Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Антон Павлович Чеховны татарча укыйбыз

​Антон Павлович Чеховны татарча укыйбыз

06 июня 2017
294 карау
XIX йөзнең икенче яртысында А. П. Чехов укучыларның игътибарын җәлеп итә. Озак та үтми бу язучы бер рус әдәбиятында гына түгел, ә бөтендөнья әдәбиятында да, сүз остасы, новатор, новеллист һәм драматург буларак, иң күренеклеләрнең берсе булып таныла. Заманының тискәре якларын тапкыр тел белән укучыга җиткерүдә А. П. Чехов яңа алымнар таба. Ул коллыкта тәрбияләнгән кешенең начар сыйфат­ларын сурәтләү белән генә чикләнми, ә шул җәмгыять шартларында кешенең әхлакый яктан ничек һәм ни өчен таркалуын да күрсәтә. Әмма бу сыйфатлар турында сөйлә­гәндә, бөек язучы коры тәнкыйть сүзләре кулланмый, ул җәмгыятьнең череп таркал­ган җирлеген үткен юморга, көлкеле сүзләр пәрдәсенә төреп бирә. Шуңа күрә дә инде А. М. Горький Чеховның әсәрләре турында: «Хикәяләренең нәфис тышчасы аркылы эчтәге кырыс кисәтү бик аз гына беленеп тора», — диде. Әнә шундый осталыгы өчен А. П. Чехов укучыларның иң яраткан язучыларыннан санала.
Түбәндә без олы сатира остасының кечкенә ике хикәясен бирәбез.

 

ХАТЫНЫ БЕЛӘН ЫЗГЫШКАН


— Шайтаныма олагыгыз! Эштән эт ке­бек ачыгып кайтасың, ә алар шайтан белсен нәрсә ашаталар! Әйтергә дә яра­мый тагын үзләренә! Әйттең исә, шың­шу, күз яшьләрен көт тә тор! Ни пыча­гыма дип өйләндем соң мин!?
Хуҗа кеше шундый сүзләр белән ка­шыгын тарелкага атып бәрде дә, уры­ныннан сикереп торды һәм, җенләнеп, ишекне шартлатып ябып чыгып та кит­те. Хатыны, үксеп, салфетка белән йө­зен каплады да икенче бүлмәгә чыкты.
Ире, үз кабинетына кереп, диванга су­зылып, йөзе белән мендәргә капланды.
«Шайтаным котырттымы мине өйлә­нергә! — дип уйлады ул. — Бик шәп «гаилә» тормышы, әйтәсе дә юк, өйлә­нергә дә өлгермәдем, инде атыласы килә!»
Чирек сәгатьләр чамасыннан ишек ар­тында йомшак кына аяк тавышлары ишетелде.
«Әйе, бу гадәттәгечә инде. Хурлады, талашты да хәзер инде ишек тирәли йөри, килешергә тели. Бик кирәгең бар иде! Синең белән килешкәнче, асылынып үлүем артыграк!»
Әкрен генә шыгырдап ишек ачылды, ләкин ябылмады. Кемдер бүлмәгә керде, йомшак кына, юаш кына адымнар белән диванга якынлашты.
«Ярар! Гафу үтен, җыла... Майлы ку­киш алырсың!.. Ник шартламыйсың шун­да, барыбер бер авыз сүз дә ала ал­массың. Менә йоклыйм, сөйләшергә дә теләмим.
Ире, башын мендәргә тәртә төшеп, әк­рен генә хырылдарга тотынды. Ләкин ирләр дә хатын-кызлар кебек үк ихтыяр­сызлар шул. Аларны да эретергә, йомшартырга була. Артында җылы тән тоеп ул җәһәт кенә диван аркасынарак күч­те, аягын тибеп куйды.
«Әйе... Хәзер менә сырпаланабыз, ир­кәләнәбез, ялагайланабыз... Тиздән иң­баштан үбәргә, тезләнергә керешербез. Яратмыйм шул назлануларны! Алай да... кичерергә кирәк булыр үзен. Аңа, бу хә­лендә, борчылу зарарлы да бит. Берәр сәгать газаплыйм, җәзалыйм да «гафу итәрмен».
Колак төбендә генә тирән итеп көрсе­нү ишетелде, аннан соң икенчесе, өченчесе... Ул аркасына кечкенә генә кул ти­гәнен сизде.
«Ярый инде! Соңгы тапкыр кичерәм. Газаплавым җитәр инде мескенне! Шу­ның өстенә мин бит үзем гаепле! Бер дә юк өчен җәнжал куптардым... — Йә, чү инде, җаным!»
Ул, кулын артка таба сузып, җылы гәүдәне кочып алды.
— Тьфү!
Аның янында үзенең зур эте Дианка яга иде.
 

БЕР КЫЗНЫҢ КӨНДӘЛЕГЕННӘН


13 октябрь. Ниһаять, минем урам­да да бәйрәм! Карыйм да үз күзләремә үзем ышанмыйм. Минем тәрәзәләр ал­дында биек, килешле гәүдәле, серле кара күзле кара тутлы берәү йөренеп тора. Мыеклары — искиткеч! Бишенче кон инде иртә таңнан кара төнгәчә ул менә шун­да йөри, үзе гел безнең тәрәзәләргә ка­рый. Ә мин игътибар итмәгәнгә салы­шам.
15     октябрь. Бүген иртәдән үк коеп яңгыр ява, ә ул, мескенем, һаман йөри! Шуның өчен үзенә каш сикертеп, үбү ишарәсе ясадым. Ул миңа сөйкемле елмаеп җавап бирде. Кем сон ул? Варя апам аны: «Ул миңа гашыйк булган, минем өчен яңгырда коена», ди. Нинди аң­гыралык! Ничек инде кара тутлы шун­дый ук каракай кызны ярата алсын? Әни безгә, матуррак киенеп, тәрәзә янында утырырга кушты. «Бәлкем ул берәр жу­ликтыр, ә бәлкем яхшы әфәндедер», — ди әни. Жулик... имеш... И җүләр дә соң сез, әни!
16     октябрь. Варя миңа: «Син ми­ңем тормышымны будың», — ди. Аның
Варяны түгел, ә мине яратуына мин га­епле! Ана тротуарга ялгыш кына запис­ка төшереп җибәрдем. О, явыз! Җиңенә
акбур белән «соңыннан» дип язып, миңа күрсәтте. Аннан соң әрле-бирле йөрде дә каршыдагы капкага: «Мин каршы түгел, ләкин соңыннан», — дип язды. Язды да тиз генә сөртеп алды. Ник йөрәгем бу кадәр сикерә икән?
17     октябрь. Варя терсәге белән минем күкрәккә төртте. Әшәке, кабахәт көнче! Ә теге бүген городовойны туктат­ты да, безнең тәрәзәләргә күрсәтеп, озак итеп аңа нәрсәдер сөйләде. Хәйлә кора! Мөгаен, сатып ала... Тираннар, залимнар сез, ирләр. Ләкин сез нинди хәйләкәр­ләр, чибәрләр!
18     октябрь. Бүген, бик озак юга­лып торганнан соң, абыем Сережа кайтты. Ләкин ул урынга ятарга да өлгер­мәде, аны квартальныйга чакырдылар.
19     октябрь. Хәшәрәт! Кабахәт! Сережа кемнеңдер акчасын туздырып качкан булган, ә ул 12 көн буена аны сагалап йөргән икән!
Бүген ул капкага: «Мин буш, мөмкин» дип язды. Хайван... Үзенә телемне күрсәттем.

Лена ГАЙНАНОВА тәрҗемәләре.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy