Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Берәүгә берәү кирәк

Берәүгә берәү кирәк

Кәрим КАРА
Кәрим КАРА
08 декабря 2017
2570 карау

«Берәүгә берәү кирәк». Кирәк икән шул... Кирәк!..
Киң караватында әкрен генә сөйләгән телевизорга текәлеп утырган Зөлфия кат-кат кабатлый бу сүзләрне. Сәгать инде төнге өченче. Тәрәзә артындагы дөм караңгылык, әйтерсең, бүлмәгә үтеп керергә, Зөлфиянең аңын томаларга тели. Бәлки шуннан да яхшысы юктыр аның өчен: онытылырга, онытырга, бернәрсә дә белмәскә-күрмәскә. Тән газаплары да, җан газаплары да юк ди тегендә, яшәү аръягында...
Караватка терәлеп торган коляскада кыштырдаган тавыш хатынны айнытып җибәрә. Әллә уянырга итәме Тәслимәсе? Шуышып килеп, ул зәңгәр атлас юрганга төренеп тәмле йоклаган сабыена күз сала. Борылып кына яткан, ахрысы. Тыныч булды аның кызы, ничек саласың – шулай йоклый, иртәнге алтылар тирәсендә генә тавыш бирә: тамагы кибеп китә торгандыр. Шешәдәге сөтне чупылдатып имеп куя да тагын онытыла, рәхмәт төшкере. Тыныч булуы белән әтисенә охшагандыр инде. Юк, юк, үзенә генә охшаган кызы, Зөлфиянеке генә ул. Кайдадыр олаккан ир кисәге белән нинди уртаклыгы булсын аның? Мендәре янына килеп ул тагын күзләрен телевизорга текәде. Нәрсә карап утыра иде соң әле ул? Әнә теге алып баручы илдә барган төзелешләр турында сөйлиме соң. Ил кайгысымы Зөлфиядә, нинди төзелеш ди ул, булганы дөбердәп җимерелеп бара аның. Шул җимерекләр астында калырлармы бердәнбере белән, исән кала алырлармы. Нәрсә эшләргә икән?.. Ах, эшләүче табылган монда. Син, акыллым, бернәрсә дә эшли алмыйсың ич, нәрсә булса булыр дип көтәсе генә кала.
Җайсыз кузгалып, телефонын идәнгә төшереп җибәрде. Тын алырга куркып коляскага текәлде. Уянмады бугай, бигрәкләр дә ботаклы булып китте соңгы араларда үзе. Кичә әнә яраткан чынаягын төшереп ватты. Әллә уйлары таркауландыра, әллә көче-хәле бетте беләкләренең. Йокысызлыктан да килә торгандыр. Атна инде рәтле-башлы йоклый алганы юк, утыра менә шулай тартмага текәлеп, кулына берәр китап алган була, алдаштыра, янәсе, үз-үзен. Утны сүндереп ятуы була, шундук юкка чыга йокымсыраулар, бетмәс-төкәнмәс уйлар йомгагы тәгәри, әйди үз артыннан, үкендергән үткәннәр йөрәккәен әрнетә, билгесез киләчәктән салкын тирләре бәреп чыга, курку биләп ала.
Иртәгә балалар кухнясына бара торган көн. Анысын ничек хәл итәргә? Верага шалтыратырга кирәк булыр. Чатанлап булса да барып кайта ул, озаграк йөри, көтеп изаланасың. Әйбәт кыз үзе, ярдәм итәргә генә тора.
Ә гаиләсендә артык кашык инде менә, гел кыерсытырга гына торалар. Аннан башка тагын дүрт малай да бар әле. Әти-әнисе якындагы өйдә ишегалларын җыештырып йөри. Акчаны алалар да одеколонга тыгып та бетерәләр. Күп вакыт өйдә сыңар икмәк сыныгы да булмый. Вераны күралмыйлар. Малайлар – безгә тиешлене ашый дип, әти-әнисе – акчасын бирми дип. Ничек бирмәсен, ашаганнары гел Вераның пенсия акчасыннан, малайларга да, арзанрак булса да, кием-салым алырга тырышып ята әле. Ә бит Вера җиткән кыз, матур киенәсе дә, иннек-кершән ягып йөрисе дә килә. Көн саен егетләр яныннан да үтә ул. Гарип булса ни,
сез әллә гарип кызлар егетләр турында хыялланмый дип уйлыйсызмы?
Шул җитмәгәнлек бераз бозган инде аның холкын. Зөлфиягә кунакка килсә, үзе хуҗабикә булып, беренче эш итеп чәй куеп җибәрә, плитә өстендәге бар кәстрүлләрне тикшереп чыга, аннан суыткычтан эзләнергә тотына. Өйдәгеләрдән зарлана-зарлана, бар булган ризыкны сыптырып чыгып китә. Бертуктаусыз ашап торса да, талчыбык төсле нечкә үзе. Көн дә эләкмидер шул кунак булулар. Акчага да комарлыгы бар, бер сум күрсә дә күзләре янып чыга, әҗәткә сорый башлый, әмма кире ала алмыйсың инде аннан ул бурычларын.
Күпме утырырга болай, йокларга кирәк. Карават өстендә таралып яткан китапларны янындагы тумбочкага тутырганнан соң, Зөлфия бүлмәсенә күз йөгертеп чыга. Уф, бар почмакларда үрмәкүч оялары, идән тулы чүп-чар, тегендә-монда бәргәләнгән әйберләр. Шамиле белән бер дигән шкаф та эшләп куйганнар иде дә соң, аны урнаштырыр өчен тагын кемгәдер ялынырга кирәк бит әле. Кемгә кем кирәк бүгенге көндә? Хәер, аралашкан кешеләре дә үзе кебегрәк – ярты кешеләр. Ялгыз башы икенчерәк иде әле, сәламәтлеге дә зарланырлык булмады. Кайдан тапты үз башына ул Шамилне. Аңамы инде ир хатыны булып, бала багып яшәргә... Истә чакта Верага дигән акчаны аерып куярга кирәк. Әз бирсәң, хәзер авызы турсая. Жәлләмәс иде Зөлфия, үзе дә бит шул пенсия акчасын кысып-кымтып яши. Шамил бар чагында ике кешенеке ярыйсы була иде әле. Уф, тагын шул килеп керә уйларга. Оныт инде син аны, кызыкай. Бер киселгән икмәк кире ябышмый. Син кирәк түгел аңа, кызы да кирәкми. Берәр күңеллерәк нәрсә турында уйла. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәре турында. Их, кайчан җитә инде ул көннәр! Гадәттә, аларны бәйрәмгә кадәр үк бәләкәй автобусларда төрле чараларга йөртә башлыйлар, концертларга чакыралар, коляскаларын чыршы янына ук терәп диярлек куялар. Ылыс исе башларны әйләндерә, күңелле музыка йөрәкне җилкендерә. Тирә-якта матур киенгән шат йөзле кешеләр биеп әйләнә, ахирәтләре нидер сөйләп кинәнә – бергә булуларына шатланып туя алмыйлар. Ярата андый бәйрәмнәрне Зөлфия. Бәйрәм кәефе өчен генә түгел, нәкъ әнә шундый көннәрдә дүрт саны төгәл булган, тазалыклары бөркелеп торган гап-гади кешеләр, шул исәптән, акча капчыгы булган бизнесменнар бу җирдә гарип-гораба кешеләр дә барлыгын исләренә төшерәләр. Елына бер тапкыр гына булса да күңелләре нечкәреп, игелекләре артып, шул тормыш тарафыннан кыерсытылган бәндәләргә әзме-күпме ярдәм итәргә тотыналар. Андый көннәрдә Зөлфиянең бүлмәсе бүләкләр белән тула, тәмле җиләк-җимеш, апельсин, мандарин исләре борынны кытыклый, шампан шәраблары идәндә тезелеп утыра. Өчәр литр сыешлы савытлардагы көнбагыш мае, зур-зур каплы затлы чәйләр, төрле ашамлыклар шактый озакка җитә әле, Зөлфиянең тиеннәрен янда калдыра. Бик тә юмартлары кеше ышанмастай бүләкләр дә ясап куялар. Әнә теге грузин абый аларның җитәкчеләре белән килеп кергәч, кып-кызыл тартмадан өрфия ак күлмәк алып, Зөлфиянең алдына салган иде.
Кайдан башына килгән диген! Әйтерсең, Зөлфия андый күлмәкләр кия ала?! Кигән очракта да, кечкенә гәүдәле Зөлфиянең артыннан сөйрәлер иде ул. Шул мизгелләр исенә төшкәндә, барыбер күңел җылынып китә. Шамил белән икәүләп көлешә-көлешә сыйпап карыйлар иде ул затлы әйберне. Хәзер алып карый да алмый инде. Шкафның иң өске катына пөхтәләп төреп салынган күлмәк, бары Шамиле генә песи җитезлеге белән үрмәләп иң өскә кадәр менә ала. Уф, тагын Шамил... Йокларга кирәк, йокларга!.. Иртәгә бит көне буе Тәслимәсе кырында бөтереләсе бар аның. Акча дигән иде бит әле, акча, акча...
Актарына торгач, калын матрас астыннан акча янчыгын тартып чыгарды. Кызыл янчык таушала төшкән булса да, иң кадерле әйбер өйдә. Кызыл төстәгесе кирәк акча янчыгының диләр бит, янәсе әнә шул кәгазь кисәкләренең дә ниндидер сиземләве бар, имеш, нәкъ кызыл төскә тартылалар икән. Бу турыда Зөлфиянең кайдадыр укыганы бар иде, шуңа бар күңеле белән ышанып, гел кызыл төстәге янчыклар алдырта. Тик акчалар гына никтер бик тартылып бармый янчыгына, әллә төсен аермыйлар. Аның керер дәүләте ташка бастырылган төсле: ай саен бер үк пенсия акчасы.
Кадерләп, тигезләп салынган йөзлекләрне, иллелекләрне, унарлыкларны бүлгәләп тезеп, тагын бер кат санап чыкты Зөлфия. Төгәл җиде йөз илле сум, ә ай ахырына кадәр тагын унөч көн бар әле. Илле сум гына бирсәң, азсына инде ул Верка, тагын авызын турсайта. Ике тукталыш үттем, чиратта тордым дип, арттырып сөйләр. Верамы соң инде ике тукталышны автобуста үтә торган кеше? Титаклап йөгереп бара ул араны, аның бит бер як янбаш буыны гына тыңламый. Билетка түләдем дип күз дә йоммый алдашачак. Сүз көрәш-тереп булмый, тагын кирәге чыгачак. Бер йөзлек аңа китәчәк дигән сүз. Бала памперслары да ифрат кыйммәт тора икән, атна саен бер капны буяп куя Тәслимәсе. Йә ярар, үзенең тамагын бераз кысар, барыбер бала имезәсе юк. Шамиле китте дә, хәзер сөт төшми күкрәкләренә. Ярый кызы-алтыны тавыш куптармады, хөкүмәт сөтенә өйрәнде дә куйды. Ашауга артык исе китеп тормый Зөлфиянең, көннәр буе бер кабымлык ризыксыз йөрергә мөмкин. Кайчакларда мәҗбүр итеп кенә өстәл артына утыра, көч керсен буыннарга дип тырыша. Бер чынаяк чәй белән ике кисәк сохари – гадәти ризыгы аның.
Җан биргәнгә юнь бирер, дип үзен тынычландырып, ул сул якта торган урындыкны үзенә табарак тартып китерде. Бар эшкә оста күрше Василий дәдәсе аның аякларына кечкенә подшипниклар беркетеп биргән иде. Иләмсез коляскага утырып бүлмәдән бүлмәгә ничек йөрмәк кирәк? Нидер аласы була, газ плитәсендә ашарга пешерәсе, керләр уасы – әзмени хатын-кыз эше? Тәслимәсен ничек багар иде ул җайсыз коляскага утырып? Ә бу урындыкта ул теләгән почмагына тәгәри генә. Тырышып-тырмашып эшләрен төгәлләгәч, ниһаять, урыны өстенә килеп ятты, йокларга өмет итеп күзләрен чытырдатып йомды. Барыбер йоклап китә алмады, тәмам арып күзләрен ачты: тәрәзә артындагы дөм караңгылык, әйтерсең, бар фигыленә үтеп кереп бара иде. Ирексездән, яшьләре бәреп чыкты, авыр ыңгырашып, мендәренә капланды. Япа-ялгызы бит ул бу дөньяда. Ничекләр яшәргә тиеш соң ул алга таба? Әллә, могҗиза булып, ярдәм кулын сузучы берәр изге бәндә табылырмы? Кемгә кирәк инде Зөлфия җиде айлык кызы белән? Кемнең кемдә ни эше бар хәзер? Башкаларның исәпсез-хисапсыз туганнары, дуслары, чутлап бетереп булмастай байлык-дәрәҗәләре, данлы нәселләре. Ә Зөлфиянең кеме бар да, кем ул үзе башкалардан ярдәм-өмет итәрлек? Кем син, Зөлфия?..

* * *
Зөлфия Әлмәттәге эшчеләр бистәсендә дөньяга килде. «Зәп-зәңгәр күзле, шалкандай таза идең бәләкәй чагыңда», – дип искә ала иде мәрхүмә әнисе. Тәпи киткәч тә, абыйлары белән урамда чабып йөргәндә кирпеч өеменә абынып егылган. Анысын Зөлфия үзе хәтерләми, якыннары сөйләүләре буенча гына белә. Эштән кайткан әти-әнисе хәрәкәтсез яткан кызларын күреп шакката. Ике абыйсын каешлап, сорау алырга тотыналар. Малайлар нәрсә, йөгереп килдек, Зөлфия кирпечләр өстендә ята иде, торгызырга азапландык, тормады, апкайтып караватка салдык, дип, күз яшьләренә төелеп сөйләп бирәләр. Иртән иртүк әтисе кызын больницага алып китә. Төрлечә тикшерәләр табиблар, бүлмәдән бүлмәгә йөртәләр, рентген, тагын ниндидер аппаратлар ярдәмендә карыйлар. Күренеп торган үзгәрешләр тапмыйлар, төрлесе төрлечә сөйли, уртак фикергә килә алмыйлар. Нәрсәләр генә сөйләмәсеннәр, кызыкайның аяклары хәрәкәтсез кала. Кара кайгыга калган әти-әнисе, кап-кап дарулар алып, кызларын күтәреп кайтып китәләр.
Шул вакытлардан белә башламадымы икән үзен Зөлфия? Ул чаклар аның хәтерендә ак халатлы кешеләр арасында яшәү булып сакланып калган. Елның күп вакытын ул төрле хастаханәләрдә үткәрә иде. Табиблар, шәфкать туташлары да йөзгә чибәр, озын алтын чәчле, шат күңелле кызчыкны үз күрәләр, өйләреннән тәм-том салып киләләр, сөеп-яратып кына торалар. Башка төрле тормышны күз алдына китерә алмый иде Зөлфия, бары көненә әллә ничә тапкыр кадаган уколлар, куелган системалар, ачы дарулар газапка сала иде аны. Аякларының хәрәкәтләнгәнен ул бөтенләй хәтерләми, йөреп китүнең нинди булганын күз алдына китерә алмый, әмма үзе белән бергә ятучыларның тып-тып йөгерүләренә көнләшеп карый иде. Әнә ахирәтләре терелеп кайтып китә бит, ул да бердәнбер көнне караватыннан сикереп төшеп, үз өенә – абыйлары, әтисе-әнисе янына кайтып китәр әле.
Кызның аңлашылмаган катлаулы чире турында кайбер врачлар диссертацияләр яздылар, халыкара симпозиумнарда чыгыш ясадылар, фәнни журналларда озын-озын мәкаләләр бастырдылар. Тик Зөлфиянең сәламәтлегендә алга китеш сизелмәде. Ясалган операцияләрнең саны дистәгә якынлашканда, бер табиб күзгә күренерлек борылыш ясады. Зөлфия, кечкенә култык таякларына таянгалап булса да, атлап китте. Шатлыкларының чиге булмаган ата-ана кызларын тизрәк алып кайтырга ашыкты. Медицина өлкәсендә чәчләре чаларган карт хирург аларны ашыкмаска үгетләп карады. Кызыгызны йөгереп йөрер хәлгә китерәчәкмен, дип антлар итте. Әмма башлары әйләнгән әти-әни ишетмәде карт табибның сүзен, болай булгач, йөреп китә инде Зөлфия, дип инандылар.
Чынлап та, берничә ел эчендә алга китеш сизелде: өй эчендә тотынгалап булса да йөри иде Зөлфия, урамда өч тәгәрмәчле балалар велосипедында да җилдерә. Шулай да мәктәп яшенә кергәч, укытучылар аны өйгә килеп укыттылар. Бер яктан, мәктәпкә кадәр ерак иде; икенче яктан, үз-үзен карарлык буламыни гарип бала? Әмма укырга бик өлгер булды ул, яхшы укыды. Кыз бала булгач, өйдә дә кул арасына керде, бәрәңге әрчеп пешерергә куйды, мүкәләп йөреп идәннәрне сөрткәләде. Ни әйтсәң дә, балачак вакыты – күз белән каш арасы – сизелми дә үтә, үзенең башкалардан аерылып торганын артык тоймады да шикелле ул. Яшьтәшләре арасына кереп, урамда булды, хәленнән килгәнчә уйнады-көлде, кемнеңдер үзен кыерсыткан чакларын да хәтерләми шикелле. И ул чактагы уеннар, ахирәтләре белән таганда атынулар, эскәмиягә тезелешеп утырып серләшүләр...
Яшүсмерлек чорына кергәндә, үзенең язмыш тарафыннан кимсетелгән икәнен белә-аңлый башлагач, кызыкай читләште иптәшләреннән. Һәрвакыт аңа жәлләп яисә мыскыллап карыйлар төсле тоела башлады, гарьләнде, үз эченә бикләнде, юк кына сәбәптән дә үксергә тотынды, өйдәгеләрне күралмас булды. Шундый булганына әти-әнисен, туганнарын гаепле санады, сүз кушкан кешеләргә энәләрен тырпайтты. Кичә урамда бергәләп уйнаган малайларга бүген егетләр кыяфәте керде, култык таякларын сөйрәп йөргән сансыз кызга читтән генә карадылар. Йомрыланып киткән ахирәтләре дә күбрәк чүпрәкләр турында сөйләшеп, бизәнә-төзәнә башлады, клублар, танцылар белән кызыксынды. Шау-шулы, музыка яңгыраган, мәхәббәт-сөю хисләре уяткан очрашуларга аягын сөйрәп титаклаган ахирәтен ияртеп бармас бит инде башында акылы булган кыз бала? Нинди егет күз салсын шундый парга, кем биюгә чакырсын? Элеккеге дуслары белән бәйләп тоткан җепләр шулай бер-бер артлы шартлап өзелә барды. Авыр, бик тә авыр иде ул чакларда Зөлфиягә. Нигә мин шундый? Нигә миңа гына бирелгән бу газаплар? Әнә шулай тыпырчынган йөрәге бераз урынына утырды. Акылы белән үзенә бирелгән сынауларны берничек тә үзгәртергә мөмкин түгел икәнен аңлады, әмма шул килеш тә яшиләр ич кешеләр, миңа да яңбаштан яшәргә өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Акыллы кыз иде Зөлфия, күңеле дә изгелектә иде, Тәңре тазалыкны әзрәк бүлгән икән, аның монда бер гаебе дә юк бит, өйдәгеләр дә аңа гел яхшылык тели, әти-әнисе аны абыйларыннан ныграк та ярата әле. Күп вакытын өйдә үткәргәч, хәленнән килгәнчә бәйләмен дә бәйләде, чигүен дә чикте, әнисенең иске «Зингер» тегү машинасында тегәргә остарып китте.
Үзенә тиң ахирәт тә тапты ул. Күрше урамда яшәгән Кәримәнең дә артриттан соң аяк-куллары тыңламас булып калган икән, култык таякларына таянып, эзләп тапты шуны, дуслашып киттеләр. Яңа ахирәте пешеренергә бик оста булып чыкты. Ике кыз, төрле ашамлыклар әзерләп, плитә янында мәш килделәр.
Җиткән кыз – матурмы-ямьсезме ул, акыллымы-җүләрме, ябыкмы-юанмы, сәламәтме-гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып, егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый. Ничек була икән ул ярату? Кочаклашу дигәннәре нәрсә була икән? Абау, иреннәргә иреннәрне терәп үбешәләр дә икән әле! Ничек инде шул мәхәббәтсез сиңа кагыла, әле бер юрган астында да йоклый, диләр... Тагын әллә нәрсәләр уйлап бетерәләр. Ярыймы, ярамыймы – мондый уйлар бер кыз баланы да урап үткәне юк әле. Шулар җилкендерә, дулкынландыра гүзәл затларның дулап типкән йөрәген.
Кыш җиткәч, көтмәгәндә-уйламаганда Зөлфия дә килеп эләкте шул могҗизалы җәтмәгә. Кышкы көннәрдә кая гына бара инде ул, шуңа күрә күп вакытын ялгызы өйдә үткәрә торган иде. Кайчакларда, бераз күңел күтәрү өчен, телефон аша башына килгән теләсә нинди номерны җыеп, таныш булмаган кешеләрне шаяртырга ярата. Ниндидер исемнәр әйткән була, төрле тузга язмаган сораулар бирә, телефонны алган кемдер гаҗиз кала кызның сөйләүләреннән. Соңыннан Зөлфия, ул сөйләшүләрне исенә төшереп, рәхәтләнеп көлеп куана. Бервакыт телефонны, тавышы буенча чамалаганда, егет кеше алды. Зөлфиянең җүләр сорауларына ачуланмады, киресенчә, аның уенына кушылып китте, төрле кызыклар сөйләп күңелен ачты. Шулай озак кына сөйләштеләр. Кызның иртәгә дә шалтыратуына вәгъдәсен алгач кына трубканы куйды егет. Сөйләшә-сөйләшә, уртак фикерләре барлыгын аңладылар, нәрсәләр турындадыр кызып-кызып бәхәсләштеләр, бер-берсе турында көннән-көн күбрәк белделәр. Егетнең исеме Заһит икән, озак вакытлар иркенләп сөйләшә алуының да сере ачылды: янгын сүндерүче булып кизүдә тора икән ул. Телефон аша сөйләшүләр Зөлфияне үзгәртте дә куйды. Өс-башына игътибарлырак була башлады, башкалар күрмәгәндә, көзгедән озаклап үзенең йөз сызыкларын тикшерде, бизәнергә-төзәнергә хирысланып китте. Берәр сәбәп чыгып, Заһит белән сөйләшми торсалар, тәмам чиргә сабышты. Хыялында егетнең йөзен төсмерләргә тырышты, ягымлы тавышын уйлап, хисләргә бирелде.
Яз башланганда Заһит һәр сөйләшкән саен очрашыйк дип ялынды. Син миңа ошыйсың, интектермә, зинһар, сыңар күз белән генә булса да күрим, дип очрашу таләп итте. Төрле сәбәпләр табып, очрашу мизгелләрен озаккарак сузды кызыкай. Моңа кадәр үзара барысы турында да сөйләшеп беткән булсалар да, Зөлфия ниндидер эчке сиземләү белән үзенең зәгыйфьлеге хакында Заһитка әйтергә кыймаган иде. Әйе, озын кыш буена бер-берсенә берегеп бетте алар, якын кешеләргә әверелделәр. Әмма егет аны шундый халәттә күрсә нәрсә дияр? Шунысыннан бигрәк тә курка иде Зөлфия.
Төрле яклап уйлаганнан соң, очрашуга барырга булды. Иптәш кызы Кәримәне дә үзе белән алды. Күпкә алдан килеп, парктагы эскәмиягә утырдылар, култык таякларын куе сирень куаклары арасына яшерделәр. Читтән караганда, башкалардан һич тә аерылып тормыйлар. Зөлфия ахирәтенең чирдән таяк юанлыгы калган аякларын каплар өчен озын итәк кияргә мәҗбүр итте, ә үзенең аяклары аның ни җитте кызларныкыннан күпкә матуррак та иде, тик менә кузгатып кына булмый аларны... Билгеләнгән вакыт җиткәч, егет килде. Шаярып-көлеп, кызлар янына утырды, нәрсәләрдер сөйләгән булды. Шундук сизде Зөлфия, ошатты аны Заһит, гел аңа гына карап торды. Ошатмаслыкмыни? Таралып төшкән калын алтынсу чәчләр, куе керфекләр, фирүзәгә тиң зәңгәр күзләр, чиядәй янып торган иреннәр. Гәүдәсенең өске өлеше бик килешле иде аның: кабарып торган күкрәкләр, кысып буылган нечкә бил, кигән киеме дә ярыйсы гына... Егет кызларны йөреп килергә әйдәкли башлады, кафега чакырды, егетлеген күрсәтеп, чибәркәйләрне сыйларга иде исәбе. Менә шунысыннан Зөлфиянең коты очты да инде: яныннан титаклап барырмы култык таяклары белән? Зөлфиянең ай-ваена карамыйча, Заһит аны тартып торгызмакчы булды, кыз асфальтка көлтә төсле авып төште. Агарынып калган егет, нәрсә булганын аңлап җиткермәстән, һаман Зөлфияне тарткалап, аякларына бастырмакчы булды. Шунда иптәш кызы Кәримә арага керде:
– Тимә аңа, йөри алмый ул. Әнә агач арасыннан култык таякларын алып бир!
Аптырашта калган Заһит куаклар арасына кереп китте, Зөлфия тотына-таяна урынына утырды. Чыкты кулларына таяклар тотып Заһит, кызлар ягына карамаска тырышып, аларны эскәмия читенә сөяп куйды. Һәм... йөгерә-атлый китеп тә югалды. Яшьләренә буылган Зөлфия шул чакта ант итте: башка бер егеткә дә күтәрелеп карамаска, кияүгә чыкмаска. Хәер, кем алсын инде бер зәгыйфьне үзенә кәләш итеп...

* * *
Зур шәһәрләрдә, гадәттә, табигать тарафыннан үгисетелгән затлар, гарипләр, оешмалар оештырып, бер-берсенә хәлдән килгәнчә ярдәм итеп, бербөтен булып яшәргә омтылалар. Зөлфия, бәхетенә, әнә шунда үз тиңдәшләрен барып тапты. Ниһаять, күңеле урынына утырды. Уй-хыяллары бер иде аларның, аралашулары җиңел иде, бар яклап та әйбәт иде инде бу урында кызыкайкага. Көннәренең күп өлешен ул оешмага бүлеп бирелгән кысан гына бинада үткәрә башлады. Чирләр, дарулар, дәваханәләр турында гына түгел иде сөйләгәннәре, зарланып яшь түкмәделәр, кайнап торган тормыш белән яшәделәр. Бер иске генә «УАЗ» беркетелгән иде аларга. Һич тик тормады машина. Әле җыелышып табигать кочагына чыктылар, кино-театрларга бардылар, төрле кул эшләре әзерләп, балалар йортларына бүләкләр илттеләр, җырладылар-биеделәр, концертлар куйдылар хәтта. Зөлфиянең уйламаган яктан сәләте ачылды: бик килештереп рәсемнәр төшерергә остарып китте ул. Хәтта оешманың гербы да аның куллары белән ясалды: яшел яфраклы сынган нечкә генә агач кәүсәсен саклап торган терәк! Барысы да бик ошатты рәсемен. Безнең язмышны чагылдыра, диештеләр.
Хәер, арада талантлылар күп иде: кайсысы шигырь яза, кайсысы өздереп җырлый. Әнә шулай өч еллап вакыт узып китте. Бу чорда Зөлфия язмышында авыр сынаулар да булды. Пенсия яшенә дә җитәлмичә, бер-бер артлы әтисе белән әнисе үлеп китте. Гомер буе агулы цехта эшләү кыскарткандыр инде гомерләрен. Ярый, иптәшләре Зөлфиягә терәк булдылар, хәлләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр, ялгызын калдырмадылар. Бу вакытта бер абыйсы, гаилә корып, ерак Сахалин утравына барып урнашкан иде. Икенче абыйсы: «Армиядә калырга булдым», – дип хат язды. Шулай итеп, Зөлфия ялан кебек фатирда ялгызы торып калды. Бирешмәде, үз тормышын үзе көтәргә өйрәнде, теләсә нинди эшне эшләргә җайлаша иде ул. Кайчандыр биргән антына тугры калган булса, тормышы тыныч кына бер көйгә агар иде дә бит...
Көтмәгәндә-уйламаганда аларның кечкенә коллективында яңа кеше пәйда булды. Тубыктан аягы киселгән, Зөлфиядән дүрт-биш яшькә яшьрәк, шомырттай кара күзле Шамил иде ул. Егет бик дуамал иде, аякларым юк дип тормады, тубык башына күннән тегелгән бияләйләр кидереп, коридорларны бер итеп чабып йөрде. Теленә шайтан төкергән иде үзенең, кайдан уйлап чыгарып тора! Аны тыңлый-тыңлый, тәгәрәшеп көләләр барысы да. Зөлфия аны энекәше төсле кабул итте: тегендә чаптырды, монда йөгертте, кырык төрле йомыш тапты – һич эшсез тотмады. Әнә шул Шамил, ай үтмәде, «миңа кияүгә чык», – дип, Зөлфиягә бәйләнә башлады. «Яратам, синнән башка яши алмыйм», – дип үзәгенә үтте. Зөлфия көлеп кенә карады аның кыланмышларына, барысын уенга борды, артык бәйләнә башласа, кычкырткалап та туктатты. Аның яшендә Зөлфиянең башында да җил уйный иде, сөйләр сөйләр дә туктар әле дип уйлады. Ә егет өзмәде дә куймады.
Әлбәттә, тирә-яктагылар да сизде эшнең нидә икәнен. Бер көнне җитәкчеләре Галия Гафуровна Зөлфияне аерып алып калды. Алдына кайнар чәй
куйды, өстәлгә печеньелар таратты. Шуннан үзе дә Зөлфия янына килеп утырып, авыр сулады.
– Синең Шамил турындагы уйларыңны беләсем килгән иде, – дип, ерактан уратып башлады ул сүзне.
– Нәрсәсен беләсе, бер тел бистәсе инде шунда, – диде Зөлфия ваемсыз гына.
– Алай димә, Зөлфия, ул – ир кеше, ә без – хатын-кызлар. Раббыбыз безне бу дөньяга парлы-парлы яшәсеннәр өчен яраткан, – дип, ипләп кенә һаман үзенекен каерды апасы.
– Мин кияүгә чыкмыйм, берүземә дә бик әйбәт әле. Әнә сез дә бар гомерегезне ялгыз яшәгәнсез, – дип өздереп әйтте кыз.
– Шуңа үкенәм мин, Зөлфиякәем. Миңа да тәкъдим ясады берәү, ә мин, исәр, кире каккан булдым. Яшьлек юләрлеге инде... Беләсеңме, хатын-кыз бәхете – гаиләдә. Әгәр сиңа Раббыбыз андый мөмкинлек бирә икән, ике куллап ябыш. Шамил начар егет түгел, синең өчен утка керергә әзер. Соңыннан рәхмәтләр укырсың әле...
Галия Гафуровнаның сүзләре кызыкайны уятып җибәргәндәй булды. Чынлап та, Шамил бик-бик якын бит аңа, ул турыда уйларга гына курка. Гарип, имеш, ул! Кешегә калган көне юк ич әле. Гарип кешеләрнең бәхетле булырга хаклары юкмы әллә? Шулай үз-үзе белән бәхәсләшеп, атна буе иләс-миләс йөрде дә «әйе» диде Шамилгә. Тегенең ничек шатланганын күрсәгез иде!
Бик күңелле туй үткәрделәр. Шамилнең әтиләре инвалидларга яраклаштырып эшләнгән машина бүләк итте яшьләргә, башка бүләкләр дә күп булды. Барысы да тиң-тигез тормыш, бәхет теләде. Бик матур яшәп китте алар Зөлфия фатирында. Чынлап та, хуҗалыкчан ир булып чыкты Шамиле. Коридорга бер дигән шкаф эшләп куйды, күгәненнән ычкынып барган ишекне яңартты, балконга тәрәзәләр куйды. Дөресрәге, икәүләп эшләделәр. Уйлавын Зөлфия уйлады, бар акыллы киңәшләр аннан булды, иренә кулыннан килгән кадәр ярдәм итте.
Башта алар бала булмас дип нык курыкканнар иде. Ходайның рәхмәте, нәкъ вакытында авырга калды Зөлфия. Тугыз айдан тупырдап торган кыз күтәреп кайтты. Дөресен әйтсәк, үзе күтәрмәде, әти-әниләре булышты, рәхмәт төшкерләре. Нинди генә булмасын, киленнәрен яраттылар алар.
Икесе бер кешегә тормаган ир белән хатынга бала караулары ничегрәк булганын күз алдына китерә аласызмы? Юешләнгән юрганын алыштыру да зур мәшәкать иде алар өчен. Юарга алынсалар, шабыр тиргә төшәләр: берсе тубыкланып баланы тота, икенчесе урындыкка басып су коя – галәмәт инде менә. Ничек итсәләр иттеләр, үстерделәр сабыйларын.
Халыкта сүз бар: кар башына кар җитә, кыз башына кыз җитә. Зөлфиянең иң якын ахирәте Сәрвиназ ешлады аларга. Борылган саен килде, ярдәм итәм дип ышандырды, җае килгән саен Шамилгә карап мәгънәле елмайды. Сукыр да булган икән Зөлфия! Сәрвиназ аннан күпкә яшьрәк иде, зәгыйфьлеге дә күзгә ташланып тормый, бары бераз аягын сөйрәп йөри, йөзе дә курчакныкы төсле. Килгән саен аңа машинада каядыр барырга кирәк булды: аптекадан дару аласы, табибка күренәсе, ерак ательедан күлмәген алып кайтасы. Шамилен үзе куалаплар җибәрде Зөлфия: бар, үзебезнең кешегә ярдәм ит, янәсе. Яшь әнинең хәлен белергә килүчеләр бу йөрүләрнең яхшыга түгеллеген аңлатырга тырышып карадылар. Зөлфия көлеп кул гына селтәде, Шамиле аны гына ярата, кызы өчен дә үләргә тора лабаса...
Ә менә атна элек Шамил кайдадыр йөреп кайтты да, шугалап йөреп, үз киемнәрен чемоданга тутырырга тотынды. «Мин үз эзләгәнемне таптым, Сәрвиназ белән кушылырга булдык», – дип аңлатты гаҗәпләнеп карап торган Зөлфиягә. Сүз дә әйтә алмый артыннан карап калды Зөлфия. Ул көнне ярсып-ярсып елап, икесенең утта януларын теләде. Икенче көнне, Шамил җирләр тырнап ялынса да, кире кертмәскә булып бетте. Ә ире өченче көнне дә кайтмады, суга төшкәндәй гаип булды. Менә шул чакта кара кайгыга калды инде Зөлфия. Ничек яшәргә тиеш соң инде ул, тәнендә күбәләк булып талпынган җанын саклап, җиде айлык баласын аралап. Ничек яшәргә?..
Йокымсырап киткән Зөлфияне ишек каккан тавыш уятып җибәрде. Кем дип тә уйларга белмәгән хатын, кабаланып, кофтасын иңенә япты, подшипникларны зырылдатып, ишеккә ашыкты. Йөрәге чыгардай булып типте. Ни булса да булыр дип келәне ычкындырды, анда... Шамил басып тора иде...
«Үә-ә-үә-ә» – дигән тавышка ныклап уянып китте ул. Тәслимәсе сөт сорап уянган икән. Сәгать алтыга якынлашкандыр инде. Сөт җылытып, баланы тынычландырып, әллә күпме вакыт үтте. Тагын урынына ятып утны сүндергәч, ул тагын бәхетле төшен исенә төшерде. Төш кенә икән... Менә бу иге-чиге булмаган Җир шарында яшәгән булалар кешеләр, һәрвакыт нидән дә булса канәгать түгел үзләре: өйләре бар килеш, зуррагы турында хыялланалар, миллион акчасы булганның икенчесен эзләп үтә гомере, томау төшсә дә – зык куптаралар. «Бәхетсез мин!» – дип зар елыйлар. Кызык була инде адәм баласы. Зөлфия, ике дә уйлап тормый, алар бәхеткә санаган әйберләрдән баш тартыр иде. Керфеге дә селкенмәс иде, валлаһи. Зәгыйфьлегенә дә разый булыр иде. Бары Шамиле янында булсын иде аның. Икәү бергәләп, кулга-кул тотынышып каршыласыннар иде язмыш авырлыкларын, бергә шатлансыннар, бергә сагышлансыннар иде. Кызларын дүрт саны төгәл, акыллы, тәүфыйклы бала итеп үстерсеннәр иде. Шул чакта бу җирдә Зөлфиядән дә бәхетлерәк бер кеше дә булмас. Менә хәзер уяу чакта ишекне каксыннар иде. Зөлфия ачып җибәргәндә анда киң елмаеп Шамиле басып торсын иде. Һәм аны киң күкрәгенә кысып әйтсен иде:
– Сез миңа кирәк! Кызым-алтыным кирәк... син кирәк миңа, Зөлфиям!..

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com