Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Мылтыклы кеше

Мылтыклы кеше

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
21 сентября 2017
1084 карау
(булган хәл)

     Тымызык күл өстендә гөрселдәп мылтык шартлады һәм  ул кайтавазлы тавыш,  суның тигез көзгесенә бәрелеп,  еракларга таралды.  Күл ярында урнашкан авыл,  татлы таң  йокысыннан уянасы килмичә, иртәнге тынлыкны бозган өчен ризасызлык белән җавап бирде – кайдадыр якында  гына соңга калган әтәч тамак кырды, кайдадыр еракта эт өрде.  Сыер саварга таңнан торган Нәбирә, сискәнеп,  әллә шартлау тавышыннан, әллә иртәнге җиңелчә салкыннан  дерелдәп куйды да  колагын сузып бер тын тыңлап торды. Мылтык тавышы башкача кабатланмады. “Бер атуда үрдәкне бәреп төшерде бу Әхмәт!” – әллә гаҗәпсенеп, әллә бераз өркеп уйлап куйды хатын һәм, нигә иртә таңнан шуның турында уйлыйм әле мин, дип үз-үзен җиңелчә шелтәләп, сыерын сава башлады.  Күлдә   сунарда  Әхмәт йөргәнен ул ачык белә иде. Аучылык сезонын Әхмәт ачып җибәрә, Әхмәт яба да. Аннан башка кеше бу вакытта күл тирәли йөрмәс.   
       Әйтерсең дә аңа төбәп аттылар, күңелендә  тагын әллә ниләр кузгалды. Һич кенә дә тыныч тыңлый алмый Нәбирә Әхмәтнең мылтык тавышын.  Имчәк тарткан көйгә бармаклары дерелдәп куйды. Сөтлебикәсе, бу ни хәл дигәндәй, күшәвеннән туктамый гына хуҗабикәсенә борылып карады һәм, тынычлан, дигәндәй койрыгы белән аның аркасыннан сыйпап үтте. Һәр шартлаган мылтык тавышы  −  кемгә булса да үлем алып килгән аваз.   Җәнлек булсынмы, ерткыч җанвар булсынмы, кеше булсынмы – яңгыраган мылтык шартлавыннан соң ниндидер җан иясенең  җаны кыела, гомере өзелә.   Шуңа күрә Нәбирә гомере буена  колакларга бәргән бу һәләкәт авазын   сөймәде, күңелне укшытырлык дары исе килгән  кораллы кешедән өркеп яшәде. Өрекмәслекмени, шул Газраил күзләрен хәтерләткән  төпсез ике кара  көпшәне маңгаеңа төбәсеннәр әле!  Әллә кайда  калса да онытылмый бимазалаган  хәтирәләргә бирелеп, тагын йөрәген ярсытмас өчен Нәбирә сыерын тиз-тиз генә савып алды да, йөгерә-атлый өенә кереп китте. Кулларын як-якка ташлап йоклап яткан иренә күз төшергәч, бераз тынычланды сыман. Ярый әле яклаучысы бар, ярый әле  Гарифулласы бар!
    Күңел биреп эшләргә  тырышса да, кулыннан бүген эш килмәде Нәбирәнең. Йә табак-савытны төшереп җибәрде, йә тигез җирдә абынып алды. Башына мылтык түбәсе белән бирделәрмени. Вакыты җиткәч ирен уятырга онытуын әйт әле син! Тегесе ярый уянган, хатыныннан игътибар көтеп, янына килеп, җылы сүз әйтеп уятуын көтеп кенә ятуы иде.    Нәбирә иренең ухылдый-ухылдый торып килгәнен күргәч, сәгатькә күз ташлады һәм соңлап булса да гадәттәгечә әйткән булды: “Уяндыңмы, әтисе? Йоклап булдымы?”  Әллә тавышы бүген  бик гадәттәгечә ишетелмәде, әллә карашында  билгесез борчылу  элпәсе бар иде, ире дәшмәде, юынырга чыгып китте.  Әйе, көн әле туып кына килсә дә, инде бозылган иде. 
     Мал-туарны көтүгә куып, ирен ашатып, эшкә җибәргәч, Нәбирә үзе дә эшенә җыена башлады. Ярый эше ерак түгел. Нәбирә авыл кибетендә сатучы вазифасын башкара.  Хезмәт хакы әллә ни түгел түгелен. Шулай да бу заманда  эш эзләп кая чыгып китмәк кирәк? Иренә дә җиңел түгел, район үзәгенә  йөреп эшли.   Нәбирә, кибетнең ишек-тәрәзәләрен ачып, өс киемен алыштырган гына иде,   якында  ишетелгән  тын гына тавышка сискәнеп, артына борылды. Тагын ул?! Бу нинди көн ә?!  Мәче кебек сак кына басып кергән Әхмәт,  исәнләшүне кирәк санамады ахры,  Нәбирәгә  күтәрелеп карамады,  өнсез генә  кулындагы акчасын  сузды һәм киштәдә торган акбашка ымлады. Сатучы хатын шулай ук  дәшми-тынмый гына шешәне аның кулына тоттырды.   Нәбирә, эшем күп, дигән сыман тауарларын барларга керешсә дә, Әхмәт, аңламадымы, тиз генә чыгып китәргә теләмәде, шешәсен куенына тыкты да, бер тауарга, бер Нәбирәгә карый-карый, кысан кибет буенча ары-бире йөрергә кереште. Бу киеренке тынлык Нәбирәне бер яктан ялкыта башласа, икенчедән   Әхмәтнең кибеткә  кешесез чакта килеп керүе күңелендә шом уятты. Мөмкин хәтле тыныч күренергә тырышып,  йөзенә хәтта  елмаю галәмәте чыгарырга маташып, ул Әхмәттән сорады: “Тагын берәр нәрсә  кирәкме?” Әхмәтнең карашы белән очрашырга  читсенгән хатын шунда гына аңа күтәрелеп карады – ирнең күзләрендә тагын корбан эзләгән ач  бүре уянган иде.  Әхмәт җавап бирмәде, авыр карашын хатынга күчерде һәм  күзләрендәге чәнечкеле мең без  белән хатынны чагып алды.   Нәбирә,  курыкканын күрсәтмәскә тырышып, Әхмәтнең тизрәк чыгып китүен   көтте. Әхмәт, кинәт җанварларча җитез сикереп,  күз иярмәслек тизлектә бер кулы белән прилавок аша  Нәбирәнең беләген  тотып алды һәм үрелеп колагына ысылдады: “Ни кирәк дисең? Син кирәк миңа! Миннән болай гына котылырмын, дидеңме?”  Хатын ирдән килгән аракы исенә укшый язып, кулын ычкындырырга маташты: “Җибәр, дим! Нишлисең ә?”  Нәбирә чәбәләнгән саен Әхмәт аның кулын ныграк кысты. Ишек ачылып, кибеткә  кеше кергәнне   аңлагач кына  Әхмәт кулын бушатты һәм сәер елмаеп чыгып китте. Нәбирә, авырткан кулын ышкый-ышкый, дөп-дөп типкән йөрәген тынычландырырга тырышып,  рәхмәт хисе  белән ишектән кергән коткаручыга  борылды. 
      Бу көнне аның эше эш булмады. Беренче ире Әхмәт тагын эчә башлаган. Тагын Нәбирәнең күңелендә тынычлык бетте. Аерылганнарына ике дистә елга якын, ә яшьлек ялгышы һаман да үзен сиздерә.   Айнык чакта бер дигән ир, эчеп алса,  юлында кем очрый, шуңа бәйләнә башлый. Айнык чакта уенда йөртеп тә  тышка чыгармаган  яшерен мәкерен аракы иреккә чыгарамы,  эченә җыеп йөргән ризасызлыгы тулышып түгеләме, изрәп йоклаган кыргый җанвар уянамы, эчеп алса Әхмәт тавыш-гауга эзли башлый.  Ирнең  бу гадәтен яхшы белгән Нәбирә күптән аның белән бәйләнми, күрсә читләп уза иде. Әхмәт кенә аны читләтеп узарга теләмәде.  Аерылышкан өчен үч сакладымы,  башка сәбәп бар идеме, Әхмәт әз генә авызына кабып алса да Нәбирәгә бәйләнмичә, кәефен кырмыйча  калмый иде. Яклаучысы, ире Гарифулласы булса да, ул да хатыны артыннан тагылып кына йөри алмый шул.   Әхмәтнең тагын бер кат өйләнүе дә хәлне әллә ни үзгәртмәде. Нәбирә  Әхмәтнең ятмәсенә килеп эләккән Фәрдүнәне башта кызгана иде. 
      Беренче вакытларда Фәрдүнә Әхмәткә чыгуына бик канәгать күренде. Кибеткә кергән саен Әхмәтне мактамыйча чыгып китмәде. Нәбирә аны аңлый иде. Чөнки Әхмәт белән башта ул да үзен бәхетле тоя иде.  Алтын куллы ирнең кулыннан килмәгән эше юк. Тирә-якта бер дигән  мич салу остасы, данлыклы йорт бураучы, төзелеш остасы. Бер эшли, берәгәйле эшли.   Тирә-якта иң төз атучы,  аудан җәнлексез кайтмаган иң булдыклы  аучы. Тагын йөз төрле һөнәр аныкы.  Авылда нинди зур эш башлансын, ул – башлап йөрүче, оештыручы. Өмә үткәрергә  булсын, мал суярга кирәк булсын – Әхмәт беренче.   Шулай ук Әхмәт татар, урыс, мари йолаларын да белә. Һәр кешене   дини гореф-гадәтен үтәп   соңгы юлга озата  белә.  Әйе болар барысы да айнык Әхмәт, кешелекле, кечелекле Әхмәт. Гомумән, Нәбирәнең Әхмәт кебек каршылыклы кешене үз гомерендә очратканы булмады.  Авызына аз гына хәмер эләгү белән,  элекке Әхмәтнең исе дә калмый.  Санаулы гына мизгелдә аның урынына җанвар, юк ерткыч уяна. Һәм ул ерткыч тырнакларын батырырга  корбанын эзли башлый.    
          Үз-үзен белепме, Әхмәт шулай да сирәк эчә, ләкин берәгәйле эчә иде. Ике-өч көн буена эченә җыелганны  чыгарып, бушатып, ызгышып  ала да, тагын берни дә булмагандай, айнык тормышына күчеп “алтын холыклы”, алтын куллы  иргә әйләнә.  Ак белән караның арасындагы чикне ул шундый тиз уза, тиз оныта,  Нәбирә моңа  хәйран кала иде. Кичтән генә дөмбәсләгән хатынының кара көйгән йөзенә карап, иртән  шаяртырга көче җитә: “Ир кулы тигән җир тәмугта янмый ул, кайгырма...” Ә Нәбирәнең янасы юк, аңа җирдәге тормышы тәмуг булып күренә иде.  Дәшмисең икән, нигә дәшмисең, әәә, минем белән сөйләшергә дә теләмисең! Мә алайса! Ал кирәгеңне!  Дәшәсең икән тагын ярап булмый. Тагын да ныграк эләгә.   Шуны да әйтергә кирәк, Әхмәт кызлары Талияне бик ярата иде.   Кая гына бармасын, әти кеше бүләксез кайтмый. Кесәсендәге соңгы акчага кызына тәмле әйберләр ала.   Әхмәтнең тагын бер сөйгән кешесе бар иде. Ул да булса аңардан уналты яшькә кечерәк энесе Идрис. Араларындагы шушы яшь аермасын истә тотыпмы, Әхмәт кече энекәшен   улы урынына күреп,  үлеп ярата  һәм якларга, сакларга тырыша иде.  Идрис тә олы “абыкаен” бер сүзсез хөрмәт итә һәм ул ни генә башламасын, гел аңа ярдәмләшә  иде.  Хәтта исерек чагында да Әхмәт  сөйгән энекәшенә  бармак белән дә чиртмәде. Бер кешегә сыйган бу каршылыкларны Нәбирә аңлый алмады. Ак икән ак, кара икән кара – шулай булырга тиеш кебек. Юк икән шул, агы, карасы да, сорысы, тагын әллә ничә төс сыя икән кеше холкына.    Беренче елларда Нәбирә, әллә эчеп тавышлануы  башкача кабатланмасмы, әллә көйләнерме дигән өмет белән  алданып яшәде. Айнык чакларында Әхмәт үзен яраттыра белә иде шул. Теле телгә йокмый. Уңганлыгы, эш сөючәнлеге  белән алдыра.   Ялланып мич чыгара, йорт сала, акча эшли белә. Шул сыйфатлары, яхшы яклары өчен  түзәргә дә була иде кебек. Тик бер исереп кайтып  ире үзенә мылтык төбәгәч, Нәбирәнең түземлеге төкәнде. Баласын җитәкләп өйдән чыгып йөгерде һәм ата-анасының бусагасына кайтып егылды. Әхмәт хатыны белән кызын эзләп килде.   Нәбирә белән Талия базда качып  утырдылар.  Нәбирәнең әнисе, Әхмәтнең атасы анасын бик кыйный иде, аңа охшаса кеше булмас ул, төзәлмәс, дип шомланды.   Нәбирә бик тиздән яшьли йөргән егетенә тормышка чыгып куйды. Сөюеннән түзә алмаганга да түгел, ә Әхмәтнең эзәрекләвеннән котылыр өчен кылды ул бу адымын.    Мич озынлыгы Гарифулладан бераз шөрләдеме, юкмы, шулай да Әхмәт шуннан соң беренче хатынын бик эзәрлекләмәде, кул күтәрмәде. Калганына гына түзәрлек иде.   Ә Нәбирә исә үзе дә ышана алмыйча тыныч тормышка бик озак күнекте. Тормыш көтәргә әллә ни артык тырышлыгы булмаса да, Гарифулла чебенне дә юкка рәнҗетә торганнардан түгел, шулай да хатыны белән балаларын якларга әзер иде. Бәйрәмнәрдә салыштырып ала, ансыз булмый, тик Әхмәттән аермалы, бүрегә әверелми, ә ята да йоклый.    Үзәгенә үткән Нәбирәгә икенче ирен уңганлыгы-булганлыгы өчен түгел,  хәтта шул сыйфаты өчен дә яратырга була иде. Гарифулла, Әхмәт кызы, дип тормады, Талияне яхшы кабул итте, үстерде. Бераздан тагын бер кызлары туды. Сирәк-мирәк Әхмәтнең бәйләнүен  исәпкә алмаганда, Нәбирәнең бәхете түгәрәкләнде кебек.   
      Күп кенә һөнәргә осталыгы булган Әхмәт атуга да бик һәвәскәр иде. Ничәмә метр биеклектә очып барган үрдәкне  курокны бер  басуда,   һә дигәнче атып төшерә. Куян, төлке  турында әйтеп торасы да юк.  Әхмәтнең кыюлыгы да бар иде, ул кыргый кабанга ялгызы  сунарга  йөрде.  Нәбирә ерткыч җанвар итен хәрам күреп, авызына якын китермәде. Ә Әхмәт хәтта әле үсеп җитмәгән кабан балаларына хәтле атып алып кайтты. Әйе, бар иде Әхмәттә күңелне өркетерлек ниндидер  гайре табигый ят сыйфат. Җан кыю аңа чит түгел, киресенчә үзенә ерткычларча   ниндидер ризалык, канәгатьлек  китерә  иде кебек. Мал сую, тунау  булсын, ауда җәнлек үтерү  булсын, эт-мәчене юк итү булсын,  аның җаны беркайчан да гаеп тоймады кебек. Ул үзен һәрчак хаклы тойды. Хатыннарын  җәберләсенме,  җәнлек гомерен өзсенме, ул шулай тиеш санады ахры.  Ишек алдына ялгыш кергән алты яшьлек малайны Әхмәтнең эте тешләп  куркыткач һәм бахыр бала тотлыга башлагач, хуҗа кеше айнык булып та, эте өчен горурланды: “Менә нинди минем Сарбай! Йортны менә ничек саклый!”  Хәер бу сыйфатның исеме дә бар кебек. Рәхимсезлек дип атала шикелле.  
     Бөтен шартына-тәртибенә туры китереп, рөхсәт аша  алынган мылтыгы белән Әхмәт, нигезлеме-түгелме, ә  горурлана иде. Мылтык ул җәнлек ата торган  корал гына түгел, мылтык аңа   башкаларда булмаган өстенлек бирә.  Тел белән әйтмәсәң дә ул өстенлекне барысы да аңлый. Мылтыклы кеше белән сак кыланалар. Бәйләнмәскә тырышалар. Әхмәт тә шул өстенлеген белә иде.  Корал  аңа үз көченә ышаныч, өстәмә куәт бирә иде. Кирәкме, кирәкмиме, Әхмәт,  мылтыгын сейфтан чыгарып, кичләрен чүпрәк белән ышкырга, сүтеп корырга  яратты. Бу минутларда аның йөзенә  ниндидер аеруча канәгатьлек чыга. Әйтерсең кулында үтереш коралы түгел, ә яраткан скрипкасы.  
   Бер үк кешене, яхшы яклары күп булган   бер үк кешене  ерткычка әйләндергән агуны – хәмерне Нәбирә  күралмады. Кызганычка, телиме, теләмиме,  сатучы буларак, ул бу агуны үзе сата, үзе өләшә. Бәлки шушы гөнаһым өчен ходай мине җәзалыйдыр, дип уйланган чаклары да булды,  тик эшен ташлый алмады. Кайдадыр эшләргә, яшәргә җай табарга кирәк иде. Аракы аша күпме гомер өзелә, күпме гаиләләргә бәхетсезлек килә.  Күпме балалар ятим үсә. Җирдә күпме хаксыз җәбер арта.  Ә кеше барыбер эчә. Шайтан сидеге авызына бер эләксә, кеше ихтыярыннан, ирегеннән  яза. Үзе шайтанга әверелә.  Кешелеген югалта. Күпләр кебек, Әхмәт тә моны аңларга теләмәде. Бер акыллысы әйткәнчә, һәр кешенең эчендә ике бүре – явыз, усал кара бүре һәм яхшы сыйфатларга гына ия булган ак бүре бар. Кайсын туйдырасың –  шул җиңә. Кара бүрене ашатып, Әхмәт аңа әйләнгәнен сизми дә калды, ахры.    
        Башта ярыйсы  гына якты чырай белән  йөргән Фәрдүнәнең  – Әхмәтнең икенче хатынының да йөзе көннән-көн караңгылана барды.   Элек бик сирәк эчкән Әхмәт соңгы  арада   шайтаны белән озакка  дуслашты. Хатынның йөзендәге, тәнендәге  кара, зәңгәр, сары таплар  бетмәде.  Үзе шул тормышны үткән  Нәбирә аны үлеп кызганды.  Бер кибеткә кергәч, битенә карарлыгы калмаган Фәрдүнәне җәлләп, исән чагыңда аерыл, дип киңәш бирде.  Фәрдүнә тормышына зарланмады, бары тик, үз башына азсын, диде дә чыгып китте.  Нәбирә кеше тормышына кысылмас та иде, тик Әхмәтне белә торып, һәлакәткә юл куясы килмәде.  Әхмәт йортында барган тормышның (шулай дип атап булса) ниндидер  азак чиге  булырга тиеш иде.  Бу Фәрдүнәнең түземлегенә исең китәр! Тимердән ясалган диярсең! Авылындагы  йортын сатуы ялгышлык булганын үзе дә аңлыйдыр да бит, кая соң! Китәр җирем юк, дип үләргә дә  риза микәнни? Авыл халкы аптыраган кебек, Нәбирәнең дә башы катты. Әйе, аерылышу яхшы гамәл түгел. Тик ул кайбер бәхетсез  гаиләдә соңгы  чара булып кала. Фәрдүнә нигәдер шул  азаккы чара  белән файдаланмады. Киресенчә, аның таләп итүе буенча, көннән-көн начар яши барган ир белән хатын беркөнне язылышып кайттылар. Нәбирә, бу хакта ишеткәч, милеккә хокугын ныгыта, дип уйлады. Чөнки иреннән кагылып-сугылып яшәгән хатынның бу адымын  башка сәбәп белән аңлату мөмкин түгел иде.      
     Көзге бер иртәдә авыл өстендә гөрселдәп ...яман хәбәр яңгырады... Һәм мылтык аткан  аваз тизлегендә телдән-телгә тирә-якка таралды. Яхшы хәбәр көттереп кенә, ә начар хәбәр  тирә-якка яшен тизлегендә тарала. Үз йортында күршеләре  Әхмәтне һәм аның энесе Идрисне атып үтерелгән килеш таптылар.   Күпләр үз колагына үзе ышанмады.  Алтын куллы, күп һөнәрле,   салмыш чагында тирә-якны дер калтыратып торган,  яхшы-яман  Әхмәтнең үлеменә берсенең дә ышанасы килмәде. Үлем болай да   кеше табигате  кабул итә алмый торган хәл.  Ә фаҗигале әҗәл − башка сыймаслык вакыйга. Әхмәт үзенең горурлыгы, көче саналган, башкалардан бер башка өстен куйган  мылтыгыннан һәлак булды. Якыннарына бүре йөзле булган Әхмәт, нәкъ шул ерткычтай,   әҗәлен корал аша тапты.   Авыл буенча төрле сүз, юрау китте.   Фәрдүнәнең сөйләве буенча, Әхмәт  өен зурайтырга ярдәмләшкән энесе Идрис белән  кичен ашарга-эчәргә утыралар. Ярыйсы гына кабып алган Әхмәт бу юлы да тавыш чыгармый калмый. Фәрдүнәгә нык кына эләгә.    Ул өйдән чак-чак качып чыгып китә һәм  берничә йорт аша яшәгән ахирәтенә кереп куна. Ә иртән йортына кагылмыйча гына  шәһәргә барырга автобус тукталышына юнәлә. Өеңдә шундый-шундый фаҗига, дип аңа күршеләре  телефоннан хәбәр итәләр. 
         Фәрдүнәнең сөйләве чынмы-түгелме, моны аның үзеннән башка беркем дә белми. Тик өй эчендә  таралып яткан берничә гильзаны күреп, халык монда өченче берәү булырга тиеш, дип фикер йөртте.   Идрис өстәл артында утырган килеш   абыйсына аткан очракта да,  урындыкта  тыныч кына  атышып утыруын  аңлап булмый. Ә  идәндә яткан Әхмәтнең эче дә актарылган, аркасыннан да атканнар, башында да, иягендә дә пуля эзләре. Бер атуда үрдәк бәреп төшергән аучы, үз-үзен ничек шулай озак үтергән –  аңлашылмый.    Моңарчы бармак белән дә чиртмәгән энекәшенең гомерен  бер сәбәпсез кисүе дә башка сыймаслык хәл.   Ниндидер өченче кешенең бу җинаяттә катнашуы  күпләргә билгеле, ә  полиция тикшерүчеләренә ачык түгел иде, ахры. Ике туган бер-берсен атып үтергәннәр, дип, җинаять эшен яптылар.  Абый белән энекәшнең, туйганчы атышып, азакта утны сүндереп мәңгелек йокыга талулары аларга сәер күренмәде, ахры.  Әхмәтнең ике сеңлесе күрәзәчегә барды, эзләде, сорашты. Күрәзәче томанлы гына җавап бирде. Ир хатыны саналган Фәрдүнә генә аларга иярмәде. Әйтерсең дә, ул барысын да белә иде. Ирен һәм аның туганын җирләгәндә күз яшенең тамчысын да төшермәде.  Әхмәт үлүгә өч-дүрт көн үтүгә, мал-туарның суясын суеп, сатасын сатып бетерде. Идрис җәй буе эшләште, дип хак сорап килгән хатынына, мин аңа берни тиеш түгел, мин аны үтермәдем, дип җаваплады. Шулай ук аның Әхмәт йодрыгыннан көчкә    качып чыгып киткәндә өске киемен тулысынча киенеп чыгып китүе, хәтта кул сумкасын да онытмавы сәер иде.  Бу аянычлы  вакыйгадан Нәбирә дә читтә генә кала алмады әлбәттә. Талия белән зиратка  Әхмәтне күмәргә бардылар.  Күз яшьләрен түккән кызына карап, Нәбирә әйтеп куйды: “Елама балам. Эзләгәнен тапты әтиең... Үз башына ашкынды...”
    Кешеләрнең күңеле шом-курку белән тулды.  Кем ул өченче?  Дуамал холыклы мылтыклы   Әхмәттән дә курыкмаган нинди зат бар авылда?  Кеше хәтле кеше үтерергә ничек кулы барган? Ходай биргән гомерне кисәргә нинди хакы бар аның?  Нинди үтерүче йөри кешеләр узган  шул ук сукмаклардан, шул ук юллардан?  Һәм кешеләр белән янәшә, йортка-йорт терәлеп, тыныч кына    яши. Тагын ни көтәргә була бу салкын канлы җинаятчедән?   Әхмәтнең  гомерен вакытсыз өзәрлек  явыз   дошманы юк иде авылда.  Авыл тынды, үз эченә бикләнде. Төнлә халык үз йортыннан чыкмас булды. Тавыш-ызгышлы Әхмәт йортында гына күптән көтелгән  тансык тынычлык, тынлык урнашты. Иреннән изелеп яшәгән Фәрдүнә ниһаять тынычлыкка иреште. Ул берни булмагандай  Әхмәтнең бу һәлакәтле йортында яшәвен дәвам итә. Ә кешеләр бу өй яныннан узганда  җаннарында үзәк өзгеч бушлык,  салкынлык тоялар. Үлем салкыны. Кабер салкыны.    Ул  йортта тагын, тирә-якны сискәндереп,  гөрселдәп мылтык тавышы яңгырар кебек. Барысын да белгән-күргән  тулы ай да йорт тәрәзәсенә килеп төбәлеп карап тора да, нидәндер өреккәндәй,     йөзен тизрәк  читкә бора. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy