Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Чуаркай

​Чуаркай

Шамил Бикчурин
Шамил Бикчурин
23 октября 2017
403 карау
Сүлпән яки авыр сөякле кешеләрне «И, сыер!» дип ачуланганнарын ишеткәнегез бардыр. Тупас яки ахмакларга карата да әйтәләр бугай аны. Ләкин, һич яшермим, бу сүзләрне ишеткән саен миндә рәнҗү хисләре кузгала. «Сыермы авыр сөкле, сыермы ахмак? Бу малны хурлау үзе ахмаклык ул! Беләсегез килсә, иптәшкәем, сыердан да акыллырак, аңардан да җитезрәк җан иясе юк!» — дип, шунда ук бу хайванны яклап кычкырасы килә башлый. Бу изге затка карата андый нахак сүзләрне мал күрмәгән кешеләр генә әйтә торганнардыр. Яки, кем белә, үзләренең сыерлары шундый булгандыр. Ә безнең сыер... Адәм акыллары бар иде инде безнең сыерда...

Инде, бу хакта сүз чыккач, алайса үзебезнең сыер турында тәфселләп, тәртибе белән сөйләп бирим әле.
Безнең Чуаркай йортта әнинең карап торган бердәнбер малы, актык юанычы иде. Карт көнендә булган барлык кәҗә-сарыкларын, кош-кортларын бетерде, әмма сыерга тотынырга базмады. Инде әнинең йөрүләре авырлашты, чикләвек таягын да үзеннән калдырмый, энәне дә кешедән саплата башлады, тик һаман да газиз Чуар-каеннан аерылырга теләмәде. Без балалары янына шәһәргә күчәргә теләмәвен дә шул Чуаркае аркасында гына икәнен яхшы белә идек.
— Хәзер күп булса сиңа бер банкы сөт җитә, сатып алырга гомерлек акчаң булачак, әллә сыерны аткарыйкмы, әни? — дип, кайткан саен сүз дә кузгатып карый идек, ләкин ул безне тыңларга да теләмәде:
— И-и, бу заманда кеше сыерсыз торамыни? Авылда җыен булдыксыз, эштән чыккан сөрхәнтәйләр генә мал-туарсыз яши! Аннары, бармы соң әле безнең Чуаркай кебек сыер дөньяда? Аның кебек акыллы зат беркайда юк ул! — дип үзенең сыерын мактый башлар иде.
Гәүдәгә алай ук зур булмаса да, чиләк тутырып сөт биргәнен дә, сөтенең бик тәмле, каймак кебек куе булганын да белә идек, әмма инде сыерның акылы ягына килгәндә... Белмим, каян алып әйткәндер ул сүзне әни. Әллә инде картая торгач үзе теге ни...
Акылын түгел, ләкин сыерның усал, гадәтсез якларын күргәнебез бар иде, анысы хак. Ничектер, холкы, үз-үзен тотышлары белән гел дә башка сыерларга охшамаган иде ул. Иркәләң-сыйпап аздырып та бетерде бугай инде аны әни: теләсә кайвакытта көтүне ташлап көпә-көндез томраеп өйгә кайтып керүләре дисеңме, озаграк ачмый торсаң, мөгезе белән җил капканы чөеп атулары дисеңме, үзенә ошамаган азык салсаң, борыны белән ялгашны җиргә каплап куюлары дисеңме — аңардан боларын көтәргә була, бола-рын булдыра ала иде ул. Тагын бер гадәтсез ягы истә калган — елның-елында көтүдән урманга качып бозаулый иде. Бозаулый да, берничә көн шунда кунып, кайтмый ята. Әйтәсе дә түгел, эзләп интеккән чакларыбыз күп булды инде! Бозавын төнлә бүреләр алыр дип курка идек. Ләкин хафалануыбыз, төннәр буе ут йотып чыгуларыбыз юкка гына була:ике-өч көннән соң сыерыбыз үзе кебек үк кызыл-чуар, кечкенә генә, йомры гына бозавын ияртеп кайта да килә. Бөтенләй дә без эзләгән, көтүчеләр әйткән яктан түгел, икенче урманнан. Берәү булса, хуҗаларын хәсрәткә салган өчен аны чыбыркы белән каршы алган булыр иде, ләкин анда да әни сыерын тиргәми, киресенчә, кадерле кунагын каршылагандай, елмаеп-балкып каршы алырга чыга, аркасыннан чәбәкли-чәбәкли:
— Акыллы бит ул минем Чуаркаем, әнә, күрдегезме нинди күчтәнәч алып кайткан! Нигә кырык галәм алдында бозауласын, башка сыерлар кебек кешеләр алдында җәелеп ятмас шул, ояла белә бит ул! — дия-дия аны сөя, мактый башлый иде.
Ләкин Чуаркай әни өчен ничек кенә зирәк, матур, акыллы булмасын, аны үгетләп, ачуланып сыерын барыбер сатарга мәҗбүр иттек. Нигә дисәң, соңгы вакытларда әни аеруча бетеренеп китте, еш кына сырхаулап йөри башлады. Күреп торабыз: мал асрап яшәргә аның көченнән килми иде инде хәзер. Аннары, турысын әйтергә кирәк, безне дә елның-елында шәһәрдән кайтып бер ялгыз әни өчен печән чабып, утын хәзерләп, ихаталар рәтләп, өй ремонтлап йөрү туйдырган иде. Шәһәр тормышын сөймәсә дә, сыеры булмагач берүзе өйне саклап ятмас, безнең янга килми дә булдыра алмас дигән өмет тә яши иде күңелебездә. Әлегә монысын әйтми торырга булдык.

Әнине елата-үгетли сыерын саттырдык тәки. Саттыруын саттырдык та, ләкин үкенеп бетә алмадык. Юк, Чуаркайны жәлләүдән түгел, аны сатып алучыны кызганудан. Уңмады безнең сыердан яңа хуҗа. Өнәмәде Чуаркай яңа хуҗаларын, чын-чыннан алар өчен имгәк булды, иза чиктерде аларны. Хикмәт шунда: качып безнең өйгә кайта торган булды ул. Әнинең дә күңеле сизенгән булган күрәсең, авылдашлар, таныш-белешләр арасында «Миңа гына сатыгыз, бәясеннән тормабыз» дип сораучылар байтак булса да, аны читкә аткарырга исәпләде. «Хет янда күз көеге булып йөрмәсен»,— диде бугай. Чуаркайны без моннан ун-унбиш чакрымнар ераклыктагы күрше авылга сатып җибәрдек.
Тик әле алай ансат кына котылу юк икән. Көтүчеләр ничек кенә саклап, карап-барлап тормасыннар, ничектер җаен, әмәлен табып юкка чыга икән. Әлбәттә, әллә кайда адашып йөрми, туп-туры үзенең таныш көтүенә китә, аннары башка сыерлар белән безнең йортка кайта. Әни җил капканы озаграк ачмый торса, гадәттәгечә, мөгезе белән чөеп җибәрә дә ишегалдына керә.
Әнигә, әйтерсең, шул гына кирәк:
— И-и, матуркаем, кайттыңмыни, сагындыңмыни, Чуаркаем, әбиеңне юксынасыңмыни? — дип такмаклый-такмаклый үзенең яраткан кунагын иркәли, сыйлый башлый.
Әлбәттә, бераздан инде атка атланып, казактай кулына камчы тотып, хуҗасы сыерын алырга килә. Без гаеплемени, кычкырына-бакырына:
— Сыер түгел, азгын шайтан бу!— дип бичара малга камчы белән кизәнә.
— Чү әле, улым, сабыр ит, малны алай куркытмыйлар,— дип әни, Чуар-каен аралап, камчы астына керә.— Ипләп кирәк, сөтен качырырсың. Хайван бит ул, ни белә? Ияләшеп җитә алмый торгандыр. Тора-бара өйрәнер, үзләшер, яныгыздан да китмәс, боерган булса, — дия-дия хуҗаны тынычландыра.
Хуҗа дигәнебез урта яшьләрдәге, хәзерге модага туры китереп озын чалгый мыек җиткергән кеше иде. Әни, сыерның аларда тормау сәбәбен шуннан күргәндәй:
— Әллә соң, улым, мыегыңнан курка микән? — дип, елмаебрак әйтеп куймасынмы?!
Теге кеше дә беркатлы икән, ышанган бит әнинең сүзенә: сыер артыннан икенче килүендә мыегын, төбе-тамыры белән дигәндәй, шоп-шома итеп кырып ыргыткан иде. Шуңамы, тагын да зәһәрләнә төшкән:
— Чукынып китсәң дә булмый бу үләт белән, һаман качуын белә, имансыз тәре! — дип сүгенә иде үзе.
Атналар, айлар үтте, ләкин Чуар-кай, нигәдер, яңа хуҗаларына ияләшә, аларны үз итә алмады. Электәгечә үк я көтүдән, я өйләреннән качып, үзенең җил капкалы иске йортына, яраткан әбисенә кайта иде. Бу хәлгә әни дә аптырады, без дә читенсенә идек. Нигә дисәң, кеше зур өметләр баглап, сөт-катыкка кинәним дип, тиешле бәясен биреп сыер кадәр сыер сатып алды, ә алган малы, ташка үлчим, бер яраксыз имгәк, чын каза булып чыкты, һич тә кызык түгел бит инде. Җитмәсә, Чуаркай үзен яңа хуҗабикәдән саудырмый, биргән барлы-юклы сөтен дә тибеп аудара икән. Монысы инде әнине үтә дә пошаманга төшерде. «Әллә, ходаем, сава белми микән?» — дип борчыла иде ул. Әни бер көнне яңа хуҗага хатынын алып килергә кушты.
Кадерле кунаклар кебек ат җигеп, парлап килделәр алар. Сыерның да нәкъ безгә качып кайткан чагы гына иде, хуҗа, арбасыннан сикереп төште дә, элеккегечә үк камчысын болгый-болгый җикеренергә кереште:
— Мин син мөртәтне өйрәтәм әле!
Күрсәтәм әле ничек качарга икәнне, собакы! — дип кычкыра, тагын әллә нәрсәләр әйтеп бетерә. Сыер да, мескен, аңардан тәмам коты алынып беткән — усал хуҗасын күрү белән үк, чигенә-чигенә, лапаска кереп качты.
Хуҗа үзе холыксыз булса да, хатыны болай мәрхәмәтле, йомшак күңелле икән, лапаска керде дә, Чуар-кайны муеныннан кочаклап, өзгәләнеп елый башлады:
— Йә, малкаем, Чуаркаем, нигә дип инде шулай мине яратмыйсың, каршыңда бишкә бөгелергә, җаның ни теләсә шуны бирергә торам лабаса, йә, әйт, кай җирем ошамый, нигә дип мине читкә кагасың?
Әни аны ничек юатырга да белми аптырый:
—Ярый, сабыр, кызым, ияләшер, өйрәнер... Хайваннарда гына түгел, кешеләрдә дә була андый хәлләр. Җирсенү — беребезгә дә ят түгел.— Аннары, әйтергәме, юкмы дигәнсыман хуҗага карап ала да, елмаеп, узганнарын сөйләп китә. — Әле үзем дә, шушы авылга кияүгә чыккач, туган йортымны сагынып елый-елый шешенеп бетә идем. Авылыбыз, әнә, тау артында гына, көн аралаш, җае чыккан саен кайтып килү ягын гына чамалап тора идем. Менә шулай инде ул дөнья. Я, тынычлан, кызым, бөтенебез башыннан да кичкән...

Шулай да әни, яшь хуҗабикәнең килеш-килбәтенә, өс-башына карап, мал күреп үскән кыз түгеллеген чамалап ала. Клубта эшли, Резидә исемле икән үзе. Чәчен дулкын-дулкын ясап өскә чүмәлә итеп өеп куйган, иреннәрен, тырнакларын кызылга буяган. Җитмәсә, өстенә дә күп итеп хушбуй бөркегән. Юк, мал карый, мал кадерен белә торган хатынга ошамаган иде ул. Нигә генә дип алды икән ул сыерны? Сабыйлары күп, сөт кирәккә дисәң — баласы да берәү генә икән. Бәлки кешеләр асрый дип, мода өчен, бәлки акчасы кычытканга алгандыр — әни аларны һич кенә дә аңлый алмады.
— Менә нәрсә, кызым Резидә, мин Чуаркайның ашарына хәзерли торыйм, сыерның җиленнәре дә тулган, савып күрсәтерсең әле минем алда, яме? Шул ук вакытта әни, читенсенеп кенә булса да, эчендәгесен дә әйтми калмый.— Тагын менә нәрсә, кызым: күңелеңә авыр алма, минем Чуаркай андый иренгә яккан кызыл-мызылларны да, ислемай исләрен дә бик өнәп бетерми. Иң яхшысы — ягынма син аларны мал тирәсенә килгәндә.
— Ярый, әби, белмәдем бит, ягынмам моннан соң.
— Янә дә, Чуаркай менә мондый чәчәкле косынкаларны, биек үкчәле түфлиләрне дә яратмый. Бер дә генә сөйми инде бәйрәмчә киенеп янына килгән кешеләрне!..
— Булды, әби башка кием кияргә тырышырмын.
— Иске димәсәң, менә минем киемнәр белән савып кара әле...

Әни, өйгә кереп китә дә, аннан үзенең дистә еллар бәйләп йөргән алъяпкычын, иске галошларын алып чыгып Резидәгә тоттыра. Тегесе өс-башын алыштыра, юына, сыер саварга әзерләнә башлый. Әни шул арада сыерга бәрәңге, кабак, чөгендер кебек нәрсәләр турый, өстенә, ырымланган кебек итеп нәрсәләрдер сөйләнә-сөйләнә, тоз, он, көрпә сибә, калган ашын, вак-төяк ипи катыларын чыгарып сала, барысын бергә болгата.
— Бик тә ашарга ярата иде бит ул минем Чуаркаем. Шуңа күрә бакчага да аның өчен генә дип күпләп кабак, чөгендер, кәбестә кебек нәрсәләр утырта идем. Ул булмагач, кызыгы бетте хәзер дөньяның, бер яме дә калмады...
— Болай сыйлый башласаң, бик кыйммәткә төшәр бит, әби, сыерың! — дип куя, әнинең сыерга дигән нәрсәләрен күпсенеп карап торган хуҗа.
— Сыерның сөте — телендә, азыкны кызганмаска кирәк мал өчен.
— Әнә, фермада силос белән дә бик яхшы яшиләр әле, кышын да чиләк тутырып сөт бирәләр!
— И-и, ташка үлчим инде сөтләрен: авызга алышлы да түгел, гел силос исе дә силос тәме!
Әни абзардан куркынган сыерны алып чыгып ашарга куша, үзенең күпне күргән, янчелеп беткән ак чиләген Резидәгә тоттыра.
— Чәбәләнергә, кычкырынырга тырышма. Менә шулай янбашларыннан сөеп чәбәклә, матур сүзләр әйт үзенә. Бик тә иркәләгәнне, сөйгәнне ярата бит ул минем сөтлебикәм!..
Чуаркайның бездә иркенләп, тәмләп актык мәртәбә ашавы да, чыгымламыйча, тыныч кына яңа хуҗаларына саудыруы да шул булды. Аннан соң ул безгә башка кайтмады. Без, сыер яңа хуҗаларына ияләшә башлады, ахры, дип уйлый башлаган идек инде. Ләкин юк икән. Күргән-белгәннәр яңа хуҗа, качмасын дип сыерны көтүгә тышаулап җибәрә икән дип сөйләделәр. Шул хәлендә дә әле, бичара, сикерә-сикерә булса да һаман туган якларына кайту ягын карый икән.
Безнең авыл белән ике араны кечкенә генә урман бүлеп тора. Бер көнне Чуаркай, урманны чыгып җиттем дигәндә генә, ничектер, тышавы белән агач төбенә уралып егылган. Хуҗасы, табып, сыерны яман кыйный-кыйный, өенә алып кайтып киткән. Моны, кайдандыр ишетеп, үзебезнең авыл көтүчеләре әнигә сөйләгәннәр. Әни моңа түзмәде, таягына таянып булса да көтү җыелган җиргә, аларның туплавына китте. Бичара сыер, әнине күрү белән, ничектер, ямансу итеп мөгрәп җибәргән, аксый-аксый, шунда ук үзенең иске хуҗасы янына килгән. Әй исни, әй ялый ди инде, нишләргә дә белми, әбисенең бер алдына, бер артына төшә ди. «Алып кайтып кит мине моннан, коткар», дип әйтергә теле генә юк ди.
— Нишләп һаман аксыйсың әле, матурым, әллә теге көнне агач төбендә бик каты егылдыңмы соң, Чуаркаем? — дип сөйләнә-сөйләнә, әни, сыерның аягын караса — исләре-акыллары киткән. Теге юньсез хуҗа бичараның бәкәлен кыл белән тарттырып бәйләгән, нечкә кыл, хайванның аяк тиресен кисеп, сеңеренә кадәр батып кергән ди.

Шуннан соң инде әни, сыерны сызланудан коткарган да, туп-туры мәрхәмәтсез хуҗа янына киткән. Авылда ул бик тә билгеле кеше — тире җыючы булып эшли икән. Хәтта кушаматына кадәр белеп алган әни — Каеш Әбүзәр дип йөртәләр икән. Тикмәгә генә түгелдер, күңеле каеш булганга шулай атаганнардыр.
Бу бәндәне тиргәп-битәрләп торуны да артыкка санаган әни — андыйлар барыбер аңламыйлар,— эшне корырак тотарга булган.
— Мал иясенә охшамаса, хәрам була дигәннәр, күрәсең, сезгә насыйп түгелдер инде,— дип, гадәтенчә салмак кына алдырып, ерактанрак әйләндереп башлаган ул сүзен.— Үзебезнең сөяк үзебезгә авыр түгел дигәндәй, әле биргән акчаларыгыз да исән, тиененә дә тотынган юк, булмаса кире кайтарырсыз инде малны...
Тик әнинең бу көтелмәгән тәкъдимен Каеш Әбүзәрнең тыңлыйсы да килмәгән.
— Юк инде, хөрмәтле әби! — дип үчекләп кырт кискән ул.— Безнең авылда саткан нәрсәне кире сорамыйлыр. Монда хикмәт акчада түгел, сүзне сүз итүдә, принципиальлектә! Үч итеп кайтармыйм мин аны сезгә! Барыбер өйрәтәм әле ул мөртәтне акылга! Күрерсез: биеп йөрер әле синең Чуркаең минем янымда!
Бу үтә үҗәт, һавалы, шул ук вакытта туң йөрәкле кеше белән башка сөйләшеп торуны кирәк санамаган әни, Чуаркаен кызганып, елый-елый кайтып киткән.
Әни әйгә каткач та әле бик озак тынычлана алмый йөрде, үз-үзен кая куярга белмәде.
— Әстәгъфирулла, булса да булыр икән кеше! — дип һаман саен гаҗәпләнә иде ул.— Кара син аны нәрсә ди бит, акылсыз: имеш, хикмәт сүзне сүз итүдә, имеш, үч итеп кайтармый! Юк, Чуаркай үз бәясен белә, аның да үз горурлыгы бар! Андый таш күңелле кешеләр алдында беркайчан да биеп тормас ул!
Шуннан соң нәрсә булып бетте дисезме? Шуннан соң тегеләр белән безнең ара өзелде — алар безгә килмәде, без аларга бармадык. Чуаркай да бүтән бу тирәләрдә күренмәде. Тик, айлар узгач кына, сыерның башта сөтен бөтенләй ташлатуын, аннан кысыр калуын, тора-бара ябыгып, кибеп-корышып үлгәнлеген ишеттек.
Бу хәлгә инде байтак вакытлар үтте, әни хәзер бездә шәһәрдә тора, ләкин әле үзенең Чуаркаен һаман оныта алганы юк, җае чыккан саен гел исенә төшереп кенә йөри:
— И-и, бигрәкләр дә акыллы иде инде, җаныкаем, адәм башлары бар иде инде үзендә. Каеш Әбүзәрне әй-тәм, кешеләр аркылы күпме хәбәр салдым үзенә: сыерны кысыр калдыра, җибәрсен аны безнең көтүгә дидем, тыңлыймы соң ул бүкән! Ә бит Чуаркай мәрхүмәнең биредә үз егете бар иде...
— Әйе, әйе, яшьтән үк бик яратып йөргән, бүтәннәрне өнәми, якынына да китерми, бары аның белән генә кавыша ала торган үз егете бар иде. Белдем, качып кайтуы да шуның өчен иде инде... Әх, хараплар иттеләр малкайны туң йөрәкләр...

Сизеп торам: боларны сөйләгәннән соң: «Шулай инде, үлгән сыер сөтле була»,— дип әйтергә телисез. Ләкин акны ак, караны — кара димичә булмый бит инде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy