Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Казан каласы – таш кала

Казан каласы – таш кала

Мәдинә Маликова
Мәдинә Маликова
24 мая 2017
548 карау

башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5162

Чигенү

Казанка өстендә вак дулкыннар шаяра. Алар йөгерешеп киләләр дә, бетон ярга бәрелеп, кире чигенәләр. Су кырыеннан ниндидер җанвар шуып үткәндәй була.

—    Кара әле, кара! — ди Мәрьям Шәүкәткә. — Нидер йөгереп йөри түгелме?

—    Юк ла, дулкын шулай сугыла.

Алар бетон ярда, офыкка якынаеп килгән кояшка карап утыралар. Кичке йомшак нурлар шаян дулкынчыклар белән уйный. Табигать көндезге эсседән соң иркенләп тын ала.

Мәрьямнең йөзе уйчан, Шәүкәт нидер сизенгәндәй караңгы чырайлы, аның учында Мәрьямнең кулы.
- Шәүкәт, мин күргәзмәдә булдым! — Шәүкәтнең кулы сизелер-сизелмөс кенә тетрәнеп куйды. Әллә Мәрьямгә генә шулай тоелдымы? Тагын тынлык. Ахырда Шәүкәт түзми...

—    Ну, ничек соң, нигә дәшмисең?

Мәрьям, дулкыннардан күзен алмыйча, әкрен генә әйтә:

—    Син андый түгел идең, Шәүкәт...

—    Ну әйт кай җире җитешми, кай җире ярамаган?

—    Барысы да әйбәт, һәммәсе тиешенчә. Тик кураең гына син теләгән көйне уйнамый.

—    Нинди көй уйный соң ул?

—    Ул гомумән уйнамый. — Мәрьям гаепле кешедәй башын ия төште. — Гафу ит, миңа синең көтүчең таяк кабып утыргандай тоелды. Шәүкәт, Мәрьямнең кулын бетонга ташлап, кесәсеннән сигарет эзләргә тотынды:

—    Акыл сатарга яратасың син, менә нәрсә. Гомумән, һәр эше буенча гына кеше турында фикер йөртеп булмый әле. Минем иҗатымда кайбер җитешсезлеклөр бардыр, булмый калмас. Шуңа күрә укырга керөм дә бит инде. Менә институтта укып чыккач, курае да сызгырыр, башкасы да булыр.

Мәрьям көрсенеп куйды:

—    Бирсен Ходай!

Аның тавышында өметсезлек ярылып ята иде.

Тагын тынлык. Тагын дулкыннар бер-бер артлы бетонны ялап узалар. Шәүкәт сигаретын сындырып суга ыргытты, аннары Мәрьямнең битен учларына кысып, йөзенә туры карады:

—    Син бит миңа, гений булмасаң да, гади Шәүкәт булып алсаң да яратырмын, дигән идең...

—    Әйе, әйткән идем.

—    Хәзер башкача уйлыйсыңмы әллә?

—    Юк. Хәзер дә шулай уйлыйм... Шәүкәт булып калсаң... 

дигән идем шул мин.

Шәүкәт бу сүзләрнең серенә төшенә алмагандай шакый вакыт тын утырды. Назлы дулкын бетон яр кырыеннан, елгыр хайвандай, берничә тапкыр йөгереп узды.

—    Тагын акыл сатасың. Ни дип әйтүең инде бу, үзгәргәнсең, дисеңме?

Мәрьям әрнүле тавыш белән аның яшькелт күзләренә туры карап әйтте:

—    Әйе, син танымаслык булып үзгәргәнсең!

—    Ашыкма, танырсың әле. Мин бер шәкерт кенә ич хәзергә. Менә укып чыгыйм... Хәер, сиңа ярап булмас. Жюри теге картинага яхшы бәя бирде.

Мәрьям бу турыда тагын да сөйләшеп, үзенең дә, Шәүкәтнең дә кәефен кырырга теләмәде.

—    Син китәсең инде алайса, — диде ул. — Ә мин нишлим? Киләчәк турында батырчылык итеп беренче тапкыр үз башлавы иде аның.

—    Изге нияттә бул! — диде Шәүкәт ваемсыз гына. Ул агын үпкәләгән иде.

—    Анысы шулай да бит... Тик минем тормыш та үзгәрер, ахры. Моннан ары элеккечә яшәп булмас...

—    Нишләп?

—    Соң мин Вилданнан китәргә тиеш бит инде.

Бу сүзләрне әйткәч, үзенә-үзе ачуы килде Мәрьямнең: Әйтерсең, иң әһәмиятлесе — Вилдан белән аерылу-аерылмауда. Шәүкәт бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылды:

—    Шулчаклы кырт кисәләрмени? Гел үзең турында гына уйлыйсың син, әйеме?

—    Әлбәттә. Минем синеке генә булырга теләвем — эгоистлык билгеле.

Мәрьямнең ирониясен Шәүкәт сизмәмешкә салышты:

—    Бу безнең икебезнең генә серебез булып калырга тиеш. Бу очракта Вилданның нишләрен белеп булмый. Шay-шу чыгарыр, гауга куптарыр... Минекеләргә барып ишетелсә... Үзең беләсең, минем быел укырга керәсем бар... Уку мәсьәләсен генә хәл итик инде. — Ул, Мәрьямнең өнсез калганын күреп, тавышын йомшартырга тырышты. — Аннары шәхси тормыш мәсьәләсенә күчәрбез. Мин барыбер синсез яши алмыйм. Үзең дә беләсең ич. Тик син ашыкма, ашыкма гына. Бераз сабыр ит...

...Мәрьям ничек урыныннан кузгалып, ничек урамга кичеп чыкканын хәтерләми. Бар көченә сиренасын улатып чапкан “ашыгыч ярдәм” машинасы астына керә язгач кына аңына килде ул. Ак халатлы ир врач ачык ян тәрәзәнең өске рамына чытырдап ябышкан. Машина каты чыелдап Мәрьям янына туктады да, ул читкә тайпылуга, кузгалып сүздән югалды. Кемдер авыр хәлдә, кемгәдер ярдәмгә ашыгалар иде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy