Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Юлда

​Юлда

Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин
24 июля 2017
496 карау
Җитез йөрешен кискен акрынайтып өсте каплаулы КамАЗ автобус станциясе янында тукталды. Чандыр, җиңел гәүдәле шофер машина кабинасыннан сикереп төште дә, автобус көтеп, җыелып торган кешеләр төркеменә таба атлады. Чибәр генә кызга елмаеп дәште:
— Исәнме?! Казанга китәсеңме?

Кыз гаҗәпләнгәндәй матур итеп елмая башлаган иде, егетнең йөзен таныгач, елмаюы юкка чыкты. Йөзенә уңайсызлану билгесе булып сизелер-сизелмәс кенә кызыллык йөгерде.
— Әй-е! — диде тотлыга биреп. — Ка-занга-а...
— Мин дә шунда барам бит. Әйдә, җилтерәтеп илтеп куям. — Күзләрен кызның йөзеннән алмыйча өстәде: — Бу машина минем тегесеннән дә шәп! Әйдә!

Үзе кызның зур букчасын кулына алды да, машинасына таба атлады. Кыз сүзсез генә аңа иярде...
Авылны чыккач, КамАЗ кечкенә калкулыкка үрмәли башлады.
— Ялга кайттыңмы? Озаккамы? — дип сорады шофер кабина эчендәге киеренке тынлыкны бозып. Үзе тиз генә кызга карап алды. Тегесе баш кагып күңелсез генә елмайгандай итте.

Егет ачык күңелле, сөйләшергә яратучан җан иде, ахрысы.
— Әти-әниләрең исәннәрдер бит?
Кыз юлдан күзләрен алмыйча гына:
— Бер авылда яшәгәч, беләсеңдер инде ничегрәк икәннәрен, — дип куйды.
— Һы! Гали абзыйны бик сирәк күрәм бит. Мин автобазада, ул колхозда, каравылда. Сирәк күрешәбез. Аннан соң ул... — Кызга тагын карап алды: — Исәнләшсәм, җавап та бирми. Читкә карап китә. Нилектәндер инде. Минем бер гаебем дә юк бит.

Кыз елмайгандай итте. Тик елмаюы күңелсез һәм гаепле кешенеке кебегрәк иде. Азрак сүзсез генә бардылар. Тик егет тыныч кына яши торган җаннардан түгел икән.

— Ничегрәк соң... гарадскуй тормышлар? — дип сорашырга тотынды.
— Бер ыңгайга шунда, — диде кыз теләмичә генә. Тавышында кырыслык сизелә иде.
— Һы, бер ыңгайга, имеш! Ничек аңларга инде ул «ыңгай» дигәнеңне?
— Теләсәң ничек аңла.
— Үзең аңлат.
— Төпченмә. Нәрсәгә инде ул сиңа?
— Һы, нәрсәгә, имеш. Гурыт, гурыт дип миңа кияүгә чыкмадың бит. Беләсем килә, ничегрәк икән ул гурыт дигәнең.
Кыз дәшмәде. Шофер да азрак сүзсез барды да, җәһәт кенә кызга карап алгач, тагын сорады:
— Кияүгә... чыкмыйсыңмы соң әле?
— Алучы юк! — диде кыз. Исәбе азрак ирония кушып әйтү иде, тик сүзләрендә авыртканлык сизелде. Ә шоферның үз туксаны туксан иде.
— Һы! Мин ялынганда, миңа киләләр аны. Ике елдан артык йөрдек бит...

Ачуы чыга башлаган йөзен кызга табан борды да, тормозына басылган машинадай туктап калды:
— Йә-ә, син нәстә инде-ә! Ә? Тукта, хәзер үк!

Кызның чибәр бите буйлап бер-бер артлы эре яшь бөртекләре тәгәри иде. Егет машинасын уңгарак, юл читенәрәк туктатты. Рульне ике куллап кочаклап, аңарга күкрәге белән яткандай алдагы юлга текәлеп сүзсез генә утырды. Ул елаган хатын-кызны юата белми иде шул. Кыз мышык-мышык килеп, тавышын чыгармыйча, байтак елады. Аннан кулындагы кечкенә сумкадан кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте, кечкенә көзгегә карап азрак төзәтенгәндәй итте. Егеткә карамыйча акрын гына дәште.
— Әйдә... кузгат инде машинадны.
— Кузгатырбыз ла ул, — диде егет. — Аны кузгатуның әллә нәрсәсе юк. Мин сине, әле Казаннан сайтып килешли, узып барганда чамалап алдым. Кире борылдым, байтак киткәч. Йөрәк түзмәде. Сагындырган дисәм инде. Чурт белсен. Шулай да бер күреп сөйләнәсе бик тә килеп йөри иде инде. Әллә кайчаннан бирле. Менә җае чыкты...

Кыз аның сөйләгәнен машина тәрәзәсеннән тышкы якка карап тыңлады. Егетнең тавышы, инде чит ирнеке булса да, аның өчен бик тә кадерле иде. Егет сөйләвеннән туктагач, башын борып аңарга карады. Күз карашлары тулы сагыш һәм ярату иде.
— Син, Әлим, мине гафу ит инде. Авылдагы авыр эштән гарык булып, шәһәрдәге... җиңел тормышка дип чыгып киттем бит мин. Сине ташлап киткән өчен Ходай әҗерен бирде, ахрысы. Бетерделәр башымны, ярты елга да бармадым. Кала егетләренең башында сине тоткалау да... һәм бүтәне генә икән шул. Синең кебек түгел алар. Оят инде әйтергә дә... Фатир юк. Аны алам дигән өмет тә юк бөтенләй. Теге Алла каргаган тулай торакта — общежитиеда уза көннәр... төннәр. Син сораткач, әти белән әни дә каршы төштеләр. Нәселләре тегеләй дә, нәселләре болай. Малны күп тоталар, син анда катыргага барасың бит, мал карарга гына, диләр. Гаиләләре ишле, балалары күп, диләр. Хәзер менә фабрикада эшлим. Андагы эш авылдагыдан да авыр. Түләү дә начар. Шәһәрдә — культура диләр иде. Бөтен культуралары шул — кичен бәйләнгән исерекләр. Эштә мастерлар бәйләнә. Каршы торсаң, үзедә тагын да начаррак була. Бик үкенәм мин сине ташлап калага киткәнгә. Син миңа ачу тотма инде, зинһар, гафу ит?!
— Ярар инде. Син нәстә?! Гафу үтенәсең. Син киткәч, тәүге ел бик авыр булды инде булуын. Йөрәк әллә нәрсә эшләде дә куйды. Азрак эчеп тә йөргән булдым әле, басылмасмы дип. Шуннан эчкән баштан ава-түнә кичен кайтып бара идем, берәү арттан килеп култыклады. Өйгә хәтле бергә кайттык. Эчкән баштан мин тегеңәргә бәйләнәм: «Әйдә, миңа кияүгә чык, — дип. Көлә бу. «Эчүеңне ташласаң, чыгам. Син чыкмаслык егетме әллә», — ди. Күрше урамнан, теге Гафур абыйның төпчек кызы Мәрьям икән бу. Дүрт ай дигәндә, өйләнешеп туй ясадык. Аракыны бөтенләй ташладым. Аңарга да эчергәнем юк. Утырабыз табыннарда икәүләшеп лимонад эчеп. Инде менә ярты елдан артык — җомга намазына йөрим. Биш яшьлек улымны да үзем белән йөртәм. Миннән дә шәп белә намазны сабый. Безгә ияреп бабай да йөри башлады. Элек коммунист ие. Аллага шөкер — дингә кайта башлады татар халкы. Хатын инде икенчегә авырлы. Давай, мин әйтәм, үзең кебек чибәр бер кыз бала тап миңа. Картайган көндә кияү дә кирәк бит дип көлдерәм тегене. Яшибез! Аллага мең шөкер, биргәненә...

Машина моторы гөрелдәвенә кушылып, шофер егет тавышы агыла да агыла. Сөйләгәннәреннән тулы шатлык, бәхет бөркелеп тора. Кыз, аның тиз-тиз сөйләвен тыңлап, азрак тынычлангандай булды бугай...

Ике сәгатькә якын вакыт үтүгә, Казанга килеп җиттеләр. Җиденче троллейбус янында егет машинасын туктатты.
— Гафу ит, Гөлсинә... Син троллейбус белән кит инде. Минем башкача һич кенә дә вакыт юк. Кайтырга кирәк...
Кыз аңа туры карамыйча гына әйтте:
— Әдрисне исеңдә калдыр. Кереп йөр... Казанга килгәндә...

— Ю-у-ук, син нәрсә ? — диде шофер егет. - Нинди әдрис тә, нинди кереп йөрү, ди тагын. Мин бит әти кеше. Менә дигән хатыным бар. Ю-у-ук! Аллага шөкер биргәненә. Артыгы кирәкми.

Машина эченнән авыр сумканы алып җиргә куйды.

— Ташла калаларын. Кайт бөтенләйгә авылга. Әти-әниең дә ялгыз. Авылдагы абзаң эчә, тегесе читтә марҗа белән. Кайтып әйләнгәне дә юк. Синең бәхет, бәлки, үзебезнең авылдадыр. Авыл тулы буйдак егетләр! Йөриләр каңгырап... Гурыт дип качып беттегез авылдан...

— Хуш! — диде Гөлсинә. — Рәхмәт сиңа!.. Бәхетле бул!

Зур сумкасын күтәреп троллейбуска таба китеп барды. Элим кабинага кереп утырды, машинасын тиз генә борды да, китеп тә барды. КамАЗ борылган җирдә сыек, зәңгәр төтен генә һавада эленеп калды...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy