Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Казан каласы - таш кала

Казан каласы - таш кала

Мәдинә Маликова
Мәдинә Маликова
24 мая 2017
913 карау
Калалар һәм кешеләр
Йортлар язмышы да кешеләр язмышына охшаган: төзеләләр, яңа чакта бөтен тирә-якны бизәп торалар, аннары әкренләп картаялар, тузалар, тын гына үләләр. Йортлар язмышы кешеләр язмышы белән уртак: сугышларда яраланалар, җимереләләр, афәт килсә, вакытсыз искерәләр, тузалар. Тыныч, мул елларда ишәяләр, матурланалар. Йортларга карап илнең иминлеген белеп була.

Калалардагы таш йортларның гомере озын. Аларны салган кешеләр күптән юк инде, әмма шушы йортларда аларның матур хисләре, якты хыяллары, тормышы һәм язмышы саклана. Калалар үзләрендә кешелек тарихын саклыйлар.

Җир йөзенә яңадан-яңа буыннар килә, һәрберсе үзенчә йортлар сала, һәрберсе шәһәрне үзенчә яхшырта һәм үзенчә бизи.
Шул рәвешле калада бер-берсенө охшамаган төрле йортлар барлыкка килә. Шулай да һәр каланың үз йөзе, үз үзенчәлекләре, үзенә бер бөтенлеге бар. Калалар калаларга охшамый, чөнки аларны төзегән халыклар да бер-берсенө охшамаган.
Гаҗәеп кала Казан! Нинди генә йортлар, нинди генә биналар юк биредә. Ак стеналы кремль, гади формада, ләкин искиткеч матур Сөембикә манарасы, университет колонналары, Петропавловский соборының бизәкле манаралары һәм челтәрле тәрәзәләре. Шулар янында типовой кварталлар, тимер-бетоннан һәм пыяладан салынган биналар. Казанны башка калалардан аерып торган, аны матур һәм күңелгә якын иткән үзенчәлеге шунда: биредә кеше үзенең табигать баласы икәнен онытмый. Күп калаларда урамнар коридор кебек, кая карама күз таш стенага терәлә. Ә Казанда алай түгел. Кайда гына булма, урам башында, йә чаттан борылгач та Иделнең яки Казанның комлы ярын яки шәһәр тирәсендәге урманнарны, яисә урман кебек яшел иркен паркларны күрәсең. Көндез кояшы-болыты, кичен ай-йолдызы күз алдында, аларны биек стеналар кешедән ерагайтмый.
Мәрьям үз проектын төзегәндә, Казанның нәкъ менә шул үзенчәлеген истә тотып эшләргә тырышты. Яңа квартал урман буенда булачак иде, шуңа күрә кешеләр үзләрен урманда яшәгәндәй хис итсеннәр, иртәләрен сандугач сайравы ишетелеп торсын, ачык тәрәзәләрдән урман һавасы бөреп керсен.
Кварталның гомуми күренеше генә әзер иде әле. Мәрьям аны Газизгә күрсәтеп, аның белен киңәшергә дип әзерләп куйган иде.
Май азагы, көн җылы, матур. Агачларның яңа гына яфрак ярган чагы, алмагачларның шау чәчәктә вакыты иде. Эш бетер алдыннан гына мастерскойга Шәүкәт килеп керде.
Апрель аенда автобуста очрашканнан бирле аларның күрешкәне юк иде. Ул чакта институтка керергә Шәүкәтнең әллә вакыты булмады, әллә батырлыгы җитмәде.
Ул һәммә кешегә берьюлы баш иеп исәнләште, бөтен мастерской аша туп-туры Морат өстәле янына узды. Элеккечә күкрәген киереп, хуҗаларча атлый, дулкынланадырмы-юкмы, аны бер дә сиздерми. Куе чәче кашларына ук бүселеп төшкән, үзе әфлисун кабыгы төсендәге кыска җиңле ефәк күлмәк һәм яшел чалбар кигән.
Мәрьям ул утырган якка карамаска тырышты. Тик аның очраклы гына ташланган карашы да аны ут кебек көйдерә, бераз саңгыраурак әкрен тавышыннан йөрәк әрнеп авыртып китә иде. Ул проектын Шәүкәткә күрсәтеп, аның фикерен ишетергә теләде. Ләкин ничәмә-ничә пар күз алдында аңа проект күрсәтү мөмкин түгел иде.
Мәрьямгә аның хисләрен барысы да сизәдер, йөрәге ничек шашып типкәнен барысы да ишетәдер кебек тоелды. Бигрәк тә Шәүкәт моны тоеп утырадыр. Мәрьямнең исә эч серләрен аңа да, башкаларга да белгертәсе килми иде. Ул урыныннан кузгалды, планшетын кулына алды һәм аркасында Шәүкәтнең күз карашын тоеп, мастерскойдан чыгып китте.
Коридорга чыккач, аның тез буыннары йомшап китте, ул стенага сөялде, тик кемнеңдер мастерскойдан чыгып килгәнен ишетеп, тизрәк турайды. Ишектән Шәүкәт килеп чыкты. Ул Мәрьямне үзен көтә дип уйлады, ахры, әллә аның чыгып китүен үзенә ишарә дип аңлаганмы? Һәм ул дустанә якын итеп елмайды.
—   Бу ни? — диде ул, планшетка чиертеп.
— Бу — проект кебек әйбер шунда. Газизгә күрсәтмәкче идем.
—   Ә миңа, миңа күрсәтмисеңмени?
Мәрьямнең оялганын, кыенсынганын сизгәч, Шәүкәт батыраебрак китте.
—   Син миңа вәгъдә биргән идең бит!
—  Кайда күрсәтим соң? — диде Мәрьям, аптырап. — Биредә караңгы ич.
—   Әйдә соң, урамга чыгыйк...
Алар Чехов базары аша үтеп, тын бакчага керделәр. Мәрьям планшетын сукмак кырыендагы диванга куйды. Шәүкәт кашларын җыерып планшетка текәлде. Ул озак кына бер сүз дә дәшмәде. Эскәмия янындагы яшь каеннарның чиста, ачык яшел яфраклы тармаклары талгын җилде тирбәлә, аларның озын күләгәләре Шәүкәт өстенә төшә иде.
Мәрьям дә эскизга текәлде. Ул проектны, беренче тапкыр карагандай, Шәүкәт күзе белән күрергә һәм аның ни әйтәчәген алдан чамаларга тырыша иде. Аның күз алдына, планшеттагы эскиз түгел, чын шәһәр, моңарчы күрелмәгән гаҗәеп кала килеп басты.
Аның уртасында ак таштан салынган мәктәп. Мәктәп янында спорт мәйданы, бассейн, аннан парк, ул урманга тоташа. Йортлар унике, тугыз, җиде, биш, өч катлылар. Алар мәктәп тирәсендә ярым түгәрәк хасил итеп урнашканнар. Бер генә йорт та турыпочмаклы түгел, алар төрле формада. Барлык квартирлардан урман күренеп торырлык, бер генә тәрәзә дә күрше йорт стенасы белән капланмый. Өч катлы бер йорт түбәсендә җәйге кафе. Һәр йортның балконнары аерым фасонда эшләнгән, рәшәткәләре төрлечә. Балкон араларына һәм кәрнизләргә гранит вагы кушылган штукатуркага төрле төстәге милли бизәкләр ясалган.
Биек биналар янында бер-ике катлы көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары, кафе. Микрорайон кырыйларыннан киң бульварлар килеп урманга тоташа.
- Кызганыч, моны тормышка ашырып булмас инде, — диде Шәүкәт ахырда.
— Алай димә, — дип каршы төште Мәрьям. — Монда тормышка ашыра алмаслык авыр нәрсә юк. Мин фантазиямне бәйдән ычкындырып, Казанда булдыра алмаслык нәрсә ясамадым. Хәзерге заман өчен бу искитәрлек проект түгел. Монда шул биек йортлар өчен лифтлар, төсле штукатурка өчен гранит вагы кирәк булачак инде.
— Синең һәр йортыңа индивидуаль проект кирәк булачак ич! Алар бер-берсенә охшамаган! — Шәүкәтнең тавышында кызгану ишетелде.
— Барыбер ул өллөни кыйбатка төшмәячәк. Алар бер үк төрле детальләрдән салына. Аннары монда зур мәйдан алынмый, урынны төзелешкә әзерләүдән шактый экономия булачак. Хәзер обстановка үзгәрде бит, индивидуаль проектларны күп бирелер, ә бәлки, рөхсәт итәрләр.
Шәүкәт иңбашларын сикертеп куйды: янәсе, минем моңа тамчы да ышанычым юк, тик синең өметеңне генә өзәсем килми.
Ул кесәсеннән авторучка чыгарды да, эскәмиягә утырып, планшетны әйләндерде һәм фанерга сыза башлады.
— Йортларың шәп, матур. Композициясе уңышлы. Безнең Казан халкының төшендә дә күргәне юк әле мондый районны. Ләкин бер-ике замечание әйтәм, үпкәләмә, яме!
Мәрьям елмайды.
— Әйдә, әйт!
— Мин бу районны тагын да матурлар идем әле. Беткән баш беткән, булгач-булгач, булуы җитсен. Синең “яшел тапларың” яссы. Урыны тигезмени? — Мәрьям әйе дип ым какты. — Яса шунда калкулыклар! Котлованнардан алган җирне өйсеннәр шунда! Үлән чәчәргә кирәк. Җәен балалар качыш уйнарлар, кышын чана шуарлар. Шәп бит, ә? Балконнарның кайберләре бик үк матур түгел. Стиле ятышмый...
Дөрес сөйли иде Шәүкәт! Мәрьям аның нәкъ ул эшләп җиткерә алмаган урыннарны тотып алуына һәм шунда ук гаҗәеп матур вариантлар тәкъдим итүенә куанып торды.
Бу минутта чынлап та чибәр иде Шәүкәт. Аның калку маңгайлы, юка иренле түгәрәк йөзендә үзенә бер нур, яктылык балкый иде.
Бераздан ул рәсемнәрен аркылы-торкылы сызды да башын күтәрде:
- Юк, уйла әле син. Бу әле башка кинәт килгәне генә. Ныклабрак уйласаң, тагын да яхшырак вариантлар табылыр, шулай бит! Әгәр минем башка берәр уй килсә, мин сиңа әйтермен.
- Әллә соң кәгазь битенә йортларның урынын гына сызып биримме? — диде Мәрьям, сөенеп. Аның өчен Шәүкәт әйткәннәр иң олы мактаудан да кадерлерәк иде.
- Кирәкми. Биш-алты йортның гына планын хәтердә дә тотармын, пенсиягә чыкмаган бит өле мин.
Әйе, алар Шәүкәт белән бер телдә сөйләшә алалар, бер-берсен аңлыйлар иде. Хәтта күңелдә әйтелми калган уйлары, яшереп куйган, үзләренә үзләре икърар итәргә курыккан хисләре дә бер-берсе өчен сер түгел иде кебек. Шәүкәт күргәзмәгә куясы картинасын алып килгән булган да, шуны төзәтергә икән исәбе. Жюри членнарының да әйткәннәрен искә алырга кирәк бит. Аның Казаннан тиз арада гына китмәячәген белгәч, Мәрьям җиңел сулап куйды.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5163

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy