Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Көзге моң

Көзге моң

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
03 января 2018
3470 карау
Данисның күптән хатыны каберенә килгәне юк иде. Вакыт җитмәүдән дә түгел. Авыр аңа монда килү, бик авыр! Сания каберенә килгән саен үз гаебенең бар авырлыгын күтәрә алмый, тәнен генә түгел, күңелен таш баса, үзен аның үлемендә битәрли... Күз яшьләрен күрсәтергә яратмаса да, вакытсыз гүргә кергән хатыны үлемендә үзен гаепле саный, балалары алдында үзен мәңге юылмаслык гөнаһ эшләгәндәй сизә.
Их, Сания, Сания, нишләдең син! Данис хатыны кабере өстенә утырткан пар каеннарның берсен быел җәй яшен суккач та, уйларының гаҗизлегеннән арына алмыйча, икенчесен кисеп аткан иде. Ә ул киселгән каен төптән үсенте җибәргән, күр әле! Кабер өстенә куелган таштагы хатыны сурәтенә карап, утырды да утырды ир...

Сания вузда иң чибәр кызларның берсе иде. Актаныш гүзәле! Ул кара дулкынланып торган чәчләренә, озын керфекләре эченә яшеренгән зур матур чем кара күзләренә, әкиятләрдә генә була торган сылу гәүдәсенә сокланмаган кеше аз булгандыр. Саниягә сүз кушучы егетләр дә күп булгандыр. Чибәр булу өстенә Сания вузның иң шәп йөгерүчесе дә иде әле. Данис белән алар нәкъ шул йөгерү аркасында таныштылар да.
Казан вузлары студентлары арасында көзге кросс булган көнне йөзләгән студент ярышка кузгалды. Данис дә төшеп калганнардан түгел – авылда печән чабып, атта җилдереп үскән, нык беләкле егет. Финишка да алар Сания белән бергә килеп керделәр. Кроссның хөкемдарлары кайсы вуз студентларына өстенлек бирергә аптырап, озак фикер алыштылар. Соңрак авыл хуҗалыгы академиясенә – икенче, ә педагогия университетына – беренче урынны биреп, дипломнар тапшырдылар.
Дөрес, Данисның башта бик ачуы килде. Хөкемдарлар белән бәхәсләшергә дә уйлаган иде хәтта, әмма бер мәлне аның карашы читтә моңсу күзләре белән аңа төбәлгән Саниягә төште. Бу җиңү, күрәсең, кыз өчен бик мөһим иде. Данис бер юлга чигенде, ләкин кыз белән якыннанрак танышасы килү теләге үскәннән-үсә барды.
Егетнең башка кызлар янында әрсезлеге көчле булса да, Сания янында үзен әллә ничек бик оялчан тота – кызның гаҗәеп тыныч, сабыр, ихлас булуы аны каушата. 
Шулай да, бервакыт, бар көчен, кыюлыгын җыеп, Данис Санияне вуз ишек төбендә көтеп алды. Кыз дус кызы белән ни хакындадыр кызу гына гәпләшеп чыгып килә иде.
– Казан чибәрләренә кайнар сәламнәр! – дип шәрран ярган егет аларны сүздән туктатты, икесе дә шып булдылар.
– Сәламеңне алдык, сумкаларга салдык, – дип көлде Саниянең дус кызы. Бары Сания генә эндәшмәде, ул зур күзләрен тагын да зуррак ачып, Даниска карап тора башлады. Аннары гына:
– Нәрсә, миңа биргән дипломны алырга килдеңме әллә? – дип, Данисны бераз чәнчеп алырга уйлады.
– Юк инде, син нәрсә, менә сезне спектакльгә чакырырга килдем. Билетларым да бар.
– Икебезгә дәме?
– Табарбыз икегезгә дә! – диде егет. 
Саниянең дус кызы эшнең нидә булуын тиз төшенде: юк-бар сәбәпләр табып, кыз белән егетнең икесен генә калдырып, китеп тә барды.
Ул кичне спектакльдән соң Данис кызны тулай торакка чаклы озата кайтты. Саниянең Актаныштан, әти-әнисенә бердәнбер кыз булуын, педагогика университетының I курсында укуын, һәр иртә йөгерергә яратуын белде. Университетның «Илһам» иҗат түгәрәгенә йөреп, каләм чарлавын да исендә калдырды. Сания хәтта саубуллашканда, һич көтмәгәндә генә, шигырь юллары белән җавап та кайтарды аңа:
«Киләм!» дисең, кил, соңарма,
Соңарганны яратмыйм.
Безнең җылы очрашуны
Көтеп калам кабат мин.

Данис мондый сүзләрне көтмәгән дә иде. Менә сиңа тыйнак кына, аз сүзле кыз! Серле бу... Кул бирешми, бер-берсенә матур елмаюлар бүләк итеп саубуллаштылар.
Тәүге очрашудан соң бергә узган айлар, еллар аларны мәхәббәтнең иң биек ноктасына – никах көненә китереп җиткерде. Бишенче курсның соңгы мәшәкатьле ае – диплом яклау көннәре якынлашканда, яшьләр кавыштылар.

Данис кызны Казан артындагы авылларның берсенә килен итеп төшерде. Авыл зур түгел: кешеләр бер-берсен бик якыннан белә. Бер йортта салкынрак җил иссә дә, иртәнге «чыбыксыз телефон» бу хакта бар авылны урап чыга иде. Килен зөфаф киченнән соң, чишмәгә суга төшкән җирдән колакка сыймаслык хәбәр ишетеп кайтты. Имеш, каенатасы Харис, зоотехник булуыннан файдаланып, сыер савучы хатыннарны гел «кул астыннан уздырып тора» икән. Шундый бер хыянәте өстендә хатыны Саҗидә килеп тоткач та, күзен дә йоммаган. Йому гынамы, Саҗидәне кулына эләккән беренче күсәк белән ярган – тегесе ай артык урын өстендә тора алмыйча яткан. Хәзер аякларына баса алмавының сере дә шунда икән – арка миенә зыян килгән. Кырык биш яшендәге ыжгырып торган ирнең теләсә кемгә атланып чабарга дәрте ташып тора, имеш. «Саклана күр, каенатаң белән ялгыз гына беркая да барма!» Күрше хатыннары яшь киленне шулай алдан кисәтүне  кирәк табып, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Әтисенең елгырлыгын балалары да белә, әнисен урын өстенә калдырган өчен әтисенә олы кызы аеруча рәнҗи, әмма нишләп була, язмышка буйсынырга туры килә.
Данис белән Сания вузны тәмамлап, дипломлы белгечләр булып авылга кайттылар. Балаларының туган нигезгә кайтуына иң күп сөенүче ул чакта әнисе Саҗидә булгандыр. Йортта бала-чага тавышы булыр. Иренең исереп кайтып битәрләүләреннән туйган хатын кеше төсле матур гаилә тормышына бик сусаган иде. Килене Санияне дә тырышлыгы, эшкә кулы ятып торуы өчен бик яратты. Уртак телне тиз таптылар. Саниягә авылның башлангыч мәктәбендә эш белештеләр. Данис кына күрше авылдагы агрофирмага ветеринар булып эшкә менәсе итмичә, район үзәгенә китәргә карар кылды. «Районнан авылга 20 чакрым гына, көн дә кайтып йөрермен», – дип, авыл хуҗалыгы бүлегенә эшкә урнашты.

Инде сигез еллап моңсу торган йорт тәрәзәләренә килен төшү белән нур иңде: ак челтәр пәрдәләр белән бергә йортка аклык, сафлык үзе аяк атлады сыман. Иртән 10 литрлап сөт бирә торган Чишмәне савып керүгә, беренче стакан сөтне сөзеп, килен каенанасы Саҗидәгә тоттыра.
– Әнкәй, яле, парлы, җылы сөт эчеп куй! Яхшы кәефең көне буена җитәрлек булсын. Мин кайтканчы, тәнеңне җылытып торсын! 
Саҗидә шул чакта сикереп торып, киленен кочаклыйсы килә, әмма аяклары гына тыңламый шул.
– И, кызым, бигрәк тәмләп бирә беләсең шул, эчмәс җирдән эчәрсең! Бәхетең генә булсын, балам, – дип рәхмәтләрен тезә.

...Данис хатынының кабере өстендәге ташын сыйпап куйды. Әйтерсең лә, таш җанлы иде – аларның узган гомерен ирнең колагына пышылдый сыман... «Бәхетле бул... бәхетле бул...» Әнисенең Саниягә  әйткән сүзләре колак төбендә генә ишетелгән кебек булды. Әллә соң бу тавыш әнисе кабере өстеннән киләме икән?! Әнә бит яраткан бердәнбер килене белән янәшә генә ята. Тотып алган челтәр рәшәткәләре дә бертөсле – ачык яшелгә буялган.
Әнисенең кабере өстендәге миләш агачы көзнең матур буяуларына буялып, ясанган-бизәнгән икән! Әле җир җимертеп эшләп йөргән чакларыннан ук миләшне бик ярата иде Саҗидә. Көз җиттеме, кып-кызыл миләш тәлгәшләренең балланганын көтә дә, бодай арасына куйган зур-зур яшел антон алмалары белән бергә кушып кайнатма ясый. Данис кечкенә чакта телләрне йотарлык бу кайнатманы аның әнисе генә шулай оста ясыйдыр кебек тоела иде. Бәлки, чынлап та, шулай булгандыр?! Урамга зур ак икмәк телеме өстенә ягып чыккач та, малайлар күз ачып йомганчы юк итәләр иде.
Әнә кызыл тәлгәшләр яшел рәшәткә өстенә салынып ук торалар. «Без өлгердек, без инде балланып киләбез, безне кем җыяр?» – диләр сыман. Бу юлы кабер өстенә Данис ялгызы гына менде. Теге килүендә  төпчеге – 5 яшендәге Ләйләсе ияреп менгән иде. Таштагы рәсемгә карап торды да, әтисенең рәсемле ташны сыйпап елавын күргәч, сабый үзе дә елап җибәрде. Ләйлә әнисен хәтерләми диярлек. Фотодагы бер апа дип кенә уйлый. Хәер, үз әнисенең кем булуын, ни өчен Нина апасын әни дип әйтүен ул әле аңламый да. Улы Разил дә әнисен тонык кына хәтерли. Әнисенең озын толымнарын сүтеп утырганын, үзен маңгаеннан гел үбеп, кочагына гел кысып торган чибәр апа булып исендә сакланган. Быел икенче сыйныфка укырга барган улының инде әтисе белән зурларча сөйләшүеннән малайның холкын чамалап була. Разилдә нәкъ Сания чалымнары шул. Әтисе кайчак тавышын күтәребрәк сөйләшсә, зур кара күзләрен моңсулатып карап торуларына кадәр әнисе төсле!
Әбиләр чуагы көннәрендә башланган матур тормышка нинди усал җилләр кагылды соң? Булган хәлләргә Данис кына гаеплеме? Ирнең уйлары кабат Санияле елларга килеп уралды. Яшь укытучыны авыл кешеләре бик яраттылар. Үзе тырыш, балаларны бик якын итә, һәрберсенә җылы сүзен таба белә. Өченче сыйныфта укучы сигез балага икенче әни кебек бик якын булып өлгергән Сания дә шул сабыйлар белән ниләр генә оештырмый: әле авылдагы бар әби-чәбине җыеп, концерт куялар, әле йорт саен кереп хәл белешәләр, матур итеп шигырь сөйлиләр, авыл тарихына караган истәлекләрне сәнгатьле итеп укыйлар. Данисны күргән һәркем аңа хатынын мактый, авылны да бәхетле иткән өчен туктаусыз рәхмәт әйтә. Шәп укытучы авыл кешеләре өчен дә байлык бит ул! Саниянең уздырган чараларын, үткәргән дәресләрен район җирле телевиденеиесе дә килеп төшереп китеп әллә ничә мәртәбә күрсәтүе гаилә өчен дә горурлык иде. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре Разил белән Ләйлә дә тугач, иң куанган кеше Саҗидә каенана булгандыр.
– Аллама мең рәхмәт, бу нигездә дә оныкларыбызның бәхетле тавышын ишетергә насыйп булды. Йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман бир, Ходаем! – дип, табынга кичке ашка утырган саен теләк теләде. Килене каенанасын бик җылылык, наз белән карады. Кич җиттеме, көне буе ятып, тоймаска әйләнгән аркаларына массаж ясау, инде йөрми, селкенми торган аякларны әллә нинди шифалы дарулар белән уу, коляскада мунчага илтеп, шифалы үләннәр белән парлау дисеңме – Данис бу хәлләрне күреп шакката иде. Үз әниләрен алар да ул чаклы кадерләмәде ич, ә бу – әллә каян килгән Актаныш кызы, нинди сабырлык, нинди ярату белән аларның әниләрен тәрбияли!
Ләйлә тугач та, авылга кайтуын сирәкләткән улларын иң көткән кеше дә әнисе булгандыр! Сизгәндер ана йөрәге, алда булачак фаҗигаләрне сизгәндер, тойгандыр....
Әмма... балаларның чыр-чуына күмелгән йортка каян, кемнең каргышы килеп кергәндер: нигез бер ел эчендә тузды да бетте...
Данис төп гаепнең үзендә булуын соңрак аңлады. Авылда гаиләсен калдырып район үзәгенә эшкә килеп урнашуга, Даниска авыл хуҗалыгы идарәсендә сәркатип булып эшләүче Нина күз атты. Инде ике тапкыр кияүдә булырга өлгергән чая чуаш кызы Данисның башын әйләндерүнең дистәләгән юлларын эзләде, эзләп кенә калмады, тапты да. Данис эшкә килеп керүгә, иртән кофе, чәй кертүләр, чытлыкланып өс-башын каккалап кую дисеңме, галстуклар бүләк итү, аларны Данисның муенына матур итеп, ләззәтләнеп, озаклап бәйләү, эштән соң озаттырып кую, төшке ашка чакыру, көнгә чыккач, әллә ничә тапкыр аның эш бүлмәсенә юк сәбәпне бар итеп керүләр эзсез калмады – Данис  Нинага ияләште. Тора-бара, авылга кайтып торасы килмичә, аңарда гына кунып кала торган булды. Нина ир-атны иркәләү буенча имтихан тоткан диярсең – ирнең башын оста әйләндерде. Ир баштарак атнага 1-2 мәртәбә куна калса, соңрак атналар буе Нина белән яшәде. Хатынның икенче иреннән калган 3 бүлмәле фатирында гашыйклар төннәрне бик баллы уздырдылар. Сания кесә телефонына шалтыраткан чакларда да Данис хатынына җавап бирүне кирәк тапмады.
Дөрес, улы Разилне сагынгалады ул, Әтисе кайткан чакта муенына сарылып, иңбашыннан төшмәгән малайны сагыну хисе авылга тарткалады, айга берничә тапкыр кайтып, күреп килергә җай тапты.
Улының гаиләсе янына болай сирәк кайтуын анасы бик авыр кичерде. Данис кайткан чакта Саҗидә киленен чакырып, киңәшләрен дә биргәләде:
– Кызым, иреңне югалтасың килмәсә, кит син аның белән районга. Сиңа дигән эш табылыр анда да. Йөрәгем сизә: салкынайды ирең сезгә карата, балаларга да салкынайды. Тыңла сүземне, «Ир бирмәк – җан бирмәк ул», кызым.
– И, әни, эше күп инде Данисның, ул бит безгә акчасын кайтара. Шуңа сирәгрәк кайта булыр.
– Бәхет акчада гына булса икән, балакаем! Әни әйткән иде диярсең, Данисны югалткач, соң булыр. Ишетсен колагың!
Зал якта улы белән әвәрә килгән Данис та әнисенең сүзләрен ишетеп торды. Их, шул чакта Саниясе нишләп аның белән китмәде икән, нишләп әнисенең сүзен тыңламады икән?! Бу хәлләр, фаҗигаләр килеп чыкмаган да булыр иде! Саклый алмады Данис Саниянең мәхәббәтен, юк, кадерен үзе үк җуйды ул!
Ир тагын кабер ташын сыйпап алды. Бармак очлары таштагы Сания сурәте буенча бер менде, бер төште...
Күз алдына мунчада асылынган хатыны килде. Муенында – кызы Ләйләнең зәңгәр колготкие, кулында – улының футболкасы... Хатынның йөзе үзгәргән, кара озын чәчләре биленә кадәр тузып таралган...
Ничек, кайда хаталандылар соң? Бүген зиратка килүе дә очраклы гына түгел. Бүген Саниянең туган көне. Хатынына 32 яшь тулган булыр иде...
Ай-яй авыр икән «иде» дип уйлаулары да. Бу хәсрәтне бүлешер кешеләре һәммәсе монда – Сания белән янәшә яталар. Килене белән күршедә – әнисе Саҗидә кабере, арырак – әтисенеке. Бер ел дигәндә иң кадерле, иң газиз кешеләрен җир астына тыкты да куйды язмыш дигәннәре! Ә сораулар, күңел газаплый торган рәнҗүләр бихисап! Әмма җавап бирүче генә юк. Ничек җырлыйлар әле:
Җир астыннан, җир астыннан
Җир астыннан юллар юк!
Уйлар зират өстеннән болыттай күтәреләләр дә, агалар да агалар.
Фаҗига буласын йөрәге сиздеме, әллә сагынуы көчле булдымы – Данис ул көнне кичен районнан өйгә кайтып килергә уйлады. «Саниягә бик авыр булса да, дөреслекне ачарга кирәктер, вакыты җиткәндер», – дип күңеленә беркетеп тә куйган иде. Алар Нина белән язылышырга уйлыйлар.
Бу хакта инде эштәгеләр белә. Ничектер гаепләмиләр дә сыман. Архивта утыручы Гөлсинә апасы гына: «Данис, улым, сез нишләгәнегезне аңлыйсызмы, әле балаларыгыз рәтләп аякланмаган, аларны кем үстерешер? Үзегезне балалар күз яше тотмасын инде!» – дип кисәткәли, әмма бу уйлардан Нина аны гел араларга тырыша. «Мин бит сине балаларыңнан аермыйм, теләсәң, улың белән кызыңны да тәрбиягә алабыз. Минем барыбер балаларым булмаячак бит, Данис!» – дип, ирнең гыйшыктан тузган башын «төзәткәләп» куя.
Ул хәбәрне әйтәм дип кайткан кич иде. Данис хәбәрне өйдәгеләргә ишеттерә алмый калды.
Машинадан төшеп, капка эченә керүгә, сарай ягыннан:
– Әткәй, әткәй, зинһар, тимәгез инде, кагылмагыз, тәнем рәнҗи бит! – дип кычкырган тавышка имәнеп китте. Кулындагы зур пакетын ишек төбенә генә бәрде дә, туп-туры сарайга юнәлде. Сарай ишеге ачык иде. Күргән манзарадан ирнең күзләре тоныкланды: бәйләп куйган сыерлары янында печәндә гайрәтен күрсәтүче атасы, аңа күз яшьләрен түгеп ялваручы, күлмәге умырылып төшкән хатыны Сания...
Әтисенең кулындагы кечкенә балтасы киленнең баш очында ук.
Данис башта нишләргә белми бер секунд аптырап торды. Аннары тиз генә килеп атасын хатыны өстеннән сөйрәп атты. Харис исерек иде.
– Нәрсә малай актыгы, кайттыңмы, сиңа хатының кирәкми бит, үзем өйләнәм аңа, үзем! Әле миндә дәрт синең хатыныңа гына җитәрлек нибуч! Син чуаш хатынын яратканны көтеп ята алмас бит яп-яшь көе, анаң сигез ел йөрми, ә миңа нишләргә? Өйләнәм, бетте-китте!
Данис исерек атасының сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде – хатынын печән өстеннән тартып торгызды. Саниянең изү турылары тырналып, канап чыккан, кулларында да күгәргән эзләр, чәчләре тузган, күзләре елаудан шешенеп беткән иде.
– Данис җаным, минем бер гаебем дә юк, ишетәсеңме? – дип үзе такмаклап елый, тынычлана алмый иде.
– Бар өйгә кер, ә синең белән, әти, хәзер разберемся! – дип Данис әтисен җилтерәтеп сарайдан алып чыгып китте.
– Әти, оятың бармы синең, юкмы? Син үз кылганнарыңа кайчан җавап бирә башлыйсың? Авыл халкы алдында оят бит! Кагылмаган хатының, терәлмәгән бусагаң калмагандыр авылда!
Харис азрак айнып киткән сыман тоелды. Күлмәк-чалбарларын рәтләде.
– Мин дә бит ир-ат! Сигез елдан бирле хатын-кыз назы күргәнем юк. Анаң элегрәк тә аңламады мине. Сезне ятим итәсе килмәгәнгә генә анагызны ташламадым. Сезне ата канаты астында үстерәсе килгәнгә генә...
Харис туктады. Әле генә кулына балта тотып, сарайда киленен көчләгән әзмәвер кебек ир елый иде.
Күлмәгенең җиң очы белән күзләрен сөртеп алды.
– Сания сиңа барыбер кирәкми бит! Кирәксә, яратсаң, кайтып йөрер идең! Ишеттем: син Нина атлы хатын белән яшисең, авылның авызы зур –томалап булмый бит! Торыгыз! Тели икән, Санияне алам да бүген йорттан чыгып китәм. Әйбәт хатын ул, тырыш. Анаң төсле түгел! Саҗидә мине гомердә дә татлы ризык белән сыйламады, пешерә дә белмәде. Сания алтын куллы – теләсә нинди аш-суга кулы ята. Вәт шул, әйткән сүзем, тор районыңда. Безгә кысылма!
Харисның сүзләре Данисның чәчләрен үрә торгызды. Ир-ат буларак, ул аны аңлады да. Хатын-кыз назы күрмәгән ир тупаслана, әшәкеләнә, матур белән начарны аермый башлый шул. Сания урынында башка берәү булса, ул әтисен аклар да иде. Монда бит үз хатыны турында сүз бара. Менә кайтмый йөр, менә каената-килен!
Нишләргә? Ул бит Сания балалар белән әти-әнисе нигезендә яшәп калыр дип уйлаган иде. Бу хәбәрне, атасы белән Сания хәлләрен әнисе беләме икән?
– Юын, бу кыяфәтеңне әнигә күрсәтмә! Сарай турында да ләм-мим, ишеттеңме?! 
Данисның «әти» дияргә хәтта теле әйләнмәде: ишек төбендәге сумкасын алып, өйгә кереп китте.
Әнисе улының ишектән керүен дүрт күз белән көткән, күрәсең: Данис күренүгә аны сорауларга күмде.
– Улым, атагыз тагын исерекме? Сиңа бәйләнәме, киленгәме? Әйттеңме үзенә берәр сүз? Таркала, таркала нигезебез? Адәм рисвае ясый Харис йортны!
– Әни, нихәлләр? Ник, әти гел шулай исереп йөримени? Саниягә ник бәйләнә?
– И, улым, юкка кайтмый ятасың шул районыңда! Киленнең гел күзләре кызыл, елый да елый. Соңгы арада рәтләп ашамый да. «Ризык тамактан үтми, әнкәй», – ди. Йөзләре дә агарып киткән сыман. Борчылгангадыр инде, сөте дә бетте балакаемның. Ике айдан бирле Ләйләгә сыер сөте эчерә. Манный пешерә. Ник кенә утларга саласың икән, улым? Бик матурпар идегез бит!
Яратып өйләнгән идең бит Саниягә? Без алып бирмәдек бит сиңа аны! Кызлар күз яше тотар сине, улым, бер, бел! Авылда Фаягөлне елатып калдырып, Саниягә үзең өйләндең бит! Фаягөл йөрмәс аякларыма сарылып елады, синнән бала көткән ләбаса! Бу кадәр атаңа охшамасаң ни була?!
– Ярар инде, әни! Ну бит, йөрәккә боерып булмый!
– Йөрәк, йөрәк! Кемдә юк ул?! Акыл йөрәктән өстен булырга тиеш!
– Аерылышырбыз, әни! Мин Нина белән яшәргә җыенам. Сания монда калыр дигән идем дә...
– Сүзеңне әйтеп бетер, улым, каласы килмиме? Ә балалар? Син алар турында уйладыңмы соң?
– Сания кире Актанышка китәм дисә, балаларны алып калам мин, Нина карарга риза.
– Улым, улым! Телең ничек әйләнә? Шундый таш йөрәкле ул үстергәнмендер дип башыма да кермәде ләбаса! Менә син нинди икән! Кайсы ана үз баласын чит хатынга калдырып китәргә риза булыр икән?! Саниянең башына тай типмәгән ләбаса!
Данисның бүгенге хәлләрдән соң күңеле каткан идеме – әнисен юатып торуны да кирәк санамады. Бала коляскасында йомшак куян уенчыгы белән мәш килеп утыручы кечкенә кызы Ләйләне кулларына алды.
– О-о! Син нинди зур кыз икәнсең инде! 
Кызы, әтисен озак күрми торганга, ятсынып, чәрелдәп елап җибәрде.
– Син нәрсә инде, кызым, әтиең ич мин, әтиеңне танымадыңмы?
– Танымас та шул, син бит айга бер генә кайтасың хәзер! Озакламый чыраеңның төсен мин дә онытачакмын, улым,  – диде Саҗидә дә.
– Ну бит нишли алам, әни, аяк тартмый монда.
– Аякларың тартыр әле синең, бик тартыр, тик ул чакта мин булмам, – дип куйды әнисе.
Ишек ачылды. Әтисе икән! Харисның чырае бик төксе иде. Өйдәгеләргә күтәрелеп тә карамыйча, залга узды, телевизор кабызды.
– Карале, улым, киленнең сыер саварга чыгып киткәненә биш былтыр, нишләптер бик озаклады. Сыер-фәлән тибеп, аңсыз ятмыйдыр ләбаса, бар карап кер, зинһар!
Данисның йөрәге сызып куйды. «Сыер гына булса икән лә! Монда киленгә «мир үгезе» (хатыннарны бик яратканга, авылда Харисны шулай йөртәләр иде) күз аткан әле!», дип әйтергә уйласа да, Данис дәшмәде. Ир, кызын Саҗидә итәгенә утыртып, йорт эченә чыгып китте. Сания сарайда юк иде. Тавык кетәклегендә дә күренми. Сыерны савып бетергән бугай – чоландагы урындыкта чиләк тулы сөт тора. Кая булыр бу хатын? Данис мунчага юнәлде. Мунча ишек төбендә пар галош тора, димәк, монда.
– Сания, юынасыңмы? Син мондамы?
Җавап ишетелмәде. Данисны серле тынлык шомландырды.
– Сания! 
Данис әллә нинди каушау-мазар белән мунча ишеген ачты. Күргән манзарадан башы әйләнеп китте. Мунча чоланында хуш исле каен себеркеләре белән беррәттән урта аратада хатыны асылынган иде. Аяк астындагы агач урындыгы идәндә авып ята... 
– Сания, нишләдең син, нишләдең?! 
Данис, аны-моны белештермичә, хатынына барып ябышты. Элмәкне сүтәргә тырышып карады, элмәк сүтелми, хатынның муенын каты буган. Дулкын чәчләре тузгып, Саниянең  йөзен каплаган. Данис кул астыннан элмәкне кисәрлек әйбер эзләде – күренми.
Нишләгәнен белмәслек хәлдә, өйгә йөгереп керде.
– Әти, әни... анда... мунчада... 
Кухнядан сугым пычагын эләктереп мунчага чапты. Телевизор карап утырган Харис та улы артыннан йөгереп, мунчага керде. Саниянең элмәген кисеп, хатынны күтәреп, өйгә кертеп салдылар. Саниянең тәне суынып бетмәгән иде әле.
Әниләрен күреп, балалар да тавыш бирде. Киленен бу хәлдә күреп, өнсез калган Саҗидә, үзенең хәрәкәтсез аякларына бар ачуы белән суккалап: 
– Их, сез йөрсәгез, бу йортта шушы хәлләр булыр идемени? – дип үксеп, ачыргаланып елап җибәрде.
Данис «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратты. Районнан машина килеп җиткәнче, Саниянең тәне суынды, өзелеп яраткан балаларын, үзен бәхеткә дә, газапка да күмгән нигез, барлык әрнү-сагышларын алып, мәңгелеккә китеп барды.
Санияне районга алып киттеләр. Хатынны яргач, Даниска билгеле булмаган тагын бер сер ачылды. Үлем турындагы медицина белешмәсенә «алты атналык көмәне бар» дип язылган иде.
Данис бу хәлгә бик аптырады. Соң бит хатыны белән якынлык кылмаганына 2-3 айлап булыр, ул бит Нина белән яшәде. Мәетне өйгә алып кайткач та, белешмәдәге язмалар белән әти-әнисен дә таныштырды.
– Мин югында Сания башка ир-атлар белән йөрдеме әллә, әни? – диде ул, үртәлеп.
– Юк, улым, андый хәл булса, авыл кечкенә бит, авыл өстенә гайбәте чыгар иде. Килен турында ничек шулай уйлый аласың син, – диде әнисе.
Йортта тынлык урнашты. Тынлыкны бераздан, Харис бозды.
– Корсагы – миннән! Кичә әйтте ул миңа... Әйттем мин аңа, курыкма. Салырга уйлама да, өйләнәм мин сиңа, балаларны да үстерешәм, бусын да үстерербез. Телисең икән, авылдан китәбез, дидем. Тыңламады!
– Әти! Син нәрсә сөйлисең, авылда булмаганны!
Данис әтисенең изүенә килеп ябышты.
– Ә нәрсә, үстергән дә булыр идек, әле бит миңа илле генә!
– Их, әти! Санияне үтерүче дә син инде алайса! Сания шушы хурлыкны күтәрә алмагандыр ул!
– Җирбит икәнсең, атасы! Әйтәм аны соңгы айларда килен гел яшеренеп елады да елады. Күзләре гел кызыл була торган иде. Мин берәр авыруы бармы әллә дип ут йоттым. Имәндә булган икән чикләвек! Ыштыр бит! Үз килененә ябышкан атаны кайда күргәнең бар, мир үгезе! 
Саҗидәнең сүзләре әйтерсең, ташка сибелделәр – ирнең керфеге дә селкенмәде.
– Өйләнә идем мин аңа, җүләр, үлеп ни булды инде хәзер?! Нәрсә, бар тормыш Даниска кына терәлгән идеме?
Санияне озатырга бөтен авыл җыелды. Авылның йөзек кашы булган, һәр бәйрәмнең күрке-нуры булган, тыйнак та, сабыр да, балаларның бик яраткан укытучы апалары шулай яп-яшь көе, авылны сергә күмеп китеп барды. Аның үлеменә һаман да ышанмаган балалар Санияне күмеп бетергәч тә, бик озак кабер өстендә елашып басып тордылар.
Серне өйдәгеләр тышка чыгармаска тырыштылар. Хатынның үлеменә сәбәпче итеп авылда Данисны чәйнәделәр. «Сания иренең хыянәтен күтәрә алмаган!» янәсе.
Данис хатыны кабере өстеннән торып, әнисенекенә якынайды. Саҗидәнең кабер ташы кырыенда ап-ал роза гөлләмәсе ята иде. Яңа куелган. Сапларындагы сулары да кибеп өлгермәгән. Кем булыр бу? Апасы дияр идең, апасы әле авырып ята. Монда менә алмагандыр. Әнисе каберенә кем ал розалар салды икән?
Данис әнисе кабере өстендәге миләшкә бик озак карап торды. Яшь кенә булса да, миләшнең унлап өлгергән кып-кызыл тәлгәшләре, иргә балачагын искә төшерде. Данис, үзе дә сизмәстән, бер миләш өзеп капты. Миләш бик ачы иде. Әнисе тәмле кайнатма ясаган миләш түгел шул бу! Балачак кына шундый баллы, татлы була икән ул! Тормыш йөген тарта башлагач, ачы  тәлгәшләр күбрәк буладыр шул!
Әнисе Саҗидә дә яраткан килененең фаҗигале үлемен күтәрә алмады бугай. Әнисенең шулай тиз китеп баруында Данис үзен дә гаепле санады. Нишләп шулай ашыкты ул? Санияне күмеп, атна-ун көн дә узмады, ир Нинага өйләнде дә, балаларны районга алып китте. Оныкларын тәрбиягә алырга дип килгән әбисенә сөйләшеп торырга сүз калдырмады:
– Балалар минем янда калачак, Нина әниләре кебек булыр, – диде ул.
Әнисе улына бик ялынып карады:
– Улым, әллә балаларны кодагыйга бирәсеңме? Аларның бит Сания бердәнбер кызлары, башка юаныр кемнәре дә юк, Сания төсе итеп үстерерләр иде – бала баласы балдан татлы бит ул! Чит кешегә синең балаң кем инде ул, Нинаң аларны кодагыйлар кебек, безнең кебек барыбер ярата алмас.
Юк, тыңламады ул чакта Данис әнисен, кирелеген итте.
– Әйттем – бетте! Ике сөйләшеп тормыйм, әни!

...Әле кайчан гына балалар чыр-чуыннан тынып тормаган өй бушап калды. Йортта кабер тынлыгы урнашты. Харис кунарга гына кайта торган булып китте, күрәсең, ул да бу нигездә үзенә урын таба алмады. Саҗидә көннәр буе тәрәзәгә карап утыра, бу мәхшәр хәлләрнең алар өендә булуына күңеле ышанмый, үзенә урын таба алмый. Капкан чәе дә тамагыннан узмый. Берничә көн шулай газапланып утырды. Күршесе Галия керткән ризыклар да өстәлдә шул килеш калды.
Әнисенең хәлен белергә килгән кызы Саҗидәнең инде шактый суынырга өлгергән кулларын кочаклап елады да елады. Саҗидәнең йөрәге булган хәлләрне күтәрә алмагандыр, күрәсең, кинәт кенә туктады. Хатын иң якын кешеләренә бәхиллеген дә бирә алмыйча, килене артыннан бакыйлыкка күчте.
Авыл: «Йортка каргыш кергән, каргыш! Харис белән Данис рәнҗеткән хатын-кызлар каргышы бу!» – диделәр. Белеп сөйләделәрме, белмичә генәме, әмма бу сүзләрдә хаклык та бар шикелле.
Әнисен күмәргә Данис Нинаны да алып кайтты. Авыл кешеләренең сынап караган төксе карашларына хатынның әлләни исе китмәде. Саҗидәнең авылдашлары муенына калын чылбырлы зур алтын тәре аскан киленнең Саҗидә баш очында торып өйрәтүен бер дә ошатмадылар. «Болай итмәгез, тегеләй итегез!» дип күрсәтмәләр биреп торган яңа киленгә аптырап карадылар. Мәетне юучы хатын  ни дияргә дә белмәде. Әмма бар кыюлыгын җыеп:
– Саҗидә апаның рухын рәнҗетеп торма, бар, кече якка чык! Монда иң якын кешеләре һәм су салучы гына булырга тиеш, – диде. 
Килен бераз турсайса да, каршы сүз әйтмәде. Саҗидәне күмгәнче үк, пырлап, балаларны утыртты да, районга китеп барды.
– Бу йортка бүтән аягым да басмыйм, – диде ул Даниска. Ирнең бәхәсләшеп торырга вакыты юк иде. Әнисен күмү хәстәрләре белән чаба.
Саҗидә бар чакта да шактый кәефләнеп йөрергә яраткан Хариска диңгез тубыктан булды: эчте дә эчте. Эчкән кешене эшеннән дә кыскарттылар. Кайчандыр Харис мыскыллаган хатыннар эчтән генә бу хәлгә сөенделәр дә әле. «Безне кан-яшь түктергән идең, иблис, үзеңә дә кыямәт җиттеме?!» – дип, күңелләрен тынычландырдылар.
Әтисенең йорттагы малны сатып эчә башлавы турында Даниска да җиткереп тордылар торуын, әмма ул нишли ала соң? Бер-ике тапкыр кодировать иттереп карады. Хариска бераз гына кеше кыяфәте керә башлый да, тагын эчәргә ябыша.
Данисны бер кайтуында атасы бөтенләй шаккатырды.
Залдагы туздырылган диванда Сания пальтосын кочаклап яткан Харис үзалдына сөйләнә:
– Сания, бик яратам мин сине! Менә улыбыз да үсеп килә. Каяле, чакыр әле малайны, уртабызда ятсын! Ай батыр хатын да үзең, нинди малай табып бирдең бит миңа!
Данис атасының саташуына аптырап китте. Эчә-эчә, акылын да җуйган бугай!
Күзләрен йомып сөйләнеп яткан әтисен селкеткәләде.
– Әти, әти дим, ач әле күзләреңне! 
Харис янында басып торган улын танымый торды.
– Бар кит әле моннан. Нишләп йөрисең бездә? Без менә Сания белән... улым белән... ял итәбез.
Данис, атасын диваннан тартып торгызды да, яңакларына суккалап, аңга китерде. Киемнәрен алыштырып кигезде дә район хастаханәсенә алып китте.
Таныш табиб белән сөйләшеп, аерым палатага урнаштырып кайткач кына тынычланды. «Әтидә «белая горячка» башланган бугай, эчү хәерлегә илтми шул!» – диде аптыраулы караш ташлаган Нинага.
Әмма төнлә хастаханәдән шалтыраттылар. Харис кич җиткәнне генә көткәнме, әллә хәле яхшыра төшкәнме – палатадан качкан иде.
Данис апасына шалтыратып карады. Бәлки андадыр? Апасы әтиләренең килмәвен әйтте.
Данис тиз-тиз генә киенеп, авылга кайтырга чыкты. Төн караңгы. Ирнең уйлары төннән дә караңгырак – әтиләре ул-бу эшләп куймасын тагын.
«Нинди генә каргышлар керде икән безнең йортка, тормышның кызыгы бетеп китте бит әле», – дип, үз-үзенә күңел тынычлыгы таба алмады. Кайтып җитте. Йортта ут күренми. Әллә Харис кайтмаган микән?
Капка келәсенә үрелде – капка бикле түгел иде. Ишек алдына узды. Өй ишеген тартып карады – бикле. Димәк, өйгә кермәгән! Кая булырга мөмкин?
Данисның аяклары үзеннән-үзе хатыны үлеменә сәбәпче булган мунчага алып китте. Сания үлгәннән бирле мунчаны якканнары да юк. Әллә ничек, мәет чыккан мунчада юынуы күңелгә авыр идеме, күз алдында хатынының асылынган гәүдәсе тордымы – шул көннән соң мунчага узучы, керүче булмады.
Мунча ишеген тартып карады. Караңгы. Ут кабызды. Сания асылынган аратада әтисен күреп, Данис әллә нишләп китте.
– Әй, юләр, юләр, үлемең эзләп кайткансың икән! 
Урындык читендә яртылаш эчелгән аракы шешәсе.
Харисның мәете өстендә кеше күп түгел иде. Бу хәлгә ирнең гайрәтле чакта авылдагы кешеләрне бик мыскыллавы сәбәпче идеме, әллә башка берәр сәбәп булдымы, тирә-күрше, туган-тумачадан гайре кеше озатырга килмәде.
– Бу йортны сатсалар да, алучы булмас инде, шулкадәр мәет чыккан йортта кем торсын?!
Әтисенең кабере иңгән икән, яңадан күтәреп өяргә кирәк булыр. Бүген түгел. Данисның бүген бер эшкә дә кулы бармый. Күңеле тулы моң гына...
Әти-әнисенә сәламнәрен биргәч тә, Данис кайтырга чыкты. Аяклары гына өйгә – туган нигезгә түгел, нишләптер, күл буена тартылар. Данис кебек үк, күл буен сагынучы тагын берәү бар бугай – имән янында ак машина туктаган. Данис имән буена килеп туктауга, ак машинаның да ишеге ачылып китте. Машинадан кара чалбар белән ак куртка кигән Фаягөл чыкты.
– Исәнме, Данис!
– Ә, син икәнсең, исәнме, Фаягөл!
– Зираттанмы?
– Шуннан... Менә авыр уйларымны күлгә салырга туктадым әле, авылдаш! Саниянең туган көне бит бүген...
– Хәзер туган көнне зиратта уздыралармы әллә?
– Чәнчемә әле, болай да җанымны кая куярга белмим. Әни каберенә кемдер ал розалар салып киткән. Гаҗәп. Минем баш эшләмәс иде бу гамәлгә... Кем булыр?
– Мин булдым анда. Саҗидә апаны үз әнием күк ярата идем мин. Мин аны үз әниемә санап йөри башлаган идем бит инде! Синең аркада менә ничә кеше бәхетсез хәзер, ничә кеше «тегендә» китеп барды. Их сине, Данис! Син бит Санияне генә түгел, мине дә гомергә бәхетсез иттең! Исеңдәме, шушы имән төбендә төн кунганыбыз, исеңдәме? Йолдызлар санадык, кошлар тавышы тыңлап, бере-беребезгә бер тән булып сыенып төн чыктык. Исеңдәдер, андый кич онытылмый ул! Синең матур сүзләреңнән, кайнар сулышыңнан башым әйләнде... Мин хәтта синең теләгеңә каршы килерлек көч тә таба алмадым... Шушы имән безнең кайнар мәхәббәт төнебезнең шаһиты булды – мин синеке булдым. И, Фаягөл, әллә ниләр искә төшереп, күңелне өзгәләмә әле! Болай да авыр миңа!
– Ә миңа җиңелме? Синнән йөккә узганымны белгәч тә, әнигә түгел, Саҗидә апага барып еладым бит мин. Ә син бер үк вакытта ике ут белән уйнагансың – мине дә алдап йөргәнсең, Сания белән дә очрашкансың!
Авылда «Данис өйләнә икән» дигән хәбәр таралгач та, шушы күлгә ташланырга уйлаган идем... Начар уйларымнан Саҗидә апа аралап калды. Аңа барып елагач та, тынычландырды ул мине, җир йөзеннән гөнаһлы булып китәргә ярамаганын аңлатты. «Үз тиңең табылыр, балам, үз-үзеңә кул салып Ходай каршында зур гөнаһ алма, Даниска гына терәлмәгән дөнья! Атасы каны бугай малайда да. Берни эшли алмыйм. Бик ярата идем сине. Киленемә чутлап йөри идем бит... Онытып бетермә, килгәлә син минем яныма! Авыр булган чакларда сереңне саклармын, кызым!» – диде миңа Саҗидә апа. Туегыз көнне мин аборт ясаттым. Синең белән тормыш кору турында хыялланган Фаягөлең инде бер тапкыр да әни булалмас...
– Фаягөл, кичерә алсаң кичер син мине, ачу саклама! Юләр мин, чын юләр беләсең килсә!
– Мин бит башка кешене ярата да алмадым, Данис! Кияүгә чыгып карадым. Онытырмын дип уйладым. Ике ел торгач та, аерылып кайттым. Балага башка уза алмадым мин. Синең белән уртак мәхәббәт җимешебез – туарга насыйп булмаган бала күз яше тотты мине, беләсең килсә! Сине дә шул бала яше тоткандыр дип уйлыйм!
– Монда еш киләсеңме, Фаягөл? Күл буена дим?
– Сине сагынган саен киләм. Мине үз кызыдай күргән Саҗидә апа каберенә дә еш менәм мин. Нина ничек соң, балаларны рәнҗетмиме?
– Сиздерми. Үз балалары кебек караган була. Аңа улым да, кызым да «әни» дип әйтә. Тик безнең арада мәхәббәт юк бугай. Суындым мин аңа, балалар хакына яшим инде. Соңгы араларда Санияне бик еш төшемдә күрәм, бик сагынам. Үзем гаепле, үзем! Шундый хатынның кадерен белмәгәнмен. Сания үзе белән әнине дә, әтине дә алып китте бит менә. Өчәү яталар бер рәттә хәзер!
– Беләм. Мин бит авылга Казаннан еш кайтам. Кайткан саен синең белән йөргән урыннардан узам, яшьлегемә сәлам бирәм.
– Фаягөл, оныт син мине! Мин инде Сания ядкаре хакына булса да гаиләмә башка хыянәт итмәмдер. Зинһар кичер, синең күз яшьләрең артымнан ияреп йөрмәсен, Фаягөл!
Данис Фаягөлнең кулын кысты да машинасына утырып китеп барды. Ир киткәч тә, Фаягөл күл буенда шактый басып торды әле. Күл өстендәге көзге моң агачларны үз көендә тирбәтә иде.


Соңгы сүз
Көтмәгәндә-уйламаганда, минем тормышыма килеп кергән бу геройлар хакында язмыйча булдыра алмадым. Берничә генә юл шигыремә, җырыма кертермен дип уйлап йөрсәм дә, охшаш язмышлы кешеләрнең күп булуы, хисләре уйландырды, борчыды мине. Әллә ничә тапкыр язганнарымны барлап чыктым, үзгәрттем. Ходаем, мондый фаҗигале үлемнәрдән якыннарыбызны сакла!
Сезне Данис язмышы кызыксындырадыр. Мин әлегә аның киләчәген әйтә алмыйм. Нина белән аерылышканнарын, балаларны Саниянең әнисе алып киткәнен, Данисның Казанга күченгәнен генә җиткерә алам.
Йорт ничек соң диярсез? Йорт тәрәз каршындагы миләшләр җырына күмелеп, акрын гына басыла бара.
Мин инде бу хәлләргә тукталмаган да булыр идем, әмма Данисның телевизордан тук чырае еш күренә башлагач та, тагын кемнәрнең күз яше озата икән бу кешене дип уйланып куйдым.

фото: https://pixabay.com

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com