Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Соңгы сулыш

Соңгы сулыш

​Миргазиян ЮНЫС
​Миргазиян ЮНЫС
19 июля 2017
1841 карау
Докторның каютасында чәй эчәбез. Салкынча. Эр кандишен дымлы океан һавасын корытып, салкынайтып өрә. Өстәлдә фарфор чәйнек, ике юка пыяла стакан, шикәр савыты, май яккан ике телем ипекәй. Калын кырлы стаканнарны («русский граненный стакан») минем өнәмәгәнемне белгәч, Олег Васильевич каяндыр саф пыяладан ясалган шушы юка стаканнарны тапкан. Чәйне тәмләп, ашыкмыйча, ләззәтләнеп эчәбез. Сөйләшү дә табын янындагыча талгын, эчтәлекле, эчне бушатып, яшәешкә ямь бирә торган хозурлы гәпләшү. Өстәл лампасыннан төшкән ут яктысы стаканнарда чагылып, кызгылт-көрән чаткы тарата. Стакандагы чәйнең өсте корабның дерелдәвеннән шадраланган. Чәй бөртекләре, суга чумып уйнаган балалар шикелле, әкрен генә калкалар да капыл гына аска, стакан төбенә төшә башлыйлар. Шушы кечкенә генә галәмдә — стакан эчендә дә ниндидер агымнар, серле хәрәкәт, тылсымлы мохит яши. Кем мәҗбүр итә чәй бөртекләрен өскә менәргә? Аларны аска нинди көч төшерә? Без, доктор Потресов белән, үзара сүз куешмыйча, күзәтеп, шул турыда уйлап утьграбыз.

Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанмаслык түгел. Кем очраштырды мине башта Рәис Шәрифуллин, аннан соң Олег Васильевич белән? Яшәү бит ул иртән торып ашау, эшкә бару, эштән кайтып ашау, йокларга яту, торып янә эшкә китү генә түгел. Яшәү ул хатыныңны кочу, бала сөю генә дә түгел. Дөрес, күпләр шушы гамәлләр белән чикләнеп тә яши алалар. Кайберәүләр бу дөньяга нигә килүләрен дә ачыкларга омтылалар. Кайда хакыйкать, кайда ялган? Шушы четерекле, юк, газаплы сорауга да җавап эзли адәм баласы. Гамәлнең кайсы саваплы, кайсы гөнаһлы? Бусын да аерырга тиеш өстенә адәмилекнең вазифасын алган чын кеше. Белемгә, хакыйкатькә, игелеккә омтылган саен катлаулана бара яшәеш. Катлаулана һәм авырая. Без доктор белән шушы турыда баш ватабыз. Инде күп нәрсәне тикшереп чыктык, ләкин ни кадәр баш ватып газаплансак та кешенең нигә бәхетсез булуын, нинди юл белән, ничек бәхеткә ирешә алуын ачыклый алмадык. Безнең икебезнең дә бәхеткә омтылуыбыз бер юнәлештә, бәхетсезлекләребез үзара шактый охшашлы иде. Бәлки шушы хәл якынайткандыр безне? Әллә икебезнең дә китап яратуыбыз көчле булумы? Уртак теләкләр, үзара охшашлы омтылышлар шактый иде безнең икебездә дә. Бергә утыру шундый рәхәт иде!

— Әйе, — диде Олег стаканыннан ашыкмыйча гына чәен чөмереп алгач. — Сизә идем мин озакламый инфаркт буласын. Өлкән малай, институтны ташлап, үзеннән унбиш яшькә өлкән алкоголичкага өйләнде дә урлашыпмы, йортлар басыпмы тамак туйдыручылар белән аралашып яши башлады. Хатын белән икебезнең арада ызгыш кына түгел, тиздән үтерешкә барып җитәргә тиешле сугыш бара иде. Өстәвенә унбиш яшьлек үсмер кайнарлыгы белән бер хатынны ярата башладым. Башка кеше булса, астыртын гына шуның белән очрашып, хатынын алдап яши бирер иде. Мин, дурак, мәхәббәтем турында хатынга сөйләдем.
— Ничек итеп әйтә алдың? Берәр ызгышкан чакта үч алу нияте белән әйттеңме, әллә ялгыш ычкынып киттеме?
— Кичке аш вакытында әйбәтләп сөйләп бирдем. Болай яшәп булмый, безгә аерылырга кирәк, минем өзелеп сөйгән ярым бар, ул да мине үлеп ярата, дидем.
— Кайнар аш тутырган табакны башыда капламадымы соң?
— Юк, киресенчә, тыныч кына тыңлады. Күз яшен дә сыгып чыгаргандай итте. «Менә син нигә мине яратмыйсың?! Менә нигә мин хуҗасыз эт дәрәҗәсендә яшим икән! Булмады минем бәхетем. Уңмадым мин иремнән», — дип зарланып та алды. Урынны аерым җәйде. Үзе йокы бүлмәсенә урнашты, миңа кухняга раскладушка куйды. Иртән торып эшкә киттем. Чәйсез. Мин торганчы каядыр киткән иде. Ипине, шикәр-чәйне, барлык ашамлыкларны каядыр яшергән. Эзләп карадым — таба алмадым. Киенергә дип шкафны ачсам, костюмымны, яңа пальтомны, барлык рәтле киемнәремне җыеп алган. Пычрак эшкә кия торган куртка, алама чалбар, пычрак плащ, олтаны куптарылган ботинкам калган. Шуларны киеп эшкә киттем. Хәтерлисеңме икән Федор Достоевскийны «мәсхәрә баганасына» бәйләп куюларын? Әйтерсең, мине дә шундый баганага богаулап куйганнар. Мин бит әле өстәвенә табиб, авыруларны кабул итеп, зарларын тыңлап, дәвалау юлларын ачыклап торам. Төшкә кадәр поликлиникада, төштән соң — шифаханәдә.

Поликлиникада эшемне бетереп, больница урнашкан корпуска барганда башланды йөрәк авыртуы. Инфаркт. Барлык симптомнары инфарктныкы. Дүрт-биш адымнан шифаханә ишеге — ачып кер дә коллегаңны чакыр. Юк, мин кермәдем. Көч-хәл белән урамга чыктым да троллейбуска утырдым. Сөйгәнемне күрәсем килүе үлемнән куркудан көчлерәк иде. Ярты сәгатьлек юл. Күз алларым караңгыланып китә дә, аңымны югалтам. Тагын уянып китәм. Тагын караңгылыкка чумам...
Троллейбустан төштем. Биш катлы хрущевканың дүртенче катында яши иде сөйгәнем. Белмим, күпме менгәнмендер. Бер-ике басмага күтәреләм дә утырып хәл җыям. Әллә ничә тапкыр утырган җиремнән адымны югалттым. Кулымны күтәреп, кыңгырауга баса алмыйм — шул кадәр аяусыз йөрәк авыртуы. Ишеккә маңгаем белән сөялдем дә ыңгыраша башладым. Ишек үзе ачылып китте.
— Олег, синме бу? Нәрсә булды? Әллә яраландыңмы?
Бүлмәсенә сөйрәп түгел, күтәреп кертте. Белмим, ничек көче җиткәндер сиксән килолы ир  кешене күтәрергә? Караватына яткырды, чишендерде. Җаны-тәне, барлык әгъзалары белән миңа сырышты. Үбәргә тотынды. Ышанасыңмы-юкмы? Йөрәк авыртуы бетте. Тын алуларым иркенәеп китте. Бераз шулай кочаклашып яттык та торып чәй эчтек. Чәй янында хатыныма аның турында белгертүемне, иртәгә эшкә бармыйча, судка аерылышу турында гариза илтәчәгемне, хөкем чыгаруларын көтеп тормыйча, монда күчеп килүем турында аңлаттым. Ул минем тәвәккәллекне күптән көтә иде инде. Шатлыгыннан эче бушаганчы елады. Чәйдән соң тагын бер тын сөйләшеп утырдык. Торып йөреп карадым — йөрәк авыртмый. Саубуллаштым.

Өйгә кайтканда да бернинди авырту тоелмый иде. Сулыш алуы да иркен. Инфаркт булмагандыр, невроз аркасында шулай тоелгандыр, дип уйладым. Өйгә кайтып керүем булды — күкрәк эчендәге айкалдырып авыртуга чыдый алмыйча, лап итеп идәнгә барып төштем. Күземне ачып җибәргәндә реанимациядә ята идем. Палатага чыгаргач, хатын килде. Сөенечле хәбәр алып килгән иде...
— Сөяркәңне эзләп азапланма, —- диде ул елмаеп. — Син аны барыбер таба алмассың. Башка шәһәргә күчеп китте ул. Еракка. Эзләп тапсаң да ул сине кабул итмәячәк. Синең белән күрешмәскә, очрашмаска, бернинди элемтәгә кермәскә ант итте.
— Ә син аны каян беләсең? — дип сорыйм.
— Үзең әйттең бит.
— Мин бит сиңа аның барлыгын гына белгерттем. Адресын әйтмәдем.
— Адресың синең артыңнан барып таптым. Үзем барып сөйләштем. Миннән соң синең өлкән улың — Вадим барып сөйләште. Бер үзе генә түгел, дуслары белән сөйләштеләр. Әйберләрен җыярга өч көн вакыт биргәннәр, хәтта транспорт мәсьәләсен, әйберләрен тутырып озатырга контейнерга чаклы алар тапканнар. Квартирын алыштыруны да алар оештырганнар. Алар гына түгел, минем элеккеге дусларым да ярдәм иттеләр.
— Кем соң аның элеккеге дуслары? — дип сорадым Олегның бу сүзне пышылдап әйтүеннән сәерсенеп.
— Миңа кияүгә чыкканчы ук кэгэбыда эшли иде. Өлкә күләмендәге генерал чинындагы начальникның сөяркәсе булуы белән мактанганы да бар иде. Шул «эшеннән» соң аңладым, минем белән торганда да кэгэбы генералы белән элемтәсен өзмәгән икән, сука.

Стаканнар буш иде инде. Без үзебез дә бушанган идек. Бер тын океанның гөжләвен, корабның дер селкенеп, максатына омтылуын тыңлап сүзсез утырдык. Олегның бу сереннән соң башка сүзгә күчүе ничектер уңайсыз, бәлки, мөмкин дә түгелдер инде. Һәм ул йомгаклады:
— Терелеп больницадан чыккач, мин йөзү эшенә күчәргә мәҗбүр булдым. Хатын белән бер түшәм астында яшәү мөмкин түгел иде. Аңа кул салырмын дип курыктым.
— Килеп йөриме соң?
— Сәяхәттән әйләнеп кайтканда килеп, валютага алган әйберләрне талап китә.
— Нигә бирәсең соң?
— Бирмәсәң, гауга куптара бит ул. Нәрсә ул әйбер? Миңа җан тынычлыгы кирәк. Сөйгәнемне эзләп карадым — таба алмадым. Ансыз миңа яшәүнең бер генә мәгънәсе дә юк. Ниндидер бушлык тирә-юньдә. Төш күргәндә була бит шундый хәл: урыннан кузгалып та булмый, ярдәм сорап кычкырырга, сөрән салырга тырышасың — тавыш чыкмый.
— Киләчәктә нишләмәк буласың соң?
— Пенсиягә чыккач, берәр тәрәккыять нокталарыннан ерактагы авылга врач булып урнашып, ат асрарга, умартачылык белән шөгыльләнергә хыялланып яшим. Хатын дигән нәрсә авыл җиреннән уттан курыккандай курка. Анда килмәс дип уйлыйм.

Доктор миңа изолятор бүлмәсенә урын җәеп бирде. Төне буе йоклый алмыйча Олег Васильевичның аянычлы язмышы турында уйлап яттым. Мәхәббәт! Менә нәрсә саклый безне кеше сыйфатында... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy