Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Аерылышу

Аерылышу

Фаил ШƏФИГУЛЛИН
Фаил ШƏФИГУЛЛИН
23 октября 2017
229 карау
Аерылыштык. Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым. Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим. Суд бүлешкән өчен акча ала, ди. Судсыз гына бүләбез әйберләрне. Хатынга — диван, миңа — карават, хатынга — телевизор, миңа — радиола. Кадак-чүкеч — миңа, инә-җеп — хатынга. Чәйнек мәсьәләсендә бәхәс купты. Ни өчен, дигәндә, икебез дә чәй яратабыз. Ә чәйнек бер генә. Кулымнан эш килә минем: анысын да бүлдем. Аркылыга ярып, ямап, бер ягына борын, икенче ягына сап куйдым. Пычакны икегә ярдым. Чүмечне дә. Коридорны бүлдем, кухняны бүлдем. Ванна белән җайсызрак килеп чыкты, бүлгәч, кайнар су краны хатын ягында калды. Суны ваннага плитәдә җылытып китереп салам. Хатын, киресенчә, кухнядан салкын су ташый. Бүлешүнең әле тагын бер четерекле ягын әйтмәгәнмен икән. Хатын минем һәр мероприятиегә аяк чалып килә. Пычакның үткен өлешен үзенә алды. Газ плитәсенең дә аңа ике комфоркасы эләкте. Чәйнекнең дә борынлы ягы хатында. Хәер, чәйнегенә сапны бик хөрт итеп куеп бирдем — озакка чыдамас.

Ниһаять, бүлешеп бетерәбез бугай. Түшәмгә алка кагып, бауны хатын күз алдынарак бәйләп куйдым. Кызганмас микән, дим, ит турагычны, бәлкем, бөтенләе белән үземә бирерие, дим. Юк, бауны күрмәгәнгә салыша. Югыйсә, элмәген дә ясап куйдым бит инде. Бүл, ди. Ит турагычны да, борыч тегермәнен дә бүл, ди. Тфү, бөтенләй миһербансызланган. Уйлап-уйлап тордым да туалетны бүләргә керештем. Хатынның җен ачулары чыкты. Нервысына чыдаша алмыйча, ике чәшкене идәнгә бәреп ватты. Дәшмәдем. Хатын-кыз белән булышканчы, кухня өстәлен бүлим лутчы, дип пычкы кайрарга утырдым.

Шулай игәү елатып маташканда, ишек шыгырдады. Борылып карасам, бусагада шахтадагы малаем Әсфәндияр, аның янында кулына яшь бала күтәргән сары чәчле, борау күзле бер хатын-кыз кәмәше басып тора. Пычкыны ташлап, яннарына бардым. Күрештек. Хатын инде әллә кайчан болар кочагында. Балавыз сыга.
Оныгыбыз туган, имеш. Бик шатландык. Үзләре дә шатландылар.
— И, әти, син бигрәк инде,— дигән була малай,— каян ишеттегез безнең монда торырга кайтасын? Кухня-коридорларны бүлеп куйгансың, — ди. Ванна белән туалетны күргәч, эчен тотып көлде.— Боларын сүтеп ташларбыз инде, әти, болары уртак булыр, безгә бер бүлмә, ярты кухня бик җиткән,— ди.
Әнфисә килен, түшәмдәге бауга төртеп күрсәтеп, шатланып кычкырып җибәрде:
— Әсфәндиярчик, карале, әнә әткәй Фердинанд бишеген эләргә бау да әзерләп куйган!
Ашап-эчеп, малайлар мунчага киткәч, хатын:
— Савыт-саба ватылса, сөенеч була, диләр, тәки дөрес икән,— дип идәннән чәшке ватыкларын җыеп алды.
Мин, уйлап-уйлап тордым да, кухня өстәленә тимәскә булдым. Йокы бүлмәсенә кереп, хатын диванына сузылып яттым. Озакламыйча хатын да минем янга кереп утырды. Учын маңгаема куеп:
— Авырмыйсыңдыр ич, атасы? — дип сорады.
Кулы кайнар иде хатынның. Моннан егерме биш ел элек тә шулай кайнар иде аның куллары.
— Менә әби белән бабай да булдык инде,— диде хатын һәм кайнар учы белән йомшак кына итеп пеләшемне сыйпады.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy