Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → АТА-АНА ХАКЫ

АТА-АНА ХАКЫ

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
29 марта 2018
1890 карау
(тормыштан алынды)

– Әти, ярар инде ачуланма. Гафу ит мине беркөнге вакыйга өчен... Бигрәк тиз үпкәлисең... – Алия телефоннан бераз тынып торды да, дәвам итте. – Әнә яраткан Айгөлеңнең итеге тишелгән, мәктәпкә кияргә аяк киеме дә юк. Киләсеңме бүген? 
Оныкларының телефоннан  чыр-чу килгән тавышын  өнсез генә тыңлап торган Идриснең йөрәге чеметеп куйды.  Ай ярым  күрмәгән оныклары ничек сагындырганнар. Алия  түземсезләнде:
– Әти дим?
Идрис көрсенде дә: “Ярар”, – дип, телефон трубкасын куйды.
        Бармаска ничә тапкыр ант иткән Идрис тагын   кызына барырга җыена башлады. Җыена дип, кызы  балалары белән   шәһәрнең бер кырыенда яшиләр, артык ерак түгел. Акча  янчыгындагы акчасын барлап, тиешлесен өстәде дә,  кибеткә кереп, оныкларына күчтәнәч алды. Берни кызганыч түгел шул бәләкәчләр өчен. Менә  кызының   үз атасына  карата кешелексез булуы гына күңелне тырный.  Олыгаеп килгән әтисен үзенә кирәк   чакта  гына исенә төшерә Алия. Башка вакытта ник бер тапкыр хәлен, сәламәтлеген сорашсын. Вакыты юк аның әтисе өчен.  Шулай да аңларга тырыша аны Идрис. Ялгызы гына биш бала үстереп яткан кызының вакыты булмавы да гаҗәп түгел. Рәсми рәвештә бер генә тапкыр тормышка чыгып, дүрт ирдән биш бала табып, шулар исәбенә яшәп яткан кызын кызганмый булдыра алмый  Идрис. Ә Алия әтисенең йомшаклыгыннан  файдалана.  Улы Зиннур белән дә  аралары  кызының шул кыйланышлары  өчен генә бозылышты Идриснең. Әтисен алдап йөрткән апасына каршы көрәшеп, Зиннур да җиләде булса кирәк. Бу арада шалтыратмый да. 
      Идрис бер сумка азык-төлек күтәреп кызына килеп кергәндә өйдә  көньяк кешесеннән туган  өч яшьлек төпчек Мәхмүт ыштансыз  көе үзеннән дә зур   этне куып йөртә, аннан ике яшькә зуррак  Альберт  машина тартып йөри, атасы билгесез алты яшьлек  Алинә диванда коры-сары кимерә, ә әниләре йокы бүлмәсендә телефоннан тел  чарлап утыра иде. Балалар: “Дәү әти килгән!” – дип сөенешә-сөенешә тизрәк бабаларының кулындагы сумкага ябырылдылар. Чәче-башы тузган,   сәдәплләре коелып беткән  халат кигән Алия,  әтисенә чыгып сәлам бирде дә, тормышына зарлана башлады.  Менә, әти, тагын акча бетте... Айгөлнең кияргә итеге юк. Русланга  куртка алырга кирәк...  Әтисе кулындагы акча үз учына күчкәч кенә бераз тынычланды Алия.  Идрис кызының бу зарларыннан арыган иде инде. Ничә тапкыр әйтеп карады ул Алиягә. Ә аларны тапкан чакта ни турыда уйладың? Ник эшкә чыкмыйсың? Ник ирләреңнән балаларга алимент юлламыйсың? Яратмый шул Алия каршы әйткәнне һич кенә дә.  Үгет-нәсыйхәтне, өйрәткәнне   җене сөйми. Ул гына һәрвакыт хаклы. Ул гына дөрес яши. Ә бөтен дөнья аңа каршы  тора. Аңа гына иң начар ирләр эләгә. Аның бәхетсезлегендә барысы да гаепле, тик ул үзе түгел. Әле дә, бәлки эш эзләрсең, дип сүз кузгаткан әтисен тыңлап тормады, пыр тузынып, бүлмәсенә чыгып китте.  Идрис, авыр көрсенеп, кул селтәде дә,  кулыннан килгәнчә балаларга аш әзерләп, аларны туйдырды. 
          Бераз бушангач, өч бүлмәле фатирының бер бүлмәсендә торган диванына ятып  ял итмәкче булган иде, ятагының эзен дә тапмады. Аның урынында ике катлы балалар караваты тора иде.  Әтисенең: "Кая минем диваным?" – дигән соравына Алия әллә ни аптырамады: “Ташладык. Балаларга җайсыз анда йоклавы”.  Чынлыкта кызы әтисенең  үз  фатирында артык икәнлеген аңлатты. Кызыннан төрле этлек күрсә дә, моны көтмәгән иде Идрис.  Ничек аңлап була моны? Бу фатирның хуҗасы бар бит әле. Заманында бу фатирны Идрискә эшләгән җиреннән дүрт кешелек гайләсе өчен бирделәр. Бер бүлмәле  кысан фатирда ике бала белән  яшәп интеккән    Рәхимә һәм Идрис  ничек сөенгәннәр иде бу фатирга чыккач. Кызы белән улы шушы өйдә үсте. Улы  Зннур өйләнеп, үз фатирын булдырды. Ә  беренче иреннән аерылган Алия,  яшь ярымлык  кызын  күтәреп, әти-әнисе янына кайтып керде. Рәхимә бәхетсез кызын кызганды.  Ата-ана бер көн дә эшләмәгән кызларын   баласы белән үз җилкәләренә утырттылар. Үз бәхетен ирләрдә эзләгән Алия бер-бер артлы бала таба торды. Фатирда кеше саны арта торган саен  Алия үз хокугын ныгыта торды. Балалары исеменнән  катгый гына сөйләшергә өйрәнде. Аларның хокугын “яклады”. Ун еллап элек Рәхимә чирдән вафат булды.  Ул  үлгәч, Идрис үз фатирында артыкка әйләнде. Кызы белән тавышлануга түзә алмыйча, шәһәр читендәге бакчасына күчеп, андагы ике катлы мунчасында яши башлады.  Зиннур килеп әтисенең хокугын яклап маташса да, файдасы булмады. Алия үзенчә яши бирде. Әтисенә карашын үзгәртмәде. 
     Идрис, рәнҗүенә түзә алмыйча,  йөрәгендә җыелган сүзләрен  кызына бәреп әйтте дә, шәһәр читендәге бакчасына кайтып китте. И бала... Кыз бала... Нинди бәгырьсез итеп үстердек без сине әниең белән... Ата-ана хакы дигән төшенчәне сала алмадык, ахры, күңелеңә.  Тик үз балаларың үсә  бит әле. Алар барысын да күреп үсәләр бит... Кайчан югалттык без сине? Алтын бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле,  курчак кебек матур кызчыкны әниең балалар бакчасына йөри башлаганда ук башкалардан өстен куйды. Улы  Зиннур да Рәхимә өчен икенче планда калды.  Шул матурлыгың мәктәптә дә сине бозды. Егетләр игътибарын бик  иртә  сизгәч, сыйныфташ кызлардан борын чөйдең.  Үзеңне әллә кем санадың.  Тик син,  унҗиде яшьтә балага  узып, тормышка чыкканда классташ кызларың  югары уку йортларында укыйлар, зур тормышка әзерләнәләр  иде.  Ирең һәм бианаң йорт эшләренә өйрәтә башлагач, мин-минлегеңне җиңә алмыйча, үпкәләп ата йортына кайтып киттең.   Һөнәрсез-нисез килеш, үзеңне дә туйдыра алмаган көеңә,  бер-бер артлы төрле ирләрдән бала таптың. Шулай да тормыш бернигә дә өйрәтмәде, ахры, сине. Бер баскан тырманы тагын эзләдең, тагын бастың... 
     Иңнәре иелгән Идрис кышын беркем дә диярлек яшәмәгән бакчасына, ике катлы мунчасына  кайтып керде.  Хәләл көче белән тапкан фатирыннан үз кызы  тарафыннан куылуы гына  шундый ачы... Үз баласы   белән судлашуны күз алдына да китерә алмый ата кеше.   Менә үстер баланы, бар көчеңне-тазалыгыңны салып!   Ул бит көн димәде, төн димәде, гайләсе өчен тырышты. Балаларны тәрбияләүне хатыны иңнәренә салды. Тик, бар дөньядан артык күреп  сөю дә боза икән шул үз баланы. Каршылыклы холыклы   Рәхимәсе, чынлыкта, үз балаларын   барсыннан да өстен күреп шулай яраттымы? Үзенең балаларын дөньяда их яхшы, иң матур, иң талантлы санап, үзен яраттымы?  Алай дисәң, Зиннурлары Алиягә холык ягыннан да, төс-кыяфәте белән дә охшамаган.  Беркемнән дә ярдәм  өмет итмичә, үз тормышын әкренләп төзи бара.  Хатыны белән мәхәббәттә туган ике балаларын үстереп, кешечә яшәп ята.   Идрис әлегә хәтле  улына Алиягә эләккән игътибарны  бирә алмаган өчен аның  алдында  үз гаебен тоя. Ир бала һәм кыз бала...  Нинди аерма сезнең арада... Идрис  инде кызына үзендә булганның соңгысын бирде. Фатирынннан ваз кичте.  Тик рәхмәт кенә ишетмәде.  Намуссыз  Алия, балалары белән калкан урынына ябынып,  һаман әтисеннән соңгы пенсиясен суыра тора.    Хатыны үлгәч Идрис берничә хатын-кыз белән танышып караса да, беркемнең дә  бакчадагы мунчага  килеп яшәргә теләге тумады.   Бер ялгызы калды ул  бу тормышта.  Беркемгә дә кирәкми... Тагын бер ялгызың мунчада кыш чыгарга кирәк...  Болай яшәүдән яшәмәвең артык... Кызы тарафыннан хаксызга рәнҗетелгән Идриснең күңеле бик төшенке иде... 
     Яшәргә яраклаштырган мунча алдында  башын иеп уйланып  утырган картның уйларын телефон шылтыравы бүлде.  Идрис теләмичә генә телефонга үрелде.  Тагын кызымы әллә? Соңгы арада шалтыратмаган улы Зиннур әтисенең хәлен сорады. Идрис бүгенге вакыйгаларны кыскача аңлатып биргәч,   бераз уйланып торган Зиннур: “Әти,  мин хәзер сиңа киләм”, – дип, сөйләшүне төгәлләде. Кичен Зиннур белән хатыны  әтиләрен үзләренең бер бүлмәле фатирларына яшәргә алып киттеләр.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com