Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Төш

Әхәт Гаффар
Әхәт Гаффар
11 апреля 2018
843 карау
Диңгез буендагы ялларының соңгы көне иде.
– Төштә әнине күрдем, – диде ире хатынына.
– Ничек итеп?
– Мм... хәтерләмим.

Ул, әнисен ничек итеп күргәнен онытканга үзен гаепле тоеп, хатынының күзенә карап алды. Аның күзе куе көрән төстә һәм иренең төше белән бөтенләй кызыксынмый иде бугай. Ул әледән-әле әйләнгәләп ята; шул арада, затлы тун кигәндәге кебек, кояшта янган тәненә куана-куана караштырып ала.
– Ә мин йоклый алмадым, – диде хатыны. – Ашказаны авыртты.
– Ешлады, – диде ире, төшен хәтерләргә азаплануын ташлап.
– Үзем дә куркам инде.
– Кайтуга тикшертерсең.
– Кая инде! Дачаны чүп баскандыр.
– Җиләк өлгереп бетмәсә ярый инде.
– Безнең анда һавалар нинди икән?
– Әйбәт – елдагыдан салкынчарак.
– Алайса, ник әйбәт булсын?
– Җиләк нәкъ без кайтуга гына өлгереп җитә. Җылы булса, өлгереп, күптән бозылып бетәр иде инде.
– Сиңа әйбәт, – диде хатыны. – Ә андагы кешеләргә?
– Әйе, – дип килеште ире. – Һәркем диңгезгә бармый.

Ком эссе, йомшак иде. Ә тирәндәрәк салкынча, дымлы.
Күңеленә кинәт: «Ә безнең бәрәңге бакчасының туфрагы йомшак, салкынча», – дигән уй килде.
Җил көнбатыштан – якындагы бер абхаз авылы ягыннан исә иде. Авылның бу башындагы сыер фермасыннан сизелер-сизелмәс кенә булып тирес исе килеп тора. Бу да аңа үз авылын исенә төшерде. Күптән кайтканнары юк иде инде.
– Пес-с итәсем килә, – дип, кызлары йөгереп килде.
– Каптыр әле, – диде йөзтүбән яткан хатыны.

Ире, аңлап, иренеп кенә аның лифчик каптырмасын эләк­терде. Хатыны, торып, кызларын бамбук арасына алып барып килде. Аннары үзе дә суга кереп китте. Һәм, тиз генә чыгып, йомшак сөлгесенә аркан сузылып ятты.
– Син шәп каралдың, – диде ире, сокланмыйча гына. – Шикалат төсле. Юк, тутыккан тимер. Дөресрәге, чикләвек кабыгы төсле.
– Миңа карап торганда да язма әле, яме! – диде хатыны. – Миңа шикалат төсле булды ни дә чикләвек кабыгы төсле булса ни – кызынам, бетте-китте.
– Әйе, мин язганда кулланыр өчен онытмаска тиеш... Бү­тәннәргә карап язуымны теләмисеңдер ич?
Хатыны эндәшмәде.
– Черем итеп ал, – диде ул хатынына. Үзе, кайчандыр күп­тән печәнгә ятып тургай карагандагыча озаклап, акчарлак көтүен озатып калды. Бу диңгез акчарлакларының, эре һәм тук булганга, ыгы-зыгысыз, дәрәҗәле очканлыгын күңеленә салып куйды.
Бераздан хатыны, күзен ачып:
– Ә ник менә чикләвек төсендә? – дип сорады.
– Белмим, – диде ире башта. Аннары: –Чөнки мин сине яратам, – дип өстәде.
– Чикләвек кабыгы төсенең моңа ни катнашы бар?
– Минем ярату синең эчтә, – диде ул. – Ә син аны, чикләвекнең төше шикелле итеп, үз эчеңдә саклыйсыңдыр шикелле.
– Бәлки, ул синеке түгел, үземнең яратудыр?
– Ярату ул – үз яратуыңны бүтәндә – сөйгән кешеңдә саклый белү.

Ул матур сүзләр сөйләнеп ятуына оялып һәм үкенеп куйды: хисләрен ачып салуны өнәми иде. Саранрак тоткан акча озаккарак җитә.
Ул төзелә башлаган пирсның бетон баганалары арасыннан күренеп торган ак күбекләрне карарга кереште. Алар өч юан торбадан аккан суның диңгезгә көчле, тыгыз агымлы тау ел­гасыдай бәреп кергән урында барлыкка киләләр һәм дулкыннар арасында әкрен генә эреп юкка чыгалар иде. Ул күбекләр­не туган авылындагы инештә йөзгән казларга охшатырга те­ләде.
Хатынына нидер сөйлисе килүен исенә төшерде. Тик ни – оныткан иде инде. Хәтерләргә дә иренде.

Ул торды да кызын чакырып алды: шәһәрдә калган балык­лы савытларына җәяр өчен төрле төстәге ташлар җыя башладылар. Аларның әле аквариумдагы балыкларга кирәкле ниндидер матдә бүлеп чыгара-чыгара эреп бетә торган куе яшел төстәге ташлар да эзләп табасылары бар. Берне тапканнар иде инде. Күз яше кадәрле генә, тавык йотып чыгарган пыяладай тонык. Икәүләшеп, вак чуерташны бармак битләре һәм кул сыртлары белән ишә-ишә эзләделәр. Аның шушылай, куе чәчне аралап, чал бөртекләр эзләгәне бар. Кайчан һәм кемнекен – исенә төшерә алмады.

Дулкын бөтен ташларны да шомартып бетергән. Ишкәндә күмелеп калган бер ташның вак тамгалы чуар өслеген нәрсәгәдер охшатып, ул кире актарып алды. Беренче карашка, ул кояшта янып, сипкелләре чыккан йөзне хәтерләтә иде. Хатынының йөзе шундый. Юк икән: тамгаларны вак кына рәсемнәр хасил иткән һәм алар тәртип белән тезелешкән. Дөресрәге, тәртипсезлек белән; әмма нәрсәнедер тәгаен хәтерләтә. Биектә очкан эре кошларны бугай. Ә бәлки, түбәнтен очкан вак кошларныдыр? Әйе, соңгысын хәтерләтә. Август ахырындагы зур көтү булып укмашкан сыерчыклар җыенын. Ә мондый җыенны аның үз авылында гына күзәткәне бар.
«Тагын авыл», – дип уйлады ул. Һәм хатынына ни әйтергә теләгәнен исенә төшерде: аның иртәдән бирле туган авылына кайтасы килгән икән.
– Кайтыйк әле без, – диде ул, хатыны янына килеп.
Хатыны сәгатенә карап алды.
– Кызыныйк бераз, – диде ул. – Төшке ашка хәтле кырык... җиде минут бар ич әле.
– Мин авылга дим.
– Шулай кинәттәнме? – Хатыны торып утырды.
– Кинәттән? Кинәттән кызыграк.
– Дачаны карагач. Чүп баскандыр.
– Ярый соң, дачаны утагач. Җиләк вареньесы кайнатабыз да...
– Каен себеркесе әзерлисең дә бар әле. Соңармадың ук микән инде?
– Яз соңарып килде. Җәе дә елдагыдан салкынчарак. Себеркенең нәкъ вакыты әле.
– Авылга бүләкләр алып кайтырсың, – диде хатыны. – Төш­-
тән соң Гаграга барып кил. Көньяк бүләкләре тансык була ул.
– Ә син?
– Мин әйберләрне җыйныйм.
– Бүләкләр түгел, күчтәнәчләр! – дип төзәтте ул, тавышын күтәреп. Аның хатынына ачуы чыкты. Ул иренең авылына кайтуны өнәп бетерми. Моны теле белән әйтмәсә дә, белгертергә җай таба белә. Ир аның үзе белән бергә күчтәнәчләр алышырга бармавын да шуннан күрде. – Нәрсә алсам да, бәйләнәсе түгел, аң бул! – диде ир.
Төшке ашны ашаганнан соң, хатыны акча санап бирде.
«Кызык, – дип уйлады ир, як-ягында кипарислар, эвкалиптлар үскән юлдан автобуста барганда. – Үзем эшләп тапкан акчаны миңа ике тапкыр санап бирәләр: бухгалтериядә һәм хатыным. Һәм өченче тапкыр – анысы кайткач – тагын хатыным санап ала. Хәер, моны мин үзем шулай теләдем. Тик, һәрбер матур теләк кебек үк, бу теләкнең дә асылында яткан мәгънәсе танымаслык булып ямьсезләнгән иде инде».
– Ул акча синеке генә түгел, – дия иде хатыны, бу хакта сүз кузгалганда.
«Анысы дөрес, – дигән нәтиҗәгә килде ул тагын бер тапкыр. – Ләкин мин үземнекен үзем урлый алмыйм ич инде. Чик куярга вакыт – санамыйча гына бирсен».

Әмма ул моны шундук онытачагын, барысы да әүвәлгечә калачагын һәм моның үзе өчен уңайлырак икәнлеген дә бик яхшы белә иде.
Ул, хатынын гаҗәпләндереп һәм кызын куандырып, кәрзин тулы конфет тотып кайтып керде.
– Күчтәнәч, – диде ул, хатынының карашына җавап биреп. – Кечкенә чакта мин сары чәчле булганмын һәм баллы яратканмын.
– Хәзер синең чәчең кара инде, ә баллы сиңа килешми, – диде хатыны.
– Баллы миңа килешә, – диде кызлары. – Минем чәчем сары.
Көлешеп алдылар.
– Нигә конфет алдың? – дип сорады аннан хатыны.
– Өйнең кайсы гына почмагына яшермәсеннәр, мин яшереп куелган шикәр-конфетларны табып ала идем, – диде ир. – Без алты малай үстек. Алты малайдан әйбер яшерүне күз алдыңа китерә аласыңмы? Шул хакта язып карасаң, ә?
Хатын кәрзингә ишарәләде.
– Бу шуңамыни – язарга?
– Ә бервакыт мин әнинең студент апа алып кайткан шикалат конфетын урлап ашаган идем. Хәтерлим әле – «Карлыгач» дигән конфет. Бер кесә урлаганмын. Ашап бетереп булмады, абзар артындагы иске салам чүмәләсенә яшереп куйдым. Икенче көнне карасам – юк.
– Яшергән җиреңне бутагансыңдыр, синең хәтерең начар бит. Кибеттә акча да санап бирә, санап ала белмисең.
– Исеннән тычкан йә эт табып алгандыр, күрәсең. Конфет исе ич. Шикалат!
– Пианинога яшерәсе иде, – диде кызлары.
Ир көлемсерәп куйды. Ә хатын иренең гадәттә бөтен ти­рәнлеге белән елмая торган күзендә сагыш кына күрде.
– Кызым үземә охшаган икән, – диде ир, кызының сары чәчен сыйпап. – Ә мин, чыннан да, өйдә мандолина эленеп торганын онытканмын. – Аннары ул, хатынына туры карап: – Минем әнигә шул урлаганым бурычын түлисем килә, – дип өстәде.
Хатыны аннан күзен яшерде дә әкрен генә:
– Вафат ич инде ул, – диде.
– Вафат? – диде ир һәм, нидер исенә төшергән шикелле, конфет тулы кәрзингә текәлде.
– Ни булды? – диде хатын, пышылдап һәм кычкырып: – Сиңа ни булды?! – дип сорады.
– Курыкма, – диде ире, аны кочаклап. – Төш күрдем, ба­ры шул гына... Аша, аша, кызым, – диде ул, кәрзин алдына тез­ләнгән килеш конфет актарган кызының сары чәчен тагын бер тапкыр сыйпап. – Синең чәчең сары. Тик ул каралыр әле.
«Ә аннары агарачак, – дип күз алдына китерде ул. – Ул чагында, вак ташларны аралап, яшел таш эзләгәндәге шикелле итеп, чал чәчләреңне чүплисе булыр. Кайчандыр мин әнинекен чүпләгән кебек. Ә бервакытны син арыган тавыш белән улыңа: «Инде чалларын түгел, караларын чүпләү кирәк», – диярсең.
– Төш күрдем, – диде ул, хатынының күзенә янәдән карап. – Төш. Әнине. Исән итеп...

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com