Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​ДИВАНА АРЫСЛАН

​ДИВАНА АРЫСЛАН

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
09 ноября 2017
887 карау

(хикәя)

      Шәһәрдәге фатирын, эшләгән хезмәт урынын ташлап олыгайган әнисен карарга авылга күченеп  кайткан  Гөлданиянең башына зур мәшәкать төште. Сиксән яшен куса да, әнисе  Җәмгыя әле кулда түгел, әкренгә йөреп ята. Зиһене генә кайчак ялгышып алуны санамаганда, карчыкның хәле  үз яшенә күрә ярыйсы гына шикелле. Кыскасы, Гөлданиягә аның өчен үлеп борчылырлык сәбәп юк кебек.   Аны соңгы арада иң борчыганы – абзыйсы Арысланның  ныклап  чирләп китүе иде.  Арыслан – Гөлданиянең мәрхүм атасының энесе, сиксәнне куган  ярты акыллы, юләр карт гомере буена ата-анасыннан калган  шушы төп йортта, ягъни абыйсы Гаделша йортында яшәде.    Тумыштан  исәр Арыслан  бәләкәйдән  шушы йортка, аның хуҗаларына тугры хезмәт итте.  Иртә таңнан торып мал карады, су, утын ташыды, авыл йортының мең  эшен эшләде.  Өнсез шәүлә кебек үз җае белән кыймылдады да кыймылдады. Аның эшләгән эше күренмәде, эшләмәгәне генә хуҗаларның күзләренә ташланды. Абыйсы Гаделшаның  акылы зәгыйфь энесенә карата   катырак чаклары да  булды.  Телсез энесенә эшнең рәтен бик аңлатып бирә алмаганда яки Арыслан эшне хуҗалар теләгәнчә  җиренә җиткереп башкармаганда  Гаделшаның  бахырга  кул күтәргән чаклары да булмады түгел. Үз йортында  мескен Арыслан башын иеп хезмәтче хәлендә яшәде дә яшәде.  Җәмгыя да нигәдер бахырны  якламады. Аның дәүләт түләгән пенсиясен айның аена Гаделша ала барды, кулына тиен дә бирүче булмады.  Бахырны   йортта яклаган, санга суккан, тулы исеме белән атаган, кешечә ашаткан-эчерткән  кеше бер генә иде. Гөлдания  тиле абзыйсын үзе белә белгәннән бирле атасыннан да, бахырны рәнҗетергә торган усал урам малайларыннан да кулыннан килгәнчә якларга тырышты. Үзе генә белгән телдә нидер сөйләсә дә, Арысланның кеше колагы аңларлык бер генә сүзе бар иде. Гия – Гөлдания янәсе.  Гаделша абыйсы ачуы килеп камчы белән селтәнгәндә ул бәләкәй Гөлданиянең артына чыгып  иелә дә шыңшый-шыңшый   битен кызчыкның итәгенә яшерә. Үзе курку катыш кабатлый: “Гия... Гия...”.   Кызына тиюдән өркеп, Гаделша тизрәк  камчысын ташлый. Кыз  күрше авылга укырга кергәч, Арыслан аны кар дими, яңгыр дими  авыл башына  хәтле мәктәпка озатып куя, барып   каршы ала. Гөлдания шәфкать туташына укырга  шәһәргә  киткәч сирәк кайта башлады. Ә Арысланга әйтеп-әйтеп карасалар да, ул барыбер авыл башына барып кызны көтте.   
      Берничә елдан иреннән аерылган Гөлдания  нәни улын ияртеп кайта башлады. Башта бәләкәй Зиннәткә Арыслан курку катыш гаҗәпләнү белән карады. Бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә үз телендә нидер сөйли. Аксыл зәңгәр күзләрен баладан алмый. Акылсыз карашы  түгәрәкләнгән Арысланның йөзендә әллә ниләр чагыла... Ул кечкенә Зиннәткә зур могҗизагага карагандай карый.   Әтисе белән әнисе Гөлданиянең баланы Арысланга   тоттыруын хупламадылар. Бу диванадан ни көтәргә дә белмисең, янәсе. Ә Гөлдания исәр абзыйсына ышанды, курыкмады. Арыслан баланы үскәнче кулыннан төшермәде. Ник аны  бер егылтсын юләр Арыслан! 
      Ире белән тормышы алга бармаган Гөлданиянең бик читен чагы иде ул вакытта.  Аерылу газапларын бик авыр кичерде яшь хатын.  Ярый атасы белән анасы  читкә типмәделәр.  Арыслан,  сеңлесенең хәлен аңлагандай, аның иңеннән сыйпады: “Гия, Гия...” Телсезнең  теле урынына күзләре сөйли белә шул. Анда  түгелергә торган  тамчылар... 
      Аннары Гөлданияне тетрәндергән бер хәл булды.  Гөлдания бакчада кер элгән арада ишек алдында  уйнап йөргән Зиннәт кинәт юк булды.  Улым, улым, дип кычкырып караса да җавап бирүче булмады. Ишек алдының, мунчаның,  келәтнең, мал абзарының бар почмагын тикшереп чыккач, Гөлдания кинәт күз кырые белән күреп алды һәм куркуыннан  чак уштан язмады – ике яшьлек Зиннәт  лапас астында башын чайкап торган атның дүрт аягы астында басып тора иде.  Җитмәсә нәни куллары белән атның арткы аяклары аша койрыгына үрелә. Балага тоягы белән бер басса сытып  изәрлек көчле  атка карап,  Гөлданиянең кинәт хәле бетте һәм ул торган җирендә чүгәләде. Кымшанма гына зинһар, урыныңнан, Йолдыз... Кымшанма гына...  Ишетелер-ишетелмәс кенә эндәште: “Арыслан абзый, кара әле...” Абзарда тирес чыгарып яткан  Арыслан тавыш-тынсыз гына сеңлесенең янына килде дә, хәлне  ярты акылы  белән тиз генә  чамалап, Йолдыз янына юнәлде. Атны өркетмәскә тырышып, бер кулы белән йөгәненнән тотты, ә икенче кулы белән  баланы  үрелеп алды. Шул хәлдән соң Гаделша белән Җәмгыя энекәшләренә рәхимлерәк була, элеккедәй җәберләми  башладылар.  
          Менә шушы исеме һич тә җисеменә туры килмәгән ябык гәүдәле, бөкре аркалы   Арыслан абзыйсы кинәт кенә урынга егылды.  Мич артындагы такта белән бүленгән кечкенә бүлмәсендәге ятакта кичтән тын гына  ятты да, иртән тормады. Сиксән ел буена Арыслан бернинди чир белән дә чирләмәде. Хәер, чирләгәндер. Тик бу турыда белүче генә булмады. Аның хәлен сорашучы булмады,  ә ул үзе зарлана белмәде.  Үз гомерендә аны беркем дә дәваламады,  үз гомеренә ул бер бөртек    дару да йотмады.  Гөлдания абзыйсының уттай  янган маңгаен кулы белән тотып карагач  хәлен җиңеләйтергә дару биргән булды. Тик  гомергә дару күрмәгән Арыслан түгәрәк       таблеткаларны ни эшләтергә белмәде, бары тик учына җыеп мендәр астына сала барды.   Арыслан, таң белән уянырга өйрәнгән тынгысыз  Арыслан, тора алмаганы өчен гаеп тойгандай ята бирде.  Гөлдания абзыйсының башын күтәреп аңа су эчерде.  Арысланның башын тотарга да хәле юк иде. Ул бары тик Гөлданиянең бармакларын гына кысып тотты да озак кына җибәрмәде.  Ярым ябык күзләрен ача да пышылдый: “Гия...” Ә Гөлдания абзыйсына ничек ярдәм итәргә дә белми.  Бигрәк авыр шул хәле бахыркайның. Аптырагач Гөлдания күрше авылдан фельдшер чакыртты.  Фельдшер килүен килде, тик авыруны карагач, баш кына чайкады: абзыкайны хастаханәгә илтсәң дә алмаячаклар, анда тилегә түгел, акыллыга да урын юк хәзер. Хәле дә өметсез күренә. Абзыйсының хәлен шәфкать туташы Гөлдания үзе дә аңламый түгел.  Ничек җиңеләйтергә белмичә эчтән өзгәләнә. Зиһене айнык арада Арыслан янына Җәмгыя кереп чыккалады. Тик Арыслан аны танымады.   Бик ыңгыраша башлагач Гөлдания абыйсына тынычландыра торган  уколлар куйды.  Бер тапкыр да  ятып чирләмәгән, гомере буена йортның бар эшен үзенең ябык җилкәсендә алып барган исәр акыллы ирнең болай хәлсез ятуы  ышанмаслык хәл иде. Сугыш елларында ачлы-туклы үскән, хаксызга җәберләнгән,  кара эштә тир түккән,   үз гомерендә җылы сүз сирәк ишеткән,  рәхим-шәфкать  эләкмәгән бахыр ир  соңгы көннәрендә булса да  миһербанлы карашка иреште. Гөлдания аны тәрбияләде,  тамагыннан үткәнчә сыйлады, астын чиста тотты. Үләр алдыннан мунча ягып кертте. Бик авыртынганда даруын казады. Соңгы мизгелеңдә  булса да,  бу дөньяда син яраткан һәм сине санга суккан бердәнбер кешең –  Гияң яныңда булды, абзыем...    
     Аның иң курыкканы – Арысланны бер ялгызы ничек җирләр дә, ничек  соңгы юлга озатыр. Зиннәте дә хәрби хезмәттә. Олыгайган әнисеннән дә бер ярдәм юк. Авылда бер  туганы да калмады. Кешедә хәзер кеше кайгысы юк. Үлеләрнең түгел, теренең дә кайгысы юк. Абзыйсының соңгы сәгате якынлашкан саен Гөлданиянең тынычлыгы юкка чыга барды. Үлемтеккә җыйган сәдакасы бар барлыкка. Җеназа кирәк-ярагы да алдан әзерләнгән. Тик мондый борчулы чакта кеше табып булырмы икән? Авыл диванасын  җирләргә килүче  булырмы? Кабер казырга кеше булырмы?  Гөлдания хәтерләвенчә, моннан өч ел элек алдан мәрхүм булган әтисен күмәргә, кабер казырга чак кеше таптылар. Эчкән килеш үлгән, дип мулла абзыйның да киләсе бик  килмәде. Озатырга да күрше-тирә генә керде. Шуларны искә алып, Гөлданиянең кәефе төшкәннән төшә барды. Тулы акыллы атасын озатырга килүче булмагач, юләр абзыйсы хакында сөйлисе дә юк инде. 
     Арыслан абзыйсы тавыш-тынсыз яшәгән кебек, тын гына, беркемне дә борчымыйча гына җәйге  таңда китте дә барды. Йокылы-уяулы йөргән Гөлдания шулай да, дәфтәрдән карап булса да, җан биргәндә абзыйсына ясин чыкты.  Йөз чырайлары белән арысланга түгел, ә йортына тугры хезмәт иткән  карт эткә тартым абзыйсы түшәктә ята. Күптән кырынмаган, сакал-мыек баскан йөзендә сәер  бер тынычлык. Үлемнән курка белдеме икән Арыслан абзыйсы? Бәлки, кылган бер яманлыгы да булмагач, курыкмагандыр да. Авызыннан яман сүз төшмәде. Хәмер, тәмәке дигән нәрсәнең ни икәнлеген белмәде.  Беркемгә дә бер начарлык кылмады.  Ул бит бер гөнаһсыз алла бәндәсе.  Гөнаһлылар   гына  тотасы җаваптан курка. Ә Арыслан абзыйсын акылсызлыгы белән ходай гөнаһтан азат итте.  Бик күп акыллылардан  акыллырак яшәдең, тиле  абыкаем... Бу дивана дөнья сине боза алмады.  Гөлдания абзыйсының авыр  эштән арынмаган  кулларын тотып сулкылдап елады.  Бераз тынычлангач, үз-үзенә читтән карап гаҗәпләнеп тә куйды. Әтисе үлгәч бер тамчы күз яшен дә төшермәгән иде. Ә олы яшьтәге бу бала киткәч күңелгә  ничек авыр. Сиксән яшьлек олы карт Гөлдания өчен һаман садә җанлы бала иде шул. Аннары, нигә Ходай кемнәрнедер ярты акыллы итә? Дивана янындагы акыллыларның кеше булуын  сынар өченме? 
    Гөлдания үзен тизрәк кулга алырга тырышты. Аның  алдында бик зур, җаваплы мәшәкать тора. Мәрхүм абзыйсын кешечә, тиешлечә җир куенына бирергә кирәк. Ялгызы гына булдырырмы Гөлдания? Ярдәмче таба алырмы мондый читен эшкә? Тик Гөлданиянең төнге йокыларын алган борчулары урынсыз булып чыкты. Дивана Арысланның үлгәнен ишетеп, бөтен авыл күтәрелеп ярдәмгә килде. Мәетне саклап кунарга килүчеләргә урын җитмәде.  Мулла абзыйны эзләп йөрисе булмады – кемдер тиешле вакытында аны алып килеп җиткерде. Алла бәндәсенең рухына багышлап өйдә дә, зиратта да туктаусыз сәдака тараттылар. Кабер дә вакытына әзер булды.  Гөлданиянең бу авыр минутта кулына эш тимәде. Арысланны күмгәндә җәй башының кояшлы, матур бер көне туры килде.  Дөньялыкта хаксызга кыерсытылган, кагылган-сугылган баласын туган  туфрак  йомшак һәм  тыныч кочагына алды. Аш-су әзерләп мәрхүмнең өчесен дә укытып алдылар. Гөлданияне алдан куркыткан зур эш шундый да әйбәт, шундый шома барды, ул моңа үзе дә аптырап куйды. Ишек алдына сыймаган халыкка карап, ул гаҗәпләнми булдыра алмады.  
     Кеше таралып, өйдә әнисе белән генә калгач, Гөлдания Арыслан абзыйсының әйберләрен барлый-барлый  уйланды.  Гомере буена өстенә кияргә әйбәт киеме дә булмады диярлек бахыркайның.  Сеңлесе абзыйсына  шәһәрдән  алып кайткан  киемне Гаделша энесенә бирмичә  үзе кия барды.  Шулай да Гөлдания Арысланның бер киелгән күлмәген үзенә төс итеп калдырды. Теләсә, улы Зиннәт  кайткач  берсен үзенә алыр.     Ирексездән тезендә яткан иске  күлмәккә күз яшьләре тамды. Авыр туфрагың җиңел булсын, абзыкаем.  Дивана гына китте кебек, ә бөтен дөнья бушап калды. Шушы акылсыз исәр абзыйсын  озатырга бөтен авыл килүен әйт әле син! Атасын да болай  озатмадылар. Авыл үз диванасын кешеләрчә, зурлап озатты.   Ни дисәң дә, бу рәхимсез заманада да кешеләрдә миһербанлык бетмәгән икән.  Бәлки  рәхимлекне  халык  күңелендә Арыслан кебек ходай бәндәсе уята аладыр, кем белә.  Ничек булса да, шунысы әйбәт – бар икән әле кешеләрдә  бу изге сыйфат. Кайдадыр бик төптә, бик эчтә   булса да бар икән...   

фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy