Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Китү. № 2.

Китү. № 2.

Марсель Галиев
Марсель Галиев
05 июня 2017
1360 карау
Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5285

* * *
Мунча парында яңадан туып, әремле каен себеркесе белән яратып кына кыйналган төн күзөнөклөренөчө камырга өйләнгән Нәфисә әби җиңел юрган астында хәл җыеп ята.
Кайнап чыгуны вәгъдә итеп, самовар борын астыннан гына тыенкы гөжләп утыра.    
Тәнзилә почмактагы серле, борынгы исләр аңкып торган олы сандыкны ачып куйган. Бер төенчек ала да, әмер көтеп, Нәфисә әбигә күрсәтә.
— Анысы кәфенлекләр, кызым, караватка алып куй, яме... Анысында — грамоталар, медальләр булыр. Калсын шунда, сандык төбендә... Әнә теге, яулыклар арасында... кызылын алып бирче, кызым. — Нәфисә әби кызыл косынканы йөзенә китереп иснәп торды. — “Кызыл косынкалы комсомолка” дип газетага язганнар иде шул чагында. И-и, яшьлек... Күр әле, өр-яңа кебек. Сипсемөгөн дә... Әнә теге, калай чәй савытын алып бир әле...
Нәфисә әби куе сары, кара мәрҗән муенсалар, әнисеннән калган көмеш беләзекне алып Тәнзиләгә кигезде.
— Болары сиңа, кызым. Карышып торма. Муда дигәннәре өйләнеп кайта ул. Истәлегем булыр.
Ул арада Тәнзилә стенага эленгән көзгене үрелеп алды. Нәфисә әбине торгызып утыртты. Үз каршына килеп, күптән инде берәү дә текәлеп карамаганга үпкәләп, йөзе сүрәнләнгән иске көзге кинәт уянып китте сыман. Көзгедә гәрәбә муенса таккан, куе-кара чәчле яшьлек, кызыл косынка буган ак чәчле олыгаю иясе — янәшә, башны башка терәп, елмаеп торалар иде.
Сандык әлегә ябылмады. Юлга җыену тагын кичектерелде. Ашыкмый иде Нәфисә әби. Туган нигез аны күзгә күренмәс бәйдә тота иде.

Бер-берсен кысташа-кысташа чәй эчтеләр. Аннары... Нәфисә әби чит-читлөре тузып беткән альбомны кулга алды. Беренче битендә — иреннәре җитди кысылган, пар толымын түшенә яткырган косынкалы кыз сурәте. Астына — “Комсомолка Нәфисә” дип язылган.
— Толымнарны кистерәсе көнне төшкән сурәт, — диде Нәфисә әби. — Толым йөртү — искелек калдыгы, янәсе...

И-и, гомерләр. Киләчәк өчен дип үзебезне онытып яшәдек бит. Ничек шулай бәхетле алданганбыз — уйлыйм да хәзер, исләрем китә.
Нәфисә әби рәсемнәргә туктала-туктала, дога укыгандай, сөйли дә сөйли. Тәнзилә аның иңеннән кочып, тыңлый да тыңлый.
— Менә бусы — олы улым. Әрмия хезмәтендә чакта Чита шәһәрендә марҗа кызына өйләнеп калды. Сабан туена кунакка кайтып төштеләр берзаман. Хатыны — чибәр, ядрә кебек, уйнаклап кына тора. Сырпалана, улымның бер алдына, бер артына төшә инде. Миңа да “мама”, дип төчергәләнеп кенә тора. Бөтен оч халкы яратып калды үзен. Марҗа кызлары яшьлектә татарга ябышып тора да, олыгая башлагач, төн аерыла, җан аерыла икән шул... Йөрәге таушалып, эшеннән чыкканнан соң, улымның кирәге бетә башлаган.
Ике улы да: “Без татар фамилиясе йөртмибез!” — дип әнкәсе фамилиясенә күчкәннәр, чукынып, чиркәүгә йөри башлаганнар. Теге... “ике ана” диләрме әле... почмак сурәте каршына китереп, син дә чукын, дип әтиләрен кыйный башлаганнар. Анда торырлык рәте калмагач, кайтып төште авылга. Инвалид иде, йөрәге кылтырап тора иде, шуңа карамастан, эчте дә эчте. Авылдашлар күзенә күренергә ояла иде. Аръяк болында бәбкә саклаганда, чирәмгә утырып, башын тезенә куйган килеш йоклап киткән, мескенем, мәңгелеккә... Телеграмма суктым хатынына, җавап та бирмәде...

Өй тынлыгын сискәндереп стена сәгате соңгы көн... соңгы көн... дип унике тапкыр сукты. Нәфисә әби, эчтән санаган шикелле, иреннәрен кыймылдатып, бер ноктага текәлеп утырды да альбомның яңа битен ачты.
—  Менә бусы — кызым Светлана. Сугыштан соң туды. Чибәрме? Миңа охшаган, дисеңме? — дип Нәфисә әби Кызыл мәйданда, мавзолей каршына басып, чәчләрен шарлавыктай агызып, бөтен йөзенә елмаеп төшкән бөтерелмә итәкле кыз сурәтен кул аркасы белән сак кына сыпырып куйды.
—  Чая иде бик! Мәскәүгә барып укырга керде бит. И, сөендек инде әтисе белән. Тирә-якта сирәк була торган хәл: Мәскәүнең үзендә укысын әле кызың... Кеше арасында ким-хур булмасын дип, эшләп тапканыбызны аңа җибәреп тордык. Шулай еллар узды, дүртенче курска җиткәч бугай, кара чутыр негр егетен ияртеп кайтып төшмәсенме кызыбыз. Лумумба университетында укый икән теге. Ак тешләрен күрсәтеп елмаеп кына тора. Гәүдәгә озын, куе бөдрә чәчле, ныклабрак карасаң, корым арасыннан чибәр генә чырае да шәйләнә. Их, минәйтәм, тәне дә ак булса, дөнья бәясе торыр иде бу егет сыңары, дим. Капка төбендә безнең биниһая зур таш ята бит әле... Аны Ниһатым да, тагын бер-ике ир-ат кына кузгата ала иде очыбызда... Әтисе шуны негр егетеннән күтәрттерде бит тәки. “Куәтле бу, кияү булырлыгы бар", дигән була. Эчтән җылап булса да, килештек инде кызыбызның нияте белән... килешмәгән булсак та, китеп барырие... Баштагы көндә кызулык белән искәрмәгәнмен икән, сыер саварга дип иртән чыгып барганда, күрәм: өйалды ягындагы ятакта бу... Юрган астыннан кул-аяклары чыгып тора — абау! Чак кычкырып җибәрмәдем. Менә сиңа хикмәт: кара чутыр төнле негрыбызның уч төпләре, табан аслары ак икән бит! Атылып чыктым да ишегалдына, тотындым укшырга... Гариптер бу, минәйтәм, кара булгач, аның бөтен төше дә кара булырга тиештер бит инде, - дим. Ул бахырларның тумыштан шулай: уч төбе белән аяк табанына кара буяу җитми кала икән! — дип Нәфисә әби көлгәндәй итте. Эчтән, тирәннән күтәрелгән яшьләре керфекләргә бөреп чыкмас өчен, көлгән атлы булып, әрнүен сүндерә белү — әбиләргә генә хас сыйфаттыр, күрәсең.

Шул китүдән соң кызыбызны бүтән күрмәдек. Мозамбик дигән Африка иленнән икеме, өчме хат килде дә башта, аннары бөтенләйгә тукталды.
—  Эзләтеп карамадыгызмы, әби? —диде Тәнзилә.
—  Эзләттек тә... Булмады. Төшләремә керә, ник бер кәлимә сүз әйтсен. Исән булса... төшкә сөйләшеп керер иде...
Нәфисә әби альбомның яңа битен ачып, төпчек улы Шамилнең сурәтен учы белән сыйпап куйды. Рәсемдә — эре бөдрә чәчен маңгайга кыеклап төшергән, гармун уйнап торган, шактый тәкәббер-чибәр егет басып тора иде.
—  Төпчек улым Шамил. Бер аягы тумыштан гарип булды. Гел кимсенеп йөрде малай чакта. Ходай Тәгалә бөтенләй рәнҗетмим бу баланы, дигәндер инде: нәселдә юк тавыш бирелгән иде улыма. И-и, ул җырлап җибәрсәме!.. Туң йөрәкләр дә эреп, күз яшенә әверелә иде.
—  Өйләндеме? — Тәнзилә, капылт шундый сорау бирүеннән кызарып куйды.
—  Үз вакытында синдәй ипле кыз очрамагандыр инде... Шулай җырга алданып, рәтле эш тә, көйле тормыш та коралмады, ахрысы...
Шул вакыт капка төбенә килеп туктаган машина тавышы ишетелде. Ишеген “котырган калай тавышы” чыгарып ябуыннан ук танып алдылар, Сәрмән бу, каударланып килеп тә керде.
—  Син мондамыни, Тәнзилә, медпунктка йөгер, районнан комиссия килгән! —дип әмер бирде Сәрмән.
Тәнзилә: “Мин хушлашырга кайтып җитөм әле, әби”, — дип, капылт кузгалып, чыгып китте.
—  Җыенасыңмы, Нөфисөтти? Әйткәнемчә, өчтә кузгалабыз!
Нәфисә әби, каушап, караватка килеп утырды, калтыранган бармаклары белән юрган почмагын бөтерә-бөтерә, кыенсынып кына сүз башлады:
— Песи яларлык пенсиям анда мине эзләп табармы соң?
— Табар, табар, Нәфисәтти!
Сәрмән өй эченә күз йөртеп чыкты, бөтен нәрсә тарау ята, бер дә җыеп төенләгәнгә охшамаган иде.
Нәфисә әби, тәрәзәгә карап, үзалдына сөйләнгәндәй итеп:
— Әллә, минәйтәм, кыш кергәнен көтикме?..
— Син, карчык, проблема чыгарма миңа! Кәгазьләр тутырылган. Кире чигенү юк!
— Шамил улым кайтып төшсә, ишектә йозак, учагы сүнгән өй... Нишләр ул бала?..

Сәрмән, ысылдап, сүгенүен эчкә йота алды. Сигарет алып капты да, кабызмыйча гына, иреннәре арасында уйната башлады.
Нәфисә әбинең төпчек улы Шамилне — нефтьчеләргә ияреп китеп, Төмән якларында хәбәрсез гаип булган җилкуарны — Сәрмән таныш-белешлөре аша гел сораштырып торды. Аны вокзалда сукбайлар, бомжлар арасында белмәгән кеше юк икән. Кушаматы — Шамил Шаляпин булган. Кайсы телдә, нинди җыр телисең, чатнатып җырлап бирә, ди. Тик шундый шарты бар: бер куплет җырлаганнан соң, туктап кала, кулына хәмер салынган стакан тоттырмасаң, җыр алга китә алмый икән.
“Бәләкәйдән мәҗлесләргә йөртеп, сәхнәләрдән мактап, җырлатып бозганнар шул малайны. Инде дә дә акыл кермәсен икән...” — Сәрмән үзалдына мыгырданып, нәтиҗә ясады.

Төмәндә төрмәдән котылып чыккан бер законлы вор Шамилне үз канаты астына алган. Төннәр буе частушкалар җырлата, аны күндәм хезмәтчесе итеп йөртә икән. Ә бер төндә Шамилне озын җырлар җырлатып, күкрәген төя-төя җылаган да: “Братва, нигә Ходай миңа — славян канлы аксөяккә тугел, ә гидай кенәзгә биргән мондый тавышны?! — дип күзен кан басып, кычкырырга тотынган.
Кынысыннан хәнҗәрен алган да Шамилнең күкрәгенә төбәп ыргыткан. Заманында сәхнә тоткан егетнең соңгы тукталышы — зират почмагындагы кабер, хач итеп кагылган иске тактага шәмәхә каләм белән язылган исем — “Шамил Шаляпин" — бары шул калган.
Бу хәбәрне бер атна буе әйтә алмый йөрде Сәрмән. Соңгы өметен өзәм бит карчыкның, картлар йортына илткәч кенә җайлап әйтермен дип уйлаган иде, менә бит...
— Шамилем кайтып төшсә...

Сәрмәнгә Нәфисә әбинең тавышы чаң суккандай тәэсир итте. Капылт кызып китүен ул сизми дә калды:
— Юк синең улың, Нәфисәтти! Көтмә син аны, көтмә! Каберен үз күзләре белән күргәннәр хәбәр иттеләр. Берьялгызы утырып калмасын дип, мин бит сине кешеләр янына, җылыга илтергә телим, аңлыйсыңмы, беркемең дә юк бит синең. Җыенып тор, сәгать өчтә кузгалабыз! — дип Сәрмән каты-каты басып чыгып китте. Машинасы янына чыккач, тәмәке кабызды, әйләнәли йөреп, тәгәрмәчләргә тибө-тибө, үзалдына мыгырданды: “Кызыбрак кителде... Юлга чыккач, әзерләбрәк әйтәсе булгандыр да... Вәт син аны! Ике ташны берьюлы иңемдә йөрталмыйм бит инде мин!..”

Икенче “таш”ның хикмәте шунда иде. Әтисе йөрәктән кинәт вафат булгач, Сәрмәнне авыл Советы рәисе итеп аның урынына куйдылар. Сейф төбендә яткан кәгазьләрне актарган чакта бер хат килеп чыкты. Конверт тышына әтисе кулы белән “Нугаева Нәфисәгә вакытлыча тапшырылмый тора” дип язылган иде. Мәскәүдөн, Тышкы эшләр министрлыгы аша килгән бу хатка хәзер ун елдан артык вакыт узган инде. Кеше ышанмаслык сүзләр иде Мозамбик илчелегеннән җибәрелгән хатта. Имеш, өч бала тапканнан соң, Светлананы икенче иргә сатып җибәрелер. Анысыннан өч бала китергәннән соң, тагын өченче иргә саталар. Шулай, кулдан-кулга йөри торгач, унөченче баласын тапкан чакта (1988 елда) җан биргән бичара...

Ул хатны иске төшергәндә кабат-кабат сүгенеп куя иде Сермен.
— Анасын сатыйм! Бу татар кызларын, әйтерием! Денен сатып, кемгә генә хатын булмыйлар. Кысык күзле казахка, күзен ачып, күпме Назарбаевлар ясап бирделәр. Кыргыз-үзбәкнең йөзен агарттылар. Урыска җим булуларын әйткән дө юк. Инде хәзер, байлыгын тота алмыйча, кара чутыр негр астына кереп, бала табу фабрикасы булып эшлиләр. Кабер такталарын!..
Катлы-катлы сүгенгәндә, үзенең хатын-кыз булып туу үкенечен онытып тора иде Сәрмән.
 
* * *
Баягы хәбәрдән Нәфисә әбинең күз аллары караңгыланып китте. Үз-үзен тирбәтеп юаткан шикелле, караватта ул бик озак онытылып утырды...

“Гомерем буе әрнедем. Сине таза-сау итеп тудыра алмадым шул, улым... Син әйбәт очлыйсың дип, эскерт башына гел мине менгерәләр иде... Авырлы килеш... Менәсе булмаган да бит... Каршы әйтү гадәтемдә юк иде шул. Башым әйләнеп китеп, печән эскертеннән ничек егылып төшкәнемне дө белми калдым. Нык бәрелгәнмендер инде... Шул егылудан гына күрәм... Сәламәт булсаң, теттереп яшәгән булыр идең, улым... Әллә иле, әллә заманы шундый килде, рәхәт күрергә язмады инде безгә... Син генә тотып торадырыең, улым... Барда бетте... Ишек тоткасыз калыр, учакка ут эленмәс, өй иясе ташлап китәр...”

Нәфисә әби, ни хикмәт, җылый алмый, кайгы канаты сыйпаган күңеле сызланмыйча гына бушанып калды.
Соңгы... дип, тик бер тапкыр гыжылдап сукты арган стена сәгате.

Нәфисә әби, сискәнеп, урыныннан кузгалды, зиһене ачылып, кул-аякларына көч иңгәндәй булды. “Юк, мин болай гына бирешмим әле. Тәвәкәлләргө кирәк... Барысы да тәртиптә калсын...” Шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә ул түр караватка куелган төенчекләрне чишә башлады: “Монысы кәфенлекләр... Монысы гүр садакасына дигән ислесабыннар, яулык-сөлгелөр... Монысы —хәеракчалары... Бөтенесе дө кул уңаена ятып, күренеп торсын...” Барысын да тәртипләп тезеп куйгач, Нәфисә әби идән уртасына басып, дөньяның дүрт тарафын да барлаган шикелле, өй эчен күздән кичерде. Үткәннәр авазын йотып тын калган стеналар, ак мич, төрөз төбендәге гөлләр — бар да кала. Җанның ерак юлга чыгарга темам өлгереп җитеп тәкатьсезләнүеме бу—күкрәк читлегендә йөрәге алгысынып кага башлады.

Нәфисе әби караватка менеп, мендәр-ястыкны бер башка шудырып куйды, ак җәймә өстенә тезләнде дә кызыл косынканы бау итеп бөтерә башлады. Тизрәк, тизрәк, дип ашыктырды җан тибеше. Кайчандыр җилде учак уты кебек җилфердәгән, дәртле кыз чагына нур эстәгән ефәк косынка, комсомол үҗәтлеге белен карыша, кулдан шуа иде.

“И, Ходаем, яши белмәгәнмен... Алланы да, мулланы да белмичә эшләдек тә эшләдек бит. Балаларымны да күз уңында тота алмаганмындыр инде. Кичер мине, Ходаем... Нигеземдә калыйм... Бары бер дога әйрәне алдым бит мин бу дөньялыкта, анысы да картайгач кына.. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһу ваһдаһу лә шәрикә ләһү, вә әшһәдү әнне... Кеше күзләренә карап, ничеклөр яшим... Шушында, гомер кичергән җирдә... Мине гөнаһлы санама, Раббым. Якыннарым мине анда көтәләр бит, анда... Лә иләһә иллалаһу..."
Карават башына элмәк итеп бәйләнгән кызыл косынка муенын буып тартылганда, доганың соңгы юллары өзелеп калды.
Күрше кызы Тәнзилә йөгереп кергәндә, Нәфисә әбинең дөнья хәсрәтеннән котылган җаны Күк катларына юл алган иде инде.
 
* * *
Йә, Хода, нинди хозурлык, сөмави нурларда тибрәнгән ф киңлекләр. Күләгәсез җиһанга туарылып, җан рәхәт талпына. Төтенсу-яшел тугайлыклар, оҗмах бакчалары дигәне шушы мәллә?

Уяу калган аң-зиһене сизенә, менә хәзер аны кардәш-ырулары каршы алырга тиеш. Җиде бабасын белмичә яшәргә мәгъкуль ителгән җан сүрүе хәтер көзгесенә төбәлә. Әнә, ак атта ханзадәләр, кылыч аскан сәргаскәрләр бер-бер артлы үте тора... Җарияләре уртасында ханбикәләр, намазлык өстендә остабикәләр... ым кагып, үзара нидер сөйләшәләр, әмма нигәдер якын килмиләр. Болар бар да аның әби-бабалары, югыйсә... Их, эндәшергә иде, белми шул, исемнәрен белми...

Әнә, сары камыллы кыр, урак тоткан бирчәйгән кул, бөгелеп кәлтә бәйләп арыган шәүлә —анысы үзе ич, үзе!..
— Вагайттың, вагайттың нәселне! — дип пышылдый кемдер.
Әнә, олы улы килә... Нишләп аның ярты ягы гына күренә микән соң?
— Дөньялыкта кяфергә табынып яшәгән... — дип пышылдый кемдер. Әнә, кызы — бәгырь парәсе... Карала да югала, карала да югала...
— Кяфер диненә күчкән... Аның юлы бүтән яссылыкта, — дип пышылдый кемдер.
Әнә ире... төпчек уллары белән иңгә-иң торып киләләр...
Мине күргәч, нигә шатланмыйлар? Нигә мин аларга якын килә алмыйм? Йә, Ходам, Күктә дә мин хәсрәт упкыннары аша чыга алмаммыни?!.
Шул мәлдә уңнан да, сулдан да, өстән дө, астан да берьюлы илаһи кодрәтле тавыш яңгырады:
— Мордар киткәнгә — мәңге үкенеч иңдерермен. Сиңа — упкын аша якыннарың ягына чыгу насыйп ителмәс! Җирдәге каберең, Күктәге кадерең нуры — тормыш кальбеннән. Җирдә кем булып казгангансың, Күктә дә шул кимәлдә калырсың. Сиңа монда сукыр эш аты булу язган!

Гарше көрси катында сылтауга салынып аклану мөмкин хәл түгел иде... Җирдә гөнаһларга абына-сөртенә кабаланып яшәдеңме? Гомер йомгагыңны, кабат-кабат сүтеп карап оялу өчен монда чикләнмәгән вакыт бирелә икән шул.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy