Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кайту

​Фәния ХУҖАХМӘТОВА
​Фәния ХУҖАХМӘТОВА
29 мая 2017
769 карау
Эй, әни, әни! Әгәр хәзер янымда син булсаң, кочаклап алыр идем дә үзеңне, »еп еракка-еракка алып китәр Бар уйларымны, серем-хыял-ины, икеләнү-шикләремне сиңа »р идем. Шулай итә алыр идемме икән? Юк, булдыра алмас идем, бүгенгә кадәр булдыра алмаганны.

Уйлыйм, сагынам, сагынуларга түзә алмый башлагач, кибетләр буйлап әнигә күлмәклек эзләргә чыгып китәм, ак җирлеккә вак кына зәңгәр чәчәк төшкәнне, әнинең, без кечкенә чакта, бик яратып кигән күлмәге төслене эзлим.

Самолетлар, поездлар, машиналар бик акрын кайта төсле. Калган юлны җәяүләп йөгерәм. Әни янына кайтам, эч-серләремне бушатырга, чистарынырга, пакьләнергә, яшәү көче алырга кайтам аңа. Балачакка кайтам, һәркемнең кайтып егылырлык нигезе, балачагы булырга тиеш.
Гамьсез, гөнаһсыз балачак, әнием көтеп торадыр. Менә ул минем каршымда. Әллә ул көннән-көн бәләкәйләнә инде — җилкәмнән генә Калган. Мин талпынам, безнең аралар яп-якын, янәшә. Кочаклап алырмын да, ул башын күкрәгемә куяр. Юк, булмый, ашыга-ашыга ике кулын суза, күзләрен яшерә, мин аларны барыбер күрәм, алар, яшь пәрдәсенә өртелә дә, янә яктырып, балкып китә.
— Исәнме, Тамчы, исән йөреп, сау кайттыңмы? Мин көткән, мин ишетергә теләгән сүз әйтелмәде, «Кызым, балам!» димәде.
— Ярый. Күргәнеңчә. Үзең нихәл? — Мин дә ул сүзне әйтә алмадым. «Әнием!» дия алмадым, шулай дип, өзгәләнеп әйтүемне ишетәсе киләме икән?
— Шөкер.

Шул минутта мин үземне сулар һавасыз бушлыкка эләккәндәй хис итәм, тыным кысыла. Януларым, көюләрем, ашкынуларым бушка булган икән. Без кочаклаша алмадык. Югыйсә, төшләремә кергәндә дә, әле генә юлда кайтканда да, кочаклыйм да алам, дип кат-кат кабатлаган идем. Мин әни белән бер мәртәбә кочаклашканны да хәтерләмим. Бер генә кочаклашсам да, шуны уйлап, юаныр идем дә бит! Элегрәк бу турыда ныгытып уйламаганмын, күрәсең. Күңелем наз таләп итә башлагач, уйлыйм да, хыялланам да, хыялым чынга гына ашмый. Чәчләремнән сыйпасын, аркамнан каксын иде.
Миңа урынны ак өйгә — зур якка әни җәя, анда үземне генә яткыралар. Йоклыйсы түшәгем чумып югалырлык. Кабартып салынган мендәрләргә, исем китеп, карап торам. Ап-ак җәймә җәелгән, ак япмалы юрган. Күзалдым томанланып китә, каршымда мәңге эремәс карлы тау түбәсе торгандай. Урынга барып ятам да күзләремне йомам, туңып үләрмен төсле. Үзем йоклаганга салышам. Өйне шыксыз тынлык басып алган, ичмасам, чикерткәләр дә юк, алар да каядыр китеп беткәннәр. Әни аларга тими торган иде бит. Чикерткәсез тынлык авыр икән: җанны баса, җанны кыса. Без үскәндә мондый йомшак караватлар юк, тезелешеп, идәнгә ята идек. Мин идәнгә төшеп ятам. Үскәндә мин «идән астындагы йорт иясенең, иләген ике учына лыпыт-лыпыт бәрә-бәрә, он иләгәнен» ишетә идем. Әллә инде ул да туктап калганмы, әллә, барыбер тыңлаучы юк, дип, өйне ташлап киткәнме? Йоклый алмый ятуымны әни дә сизеп, белеп тора, аяк очларына гына басып килеп, юрганымны рәтли.

«Кызым!» дисен дә яныма килеп утырсын, ятсын иде, юк, килми. Ник соң үзем чакырып алмыйм да, сикереп торып, утырмыйм. Батырлыгым җитми, оялам. Артык яратам, бугай.
Мәктәпләрдә соңгы уку көннәре, төпчек энем дә унынчы класста укып йөри, ул да үсеп җитте. Ул дөньяга киләсе булгач, әни сөенде дә, кайгырды да. Районга аны юк итәргә дип тә киткән иде, кире кайтты. Керергә чират торганда хатыннар сөйләшкәннәр: «Кичә фәлән авылның фәлән хатыны монда килгән, кайткан җиренә ике баласы суга төшеп үлгән». Кечкенә энекәшем — унынчы бала. Ул һаман бала әле, озын тәнәфестә йөгереп кайта да әнине кочаклап ала, битләреннән үбә. Әнинең сөенече эченә сыймый, миңа көнләшеп карап торырга гына кала. Мин монда, туган нигездә, кунак кына. Китсәм, ерак шул инде. Югыйсә, минем дә кендегем идән астына күмелгән. Әни мине кыш көне дөньяга китергән. Ул көнне мунча яккан булганнар. Мунча узган, шаулап күмер төшкән, мунча җылынган, мунча кызган. Мунчадан соң эчәргә диптер инде, әни чәй суына киткән, көянтәләп су күтәргән, өйгә кайтып җитә* алмаган, мунчага кергән, мин шунда туганмын. Сөйләшкәндә алай димәгәннәр, мунчада туган димәгәннәр, кар астыннан таптык, бәкедән алдык дигәннәр. Дөньяга килгәч, мунчадан өйгә алып кайткач, мин байтак кына исемсез яшәгәнмен әле. Кыш узган, яз җиткән, миңа Тамчы дип исем кушканнар. Берәр кызлар исеме беткән булдымы икән? Әйтик, Зөләйха, Зөлфия, Зәйтүнә, Мәймүнә. Кечкенәрәк чагында мин әти белән әнине менә үсеп кенә җитим әле, исемемне алыштырам дип куркыта идем. Хәзер инде исем алыштыручылардан, фамилия үзгәртүчеләрдән үзем куркам. Мин әти кызы булганмын. Әни, бер пар каз биреп, Чистайдан дүрт пар чынаяк алдырткан, шуның бер тәлинкәсе кулымнан төшеп киткән икән, әти миңа тагын биргән: «Мә, кызым, ват, без бит өчәү генә, өчесе дә җитә безгә»,— дип, миннән чынаяк ваттырган. Әни әйтә, сине әтиең бозды, ул азындырды, ди. Әтиең миңа гомерендә бер сукты, анысы да синең өчен. Берсендә, ап-ак карны шыгырдатып, үзе белән бер олау салкын ияртеп әти эштән кайтып кергәндә, мин бишектән егылып төшеп, идәндә шуышып йөрим икән. Әти мине күтәреп тә алган, көянтә-чиләк белән су алып кайтып кергән әнигә берне сугып та җибәргән шул. Минем ни гаебем бар инде?!

Әти белән әни бик соң өйләнешкәннәр. Әтигә — утыз, әнигә егерме тугыз яшь булган. Әти сугыш бетеп ике ел узгач кына кайткан. Әти урамнан узып барганда: «Сания әбиеңнең югалган малае табылган» дигәннәр иде дип, әни күзләре талганчы тәрәзәдән карап калган.
Әни сугыш чорында урман кискән, окоп казыган. Ул чак көнгә нибары дүрт йөз грамм ипи биргәннәр. Әниләр әле шуннан да үзләре янында эшләп йөрүче немец әсирләренә дә өлеш чыгарганнар...
Әти үзе туп-туры бабай янына килгән. Әнине сораган, вәгъдә-фәлән дә биреп маташмаган, бабай барыбер әтине ошатып калган. Югыйсә, әтине күрше йортка көткәннәр. Туй атлары узганда Бака Суфиясе атлар артыннан утлы көл чыгарып очырган. Сихерли, имеш. Янәсе, янсыннар-көйсеннәр дә минем әтием белән әнием утлы көл булып очсыннар. Әни янды, көйде, ләкин көлгә әйләнмәде, очмады, тузгымады. Ничек шулай гел сабыр булып кала алгандыр?!
Беркөнне хат ташучы килде дә китте, килде дә китте. Күз алдымда озак айкалып-чайкалып йөргәне, әтине серле итеп кат-кат сораганы өчен бу хатынга ачуым килде. Койма башына менеп утырдым да бар көчемә:
— Әйт, минем әти ник кирәк сиңа? — дип юри урамнан узган-барган кешеләргә ишетелерлек итеп акырдым.
— Кычкырма, кычкырма, үскәнем,— дигән булды хат ташучы, хәйләле елмаеп.— Оятсыз! — дип тә өстәде әле колагыма гына.
Әтигә килгән хатны укыйсым килә иде, мин аның хатын укырга тиеш! Өйдә кеше беткәнне көтеп ала алмыйм, кулым тимәгән бер генә җир дә калмагандыр, хәтта идән асты туфрагын да бармакларым белән капшап чыктым. Төнлә йоклый алмыйча ятып арыйм да торып әтинең кесәләрен актарам. Оныта да башлаган идем инде, идән юарга тотындым, тузанын сөртергә, карават астына кереп киттем, пружиналы матрац астыннан бер көлтә хатлар сибелде.
Аякларымны сузып идәнгә утырдым да хат укырга тотындым, үзем укыйм, тик бер нәрсә дә аңламыйм. Бөтен хатлар бер сүз белән «Дорогой!» дип башлана, аңлыйм да, аңламыйм да кебек. Ничек инде минем әти кемгәдер кадерле булырга мөмкин? Юк, юк, бу сүзнең мәгънәсен мин аңламыйм.
Безнең авыл суга бай. Бала-чага кечкенәдән йөзәргә өйрәнә. Кайберәүләрне апа-абыйлары өйрәтә, икенчеләре үзлегеннән өйрәнә. Минем апа-абый юк. Күрше кызлары тирән җиргә алып керделәр дә, ташлап киттеләр, беренче тапкыр булса да рәхәтләнеп, бер авыз су йотмыйча йөзеп чыктым. Миңа бар нәрсә дә шулай җиңел бирелер, теләсә нәрсәне мин тиз генә өйрәнеп алырмын төсле тоела иде.
Хатлар дөньясында батып калдым, югалдым, сүзләрен аңлыйм кебек, мәгънәсенә төшенмим. Ярты көн ничек тиз узган. Әти кайтып керде дә ,ике атлыйсын бер атлап, минем өстемә сикерде, «хатларын эләктереп качарга уйладым, мич тирәли йөгердем. Хаттагы ярым-йорты сүзләр, әтинең нуры качкан йөзе мине тәмам тилертте. Әти озын чәчемнән эләктереп алганда, хатларны учак суырып йоткан иде инде. Әти дә кирәгемне бирде инде. Үчләнеп, ярсып, йөрәген басарга теләп кыйнады әти. Күзләремнән утлар күренсә дә бер тамчы да яшь чыкмады. Әти хәлсезләнеп идәнгә утырды да ике кулы белән башын тотты, мин кычкырып көлдем дә урамга чыгып йөгердем.

Шул вакыт үләсем килде минем, суга ташланып үләсем килде. Ник кенә йөзәргә өйрәндем икән. Кеше күрәсем килми иде, бакча аша чыгып, кара мунча башына менеп яттым. Тып-тын һәм караңгы иде, кычкырып елап җибәрдем, туйганчы, сулкылдап, йоклап киткәнче еладым. Таң алдыннан туңып уянып киттем, ашыйсы килә иде. Ятимлекнең беренче таңы атты. Минем дә әтием юк инде. Минем әтием кемнеңдер әтисе, Наташа диме соң шунда. Булса үземнеке генә булсын, булмаса нигә кирәге бар соң ярым-йорты әти кисәге?!
Беркөнне мине директор дәрестән үз бүлмәсенә чакыртып алды.
— Тамчы, әтиеңә әйтеп кил, сезгә читтән кунаклар кайта, районнан барып алсын.
— Безгә? Кунаклар? — Тавышым чәрелдек, кешене үчекләгәндәй чыкты, үзем дә куркып киттем, ярый әле директор сизмәде.
— Әйе, сезгә, колхоз идарәсе бикле икән, ашыгыч булганга, мәктәпкә шалтыраттылар...

Өйгә йөгердем. Капкадан әйләнсәм, бик озак булыр кебек, койма башына үрмәләдем, менеп кенә җиткән идем, мәтәлеп, йөзем белән җиргә килеп төштем. Күлмәк итәгем ертылды, кул сыдырылды. Йөрәгемне сыкратып бәреп чыккан күз яшьләрем битемә ябышкан пычракны юа башлады. Шул хәлемдә өйгә кайтып кердем. Әти белән әни кара-каршы утырып чәй эчәләр иде, әти каршысына килеп бастым. Нәрсә әйтәсемне уйлап җиткермәгән идем, ниндидер җен, усал җен котыртты мине.
— Бар хатының кайткан, барып ал,— дип кычкырдым да, әйтерсең лә баскан урынымда парга әйләндем, бер кеше дә күрми калды, чыгып йөгердем...
Тау башында тычкан утыдай якты нокта күрдем дә туктап калдым. Анда Фатыйма әби яши. Бөтен кеше аны җүләр карчык дип уйлый. Фатыйма
әби җүләр түгел. Кечерәк чагында ул мине урамда очрата да: «Улым, син мине яратасыңмы?»— дип сорый. «Мин малай түгел, кыз бит»,— дигәч, «Син минем сугыштан кайтмаган төпчегем төсле, минем улым бул»,— ди торган иде. Үзе гел ап-ак күлмәк кия, ак яулык бәйли дә көне буе болында каз мамыгы җыя. Аның мендәрләре бик күптер инде, аның янында хәзер җылыдыр. Нигә әле миңа шәһәргә китеп йөрергә, узган җәй әти белән барып та көлкегә калдым. Үзем генә урамга чыккан идем, исәнләшәм-исәнләшәм, бер кеше дә дәшми. Үзләре тагын узып киткәч, борылып-борылып карыйлар. Ярый әле әти: «Кызым, шәһәрдә исәнләшмиләр»,— диде. Аптырап калдым, үзләре гомер буе: «Кеше белән, исәнме абый, исәнме апа, дип, исәнләшергә кирәк!»— дип өйрәттеләр. Бармыйм әле шәһәрләренә, әни дә сагыныр, эзләмәсә дә юксыныр. Фатыйма әбинең кызы булам.
Әбинең капкасы тутырып ачып куелган. Улларым кайтса, ача алмый тормасыннар, дип шулай эшли ул. Ишеге дә бикле түгел. Үзе ниндидер китап тоткан. Мине күргәч, урыныннан торды, бите җыерчыклы, озын борыны нечкәреп калган.
— Әби, исәнме әле, мин синең кызың булам,— дидем.
— Минем кызым булмады шул, улларым гына бар иде. Улым бул!

Әби тагын «улым» диде. Мин аңа буйсындым, улы икән, улы булам. Сәке өстен тутырып торган түшәк уртасына чумдым. Йомшак, җылы, бер сүз юк, тыңлыйсы да, җавап бирәсе дә түгел, чикерткәләр хоры башланды, рәхәтләнеп тыңлап ятам.
Төннәр дә, көннәр дә сизелмичә үтә. Көндез эш күп, мин бөтен эшне беләм, эшли алам икән бит. Хәл белергә дигән булып Нурия апа килеп китте, ул — минем класс җитәкчем, укытучым. Тырыша-тырыша әбиләрчә укырга өйрәнеп утыра идем, сырлап-сырлап аның исемен яздым:    Ну-ри-я. Укытучым елмаеп куйды, өебез матураеп, яктырып киткәндәй булды. Әллә нинди шул Нурия апа, мең төрле итеп елмая белә. Елмаю җанымны сыйпап алды. Ник укырга йөрмисең, димәде. Шул сүзне әйтергә килгәндер, дип көткән идем. Әйтмәде, әйтмәгәч, чакырмагач та кыен икән. Төннәр үтә, көннәр озын, идән юам, суга барам, ипи изәргә, басарга, әвәләргә өйрәндем. Уйнарга чыгасым килә, чыккан гына идем, бер хатын туктатты.
— Әтиең кайсы хатыны белән йоклый? — диде.
Ачуым килде.
— Син үз иреңне бел, минем әтиемә тел тидермә!
— Минем ирем сугышта бала ясап йөрмәгән.
— Ә минем әтием сугышта үлгән кешеләрнең сәгатьләрен җыеп, аларны кер сабыны эченә тыгып, посылка салып ятмаган!...

Минем белән талашырга тотынган хатын кып-кызыл булды. Ачык авызыннан бер сүз дә чыкмады. Үзебезнең урамны, үзебезнең йортны сагындым, шуларны карарга мендем. Әнә ул зәп-зәңгәр безнең өй, ак морҗасын сузып утыра. Зәңгәрсу байрак җилферди — төтен күтәрелә, юкә утыны якканнар, димәк, әни эшкә бармаган, кунаклар сыйларга коймак пешерә торгандыр. Их, менә шунда утырган килеш кенә әни пешергән коймакны ашап җибәрергә иде!
Беркөнне кызлардан бездәге кунакларның китәсен белеп алдым да, күреп каласым килеп, өйгә йөгереп кайттым. Ике бик чибәр апа кайткан булган икән безгә. Үземне, алар алдында, бик өстен санап, әни әйткәндәй, борын аша гына, сөйләштем.
«Апаң» дип күрсәткәннәре, Наташа исемлесе миңа якын булып тоелды, бер күрүдә ошады.
— Син нинди бәхетле, Тамчы,— диде ул миңа, исемемне аз гына да бозмыйча.— Синең әтиең бар.

Кунаклар ничек килсәләр, шулай кайтып та киттеләр. Мин кызыгып йөргән сирень чәчәге төшкән күлмәклекне әни Наташа апага биреп җибәрде, бирсен, бөтен әйберләрне бирсен, сыерын да биреп җибәрсен, алар бит әтиемнең орден-медальләрен китерделәр. Мәктәптән туп-туры өйгә кайтып йөрим, кич кунарга Зур әбиләргә китәм.

Кыш җитте, дөнья тагын акка төренде, яңа елга да озак калмады инде. Иртән әти белән әни килеп керделәр. Мин көткән сөйләшү булды, кинәт барсы да хәл ителде дә куйды, Фатыйма әбинең иске өен кадаклап, безгә күчендек. Әбине энеләрем дә яраттылар, ул аларга шундый кызык әкиятләр сөйли, рәхәтләнеп тыңлыйбыз, кызып-кызып бәхәсләшәбез. Уйлыйм да исем китә: ул карчык безгә бер кем дә түгел иде бит. Туйганчы ашарга да юк вакытта, әти белән әни бала хәлендәге әбине кадерләп асрадылар.
Фатыйма әби бездә озак яшәде, әнигә — «әни», әтигә — «әти» дип йөрде ул. Аннары бик каты авырый башлады. Урыныннан тора алмый. Төне буе утны сүндермибез. Әни эшкә йөрүдән дә туктады, әбине саклап утыра.
Әбинең дуслары хәзер элеккегедән ешрак кереп йөри башладылар, эчен чистарта, озак яшәмәс инде, диләр. Ике атнага якын вакыт узгач, Зур әби бөтенләй чистарып калды. Әнием белән әтием, күтәреп, мунчага кертеп кайткач, битләренә алсулык йөгерде, чәчен үзем тарап үрдем, чулпыларын тактырды, үзе бертуктаусыз, пыш-пыш әнигә теләк тели, «минем кебек озын гомерле бул, мине сафландырган, пакьләндер-гән өчен дөнья сине пычратмасын», — ди.

Күршеләргә ипи калайлары алырга керсәм, исем китте. Айсылу апаның Мөслимнән әтисе, Гата бабай килгән. Ул да мунча кереп чыккан икән, чиста одеялга менеп баскан да, кычкырып, намаз укый. Баштан җырлый дип уйлаган идем, бәлки җырлыйдыр да әле,
мәгънәсен аңламагач барыбер инде, тыңларга рәхәт. Өйгә кайткач, әби, мин әйтәм, Гата бабай килгән. Шул бит инде әбине кияүгә дә сорап йөргән булган. Әби, картыма биргән вәгъдәм бар, дип, чыкмаган. «Әби, Гата бабай намаз укый, син ник бер дә укымыйсың?»— дидем. Әбием уйга калды. Аннары:
— Укысын, укысын, кызым, аңа укырга кирәк.— Әби беренче тапкыр «кызым», диде, мин аның ялгышуына аптырап киттем.— Ярты пот арыш хакына авыл саен мәчет манаралары кисеп йөрде, гөнаһысы күп, укысын! Миңа укымасам да ярый, ходай каршында да, кеше хозурында да җаным тыныч, алдашмадым, урлашмадым, кеше елатмадым, хурламадым, җан иясен рәнҗетмәдем. Ә Гатаулла укый бирсен, бәлки ходай ярлыкар.— Әбинең чаткыдай фикерләренә гаҗәпләндем.

Кичтән утны сүндермәдек, лампаны кысып кына мич өстенә куйдым. Әби йокламады, урыныннан торды да йөри башлады, мин дә әбине күзәтеп яттым. Җиңнәрен сызганды, мендәр астындагы ак яулыгын алып туздырып, арттан бәйләп куйды. Хәрәкәтләре шундый җитез, сәхнәдә карчыклар булып уйнаган кызларны хәтерләтә. Үзе сөйләнә. «Ике чүмечтән генә камыр басыйм да кабарырга куйыйм, баланнарым төчи торсын, өч бәлешкә җитәрлек булсын. Төпчегемнең үлеп калуы хактыр инде, исән-сау булса, бер кайтмаса, бер кайтыр иде. Иртән өчен уздырырбыз, ике бәлеш — исәннәргә, рәхәтләнеп ашасыннар, берсен юлга алырмын...» Әби энекәшемнең бишмәтен бөкләп, кочаклаган да күтәреп йөри, әйтерсең апара чиләген күтәргән, мичне тотып карады, мич янына урындык куйды да мендәр салды, аның өстенә кулындагы әйберен куйды. Тагын әллә ниләр эшләде, мин карап бетерә алмадым, йоклап киткәнмен. Иртәнге якта таба-табагач шалтыраганга, коймак-бәлеш исенә уянып киттем. Әби төне буе йөреп, сөйләнеп чыкканнан соң, арып йоклап киткән. Әни мичкә бәлеш тыга. Әти иртәнге чәйгә кунаклар чакырып кайтты.

Ул да булмады, әбинең төпчек улына яшьтәш абыйлар чәйгә керделәр (әби аларны әтигә әйтеп яздьфган), аларны күргәч, әбинең сөенече эченә сыймады. Үзе исән чакта, малаеның «өчен» уздыруына шатлана ул. Димәк, әби моннан өч көн элек малаеның үлгәненә ышанган.
Мин укырга бармадым, барасы килмәде, әби янында булдым. Әби, төш җитәрәк әнигә:
— Килен, өйрә ашыйсым килә,— диде. Әни казанда ярмалы аш пешерде. Әбинең дус карчыгын чакырып кайттым. Табынны идәнгә җәйдек, Зур әби шулай сорады. Ул ашны бик яратып, мактый-мактый ашады. Үзе әледән-әле сузылып тәрәзәгә карый торды, аннары авызына китергән кашыгын кире куйды да:
— Килеп җиттеләр! — диде һәм җиңел сулады.— Алырга килгәннәр. Ашаган кадәр ашадым, яшәгән кадәр яшәдем. Бүген юлга чыгам. Ак челтәр шәлемне ябындырырсыз...

Яз көне энекәшләрем белән урманнан әбинең кабере өстенә сәрви куагы күчереп утырттык. Урмандагы сәрвиләр гел сары чәчәкле генә иде. Безнең куак беренче язда ук, ничек булгандыр инде, ак чәчәк атты, бакчага да күчергән идек сары чәчәкле булды.
Балачакның әби белән бәйле өлеше тәмам. Аннан башка, сагынып, яратып сөйләрлек хәлләр бик күп әле.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy