саф күңелле кызым, ничек ялгыштың син болай? Үз апаңның бәхетенә кул суздың... Ничек яшәрсең син дөньяда? Әниең дә кичерер сине... Кичерми калмас бәгырь кисәген. Апаң да, бәлки, бер вакыт кичерер. Үзеңне үзең ничек кичерерсең икән син? Раббем ничек кичерер сине?! Кеше гыйбрәт алырлык итеп үстердемме мин сине? Дөньяда булмаган хәл... Ничек күренергә халык күзенә?! Балалары кылган һәр кыек эш өчен иң беренче үзен җаваплы һәм гаепле санаган ана намусына тынгы тапмады.
         Шулай да, ана кешенең йөрәге иң өзелгән кеше олы кызы Дамира иде. Ни өчен сиңа мондый сынаулар бирә, балам?! Үзеңә ышангандай ышанган иреңнең, бер карыннан туган туган сеңлеңнең хыянәте аша җан кергән баланы кулыңа алырга ничек көчең җитә? Ничек яшәрсең ирең белән? Бәхеткәйләрең чатнады шул, балам! Балакаем... Түземлек бирсен сиңа, балам... Башка кешегә бирмәгән сабырлык бирсен...

         Берничә айдан Гәүһәр баласын Дамирадан үзенә алып китсә дә, ул, авылга кайтып, әнисенең күзенә күренергә оялды. Берникадәр вакыттан соң, ул, үз тиңен очратып, тормышка чыкты. Бу хәлләрдән соң Дамира да әнисенә сирәк кайта башлады. Катифә карчык, кызының күңел яраларын яңартмас өчен, йөрәгендәген ачмаска тырышты. Бер кайтуында Дамира әнисенә кара бөдрә чәчле, тулы, матур дүрт яшьлек кызчыкны ияртеп кайтып керде. Бәләкәй Гәүһәр, тигез тешләрен күрсәтеп, әбисенә карап сөйкемле елмайгач, карчык аны кулына алмыйча булдыра алмады. Кызый дәү әнисенә бераз ятсынып торды да: “Мин Дилия булам. Ә син кем?” – дип сорады. Дамира тизрәк төзәтергә ашыкты: “Дилия түгел, Зилия. Ә бу сине сагынып көткән дәү әниең була”. Катифә карчык ике генә сүз әйтә алды: “Бәләкәй Гәүһәр...”

       Көзге алдында дәү әнисенең бизәкле яулыгын үзенә матурлап бәйләп маташкан тиктормас кызчыкка карап, әниле-кызлы көрсенеп куйдылар. Еллар буена җанына җыелган эренле шеше тишелде Дамираның шушы минутта. Әнисенең иңенә башын куеп тын гына сөйләде дә сөйләде: “Әни, беләсеңме, миңа ничек авыр булды бу кызчык тугач. Иң якын кешеләрем хыянәт иттеләр. Башта яшисем килмәде. Аннан Хәлифтән аерылырга теләдем. Аягыма егылып кичерүемне сорады. Гәүһәр гаепле түгел, үзем гаепле, диде. Ничек авыр булса да, мин кичердем иремне. Улыбыз хакына кичердем. Гәүһәрне дә кичердем. Башкача мөмкин түгел, әни, беләсеңме?.. Мин бу баланы кабул итә алмасам, акылдан язар идем бервакыт. Нәфрәтемне йота алдым... Кем генә ялгышмый да, кем генә абынмый бу дөньяда? Син үзең мине олы күңелле итеп үстерергә тырыштың...” Күзләрен бүлмә буенча чабып йөргән Зилиядән аермыйча, өстәде: “Әни, кичер син дә Гәүһәрне. Син кичермәсәң ничек яшәр ул? Шушы бала хакына... Үзеңә җиңелрәк булыр, әни...” Күзләренә яшь төелгән карчык кызын күкрәгенә кысудан башка берни дә әйтә алмады...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com