Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​БӘХЕТНЕ БЕР ЮГАЛТСАҢ

​БӘХЕТНЕ БЕР ЮГАЛТСАҢ

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
28 декабря 2017
3433 карау
(хикәя)

       Авыл  читендәге  бер якка кыйшая башлаган, артык зур булмаган өендә өченче көн урыныннан тора алмый яткан карт тамагы сусаудан  авызындагы төкереген җыеп йотып куйды.  Тик авыз эче яңгыр күрмәгән чүл өстенең яргаланып беткән  комы кебек коры,  кайнар, кытыршы иде. Карт  телен әйләндергәләп авыз эчендә дым эзләп карады.  Кайчандыр  ишеткәне исенә төште – тел, янәсе, кеше гәүдәсенең иң көчле мускулы. Көчле, таза чакта бәлки шулайдыр да. Ә картлыктан соңгы чиккә җитеп  ятакта ятканда  телне әйләндерүе дә  үтәп булмаслык бер  читен мәсьәлә икән.  Сулыш алганда, атлап йөргәндә,  ашап эчкәндә, күзләре күргәндә кеше уйлыймы бу турыда?  Болар кешене тере иткән, дөнья белән бәйләнешле кылган,  һәр мизгел кабатлана торган гадәти хәрәкәтләр. Таза чакта кеше гәүдәсенең  сәламәтлеген бәяләми.  Бу гади хәрәкәтләр,   мөмкинчелекләр  бер кая да китмәс, мәңге булыр төсле.   Юк икән шул...  Гәүдәдә тормыш сүнә барган саен, көч тә, җегәрлек тә китә икән. Карт  өстәлдә торган чәйнеккә күз ташлады.  Үтә күренмәле пластик аша электр чәйнегендә яртылаш су.   Тәмле, салкынча, йомшак су...  Гәүдәнең, башның, тамак төбенең  чыдап булмаслык кайнарлыгын басарлык тере сыекча... Карт шул судан инде икенче көн күзен аера алмый.  Өстәлгә хәтле ике-өч адым гына. Тик,  үзен тота алмаган гәүдәсен аякка бастырып, атламас аякларын тыңлатып, ничек анда хәтле барып җитәргә?      Ике-өч адым ара. Кемдер өчен  кул сузарлык ара. Кемдер өчен Җир белән Ай арасы. Болай хәлдән язасын белсә, аягында чакта, бәлки, суны  якынрак та куйган булыр  иде.  Картның инде  өч  көн буена  авызына бер валчык ризык эләкмәсә дә, ашыйсы һич тә килми.  Ашказанына, эчәкләргә әйтерсең дә  уттай кайнар таш тутырганнар да,  шул ташлар аша ризык үтмәс булган. Эчәсе, бары тик эчәсе килә. Үтереп эчәсе килә! Бер йотым гына су! Аннан  соң ни булса да булыр иде. Аннан  соң карт  бу дөньяны калдырырга да риза. Ул инде терелә алмаячагын, бугазыннан ныклап кыскан Газраилның җибәрмәячәген аңлый. Инде тормыш  белән алыш-биреш беткән. Ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән. Кыласы гамәл кылынган. Ник болай яшәдем, ник башкача яшәмәдем? дип лаф орудан файда юк.    Тик соңгы теләге үтәлмәве генә.   Хәтта җинаятьчеләрнең дә соңгы үтенечен дөнья санларга тырыша. Ә карт алардан да кәммени? Бер йотым суга тилмереп ят инде...  
    Карт  караваты янында сөялеп торган таягын куллары белән капшап карады.  Кайнар учы таякның салкынча  шомалыгын тойды.  Ул күтәрә алмаслык күсәктәй  авыр күренсә дә, карт көч-хәл белән  аны бер очыннан тотып, кулына алды, ә икенче очын өстәлнең теге читендә торган чәйнеккә юнәлтте.  Яткан килеш  чәйнекне бу якка шудыруы искиткеч авыр иде. Яртылаш сулы чәйнек  әйтерсең дә өстәлгә  ныклап береккән.  Җан тирләре чыккан карт шулай да чәйнекне бу якка бераз шудыра алды. Ул хәтта  суның чәйнек эчендә чайпалып китүен дә күрде. Хәтта суның чайпалган тавышын да ишетте.    Чылт-чылт... Карт тагын авызындагы  булмаган төкереген җыеп  йотып куйды. Телендә хәтта суның тәмен тойгандай булды.  Су... Тик бер генә йотым су... Табигатьнең  берни белән дә чагыштырып булмаслык,  иң куәтле, иң  мөһим    көче.  Тормышның, тереклекнең  үзе. Кешене тере иткән тереклекнең үзе.  Теләсәң, җимерә дә аласың, төзи дә аласың, яшәтә дә аласың, үтерә дә аласың... Җир йөзендә синнән күп нәрсә юк. Ә кемдер синең бер йотымыңа тилмерә...    Карт,  бераз көчен җыеп торды да, таяк очы белән чәйнекне бу якка этте. Чәйнектәге  суның бу якка шуышасы килмәде. Үзенең тереклек көчен картка башкача бирәсе килмәде.  Карт,  соңгы көчен җыеп, чәйнеккә төрткән иде, ул өстәлнең читеннән идәнгә тәгәрәп төште һәм  эчендәге су түгелде.  Карт, тыңлашмаган муенын  чак  борып,  идәнгә җәелгән су күлдәвегенә карады.  Ялтырап яткан  кадерле тамчылар  бераз җәелде дә, үзенә юл табып, идән ярыгына ага башлады.  Картның яшьсез күзләрен дым пәрдәсе каплады...
       Ярым ачык күзләрен караңгы иңә башлаган түшәмгә төбәп,  сусавы турында уйламаска тырышып, карт озак кына ятты. Эчәсе килү  онытылып торганда аңа бераз җиңелрәк иде кебек. Кичме, иртәме, төнме  − аңа инде барыбер иде.  Көтәсе кешесе, көтәсе вакыйгасы юк. Алай да бар икән бер вакыйгасы алда. Тик анысы да карттан бәйле түгел, ә Газраилдан. Кайчан килерен ул үзе генә белә. Тубалдай башында телеграф чыбыклары гүләгәндәй чигәне кыскан авазга изрәп ята торгач, карт күзләрен йомды, тагын да авырая барган гәүдәсе   ниндидер төпсез очкынга очты, аңын томан томалады...  
... – Гарифҗан, Гарифҗан, дим. Тор инде,  эшкә барасың бар...− якында гына  картка кемдер исеме белән дәшкәндәй тоелгач,  үзенең тулы исемен күптән ишетмәгән карт, нидер хәтерләргә тырышып, кашларын җыерды. Гарифҗан... Чыннан да ул  Гарифҗан бит. Ата-анасы азан әйтеп  куштырган исеме бар бит аның. Дус-ишләре, әшнәләре атаганча Гарый да түгел, күрше-күлән санаганча   Ярсу Гариф та түгел, шәһәр хатыннары заманага яраклаштырып бозган “Гарик” та түгел, ә Гарифҗан. Гарифҗан дип, тулы итеп, матур итеп аңа бары тик ата-анасы һәм тагын бер кеше генә дәшә иде.  Үпкәләгәндә бераз сузып, Гарифҗаааан, дип,  сабый баладай авызын бөрештереп, иренә Халидә генә дәшә иде.  Беренче хатыны исенә төшкәч, Гарифҗанның күкрәк турысы сулкылдап сызларга кереште. “Гомерлек сызлавыгым булдың, Халидә...” Тавышы ишетелгәндәй тоелса да, Халидәнең янында була алмавын картның ярым йокылы зиһене  ачык аңлый иде. Инде аның улын күтәреп аерылып чыгып  киткәненә ничә дистә еллар үтте. Арадагы сукмаклар күптән суынды.  Тик бергә яшәп калган шул кыска гына ике елны Гарифҗан гомере буена йөрәгендә саклады. Теләсә дә оныта алмады. Бәхетле чаклар онытылмый икән шул алар. Әмма  ул чакта үзенең бәхетен  күрә, сизә генә  алмады Гарифҗан. Кадерен генә белмәде.  
      Авыл мәктәбенә укытырга килгән яшь укытучы Халидәне Гарифҗан бер күрүдә ошатты.  Зифа гәүдәсенә килешле көрәнсу күлмәк кигән, дулкынланып торган кара чәчләрен баш очына төеп бәйләгән кызны Гарифҗанның туган тиешле  Мөнәвәрә апасына фатирга куйдылар. Егерме дүрт яше белән барган егет,  моңа хәтле кызлар озаткалап караса да, хатын-кыздан  акылын җуйганы юк иде әле. Халидәне очрату белән әллә ни булды Гарифҗанга.  Мөнәвәрә апасында Халидәне  беренче кат күрү белән  тынычлыгы югалды егетнең.  Юк йомышын бар итеп, ул туган апасы йортын көненә йөз кат урады. Моңа хәтле бар дип тә белмәгән апасына утын да ярып бирде, салам да кайтарды, бәрәңгесен дә алышты.  Халидә егетнең  тырышлыгын  туган апасына күрсәткән риясыз ярдәме итеп кабул итсә дә, Гарифҗан  бу үзгәрешләрнең төп сәбәпчесе кем икәнлеген яхшы аңлый иде.  Үзе аңлап та, аңламыйча да егет кыз янында булырга, аның якынлыгын тоярга омтылды. 
       Тойгылары йөрәгенә сыймаган Гарифҗан беркөнне Халидәгә ачылды. “Син миңа ошыйсың, Халидә. Әйдә бергә булыйк...” Тик Халидә  егетне алдарга да,  юкка өметләндерергә дә теләмәде, минем хәрби хезмәттән кайтасы егетем бар, Искәндәрем бар,  мин аны яратам, диде. Кыз Гарифҗан янында үзен тәртипле тотты. Табигый алчаклыгын, ачык йөзлелеген генә югалтмады.  Бераз салыштырырга яраткан егет кыз янында үзен кулга алды, төзәлде, эчми башлады.  Тик ул   кызның егете булуы белән килешә алмады. Нигә әле шундый чибәр кызый әллә кемгә эләгергә тиеш?! Ә Гарифҗан кемнән кәм? Кызга карата булган хисләре  тынгы бирмәдеме, мин-минлеге көчлерәк идеме,  Гарифҗан Халидәне үзенеке итәргә карар кылды. Болай риза түгелсең икән, димәк башкача риза булырсың... Ике йорт аша гына яшәгән кызның мунчага су ташыганын, Мөнәвәрә апасының юынып кайтканын күреп торды. Кыз кичен  мунчага  юнәлгәч,  Гарифҗан  ишекнең җиңелчә келәсен бер тартуда ачып эчкә узды. Хәтта Халидә егетнең  өстенә җибәргән бер чүмеч кайнар су да, кызның үтенеп елавы да ярдәм итмәде. Каны кызган, акылыннан шашкан егет ни кылганын аңладымы, юкмы, гәүдәсендә уянган җанварга буйсынды.  Кызны үземнеке иттем дип санап, тагын сорады, әйдә, Халидә бергә яшик... Икенче көнне Халидә оятыннан мәктәпкә эшенә бармады,  ашыгыч сәбәп табып, икенче райондагы өенә кайтып китте.  Ике атнадан ябыккан, суырылган Халидә эшенә кире кайтты. Кайтуын кайтты, тик элекке алчаклыгын гына кайдадыр калдырып кайтты.  Елмаерга торган иреннәре бөреште. Күзләрендәге элекке чаялыкның эзе дә калмады. Кызны алыштырып куйдылармени.  Ике-өч айдан, авырга узганлыгын белгәч, Халидә Гарифҗанга тормышка чыкты.   
       Ярты ел чамасы узгач, Гарифҗан белән Халидәнең уллары Мансур туды. Бер-берсенә чит-ят ир белән хатынны бергә бәйләп торган кеше дөньяга килде.   Бик иртә туган бала турында авылда төрле сүз китте. Бала хакына Халидә ирен кичерергә тырышса да, аңа  ияләшеп китә алмадымы, йөрәк түренә яшергән ерактагы якын кешесен оныта алмадымы,  Гарифҗан көткән җылы хисләрне бирмәде.   Ана буларак, баласына яхшы тәрбия бирергә тырышты. Хуҗабикә буларак, өйдә тәртип булдырды, тәмле итеп ашарга пешерде, мал карады, бакча үстерде.  Гарифҗан көчләп үзенеке итсә дә,  хатынының йөрәген буйсындыра алмады.  Ир өйгә еш кына салмыш кайта башлады. Бу ошамый, теге ошамый, дип хатынына бәйләнеп, тавыш чыгарды.   Хатынының салкынлыгын Искәндәрен онытмаудан күреп,  урынсызга көнләде.  Халидә өчен иң авыры – Гарифҗан үз баласын танымый башлады.  “Мине яратмагач, минем баламны да яратмас идең. Ә бу бала өчен җаныңны бирергә әзерсең. Бу малай минеке түгелдер. Әнә авылда кеше ни генә сөйләми бала турында”,  − дип бер гаепсезгә   хатынының  җанын каезлады. Башта ярыйсы гына яраткан сыман тоелган  улы янына якын да бармый башлады. 
      Бер кичне исереп бик соң кайткан Гарифҗан пычрак итекләрен дә салмыйча түргә узды да,  алпан-тилпән атлап,  бала караваты янына килеп басты һәм  ваемсыз йокыга талган  Мансурның юрганын тартып ачты.  Салмыш иренең улына төбәлгән сөмсез карашын күреп,  Халидә сискәнеп торып утырды. Гарифҗан төнге тынлыкны ярып, исерек тавыш белән: “Кем баласы бу? Искәндәр баласы ятамы минем өемдә?” − дип акырды.  Тавышка бер яшьлек бала куркып уянды да елый башлады. Халидә аларның кайсын тынычландырырга белми икесенең арасында өтәләнде. Гарифҗан ачуын хатынына күчерде: “Искәндәреңне уйлап ята идеңме? Оныта алмыйсыңмы сөяркәңне?” − дип яман сүзләр белән хатынына кул күтәрде. Халидә тавыш-гауганы басарга, ирен тынычландырырга тырышты: “Гарифҗан, әйдә урыныңа кереп ят. Иртәгә сөйләшербез”. Тик Гарифҗанның кызуы җиткән, ул яхшы сүз ишетерлек хәлдә түгел иде.  Кулына асылынган хатынын тибеп кенә очырды да бала башыдай йодрыгын йомарлап улына кизәнде. Әтисенең йодрыгы балага инде суга дигәндә,  кечкенә Мансур әллә куркуыннан, әллә  сабыйны алла саклады,  басып торган җиреннән лып итеп артына утырды. Шул гына аны коткарып калды. Гарифҗанның бар көченә  кизәнгән йодрыгы диварга килеп бәрелде һәм ул кулы авыртуына чыдый алмыйча бөгелеп төште. Кулы сынган ир   иртән  йокыдан торуга өй буш, төнлә Халидә баласын  күтәреп чыгып йөгергән иде.  Шул вакыйгадан соң Гарифҗан Халидәне дә, улы Мансурны да бер тапкыр  да күрмәде. Үз гомеренә әллә ничә хатын алыштырса да, башкача аның баласы булмады. Берничә хатын аңардан үзе китте. Берничә бозыгын  ул үзе куып чыгарды. Еллар үткәч кенә аңлады – ул бит һәр хатын-кызда Халидәнең чагылышын, аның чалымнарын  эзләде. Тик тапмады. Халидәне эзләп барганда ул, яшьлек мәхәббәте Искәндәргә тормышка чыгып, читкә киткән  иде инде.  Ике кызлары туган.  Искәндәр Гарифҗанның улын  үз баласы кебек  үстерә, дип ишеттерделәр.
    Картның ярым саташулы, ярым аек акылы гомеренең кадерле мизгелләрен  тагын хәтерендә яңартты.  Кадерен генә белмәде шул кадерле чакларның. Халидәсе аны кылган яманлыгы өчен баласы хакына кичергән дә иде бит.  Балалары тугач иренә карашын да үзгәртә башлаган кебек иде. Яхшылык белән, җылылык белән аның йөрәген яулыйсы иде дә бит, кая соң!  Әллә нигә кеше сүзен тыңлады, көнчеллегенә юл куйды, хаклымы-түгелме  ысул белән  төзи генә башлаган үз бәхетен үзе җимерде.  Әллә ничек кенә үтте дә китте гомер дигәнең. Әйтерсең дә озын-озак гомере буена тормыш  китабының каралмасын язды. Килер бер көн, барысы да үзгәрер, икенче тормыш белән яши башлар кебек тоела иде.  Башлар иде дә бит, вакыт кына калмады.  Бетте дә куйды вакыт дигән хәзинә.  Инде санлы гына сәгатьләре калганын да  аңлый Гарифҗан карт.  Күп яшәлде, төрлесен күрде, төрлесен татыды.  Соңгы көнендә җанына тынгылык бирмәгән  бер генә теләге, бер генә үкенече  калды Гарифҗанның. Әнә теге үлә язып эчәсе килгән судай,  шундый ук көчле бер генә  теләге бар картның соңгы көнендә. Бер генә күрергә иде Мансур улын.  Бер генә тапкыр кичерүен сорарга иде Халидәдән. Аягына егылып  гафу итүен сорарга иде.  
      ...Авыл читендәге иске йортта, бер  йотым суга тилмереп,  җан бирә алмыйча ялгыз карт  газапланып  ята. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com