Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Әни коймагы

Әни коймагы

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
31 августа 2017
1192 карау
(хикәя)

       Авыл үренә җитәрәк, Сөмбел,  машинасын туктатты да,  чыгып,  тирә-якка күз салды.  Үзен өзелеп көткән әнисен тизрәк кайтып кочып алырга,  үлеп   сагындырган туган йорт бусагасы аша  тизрәк атларга  ашкынса да,  күңеленә сабырлыгын җыеп,  ул  кайчан кайтса да шушы урында бер мәлгә тукталып ала. Бу үрдән  кечерәеп барган туган авылы Тукран  уч төбендәге кебек күренеп тора.  Көзнең әле иң купшы, иң гүзәл  мәле. Рәссам-табигать осталарча, нәзек  пумала  белән салып киткән буяулардан күз камаша. Авылны уратып алган тирәкләр алтын-бакырдан  чигелгән күлмәкләренә үзләре дә соклана кебек... Сөмбелнең  бите  туган ягының талгын  җиле генә бирә алган наз сизде: “Кайттыңмы?..”. Ул,  юл читендәге  үсеп утырган кычытканга балтыры белән тиеп киткәч, сискәнеп куйды. Аягын ярыйсы гына чаккан кычытканга Сөмбел ачулана алмады. Әйтерсең дә, туган җиренең  кычытканы  аны  сирәк кайтканы өчен шелтәли ... Сөмбелнең күкрәгенә  әллә нинди әйтеп бетермәслек җиңеллек иңде. Ул, түбәндәге йортларга, ерактагы урманга, җәйрәп яткан басуларга карап: “Исәнме, авылым”, –  дип пышылдады.
    Сөмбелнең  күзләре авыл уртасындагы зәңгәр буяуга буялган туган йортын эзләп тапты.  Алдында үскән агачлар аша йорт-ихатасы тулысынча күренмәсә дә, әнә, ерактан әнисенең юып элгән керләре җилдә җилферди – ак-кызыл, саргылт әләмнәр, әниең монда, дигәндәй чакырып торалар...   Кызының кайтасын белеп тә, аны көтеп ятмаган әнисен бер яктан күңеленнән шелтәләп куйса, икенче яктан аның сиксән яшенә җитеп тә, җегәрле булып,  шулай, керләр юып, үз-үзен карап,  тормыш  көтүенә  Сөмбел  сокланып куйды.  Коймак куйдымы икән әнисе? Әнисенең коймагын исенә төшергәч,  үзе дә сизмәстән Сөмбелнең авызына сулар килде. 
      Әнә әнисенең бәрәңге бакчасы артында гына,  куе талларга яшеренеп, Әбдрәш елгасы ага.  Җәен чыпчык коенырдай гына кала торган елга  язларын гына, тирә-яктан  кушылган кар суларыннан   ташый-ташый,  үз-үзен күрсәтеп, дулап  ала.  Елга башы да ерак түгел, авылның югары очындагы   Имәнлек урманы янындагы тау астында гына.  Елга башына урнашканга авылның икенче исеме – Әбдрәшбаш.  Каш өстенә кулларын күтәргән Сөмбел,  авылына төбәлеп карап торды да, аның күңелен   бик тә таныш та, татлы да хисләр биләде: авылым, елга башым, гомер  елгамның  башы...
      Юлның уң ягында калган зиратка күз ташлаганда Сөмбелнең  күкрәгендә нидер чәнчеп куйды. Керфекләренә сагыш кунды.  Куе  агачлар аша  зират эче күренми дә диярлек. Тик Сөмбел белә: менә бу турыдарак әтисе ята. Менә мондарак дәү әнисе. Тегендәрәк күршеләре. Үлем ничә яшьтә килсә дә, вакытлы  килми  шул.... Сөмбел кайчандыр дәү әнисе өйрәткән  доганы иреннәрен кыймылдатып укып алды: “Әгузе биллаһи... Тыныч ятыгыз, газиз якыннарым. Урыннарыгыз җәннәттә булсын...” 
  Сөмбел, балачактан таныш йортларга күз сала-сала,   машинасын  туып үскән урамына борды.   Туган йортына якынлашкан саен, йөрәге дулкынланып какты. “Өйдәме икән әнисе? Нәрсә эшләп ята икән? Таза-исәнме?”  
     Сөмбел кайтып кергәндә  әнисе,  мәш килеп, буялмаган ак идәнен  юкә мунчаласы  белән ышкып-ышкып юып ята иде. “Әнием!..”  Кызын кичен кайтыр дип көткән   карчык,  көтмәгәндә генә килеп кергән  Сөмбелне  күргәч, күземә күренәме? дигәндәй карап торды да, мунчаласын ташлап,   аның кочагына атылды: “Бәбекәем, исән  кайттыңмы?”. Сөмбел куенына бәләкәч бала кебек сыеп беткән әнисен  кочып, аны ябык иңнәреннән сөя-сөя тынып калды. Керфегеннән тамган  яшьләрен, әнисенә күрсәтәсе килмичә, кул аркасы белән сөртеп алды. Елына  берничә тапкыр кайтса да, шушы  бәхетле мизгел аңа шундый газиз!  Тәрәзәдән сине күзен алмыйча көткән, озатканда дога-фатихасын укып калган  кадерле кешеңне  кочып, күкрәгеңә кысу..!   Аның барлыгына сөенү... Сөмбелнең күңеле бәхеттән тулышты. “Ярый әле барсың, әнкәем! Менә шулай без кайтуга коймак исләре чыгарып, балам кайта, дип көтә-көтә  өтәләнеп торучың булу нинди бәхет! Нинди бәхет, әнкәй, син барлык!”.
     Хәл-әхвал сорашып алгач,  берсеннән-берсе тәмле шәһәр күчтәнәчләре  өстәлгә тезеп куелгач,  әниле-кызлы кара-каршы утырып, әзер коймак белән  чөкердәшеп чәй эчтеләр. “Эх, әни коймагы!”, – дип авызын чапылдата-чапылдата ашаган кызына карчык елмаеп карап торды, алдына өстәп сала торды. Сөмбел чыннан да әнисе пешергән коймакны ярата иде. Гел аныңча туглап, аныңча пешереп караса да, ничектер Сөмбел  коймагы, әнисенеке кебек күперелеп, авызда рердәй булып,  тәмле чыкмый шул.  Әллә әнисе берәр серен белә инде? Әллә коймак әнисе каршында утырганга шулай тәмле күренәме?
       Телефоннан көн дә сөйләшеп, хәл белешеп торсалар да, сүзләре бетмәде.  Телефонга рәхмәт, тик  телефон – телефон инде. Аннан күп сөйләшеп булмый. Авыл яңалыкларына кагылдылар. Туганнарны барлап үттеләр. Сөмбел тагын да ябыгып, бәләкәйләнеп киткән әнисенең  саулыгы турында кызыксынды.  Аны картайган, олыгайган,  күптән гомер үрендә басып торган әнисенең күңел көрлеге  шундый гаҗәпләндерә дә, сокландыра  да.  Хәлен сорашканда сиксәннән узган  карчыкның җавабы гел дә бер төсле диярлек: “Әйбәт әле, балам. Бу яшьтә болай йөргәч, шөкер итәм инде”.  Бу аның якынлашып килгән гомер азагы турында уйламавы түгел, ә  ул авыр уйларга бирешмәве, һаман да күңелендә  яшәү теләген  көчәйтеп   саклавы иде.  Үз чиратында   карчык,  кызыксынып,   кызына бер-бер артлы  сораулар бирде. Аңа кызына кагылган һәрбер  вак-төяккә хәтле  шул хәтле кызыклы күренә иде. Сөмбел ничәдә эшкә  тора? Нәрсәгә утырып бара?  Кайда ашый? Ничәдә кайта?  Кайчан йокларга ята?.. Сөмбел, үзе сөйләгәннәрне күзаллаган  әнисенең уенда гына  кызына  ияреп йөргәнен тойды. Ә чынлыкта уенда гынамы соң? Түгел шул...  Кырык яшен узып,  күптән еракта яшәгән  Сөмбел әнисен һәрчак янында итеп сизә. Аның дога-фатихасының  алдыннан юл ярганын тоя.  Кендек җепләре киселсә дә, ана белән бала арсындагы җепләр беркайчан да өзелми шул...
     Сөмбел, юл киемнәрен салып, әтисенең иске бишмәтен генә киде дә (болай әти дә янда гына кебек),  ишек алдына чыкты. Аңа туган йортының һәр мөеше, һәр почмагы белән исәнләшеп чыгарга кирәк.  Соңгы елларда мал тотмагач, ишек алдына бәбкә үлән үскән. Әле  төзек кенә күренгән абзар-лапаслар,  сарык-сыерсыз калгач, без кемгә кирәк? дигәндәй моңайганнар. 
      Сөмбел бәрәңге бакчасында урнашкан мунчага керде. Кара сөремгә  баткан   шушы гади  авыл мунчасында юыну  аңа шәһәрнең бар ванналарыннан да  рәхәтрәк күренә. Мәтрүшкә кыстырылган каен миллекләре белән чабынып,  ләүкәдә парланып,  юкә мунчала белән тәнне кызарганчы ышкып, чишмә суы белән коенып чыккач, берничә яшькә яшәргәндәй  буласың...  Сөмбел мунча алдындагы  кыштырдап кипкән каен миллекләренә танавын терәде.  Саубуллашып китеп барган җәй исе бер мизгелгә генә  борынына бәрелде... 
      Сөмбел бәрәңге бакчасына күз салды. Энекәше, рәхмәт төшкере, гайләсе белән кайтып әнисенең бәрәңгесен җыеп алган. Хатынның  күңеле балачакка сукмак салды. Шушы бәрәңге бакчасында алар,  дүрт бала, хезмәт мәктәбен башлап җибәрделәр. Әтиләре иң төпчек балага өч литрлы “кәтилүкне” тоттыра да, шуның белән бәрәңге ташыйсың. Үсә-үсә кулыңа бидрәләр аласың, ә кәтилүк синнән кечерәккә күчә бара.
    Зарын сөйләгәндәй шыгырдаган капкасын  ачып, Сөмбел   җимеш  бакчасына узды.    Бакчаны урыны-урыны белән чүп үләне, кычыткан баскан . Сөмбел җирдә тәгәрәп яткан  саргылт алманы, учында угалап, авызына капты.  Ярмалы алма бераз әчкелтем дә, татлы да иде. Сөмбел җиргә сибелгән алмага басмаска тырышып, бакчаның түренә узды. “Җыючы да юк...”, –  моң катыш  уйланды Сөмбел. Ә бит бу алмагачлар беренче җимешен бирә башлаганда   әтиләре, шаярулы-чынлы     ботактагы алмаларга күрсәтеп: “Монысы сиңа, монысы сиңа...”, –  дия иде.  Дүрт бала,  алмаларга үрелеп карый-карый, алар  өлгергәнче алмагач төбен йомшарта, су сибә... 
     Сөмбел, бакчадан чыгып,  абзар сәндерәсенә менеп китте. Күптән мал тотмасалар да,  яртылаш диярлек сәндерәдә кипкән печән ята. Үлән хәтта  әле дә хуш исен  саклаган иде. Сөмбел, балачактагы кебек “ууух”лап, печән өстенә сикереп менеп ятты. Күңеленә тагын  якты  хәтирәләр кайтты.  Җылы җәй көннәрендә алар,  дүрт бала җыелышып, сәндерәдә, йомшак печән өстендә йоклый иделәр. Телгә оста Сөмбел әкият сөйли. Энекәше ышанып, сораулар бирә-бирә,   иң беренче булып, йоклап китә.  Әкиятнең бик куркыныч җирендә,   түбә кыегыннан убырлы карчыклар карап тора кебек тоелганда, апасы кискен генә итеп туктата: “Йә, җитәр! Шыттырма!”
     Печәннең хуш  исе Сөмбелне җәйге  болыннарга алып китте.  Әтисе артыннан тезелеп печән чапкан, киптереп, җыеп чүмәләгә өйгән чаклары, атка  биек итеп төяп ташыган мизгелләре  исенә төште.   Кыр чәенең тәмен авызында тойган кебек булды... Эх, бер генә барып урыйсы иде Олы Яланга, Кече Яланга, Төпләүгә, Тарлавкага... Күңеле белән  тугайда чәчәкләр  гизеп йөргән Сөмбелне әнисенең ишек алдыннан килгән тавышы  ушына китерде: “Кызым, кайдасың ? Югалттым бит сине”.  “Мин мондаааа”, –  җавап бирде Сөмбел шул арада үзен сагынып та өлгергән әнисенә.
    Әнисе итле аш пешерергә салган иде. Аш кайнаганчы Сөмбел, әнисе өйрәткәнчә,  нәзек кенә итеп токмач кисте. Кодасы китергән тәмле сарык итен,  кәбестә, кишер, бәрәңге белән аралаштырып, өстәлгә куйдылар. Әнисе, күкрәгенә терәп, үзе салган түгәрәк ипине кисте.  Сөмбел, эшен эшли-эшли, әнисеннән күзләрен алмады.  Карчыкның кызы кайту  шатлыгыннан йөзендәге тирән җыерчыклар язылып киткәндәй күренде.  Төсе уңган зәңгәрсу күзләренә җан керде.  Аның    һәр хәрәкәте, килеш-килбәте  картларча салмак, сабыр, мәгънәле иде. Ризыкны алганда  бервакытта да бисмилласыз тотынмый.  Эшен бисмилласыз башламый.  Ашап туйгач, битен сыпырып, амин тота.  Дини яктан бик белемле булмаса да, әнисе бик иманлы. 
     Чоланга йомыш белән чыккан арада Сөмбел түшәмгә асылынган иске бишек янында тукталмыйча  булдыра алмады. Дүрт бала тибрәлеп үскән бишеккә  калын булып тузан утырган, аның чүпрәк төбе инде тишелгән-ертылган иде. Сөмбелне  әнисенең шушы ертык-тишекле бишекне әлегәчә  саклавы  гаҗәпләндерде. “Миңа гына газиз түгел икән шул бу бишек, әни. Сиңа, бәлки, миңа караганда да кадерлерәктер бу иске бишек...”, –  уйланды Сөмбел.
     Кичен,  йокларга яткач, Сөмбел сак кына сүз башлады.  “Әни, тиздән кышлар җитә. Тагын үзең генә чыгарга уйлыйсыңмы салкын кышларны? Әллә ризалашасыңмы минем белән китәргә? Кышны чыгар идең дә,  язга кайтарып куяр идем...”. Әнисе җавап бирмәгәч, Сөмбел әйткән сүзләрен тагын кабатлады. Карчык дәшмәде. Әни йокыга киткәндер, иртәгә сөйләшербез, дип баштанаяк юрганына төренеп яткан Сөмбел  әллә төшендә, әллә  өнендә ишетте: “Йөрмәм инде, балам. Алла ярдәм бирер әле. Йортны ятимләтәсем килми тере көемә. Кем шулай коймак пешереп торыр сез кайтуга? Коймаксыз өй өймени?..”

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy