Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Үрмәкүч

​Үрмәкүч

Дилә Булгакова
Дилә Булгакова
02 августа 2017
2052 карау
Ул бүген дә саташып уянды. Инде ничәмә-ничә төннәр аңа бер үк төш керә. Имеш, гомерендә дә күрмәгән коточкыч зур үрмәкүч җәтмәсенә эләгә дә ычкына алмый бәргәләнепме-бәргәләнә. Шуыша, тартыша, тырнаша Суфия, әмма ычкыныр әмәл табалмый. Хәлдән таеп бетә. Аннары инде үрмәкүче, җәтмәсе-ние белән упкынга оча...

“И, Ходаем! Улыкаем белән күрешергә рөхсәт кәгазе килгәннән бирле фикерләрем чуала, зиһенем тарала... Күз нурымны күрер минутлар тизрәк җитсә иде”, — дип, Суфия яткан урыныннан сикереп торды да, әллә нинди, үзгә бер җитезлек белән ашкынып чәчен тарап үрде.
Дүрт яз, дүрт көз үтте бит, танымаслык булып беткәндер инде, егерме ике яшь тулды ич улына. Йөрәк парәсен тизрәк күреп күкрәгенә кысса, сагыну сусыны басыла төшәр бәлки.
Улы белән очрашу дәгъвалап дүрт ел буе кемнәрнең генә тупсасын атлап үтмәде дә, кемнәргә генә йөз суларын түгеп инәлмәде Суфия. Түрәләр каты бәгырьле икән. Хәлеңә кергән булып тындап торалар да, берни хәл итмичә, юмалап, икенче бер урынга мөрәҗәгать итәргә кушып озаталар. Бер оятсызы әнә: “Акыллырак булып, бу нигъмәтләреңне жәлләмәсәң, нишләп ярдәм итмәскә тиеш без бу чибәр ханымга?” — дип, Суфиянең арт алмаларын сыпырып алырга да өлгерде. Их, Суфия сатыла торган булса, бәлки, аның газизе төрмәгә дә эләкмәгән булыр иде. Тән сатып көн иткәнче, үлгәнең мең тапкыр артык. Ә йөрәк? Йөрәк ни, таштай укмашты да катты.

Өмете өзелеп, бераз тынычлана төшкәч, әнә үзләреннән чакыру кәгазе килде. Улы авырып төрмә сырхауханәсенә дәваланырга кергән икән. Өч көнгә очрашырга рөхсәт биргәннәр.

Юлга чыгасы төнне керфек тә какмады. Алдан әзерләп куйган әйберләрен кат-кат барлады. “Яшәгән бүлмәсе таштан булгач, суыктыр, өшидер инде бергенәм”, — дип, язгы йоннан бәйләнгән ике пар оекбашны да салды сумкасына. Улы — Мөслиме сорап язган ризыкларның барысын да төйнәде. Югары оч Яппар карт малае китергән ысланган дуңгыз итенә генә кагылмады.

Таң туып, сыер-сарыкларын көтүгә озатканнан соң күршесе Фәрхинур карчык йөгереп кереп җитте.

— Суфиякаем, менә Мөслим улыма яңа гына язган май, алма кагы, түтәрәм генә булса да каклаган каз пешердем. Аерып, монысы абыстай күчтәнәче, дип сыйларсың. — Фәрхинур карчык сөйләнә-сөйләнә Суфия сумкасына күчтәнәчләрен тутыра башлады. — Мал-туарыңа, каз-кошларыңа үзем күз-колак булырмын, борчылма, тынычлап йөреп кайт. Хәзер менә өс-башымны гына алыштырам да үзеңне басу капкасына тиклем озата барам.

Уй-хыяллары белән әллә кайчан инде улы янында бөтерелгән ана исенә килеп өстен алыштырды, шомырттай кара чәч толымнарын янә әйбәтләп башына урап куйды да стенага эленгән зур көзге каршына килеп басты. Аннан зифа буйлы, урта яшьләрдәге су сөлегедәй чибәр хатын сагышлы елмаеп аңа карап тора иде. Көзгедәге мәхәббәтле хатынга шаяртып күз кысты да, бүлмә уртасындагы ике сумканы күтәреп күтәрмәгә чыгарып куйды. Ишекнең келәсен элеп, ашыга-ашыга тыкрыкка карап юл тотты. Ул арада эчтән догаларын укый-укый Фәрхинур карчык та бәрәңге бакчасы аша аны куып җитте.

— И, Суфия балам, улыңны күреп, үзе белән күңелең булганчы бер серләшеп исән-сау йөреп кайт инде. Барыбыздан да сәлам әйт үзенә. Язны әйбәт чыктык, мал-туарлар барысы да исән-имин, диген.

Суфияның уйлары белән еракта икәнен аңлагач кына, карчык сөйләнүеннән дә, атлавыннан да туктап, аны сүзсез генә кул болгап озатып калды.

Басу капкасына җитәрәк Суфия сискәнеп туктап калды. Керфек селкетерлек җил булмаса да, иңнәре белән авылны җил-давыллардан саклап торган ялгыз тирәкнең яфраклары лепердәшүен ишетмәү мөмкинме соң?

Шушы юллардан күпме генә үтәргә туры килмәде Суфияга. Һәр очрашкан саен әнә шулай җанланып, яратып, шатланып, яфракларын лепердәтеп каршы ала аны карт тирәк. Сумкаларын юл читенә куйды да ул карт тирәкне барып кочаклады. Ут күршесе Суфияның йөгереп барып карт тирәк иңенә башын салганын күргәч, артына карый-карый кайтып барган Фәрхинур кортка абынып егыла язды...

Моннан егерме өч ел элек тә өрфиядәй нәфис, алсу йөзле, сагышлы кара күзләрен яшькә манчыган яшь кыз бала, чарасыз калып, еллар камчылаган шушы карт тирәк иңенә башкаен салган иде. И-и, түгелепләрме түгелеп елады да инде сабый. Сабый булмый ни, әле унбише дә тулмаган бала иде ич ул. Хәсрәтнең иң олысы төшкән иде шул Суфияның башкаена. Аны үги әтисе, исерек Әнәс абыйсы көчләде. Көчкәйләре җитмәде шул Суфияның, шашынган алыптай исерек иргә каршы торырга хәле җитмәде...

Башкача бер тапкыр да үзенә якын җибәрмәсә дә, авырга калган иде шул Суфия, авырга калган иде. Ничекләр итеп әнисенә дөресен әйтә алсын да, күпкән корсагы белән күршесе — классташы йолдыз күзле Галимҗанга ничек күренсен соң? Ерак районның бер авылында ялгызы яшәүче Ак әбисе янына китте дә барды. Авылга якынлашкан саен курку хисләре аның буыннарын хәлсезләндерде. Арып, йончып нәкъ менә шушы тирәк төбенә килеп утырган иде ул вакытта да Суфия.
Карт тирәк, басу ягыннан искән көзге салкын җилләрдән аны сакларга теләгәндәй, ачулана-ачулана шаулап ала. Чарасыздан ана булырга җыенган яшь кыз баланың хәлен җиңеләйтер өчен әллә ниләр эшләр иде дә бит... булмый шул, Ходай Тәгалә аны тик агач итеп кенә яраткан шул...


Ак әбисе җиңелчә киенгән Суфияның көзге суыктан калтыранып, өшеп килеп керүенә бер дә гаҗәпләнмәде. Сорау биреп, кыз баланың җанына тиясе дә килмәде. Ашатып-эчертте дә, җылы мич буендагы йомшак кроватена ял итәргә яткырды. Беленмәсен дип бәйләнгән корсагын чишеп җибәргәч, и дулады инде карындагы сабые... ике айдан соң Мөслиме туды. Ак әбисе Суфияның үзен дә, улын да тәрбияләде. Әни дә, әти дә булды ул алар өчен. Улы үсте, Суфия үзе дә җитлекте. Суфия үзе дә әбине кадерләп тәрбияләде, бәхиллеген алып соңгы юлга озатты. Сөлектәй яшь хатынга төрлечә кагылырга тырышып карадылар. Ә Суфия өзеп әйтә торды: “Мөслимемне башлы-күзле итмичә, патша үзе килеп ялынса да, чыкмыйм кияүгә!”. Авылда исеме-мазар чыкмагач, халык аны үз итте. Нишлисең бит менә, күрәчәкләрне күрми булмыйдыр шул. Улына унҗиде яшьләр тирәсе булгандыр, әллә нинди мәзәк хат килде. “Суфия! Улың барлыгын белеп яшәдем мин. Әниең вафат булды. Хәбәр итмәдем инде. Малай белән кайт әле, әйдә, баланы ятим итмик, бергә яшик...” — дигән үги әтисе. И, Ходай! Нигә дип син шушы якты дөньяңны әйбәт кешеләреңнән күпсенәсең икән? Хәер, җир үги әти кебек нәҗес бәндәләрне үз куенына алырга бик ашыгып тормыйдыр шул, җирәнәдер. Их, шул хат килмәгән булса, нәкъ унсигезе тулган көнне Мөслим аны табып укымаган булса... Беркемгә бер сүз әйтмичә, конверт тышына язылган адрес буенча барган да, янәсе әнисен мәсхәрәләгән өчен дә, әтисез үскән еллары өчен дә үч алган — кулын әтисенең каны белән юган... Ун елга хөкем иттеләр үзен... Югыйсә, сукыр чебенне рәнҗетергә дә кызгана иде Мөслим. Газиз баласы да менә шулай яшьлегеннән мәхрүм булды!

Теле булмаса да, карт тирәк яфракларын лепердәтә-лепердәтә үзенчә нидер сөйли иде Суфияга. Гәүдәсе белән ул аның кәүсәсе буйлап ниндидер җанөргеч агымга кушылуын тойды. Тирәк аны теге вакыттагыча тынычландырып, хәерле юл теләп озатты...

...Документларын җентекләп тикшергәч кенә Суфияны әллә нинди, шомлы караңгылык хакимлек иткән бер бүлмәгә урнаштырдылар. Бүлмәнең тәрәзәсе бәләкәй икән шул, җитмәсә, тимер рәшәткә белән ныгытып та куйганнар үзен. Ике яктагы ике стена буенда Мамай заманыннан калган ике тимер кровать. Уртада — каешланып катып беткән тумбочка. Әмма Суфияны иң сискәндергәне тузанлы пәрдәдән түшәмгә сузылган пычрак үрмәкүч җәтмәсе эчендәге каракучкыл зур үрмәкүч булды. Нәкъ төшендә күргән үрмәкүч ич бу. Кинәт Суфияның башы әйләнеп китте, гәүдәсе чайкалып куйды. Хәлсезләнеп кроватька барып утырды... Шактый вакыт үткәч кенә аның ризыклар һәм кием-салым тулы ике сумкасын кертеп бирделәр. Тиз исенә килде Суфия. Ашыга-ашыга сумкадагы тәмле ризыкларын тумбочка өстенә бушата башлады. “Менә, газизем, тәмле пәрәмәчләремнән, күпереп пешкән күмәчтән, тавык-каз итеннән, ерак базардан алып кайткан янып пешкән чия компотыннан авыз итәрсең”, — дип шатланып сөйләнә-сөйләнә түземсезләнеп улын көтә башлады, секундлар шулкадәр озак үтә икән. Ниһаять, аяк тавышлары ишеккә якыная башлады! Ишек, газиз улын ачып кертәчәк каткан ишек, ачыл тизрәк! Улын күрүгә, Суфия әллә нинди караңгылыкка очты, улы аның , артыннан кулын сузып йөгерә... Ишек ябылган тавышка гына Суфия аңына килде. Алдында әзмәвердәй ир арсланы — Мөслиме!

— Мөслимем, синме бу, улым!
— Әнкәем, матурым! Матур күзләрең мәхәббәт нурлары сибә! Кара әле, әнкәем, син бит дөньядагы бөтен хатын-кызларның матурлыгын үзеңә җыйгансың да, минем генә әнкәчем булгансың! — дип, какча гына Суфияны көчле кулларына алып, кочагында кысып-кысып әйләндерә башлады Мөслим.
— Чү! Тукта, исәрләнмә, бәбкәм! Нишлисең син? Ник саташасың? — дип куркып киткән Суфия калтыранган, ярсыган улының кулыннан көчкә ычкынды. Таралып төшкән чәчләрен рәтләп, кроватена барып утырды.
— Тынычлан әле, балам, утыр, сөйләшик!
— Их, әнкәем, шушы мизгелләрне күпме көттем мин, күпме хыялландым!
— Якынрак кил әле, табынга. Утыр! Зинданда балам, елларыңны ничек сүттең? Ничек яшәдең? Менә үзең сораган тәмле-тәмле ризыклардан авыз итче!

Егет табын янына килеп утырды. Суфия сумкасыннан батист яулыгын алып башына бәйләде дә улы янына килеп,аның аркасынан сөя-сөя кыстый башлады. Алдындагы тәмле ризыкларның кайсыннан авыз итәргә белми аптырап калган Мөслимнең керпедәй тырпаеп торган чәчләреннән сыйпап, сөя-сөя үбеп куйды ана. Аннары:
— Балам, әллә бер-бер хәл булдымы, нишләп монда килеп кердең, кай җирең авырта соң? — дип пошаланып сорады.
— Аяк тамырларым шеште, эчәкләр дә авырткалый. Ничего, хәзер түзәрлек инде. Монда төрмәдәгедән арурак, конечно. Һи, төрмәсенә дә күнектем хәзер, начар яшәмим мин монда. Безнең үз законнарыбыз, әни, үз дөньябыз. Интегә, җәфалана улым дип юкка хәсрәтләнмә. Адәм баласына тиешле бөтен рәхәтлекләрне күреп яшибез без монда. Акча күрсәләр, сасы күтләрен хәзер туңкайтырга гына торалар кайбер җебегәннәре.
“Чынлап та, ул кадәр үк начар түгелдер инде, әнә бит, алыптай ир булган”, — дип, улына берчә сокланып, берчә шомланып, кызганып карап утырган ана улының күз дә йоммый әйткән соңгы пычрак сүзләрен ишетмәде дә. Ишетсә, бераз шикләнә төшәр иде. Ишетмәде шул.
Мөслим сөйләнә-сөйләнә чынаяктагы чияләрне ашап та куйды.
— Кара әле, әнкәем, мин сөйлим дә, мин сөйлим, үзең соң, үзең ничек кенә яшәп яттың? Дөнья көтүләре авырдыр инде ялгызыңа. Әллә?.. Юк, мин барыбер ишетер идем, әгәр кияүгә чыксаң. Авыл ничек? Өебезнең нигезе гел җиргә сеңгән икән дип төш күрәм. Нигез, чыннан да, искергәндер инде. Ну, ничего! Озакламый кайтам. Минем хәзер кулымнан килмәгән эш юк. Җитмеш төрле һөнәргә өйрәндем инде. Дүрт ел эчендә улың үзгәрде. Кайткач, бөтен нәрсәне өр-яңадан салам. Принцесса кебек яшәтәм әле мин сине, беркемгә бирмим! Мөслимең хәзер җебегән авыл малае түгел, төрмә тоткасы без!
“Бу, чынлап та, мин тапкан, мин баккан баламы соң?”— дип шомланып куйды Суфия. Пәрдәгә оялаган зур пәрәвез дә шәп-шәп селкенә башлады. Буыннары калтырап китте ананың. Хәлсезләнеп кроватька утырды да шактый вакыт дәшми торды.
Табындагы нигъмәтләрдән бүселеп чыгардай туйган Мөслим, кикерә-кикерә кроватька сузылып ятты. Озын юллар үтеп, улы өчен җан атып килгән анасына: “Утыр инде, әни, үзең дә бераз капкалап ал, йончыгансыңдыр”, — дия белмәде. Ачыкса да, сусаса да, улының бәгырь-сезлегенә бераз хәтере калса да — эченә йотты үпкәсен ана. Шундый бәхет башыңа ишелеп килгәндә тамак турында уйлыйсыңмыни?..

Суфия өстәлдәге ризыкларны ак сөлге белән япты да, яткач та дөньясын онытып йоклап киткән улына сокланып-яратып озак карап торды. Утны сүндереп үзенә тәгаенләнгән урынга барып ятты. Болай да шыксыз караңгы бүлмәнең караңгылыгы тагын да куера төшкәндәй булды. Улын күрде. Аллага шөкер, исән-сау. Таза, матур. Уйланып ята-ята ананың күзләрен йокы ялмады.
Ярты төндә ул кыштырдау тавышына сискәнеп уянып китте. Тезләнеп үзенә таба шуышкан дәү кара шәүләне күргәч, улын чакырырга дип ачкан авызын зур кул шунда ук каплап та алды.

— Бу мин, әнкәем! Кычкырма, монда кычкырырга ярамый. Мин бит бу, мин — Мөслимең! Сине яратучы, синең өчен генә яшәүче улың. Синең нурлы йөзеңне күрергә, җылы гәүдәңне кайнар күкрәгемә кысарга күпме хыялландым! Кычкыра гына күрмә...

Улының көчле кайнар кулларыннан ычкына алмый бәргәләнгән Суфия әрнеп:
— Акылыңа кил, балам. Мин бит сине дөньяга китергән анаң? Кызган мине! — дип әйтер көч тапты.
— Беләм, анам, беләм, әнкәем! Мин гомер буе сине генә яратып яшәдем, синең кулларыңның җылысы мине төрмәнең бозлы бүлмәләрендә дә өшетмәде, — дия-дия әнкәсен көчле куллары белән кочагына кысты улы. Аннары шашына-шашына Суфияның кара чәч толымнарын сүтеп, туздырып җибәрде. Йөрәгендә еллар буе җыела килгән, назлы сүзләрен түгеп, тилерә-тилерә төне буе Суфияны назлады, шашына-шашына анасын төрлечә кыландырып, ботарлап ташлардай булып сөйде. Җаны гына түгел, тәне дә таштай каткан ана баш астындагы каты мендәрне җан ачуы белән тешләп ертып бетерде. Пычрак пәрдәдән түшәмгә кадәр ау үргән котсыз үрмәкүч, үзе корган ау-җәтмәсендә шатлана-шатлана бөтерелде.

Дәрте түгелеп, ярсыган, шашкан Мөслимнең күзенә берни күренмәде. Бу якты дөньяның шушы өч көнендә үз әнкәсеннән дә якынрак, татлырак, сөеклерәк кеше юк иде иманын югалткан бу егеткә.

Хурлыклы газап эчендәге өч төн, өч көн мәңге үтмәс кебек тоелды Суфияга.
Зиндан сырхауханәсенең очрашу бүлмәсеннән чыкканда өлкән прапорщик Суфияның документларын кат-кат карады. Ул сокланып, кызыгып карап калган хатыннан — ана кешедән кара шәүлә генә торып калган иде. Башына урап куйган шомырттай кара толымнары ап-ак иде Суфияның. Күзләренең нуры сүнгән, дәрт бөркеп торган ымсындыргыч сылу гәүдә әйтерсең, изелгән, кәкрәйгән... Әле мондый хәлнең хәтта төрмә тормышында да булганы юк иде...

Мөслимне алып чыктылар. Ул берни булмагандай, җәһәт кенә әнисе янына килде дә:
— Мин тиздән кайтам, әнием. Ятлар бусагадан атлап кермәсен. Рәхмәт барсы өчен дә, — дип, Суфияны битеннән үпте. Суфияны да тимер ишектән чыгарып җибәрделәр.

...Авылына күз бәйләнгәч кенә кайтты Суфия. Башындагы ак батист яулыгы керләнеп, бөгәрләнеп беткән.

Фәрхинур кортка керә-керешкә үк:
— Аллага шөкер, күршекәем, исән-имин йөреп, газизкәеңне күреп кайттың, — дип, чиләктән чүмеч белән су алып, чәен куеп җибәрде. — Йә, ничек, күрдеңме Мөслимеңне, күчтәнәчләр белән сыйладыңмы, сәлам әйттеңме? Безне сораштымы, ниләр диде? — дип туктаусыз сорау артыннан сорау яудыра башлады.

Бар көченә үзен-үзе кулга алырга, елмаерга тырышты Суфия.

— Күрештем улым белән, күрештем, күршекәем. Күп итеп сәлам әйтте. Сорашты сезне, бик сорашты. Күрсәң, танырлык түгел ул. Үзе таза, үзе матур. Без үстергән авыл малае түгел, җаны гарипләнгән ир булган ул, — дип, кинәт үз-үзен белештермичә, үрсәләнеп, ярсып-ярсып еларга кереште.

Аптыраган Фәрхинур карчык:
— Ходайдан сабырлык сора. Язмыштан узып булмый, күрәчәге шулдыр. Менә яңа закон чыга, диләр. Бәлки, озакламый кайтып та төшәр. Тынычлан инде, кызым, тынычлан, — дип, Суфияның чәчләреннән сыпырырга кулын сузуы булды... сумаладай кара толымнарның чаларып беткәнен күреп, чак егылып китмәде.
— Менә минем хәлләремнең ниндилеген күрдең инде, Фәрхинур түткәм. Башкача берни дә сорашма миннән...

Шул көннән соң Суфия күршеләренә дә кермәс, балкып урамга да чыкмас булды. Тирә-як авыллар, үз авылы кешеләре өчен кием тегүен дә ташлады. Үтенеп сорасалар да текмәде. “Шушы пычрак кулларым белән гөнаһсыз кешеләрнең тәненә кием тегеп кидерергә хакым юк минем”, — дип уйлады ул эчтән генә сызып. Эшкә дә йөрмәде. Халык та ни уйларга да белмәде. Акрынлап мал-туарларын да бетерде. Кояш баегач та күтәрмәгә чыгып утыра да бер ноктага карап тик тора. Шулай елларны сүтә-сүтә акрын гына сүнә барды Суфия.

Ниһаять, тиешле вакытын тутырып, Мөслиме кайтты. Суфияның да хәсрәте таралып, кеше арасына керә башлар, күңеле күтәрелер, дип юкка өметләнде авылдашлары.

Чынлап та, Мөслим бераз ял иткәч тә, тракторчы булып эшкә керде, мал-туарларны яңадан тергезде, абзарларны сипләде. Дәртләнеп, шатланып йөгереп эшләде егет. Ихатага ямь өстәлде. Әмма Суфияда бернинди үзгәреш тә сизелмәгәч, шикләнә төшкән күршеләре ал арның җил капкасын ачып керергә базмады. Йртән көтү куарга чыккан хатыннар Суфияның зур кара күзләрендәге дәһшәтле нәфрәтне күреп курыктылар гына.

Таза, киң күкрәкле, янып торган Мөслимнән яшь кызлар башта шүрләп йөрсәләр дә, егетнең ары-бире начар исеме чыкмагач, курыкмыйча кичке уеннарга да чакыра башладылар. Юк шул, белмисез сез Мөслим абзагызның сөйгәне бер генә икәнен. Әнкәсе — Суфиясы бар аның. Бәләкәйдән әнкәсенә сокланып, яратып үсте бит ул аны. Олы, аңлашылмаган хис белән яратты. Бу хис көннән-көн көчәя, зурая бара. Шулай булгач, сез, кызлар, үз тиңнәрегезне чакырыгыз инде кичке уеннарга, дип уйлады Мөслим һәм ашкынып-шашынып әнкәсен куенына алырга кабаланды. Көндезләрен “әнкәй!” дип дәшсә, төннәрен “бергенәм, кадерлем!” дип тилерде, яратты. “Язмышлар ялгышы шулдыр инде”, — дип эчтән генә сызды Суфия. Бәхетенә авылларында мәчет бар. Көне буе шунда үткәрә вакытын. Ходайдан сабырлыклар сорап, улын иманга китерүен үтенеп ялвара. Ел саен ураза бәйрәмнәрендә карт-корыларны җыеп Коръән укыта. Әмма табынга улын якын да җибәрми. Аптыраган халыкка: “Кешегә кул күтәргән, кеше канын койган бәндәнең изгеләр янында ризык җыярга хакы юк!” — дип кистереп әйтә.

Шулай сыза-сыза гомер уза. Җиләк-җимешләрен мул итеп өләшә-өләшә җәй дә көз куенына керергә ашкына. Тирә-якны шомлы караңгылыкка урап, авыл өстенә кара болытлар җыела. Инде менә ничәнче көн туктаусыз яңгыр сибәли. Чәчәк итәкле җәй кызын эзләп йөргән азгын җил егетләре әнә, адашыптыр инде, Суфияның тәрәзәсенә килеп кагылалар.

Хәлсезләнеп урынга яткан ананың җаны әйтерсең лә гәүдәсеннән аерылып чыккан да, тәрәзәгә сарылып җилләрдән ярдәм сорый. Тын алулары авыр Суфияга, аеруча шушы караңгы кичләр йончыта. Соңгы вакытларда гел Ак әбисе төшкә керә. Кара сарык бәрәнен җитәкләгән Суфияны үзенә әйди. Ничә тапкыр инде шулай. Рухы рәнҗидер инде. Күпме эшкә — тегү тегәргә, чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә өйрәтте. Гомеренең кайсы мизгелендә кемнәрне генә рәнҗетте соң Суфия? Ник ул шушындый да хурлыклы язмышка дучар булды? Кем каргышлары төште?..

Анасының йөрәкне өзәрдәй итеп ыңгырашуына уянган Мөслим:
— Әнкәм, бергенәм! Саташасың бугай, уян әле. Әнә, таң сызылып килә. Догаларыңны укып ят! — дип, анасының салкын кулларына үрелде...

Хәзер урыныннан тормый да башлады Суфия. Күкрәге тоташ ут булып яна. Тын алулары шулкадәр авыр. Их, эчтәге утлы хәсрәткәеңне кемгә булса да сөйлисе, аз гына булса да бушанасы иде. Юк шул, бу мәсхәрәне кешегә сөйләрлек түгел. Тирә-якта булган хәлмени?!

Күршесе атна-ун көн буе күренмәгәч, Фәрхинур карчыкның түземлеге җитмәде, Мөслимнең эшкә киткәнен генә күзәтеп торды да, йөгереп Суфияның хәлен белергә кереп җитте.

— Юк инде, Суфия, мин болай яратмыйм. Менә хәлеңне белергә кердем. Син миңа хәзер ни булганын, кай җирләрең авыртуын, вупшым, нишләп шушы хәлләргә калуың турында сөйләп бирәсең. Ялгыз сызып, бетеп барасың түгелме? Сөйлә, балам, бәндәләр бер-берсенең хәсрәтен җиңеләйтеп, аңлашып яшәсәләр генә бу дөньяда көн итүләр җиңел булганын үзең дә беләсең, — дип, Фәрхинур кортка аның аркасына тагын бер мендәр өстәп, сөяп утыртты.

— Дөньяда бер хатын-кыз да күрмәгән хурлыкка юлыктым мин, Фәрхинур түтекәем. Менә күкрәгемнең шушы төшенә түзәр әмәл калмады, — дип күрше карчыгының кулын йөрәгенә куеп әрни-әрни елады... — Мин синең керүеңне көтеп алдым. Хәлем бик начар... Җаным гәүдәмне ташлап киткәнче әйтеп калыйм әле. Вафат булгач, мине кәфенгә төрмәгез. Ак кәфенгә төрелергә хакым юк минем. Ак әбием исән чагында әле аннан яшереп ак батистан челтәр белән туй күлмәге теккән идем. Кияргә насыйп булмады. Соңгы — үлем туемда олы сандыктан алып, үзең шуны кидерерсең миңа. И, килешә иде дә соң гәүдәмә, — дип әйтергә генә өлгерде Суфия...

Тормышның нинди генә көтелмәгән хәлләрендә каушамаган 82 яшьлек Фәрхинур карчык та бу очракта коелды да төште. Үз күзләренә үзе ышанмый, белгән догаларын укый-укый үзе генә белгән газаплардан сарыга сабып, кибеп беткән хатынның бер ноктага төбәлеп катып калган кара күзләрен йомдырды.

Анасының үле хәбәрен ишеткән Мөслим агарып китте. Исенә килеп, яшен утыдай ишектән атылып кереп, әнисе гәүдәсе янына килеп тезләнде. Әнисенең катып калган кулларын үбә-үбә:
— Нигә мине ташлап киттең, әнкәем? Без бит әле гөрләшеп туебызны да үткәрә алмадык, — дип, әллә ниләр сөйләнә башлады. Мәет сакларга кергән карчыклар бер-берсенә карашып, берни аңламый, алгы якка чыгып беттеләр.

Фәрхинур карчык Суфияның соңгы үтенечен тыңлады, аны кәфенгә төрмәделәр, үзе теккән туй күлмәген кидереп, ике ак толымын күкрәгенә төшереп куйдылар. Җеназа укырга килгән авыл картлары Суфияның тынычлап калган йөзенә, аккоштай ак күлмәк кигән сылу гәүдәсенә карап, байтак вакыт авыр тын алдылар. Җыелган халыкның исен китереп, Мөслим, әнкәсенең сул кулының урта бармагына калын алтын балдак кидерде. Битен әнкәсенең битенә куеп байтак вакыт өнсез торды. Яңагыннан аккан кайнар яшьләре ана күкрәгенә тып та тып, тып та тып тамдылар да тамдылар. Аннары Суфияның курчактай гәүдәсен көчле кулларына күтәреп, өй алдындагы одеял җәелгән кабыкка чыгарып салды...

Хурлык үрләрен ялгыз менеп, хурлыклы авырлыкларны ялгыз кичереп, үзе җан өргән, яшьлеген, гомерен багышлаган улына бөтен барлыгы белән рәнҗеп дөньядан иртә китәргә мәҗбүр булган Суфияны авыл халкы бөтен йоласын китереп күмде.

...Басу капкасы сакчысы, Суфияның ачы, авыр язмышына шаһит булган карт тирәк тә яшьләрен йотып, ыңгыраша-ыңгыраша аны соңгы юлына озатып калды.

Әнкәсенең кырыгын Мөслим нәкъ шушы тирәк төбендә дуслары белән билгеләп үтәргә булды. Агач көзге җилләрдән ышыкламагач, якындагы чокырсу җиргә куыш кордылар да, трактор арбасындагы салам белән ябып ышыкладылар. Ашап-эчтеләр. Дөньялары түгәрәкләнгән егетләр чиратлашып мәзәк сөйләшә-сөйләшә рәхәтләнеп көлешәләр. Ә Мөслимнең эче яна. Бер-бер артлы стаканны тутырып түңтәреп барган Мөслим бөтенләй исерде. Йөрәк януына түзәлмичә, шуышып тышка чыкты. Корып коелып бетә язган яфракларын лепердәтеп тирәге дә ачуын китерә. Әнкәсе ярата иде шушы тирәкне. Бәләкәй чагында гел җитәкләп шуның янына алып килә дә, и сөйләшә, и сөйләшә иде шушы агач белән...

Исерек егет, ниндидер бер мөһим эш эшләргә җыенгандай, тракторы янына туктаган машина янына килде дә, кузовка эленгән чиләк белән шлангны алып, бензин агыза башлады. Аннары карт тирәк янына килеп, чиләгендәге бензинны агач кәүсәсе тирәли койды да, ут төртте. Үзе сүгенә-сүгенә:
— Минем генә йөрәккәем янмасын әле, менә син дә утка үрсәләнеп ян әле бераз. Минем хәлләремне берсе дә аңларга теләми... яухың калмасын синең дә, — дип, ялгыз тирәкнең олпат гәүдәсен ялмап өскә үрләгән ялкынга карап каһәрле елмайды да, хәсрәтен юарга дип, иптәшләре көлешә-көлешә сыйланып утырган куышка кереп сузылып ятты. Тагын эчтеләр. Дүрт егеткә сигез шешә шып итеп кенә калды. Тәгәрәшеп йоклап киттеләр.

Басу ягыннан йөгерешеп килгән җилбәзәк җил егетләре сулышларын өрә-өрә кәүсәсен ялкын чорнаган тирәкнең хәлен тагын да кыенлаштырдылар. Үкси-үкси әрнеп, пыскып янды карт тирәк. Корыган, әмма әле коелып бетәргә өлгермәгән яфракларны да ут ялмады. Утлы очкыннар чытырдый-чытырдый тирә-якка сибелде. Салам белән ышыкланган куышны да читләтеп үтмәде алар. Коры салам дөрләп янып китте. Куыш эчендәге төтенгә тончыга язган исерек егетләр шуыша-шуыша берәмләп чыгып ярга тәгәрәштеләр. Ләх исереп, берни тоймый салам өстендә йоклаган Мөслимнең дизель маена каткан күлмәк-ыштанын, чәчләрен ялкын ялмап өлгергән иде инде. Егет үзен-үзе белештермичә чәбәләнеп, чайкала-чайкала, авыртуга түзә алмый яклау эзләп, үзе ут төрткән карт тирәк кәүсәсен килеп кочаклады. Җиңенең янып бетмәгән өлеше агач кайрысына эләкте. Үлем әчесен тойган егет соңгы көчен җыеп, әрнешүгә түзә алмый, әшәке сүзләр кычкыра-кычкыра ычкынырга итеп карый, әнкәсеннән ярдәм сорый, әмма яртылаш күмергә әйләнеп килгән тирәк егетне нык эләктергән — җибәрми, янсак бергә яныйк, ди бугай.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy