Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Кеше бул

Кеше бул

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
16 ноября 2017
1333 карау


(тормыштан алынган хикәя)


       Ана кеше баласы өчен кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә тырыша. Бәгырь җимеше бәхетле генә булсын. Баласы бәхетле булса, ул да бәхетле.  Олыгая барган Мәрвә карчык та,  фани дөньяны тиздән калдырырга, бакый йортына күчәргә әзерләнеп,   булган бар мөлкәтен кызы Рушаниягә яздырды һәм  тыныч, тәрбияле  картлык турында хыялланды. Сиксән ел буена җыйган бар мөлкәте дә артык күп түгел, шул бер   фатир инде.  Өч  бүлмәле фатирын кызы исеменә күчерүен күчерде, әммә киресенчә,  шул көннән  башлап аның  тынычлыгына  нокта куелды.  Җеназа, хәер-сәдака кирәк-ярагын күптән әзерләсә дә,  бакый йортка барырга чират төзелмәгән шул.  Әнисе урынына кызы сорамыйча  чиратсыз керде. Илле бер яше яңа тулган Рушания, сөекле әнисен, ире белән улын ятим калдырып,  авыр чирдән вафат булды.      
       Кызын югалту кайгысыннан  арына да алмаган әбекәйгә иң якын кешеләре яңа сынаулар әзерләделәр.  Берникадәр вакыттан  кызының ире  Хөрмәтулла белән улы  Ранис  вафат булган хатынның мөлкәтен бүлешә башладылар.  Фатирның төп хуҗасы әбекәй булуын гына искә алучы булмады.  Хатынын вакытсыз югалткан Хөрмәтулла кайгыдан бер-ике ай эчте дә, тиз генә бер хатынга йортка керде. Яшәр урыны булса да,  әбинең фатирыннан баш тартырга уйламады. Киресенчә, улы Ранис белән фатир өчен сүзгә килешеп беттеләр.  Үсә-үскәннән Мәрвә карчык  кулдан төшермичә сөеп үстергән оныгы,  фатир тирәсендә  дәгъва башлангач,  дәү әнисенә карашын бик тиз үзгәртте. Аңа инде егерме алты яшь имеш, ә яшәргә, гаилә корырга һаман да булса мөмкинчелеге юк!  Аны да аңлый Мәрвә әбекәй, киявен дә аңлый. Үзен генә аңлаучы, хәленә керүче юк. Күп булса ике-өч ел гомере калгандыр тугызынчы дистәне ваклаган карчыкның, ә соңгы елларын хәләл  көч түгеп тапкан фатирында үткәрергә ирек бирмиләр.   Көч-куәтле, таза-сәламәт ике ир  бер аягы белән кабердә  басып торган бахыр карчык белән көрәшәләр.  Намус дигән нәрсә фатир хәтле фатир хакында сүз барганда онытыла икән шул. Ә бәлки ул аларда булмагандыр да, кем белә.  Намуссызларга яшәве һәрвакыт җиңел.  Мөлкәт өчен ызгышканда  туганлык та онытыла икән. Чит кешеләр дә бер-берсен бу хәтле дошман күрмәс. Нинди очракта да кеше булып калу кем өчендер күтәреп булмаслык сынаудыр, ахры. 
        Кияве белән оныгы Мәрвә карчык  хакында  “оныттылар”. Үз өендә артык була башлаган  әбиләре янына  Хөрмәтулла белән Ранис хәл белешергә түгел, ә бары тик  түләсәң анасын да сатып җибәрергә әзер торган  ач күзле   риэлторларны ияртеп, яисә сатып  алучыларга фатир күрсәтергә генә керделәр. Ник егылып үлсен шунда әбекәй.  Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, бу читен мәсьәләдән җиләгән ике ир  әбинең тизрәк  “кайтып китүен”, фатирны бушатуын  телиләр иде, әлбәттә. Үтәсе сынауларын  үтеп  бетмәдеме, Аллаһ Мәрвә карчыкны каршысына бастырырга ашыкмады.  Шулай ике ут арасында билгесезлектән газаплана-газаплана, әби  кияве белән оныгына үч иткәндәй яши бирде.  Азык-түлек алырга да, үз-үзен  юньләп карарга  хәле калмаган карчыкка ярдәмгә социаль хезмәткәр билгеләделәр.  Урта яшьләрдәге,  ачык йөзле  Лүзия үз вазифасын намус белән башкарды.  Атнага ике тапкыр килеп, азык-түлек, дару, башка кирәк-ярагын китерде. Ут-су өчен түләде, вак-төяк йомышына йөрде.  Кирәк чакларда карчыкка ашыгыч ярдәм чакырды. Аерым түләү хакына идәнен, тәрәзәләрен, керен  юып бирде.   Ни аяныч,   туганнары булса да, әбинең бу чит хатыннан да якынрак кешесе калмады. Үз чиратында Лүзия әбине тәрбияләүдә  кияве белән оныгын җәлеп итәргә тырышса да,  аны ишетүче булмады. Хөрмәтулла белән Ранис тирләп-пешеп фатир бүлү артыннан йөгерделәр.  
         Дин тоткан таныш ахирәтләрен чакырып, Мәрвә карчык кызының өч елын укытты. Хәленнән килгәнчә аш-су әзерләде. Хәер-сәдака таратты. Кем дога кылыр мәрхүмә кызының рухына  әнисеннән башка? Дога исәннәргә генә түгел, мәрхүмнәргә дә кирәк. Ә бәлки аларга ныграк та кирәктер әле.    Оныткандыр дисә дә, исендә икән,  аягында чак басып торса да, Хөрмәтулла да кичкырын  хатынының елын искә алып кереп чыкты. Уенда ни –  исерекнең телендә шул. Рушания урынына син катсаң иде, дип,  карчыкның изге аштан бераз хушланып калган  йөрәгенә тагын ут өстәде. Ул чыгып китәргә җыенганда ниндидер әйберен алырга кергән улы Ранис белән ишек төбендә  очраштылар. Әниләрен искә алып, моңланучы артык булмады, тагын фатир өчен эләгешеп киттеләр. Араларына кергән дәү әнисенә оныгы аяк тибеп кычкырды: “Мин сине бәдрәфкә ябып куеп ачка үтерәм!”  Фатирны сатып алырга теләүче табылуын әйтте, тиз арада әбигә кая да булса олагырга киңәш итте.  Телсез калган карчыкка игътибар итмичә,  изге кичәне бозып, аталы-уллы талаша-талаша каядыр чыгып киттеләр. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен, диләр. 
     Бу ызгыш йөрәгенә ябешкән әбекәй, табак-савыт юарга да хәле калмыйча, диванга барып утырды.  Яше кипкән күзләре генә кызының диварда эленеп торган сүрәтендә тукталды. Газизенең мәңгегә тынып калган карашына текәлде.  И бала, бала!  Нигә шулай чиратсыз кердең?! Гөрләп яшәр урында салкын кабердә ятасың. Син исән булсаң, бу бәлаләр  чал башкайларыма килмәс тә иде. Сине дә югалттым, оныгымны да, киявемне дә. Бу дөньяда түгәрәк ятим калдым. Беркемгә кирәкмим.  Үзем түгел, фатирым гына кирәк.   Ике-өч ел түзәргә түземлекләре җитми. Ничек яшәп бетерергә?! Ничек түзәргә? Кая барырга, кемгә сыенырга? Кайдан сабырлык алырга?  Ал мине, балам, үз яныңа... 
      Кәрәзле телефон шалтыравы Мәрвә әбине һушына китерде. Карт-корыны, гарип-горабаны караучы  Лүзия икән. Хәлегез ничек, ни кирәк сезгә? дип сораша. Ни кирәк булсын инде хәзер карчыкка? Күңел җылысы бик кирәк иде дә бит, ул нәрсә сатылмый. Аны сорап алып та булмый.   Рәнҗүе эченә сыймаган әбекәй  беренче тапкыр чит кешегә ачылды: “Фатирымны саталар, үземне куалар, кызым... Ничек яшәргә, кая барырга белмим..." Лүзия бераз уйланып торды да, ул хәтле борчылмагыз, дип әбине  тынычландырырга  тырышты. Урамда калдыра башласалар, аларны судка бирергә була, дип, таныш адвокатының телефон номерын бирде.  Лүзия белән сөйләшкәч, яклаучы тапкандай, карчык шулай да бераз тынычланды. Хәтта күңелендә өмет чаткылары да кабынды кебек. Туганнарыннан да якынрак тоелган  хатынга рәхмәтләр әйтте дә, торып, аш-су кичәсеннән калган табак-савытны юды. 
       Урамга чыгып, һава алыштырып  керергәме әллә, дип, балконнан кичке Екатеринбург  урамнарына карап торса да, нигәдер аягы тартмады,  урынына барып ятты. Уйламаска, онытылырга тырышса да, әлбәттә соңгы арада карчыкның бар уе фатиры хакында  иде.  Кызы исеменә яздырганда болай буласын һич кенә дә уйламады шул.  Үзе исән чагында балаларына изгелек эшләп калырга тырышты.  Кылган изгелегеннән күңелен биләгән  талгын бер рәхәт тынычлыкны тоеп азаккача  яшәрмен, дип уйлады.  Алда безне ни көткәнен кем белсен?! Күрәчәге булгандыр шул.  Менә бит, кылган яхшылыгың үзеңә яманлык булып кайтасын кем алдан күрсен?! Үз балалары тарафыннан йортыннан куылыр дип түгел, киресенчә кылган гамәле өчен балаларыннан мәрхәмәт өмет иткән иде. Бердәнбер мөлкәте шушы өч бүлмәле фатирны алганчы ничек интегүен үзе генә белә Мәрвә.  Ире Габдрахман белән озак еллар җимерелеп барган  баракта яшәделәр. Кызлары Рушания да шунда туды.  “Татар дворларындагы” агач барактагы кысан бүлмә   Шарташ күленең ярындагы землянкада туган  Мәрвәгә  һәм подвалда үскән Габдрахманга хан сарае булып күренә иде. Әйе, аталары  кызы Мәрвәне һәм хатынын Свердловск шәһәренең читендә  яңа төзелеп килгән Изоплит поселогында, күл ярындагы  кысан землянкада калдырып, сугышка китеп барды һәм аннан кайтмады.   Стеналары юнылмаган бүрәнәләрдән төзелгән, уртасында тимер мичле,   җир идәнле, салкын, юеш,  тәбәнәк землянканы оныта аламы соң Мәрвә?!  Әнисе  Жулановский (Елан) сазлыгында   торф чыгарды.  Кайда авыр хезмәт – шунда татар. Бераз үскәч, Мәрвә дә торфтан изоляция плиталары ясый торган фабрикага эшкә урнашты.  Ир-егетләрдән калышмыйча, бер тигез эшләде.  Авыр дип тормады, күтәреп чи торф ташыды. Җигүле атлар урынына узкоколейка төзегәч, бераз җиңеләйде кебек. Землянкаларны җир белән тигезләп, әнисе белән икесенә барактан бүлмә биргәч,  шатлыктан  башлары күккә тигән иде. Габдрахманга тормышка чыккач кына Мәрвәгә бәхет елмайды. Бар яктан да оста куллы Габдрахман, заводта төп эшендә арып-талып эштән кайта да, бераз капкалап алгач, үзләренә йорт төзергә чыгып йөгерә.  Аңа ярдәмгә Мәрвә дә иярә.  Төнгә хәтле төзиләр дә, соң гына кайтып, иртән тагын төп хезмәтләренә чыгып китәләр. Шулай “самстрой” ысулы белән генә алар фатирлы булдылар. Уты-суы, газы эчендә, ванналы, бәдрәфле фатирның үзләренеке икәнлегенә ышана алмый яшәделәр алар башта. Габдрахманы гына,  бу байлыкның рәхәтен озак күрә алмыйча, кинәт үлеп китте.  Шул фатир булсын, дип ике ел буена ялсыз эшләве тазалыгында эзсез калмады шул.  Шушы фатирда алар кызлары Рушаниягә туй ясадылар. Кияүләре Хөрмәтулланы үз улларыдай кабул иттеләр.  Тормышларына ямь өстәп, оныклары Ранис туды.  Моңа хәтле Мәрвә карчык белә иде – аның оныгы, кияве, якын кешеләре бар. Тик  ире һәм кызы вакытсыз үлеп, бер терәксез калгач,  карчык оныгын да югалтты, кияве дә аннан читләште.  Ранис – замана баласы шул. Әллә нигә   туганлык,  күңел җылылыгы түгел, байлык  беренче урында. Хәзер  алар, ике дошман,  аталы-уллы карчыкның  кан-тир түгеп тапкан соңгы  малын бүлешәләр. Үз балаларыңнан ник бер яклаучы булсын! Әби, исенә килеп, бая Лүзия биргән адвокат номерын кулына алды. Булмас инде, кая ул! Судлашып йөрерлек гомере дә, хәле дә калмаган.  Үз балаларына каршы түгел, дошманына да үз гомерендә жалу язганы булмады. Карчыкны ул хөкүмәт  йортының атамасы гына да куркыта – суд йорты. Инде шушы яшендә әбекәй бер генә судны таный. Ул да булса Аллаһ хөкеме. Иртәме-соңмы, кылган гамәлләребез өчен  барыбыз да җавапка басасы. Мәрвә дә, Хөрмәтулла да, Ранис та...  
      Икенче көнне Мәрвә әбинең бу дөньяда калган иң якын кешесе – социаль хезмәткәр Лүзия ишек какты. Тик   карчык аны ишетмәде, яткан урыныннан тормады.  Күпне күргән, күпне үткән, арыган-талган   Мәрвә әби, якты дөньяның барлык ыгы-зыгысын калдырып,   тыныч кына мәңгелек йокысына талган иде. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com