Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Мин яраттым сине...

Мин яраттым сине...

Лилия Фәттахова
Лилия Фәттахова
07 июля 2017
1553 карау
 
 
Нурлан  узгынчы  автобустан  төшеп  калды да  як-ягына каранды. Ерак калмады инде. Аңлатуларына караганда,  егет  юл тоткан  авыл тагын  егерме чакрымлап  ераклыкта урнашкан. Аның төшләренә кереп йөдәткән,  бар уйларын биләгән  гүзәл кыз яши  бу  таныш түгел авылда.  Сәидә үзе дә таныш та, таныш түгел дә әлегә. Унҗиде яшьлек  татар кызы ул. 
Чем-кара чәчле,  зур кара  күзләреннән шаян  нурлар  чәчеп торган  кызның фотосын күрү белән башын югалтты Нурлан. Ата-анасы күз төшереп  куйган  Айтаны да бар иде югыйсә. Алар яшәгән  шәһәрдәге  иң затлы нәселләрнең берсендә туып –үскән  сөйкемле генә кыз. Берничә елдан,  егет  укуын тәмамлау белән, туган-тумача  зурлап  туй үткәрергә  әзерләнә.  Шулаен-шулай да... Күңел багының нәкъ уртасына шаһинә булып кереп урнашкан  гүзәл Сәидә  турында белми шул алар. Абруйлы гаилә баласы булган Нурлан  үз гореф-гадәтләренең аталары  өчен никадәр мөһим булуын да аңлый. Азәри кәләшне  кабул итәргә генә әзер булуларын да белә.  Йөрәк  хиссез бер ит кисәге булса, килешер иде егет. Юкка мыни шагыйрьләр  сөюне  яшәүнең бөек таҗы дигән. Социаль челтәрдә   Сәидә белән танышып киткәннән бирле, Нурланның күңеленә  әледән-әле  шигъри  юллар килә. Низаминың сөюдән парә-парә килгән  йөрәге дә, мөгаен, аныкы кебек шашып типкәндер, кешеләрнең битараф  йөзләре, катып калган  йолаларына бәрелеп тилергәндер:
Мин яраттым сине. Кая атлыйм хәзер?
Изге юлмы сайлыйм, әллә  хурлыклысын?
Җаным исән чакта,  синең урның  шунда.
Син генә бул исән, мин ...үләргә әзер... 
 
Аңлыймыни моны атасы?! Ул бары Кәримнәр нәселенең  лаеклы алмашы булачак  күренекле адвокат итеп кенә күрә  Нурланны. Ә ата сүзе –канун аларның гаиләсендә.
Егет  юллар чатында калган иде. Әйе, менә хәзер дә юллар чатында басып тора, тормышының да чатлы – бормалы юлларының кайсын сайларга белмәгән мәле. 
Автобуста янәшәдә утырып барган татар апасы бик ачык иде, барасы юлларын бәйнә-бәйнә аңлатты  егеткә: ул туп-туры сулга борылган юл  тукталышына китте. Көн кичкә авышкан. Әле күптән  түгел генә бу тирәләрдә яңгыр явып үткән икән. Урыны-урыны  белән күлдәвекләр җыелып тора. Тирә-юньдә  җылы   май  һавасы:  аңа юл буйларында үсеп утырган  кычыткан, кузгалак, тагын әллә нинди  үләннәрнең,  якын-тирә өйләрнең бакчаларын тутырып  утырган  шомыртларның   исерткеч    исе сеңгән. Якында гына ниндидер кош өздереп сайрый. Нурлан  елмаеп куйды, бу бәләкәй кошчыкның да тәүге сөю җырыдыр әле, мөгаен. Бу кадәр өздермәс иде. 
Ярты сәгатьләп  торса да,  уза  торучы машиналар  туктамады. Иииһ, белми шул алар егетнең йөрәге ничек ашкынганын, ничек  ярсып типкәнен! Белми. Аркасына аскан биштәрдәге  Дусның да  Сәидә янына  тизрәк барасы килүен белми. “Дус” дип,  уенчык  эт баласына исемне кыз кушты. Бу ап-ак йонлач дус аларга   тылмач та булды  бугай әле. Кайбер серләрен,  имеш, алар түгел, ә Дус җиткерә.
-Куда едем? – Нурланның уйларын бүлеп, янәшәсенә өч  егет килеп басты. -  Ә-ә,  чучмек икән.
Егет, сынап, янына килеп баскан  юлчыларны тикшереп алды. Боларның  юлдаш  булмаячагын  аңларга  мизгел җитте бугай: өчесе дә ярыйсы  ук кәефләнеп алган, әле эчеп бетермәгән сыралары кулларында да күренә.  
-Нәрсә дәшмисең?  Может нам по - пути, а?-  Аңа беренче булып дәшкән  кыска буйлы  урыс  егете, нигәдер, бер сәбәпсез көлеп җибәрде. 
Нурлан, тынычлык сакларга тырышып, барасы җирен атады. 
Так без дә шунда. Ә сиңа анда ни калган? Кем янына барасың? 
Бу сорауга инде  Нурлан дөресен һич тә  әйтә алмый иде. Хәер, боларга аның нәрсә  дип җавап  бирүе  барыбер  иде  кебек.
Дуслар янына.
Эх, друзья мои, товарищи... Күчтәнәч алып барасың, значит? Коньячок или что там у вас?- Баядан бирле дәшми генә тәмәкесен пошкырткан  икенчесе дә  егет янынарак килә төште. – Бог велел делиться. Считай, что таможенная пошлина.
Яшьтән  спорт белән  шөгыльләнгән  егетне  бу өчәүгә каршы тору   әллә ни куркытмады  да  кебек.  Казандагы туганнарына килгәч тә шундыйрак хәлгә тарыганы булды аның.  Тик   аяк астындагы  балчыклы җирдә таеп китәрен генә уйламаган иде ул.  Егылганны кыйнамыйлар, дигән кагыйдә   дә әлегә  бөтен  кеше  кабул  иткән кагыйдә түгел икәнлеген оныткан иде. 
 
***
Аңына килгәндә,  җирдә инде төн хакимлек итә иде. Күз кабакларын авырлык белән генә  ачкан Нурлан  үз өстенә иелгән йолдызлы күкнең  сагышлы  карашын  тойгандай булды.  Төнгә каршы юлга чыкмаска иде, дигән   теге татар апасының да сүзләре  миен телеп үтте.Гел  шундый ашкынулы булды ул. Кая ашкына? Нигә ашыга? Ничә тапкыр бу иярсез-йөгәнсез ашыгуы үзенә авырлык булып кире дә кайткан иде инде. Яшьлектә - көч, картлыкта  - акыл. Унтугыз яшендә әлегә керәсе акыл кереп бетмәгәндер инде, күрәсең. Егет, уфтанып, торып утырды. Уфтанмаслык түгел: тәне сызлый,  өсте-башы пычрак.  Башына сукканнар бугай. Кулы баш түбәсендә  кабарып торган  урынны капшап карады: юешләнеп торган урыны да бар икән. Кан, димәк... Сызланып кына аягына басты.  Як-ягында  берни күренми диярлек. Олы юлдан узып китүче машиналарның утлары гына  вакыт-вакыт  ул басып торган җирне дә яктыртып ала. 
Куллар  күкрәк  кесәсенә үрелделәр. Документлары, акча карталары,  кирәк-яракка дигән акча  юк иде. Эченә ут үрләде. Ул кармаланып диярлек  биштәрен эзләде. Тукталыш кырыенда  куерып үскән  әрсез үләннәр арасында яткан ак әйберне күрү белән:  “Дус!” дигән уй йөгереп үтте. Ничә  айлар буе  ике   гашыйк  йөрәкнең   арадашчысы  - юл пычрагына  батып, гамьсез  күзләрен күккә төбәп ята иде.  Юлдан машина үтеп киткән саен, аның пыяладан эшләнгән  күзләрендә  очкыннар биешеп ала. Ул очкыннар  ерактагы йолдызларның аңа теләктәшлек белдерүеннән кабыналар идеме, әллә җирдәге  тимер  атларның күзеннән  төшкән  салкын  битарафлыктанмы- билгесез. Егет тамак төбенә  утырган төерне йотып җибәрде. Күзенә килгән  яшьләрне  кул арты белән генә сыпырып алды  да торып  басты.  Бирешергә ярамый иде. Ярамый. Меңнәрчә чакрымнар үтеп, Сәидәне күрмичә  китәргә ярамый иде. 
Нурлан, тәвәккәлләп,   юлга кузгалды. Хәзер инде артка юл юк: таулар иленнән килгән егеткә ачык чырай күрсәтмәгән  бу  якларда  Сәидәсеннән башка ярдәм кулын сузарлык кешесе дә  юк иде аның. Казанда сәүдә итүче  агасы  бар да,  Казан ераграк. Билетка җитәрлек  тә акчаң булмаганда,  җитмәсә - төнлә, бу турыда   уйлау   ахмаклык тоелды аңа.Телефонын да  эләктергәннәр  теге  имансызлар.  Үз илендә булса,  җир астыннан тапкан булыр  иде  туганнары  аңа кул  күтәргән  кемсәләрне. Үз илеңнән аерылма икән шул. Бөркет тә үз тауларында гына көчле.
Ярый әле, бөтенләй имгәтеп ташламаганнар.   
Озак барды ул. Егерме чакрымны  әле моңа кадәр машинада гына җилдерергә   гадәтләнгән  кешегә  җәяүле юл  чиксез озын иде. Сәидәләр авылына барып җиткәндә,   таң беленергә дә күп калмаган иде. Ярый ла, барасы өйнең адресын яттан белә. Ярый ла, баштагы уй- хисләрне дә урлап алып китеп булмый.Башың роботныкы  шикелле  программалаштырылган булса, мөгаен, анысын да җимереп киткән булырлар иде. Дискны урларлар иде, я булмаса, сөрттерерләр иде.  Уйларыңның матурлыгын белеп алсалар,  барыбер  синдә   калдырмаслар иде. Нурлан көрсенеп  куйды.  Каян килә икән кешегә бу кадәр мәрхәмәтсезлек? Аллаһ  каршына   барасыны  да уйламыйлар.  Нинди начарлыгым тиде минем ул  егет кисәкләренә?  Кыя  бөркете булып сөйгәне янына  ашкына иде ул, хәзер менә   суга төшкән  өтек  әтәчне хәтерләтә. Башы исән, аллага шөкер! Кәримнәрнең  нәселе аякларында нык басып  торучылардан: малы  табылыр, ин ша  аллаһ.
Нурлан  тәмам яктырып беткәнче дип, тукталыш кырыендагы   агачлыкта утырып торырга булды. Бер авызы пешкәч, берүзе  тукталышта каласы килмәде аның. Алырлык әйбере  юк та,  теләсә нинди малдан да кыйммәтле җан бар ич әле. Белмәссең биредәге кешеләрне. 
Алҗуы да җиткән, күңелен кузгаткан, тәнен изгән хәлләр дә бер көндә артыграк булды бугай, аркасы белән  юан гына агачка сөялүгә,   йокыга да китте Нурлан. 
Күзен ачканда, урамда берән-сәрән кешеләр күренгәли башлаган: авыл йокысыннан торып, көтү куарга әзерләнә иде.  
 
***
Менә ул йорт. Нурлан  икеләнә иде.Ул үзенең кыяфәте шәпләрдән түгелен чамалый: өс-башы  пычрак, сугышканлыгы йөзенә чыккан. Әле йөзен көзгедән күрмәгәч, ни  дәрәҗәдә  “батыр”  булуын белмәсә дә, җимерек иреннәре,  канга укмашкан чәчләре   күп нәрсә турында сөйли.Ничек кабул итәрләр? Сәидә аны күргәч курыкмасмы?
Ишек төбендә озак басып торып булмый иде инде. Ул акрын гына ишек шакыды. Бераздан  кемнеңдер кыштыр-кыштыр  якынлашканы ишетелде. Ишекне  ачкан абзый кешенең таушалган йөзе  аның кичә бик яхшы бәйрәм итүе хакында сөйли иде. Тонык күзләр,  әле айнып та өлгермәгән ми күзәнәкләре Нурланны берәр минут өйрәнгәннән  соң, гөбедән чыккан тавыш аны өйгә дәште: 
Кияү ыштули? Әйдә. Сам понимаешь,  кичә  көттек без сине.
Алгы бүлмәдән тавышка   әле  күптән түгел генә йокыдан торганлыгы  сизелеп торган,  борчулы кыяфәтле   хатын  килеп чыкты. 
-Ай аллам, ни булды? Нурланмы син? – ул инде кызы янына килергә чыккан азәри егете хакында белә иде. Бердәнбер кызларының  бер елдан бирле  чибәр тау егетенә гашыйк булуын  күптән белә иде ул. Бу хәлгә сөенә дә, көенә дә иде ана.  
- Кичә көткән идек шул.
Сәидә йоклый иде әле. Нурлан аны уятмауларын үтенде. Кыз  торганчы, чәйләр эчеп, юынып чыгарга  булды. Кичә яккан мунчаның суы әле суынып бетмәгән иде. Берничә сүз белән генә ни булганын аңлатты да  хуҗалар биргән киемнәрне киеп алгач, үзенекеләрен юып  йорттагы  бауга элеп  куйды.  Көн кояшлы булырга охшаган, берничә мамыктай җиңел болыт кисәген санамаганда,  болытлар да күренми. Җиле дә  бүген соңрак  уянырга җыена бугай, бакча тутырып үскән  алмагачлар тып-тын  утыралар. Яфраклар  рәссам картинасына  төшерелгән  сурәттә  катып  калган. Табигать  нидер  көтә кебек. Нурлан да әлегә  Сәидәнең уянганын көтә. Йөрәге янә урыныннан купкан:  әле лезгинка бии, әле  лачын булып кыя-таштан атыла, әле  ук булып  күккә чөелә, әле  аргамак  булып  каядыр ыргыла  иде. Юл буе кабатлап   килгән сүзләре  буталып бетте,  ул аларның очын да, кырыен да таба алмый интегә.  Йолдызлы төн кебек күзләренә карап,  “Яратам!” диеп әйтә алырмы? Смс  рәвешендә  очкан   “яратам сезне, сез чук гузәлсез!” кебек  сүзләрнең  балын-ширбәтен кыз күңеленең касәсенә сала алырмы бүген?  Әллә  сөюе  турында күзләре   сөйләрме? 
Менә өй ишеге ачылып китте. Нурлан әлегә кадәр, коймага сөялеп,   хуҗаларның бакчаларын күзәтә иде. Бөтен  вөҗүде белән ул чыгучының  Сәидә   атлы  сөю алиһәсе икәнлеген тойды.Аякларының җиңелчә калтыравын басып,  “Сәидә, шаһинәм минем...” дип, ишеккә таба борылды. 
  -Шаһинәм минем...
Тавышы  сынып китеп, әллә кайдагы  күңел базына тәгәрәде. Башка бер сүз дә әйтә алмыйча, катып калды егет. Аның каршына  бер ел буе    күкләрнең җиденче катында яшәткән, беркемгә дә белгертмичә  саклаган  сере -  Каракүзе чыгып килә иде. Нурлан, бар дөньясын онытып, шул күзләрнең  мөлдерәмә тулы дәрьясына чумды. Дәрья кинәт эчке бер калтырану белән чайкала башлады, тозлы суы яшь тамчысына әйләнеп, кызның алсуланып киткән  яңагы буйлап эз салды.  
- Килмә дидем бит...килмә дидем бит мин сиңа...- дип пышылдады кыз.Ул  дерелдәгән иреннәрен тешләргә азапланып та тыңлата алмаганга гаҗизләнеп, үкси үк башлады. Дерелдәү  бар тәненә күчте. Куллары   кабаланып, үзе  утырган арбаның  тәгәрмәченә ябышты.  Ничә еллар буе кызның һәр хәрәкәтенә буйсынган арба кузгала алмый торды. Кыз ярсып, куллары белән  авырттырып  тоткычларга сугып алды да  сыгылып төште. Аның әрнүле җан авазы әлегә кадәр тораташ булып катып торган Нурланны да айнытып җибәрде-  ул кызның кулларын учына алып  пышылдый башлады:
-  Без терелтәбез сине, гүзәлем. Елама, син елама гына.
Кыз аны ишетми иде. “Килмә дигән идем бит...Ник килдең??.” дип тәкрарлый-тәкрарлый елый иде ул. Әлегә кадәр өй тәрәзәсеннән генә күзәтеп торган әнисе түзмәде, атылып чыгып, кызын кочагына алды. Очрашуның кызы өчен никадәр фаҗигаи бетәсен чамалаган иде ул: кызы хыялы белән хушлаша иде.
Син бар,  бераз читкәрәп китеп тор әле. Ул хәзер тынычланачак, -дип Нурланга кулы белән ымлап, бакча ягына  күрсәтте.
Әле һаман күргәннәре тәэсирендә торган егет бакча эченә үтте. Авыруы турында язмаган иде аңа Сәидә. Курыккандыр инде. Егет  бакчаның арткы өлешендә  үсеп утыручы каен кәүсәсенә терәлеп башын күккә күтәрде. Күктә шул ук кояш, шул ук  өрфиядәй  җиңел болытлар. Үртәгәндәй, әле анда, әле монда яшь әтәчләр тавыш биреп ала, сарык-кәҗәләрнең тавышлары ишетелә, якындагы тирәктә кошлар чутылдый. Дөнья  уяна, дөнья яши. Аның синдә бер эше дә юк. Ул синең дөньяңның айкалуын,  эчтәге кайсыдыр кылыңның өзелеп китүен сизми дә- аның үз кануннары. Нурланның үкереп-үкереп елыйсы килеп китте.Тамак төбенә утырган төерне йотып җибәрүе авырайганнан-авырая барды,  күзләргә тулган яшьләрне  тыеп калып булмый иде инде. 
 
***
Бераз тынычлангач, егет  ишегалдына чыкты.Сәидә тынычланган, ул хәтта елмая да иде. Елмайганда, иреннәре бераз гына калтырап китә, куллары да тыңламый азаплый икән. Кызның  аяклары шулай  тумыштан   ук йөрми, кая гына  йөртсәләр дә,  файдасы булмаган,  ди. 
Нурлан,  кызның гариплеген  күрмәмешкә салышып,  шаярырга -көлдерергә тырышты. Бергәләп социаль челтәрдәге  кызыклы  рәсемнәрне карап утырдылар, егет бүгенге төн маҗараларын да кызга  көлкеле тасвирлап, “ вот какой я джигит” дигән булды. Дусның килеп җитә алмавын исә болайрак шәрехләде: йоклап калган, имеш, уятасы килмәгән.Берара, үзенең хәл-әхвәлен кыскача гына аңлатып, Казандагы  туганы Мансурга  да хат-хәбәр язып салды.  Мансур – агасы  Алимның  кече  улы.
Көн  төшлеккә  авышканда, капка төбенә елкылдап торган кара джип килеп туктады. Һава суларга дип бакчага чыгып утырганнар гына иде әле.
Машинадан төшкән  кара мыеклы,  озынча каратут йөзле  абзый  ышанычлы адымнар белән өйгә юнәлде. Үзен белә-белгәннән бирле сәүдә эшендә булган  Алим ага һәрвакыт шундый җитез һәм  тәвәккәл булды. Менә хәзер дә энесенең улы бәлагә таруын белеп алу белән килеп тә җиткән. Кырык эшләре  кырылып ятса да, туганлык хакын иң өскә куячак алар нәселе.
Сәидәнең әнисе килүченең Нурлан артыннан икәнлеген аңлап алгач, чәйгә чакырды.
Хуҗа өйдәме соң?- диде Али ага.
 Ул эшләре белән киткән иде шул, - дип алдашты ана. Чынында йорт хуҗасы кызына берничек тә ярдәм итә алмау  ачысын шайтан суы белән юып төшереп, мунча ишегалдында гырлап йоклап ята иде. 
Алай булса, кереп тормабыз. Киттек, - дип борылды ул Нурланга.
Алар киттеләр. “Кайтып җитүгә язармын, моңайма”, - диде егет. Чын күңеленнән әйттеме ул моны, юатырга теләп кенәме- ул моны үзе дә аңлап бетерә алмый иде әле.  Ул хыялы белән чынбарлык арасында калган юлаучы иде. 
Төнге озын юллар аша выжылдап узып барганда, аның күзе  үзе  туктаган  юл чатындагы  аксыл  әйбергә төште. Агасыннан туктатуын сорап, ул шунда йөгерде. Ул  Дус янына йөгерде! Күзен ачыттырган  яшьләрне  чыгармаска тырышып, пычракта аунап яткан  йөнтәс уенчыкны кулына алды. Аяк асты тулы тәмәке төпчеге дә бушаган шешә. Бераз читтәрәк,  куерып үскән үләннәр арасында,  паспорты аунап ята.  Як-ягына каранып,   эзләп караса да, бүтән нәрсәләре күзгә чалынмады.  “Монысына да рәхмәт” дип, ачы көлемсерәде ул.  Бушаган касә яңадан тула башлады: югалткан артыннан югалтканны табу  куанычы да бар ич әле.
Агасы  - акыллы кеше: нәрсә булганлыгын сорашмый. Үзе сөйләр, ди бугай. Ә Нурланның әлегә,  чынлап та, беркем белән дә сөйләшәсе килми. Ул Сәидә турында уйлый. Бәхет өчен яратылган ич ул... Нигә шулай соң? Бер гөнаһсыз  кыз бала аягына басу турында хыяллана, ә ниндидер ике аяклы мөртәтләр  Җир-ананың йөзенә төкереп,  явызлык кылып йөриләр! Йа Аллам, син мәрхәмәтлесең, син кичерүчән, син – ярлыкаучы... Ярдәм ит  Сәидәгә. Табибларның кулыннан килмәде шул, дип уфтанган хәсрәтле анасына сабырлыклар бир. Кодрәтең киң. Нурлан акрын гына дога укырга кереште. Укыган саен йөзе ачыла, кызның аякка басачагына ышанычы арта  бара иде.
Ә бу вакытта шомырт кара күзләренең яшьле элпәсе аша  Нурлан киткән юлга карап, беркемне күрми,  Сәидә дога укый иде: “Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фиһәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү”. Әнисе, мөселманнар  һәр көнне шул доганы укырга тиеш,  диеп өйрәткән  Иминлек догасы иде ул.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy