Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Ком суганы “татарка”

Ком суганы “татарка”

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
14 сентября 2017
1089 карау
(хикәя)

    Мунчасы өлгергән арада  Дамира, яшелчә бакчасына кереп, кыяр-помидорына, кишер-чөгендеренә су сибәргә тотынды.  Бу арада яңгыр сирәк ява – тамырларына эләккән һәр тамчыны сеңдереп кенә баралар сусаган бахыркайлар. Үсемлекләр дә тере җан, караганны, тәрбияләгәнне беләләр.  Төпләрен йомшартып, туклыклы ашламасын салгач әнә ничек күтәрелеп китте кыяры да, помидоры да. Мыекларын өскә үрләткән  кыяры,   саргылт чәчәк атып, кыярланырга да утыра. Помидорында да чәчәкләр күренә.  Дамира бакча уртасында, ачык урындагы түтәлдә үсеп  утырган батун суганына су сибә башлады. Үрелеп чүп үләнен йолкыды.  Ничә төрле суган үстерсә дә, Дамира үзен иртә яздан кыраулы көзгәчә туйдырган шушы талымсыз батун суганын аеруча ярата.  Җир кардан арыну белән  бакчада иң беренче булып шушы батун суганы уяна. Урмандагы умырзаядан кала, бөтен үсемлек әле  кышкы йокысын дәвам итә, туң  туфрак астыннан баш калкытырга да курка, ә зәмһәрир суыкларга да түзгән батун суганы,   бозлы җирне тамырлары  белән эретеп, әкрен генә башын калкыта.  Боз элпәге астыннан  тәүге нәфис яшел кыяклар борын төртә.  Язгы  кояш  нурларына, озыная барган көн яктысына  үрелеп, яшел кыяк үсә, ныгый башлый.   Озын-озак кыш буена базда көздән әзерләнгән  азык  запасы беткән диярлек.  Тәнең-җаның белән үтереп витамин ашыйсы  килә.  Табигать кышкы йокыдан  әле уянып кына килгәндә бакчаңдагы шушы бердәнбер  яшел үсемлек –  кыяклы суган  шул хәтле дә тансык.   Төртеп кенә килгән беренче кыякларны  хәтта өзүе дә жәл кебек. Шулай да  Дамира  тәүге язгы яшел суганны яратып ашый,  ашка да, боткага да, салатка да, бәрәңгегә дә сала.     Бер яктан вак итеп туралган суган кыягы аш-суны бизәсә, икенчедән  тәмләтә дә. Тәме дә үзәкне ярып төшәрлек ачы һәм кискен түгел.  Ә суганның  кеше организмы өчен санап бетмәслек файдасын сөйләп тору да кирәкмидер. Шушы гади генә күренгән, талымсыз суганнан  бик тә шифалы  һәм файдалы дару ясаганнары да сер түгел.    Батун суганының  хуш исле, ачык төстәге шарсыман чәчәкләре ачылуга аны бал кортлары сырып ала – анда нектар бик күп.   Батун суганын халык төрлечә атый. Кышкы суган.   Туган иле җылы якта, комлы якта булган өчен  ком суганы дип тә йөртәләр.  Тагын бер  атамасы  −  “татарка”... Суганның кайсыдыр акыллысы атаган  бу кызыклы  атамасының  татар хатын-кызына нинди бәйләнеше бардыр, анысын Дамира төгәл белми. Шулай да батун суганын юкка гына “татарка” дип атамаганнардыр.  Аңа калса,  башка үсемлекләр өреккән   кышкы салкыннарга да бирешмәгәне, көчле булуы өчен, нәкъ татар хатын-кызлары кебек кыю да, өлгер дә, түзем дә  булуы өчен атаганнардыр сыман. Тормышта да шулай бит – кайда авыр эш, шунда татар хатын-кызы. Татар хатын-кызлары кайда да алда, кайда да беренче. Җылы якта  рәвешләнеп, аннан бөтен җир шарына диярлек тарала алуы, бөтен шартларга да өйрәнеп, җайлашып  китә алуы да үсемлекнең ныкыш булуы хакында сөйли түгелме.   Үсемлекләрнең холык-кылыгы бәлки юктыр да. Ә була калса, батун суганы “татарка” белән татар хатын-кызының холкы игезәк булыр иде кебек – нәкъ шуный ук тәвәккәл, тырыш, бирешә белмәгән,  сабыр, кешегә шифа-файдалы...  “Татарка”ның талымсыз булуы, гади генә шартларда үсә алуы да безнең халыкка туры килә кебек.   
      Дамира мунча белән бакчасы арасында мәш килеп йөргәндә урам яктан капка шакыдылар.  Кешене көттермәс өчен йөгерә-йөгерә  барып ачса,   велосипедына таянып, электр уты күрсәткечләрен язып йөрүче арыган йөзле  хатын басып тора.  Дамира, исәнләшеп, аны өйгә үтәргә чакырды. Хатын, яулык чыгарып, тир аккан битен сөртеп алды да   счетчиктан тиешле саннарны язып алды.  Дамира, аның алҗыган кыяфәтенә карап, бераз утырып алырга тәкъдим итте.  Чәй куйды. Хатын карышмады.  Танышып киттеләр. Исеме Гафия  икән.  Ун чакрымдагы,   күбрәк урыс халкы яшәгән  авылдан  йөреп эшләгән бу олы гына яшьтәге  хатынны Дамира элек тә кызганмый түгел иде.   Вак җыерчык пәрәвезе сарган йөзенә, агарган чәчләренә  караганда лаеклы ялда икәнлеге күренеп тора. Болай интегеп йөргәнче,  зур булмаса да, алган пенсияңнең рәхәтен күреп тыныч кына өеңдә ятарга булмыймени? дип уйланган чаклары да булмады түгел.  Булмый икән шул.   Кара-каршы утырып,  чәй эчә-эчә сөйләшеп киттеләр.  
− Олыгая барган  яшемдә бу көнгә төшәрмен, дип һич кенә дә уйламый идем мин дә,  − күңелен баскан  авыр тойгыны   бушатасы килдеме, Дамира аңарда  ниндидер ышаныч уяттымы,  Гафия  җай гына сөйли башлады. – Ике улымны  ирем белән тигез  үстердек. Олысы өйләнде, башка чыкты.  Оныгыбыз туды.  Кече улыбыз гына   бераз акылга саерак. Анысы үзебез белән.  Әкрен генә, җай гына  иптәшем белән бергәләп картаерга иде исәп. Көтмәгәндә гомер иткән ирем үлеп китте. Бик авыр кичердем бу югалтуны. Тик күрәселәремнең башы гына булган икән.  Ике хуҗага салынган өебез күршеләребез гаебе буенча янып көлгә әйләнде. Илле алты яшемдә  кышкы көндә йортсыз-җирсез, бер әйберсез  калдым. Бурдан кала, уттан калмый, дип юкка әйтмәгәннәр шул.  Кайгымнан башымны кая куярга белмичә,  өемнең кара хәрәбәләренә барып асылындым. Урамнан үтеп баручылар күреп кисеп төшергәннәр. Юашлыгымдыр инде, өйне яндырган гаепле күршеләр белән судлашып йөрмәдем.  Бер атна күрше-тирәдә кунып йөргәч, авылыбыздагы чиркәүгә барып егылдым. Мәрхәмәтлелек хакында алардан  гел ишетеп торгач,  бераз ярдәм итмәсләрме дигән өметем бар иде.  “Изге атабыз, булыш  зинһар ходай хакына. Чиркәүне карармын, саклармын, юармын.  Вакытлыча яшәргә урын  бир”,  − дип елый-елый  ялвардым. Тик зур корсаклы яшь  поп  минем өчен чукынып дога да кылмады. “Чиркәүдә кеше яшәми.  Үзем,  кулымы сузып, чиркәүне ремонтларга миллионнар сорап йөрим. Син чукынмаган татарка.  Мәчеткә бар,−  дип  бер тиенсез чыгарып җибәрде. Чиркәүгә милионнар таба алдылар, миңа, бәхетсезгә,  бер тиен таба алмадылар.  Аннары,   юк мәчетне кайдан эзлим? Хәер, анда барсам да ярдәм итүче булыр идеме икән? Туганнарым юк,  якыннарым юк, олы улым үзе кеше фатирында түләп тора. Кая барырга да белмим.  Кайгымнан ни тере, ни үле дигәндәй, буранда авыл буйлап йөри торгач,  хәл алырга клуб баскычына барып утырдым.   Бәхетемә, клуб мөдире чыгып килә. Нишләп утырасың, салкын тидерәсең бит, дип мине күтәреп торгызды.  Хәлемне аңлагач,  мине җитәкләп клубка алып керде. Бер бүлмәсен ачып, мине шунда яшәргә калдырды. Ике ел буена клубта яшәдем. Клуб идәнен  юдым.  Тәрәзәсеннән янган өемнең хәрәбәләре күренеп кенә тора. Төннәрен шуңа карап күпме күз яше түгүемне үзем генә беләм... Ярдәм сорап район администрациясенә бардым. Тик алар күрсәткән ярдәм юл хакына кереп бетте диярлек.   Ике ел буена ачлы-туклы яшәп диярлек,  акча җыйдым. Җыюын җыям, ә  хаклар көннән-көн  үсә генә бара. Җыйганым артмый да диярлек. Олы улым белән киңәштем дә йорт салырга кредит алырга булдым.  Үземә күрә зур гына кредит алган булсам да, ул акча ярты кирәк-яракка да җитмәде. Тагын алдым, тагын алдым. Бүгенге көндә биш банкка бурычым бар.  Аларны түләп бетерергә  гомерем җитәрме, белмим. Күбрәк хезмәт хакы эзләп, шәһәргә автобус кондукторы булып эшкә урнаштым. Элекке гаражны тулай торак итеп үзгәрткәннәр. Ирләр  дә, хатыннар  да бер бүлмәдә. Йокыга-ялга  барысы дүрт-биш сәгать вакыт бирелә.  Буламы соң ул салкында йоклап? Андагы яман сүгенүгә, тәртипсезлеккә ике атна гына түздем.  Кече улым минем ябыгып,  кешелектән чыгып кайтып кергәнемне күргәч елап җибәрде. Аны кочаклап мин елыйм...   Әлегә хәтле рейс хуҗасы хезмәт хакын түләмәде.   Шулай да сөенечем  дә бар. Олы улым   ярты ел буена оста янында өйрәнчек булып йөрде дә, кече улымны ярдәмгә алып, бәләкәй генә өй салып бирде. Бүгенге көндә баш очымда түбәм бар, аллага шөкер...− тынып калган Гафия  үзен өнсез генә тыңлаган Дамирага күзләрен күтәрде.  Башына төшкән хәсрәттән чиксез ачыну да,  язмыш сынауларын җиңә алуы, бирешмәве өчен сөенү дә, балалары өчен горурлык та, сүнә башлап тагын кабынган өмет тә... тагын әллә ниләр  чагыла иде бу акыллы һәм сабыр күзләрдә. Ә Дамира,  усал дөнья  үтергәнче кыйнаса да,  бирешмәгән, сынмаган бу  ялгыз  хатынга карап гаҗәпләнде дә, сокланды да.  Әйе, Дамираның да тормышы гел ал да гөл генә бармый.  Юл фаҗигасына эләгеп, һаман да терелеп бетә алмый.  Сынган-бәрелгәне төзәлсә дә, муен тамырларына зыян килеп, муены борылмас булып калгач,  эшеннән дә китәргә туры килде.  Гомерен, тазалыгын  кыстый-кыстый иминиятлештергән  оешма    юл фаҗигасыннан соң  сәламәтлеген  югалткан хатынга  күз буяр өчен генә  түләде.  Аның  да яртысы кирәкле кәгазьләр артыннан йөреп юлда бетте.  Ярый әлегә ике улы ярдәм итә.  Төзелеп бетмәгән мунча алды күз көеге булып  акча сорап утыра. Коймалар  җилдә аварга тора.  Иртән торсаң  уйда акча, кич ятсаң  уйда акча... Каян гына табарга ул акчаны ялгыз хатынга?! Эчкече иреннән аерылгач тормыш көтәрлек, таяныч булырлык башкача кешене очрата алмады.  Менә инде тазалыгын да, эшен дә югалтты. Ничек яшәргә дә белгән юк. Шулай да бирешергә һич тә ярамый... Ике хатын,  шулай бер-берсенә ышанып,  җаннарын бушаттылар, озак сөйләштеләр.   Дамира Гафиянең юынырга урыны да булмаганын  ишетеп, хәленә керде һәм  хатынны мунча керергә чакырды.  Бер-берсенең аркаларын  ышкый-ышкый, чаба-чаба ике хатын  алды төзелеп бетмәгән  мунчада  иркенләп мунча  керделәр.  Ял итеп, чәй эчеп алганнан соң күңеле булган, җаны эрегән Гафия  велосипедын сөйрәп  чыгып киткәндә Дамира аның артыннан, килеп йөр мунчага, яме, дип калды. Бәлагә очраган хатынга бик әз булса да изгелек, якты йөз  күрсәтүенә  Дамира кош тоткандай сөенеп куйды. Яккан әзер мунча кертеп чыгаруны изгелек дип тә атап булмый инде. Шулай да кемнеңдер җылы карашы да күңелдә өмет уята бит ул. Туган-тумачасыннан еракта, ят халыклар арасында яшәгән Дамира моны үзе дә яхшы  белә.  Бәла килдеме, үзең генә каласыңны көт тә тор. Рәхәт чакта бергә ашап-эчкән якын дуслар  әкренләп читләшә.  Кайчандыр  ярдәмең тигән таныш-белешең дә сине искә алмый.  Туган ягыннан  еракларга яшьли  чыгып китеп, шунда төпләнеп калган Дамира гомере буена   туганлык  терәген юксынып яшәде.  Чит халыклар арасында бармак белән төртеп күрсәтмәсәләр дә, “татарка” икәнлеген тоеп, сизеп яшәде.   Тик нишлисең, шушында тамырларын җәйде, шушында гомере үтте. Тамыр җәйгән тормыш агачын кисеп, тагын кая китсен?   Чит, салкын  туфракка, ят җиргә җайлаша, үзләшә алган җылы як, ком суганы “татарка” кебек, ул да ерак җирләрдә яшәргә өйрәнде.     
    Гафия чыгып киткәч Дамира аның аянычлы язмышын тагын бер кат уеннан үткәрде. Әйе,  өлешенә тигән сынауларны  кеше үзе  күтәрергә тиеш. Ходай күтәрмәслек сынаулар җибәрми, диләр. Шулай да янгын кебек зур бәла килгәндә аны  элегрәк кешеләр бөтен авыл белән үткәрә  иделәр.  Дамираның әле булса исендә:  бәләкәй чакта абзар-мунчалары, коймалары  янгач,  күрше-тирәләре кайсы койма тотарга  иске булса да такта, кайсы кәртә, кайсы  тутыккан-кәкрәйгән булса да казак китерде. Өмә җыеп абзарларын салып бирделәр.   Әзме-күпме  авыл советыннан ярдәм бирделәр. Ил төкерсә күл булыр.   Соңрак күршеләренең йорты янып көл булгач та әниләре пар мендәр,  юрган,  карават,  матрас кертеп бирде. Бүрек тотып өй башыннан акча җыйдылар.   Кешеләр икенче, замана икенче идеме ул чакта, белмәссең. Кеше кайгысына кеше  бу хәтле битараф түгел иде. Икенчедән, берәүнең башына төшкән    авыр сынау аңа гына биреләме икән?  Аянычлы  минутта  аның янындагыларның кешелеген сынау өчен дә бирелмиме икән? 
     Табак-савытны юып, өстәлне җыештыргач, Дамира тагын бакчага чыкты. Җәйге бакча, чык миңа, дигәндәй үзенә өндәп-чакырып кына тора. Инде су сибәсе дә, утыйсы да юк, ә шулай да, бер сәбәпсез булса да бакчага чыгасы килеп тик тора. Мул яшеллеккә, зәңгәр иркенлеккә, якты  кояшка  хозурланып, күңел ял итә бакчада.   Гафия белән йөрәген бушатканнан соң төзелеп бетмәгән мунча алды да ул хәтле борчымый кебек.  Хатын үз-үзен юата куйды. Юкка кайгырасың, әнә Гафия күпме авырлыклар кичереп тә, тау хәтле бурычы булып та бирешми, күңелен төшерми.  Дамираның  карашын назлы  җилдә тибрәлеп утырган  батун – “татарка” суганы тартты.   Әнә бит,  тере күзәнәк чыдамаслык салкын кышларга бирешмичә, тамырларын тирән яшереп,  туңа-туңа  кар-боз  астыннан иртә язда беренче булып    тишеп чыккан чыдам “татарка” суганы да җәйгә сөенә белә. Әйе, кайсыдыр акыллысы бик  тә дөрес чагыштырганча, нәкъ шул ук татар хатын-кызы.  Дөнья төрле яклап туктаусыз   кага-суга  торса да, егылган, ләкин  үрмәләп торып баса алган,  аяусыз тормыш җаны  күшегерлек итеп  өшетсә-туңдырса да, тагын җылынып-терлегеп  китә алган,  өстенә ишелгән авырлыкларны нечкә иңнәрендә   күтәрә белгән, бөгелмәгән,  бирешмәгән,  көчле, сабыр  хатын  − Татарка.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy