Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Изгелек орлыгы

Изгелек орлыгы

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
10 августа 2017
1671 карау

         Район үзәгенә йомыш белән барган Саҗидә  олы юл чатында  Уфа автобусыннан төшеп калды да,   авылына  җәяү генә  юлын дәвам итте.  Биш чакрымлык шушы араны күбесенчә  җәяүләп үтәргә туры килә. Еллар буена йөри торгач,  инде өйрәнелгән дә кебек. Шулай да, иңе аркылы бәйләп,  ике сумка асып кайтуы җиңел түгел.  Дөнья булгач,  барысы да кирәк. Авыл кибете товар ягыннан бай түгел.  Менә шулай  кирәк-ярак чыкса, район үзәгенә барып әйләнергә туры килә.  Саҗидә,  алпан-тилпән атлап, бераз барды да, юл читендәге  үләнгә утырды.  Ике сумка тулы тимер-томыр авыр,  иңне кисә.  Җәйге кояш та,  хәтсез күтәрелеп, һаваны кыздыра.  Сулыш алулары авыр.  Саҗидә, берәр атлы кеше  күренмиме, дип  өмет белән артына борылып карады.  Хәерчегә  җил каршы дигәндәй, артта беркем дә күренмәде. Хатын бераз тын алды да,  авыр сумкаларын иңенә асып, тагын кузгалды.  Берникадәр вакыттан Саҗидә,  арттан килгән машина тавышын ишетеп, борылып карады.  Кояшта ялтырап торган затлы машинага кул күтәрергә хатын кыенсынды.  Кул күтәрсә дә, җилдереп килгән  елкылдык машинаның бай хуҗасы утыртмас сыман тоелды.  Саҗидә хәтта артыннан куып килгән машинаның маркасын да белә кебек.  Авылда андый  затлы машиналар сирәк күренсә дә,  телевизор дигәннәре еш күрсәтә мондый  матур джипларны.   Хатын белә, байның  да  бае гына утырып йөри аларга.  Саҗидә, тузан туздырып килгән машина арттан килеп бәрдермәсен өчен,  юл читеннән атлады.  Хатынны гаҗәпләндереп,  машина  Саҗидә янында шып туктады.   Ачык тәрәзә аша кара күзлек кигән егет  Саҗидәгә бер тын төбәлеп торды да: “Саҗидә апа, саумысыз. Әйдә утырыгыз”,  − дип,  ишекне ачты. Җәһәт кенә чыгып,   егетне таный алмый азапланган хатынның иңнәреннән авыр сумкаларын алды да тиз генә багажникка салды.  Саҗидә  йомшак утыргычка  кереп утыргач, җай гына кузгалып киттеләр.  Хатын  үзен аптыраткан сорауны егеткә бирде: “Улым, танымыйм бит әле мин сине. Кем буласың соң?”.  Кыска кара чәчле,  көчле, матур гәүдәсенә килешле кием кигән  ят егет юлдан күзен аермыйча гына кара күзлеген салды да, Саҗидәгә карап елмайды: “Ә болай таныйсыңмы, Саҗидә апа?”. Хатын, нинди генә сабыр холыклы булмасын, гаҗәпләнүеннән чак кычкырып җибәрмәде: “Рәфил балакаем, синме? Кит лә, булмас!”. Егеткә дә юлчы хатынны аптырата алуы мәзәк күренде, ахры, үзалдына көлеп куйды.  Шулай да, бераздан карашы җитдиләнде.  Хәтта  кап-кара күзләрендә  чак кына сизелерлек моң да чагылды кебек. “Әнинең елы җитә. Сәдака бирергә кирәк”, −  егет  авыр гына көрсенеп куйды. Саҗидә, Рәфилнең әнисен искә алып, өнсез калды.  Исән чагында мәңге айный алмаган, баласының бар икәнлеген белмәгән, эчкечелеге аркасында авыл халкының үзәгенә үткән   Гафия өчен дә “әни” дип өзелеп торучы бар икән... Менә бит  дөнья... Тиз генә аңлармын димә аны... Саҗидәне ачлы-туклы үскән кыргый  малайның төс-кыяфәт ягыннан гына  түгел, ә үз-үзен тотышы ягыннан  танымаслык үзгәрүе гаҗәпләндерде. Бу итәгатьле егеттә,   әти-әнисен иртә югалтып, дөнья җәберен җитәрлек татыган малайдан бернәрсә дә калмаган иде.   Рәфил, авыр тынлыкны бүлеп,  сүзне икенчегә боруны кирәк санады: “Саҗидә апа,  нәрсә төядең  сумкаларыңа?  Әллә кирпич төягәнсең инде, бигрәк авыр?”.  Саҗидә дә, сүзнең башка юнәлеш алуына сөенеп, елмаеп җавап бирде: “Казак төядем, балам. Ишек тоткасы, фәлән-фәсмәтән. Былтыр салган мунчаның алдын эшләтәсе бар быел”.   Рәфил, аңлашылды, дигәндәй, баш кына селкеп куйды. Шулай сөйләшеп кайта торгач, авыл очына да килеп җиттеләр.  Рәфил Саҗидәне өенә хәтле китереп куйды да ун елдан артык бикле торган туган йортына юнәлде. Хатын, рәхмәтләр укып,  аны чәй эчәргә  керергә кыстап калды. 
       Саҗидә, юлдан кайтып, тиз генә чәй эчеп алды да, суыткычтан ит алып, аш  пешерергә куйды.  Йозак эленгән йортына кайтып кергән Рәфилне аш  пешереп  каршы алучы юк.  Аш өлгергәч тә илтеп  ашатыр, аллабирса...  Җитез бармаклары токмачка камыр баса,  ә  күңеле әллә кайда... 
       Әйе, Саҗидә әлегә хәтле бик ачык хәтерли әле Гафияне. Телгә чая, эшкә уңган хатын.  Фермада алдынгы сыер савучы.  Ире Мөдәрис  менә дигән механизатор. Бердәнбер уллары Рәфил үсеп килә.  Гафия  күңеленә сыя алмаган бәхеттән  җырлап эшкә бара, җырлап эштән кайта.  Тик шушы бәхетле көннәрендә артыннан  бәла сагалап йөргәнен кем белсен соң?!   Яратып, сөеп-сөелеп кавышкан тормыш пары Мөдәрис,  юл һәлакәтенә очрап, вафат  булгач,  Гафия кайгысыннан айный алмады, эчәргә салышты.  Башта әз-мәз капкалаган хатынны хәмер сазлыгы тора-бара ныграк суыра барды. Туганнары, авылдашлары үгетләп тә, тиргәп тә карадылар. Тик Гафия аларны ишетмәде.  Ачлы-туклы йөргән улы Рәфилне, кызганып, кеше ашатты,  туйдырды.  Гафиянең  эчүенә түзә алмыйча,  фермадан эштән чыгардылар.  Хатын  өйдәге әйберен сатып эчә  башлады.  Күрше-күләннең кош-корты, мал-туары  югала башлады. Халык моны тылык исерек Гафиядән күрде. 
     Бер кич Саҗидәнең дә һәрчак вакытында кайта торган олы сарыгы көтүдән кайтмады.  Башка мал-туарын  тәрбияләп, урынына япкач, хатын,   сарыгын эзләп, әрәмәлеккә юнәлде.  Кулына ипи кисәге тоткан  Саҗидә, “бәч-бәч”ләп, сарыгын чакыра-чакыра йөри торгач,  аның танавына  агачлар арасыннан  төтен исе килеп бәрелде.  Саҗидә  ботакларны күтәреп караса,  Гафиянең  үсмер малае  Рәфил учак янында утыра.  Якында гына сарык тиресе ята.  Куаклар арасыннан чыгып килүче Саҗидәне күрү белән, Рәфил, кулындагы ит кисәген ташлап, әрәмәлеккә кереп йөгерде.   Ачуыннан, көчсезлегеннән  ни кылырга белмәгән Саҗидә  каракның артыннан  елый-елый кычкырып калды: “Бугазыңа тыгылсын хәрам азык!”.  Тормыш арбасын ялгызы гына тарткан  Саҗидәгә дә яшәү җиңел түгел иде.  Чирле анасын карап, вакытында  тормышка чыга алмады.  Бер яклаучың, бер терәгең булмаса кыерсытырга, җәберләргә генә   торалар.  Менә бу Гафия малаен гына ал! Ундүрт яше тулып кына бара, инде кеше малына үрелә, ояты качкан нәрсә!  Анасыннан этлеккә генә өйрәнеп үскән баладан ни  көтәсе!  Кулына сарык тиресе тоткан  Саҗидә кайтышлый, Гафиягә керде. Тик как идәндә  сузылып яткан тылык исерек хатын  аны ишетерлек хәлдә түгел иде.  Саҗидә иртәгә иртән милиция чакыртырга карар кылды. Кемдер якларга тиеш бит аны Гафия малае кебекләрдән! Тик үз-үзенә күпме дәгъвалар китерсә дә, иртән аяклары аны тыңламады.  Рәфилнең ачлыктан кеше малына үрелгәнен Саҗидә яхшы аңлый иде.  Бер сарыгы өчен  кешене төрмә хәтле төрмәгә  утыртырга булдыра алмады Саҗидә. Йөрәге сулкылдап еласа да, намусы кушмады.  Ул вакытта Саҗидә, бу бәхетсез балага карата изгелек кылам,  дип тә уйламады.  Бары тик кызганды ул ач малайны, шул гына.  Тик барыбер,  аңлапмы-аңламыйчамы  чәчкән изгелегеңнең орлыгы бервакыт гүзәл гөл булып шытып чыга икән шул... 
       Ә Гафия бераздан, начар сыйфатлы аракы эчеп,  агуланып үлде.  Рәфилне балалар йортына билгеләсәләр дә, ул аннан качып кайтты.  Мәктәпкә йөрсә йөрде, йөрмәсә юк.  Сигезенче классны бетергәч тә  Рәфил читкә чыгып китте һәм авылда ун елдан артык күренмәде. Егетнең кайдадыр себердә яшәвен авыл халкы ишетеп  белсә дә,  аның турында артык кызыксынучы булмады.  
       Саҗидәнең  йөгерек бармаклары ашка токмач кисә, ә үзе  Рәфил турындагы уйларыннан һаман да арына алмый.     Бик иртә атасыз-анасыз калган малайның,  бер ярдәмчесез, бер терәксез килеш  юлдан язмыйча, тормыш сазлыгын ерып чыга алуы хатынның зиһенен һаман  гаҗизләндерде.  Киресенчә,  бу бит авылдан чыгып киткән  сыек буынлы,  кыек юлга баса башлаган  малай түгел, ә  аягында нык  торган,  төрлесен татыган, чыныккан, хөрмәткә лаеклы   ир-егет. Авыр язмышлы әнисен искә алып, иманлы ният белән кайтып килүе генә ни тора!   Уйларыннан арына алмаган Саҗидә,   ишек алдында сарык бәэлдәвен ишетеп, уянып киткәндәй булды.  Сыерыннан башка, сарык малы юк. Кешенеке кердеме икән?  Үзалдына аптырап, ишек алдына чыккан Саҗидә гаҗәпләнеп  басып калды. Капкадан   түгәрәк мөгезеннән зур тәкә җитәкләгән Рәфил кереп килә иде.  Егет тәкәне,  арт санына суккалап,  лапас  астына куып кертте дә, ни әйтергә белми торган Саҗидә апасы янына килеп басты. “Саҗидә апа, хәтерлисеңме,  мин синең сарыгыңны урлап суйган идем. Син кичер инде мин ахмакны. Ә бу тәкә урланган мал түгел. Шул сарык өчен кабул итеп ал инде, зинһар?”.  Саҗидәгә шул җитә калды.  Күрсәтмәскә тырышып кына яулык очы белән  күзләрен сөрткән хатынны Рәфил  иңнәреннән кочып ук алды: “ Эх, Саҗидә апа! Шул вакытта син  мине утырткан булсаң, минем белән ни булыр иде, белмим.  Юкка чыгар идем, бәлки.  Ә син мине кызгандың... Рәхмәт сиңа, Саҗидә апа!”. Саҗидә яшьләрен яшерүне кирәк тә санамады.  Тик бу тамчылар күбрәк сөенеч яшьләре иде...
        Ун көнгә  кайткан Рәфил үзенең буш өенә кереп кенә чыкты һәм  Саҗидә апасында яшәде.  Саҗидә ярдәме белән Рәфил, карт-корыны җыеп, әтисе-әнисе рухына корьән укытты. Әти-әнисенең каберләрен рәтләп, бераз бушангач, Рәфил,  өр-яңа такта китертеп, Саҗидәнең төзелеп бетмәгән мунча алдын  юнәтеп бирде.  Китәр вакыты җиткәч,  Рәфил,  елый-елый озатып калган дога-фатихалы  Саҗидә апасына икенче елга гайләсе белән кайтырга вәгъдә биреп,   ерак юлга кузгалды.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy