Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Чегән

Дилә Булгакова
Дилә Булгакова
14 августа 2017
926 карау
Көннең икенче яртысында, көтүче тирә-якны сискәндереп камчысын чажлатып җибәргәндәй, яшен яшьнәде. Тыныч кына утлап йөргән ат көтүе өркеп чабарга тотынды. Кинәт кенә күтәрелгән өермәгә көтү артыннан кузгалган тузан бураны кушылды. Бер мәлгә дөньяны тузан каплагандай булды. Шул арада коеп яңгыр ява башлады. Урамдагы халык, көтелмәгән бу хәлне күреп, тилгәннән курыккан каз бәбкәләредәй, төрлесе-төрле якка сибелде.

Бары халык суды бинасын уратып алган чегән таборы гына, Аллаһы тәгаләдән ярдәм сорагандай, баскан урыннарыннан кузгалмады. Тик ялан тәпи, бөдрә чәч-башларын туздырып арлы-бирле йөргән нәни чегән балалары гына әниләренең итәкләренә килеп сыендылар. Өнсез калган чегәннәрнең чәчләреннән аккан яңгыр суы, таборның эчтән генә сыкравын, күз яшьсез елавын яшерә иде. Табор башлыгы карт Егорның унҗиде яше дә тулмаган оныгының язмышы биредә — суд залында...

Шаһит итеп чакырылган һәм суд карарын тыңларга килгән кешеләр, хөкемдарлар каршында басып торган яшь чегәннең горурлыгына, матурлыгына сокланып карап туя алмадылар. Озын кара керфекләрен сирпеп, ачык тәрәзә аркылы үзенең таборына еш-еш караш ташлаган яшь чегән гаҗәеп чибәр иде шул. Өстендәге кызыл чиядәй күлмәгенең өске төймәләре дә каптырылып бетмәгән, йонлач күкрәгенә эленгән көмеш чылбырдагы тәресе егетнең йөрәк тибешенә кушылып, тирбәнеп ала. Елмайганда бит алмасында уелып калган тирән чокыры да, уң колагына эленгән зур алтын алкасы да, бары чегән халкына гына хас булган матурлыкны күкләргә чөеп, җырлап чайкала иде...

Хөкем карарын укыганда да егетнең йөзе үзгәрмәде, тәкәббер, горур йөз иде бу. Хәер, аның өчен барыбер иде бугай. Суд хөкеме катгый иде: «Колхоз атын урлаганы өчен 89 нчы статья буенча өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә». Аны балалар колониясенә җибәрергә булдылар.

Мыеклы ике яшь милиционер үсмер чегәнне суд залыннан алып чыкканда, тынсыз калып ни булырын урамда көтеп торган табор гөж килә башлады. Хөкем ителгән чегән бусагадан атлап чыгу белән арбада утыручы озын бөдрә чәчле, зур коңгырт күзле яшь кызга елмайды. Шул чакны аның колагындагы алкасыннан сирпелгән нур кызның йөзендәге балкышка кушылгандай булды. Бу нурларга тагын нур өстәп, яшьләрнең очрашу бәхетен тагын да тулыландырырга теләгәндәй, балкып кояш елмайды. Тик... Ике яшь йөрәк бер бөтен булып типсә дә, дөнья кояшлы булса да, җанга караңгылык иңде... Егетне ике милиционер җитәкләп, ябык машинага кертеп утырттылар. Табор үрсәләнеп шауларга тотынды.

Бу хәлләр чегән егетенең төше түгел, өне иде. Аны бер атна дигәндә балалар колониясенә китереп, барак рәвешендәге бинага, сигез кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Барактагы малайлар чегәнгә кырыс, ямьсез булып күренделәр, әмма икенче көнне үк ул алар белән уртак тел тапты. Монда шулай гадәткә кергән: йокларга ятуга малайлар башларыннан үткән хәлләрне кабат исләренә төшерәләр. Берәүләр бераз арттырыбрак җибәрә, борчакны мул сибә, икенчеләре, авыр сулап, моңсу гына бер-ике сүз әйтеп куя.

Чегән дә, бераз тынычлана төшкәч, үзен биредәгеләрне күптәнге танышларыдай хис итеп, табор турында, яраткан аты, Буян турында сөйләп алды. «Беләсегез килсә, минем атым сөйләшә иде. Әйе, нәрсә әйтергә теләгәнен аның күзләренә карап белеп була иде». Авызын ачып тыңлап утырган тоткыннарның берсе бераз тын утырганнан соң: «Димәк, син — ат карагы!» — диде дә, тирә-ягына тиз генә күз йөртеп алганнан соң куллары белән авызын каплап нигәдер карашын түбән төшерде. Араларында иң усалы: «Ул ат карагы булса, син — матай карагы, йолкыш!» — дип тегенең кабыргасына нык итеп төртте. Барысы да рәхәтләнеп шаркылдаштылар.

Иркен далада кичке учак төтене исенә ләззәтләнеп, саф һавада үскән чегәнгә барына да — баракның сасы, тынчу һавасына да, ни бирсәләр — шуны гына ашауга да күнегергә туры килде. Әнә, уртадагы караватта бик кәттә кыяфәттә утырган какча буйлы, сипкелле сары малайның көлгәндә авызындагы ике алтын теше ялтырап-ялтырап китә. Уң кулының бармаклары тәмәке тартудан саргаеп беткән бу малайга «Яшен» дип дәшүләренә чегән башта ук игътибар итте. Чегәнгә бу кушамат нигәдер ошамады. Төн җитеп барысы да тирән йокыга талгач, ул акрын гына урыныннан торды да сары чәчленең караваты янына килде. Колагына килеп: «Нигә сине «Яшен» дип атыйлар, мин сине «Рыжий» дияр идем»,— дип пышылдады. Сипкелле, чыннан да, яшен тизлегедәй койкасыннан ыргып килеп торды да тезләнгән чегәннең җилкәсенә менеп тә утырды. Чегән дә каушап калмады, «ә» дигәнче җилкәсендәге «Рыжийны» идәнгә каплап салды да көчле куллары белән аның күкрәгенә басты: «Син — яшен булсаң, мин — ут! Ат карагы! — диде. — Ә атны менә шулай йөгәнлиләр». Аста калган «Рыжий»ның кузгалырлык та чамасы калмады. Тавышка башка малайлар да уяна башлады. Берсе торып ут кабызды. Идәндәге хәлне күреп: «Их, син, падла!» — дип чегән өстенә килә башладылар. Шул вакытта «Яшен»: «Кагылмагыз, урыннарыгызга ятыгыз!» — дип кычкырып җибәрде. Бөркет үзенең табышын көчле тырнакларыннан ычкындыргандай, чегәннең көчле куллары «Рыжий»ны җибәрде. «Яшен» берни булмагандай койкасына барып ятты.

Менә шул көннән соң алар дуслашып киттеләр. Чегән башкалар белән дә аралашты. Мондагы язылмаган кануннарны өйрәнде, колониянең эчке тормышы белән танышты. Чегәнне «Яшен» төрлечә сынап карады.

Шулай бер көнне «Яшен» чегәнгә аның таборы белән бәйләнешкә керергә вәгъдә бирде. Төрмәдәгеләр белән бәйләнешкә керү юлларына чегән дә өйрәнде. Беркөнне чегән өчен көтелмәгән хәл булды. Көндезге ашны ашарга дип өстәл тирәсенә утырганнар гына иде, «Яшен» сүз башлады: «Хәзер син безнең чанага утырдың. Значит, безнең җырны җырларга тиешсең дә! Күрәсеңме, менә шушы икешәр кадакны! Без аларны икмәк эченә тыгабыз да шуны син йотасың. Шуннан син больницага эләгәсең, понятно? Больницада «Тигренок» белән очрашып менә шушы төргәкне аңа тапшырасың. Шуны эшләмәсәң — хана сиңа!» Чегән аптырап калды. Әле өстәлдәге ипи телемнәренә, әле үзен уратып алган үсмерләргә карады. Тегеләр эндәшмәде. Сүзсез генә күлмәкләрен күтәрделәр. Йә, хода! Өчесенең дә корсагында зур яра эзе. Димәк, алар шулай бәйләнештә булган! Ә калганнары каршылык күрсәткәннәрме? «Яшен» чегәннең сораулы карашын аңлады: «Алар безнеңчә юньләп сөйләшә белми. Шуңа күрә соңрак җибәрәбез, хәзергә чыныктырасы бар әле үзләрен», — диде. Үзе чегәннең тәкәббер карашыннан берни аңлый алмагач, кесәсеннән 50 тиенлек көмеш акча чыгарып, жирәбә салды...

Чегән озак уйлап тормады, әйткән сүз — аткан ук, диде дә өстәлдәге икмәккә уралган кадакларны бер-бер артлы йотып җибәрде. «Молодец», безнең егет икәнсең! Хәзер инде больницага китәчәксең»,— диде. Чегән башын гына кагып җавап бирде дә урынына барып ятты.

Аңа операцияне 45 минут ясадылар. Бер сәгатьтән соң ул наркоздан айныды. Эченә әйтерсең, ат типкән, сулкылдап-сулкылдап сызлый. Башта егет берни аңламыйча уң кулы белән битен сыпырып, башын тотты. Аннары маңгаендагы дымлы тастымалны иреннәренә тидереп, күзен ачып карады. Колагына кулы тиеп китте һәм алкасы юклыгын аңлагач, эчке бер ярсу белән күтәрелергә талпынды. Эченең авыртуына түзә алмыйча, ыңгырашып урынына кире ятты. Шул чакта карават кырыена тезләнгән, алгы ике теше чыгып торган, такыр башлы, зур колаклы берәүне күрде. Чегән аның йөзенә «лач» итеп бер төкерде дә, күзләрен йомды. Тегесе берни булмагандай, чегәннең маңгаендагы юеш тастымалны алып, битен сөртте дә: «Молодец! Үз сүзеңдә тора беләсең, мин сиңа үпкәләмим. Мә алкаңны»,— диде. Нәкъ шул вакытта палатага врач килеп керде. Чегән янындагы килбәтсез егет шым гына үз палатасына чыгып китте.

Чегән төне буе томан эчендә йөзде, тәненең авыртканын да тоймады. Дүрт сәгать саен аңа укол кадап тордылар. Өченче көнне көч-хәл белән аягына басып азапланганда теге иләмсез таныш йөзне тагын шәйләп алды ул. Шәйләсә дә, күрмәмешкә салышты. Ләкин төшке аштан соң сары «Тигренок» тагын пәйда булды. Чегәнне күз карашы белән тишәрдәй итеп карады һәм йөзен коточкыч итеп үзгәртте. Бу аның: «Тиз бул, миңа тиешле нәрсәне бир!» — диюен аңлата иде. Авыртуга түзә алмыйча тешләрен кысып утырган чегән күзе белән аяк киеменә ишарәләде. Чыннан да, аның аяк киеме эчендә «Тигренок»ка тәгаенләнгән кечкенә төргәк бар иде. Чегән үз өстеннән тау кадәр йөк төшкәндәй, тирән итеп тын алды да, тынычланып йоклап китте.


 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy