Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Казан каласы - таш кала

Казан каласы - таш кала

Мәдиинә Маликова
Мәдиинә Маликова
24 мая 2017
310 карау

башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5162

Тирән күл буенда
Кеше дөньяга ике килми. Ярар инде, бу тормышымда ялгыштым, икенче тугач, хатамны кабатламам, дөрес яшәрмен, бәхетле булырмын, дия алмыйсың. Тормыш — хат түгел, аны төзәтеп язып булмый.
Ә бәндә хатадан хали түгел. Күп вакыт хата ясаганыңны сизми дә каласың. Вакыт үтә, хатаңны күрәсең, тик соң була инде.
Менә шулай кайчандыр Шәүкәт хата ясады. Аның хатасы Мәрьямнең дә ялгышуына сәбәп булды.
Әйе, Мәрьям күңеленнән Шәүкәтне аклады. Яшь чагында егетнең үз хисләрен үзе аңлап бетермәгән булуы мөмкин иде бит. Аннары аның теге кыз белән очраклы рәвештә бәйләнүе дө мөмкин. Дөрес, Мәрьям үзе андый очраклы бәйләнешләрне аңлый алмый, ул үзе андый мөнәсәбәтләрнең булуына да ышана алмый. Ләкин кайбер кызларның Мәрьямгә охшамаган булуы бик табигый нәрсә ләбаса. Алар башкача уйлый, башкача яши икән, моны гаепләп буламыни? Һәрхәлдә, Шәүкәт үзен намуслы егет итеп күрсәтте, кызны хур итеп, бәхетсез итеп ташлап китмәде. Бу үзе генә дө аның кешелекле булуын күрсәтеп тора лабаса.
Шулай итеп, Мәрьям күңеленнән Шәүкәтне аклады. Тормыш аны сабыр булырга, дөньяга киңрәк карарга, кешеләрне гафу итәргә өйрәткән иде.
Шул ук вакытта ул үзенең төссез, бернинди хиссез, сөюсез яшәгән елларын исенә төшереп, хәйран калды. Йә Алла! Никадәр гомере әрәм киткән. Бу чын мәгънәсендә яшәү түгел, тормыш түгел. Ул күңеле белән тәмам картайган икән. Шәүкәтне яратмаган булса, ул әле һаман да шулай мәгънәсез яшәгән булыр иде. Яратмаган, җаны сөймәгән, бөтенләй ят кеше белән гомер итү — үзе бер әхлаксызлык лабаса!
Мәрьям киләчәктә ни буласын белми, бу турыда чынлап уйланырга башы да җитми, әмма кире чигенергә мөмкин түгел, ул булдыра алмый. Алар икәү, икегә бүлгәч, авыр йөк тә, ачы хәсрәт тә җиңеләя, Шәүкәт белән бергәләшеп хәл иткәч, ике гашыйкка бернәрсә дө авыр булмас кебек иде. Ничек кенә булмасын, элекке тормышка кире кайту мөмкин түгел иде — бу турыда үзара сөйләшмәсәләр дә, Мәрьям шулай исәпләп йөрде. Иҗади хыяллары чәлпәрәмә килгәч, аның телгәләнгән йөрәге Шәүкәткә тагын да көчлерәк омтылды, ул бары аның янында гына җанлана, аның белән бергә чакта гына кайгысы тарала иде. Тормышта олы бер терәге, яшәвенең мәгънәсе — мәхәббәтендә генә калган кебек тоелды аңа.
Җылы, җилсез төннәрнең берсендә алар, инде Мәрьямнең өенә кайтып җиткәч, хушлашмадылар, кире борылдылар да аулаграк урамнар буйлап киттеләр. Тимер юлга килеп чыктылар һәм шпаллар буйлап көнбатышка юнәлделәр. Тонык кына ялтыраган рельслар еракка, күз күрмәгән, колак ишетмәгән сихри урыннарга илтәләр кебек. Менә рельслар калтырый башлый, яман үкереп, җитәкләшеп барган бу ике кешене бөтен дөньяга фаш итәргә тырышкандай маңгаендагы прожекторы белән яктыртып, каршыга поезд килә. Алар читкә тайпылалар, әмма юл калку булганлыктан, ерак китеп булмый. Җир тетрәтеп, дөбер-шатыр әллә инде йөзләп товар вагоны уза. Поезддан зәһәр җил бөрә.
Поезд шактый ерагайгач та әле, рельслар тәгәрмәчләр көенә җырлыйлар. Ниһаять, тынлык урнаша. Бары ТЭЦ кына уфылдый һәм уң якта ут диңгезендә йөзгән завод кала.
Мәрьям Шәүкәт иңенә таянып рельс өстеннән бара. Бала-чага кебек кылана, иркәләнә ул. Бераз баргач, арттан кисәтүле тавыш яңгырый:
—    Рельс өстеннән йөрме, кызый. Ялгыш сөртенеп, аягыңны сындырырсың.
Алар сизмәгәннәр дә, карт тимер юлчы кечкенә фонарен болгап, үтеп бара икән.
Берсе дә, җитте инде, кире борылыйк, димәде, алар Тирән күлгә килеп җиттеләр.
Текә яр астында тыныч су тонык кына ялтырый. Тулган ай күл суында үзен күреп, сокланудан хәйран калган. Бер ярда үскән наратлар ай нурында коеналар, икенче яр астында кара күләгә.
Алар ярдан төшеп, күләгәгә яшеренделәр. Су янында шактый салкынча икән, юка жакет кына кигән Мәрьям әллә туңып, әллә дулкынланудан калтыранып куйды. Шәүкәт, канатын җәйгән бөркет кебек, пинжөген ачып, аны чакырды. Аларны ике генә адым аера иде. Мәрьям бер атлады, ике... Яр кырыенда ике урынына бер генә шәүлә калды. Мәрьям аның иреннәреннән татлы балын да, исерткеч шәрабын да, ачы агуын да берьюлы эчте. Аның башы әйләнде, йөрәгеннән чыккан кайнар дулкын бар тамырларын көйдерде. Ялтырап яткан күл, яр буендагы тыныч наратлар, түгәрәк ай — бөтен дөнья чайкалды, авышты, ауды...
Алар комда утыралар. Мәрьям яңагын Шәүкәтнең күкрәгенә куеп, йөрәгенең тигезсез тибүен тыңлый. Шәүкәт тетрәнгән бармаклары белән аның чәчен сыйпый.
—    Кара әле миңа!
Мәрьям башын артка ташлап аның йөзенә карый. Бу йөз искиткеч матур, акыллы, серле тоела аңа.
Шәүкәт бармагы белән аның иренен сыйпый.
—    Ирен сызыкларың искиткеч матур синең. Гомумән, синең йөзең, тавышың көләр өчен яратылган. Беләсеңме, мин сине оныта алмаячагымны кайчан аңладым?
—    Кайчан?
— Хәтерлисеңме? Сез коридорда теннис уйный идегез. Мин килеп стенага сөялдем. Син ул көнне гадәттәгедән җитез, сизгер идең. Син барысын да җиңдең һәм көлдең дә көлдең. — Шәүкәтнең назлы пышылдавына якын куактан сандугач моңы килеп үрелде. — Минем күз алдыма Казанка, парк, тын урамнар килде. Мин сине элегрәк, артык кычкырып көләсең дип, гел тыеп килә идем. Бары шул көнне генә синең көлүеңнең кадерен белдем.
Мәрьям дә ул көнне яхшы хәтерли. Шәүкәт өйләнгәннән соң берничә ай узгач булды ул вакыйга. Шәүкәт карап торганга, аның өчен көлгән иде ул. Ул карап торганга барысын да җиңгән иде...
—    Аһ, Шәүкәт, ярый әле син бар дөньяда, ярый әле без очрашканбыз! Юкса мин күп нәрсәдән мәхрүм калган булыр идем! Бик чибәр син, Шәүкәт!
Ул тын гына елмая:
—    Булыр инде. Сиңа гадәтләнгәнгә генә шулай күренә.
Сандугачлар урманны яңгыратып сайрарга тотындылар. Күк гөмбәзен очлы башлары белән терәгән наратлар — сакчылар кебек хәрәкәтсез торалар. Якындагы тимер юлдан күңелле тыкылдап поезд үтеп китте. Паровоз тавышы еракларга айкалды...
Мәрьям куе үлән арасыннан зәңгәрсу яктылык сипкән кортка күрсәтте:
—    Үзе кечкенә генә, нуры шундый көчле! Шулхәтле нур каян килә икән аңа?
— Алып биримме?
—    Кирәкми, тимә! Кулга тоткач нуры сүнә аның. Болай да күп янасы калмаган инде, әнә таң атып киле.
Таң атканда сандугачлар сайравына кушылып, Мәрьямнең көлүе яңгырады. Иртәнге томан белән өртелгән күл өстендә икәү, су чәчрәтә-чәчрәтә, куыша-куыша су коендылар.
Куе үләнле чыклы аланда каралып ике эз калды...
Алар шәһәргә җәяү кайтып җиттеләр — автобуслар йөри башламаган иде әле.
Тимер юл буенда ике каен үсеп утыра: берсе ямь-яшел, икенчесе корыган.
—     Кара инде боларны, — диде Шәүкәт. — Теге купшы каен яшь кызлар күлмәге кигән әбигә охшаган. Ә икенчесе, яшьли корыганы, табигый, матур. Шулай бит?
Мәрьямгә калса, яфраклы агач искиткеч матур иде. Аның җиргә кадер салынган бөдрә тармакларында, юан, ак кәүсәсендә тереклек көче бар кебек. Ә корыган агач үле ботакларын шәфкать сорап күккә сузгандай...
Әмма Мәрьям бу юлы Шәүкәт белән бәхәскә кермәде. Кояш үрелеп, шәһәр урамнарына сыңар күзе белән караганда, алар аерылыштылар. Мәрьям үбәргә яңагын гына куйды да, борылып карамаска тырышып, ашыгып китеп барды.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5164

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy