Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

НӘЗЕР

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
23 ноября 2017
1968 карау
(хикәя)

     Арасын тигезләп,  үлчәп утырткандай  тезелеп киткән бәрәңге рәтен эшкәртеп   чыкканчы хәлдән тайган Зәйнәп карчык  кәтмәнен   куйды да, уфылдый-уфылдый җимеш бакчасына керде һәм  алмагач күләгәсендәге   эскәмиягә табан юнәлде.   Иелеп эшләү биленә дә тигән, беләкләр дә сулкылдый. Ярый әле өченче көн явып киткән яңгыр җирне бераз  йомшарткан.  Шулай да кәтмәнне көч белән бәреп эшләве җиңел түгел. Җитмәсә бакчаны эт эчәге баскан.  Бу нәгъләтнең    бер кисәкчеген дә туфракка күмеп калдырырга ярамый – тамыр биреп яңасы үсеп чыга.  Иелеп чүп тә ута, бәрәңге дә күмә бар. Җитмеш ике яшең  белән барганда  бакча эше арыта шул, бөтен хәлне ала. Икенче көн маташкан була, ә бакчаның чиреге  генә эшләнгән. Эх, кая  кулларда кәтмән уйнаклап торган яшь чаклар!  Язын утыртканда бәрәңге җирен  бераз кыскартырга уйласа да, үз-үзе белән бәхәсләшкән Зәйнәп карчык  быелга ызанны  элеккечә  коймадан каршы  коймага хәтле калдырды. Мирас улы исән чакта  аның өлешенә дә утыртып өйрәнелгән. Кинәт кенә бәрәңге җирен азайтса,  улының  буш калган пае   күзгә бәрелеп, аның юклыгын сиздереп, болай да төзәлмәгән ярасына тоз өстәп торыр.   Ә болай гел элеккечә кебек.  Улы да сигез ай  элек вафат булмаган, ә капкадан көлә-елмая, җиңелчә шелтәли-шелтәли  килеп керер сыман: “Әни, бигрәк түземсезсең. Без кайтканны көтәргә булмыймени?”   Мал-туар тотмаган карчык улына әллә ни бирә алмаса да, буш та җибәргәне булмады  – бәрәңгесе, кишере, чөгендере, кыяры – барысы да шушы бакчадан.   Бирер иде, булганын да, булмаганын да әллә кайдан табып,  өеп бирер иде, тик бирер кешесе генә юк. Кар базында шытыгы да чыкмаган бәрәңгесе, түтәлдән яңа гына җыеп  алгандай  сакланган кишере, чөгендере тулып ята да бит. Бирер иде, бик тә бирер иде.  Утыз сигез яше яңа тулган газиздән газиз балакае  юл фаҗигасына эләгеп әрәм генә булды.   Йөрәге сизгәндәй, әйтеп тә караган иде Мирасына: “Улым, юллар бераз көйләнгәнче  әллә сабыр итәсеңме? Бигрәк бозлавык бит.  Хәлемне тилифун аша белеп кенә торасың”. Юк бит, тыңламады улы!  “Борчылма, әни. Кыш көне болай да сирәк кайтыла. Анда эшлисе эш күп. Юл уңае иптәш малай Фидәрисне дә алып кайтам  район үзәгенә хәтле”. Карлы яңгыр явып торган көзге көндә,   бозлавык юлда каршы килгән машинага  бәрелеп,   карап торган бердәнбер өмете, бердәнбер терәге  аянычлы һәлак булды ана кешенең. Ике атнага бер  кайтып, әнисенең хәлен белмичә калмый иде.  Эшен җимереп эшләп, йорт-каралтысын карап китә иде.    Олы яшендә  бер таянычсыз, япа-ялгызы калды Зәйнәп карчык. Килене, марҗа кызы Оля, Мирасның  елы үткәнне дә көтмәде,  үзенә  ир тапты. Җиде яшьлек  оныгы  Вадим дәү әнисенә башта шалтыраткаласа да, соңгы арада ул да   тынды. Килене әйткәнчә, яңа әтигә күнегә. Яңа әтигә тизрәк  күнексен, дип, баланың үз атасын, дәү әнисен мәҗбүри оныттырып буламы соң?! Карт көнендә Аллаһ ятимлек белән сынар дип кем уйлаган? Ире Хәкимҗан мәрхүм булганга  дә уналты елдан артты.  Хәләл җефетен догадан калдырмый Зәйнәп карчык. Каты гына холыклы булса да, кулыннан килмәгән эше юк иде җанашының.   Үз көче белән төзеп киткән йорт-каралтылар моңа хәтле көлеп торса да соңгы арада койма баганалары череде, ава башлады.  Урыннары оҗмах түрендә булсын ике газиз ир-атының. Югалтмыйча торып, бәхетеңнең чын бәясен кеше аңлап бетми булса кирәк. Еллар уза барган саен Зәйнәп карчыкка исән чагында иренең кадерен ныклап белмәгән кебек тоела. Дөнья көтәм дип ул хәтле бетеренмәсә, бәлки әле исән дә булыр иде. Эх сакламады Зәйнәп карчык картын. Сакламады. Аннары, мәрхүм улы алдында да әбекәй  зур гаебен тоя.  Мирасы марҗа хатыны белән тавышланып киткәндә карчык гел киленен яклый иде. Хаклымы-түгелме, гел килене яклы булды. Бер яктан килен − кеше баласы. Аны кагу  күркәм гамәл түгел. Икенчедән, улы яклы булса, тавыш зурга китә.  Ә болай ике хатын бер ирне тиз басалар иде.   Үлем үкенечсез булмый, диләр шул. Карчык хәзер бик үкенә. Кеше баласын кагасы килмичә, үзенекен хаксыз җәберләде  кебек. Үскәндә дә ана назын   җитәрлек бирмәде кебек.              
       Улының вакытсыз үлемендә кем гаепле икәнлеген дә Зәйнәп карчыкка ныклап аңлатучы булмады. “Инә маркада” утырып барган кеше бозлавык юлда  Мирас һәм аның дусты утырган машинага кара-каршы килеп бәрелә.  Башта “инә марка” кешесен гаепле санаган сыман тоелсалар,  ул кирәкле кешесен майлады-җайладымы, соңрак бар гаеп юлның бозлы булуына кайтып калды. Ягъни көн торышы, һава торышы  гаепле.  Инәме, атамы маркалы кеше  Зәйнәп карчыкның күзенә килеп күренмәде, гафу үтенмәде. Кыйбатлы  машинасына килгән зыянның хакын  кайтару артыннан йөри, дип ишеттерделәр. Мирасның гади машинасында утырып кайткан иптәше  Фидәрис тә  килеп карчыкның хәлен белеп киткәне  булмады. Сәламәтлегенә нык кына зарар килгән имеш. Нинди генә зарар алса да, ул исән! Исән! Ә  карчыкның утыз сигез яшьлек бердәнбер улы караңгы гүрдә ята!  Теләсә-теләмәсә дә әбинең бу ике ир-атка үзе дә аңлап бетмәгән ниндидер үпкәсеме-рәнҗешеме бар иде.    
    ...Алмагач кәүсәсенә сөялеп күләгәдә утырган әбинең уйларын  капка алдына гөрелдәп машина килеп туктаган тавыш бүлде.  Киләсе кешесе юк кебек. Кем йөрер икән?  Карчык, авырткан буыннарын чак тыңлатып, урыныннан торды да урам якка юнәлде. Тигезләп киселгән, ярылган  каен  утынын кузовына биек итеп  төягән  машинасыннан яшь егет   ялт кына сикереп төште дә  аптыравы йөзенә чыккан әбине тагын да ныграк гаҗәпләндерде: “Саумы, әби. Сиңа утын китердем. Кая бушатырга?”  Гаҗәпсенүенең чигенә  җиткән әби тотлыга-тотлыга аңлата башлады: “Соң... балам, ни бит, мин  утын китерергә кушмадым.  Син бит.. ни... Миңа түгелдер бу утын. Ялгыш китергәнсеңдер, балам...”  Яшь егет җәһәт кенә кабинасыннан язу алып чыкты һәм аны әбинең борын алдында селкеде: “Менә күрәсеңме? Каримова Зәйнәп син буласыңмы? Адресың  туры килә. Курыкма, әби, хакы түләнгән”.  Аптыраудан телсез калган карчык берни аңламыйча  бер егеткә, бер утын өеменә карады. Егет бичара карчыкка бер тын карап торды да, шунда бушатыйммы? дип койма буена ымлады. Зәйнәп карчыкка баш кагудан башка чара калмады. Машина,  дөбер-шатыр китереп,  әбинең аяк астына бер өем утын бушатты да  урыныннан кузгалды  Әбинең, кемнән бу утын?  дигән  соравына егет машина тәрәзәсеннән башын тыгып кына  җаваплады: “Кемнән булса да барыбер түгелмени, әби? Битеңне сыпыр да әппәр итеп куй...”  Үз гомеренә бушлай бер өем утын түгел, бер тотам чыра да тәтемәгән карчык югалып калды.  Элегрәк булса, биш тиен өчен тир түккәнгә калхуз китерткән дияр идең, калхузлар да күптән җимерелде.    Карт-коры кайгысы хәзер беркемдә дә юк.  Битеңне сыйпа, имеш.  Битне генә сыйпый белә Зәйнәп карчык. Һәр таңы дога белән башлана, һәр киче дога белән төгәлләнә. Бик бәләкәй чагында  Зәйнәп, ул чакта садә  җанлы нәни  кызчык,  дога кылган өчен биргән хәер Аллага барып ирешә, дип белә иде.  Дәү әнисе гает бәйрәмендә учына төрткән  ун  тиен хәерне  кызый кемгә бирергә белмичә ызаланды.  Ничек инде Аллага атап биргән хәерне ул үзендә калдырсын? Дәү әнисен аптыратып бетерде. Хәерне “иясенә” ничек тапшырырга белмәгән оныгын күреп, дәү әнисе көлә-көлә аңлаты: “Кирәкми  Аллага синең акчаң. Аңа бары синең  тәртипле, акыллы булып үсүең генә кирәк...”   Дини гыйлеме булмаган авыл кешеләре  дога өмет итеп  аңа, ягъни   Ак әбигә,   хәер-сәдака  китерәләр.  Укый Зәйнәп карчык, бик теләп укый. Раббесе гына кабул итсен. Һәр кылган догасыннан соң аның күңеле чистарынып, хушланып кала. Доганың азагында  хәер биргән изге адәмнең исемен, ата-анасының исем-шәрифәсен тулысынча  әйтеп, багышлап куя.  Дога уку тәртибен бик яхшы белә Зәйнәп карчык. Битне сыйпа, имеш. Бу хәтле өеп җибәрелгән изгелек өчен кемгә атап  рәхмәт догасы кылырга? Кемгә багышларга? Бу читен сорауны һаман утын өеме  янында йөргән Зәйнәп карчык ничек чишәргә дә белмәде. 
      Кинәт кенә аның күңеленә шик төште. Улын бәрдереп киткән шул “инә маркалы” адәмнең эше генә бу! Гаебен юмакчы була. Шулай булмаса, килер, аңлатыр иде. Гаебен таныса,  кичерүен сорар иде.  Карчыкның күңелендәге  шатлык бөреләре тиз шиңде. Аны бушлай килгән утын инде сөендермәде. Улының үлеменә сәбәпче ул кешедән Зәйнәп карчык ярдәм дә өмет итми иде. Бары тик килсен, кешечә барысын да аңлатсын иде. Үзе килер урынга утын җибәргән... Кирәкми түгел Зәйнәп карчыкка утын, бик тә кирәк. Мирасы әзерләгән утын инде бетеп бара. Тик нигәдер бу утынны һич кенә дә күңел кабул итми. Карчык җан тынычлыгын алган бу байлыкка  карап торды да өенә кереп китте. Нигәдер дога сүзләре дә күңеленә килмәде. 
        Бераз ял итеп бакчага чыкса да кулыннан юньләп эш бармады.  Кәтмәнен дә әбекәй элекке дәрт белән түгел, ә кирәк булганга гына селтәде.  Нигә кирәк иде бу хәтле җиргә бәрәңге  утыртырга? Кем ашар моны? Искесе дә кар базы тулы.  Бәрәңге утыртып кына улыңны кайтарып булса икән!  Утын өеме дә, күз көеге булып, мыскыллагандай     урамда ята. Нишләтергә аны? Кая куярга? 
     Көн кичкә авышты. Арыган карчык бакчадан соң юынып чыгарга  дип мунча якты. Мең шифалы мунчакай тәннең керен генә алып калмый, җанга да дәва бирә шул. Авыр уйлардан коткара, җаны-тәнне тынычландыра.  Ә әбигә башында кайнаган  тынгысыз уйларыннан ничек тә арынырга кирәк иде. Бүлешер, киңәшер  кешесе дә юк бит якын-тирәдә. Ахирәтләре дә бакый йортларына  китә торалар. Күктән төшкән бу табышмак утын белән  күрше-тирәне дә аптыратасы бик килеп тормый. Мунча миченең торбасы гына бик тартмый. Кемне мендерергә дә, кемнән чистартырга? Төтенгә чәчи-чәчи мунча ишегеннән  килеп чыккан Зәйнәп карчык,  ишек алдында басып торган ир белән хатынны күреп, тагын аптырап калды.  Бүген икән  ушыңны ала торган көн!  Урта яшьләрдәге, ябык, саргылт чырайлы,  таякка таянган ир һәм аның артында басып торган матур гына хатын карашларын  әбидән алмадылар.  Карчык та,  төтеннән яшьләнгән күзләрен сөртеп, аларга текәлде. Бер мәлгә бу чит-ят ир белән хатын аңа таныш кебек күренде. Үзләрен күргәне булмаса да, ниндидер чалымнарымы, сыйфатларымы бик таныш тоелды Зәйнәп карчыкка. Тик кай ягы таныш бу ирнең? Ниндидер ягы әбигә бик якын тоелды. Ир карлыккан тавыш белән сәлам бирде. Аның дулкынлануы йөзенә  чыкты. Башындагы ак кепкасын салып, маңгаена бәреп чыккан тир бөрчекләрен сөртеп алды. Ярдәм ит, дигәндәй, борылып хатынына карап алды да сүз башлады: “Ак әби, мин  исән калсам, дип нәзер әйткән идем. Теге дөньядан кайттым...” Зәйнәп карчык шунда гына аңлады. Күзләре таныш икән бит аңа бу ир белән хатынның. Анда чагылган моң, әрнү таныш икән.      Ир белән хатынны әби өенә керергә чакырды. Бу кешенең улы белән юл фаҗигасына очраган  Фидәрис икәнлеген,  аның  умыртка сөяге сынып озак вакыт хастаханәдә ятканлыгын, исән терелсәм, берни кызганмыйча  ятимә карчыкны карармын,  дип нәзер әйтүен һәм сүзендә торачагын,  урамда өелеп яткан утын да аныкы икәнлеген, Мирасын алыштырмаса да шундый ук якын һәм сөекле   улына әйләнәсен   Зәйнәп карчык белми иде әле.  

фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com