Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Килен-кайнана

Килен-кайнана

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
02 ноября 2017
1522 карау

(тормыштан алынган хикәя)

− Су салып бир әле, балам.  Эчәсем бик тә килә,  − сәкедә  сызланып яткан Гөлфая, кипкән иреннәрен ялый-ялый,    аяк очында шым гына  утырган   кызына  эндәште. – Әнә мич артындагы ләгәннән... Чүмеч тә шундадыр... 
Башындагы яулыгыннан курчак сыман уенчык әтмәлләп утырган Ләйлә сораулы карашын башта әнисенә, аннары намазына оеган дәү әнисенә күчерде.  Нидер аңларга тырышкандай әнисенә өнсез генә бер тын  карап торды да, дәү әнисенең аңа игътибар итмәгәнен аңлап, кечкенә буе белән көчкә үрелеп,  агач ләгәннән чүмечкә су салды.  Нәни  куллары белән тотып, түкмәскә тырыша-тырыша, чүмечне әнисенә сузды. Иреннәрен кыймылдатып  намаз укып утырган Саҗидә  карчык урыныннан  кинәт кенә   сикереп торды да кызчыкка ташланды: “Бирмә, дидем бит мин аңа су! Катсын!” – ачуы йөзенә бәреп чыккан карчык  сулы чүмечне оныгының кулыннан тартып алды да ләгәнгә ыргытты. Су,  җир идәнгә түгелеп, оекчан басып торган Ләйләнең аяк астына җәелде. Кызчык куркып әнисенә елышты.  Авырып, соңгы чиккә җиткән   килененә Саҗидә су бирмәде. Зәһәрен кая куярга белмәгән карчык  тынмады, пәри баласы ясама, дип кычкыра-кычкыра,  кызчыкның  сәкедә яткан чүпрәк “курчагын” алып тузгытты.  Гөлфая,  кайнар суга пешкән аягын чак кыймылдатып,  сызлана-сызлана торды да мүкәләп диярлек барып су салып эчте. Үз хәле хәл булса да, йөрәгенә җыелганны әйтми булдыра алмады: “И әнкәй, үзең дин тотасың. Ничек  гөнаһтан курыкмыйсың? Аллаһ күрми дисеңме? Бервакыт картаермын, килен кулына калырмын, дип уйламыйсыңмы?” Әллә авыртудан, әллә рәнҗүдән күзләреннән яшь акты.   “...Син монда кирәк түгелсең! Кем чакырды сине монда?! Үләт! Бар өеңә кайтып кит!..” – кайнанасының агулы сүзләрен ишетмәскә тырышып, Гөлфая баштан ук бөркәнеп ятты.         
      Гөлфая иренә ияреп авылга, кайнанасы янына  кайтканына үзе дә  шат түгел иде инде.  Әле артык карт булмаса да әнисе, үләм, чирлим, карарга кайтыгыз, дип чакырып хат язгач, шәһәрдә эшләп йөргән Әхмәт хатынын ияртте дә  авылга кайтты. Гөлфаяның аягы тартмаса да, иреннән узып кая барсын? Җитмәсә  кулында имчәк баласы да бар.  Көзнең елак бер көнендә каладагы эшләрен, яшәгән баракларын ташлап,     бала күтәргән Әхмәт белән Гөлфая Саҗидәнең салам түбәле, читән кәртәле, җир идәнле өенең ишеген шакыдылар. Хәбәренә караганда үләргә җыенган Саҗидә ипи салып йөри иде. Онлы кулларын сузып улы белән күреште, ә килен белән исәнләшүне  кирәк санамады. Беренче күрүдән үк Саҗидә киленен кабул итмәде.  Тәүге көннән башлап кимсетте, кыерсытты.  Аңа калса, ул Әхмәтен беркемгә дә өйләндермәс иде дә бит. Әнә бит, анасы белән киңәшләшми-нитми,  каяндыр  бер сарыбашны табып  алып кайткан! Тирә-якта мулла нәселеннән чыккан берәр динле кыз беткән диярсең!   Гөлфая һәм аның баласы Саҗидә өчен бары тик артык тамак кына  иделәр. Җитмәсә кайтуларына бер ел да үтмәде, яшь гаилә тагын үрчеде – кеше мунчасына кендек әбисен чакыртып, аннан Гөлфая игезәкләр күтәреп чыкты. Җиргә сеңгән, болай да кысан  өй эчендә басар урын да калмады.  Өч баласын, бар йорт эшен хатынына ташлап, Әхмәт корт бакчада ятты. Монда,  урман эчендәге болында,  колагы да тыныч. Хатыннарның үзара ызгышканын ишетми. Әнисенең холкын яхшы белсә дә, Әхмәт бервакытта да хатынын, балаларын  якламады.   Йорт, дөнья дип артык пошыныйча  үзе  теләгәнчә  яшәде дә яшәде. Дөньяга тагын ике балалары туып, иске өйдә яшәр рәт калмагач,  төннәрен хатыны белән урлап усак агачы юнәтеп, Әхмәт артык зур булмаган такта түбәле йорт салып чыкты. Бераздан умартачылык та Әхмәтне җиләтте. Ул биш баласын калдырып, күрше районга хисапчыга укырга китеп барды. Ярты елдан артык өйгә кайтып күренмәде, гаиләсенең кайтып хәлен белмәде.  Гөлфая,  ачлы-туклы  өч баласын ияртеп, усал  бригадир күрмәгәндә арканга бәйләп, иңнәрен кисә-кисә кырдан күтәреп салам ташыды.  Кичләрен әрәмәлеккә барып нечкәрәк утын кистеләр.  Сорасалар да ат бирүче булмады.  Кеше күрмәгәндә күтәреп-сөйрәп өйгә агач ташыдылар. Балалары үсә барган саен кул астына керә бардылар, әниләренең ярдәмчесенә әйләнделәр.  Алар белән Гөлфая утын ярды, бәрәңге утыртты, күмде, алды. Алар белән печән чапты, киптерде,  ташыды, мал көтте.  Авыл тормышының мең төрле мәшәкатен   Гөлфая балалары белән җиңде. Колхоз идарәсендә  хисапчы булып эшләгән Әхмәтнең  йорт эшенә  артык исе китмәде, арыдым, башым авырта, дип кайтты да ятты. Эшләп алган хезмәт хакын хатынына сирәк бирде, эчеп бетерде.  Исереп гауга кузгатты. Чит хатыннарга ияләште. Гөлфаяның балаларын ияртеп кешедә кунып йөргән чаклары да булды.    Балалар үзләрен үзләре киендерделәр – кышларын мунчада юкәдән чыпта сугып  агентка саттылар.   Гөлфая эшкә бригадка йөрде. Барлы-юклы  хезмәт хакын иген белән түләделәр. Сыер, сарык малы тоттылар. Сыерның мәшәкате күп булса да, сыерлы гаилә ач түгел шул инде.  
       Авыр тормыштанмы,  усал дәү  әни тәрбиясенең нәтиҗәсеме, балалары басынкы холыклы булып үстеләр. Аталары балаларының барлыгын-юклыгын белмәде.  Кияргә киемнәре, ашарга азыклары бармы – кызыксынмады. Бәләкәйрәк чакларында Саҗидә тәрәзә төбендә алар өчен тәрбия чарасы – онытып китсәләр сызырып алырга тал чыбыгы тотты.  Чаршау артындагы сәкедән баш тыгып карарга да ярамады аларга. Ипигә Саҗидә  һәрчак үзе баш булды. Үзе йомшагын ашап, балаларга ипи катысы гына бирде. Акчалары булмаганда Гөлфая балалары белән ак чәй – су  эчте.  Кайнана буларак, Саҗидә килененә үзенең кем икәнлеген күрсәтеп, исенә төшереп торырга онытмады.   Кем хуҗа бу йортта? Әлбәттә Саҗидә! Бу аның нигезе.   Барысы да аныңча гына, аңардан сорап кына эшләнергә тиеш! Башка эшне эшләмәсә дә, Саҗидә ипигә камырны үзе басты.  Күксегән, мүкләнеп беткән камыр  ачысына  ипигә  баш куйды. Әниләре үз кулы белән пешергән ак ипиле, көлчәле көннәр балалар өчен бәйрәм иде.  Дәү әниләре, эчкече аталары өйдә булмаган тыныч мизгелләр  санаулы булса да, балалар бу көннәрне көтеп алдылар.  Гөлфая, йортка  илле елдан артык хезмәт итүенә карамастан, килмешәк, хезмәтче хәлендә яши бирде.   Язмыш аның ныклыгын төрле яклап сынады. Хатын, юл  фаҗигасына эләгеп, умыртка сөяген сындырды. Кайнар су түгеп, аягын пешерде. Колхоз орлыгын агулаганда агуланды да. Кыскасы, Гөлфаяның күрмәгәне калмады.  Түзде Гөлфая. Балалары хакына эчкече, дәртле иренә түзде. Явыз кайнанасына түзде. Үзәгенә үткән авыр тормышка түзде. Барысы да балалары хакына.  Алар аның бердәнбер шатлыгы, куанычы  булды.   Үсә барган саен  һәрберсе зәһәр дәү әниләреннән аналарын якларга тырышты.  Аталарыннан якларга гына кыюлыклары җитмәде.  Балаларына үз язмышын һич кенә дә  теләмәде Гөлфая. Мин күргәнне күрмәсеннәр газиз балакайларым, дип төннәр буена  белер-белмәс догасын укыды. Дога дигәннән,  динле Саҗидә ураза да тотты, биш вакыт намазын да калдырмады.  Тик шуңа карамастан,  авызыннан яман сүз, каргыш  өзелмәде.  Укыган догаларын кабул итәме икән Аллаһ андый абыстайның? Киленен якын итмәгәч, аннан туган балаларын да яратмады Саҗидә.  “Бер җиргә кысылган тизәк!” – дәү әниләреннән балалар  җылы сүз  ишетмәделәр.    Аның өчен бу дөньяда үз балалары гына яхшы. Кызы  Гафиядән дә уңган кеше юк. Әнә балалары нинди акыллы!  Олы улы Харисы да менә дигән. Тик хатыннан гына уңмады. Эт ялкавы аның олы килене Сания!  Аныкылар, Саҗидәнекеләр генә   әйбәт. Гөлфаяга   “сарыбаш, килен-килмешәк”тән  башка яхшы сүз әйтмәде, кода-кодагыен чакырып өенә кертмәде. Үзе дә күпне күрсә дә, Саҗидәнең йөрәге йомшармады, киресенчә катты гына. Утыз җиденче елны муллалыгы өчен иренең башын төрмәдә череттеләр. Саҗидә дүрт баласы белән ятим калды. Бер кызы үлде. Өч баланы халыкка дога кылып  ил хәере белән үстерде. Бай гына, нык кына дини  гаиләдә туып үскән Саҗидәнең болганчык замана бөтен байлыгын тартып алды, тузгытты.  Тормышының астын-өскә китерде. Сәвит власын, ярлылар түрәлеген Саҗидә кабул итә алмады.  Мул, иркен тормыштан язуын, хәерче  язмышка дучар булуын ачына-ачына уйлап, ул эчтән сызды, күкрәк киереп   баш булып йөргән ярлы-ябагайны күрә алмады. Эченә җыелган бөтен зәһәрен  ярлы  нәселле килененә түкте.  Тормышка булган бар үчен аңардан алды.  Хаксызга рәнҗетте.  Килен белән кайнананың эләгешмәгән көннәре сирәк иде.     Үсә барган саен балалар аналарын яклап дәү әниләренә каршы дәштеләр. Тавыш-ызгышлы гаиләдә үсүе аларга да рәхәт түгел иде, билгеле. Ярый, аларның киләчәге бар. Үсә тордылар,  бер кая да китә алмаган аналарын  кызганып, төрле якка  оча тордылар.   Балаларым үссә, берсе янына барып урнашыр идем, дигән хыял белән яшәсә дә, Гөлфая гомер иткән ирен, олыгайган кайнанасын ташлый алмады.  Үләм-үләм дия-дия, Саҗидә тагын утыз алты ел яшәде.  Соңгы арада ул елдан елга сукырая барды. Гөлфая аны җитәкләп йөртә башлады.  “Иманлы” кайнанасыннан аермалы, дин тотмаган Гөлфая гөнаһтан курыкты.  Яхшымы, яманмы, шушы ирдән   балалар үстерде, шушы йортта гомере үтте. Инде  ташлап чыгып китсә, Алла  сугар. 
    Кыз баланың язмышы, өлеше  шундый.  Ул үзен дөньяга  бар иткән, үстергән әнисен түгел, ир анасын, кайнанасын карый.   Гөлфая да,  үзенең ерактагы  анасын бер күрергә зар булып, озак еллар буе  чит ананы – кайнанасын карады.  Кайчандыр хаста килененә су да бирмичә тилмерткән  карчык аның кулына калды. Телен чак әйләндереп әнкәй дип эндәшсә дә, Саҗидә аңа чын әни була алмады, киленен хаксызга каккан кайнана булып калды. Гөлфая үз анасын уйлап янды.  Эх әнием, күтәрепләр йөртер идем карт көнеңдә, кая соң!     
      Сиксән өч яшендә  Саҗидә урынга ятты. Йомышына  йөри алмаган кайнанасы буялмасын өчен Гөлфая аның астын көнгә әллә ничә кат алыштырды. Космас өчен борын-авызына чүпрәк бәйләп, керен юды. Саҗидәнең мактаулы кызы да әнисе чирләгәч әллә ни ярдәм күрсәтмәде. Хәл белергә килгәндә дә, үз дөньям бар, эшем күп, дип кайтырга ашыкты. Авыр чир карау бер Гөлфаяның иңнәренә төште. Кайнанасын карашырга шәһәрдән олы килене дә кайтты.  Гомере буена бер-берсен күрә алмаган Сания  белән Саҗидә соңгы чиккә җитеп талаштылар гына.  Сүнә барган Саҗидә гыҗылдый-гыҗылдый “шәһәр кәнтәенә” җыелган бар ачуын калдырырга тырышты.  Соңгы минутында булса да  кайнанасыннан гомере буена хаксызга рәнҗетелгән Сания әйтәсен тезеп әйтте.  Ачуы ташыган Сания кайнанасына аш бүлеп  яткан Гөлфаяга ташланды: “Сине гомерең буена кактылар. Син түзәсең! Гомерең буена кешегә санамадылар. Син түзәсең! Кешесеңме, җансыз колсыңмы син?! Ә син үләргә ятканда эчәргә су бирмәгәнен оныттыңмы теге вакытта? − дип суытырга куйган ашны бидрәгә илтеп түкте. – Менә ашасын шушыннан бик теләсә!” Бу мәхшәрдән арыган Гөлфая бер сүз дә әйтмәде, бары  тик кайнанасына тагын аш бүлде. Ашасын үткәндә. Күп калмаган инде. Кирәкми  аның соңгы ризыгын кисү. Ярамый. Аллаһ барысын да күрә.  Аллаһ сугар. Үч алмады Гөлфая авыру  кайнанасыннан. Әйе, дин  тотмаган Гөлфая гомере буена зур гөнаһтан, Алладан куркып яшәде. Үзен рәнҗеттеләр, ә ул Алладан куркып беркемне дә рәнҗетмәде. Кемдер дин тотып та  гөнаһтан арына алмый. Кемдер дин тотмыйча да саф җанлы.    
       Чыдамаслык авырлыклар белән үстергәне өчен, алар хакына барысына да түзгәне өчен, гомерен аларга багышлаганы өчен  Гөлфаяның  беркем белмәгән кадерен балалары белә. Олыгайган көнендә биш баласы аналарын күтәреп кенә йөртмиләр. Кулларыннан килгәнчә бишесе дә әниләрен тәрбияләргә тырышалар. Алар өчен әниләреннән дә изгерәк җан юк.  Яшь чагында күргән бәхетсезлекләр өченме, Аллаһ аңа бәхетле картлык, озын гомер бирде.   Инде  кайнанасы үлгәнгә дә шактый гына вакыт узды.  Әхмәт тә, озак кына чирләп ятып, әнисе янына күчеп китте.  Иркен, якты йортта Гөлфая ялгызы гына яши.  Үзе баш, үзе түш.  Тыныч, имин, бәхетле  картлыкка  аның да бик хакы бар. Ул үзе дә инде күптән кайнана.  Нинди кайнана булырга аны дөнья өйрәтте – үз кайнанасының  капма-каршысы, киресе.  Ике киленен ул  хөрмәт итә, санга суга. Киленнәре, кияүләре  дә карчыкны  бик яраталар. Кайтып бар эшен җимереп эшләп китәләр.  Кунакка алып китеп, җиләгәнче,  өен сагынганчы тоталар. Чирләп китсә  бер сүзсез карыйлар.  Әнкәй, дип өзелеп торалар. Гөлфая да киленнәрен бик ярата. Яратмаска, алар аның өчен үз кызлары белән бер.    Аңлаган кешегә кайнана – шул ук ана. Кайнана шул ук “ана” сүзеннән тора. Кемдер ана була белә, ә кемдер юк.     

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy