Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Югалган йолдыз

Югалган йолдыз

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
02 августа 2017
1950 карау
      Зөлфәт,  керле эчке киемле, чәче-башы тузган, ярым-ялангач хатынының,  алпан-тилпән басып, өстәлдәге аракыны  шешә богазыннан  голт-голт эчкәнен томанлы күзләре белән бераз карап торды да: “Миңа да калдыр!”– дип кычкырды. Шәраб ачысыннан йөзен дә чытмаган Гөлниса, бер кулы белән шешәдәге аракыны соңгы тамчысына хәтле күтәреп эчте, икенчесенең   биш бармагын  тиешенчә йомарлап, ире тарафына күрсәтте. Ухылдый-ухылдый өстенә килеп ауган хатынын ир,   иске, кыйшайган  диванның дивар ягына төртеп төшерде дә, торып,  чоланга  чыкты. Тышта инде караңгы төшеп бара иде. Зөлфәт, ут кабызмыйча гына, идәндә тезелеп утырган буш шешәләрне аягы белән тибеп   тәгәрәтә-тәгәрәтә,   кулларын  тузанлы пәрәвез ятмәсеннән арындыра-арындыра, көзгесе ватылган иске шифоньер астыннан  яшереп куйган шешәсен тартып чыгарды. Инде алар хатыны белән, бер-берсенә күрсәтеп тә, яшереп тә эчәләр иде.   Шешәдән бераз йоткач, күкрәген көйдергән ялкын  әзрәк басылган,  ярылырдай булып чатнаган   башы әзрәк тынган кебек булды. Зөлфәт  ике кулы белән шифоньерга терәлде дә, карашын көзгегә күтәрде. Ватык көзгедәге караңгы бушлыктан аңа йөзен мыек-сакал баскан,  күксел күз төпләре шешенгән,  авыр карашлы, сулыккан-ябыккан ир карап тора иде.  Зөлфәтнең  кеше куркытырлык бу шәүләгә   озак карыйсы килмәде. Ул бар көче белән шкаф ишеген шап итеп бәреп япкач,  калган көзге кисәге дә,  челпәрәмә килеп, идәнгә коелды. Ир, тезенә килеп казалган пыяла кисәген  алып ыргытты та, ярасын учлары белән кысып,  шунда торган сандык өстенә ауды. Әллә җәрәхәте сулкылдап авыртканнан, әллә башы сызлаганнан, Зөлфәтне йокы алмады. Ярты гәүдәсе сандыктан  асылынып төшеп, урыны җайсыз булса да,  ирнең  өйгә, исерек хатыны янына керәсе килмәде. 

     Чолан бүлмәсенең бәләкәй генә тузанлы тәрәзәсен ай нурлары капшап үтте. “Ни бар монда карап торырлык?” – дигәндәй, түгәрәк ай бите Зөлфәткә бераз  төбәлеп торды да, читкә борылды. Тәрәзә пыяласына утырган калын тузан аша  күктә  якты йолдыз күренде.  Чулпан йолдыз түгелме икән?..  Зөлфәт, күзләрен алмыйча,  бер тын йолдызга карап ятты.   Йолдызларны күрү  белән, Зөлфәтнең хәтерендә, үзе дә теләмәстән,   якты нурын балкытып, Чулпан кабына. “Чулпан, син гел дә шулай, минем томанлы-тузанлы тормышым аша,  йолдыздай,  миңа юл табасың...”. Күзләреннән әллә аракы акты, әллә  кайнар күз яшьләре, Зөлфәт аларны сизмәде дә.  Күңелендә  татлы да, газаплы  да  истәлекләр тагын уянды.   Үкенүме, сагынумы, ачынумы катыш тойгы күкрәген телгәләде. “Бар иде бит синең белән шулай йолдызларга текәлеп утырган чаклар...”

     Күршеләренә кунакка килеп йөргән  Чулпанны  Зөфәр бәләкәй чактан ук белә иде. Үз балалары булмаган  Сәви белән Бану Чулпанны, дүрт туганы арасыннан аеруча яратып үз иткәнлектән, кыз күп кенә җәйләрне    Бану апасында үткәрде. Авыл балалары белән,  җыелышып, елга буенда каз сакладылар. Инә каздан аз гына биегрәк Чулпаннан Зөлфәт: “Синең үзеңне каргалардан сакларга кирәк”, – дип көлде. Шулай да малайга бу ягымлы кыз янында  “ыстарший” булып, яклап  йөрүе рәхәт иде. Ул Чулпанның  буа теге ягына  йөзеп чыгып киткән  бәбкәләрен куып китереште. Үскәнче танавын канга туздырганчы сугышса сугышты, башка сугыш чукмарларыннан кызга кул тидермәде.  Яшьләре ике ярымлык кына аермалы  кыз белән малай, шулай бергә диярлек үстеләр. Үсә төшкәч, кызны югалтканда,  Зөлфәт,  матаена атланып, Чулпан яшәгән Колай авылына барып йөрде. Яр буена утырып, йолдызларны санадылар... Хыялландылар...  Шунда Зөлфәт беренче тапкыр кызны күкрәгенә кысып кочты. “Чулпан йолдызым! Мин сине беркемгә дә бирмим!” –дигән вәгъдәсен  сүзендә тотты, башка егетләрне кыз янына якын җибәрмәде.     Шәфкать туташына укып чыккан кыз белән хәрби хезмәттән кайткан   егет, ата-аналарының фатихасын алып,   киләчәккә якты өметләр баглый-баглый,  кавышып та куйдылар.

      Чулпан суын эчеп үскән чишмәле, каз бәбкәләре саклаган елгалы авылга килен булып кайтты. Бианасына да ярарга тырышты,  күршедә олыгаеп барган Бану апасын да онытмады.  Бер чишмәдән ике йортка су ташыды, бер юганда үз гайләсенең дә, туган апасының да керен юды.  Тракторда эшләп, тузанга батып, арып кайткан ирен көн саен диярлек мунча ягып каршылады. Бер-бер артлы туган кызлары Гүзәл белән уллары   Илһамны үстерде.  Авылның картайган фельдшеры урынына эшкә урнашты. 

    Бар яктан да килгән хатынын Зөлфәт ярата иде. Шулай да, аның бар кеше өчен дә алчаклыгын гына сөеп бетермәде.   Әллә үзен бәхетле тоеп,  күңелендә   гел дә  кояш йөрткәнлектән, әллә холык-кылыгы шулай ягымлы булганлыктан, Чулпан һәрчак кешегә ачык йөз күрсәтә.  Олыны олы итеп, хәл-әхвал сорашып үтә. Чит-ят бала, вак-төяк  дип тормый, урамда бала-чагасына хәтле сөеп  китә.  Өенә кеше кергәндә кыстап-кыстап чәй эчермичә чыгармый.  Зөлфәт  кешегә караңгы чырай күрсәтмәскә тырышса да, хатыны кебек үк ачык йөзле булуны кирәкле санамый. Бу дөньяда алдыңда елмаеп, артыңда ыржаеп торганнар да күп. Шулардан сак булырга кирәк...

      Беркөнне  район  хастаханәсенә  күренергә киткән Чулпанны авылның югары очында яшәгән Илүс өйләренә хәтле китереп куйды.  Капка төбендә тәмәке тартып утырган Зөлфәт, хатынының, елмая-елмая рәхмәтләр әйтеп,  машинадан чыкканын күргәч, ир,  Илүснең  сәламен дә алмыйча, ишек алдына кереп китте.  Хатынының шулай, бөтен авыл халкы алдында чит ир янына утырып, елмаеп кайтып керүе ачуын китерде.  Ярый инде, ачык йөзенә дә түзсен ди. Берәр бала-чага  кинәт авыр чирләгәндә, кара төн караңгысын ертып, букчасын күтәреп, төн уртасында чыгып та китсен ди. Ә менә болай, көпә-көндез, чит машинага утырып, елмаеп-көлеп йөрсен әле! Шул көннән башлап Зөлфәт Илүсне күралмас булды.  Бу әлегәчә өйләнмәгән  исәр буйдак юкка  гына чуалмый аның хатыны янында...  
       Хатынының район үзәгеннән алып кайткан бүләге дә,  татлы күчтәнәчләре дә, ачык йөзе дә сөендермәде Зөлфәтне. “Күз буярга тырыша...”, –  дип уйланды ул,  кызына яңа күлмәк үлчәп яткан  Чулпанга каш астыннан гына карап.  Торганнан-тора аның шикләре  арта гына барды: “Кара,  Илүснең үләргә яткан  инәсенә укыл казарга дип барган була. Юуук, укыл өчен йөрми бу...”. Үзен эчтән ашаган, йөрәген кимергән  бу авыр уйларга чыдый алмыйча, Зөлфәт, кибеткә кереп аракы алды да, сәндерәгә менеп ятты. Аның, барып,  Илүсне үтергәнче тукмыйсы килде...

     Чулпан, кичке эшләрне бетереп, ире   янына сәндерәгә менгәндә  Зөлфәт  йоклап киткән иде. Ул хатынының: “Әйдә, өйгә кереп ят, монда өшерсең” – дип,  иңнәрен җиңелчә төрткәләвеннән уянды.  Айнып җитмәгән ир, күзләрен ачып, янында утырган хатынына карады. Чулпанның елмаерга әзер  торган иреннәре үпкәләгән кебек бөрешкәннәр. Ә күзләрендә үзе генә белгән сер бар иде. “Зөлфәт, тагын эчкәнсең. Бу арада  бик еш түгелме соң?” – хатынының тавышында җиңелчә шелтә  ишетелде. Зөлфәт дәшмәде, тик: “Миңа елмаймыйсың да. Ә Илүскә утыз ике тешеңне аерып  ырҗаясың...”, – дип уйлап куйды. Иренә төбәлеп карап  утырган хатынның бөрешкән иреннәре язылды, күзләренә бәхет нуры кунды. “Зөлфәт, беләсеңме, бүген мин табибка күрендем. Безнең тагын бер бәләкәчебез булачак!”. Беренче тапкыр бу сөенечле хәбәр никтер Зөлфәтне сөендермәде.  Үз эченә  сиздермичә шуып кергән  шома  көнчел елан тагын үзен сиздерде: “Ә Илүснеке түгелме икән туасы балаң?” – уйланды Зөлфәт үзалдына.  Иренең йөзендә  бу бәхетле хәбәрдән шатлыкның эзе дә кабынмаганын күргәч, Чулпанның күзләрендәге яктылык сүрелгәннән сүрелә барды. Ул ирен күпме үгетләсә дә, Зөлфәт  ул төнне  сәндерәдә кунды. Кичә эчә башлаган шешәсе иртәнгә буш иде.

      Чулпанның карынындагы тере күзәнәк үсә барган саен, Зөлфәтнең йөрәгендәге ярасы да үсә барды. Бу баланың үзекене түгел икәнлегенә  ул үзен ышандыра алды.  Беркөн, исереп кайтып, алдыр балаңны! дип,  тавыш чыгарды.  Тик Чулпан аны тыңларга уйламады да.  Иренең кинәт үзгәреп китүенең, үзенә, балаларга карата суына башлавының сәбәбен аңламаган  Чулпан гаҗизләнүнең чигенә җитте. Иренең кыланышларын аракыдан күреп, әйдә, эчүдән  дәвалан, дип әйткәләп карады.  Тик Зөлфәт аны ишетмәде.
    Ир белән хатынның аралары көннән-көн суына барганны күреп, әнисе дә Зөлфәтне үгетләп карады. Мондый хатынның кадерен белмисең, янәсе... Тик күзләрен көнчеллек томаны каплаган Зөлфәт дөреслекне күрерлек хәлдә түгел иде. Ул, эчеп кайтып, тагын тавыш чыгарды. “Сөйрәлчек, зиначы...”. Хатынына әйтмәгән пычрак сүзе калмады.   Таудай корсаклы Чулпанның, ике баласын ике ягына  кысып, акланмыйча басып торуы аның ачуын  тагын да ныграк кабартты. “Хет аклансын иде... Җиңелрәк булыр иде...”.  Тавыш-ызгыш кабатлана башлагач, Чулпан,  төн уртасында балаларын җитәкләп, Бану апасына кереп кунгалады.   

      Ә бер көнне бу ызгышлы тормышка нокта куйган хәл булды. Моңа хәтле кулын тыеп килгән Зөлфәт йөкле хатынына кул күтәрде.  Хатынының чит-ят ир баласын үз эчендә күтәреп йөртүенә ул   моннан ары түзә алмый иде.  Дөресме-түгелме, ул үзен хаклы санады. Бер гаепсезгә үзен нахакка рәнҗеткән иренә хатын: “Алладан курык!” – дип каршы әйтешә башлагач,  үз-үзен белештермәгән Зөлфәт ... кизәнеп хатынының эченә типте... Сынсыз калып бөгелеп төшкән хатынын дә, аның өстенә куркышып килеп ябырылган балаларын да  күрмәде. Үз акылсызлыгы аркасында  үзе тудырган газаплы тормышның ишеген киереп ачып, баш суккан якка чыгып китте.
    Чыгып китүен китте, тик хатынын, балаларын гына оныта алмады. Ничә  хатын-кызга йортка кереп яшәп караса да, тормышы барып чыкмады. Кем белән яшәсә дә,  күзгә күренмәгән Чулпан,  табып кара миндәйне, дигән кебек, өнсез генә араларына керде.   “Йортка кергән – утка кергән”  әйтеменең мәгънәсен үз тормышы аша үткәрде Зөлфәт. Дуамал холкы хатынга буйсынып, аның сүзен генә сүз итеп  яшәргә карышты. Икенче хатында Зөлфәт, сыерны бозавы белән алам, дип йөрсә дә, кеше баласын үз итә алмады. Өченче хатынга Зөлфәт алып кайткан акча аз күренде. Дүртенче хатын йөрүчән булып чыкты. Зөлфәтнең ачыктан-ачык башыннан көлде. Бишенче хатыны Гөлниса, башта ире белән бәйрәмнәрдә генә кабыштырса да, шайтан сидегенә ничек кереп батканын сизми дә калды.
      ...Чолан тәрәзәсе аша  таң  нурларында эри барган йолдызларга карап яткан Зөлфәт,  кинәт айнып, уянып  киткәндәй булды. Чулпан йолдызым? Син дә минем тормышымнан шушы эреп барган йолдыздай югалырсыңмы?..  Югалма, зинһар,  минем  күгемнән, Чулпан йолдызым!  Сүнмә минем өчен?! Алма миннән нурларыңны...  Бәлки әле  соң түгелдер? Бәлки, син мине көтәсеңдер?..”.  Зөлфәтнең сагыш тулы  күңеленә бу уйлар  җылы  иңдерде. Түбән иелгән иңнәре тураеп,  канатлар кунгандай булды. Күңеленә үрләгән өмет нуры аны әллә кая, алга чакырды. Бу минутта ул өй эчендә исереп йоклап яткан Гөлниса барлыгын да онытты. Юк! Бернигә карамыйча, аңа балалары, гайләсе янына кайтырга кирәк! Кирәк  булса, гафу үтенергә, Чулпанның аяк астында аунарга...

      Иртәнге таң нурлары белән юлга чыгып киткән Зөлфәт туган авылына килеп кергәндә кояш инде Торна тавы үренә күтәрелеп килә иде.  Зөлфәт, үз  йорты    турысында тукталып та тормыйча, Бану апаның өе янына ашыкты. Йорт каршысындагы тирәк төбендә торган  “Җигули”  яныннан үткәндә, ул,  машина эчендә рульне боргалап  утырган җиде-сигез яшьлек малайга күз салды да, аяклары  ирексездән туктады.   Анда,   Зөлфәтнеке  кебек зур зәңгәр күзләрен төбәп, аның кебек сипкелле битле, үзенең  балачагына коеп койгандай охшаш  малай утыра иде. Зөлфәт, яшен суккандай, урыныннан  кузгала алмады. “Илүс малае...  бу бит... димәк, минем малай!”.  Малайның колак төбендәге миңенә хәтле Зөлфәтнеке иде.  Малай үзеннән  күзләрен ала алмыйча сүзсез  таш сындай басып торган  ят абыйга бераз текәлеп торды да, капкадан чыгып килүче Чулпанга һәм ят иргә барып сарылды: “Әти, әни, кем килгән безгә?..”

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy