Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​ Урау-урау юллар аша

​ Урау-урау юллар аша

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
30 ноября 2017
3052 карау
(тормыштан алынган хикәя)

 Гомер юлын ялгызы гына үткән ир белән хатынны кемдер аша таныштыру, кавыштыру бу тормышта сирәк күренеш түгел. Бу үзенчә яучылыкның бер төренә тартса, икенчедән, якын бер танышыңа яхшылык теләп кылынган гамәлнең берсе. Кыска гына шушы гомерне ялгызы каңгыраеп үткәргәнче, бәлки, бер-берсенең күңеленә хуш килеп, тормыш йөген тигез тартып, бергә-бергә матур гына яшәп китәрләр, дигән теләктән туган гамәл. Үзе күптән парлы, гаиләле, тормышыннан канәгать Әлфисә дә дус хатыны ялгыз баш Айсылуны туган авылында яшәгән бер ир-егет белән таныштырырга карар кылды. Иллегә якынлашып килгән ир уртасы Самат авылда улы, килене, мәктәптә укып йөргән кызы белән яши. Эчми-тартмый. Хатыны Роза, килә-китә йөри торгач, ике-өч ирдән аерылгач, азаккы елларда бу якка эзен суытты. Балаларны да аталары үзе генә үстерде. Әни кеше аларның барлыгы, ачлыгы-туклыгы белән артык кызыксынмады. Айсылу бер кызы белән Казанда яши, тулай торакта тора. Иреннән яшьли аерылып, башкача тормышка чыкмады. Әлфисә уйлавынча, Айсылу белән Самат менә дигән пар булыр иде. Икесенең дә ризалыкларын алгач, хатын аларга бер-берсенең телефон номерларын бирде һәм, минем эшем бетте, бигайбә, дигәндәй җиңел сулап куйды. Кем белә, ходайдан язса, бәлки, аның ярдәме белән ике ялгыз йөрәк бербөтен булып тибә башларлар. Тик берникадәр вакыттан тырышлыгының бушка булуын аңлады. Әлфисә алдында әллә ни ачылмасалар да, Айсылу белән Самат бер-берсен ошатмадылар, ни сәбәпледер килешеп китә алмадылар. Ни эшлисең, җан тартмаса кан тартмый. Һәркем үз парын сайлый. Ике арада очкын кабынмаган икән, гаилә учагын кабызып маташудан файда юк.
 Инде бу вакыйганы оныттым дигәндә, Әлфисәгә беркөн ахирәте Иркә шалтыратты: “Күптән күрешмәгән идек, дускаем, килеп чык әле, сөйләшәсе сүзләр дә күп кенә...” Иркә телефоннан тәтелдәгән арада Әлфисәнең уйлары никтер һаман да шул Самат тирәсендә чуалды. Кара әле, ничек башына килмәгән?! Айный белмәгән иреннән котылгач, Иркә ничә ел ялгыз гомер итә? Ике баласы үскән, кеше булган. Аларны да ялгыз хатын бары үз тырышлыгы белән, ике-өч эштә эшли-эшли, кеше фатирында түләп яши-яши үстерде. Инде үз язмышы турында да уйларга вакыт. Аның да бәхеткә хакы бик бар. Самат кебек ир-атлар урамда аунап ятмый. Таныштырырга кирәк бу ике ялгызны. Калганын үзләре карасын. Ахирәтенә кунакка барган Әлфисә кич буена Иркәне үгетләде. Хатын-кыз бәхетенә бик ышанычы калмаган Иркә теләр-теләмәс кенә ризалыгын бирде. Шулай Әлфисә тырышлыгы белән Иркә һәм Самат танышып киттеләр.
 Беренче булып Иркәгә Самат шалтыратты. Эшеннән арып кайткан хатын башта теләр-теләмәс кенә эндәшсә дә, ирнең тавышын ишетеп, эчтән күтәрелеп килгән ниндидер бер билгесез дулкынлану хисен баса алмады. Исеме дә таныш бу ирнең, бик тә, бик тә якын бер кешесен хәтерләтә. Йөрәгендә тирән яра калдырган яшьлек хәтирәләрен тагын күңелендә уятасы килмәде Иркәнең. Онтылмаса да, бер басылган килеш ятсын ул истәлекләр йөрәк түрендә. Һәркем күңел сандыгының яшерен бер төбендә тәүге мәхәббәтнең кадерле хәтирәләрен саклый. Һәркем бер сагышлы кичендә, шул хәзинәне сак кына ачып, татлы да, ачы да, моңлы да истәлекләрне хәтерендә барлый. Гомернең ерак офыкларында калган яшьлеген сагына, уйлана, моңлана. Иркәнең дә андый кешесе бар иде. Яшьлегендә сөеп-сөелеп тә кавышмый калган Саматны исенә төшерде бу ир-ат. Араларына ятлар кереп, кавышмый калган тәүге үкенечле мәхәббәтен исенә төшерде.
 Самат телефоннан күбрәк үзе турында сөйләде. Улы, килене, кызы белән авылда яши. Хатыны балаларын ташлап күптән чыгып киткән. Акыллы гына, ышанычлы, тормыш көтәрдәй хатын-кыз белән танышырга теләге бар. Ә Иркә үзе дә аңламастан нидер көтте. Күкрәгенә сыймаслык булып типкән йөрәген кечкенә куллары белән тыярга тырышып нидер көтте... Ул Саматның яшь чагы белән кызыксынды: “Сез Казанда яшәмәгән идегезме?” Ирнең җавабы Иркәне телсез калдырды: “Әйе, мин Казанда фәләненче елда трамвай йөрттем...” Иркә, хәле бетеп, креслога шуып төште. Самат үзе бит бу... Нидер аңлый башлаган ир трубкага кычкырды: “Иркә, синме бу, Иркә? Ник эндәшмисең?!” Ә телефон трубкасын учларына кысып тоткан хатын аны ишетте дә, ишетмәде дә. Ул күңеленнән утыз бер ел элек булган вакыйгаларга әйләнеп кайтты...
 Трамвай йөртүчеләр әзерләүче алты айлык курсларга Иркә авылдан килеп язылды. Тулай торактан урын бирүләре дә җайлы булды. Өскә тарттырып куелган дугалы, шыгрым халык тулы, тәгәрмәчләре зыр-зыр әйләнгән кызыл трамвай сүрәтен журналда бер күрү белән, Иркә бәләкәйдән трамвай йөртүче булырга хыялланды. Бергә үскән иптәш кызлары кем укытучы, кем табиб булырга теләде, ә Иркә ашкынып трамвай йөртү турында хыялланды. Әти-әнисе дә каршы булмады. Кара аны, кызым, шәһәрдә юньле йөре, чисыңны югалтма дип, кат-кат вәгазь укый-укый, кесәсенә барлы-юклы акчаларын салып чыгарып җибәрделәр. Кыз эләккән төркемдә уналты укучы иде. Дүрт егет, калганнары кызлар. Шәһәр урамнарында җилдереп трамвай йөртү Иркә уйлаганча җиңел үк булып чыкмады. Кызый укуга бар тырышлыгын салды. Дәреслекләрен кулдан төшермәде. Шәһәрдә транспорт йөртү бик катлаулы. Кеше хәтле кеше гомерен һәм сәламәтлеген барсына да ышанып тапшырмыйлар. Юл кагыйдәләрен дә, трамвайның техник яктан төзелешен дә, шәһәр урамнарының схемасын да, барлык маршрутларны да, пассажир халкы белән итәгатьле булырга да ныклап өйрәнергә туры килде. Укып-укып та йөртергә хокук ала алмаганнар да булды арада. Бик катлаулы күренгән кагыйдәләрне аңларга Иркәгә бергә укыган егет Самат булышты. Менә бу шундый-шундый билге. Ул шуны-шуны билгели, шуны кисәтә, шул ярамый, шул дөрес... Дәресләрдән соң калып, кыз белән егет озак кына схемаларны, юл билгеләрен өйрәнеп, күнекмә тренажерда күнегеп утырдылар. Менә шунда борылырга ярый, ә монда юк. Монда юл бирәсең. Бу чатны шулай узасы, бу борылышны шулай. Монда шундый-шундый урам, шундый-шундый тукталыш... Монда катлаулы чат... Бер-берсенә елышып утырган, сөюгә сусаган ике яшь йөрәк әлбәттә юл кагыйдәләре турында гына уйлап калмадылар. Аларга шулай янәшәдә бер-берсенең якынлыгын тою искиткеч рәхәт тә, исерткеч, башларны әйләндерерлек татлы да иде. Трамвайда билет аларга бушлай иде. Бер-берсенә сыенып, тәрәзәдән кала урамнарын кызыксынып күзәтә-күзәтә, кулга кул тотынып утырган кыз белән егет шәһәрне ничә әйләнделәр икән?
 Берничә айдан өйрәнчекләрне стажер итеп шәһәр урамнарына чыгардылар. Самат белән бер үк маршрутка эләккәндә Иркә, трамвайның кыңгыравына басып, сәлам биреп китәсе килсә дә, янындагы өйрәтүче хатыннан кыенсынып, сөйгәненә кул болгап узды. Ә каршы килеп яткан Самат, Иркәсен күреп, утыз ике тешен күрсәтеп кояштай елмайды. Тулай торакта бер этажга аста яшәгән егет иртәле-кичле кыз яшәгән бүлмәнең ишек төбен каравыллады. Бергә имтиханга әзерләнделәр, бергә ашадылар, дәресләрдә бергә утырдылар, бергә депога йөрделәр. Барысы да бергә булды. Тик “числы” авыл кызы егетнең кайнар кочагында эрергә ашыкмады. Үз-үзен белештермәгән Саматның куллары килешмәгән җиргә кагыла башласа, тиз генә аның кочагыннан шуып чыкты: “Ярамый, матурым, ярамый...” Киләчәкләре дә инде билгеле кебек иде. Укып бетергәч, алар һичшиксез бергә булачак! Тик түз генә әлегә, җаным. Бераз гына түз...
 Вакыт үтә торды. Кыз-егетләрнең котларын алган имтиханнар да килеп җитте. Иркә белән Самат икесе дә имтиханнарны уңышлы биреп, үзаллы эшкә башладылар. Балачактан күңелендә йөрткән хыялы чынга ашса да, авыл кызын, таңнан торып, машина-транспорт белән кайнап торган шәһәр урамында трамвай йөртә башлавы бераз куркыта иде әлбәттә. Иркәсенең шөрләгәнен күреп, Самат тынычландырырга тырышты: “Ә син мине һәрчак яныңда итеп хис ит!”
 Кыз егет әйткәнчә эшләде дә. Ул Саматын трамвай йөрткәндә генә түгел, ә гомергә үз янында итеп күрә иде инде. Барысы да без теләгәнчә булса икән бу тормышта! Әллә язмыш гаепле, әллә үзләре, мөнәсәбәтләре сокланырлык матур булса да, Самат белән Иркә кавыша алмадылар. Араларына Саматның авылдашы әрсез Роза керде. Егетнең артыннан үзе йөрде. Ялга кайткан арада да каршысына чыкты, муенына асылынды. Самат ялгышты. Иркәне өзелеп сөйсә дә, “комплекссыз”, барысын да рөхсәт иткән назлы, дәртле Роза белән аңа рәхәт иде. Бераздан Роза, авырлымын, диде. Самат Иркәгә берни дә аңлатмыйча кинәт кенә авылга кайтып китте һәм Розага өйләнде. Гомерлек бәхетләрен югалтуларын аңладылармы икән алар ул чакта?
 Тәүге мәхәббәте салган җәрәхәттән йөрәге яраланган Иркә дә башкача трамвай йөртә алмады. Һәр каршы килеп яткан вагонда аңа Самат кул болгап узадыр кебек тоелды. Күпме теләсә дә, юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында уйлый алмады, игътибарын югалтты. Берничә тапкыр җитди рәвештә кагыйдә бозып, кеше таптата язгач, кыз яраткан эшен ташлады һәм ашханәгә пешекче булып эшкә керде. Яратудан түгел, вакыты җиткәнгә генә тормышка чыкты. Ике балалары туды. Ире юньләп дөнья көтмәде, эчте, кул күтәрде. Түзәрлеге калмагач, Иркә иреннән аерылды. Кеше фатирында түләп яшәсә дә, башы тыныч. Авыр булса да, ике баласын ялгызы үстерде.
 Яшьлек мәхәббәтләрен сакламагангамы, икесенең дә гаилә бәхете китек булды. Саматның гомере ышанычсыз Розага алданып үтте. Кайчандыр Иркәгә кылган хыянәте өченме, ул үзе дә хыянәт ачысында күп газапланды. Иркәсез узган шушы өч дистә ел юкка гына үтте кебек, мәгънәсезгә узды кебек. Икесенең араларына кергән Роза белән тормышлары барып чыкмады. Ярый инде ике балалары булды. Самат алар өчен яшәде, бер ялгызы аларны үстерде. Ә Иркәнең үз язмышы алдында бар гаебе – яратмаган кешесенә чыгуы булды.
 Вакыт кына, трамвай тәгәрмәчләредәй күз иярмәслек тизлектә зыр-зыр әйләнеп, кай арада үткән дә киткән! Яхшымы-яманмы, бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкатьләре белән яши-яши, утыз елдан артык гомер узган. Озын-озак еллар буена Саматны уйламады түгел, уйлады Иркә. Нинди генә үкенечле булса да, беренче саф сөюне онытып буламы соң? Ничек яши ул анда? Бәхете булдымы икән Саматның аннан башка? Үз тормышы белән бер җайга яшәп ятканда, күңел дигәнең, кинәт сискәнеп, бергә чактагы бәхетле мизгелләргә еллар аша кемнедер эзләгәндәй еш кына борылып карады. Ә менә утыз бер елдан соң ахирәте Әлфисә аша Саматы белән икенче тапкыр танышырмын, дип һич тә башына килмәде. Бәлки, урау-урау юллар аша, табышу-югалтулар аша, зур сынаулар аша, бик күп еллар узгач язмыш аларны юкка гына очраштырмагандыр? Бәлки, миллионлаган халык арасында нәкъ аларның икесенең сукмакларын тагын кушып, язмыш аларга икенче шанс бирергә телидер? Кем белә. Әйе, еллар белән бергә араларына киртәләр дә үскән. Тик бик теләгәндә аларны да икәүләп җимереп була, алар таштан түгел. Бәлки, Айсылу белән танышып та, бер-берсен якын итә алмаулары, ошатмаулары Саматның үзе дә аңламыйча Иркәсен эзләве, аны көтүе булгандыр? Ышанырга буламы аңа яңадан? Йөрәк түрендә язгы бөредәй калкынып килгән өмет-хыяллар шиңмәсме тагын? Вакыт елгасы үпкә-рәнҗүләрне күптән юып китсә дә, кичердеме аны Иркә? Һаман да яратамы аны Самат? Онытмадымы? Ни әйтер ул аңа очрашкач? Ни дисәң дә, алар хәзер унсигез яшьлек хыялый кыз белән егет түгел. Иңнәрендә озын-озак гомер йөге. Арада өч дистә ел. Бармы аларның уртак киләчәге? Җавапсыз сораулар хатынның төнге йокыларын, җан тынычлыгын алды. Ул шуны гына белә – Самат шалтыратканнан бирле Иркәнең аның турында уйламаган минуты юк. Күңелендә күптән сүрелгән дип санаган тойгылар уянган, гомер көзенә басса да, көтмәгәндә яшәреп, матурланып киткән хатын, дулкынлана-дулкынлана, еллар аша әйләнеп кайткан беренче мәхәббәте белән очрашуны зарыгып көтә...

фото: pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com