Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Кар кызы

​Кар кызы

Ландыш ӘБҮДӘРОВА
Ландыш ӘБҮДӘРОВА
18 декабря 2017
368 карау
(хикәя)

- Әни, мине Кар кызы итеп куйдылар! – Румиянең икенчедә укый торган кызы Алсу мәктәптән чыгуга шатлыклы яңалыгы белән бүлешергә ашыкты. Гадәттә ул машинага утыргач кына, “бүген ике “бишле” алдым” яки “әни, иртәгә мәктәпкә фәлән-фәлән әйбер алырга кирәк”, дип тыныч кына мәгълүмат җиткереп куя иде. Ә бүген әнә пәлтәсенең төймәләрен дә эләктереп бетермәгән, ачык изүеннән шарфының бер очы җелфердәп бара, башлыгы баш очында чактан гына эләгеп тора, бияләйләрен киеп тору юк – ялангач кулына портфелен эләктергән дә аяклары җиргә тияр-тимәс оча гына. Күзләрендә шатлык очкыннары бии, ике бите ут яна – ап-ак киемле, тыйнак елмая торган салкын Кар кызы белән мыскал да уртаклыгы юк үзенең.

Шулай дип уйласа да, миләш кебек янып торган кызына сокланып карады Румия. Ул сөенә икән - әни кешегә дә сөенеч. Бәй, Яңа ел да җитә икән. Румия машинасын кабызыр алдыннан тирә-якка күз йөгертте. Әйе, урамда салкын булса да, җир өстен кар капларга ашыкмый бугай әле, ә вакыт дигәнең йөгерә - декабрьнең икенче атнасын башлаганнар икән инде. Эш белән өй арасында чаба-чаба календарьга да күз төшергән юк. Зур-зур кибетләрне әллә кайчан бәйрәм рухына төргәннәрдер инде – чыршыларын бизәгәннәрдер, ялтыравык мишуралар элгәннәрдер, аллы-гөлле утлары йөгерешәдер. Киштәләрдә бәйрәм уенчыклары, матур-матур тартмаларга тутырган кәнфит-печенье... Ничек инде Яңа ел бәйрәме якынлашканны сизмәгән ул? Аны сизми калу мөмкин түгел: кибетләр генә әзерләнми, социаль челтәрләрдә тематик открыткалар, могҗиза, Яңа ел теләкләре турындагы сылтамалар тулып ташкан. Бәйрәмгә ничек киенергә, өстәлгә нинди ризык куярга, Яңа ел ниләр вәгъдә итә? – мондый мәгълүматка кытлык юк хәзер, компьютерда бер төймәгә генә басасы. Ә бит һәр Яңа ел бәйрәмен могҗиза көткән кебек көтә Румия, нишләп быел онытылып киткән соң әле?

Алай дисәң, онытылмаган да инде. Әле декабрь башы гына. Алсуларны гына иртәрәк әзерли башлаганнар, ахрысы. Яңа укытучы килде быел аларга, сыйныфлары белән бик яраттылар үзен Алсулар, балалар үз итә торган сөйкемле сөяге бар. Шулай да шалтыратып сорыйсы булыр үзеннән – Алсуны Кар кызы итеп куюлары дөрес микән? Аннан соң Алсу һаман да чын Кыш бабайга ышана бит әле, Кар кызы да ел саен Кыш бабайга ияреп килә иде. Ничектер сәер килеп чыга түгелме соң?

- Алсу, син Кар кызының кем икәнен беләсеңме соң?

- Беләм, Кыш бабайның оныгы.

Алсу тәрәзәгә карап бара. Кызык, үзен Кар кызы итеп куюларына бик сөенгән, үзе Кар кызының Кыш бабай оныгы икәнен дә белә, үзе исә ел саен Кыш бабайга бүләк сорап хат яза. Ышанамы ул аңа, юкмы?

Румия машинадагы арткы юлны күрсәтә торган көзгедән кызына күз төшергәләп ала: кызчыкның кыяфәтеннән берни аңларлык түгел, үзе бер сорау да бирми, йөзендә бары тик канәгатьлек хисе генә сизелә. Румия үзе Кыш бабайга ышана идеме соң? Ышана иде дип, авылда ул Румия үзен белә башлаганчы күрше Галим абый иде инде. Балаларның Яңа ел бәйрәмендә дә ул, зурларның клубта үткәрелә торган Яңа ел кичәсендә дә. Махсус тегелгән кызыл халат, күзлек һәм кызыл борыннан торган битлек, мамыктан сырган ак сакал, акшарлап агартылган ак киез катасын кия дә такта идәнгә агач таягын кага-кага ишектән килеп керә. Башлангыч сыйныфларда “бишле”гә генә укыган Румиянең үзен дә Кар кызы итеп куя иде укытучы апасы. Димәк, тырыш укучыга карата үзенә бер ихтирам билгесе булган. Әйлән-бәйлән башланганда, Кар кызы да башка балалар белән чыршы тирәли әйләнеп йөри. Сценарий буенча Кыш бабай керер вакыт җиткәч, Кар кызы Кар бөртекләре булып киенгән кызларга, Куян, Төлке, хәтта Мушкетер-малайларга карап унбиш көн буена репетициядә кабатлаган шигырен сөйли:

- Әй туктагыз, бу Кыш бабай,

Таягы тавышын таныйм.

Ерак юл килеп аргандыр,

Каршына чыгып алыйм!

Шулай ди дә ишек артында көтеп торган Кыш бабай-Галим абыйны чыгып алып керә. Тик менә репетициядә Галим абый үзе беркайчан да катнашмый иде, кабатлап караган булмагач, Румия бу эпизод җиткәндә, һәрчак дулкынлана иде: берәр көтелмәгән хәл килеп чыкмагае... Чанага Яңа ел бүләкләре төялгән була. Кыш бабай чыршы төбендә алдан әзерләнгән, шулай ук матур итеп бизәлгән урындыкка утыра, Кар кызы инде башкалардан аерылып үзенең җаваплы вазыйфаларын башкарырга керешә...

Әнә шулай үтә иде Яңа ел бәйрәмнәре. Кыш бабай киемендә Галим абый килеп кергәч, бер генә бала да: “Бу бит безнең авыл Галим абый, Кыш бабай түгел!” дип кычкырмый иде, танысалар да, аны берәү дә кычкырып әйтергә җөрьәт итми иде. Димәк, һәркем үзенең ролен камил башкарган, шулай тиеш, дип кабул иткән. Румия өчен ул бүген дә Кыш бабай, Кыш бабайның эталоны, кирәк булса. Әйе, Румияләрнең балачагындагы Кыш бабай фотога төшәр өчен дә акча сорамый иде шул!

Ничектер шулай күнегелде инде – Алсу балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле аларның Яңа ел бәйрәмнәренә Кыш бабай Кар кызын үзе ияртеп килә, төп-төгәл сәгать ярымга килә дә ятлаган сүзләрен сөйләп, балалар белән фотога төшә, балаларның әти-әниләре алдан акча җыеп сатып алган бүләкләрне өләшә дә башка балалар янына ашыга. Румиянең моңа кадәр бу турыда иркенләп уйланганы юк иде. Алсуның укытучысы Гөлшат Наилевна уйланган, димәк. Чын педагог шундый булырга тиештер дә инде.

Кичен Румия Алсу белән янә шул темага кайтып сөйләшергә булды.

- Кызым, быел Кыш бабайга хат яздыңмы әле?

- Юк әле, әнием, менә шуны уйлап йөрим. Язаргамы икән, дип. – Алсу сүз башлаганны гына көткән кебек шулай диде.

- Язмасаң, ул сиңа нинди бүләк алып киләсен каян белер соң?

- Әнием, беләсең бит инде, бүләкне Кыш бабай алып килми, ә сез аласыз. Аннары сез аны Кыш бабайга биреп куясыз да, ул өләшә генә.

Румия телсез калды. Димәк, Алсу да моңа кадәр ышанган булып уйнаган гына.

- Башка елны яза идең бит.

Алсу җавабын эзләпме, шактый дәшми утырды.

- Быел мин Кар кызы да бит әле. Кыш бабай янында мин болай да үз кеше.

Румия көлеп җибәрде, димәк, “үз кеше”. Алсу да мут елмая иде, уены-чыны бергә сөйләшергә каян өйрәнгән диген? Ул да булмады:

- Миндә хат кайгысы калмады инде, Кар кызы турында уйларга кирәк, - дип өлкәннәрчә әйтеп салды Алсу әнисен янә аптырашка калдырып.

- Әйдә, бергәләп уйлыйк соң. – Алсу “әйдә”, дигәндәй диванга барып утырды да әнисенә сораулы карашын төбәде.

- Ничек уйлыйсың, Кар кызы нинди кыз ул? – дип сүз башлады Румия.

- Ул... матур кыз. Аның киемнәре матур. Принцессаларныкы кебек. - Алсу күз алдына китерә-китерә саный башлады.

- Ләкин ул принцесса түгел бит. – Румия үзенең соравына җавапны үзе дә төгәл генә белми иде әле. Чыннан да Кар кызы нинди кыз соң ул? Ул янә балачагына кайтты. Кар кызы булып күпме генә уйнаса да, ул беркайчан да аның нинди булырга тиешлеге турында уйламый иде. Кар кызы киеме турында да уйлаганы булмады. Әнисе тегеп биргән ак матур күлмәкне һич карусыз кия иде. Ул аның өчен дөньядагы иң матур, иң затлы күлмәк булып тоела иде, һәм аны кигәч, Румия үзен бик бәхетле хис итә иде. Әйе-әйе, ул үзен принцесса итеп хис итә иде. Иң гүзәле, иң акыллысы итеп...

- Принцессалар иркә була. Ә Кар кызының иркәләнеп торыга вакыты юк, ул бабасына булыша. – Әнисе кызының шушы рәвешле фикер сөрешенә горурланып та куйды.

- Әйе шул, шулай булгач, ул принцессаларныкы кебек артык күпереп торган күлмәк тә кия алмый инде.

- Димәк, минем теге матур күлмәкне киеп булмый инде. – Һичшиксез, Алсуның да принцесса буласы килә. Кайсы гына кызның принцесса буласы килмәсен инде? Ләкин Алсу бу роленең матур күлмәк кию белән генә чикләнмәвен яхшы аңлый иде булса кирәк: Кар кызына нинди җаваплы бурыч йөкләнүен дә белә.

- Бәлки кибеттә башка төрлерәген карап карарбыз? – диде Румия бу уенга үзенең дә кушылып китүен сизмичә. – Алай булгач, ял көннәрендә күлмәк эзләрбез, ә хәзер дәресләреңне караштыр. Кар кызы начар билгеләренә укымый ул, - дип кызын ашыктыра башлады Румия.

Ял көннәре чын-чынлап Кар кызына күлмәк эзләп үтте. Ләкин табылмады. Кибетләрдә сатыла торган күлмәкләр йә артыгы белән купшы була, йә алар теләгәннән гадирәк. Кар кызы өчен махсус тегелгән костюмны да киеп карадылар – Алсуга ошамады. “Мондый Кар кызлары адым саен очрый, ә минем чын Кар кызы буласым килә”, - дип аңлатты ул моны. Әллә нинди тылсымлы күлмәк эзләде алар алдан сөйләшкән кебек. Шунда Румия янә балачагын искә төшереп, тукымалар кибетенә тукталырга булды. Ә анда нинди генә тукымалар юк: ефәге дә, атласы да, өрфиядәй очып китәргә торганы да...

- Беләсеңме, кызым, синең кебек чакта мин дә Кар кызы була идем бит. Миңа күлмәкне һәрвакыт дәү әниең әзерли иде. Мин кичтән йокларга ятканда берни дә юк, ә иртәнгә күлмәк әзер була. Дәү әниеңдә фотолары әле дә бардыр әле. Менә шундый тылсымчы иде синең дәү әниең яшь чагында, - дип тәмле хатирәләрен бүлеште Румия Алсу белән.

- Синең дә яшь чагың бит әле, - диде Алсу әнисенең күзләренә туры карап. Дөрес әйтә Алсу: Румиягә дә бер кичкә генә тылсымчы булып алу комачауламас иде... Ә ул менә Алсуны тинтерәтеп кибеттән кибеткә йөртә. Алар иң матур тукымаларны үлчәтеп алдылар да кайтыр юлга чыктылар. Димәк, күлмәкне үзе тегәчәк Румия.

Шул көннән башлап аларның фатирына Яңа ел рухы керде. Алсу көн саен дәресләрен хәзерләп бетерә дә Кар кызының шигырьләрне ятый, җыр-биюләрен кабатлый. Румия дә эштән кайтуга күлмәк турында уйлый башлый, Алсу йоклагач, шкафтан тукымаларын ала да кисә, тегә, тегеләй итеп карый, болай итеп.. Бу шаукым әтиләренә дә иярде: декабрь урталары иде, ире Илшат эштән кайтышлый чып-чын чыршы сатып алган. Ишек ачылуга идән буйлап чыршы исе катыш салкын пар йөгерде. Алсуның шатлыгының чиге булмады, Румия дә балаларча куанды. Тизрәк кибеткә чыгып киттеләр: күп итеп чыршы уенчыклары сатып алдылар, ялтыравыклар, гирляндалар да калмады. Кич буе чыршы бизәделәр, Яңа ел безнең фатирны күрми китмәсен дип, балконны да бәйрәмчә итеп бизәп куйдылар. Румия бәйрәм шаукымына бу кадәр бирелеп китүенә хәтта сәерсенеп куйды, ләкин бу мәҗүси хисне тыясы килми иде аның. Могҗиза көтү белән могҗизага әзерләнү икесе бер нәрсә түгел икән шул!

- Әнием, ә син кечкенә чагында Кыш бабайдан бүләккә нәрсә көтә идең? – дип сорады бер көнне Алсу. Румия тагын аптырап калды: нәрсә сорый иде соң әле? Тукта, алар Совет чоры балалары Кыш бабайдан тегене бир, моны бир, дип сорап алмый иде бит. Кыш бабай төрле тәмле кәнфит-печеньеларны, алма-мандаринарны үзе белеп алып килә иде. Ул вакытта балалар тигез иде. Шулай да Кыш бабайдан бер сорап караган иде ул: телевизордан бик матур курчак күреп калды. Кибетләрдә андый курчаклар сатылмый иде әле, принцесса киемендәге фарфор курчакны тапса, Кыш бабай гына таба ала иде. Билгеле инде, курчакны Кыш бабай да алып килмәде, хәзерге кебек чыршы төбенә дә калдырып китүче булмады.

- Мөгаен, лаеклы булмаганмындыр инде - әнине “дүртле” урынына “бишле” алдым дип алдаган идем, - дип көлемсерәп төгәлләде бу тарихны Румия. - Ә син үзеңә соң быел Кыш бабай нәрсә алып килә?

Алсу әтисенә карап елмайды да: “Кыш бабайның колагына гына әйтәм”, - диде...

Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте Алсуларның. Румия бәйрәм буласы иртәгә өлгертте күлмәген: аны кигәч, Алсу әкияттәге кебек чын Кар кызына әйләнде дә куйды. Ролен дә бик ышандыра торган итеп башкарды, иптәш кызлары да соклануларын яшерә алмадылар. Башка вакытта шаян-шук Алсу белән үртәшергә ярата торган малайлар да кыюсыз гына күз сирпеп алалар. Кар кызы бу юлы нәкъ Румияләрнең балачагындагы кебек башта әйлән-бәйлән уйнады, соңыннан гына Кыш бабайны чыгып алды. Ә инде Кыш бабай киемендә ире Илшат килеп кергәч, Румия “аһ!” итте: ул бит иртә белән эшкә дип чыгып китте...

- Әтием-әнием, бу минем иң күңелле Яңа елым, рәхмәт сезгә! – диде Алсу бәйрәмнән кайтышлый. Күтәренке күңел белән өйгә кайттылар, тәмле әйберләр белән чәй эчәргә дип өстәл артына утырыштылар. Шулвакыт ишектә кыңгырау төймәсенә бастылар. Илшат “үзем ачам!” дип ишеккә ашыкты. Бер мизгелдән инде ул аш бүлмәсенең бусагасында шат елмаеп басып тора иде: бер кулында чаңгылар, икенчесендә ике тартма. “Болары сезгә, Кыш бабай калдырып китте!” – дип сузды ул тартмаларны. Бер тартма кыймылдап куйды. Алсу тизрәк шунысын эләктерде дә каударлана-каударлана ачып җибәрде: тартма төбендә йомшак мендәрдә мияулап ап-ак мәче баласы утыра иде. Румия ачылган авызын ябарга да онытып икенче тартмага үрелде. Күзләрен йомып кына ачты. Күзен ачып җибәрсә, тартмадан принцесса кыяфәтле фарфор курчак елмая иде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com