Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 4.

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 4.

Шәүкәт Галиев
Шәүкәт Галиев
22 мая 2017
338 карау
("Минем беренче гомерем" әсәреннән)


Югала әнкәйләр, югала
Хисчән әнкәебез дәртләнеп сөйләшә дә, моңсуланып кала. Кеше алдында сер бирмәс, ялгызы калганда уйчанлана, офтанулары ташып чыга:
Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм 
Бәйләгән шәлләремне;
Бәйләгән атлар күк торам, 
Белмисез хәлләремне.


Ашкыну-тыйгысызлыгы миңа да күчә, каядыр китәр дә югалыр сыман, җаным тынычсызлана. Ә ул тагын да куерта:
Мин югалсам, я утлардан,
Я сулардан эзләгез. 


Каршыбызда гына инеш, буасы — мөлдерәмә. Мин инде чәчләре таралып шунда йөгергән әнкәйне күргәндәй булам. Яисә каршында — мин төнлә күргән янгын ялкыннары. Китү-югалу турындагы җырлары үзәкне өзә, куркьгга. Нинди бәргәләнү булган ул? Ә бит башта әткәй китеп югалды. Әткәйдән соң үзе бер гомер юксынып-сагынып яшәде: шул хәсрәт, шул яну белән. Бәлкем аерылуны сизенеп ярсыгандыр йөрәге?

— Изге тамырым бар минем — күңелем сизенә. Уйлаганым күз алдыма килә дә баса, — ди торган иде. —  Сул кашым тартса — сөенечкә, уңы тартса — көенечкә, — дип юрый:
Уң кашым ла, сул кашым да
Тарта, хәерле булсын.


Ашкынулы җанның хәле-халәтедер бу. Кайсы кашың тартса да, көенеч киләсе еллар куерган илләр өстендә.
Якын кешеңне соңыннан төшенәсең: соң булгач, соңаргач. Гомергә бар ул, мәңге булыр сыман. Хәзер уйлыйм: әле сугыш та юк, әткәй белән имин-тигез яшәгән чаклары, ник бәргәләнде, тыныч булмады икән? Җавабын да таптым шикелле. Үзеннән соң.

Җанга борчу, тынгысызлык салып торган хис шигъри күңелләргә хас — тойгылар ирек даулап күкрәк читлеген кага. Әмма әнкәй бушанырга әзер түгел әле — сүзгә күчерү өчен мин туарга тиеш булганмын. Иҗат — корбан сорый, илһам тулгагы әсәр тудыручыны тәмам авыру хәленә җиткерә. Аналар да бәгыренә табигать салган сәләт оеткысына чишелеш тапканда, бөтен барлыгын чәчәк-җимешкә биргән гөлдәй сулып кала. Шагыйрь әнкәләренең мондый язмышларын беләм мин. Күңелдәге өзлексез борчу хисенең яшәргә комачау итеп, тормыш тулылыгын татырга бимаза икәнен дә беләм. Иҗаттан канәгатьләнү кирәк, иҗат шатлыгы җиңәргә тиеш аны! Шушы тынгысыз, гомерлек гамь иҗатка этәрәдер кешене.
Ничә буынның канында йөргән тойгы синең телдә ачылырга тиеш. Әнкәңнең тулгаклары син туганда бетмәгән, әйтелмәгән сүзләр — күңел тулгаклары булып җанын кыйнаган. Иҗат эше — тудыру, әдип тә яңа әсәргә бөтен барлыгын сала, әмма бу аның рухи күтәренкелеге дә. Аналар бөеклеге иҗатның шул бәхетле нәтиҗәсен баласына биреп, авырлыгын үзе күтәрүдә.
“Мин югалсам, я утлардан, я сулардан эзләгез...” — дип, минем әнкәй генә моңланмаган. Югала әнкәйләр, югала. "Кендегең өзелгәндә киселү — аерылу түгел әле, әнкәң дөньядан өзелгәндә икән ул аерылу...” — дип сызланыр көне җитә баланың.

Югала әниләр, югала — балалары канына күчеп киләчәккә ашкынып югала, бар сәләт, илһамын — мәхәббәтен балаларына калдырып югала. Ни дисәң дә, бусы әле табигый хәлдер. Язмыш адаштырып чит-ят моңнарда, чит-ят җаннарда — үзгә милләтләрдә, ерак кыйтгаларда югалганнары күпме. Татар кызларының үзен тудырган милләтендә бәхетле, я бәхетсез ана була алмаганы күпме. Югала, югала...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy