Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Адашу

Рәйсә Юсупова
Рәйсә Юсупова
15 мая 2017
1624 карау
Кемнеңдер тыенкы гына үксүеннән малай уянып китте. Үксү, сулкылдау өне янә кабатланды. Моңа пышылдау да кушылды: “Йә, тынычлан инде, тынычлан, юк-бар белән башыңны катырма. Кем нәрсә әйтмәс! Алар сүзенә ышанасыңмы, әллә миңа — егерме ел яшәгән иреңәме?! Аңла, миңа синнән башка беркем дә кирәкми..." Әтисе түгелме соң бу? Ходаем, әтисе ич, аның тавышы. Пышылдау тагын кабатланды: “Йә, җитте инде. Булды. Баланы уятасың бит — тынычлан! Мансурның безнең бүлмәдә йоклавын оныттыңмы әллә? Ундүрт яшьлек малай... ул бит бөтенесен дө аңлый... Җә инде, җә — ярсыма?!”

Үксү, сулкылдау белән аралашып, озак дәвам итте. Сулыш алырга да куркып, малай тын гына ятты. Үкси-үкси елаучыны кем дияргә дө белми иде әле ул. Һәм кинәт... чәч “энәләрен” тырпайтып, “әни” дигән уй үтте. Шуны раслагандай, ул әнисен ишетте. “Кит син, ичмасам, болай мыскыл иткәнче — бөтенләй кит?! Яраткан кешең белән яшә! Ә мин... мин ялгыз түгел. Кадерле балаларым белән, Ходайга шөкер, кочагым тулы”.
“Ни сөйлисең син — үз акылыңдамы? Алар минем дә балаларым, алар минем дө кадерлеләрем. Син дә... ишетәсеңме, син дә бик кадерле миңа”.
“Икейөзләнмә, зинһар! Кадерле булсам, әгәр чыннан да кадерле булсак... үз кызың яшендәге балага күз салыр, аны азындырыр идеңме? Хыянәтең белән гаиләбезгә тап төшерүең генә җитмәгән, алдашуың тагын... Мин кирәк түгел сиңа. Үзеңнең кирәк түгеллегеңне белә торып бер түбә астында яшәү — мөмкин хәлме?! Намусыңны бөтенләй югалтмаган булсаң, балалар сизенгәнче, алар йөрәген җәрәхәтләмичә генә — кит, зинһар! Син китмәсәң, үзем китәргә мәҗбүр булачакмын”.

...“Әти белән әни аерыламы?..” Куллары белән колакларын каплап, малай башын мендәр астына яшерде. Тик уйлары барыбер иярде. Алар... оялары туздырылган кырмыскалар йөгерешкәндәй йөгереште, сурәтләргә әверелеп чабышты.
Шул сурәтләр эченнән малай “хыянәтче” әтисен эзләде.

...Аңа ул чакта биш-алты яшь булгандыр, мөгаен. Әтисе аны рәссамнарның күргәзмә залына алып барды. Әлеге залның стеналары рәсемнәр белән тулган иде. Кешеләр, елга-күлләр, өйләр... тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр. Чытырманлы куаклык рәсеме янында әтисе: “Ай-һай, шәп!.. Ошыймы сиңа, улым?” — дип сорады. Шул мәлдә бер абый эндәште: “Улың... улың шәп! Картиналары белән дөньяны хәйран калдырган Рафаэль үзе дә бу дәрәҗәдәге әсәр тудыра алмас иде”, — диде. Һәм, күзен малайдан алмыйча гына, әтисенең кулын кысты.

...И сөенгән иде әтисе. Өйгә кайтып җиткәнче йөзе, күзләре елмайды. Кайту белән күзләрен мөлдерәтеп: “Нинди шәп Ул бүләк иттең син миңа, рәхмәт, кадерлем”, — дия-дия әнисен үпте.
Әнә шул көнне инде аны әтисе шахмат уйнарга да өйрәтә башлады.
Театрларга да алар гел бергә йөрделәр. Әнисе опера-балет театрына билетлар алып кайта (ул үзе дә музыка мәктәбендә укыта), ә әтисе — драма театрына... Кызлар да алардан калмый, әнисе әйтмешли, театр карау — гаилә бәйрәме инде ул.
Сөенә-сөенә, көлешә-көлешә чыршы бизәүләре тагын...

...И-и, ул бәйрәмнәр!.. Әллә кемнәрнең ниндидер сүзе аркасында гына бетәчәкме инде алар?.. Юк, юк, хыянәтче дә, алдакчы да түгел аның әтисе, түгел, түгел!..
Тагын бер сурәт: урман күренеше.
Яфраклары коелган агачларны җылытырга теләптер инде, әнә, кояш көлә, ә аның нурларыннан кар җемелди күзләр чагыла. Иң алдан кар ярып әтисе бара. Аның үзе кебек дәү чаңгысы салган эздән бару бер генә дә кыен түгел. Чаңгы “сызгыруына” кадәр колакны иркәли, дәү әнисе әйтмешли, рәхмәт төшкере. Арытса соң? Рәхәт ару гына ич бу. Бер-бер артлы тезелешкән: әтисе, малай үзе, игезәк сеңлесе (сеңел булмыйча, ярты сәгатькә соңрак туган ла ул!), апасы, әнисе — гел дә казлар гаиләсе кебек инде менә... Һи, казлар гаиләсе...
Әтисе... Арттагыларны көтүедер инде — туктаган әнә, чаңгы таякларын карга батырган да, кашлары өстенә кулын куеп, күкләрне күзәтә, ә икенче кулын изәп ишарә ясый: “тизрәк кил” диюе бу. Шушы мәлдә гүләү тавышы колакны яра. Аннары самолет үзе дә күренә.
Башын бора-бора, әтисе аны озатып кала. Ә бераздан, гүләү тынгач кына: “Матур оча бит, улым? Ә!? Матур оча!.. Шулай булмыйча... бу самолетта бит әтиең эшләгән деталь дә бар!” — дип елмая.

...Әнә шул чакта инде “мин бик бәхетле, улым, минем кадерле гаиләм, яраткан эшем бар”, дип тә әйткән иде әле ул.
Ә ярты елдан, малайга һәм аның игезәк сеңлесенө унөч тулган көнне... Әйе, әйе, нәкъ шул көнне (!) эшеннән әтисе бик күңелсез кайтты. Туган көнгә килгән кунакларны озаткач кына сәбәбен әйтте: “Әтиегез бүгеннән эшсез, — диде, — тагын бик күпләрне эшсез калдырдылар", — дип өстәде.
Самолетлар эшләү заводының таркала башлавы турында ул кичне әтисе әрни-әрни сөйләде. Үзе җитәкләгән конструкторлар бүлеге ябылуны бәян иткәндә күзләрендә әледән-әле яшь бөртекләре елтырады. Завод тикле завод таркатуны җинаятькә тиңләп сызланды, кемнәргәдер рәнҗеде, кемнәрнедер гаепләде.
Эшсез калгач, атна буе боек булды әтисе. Гел уйланып йөрде. Дусларыннан, таныш-белешләреннөн эш белешеп карады, тик чакыручы юк иде, ахрысы, трубканы куйган саен “ах, дөньясы!” дип кабатлады.
Ә беркөнне малай хәйраннар калды: фатирларында мәхшәр купкан — ремонт башланган иде. Билгеле, әтисе инде, әтисе! Дәү әнисе әйтмешли, күз генә тимәсен берүк.
Үзен эшкә дәшеп, нәкъ шул көннәрдә телефон да шылтырады.

...Башта бу яңа эшенә теләр-теләмәс кенә китә, ә кайткач күңелсез генә елмаеп: “Самолетлар урынына “тәмле су” чыгара инде инженер әтиегез", — дип, шуклангандай итенә иде. Көннәр, айлар үтә торды. Соңгы көннәрдә инде тынычлангандай иде, өлкәннәр әйтмешли, “эченә бикләнде”, эшеннән дә соң кайта башлады.
Инде менә... самолетларыннан аерылган әтисе кадерле гаиләсеннән дә аерылачакмы?!. Малай иреннәрен тешләде. Юк, юк, бу мөмкин түгел!.. Аның әтисеме — хыянәтче?! Ялгыша әнисе. Әлбәттә, ялгыша! Аңлатачак ул аңа, әтисенең нинди әйбәт кеше булуын да, аны бик-бик яратуын да әйтер, “ул китсә, мин дә аның белен китөм”, дияр. Ә әтисенә... әтисенә дә әйтер: “шахмат уйныйсым килә — иртәрәк кайт”, дияр. Тыңлар аны әтисе, һичшиксез, тыңлар...
Малай иреннәрен авырттыра-авырттыра шушы сүзләрне пышылдады, шул сүзләр белән күзләре йомылды.

* * *
Кемнеңдер иңнәренә кагылуыннан малай уянып китте. Бәхетле бала чагын шушы төндә калдыруын искәртеп, иреннәре сызлый иде. Тозлы кан тәме аны сискәндереп җибәрде: куркыныч төш сыман, төнге үксү, төнге пышылдау гүя кабатлана иде. Төнге кыюлыгын да караңгылык йоткан диярсең. Күзен ачып үзен уятучыга карарга да... юк, көче җитмәячәк малайның. Әйтерсең лә, әлеге хәлләрдә аның да гаебе бар. “Беренче дәрескә бармыйм, укытучыбыз авырый” дип ялганлавы хәерлерәктер дә әле. Шулай дисә, әти-әнисе киткәч кенә торачак бит ул. Әйе, әйе, алар киткәч кенә...

Ишек бер мәртәбә ачылып ябылды, ике мәртәбә... Аннары “чыр-чу” килеп ишеккә кызлар йөгерде. Әти-әнисе... Алар, димәк, аерым-аерым киттеләр.
Малай күзләрен ачты һәм исе китте: дөнья үзгәрмәгән иде. Бүлмәне кояш нурлары тутырган, дәү әнисенең йөзендә дә бернинди шөбһәләнү сизелми...
Ул мәктәпкә килгәндә икенче дөрес тә башланган иде инде. Исемлек барлавыннан аерылып, укытучы аңа борылды: “Авырыйсыңмы? Әгәр авырсаң, бар, кайтып ят”, — диде. “Төнлә башым авырткан иде, үтте инде”, — дип алдашты малай. Әйе, тагын ялганлады. “Кайгы чире миндә” димәс бит инде!
Дәресне дә тыңлый, аңлый алмады. Ниндидер диңгезләр, кайдадыр табигать кырыслыгы, Хода белсен. География иң яраткан дәресе иде, югыйсә. Башында бер генә уй шул, бер генә уй: әти-әнисе! Нәрсә булыр инде, нәрсә генә булыр? Әтисе китәрме? Әнисеме?..

Соңгы дәрес бетү белән ул дусты Самат янына килде. Самат — класста иң тыйнак укучы: тәнәфесләрдә тузан куптарып чапмый, кызларны кыерсытмый, ялагайланмый, берәүне дө сатмый, ә букчасы... ул һәрвакыт китаплардан бүселгән булыр.
Менә шул дусты белән ул урамнар әйләнде. Саматны гаҗәпләндереп, гел аның әти-әнисе турында сорашты. Кайда эшлиләр, кайларга баралар, бәйрәмнәрне ничек үткәрәләр, Саматка кем якынрак: әтисеме, әллә әнисеме... кебек сорауларны яудырды да яудырды. Аннары, “укырга берәр китабыңны бирерсең” дигән сылтау белән өйләренә үк керде.
Аш өстәленә аны да чакырдылар. Гадәти генә табын иде. Әмма малайга ул бәйрәм табыны кебек тоелды. Тоелмыйча... өстәл түрендә, әнә ич, Саматның әтисе утыра. Әтисе!..
Биредә рәхәт иде. Рәхәт дип... “сездә генә йоклыйм әле” димәс бит инде. Барыбер китәргә кирәк булачак. Китаплар сайлаганда, ниһаять: “Ярты ел буе ремонт өйдә, кичә минем бүлмә идәнен буядылар, чыдарлык түгел исенә”, — диде дә, “өйгә кайтасым, “аларны” күрәсем килми” диюдән үзен көчкә тыеп, —“соң инде, китим булмаса”, — дип куйды.

...Малайны өйдә көтәләр иде. Ишек ачылу белән игезәк сеңлесе муенына сарылды, әтисе иңнәренә кулларын куйды, әнисе һәм апасының сагыш белән мөлдерәмә күзләрендә очкыннар кабынды, ә дәү әнисе... Әйе, дәү әнисе шелтәләп ташлады: “Кайда йөрисең — кеше куркытып, әтиең әнә мәктәбеңә дә барды, классташларыңның да өйләрендә булды, инде милициягә шылтыратасы гына калган иде, җә, әйт — кайда булдың?” — дип төпченде.
“Кинога бардык", — диде малай, бер көн эчендә өченче тапкыр алдашып.

Буявы кипкән бүлмәсенә кереп бикләнгәч кенә ул иркенләп тын алды. Бүгенге алдашулары өчен “тәүбә” итә-итә, беркайчан да... беркайчан да ялганламаска ант эчте. Аннары тын гына елады. Елый-елый, әтием белән әниемне аерма, и Раббым, алар бер-берсен яратсыннар иде, и газиз Аллам, дип Ходайга ялварды. Дәү әнисе өйрәткән догаларны укый-укый, елый-елый ялварды.

...Малай үзендә ниндидер үзгәреш сизде. Икенче көнне дө, өченче һәм аннан соңгы көннәрне дө ул “аларның" күзенә карарлык хәлдә түгел иде әле. Шыпырт кына “үзләрен” күзәтте. Ә көннәр, айлар үтә торды. Һәм һәр үткән көн саен теге “төн” сурәте тоныклана барды.

Ул инде бөтенләй тынычлана башлаган иде. Әнә, ял көне булгач, бүген “икесе” дә өйдә. Әнисе, билгеле инде, пешеренү белән мәшгуль. Шау-гөр килеп кызлар да аңа булышып маташа. Ә әтисе... ул, корт чаккандай, бүлмәләр буйлап “тыз-быз” йөренә.

Өй тулы таба исе. Һе, матур гаилә шушындый буладыр ич инде ул. Әйе, әйе, шушындый...
Тик дәү әнисе генә ризасызлык белдерде: “Җанын кая куярга белмәгән кеше кебек таптанасың да таптанасың, әнә, Мансур белән бәрәңге апкайт, ичмасам”, — диде.
Сөенүе йөзенә җәелгән әтисе киенә дө башлады.
Кибеткә керү белән ул: “Мин шылтыратып кына алам, ә син караштыра тор”, — диде дә директор бүлмәсенә узды. “Кызык... өйдә телефон бар ич”, дип уйлады малай. Шул арада әтисе килеп тә чыкты һәм... “мине эшемә чакыралар... авария анда, бәрәңге генә ала белерсең” дия-дия, малайга акча төртеп, йөгерә-атлый күздән дә югалды.
Биштәр аскан улы үзе генә кайтып кергәч, әнисенең йөзе үзгәрде.

...Ишектә шалтырау ишеткәч, йокылы-уяулы яткан малай сәгатькә карады: сәгать теле “өч”не күрсәтә иде. Ишек ачарга ашыгучы ишетелми: уянмыйлардыр, мөгаен. Шалтырау тагын кабатланды. Бу юлы да кыймылдаучы сизелмәде. Инде зыңлау өзлексез дәвам итә башлагач, дәү әнисенең кыштырдавы ишетелде. Менә ул ишекне ачты һәм... эчке бер әрнү белән: “Оятсыз! Җир бит!" — диде. Нәкъ шул мәлдә нәрсәдер ишелде. “О-ой, кабыргам..." дип ыңгырашты әтисе.
“Мансур, тиз тор, балам! Әниеңә эндәш! “Скорый” чакырсын”, — диде дәү әнисе, малайның юрганын йолкып, ә үзе янә бусагага аркылы сузылган улына ташланды.
Малай әнисен алып чыкканда, дәү әнисе әтисен бүлмәгә өстери иде.

...Травматология бүлегендә әтисенең кабыргасын рентгенга төшерделәр һәм сурәт әзер булганчы коридорда көтәргә куштылар. Бите-башы марля белән уралган берәү янында әнә урын да бар. Әтисен шунда урнаштыргач, малай әнисенең беләгенә кагылып куйды: менә күр дә тор, тереләчәк әти, тереләчәк, син борчылма гына, диюе иде бу.
Рентген сурәтләрен тотып, шәфкать туташы узды. Әнисе җиңелче генә җилкәдән этәрде: “Бар әле, улым, белеш, безнеке түгел микән”, — диде.
Малай ябылып бетмәгән ишек янында тукталып калды. Сурәткә текәлгән врач белән шәфкать туташының сөйләшүен бүлдерү, ничектер, уңайсыз иде. “Сау-сәламәт ич монда бөтен әгъза да”, — ди бит әнә шәфкать туташы. Аны врач та җөпли: “Да-а, мин моны белә идем инде. Предприятиесендә ярты төнгә хәтле авария белән көрәшкәннәр, имеш. Ә кайтканда үзен хулиганнар дөмбәсләгән, имеш... Синең күргәнең бармы — берәр җитәкченең җәяү йөргәнен?! Муеныннан — хатын-кызларның духие, ә авызыннан коньяк исе аңкый юньсезнең. Иманын укытырга кирәк иде дә... хатыны, малае жәл”.
Малай өнсез калды: йә Хода, әтисе турында түгелме соң бу хөкем?!

...Өйдә “ут йотып” көтүче дәү әнисенә малай: “Улыңның бар җире дө сәламәт — борчылма!" — дип пышылдады. Ә үзе “таң гына атсын, таң гына..." дип уйлады.

...Әмма хәрби комиссариатта аңа солдатлар хәзерли торган мәктәпләрнең бер генә шәһәрдә дә булмавын әйттеләр. Әле һаман китмәвенә гаҗәпсенеп, “армия хезмәтен үтәргә өлгерерсең, башта урта мәктәбеңне тәмамла”, — диделәр. Аннары... бөтенләй сөмсере коелган малайны аңладылар булсакирәк: “Алай бик ашкынсаң, безгә булыша тор, дөресләреңнән соң бирегә кил, армиягә алынучыларның өйләренә повесткалар таратырсың” дип, “хәрби эш” йөкләделәр.

...О-о, мондый эшне ычкындырмаячак инде ул, юк, ычкындырмаячак!.. Әйе, әйе, аның да “уз дөньясы” булырга тиеш ләбаса! Һәм ул... менә күрерсез (!) шул дөнья белән генә яшәячәк тә!..
Малай күз яшьләре аша кемнәргәдер рәнҗи-рәнҗи кемнәргәдер яный-яный өйләренә таба атлый иде инде.

* * *
...Иртән мәктәпкә, мәктәптән военкоматка, аннан повесткалар алып чит-ят йортларга йөри-йөри көн арты көн, ай арты ай, ел арты ел узуын тоймау — гаҗәпмени?!
Ә өйдә... нәрсә үзгәрде соң өйдә? Әтисе... ул, билгеле, “ненормированный” эшеннән һаман соң кайтты. Дәү әнисенең көн дә диярлек: “Нинди бетмәгән җыелыш ул, нинди ревизия ул тагын, синең бу азынып йөрүең — җүнлегә түгел, әнә, бүлмәләрнең чырае бетте, өйнең нуры китте, фәрештәләр качты”, — дип каршы алуы да — юк, үзгәртмәде әтисен. Әнисе... аның яфраклар лепелдәшүен хәтерләткән көлүе... Һай, ул көлү! Шул көлүне кайтару, тагын, тагын ишетү өчен (әгәр кодрәтеннән килсә!) ниләр генә эшләмәс иде ул?!. Кызлар... Алар менә үзгәрмәгән икән. Һаман авызлары ерык, һаман көзге алдында бөтереләләр. Университет студенткасы димәссең — апасын да (!), дәү әнисе әйтмешли, күз генә тимәсен!

...Әйе, галиҗәнап вакыт сиздерми генә үз эшен эшли иде.
Малай... Ул инде үсмер булып, армия хезмәтен үтәргә барды, аннан егет булып кайтып, медицина институтын тәмамлады.    
Инде менә... дипломлы хирурглар төркеме гөж килеп, “Акчарлак” ресторанында күңел ача. Бөтен дөнья бүген — аларныкы, аларныкы гына (!) диярсең.
Оркестр... Әйтерсең лә ул да алар өчен генә уйный. Көнчыгыш һәм көнбатыш аһәңнәре йә алышынып, йә кушылып үзгә бер серлелек дулкынында тирбәлә-тирбәлә дә... “дулап” алгалый. Бу музыкадан башлар әйләнә: бер сылуны күкрәгеңә кысып бөтереләсе, очасы, дәү әнисе әйтмешли, хушланасы килә. Өч өстәл кушылган табында, унике егет янында өч кенә кыз икән шул, өч кенә!..
Бокаллар чыңына, күңелле-рәхәт көлешүгә сагыш та урала. Студент еллары белән хушлашу табыны гына түгел, яшьлекләре белән дә, бер-берсе белән дә аерылышу табыны да икәнен искәртеп тостлар әйтелә. “Сезнең барыгызның да кулыгызга хирургия скальпеле алганчы тагын бер ай вакытыгыз — соңгы каникул-ялыгыз бар. Минем менә сезнең янда утырасы вакытым да бетеп килә. Ә тагын җиде сәгатьтән безнең гуманитар ярдәм кәрваны юлга кузгалачак. Сәфәр ерак, Таулар иле катлаулы — шуңа күрә, дуслар, барыгызны да яратуымны әйтеп калырга ашыгам. Бу тостымны да ярату өчен, бер-беребезне истә тоту өчен тәкъдим итөм”, — ди бит, әнә, группа старостасы Газиз Гарифуллин да.
Янәшәдә утыручы Әсгат исә Мансурның колагына пышылдый: “Әнә-ә, почмакта безгә аркасы белән утырган, чигә чәчләре агарган бер агайны күрәсеңме?! Каршысындагы кызга карале син?! Безнең өстәлдә утырасы кыз бит ул — безнең өстәлдә!.. Иң гүзәл туташларыбызны әнә шундый түрә абзыйлар харап итә дә инде... Хәзер барам да кызны үз өстәлебезгә чакырам”.
Аның соңгы сүзләрен Мансур ишетми иде инде. Ул мөкиббән китеп әлеге сылуга баккан: йә Хода, бирсә дә бирер икән шушындый камил гүзәллек! Озын керфекләрен җилпеп әллә нинди зөбәрҗәтләр бөркүче яшькелт күзләр... Аккош муен... Иңнәренә дулкынланып яткан коңгырт чәч...

Кыз өстәле янында Әсгат пәйда булгач кына, ул “айныгандай” булды: мөгез чыгармасын тагы (!) дигән шөбһәле уй йөрәген какты. Нәкъ шул мәлдә тегесе: “Егетләр!” — дип сөрән салды. Биш-алты егет теге өстәл янына ташланды. Мансур да ашыкты: кызны якларга, курсташы дорфалыгыннан араларга кирәк иде. Алар килеп җитүгә Әсгат: “Менә, Сылукайның безнең өстәлгә күчәсе килми — бабаеннан курка”, — дип ак чәчлегө мәсхәрәле ым ташлады. Ак чәчле исе сабыр гына күтәрелеп егетләргә борылды һәм... Һәм шул мизгелдә нидер әйтергә ачылган иреннәре катып калды, йөзеннән кан качты, ә зурайган күзләре Мансур күзләрендә тукталган иде.

...О-о, бу күзләр... гаҗиз калган күзләр... улының күзләреннән бүтән берни дә күрмәүче — мөлдерәмә күзләр!.. Кызның юкка чыгуын да, Әсгатнең әле һаман кулларын болгый-болгый кычкырынуын да — юк, Мансур инде сизми дө, ишетми дә иде.
Юлда гына ул һушына килгәндәй булды. Табын да, дуслары да, гүзәл кыз да, Әсгат тә — барысы да төште күргән кебек кенә иде. Ул бары олагасы, юкка чыгасы килүен генә хәтерли.
Ярый өле Газиз дусты аның халәтен бик тиз аңлады. “Ул — минем әти!” дию — бөтенесен дә хәл итте. (Диплом алган көн бит ул, шөкер, паспорты да кесәдә иде.)
Аның хәтта әнисе, дәү әнисе белән саубуллашырлык та көче (хәер, вакыты да!) юк иде. Шулай да, “борчылмагыз, мине ашыгыч командировкага җибәрелер”, дип яза алды. Калганын... әйе, калганын: кая китүен дө, нинди миссия белән баруын да — язу тапшырганда Газиз аңлатыр дип уйлады.
Тик бу мәлдә, аннары... юлда — аларның айлы әләмле кәрваны авыллар, калалар үтә-үтә Таулар иленә якынлашкан чакта да — юк, әнә шул илдә эшләргә калырмын дигән уй аның башына да килмәгән иде.

* * *
...Менә өченче төн инде Мансур кизү тора. Өченче төн инде ул комадагы әтисе белән “сөйләше”. “Әти", ди, “син мине ишетәсеңме, әти? Син мине ишет инде, әти?!"
Гәүдәсенең сынмаган-чәрдәкләнмәгән бер генә сөяге дө, тәненең җәрәхәтләнмәгән, имгәнмәгән бер генә җире дө калмаган әтисенең үзен ишетүенә бик-бик өметләнгән улы тагын, тагын сүз башлый. “Бүгенге консилиум да савыгу-савыкмау синең үзеңә дә бәйле булуына кат-кат басым ясады. Табиблар кулларыннан килгәннең бөтенесен дө эшләгәннәр инде, операцияләр әйбәт ясалган. Син дә тырышырга, табибларга булышырга тиешсең, әти. Таулар илендә синең кебек хәлдәге яралыларга минем дә операцияләр ясаганым, сәламәтләнүләрен күреп, күп мәртәбәләр сөенгәнем булды. Син дә савыгырсың, иншалла... “Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал” ди бит халык җыры. Һай, көчле кешеләр — гыйбрәт алырлык, үрнәк алырлык кешеләр яши анда, әти. Беләсеңме, безнең бабайларыбыз кебек үк, алар да төннәрен, рухларын саклый белгәннәр — тәмәке белен дә, аракы белән дә агуланмаганнар. Гаилә культы, ата-ана абруе да бик көчле аларда. “Гаилә — иманлы бала тәрбияләсә, дөнья — иманлы кеше кулында булыр" дигән үз кануннары бар. Бу гаҗәеп халыкны минем сиңа да күрсәтәсем килә, әти. Сәламәтләнүең белән, Аллаһы теләсә, барып кайтырбыз әле... “Барып кайтырбыз” диюемә гаҗәпләнәсеңдер, шулаймы? Минем бит бөтенләйгә кайтуым бу, әти. Әйе, әйе, бөтенләйгә!.. Телеграмма килгәнче үк кайтырга әзерләнә башлаган идек инде без. Бәби көтәбез бит, әти. Ә бала... ул — туган илдә, төп нигездә, ата-ана йортында туарга тиеш, дип уйлыйм мин... Ай ярымнан Миләүшә белән безнең — улыбыз, ә синең оныгың туачак, Аллаһы боерса... Арытып бетердем бугай инде үзеңне — сөйлим дө сөйлим. Йоклап, ял итеп ал инде бераз. Аннары сөйләшербез. Гел сөйләшеп утырырга кушты әни дө. Ә минем сиңа сөйләр сүзләрем бик, бик күп, әти".

...Мансур сәгатенә күз салды. Әтисен бу дөнья белән тоташтырып торучы системага — ясалма сулыш белән, ризык белән тәэмин итүче энәләргә илаһи бер өмет баглап, аларны янә күздән кичерде. Шөкер, үзгәреш сизелми иде. Бу төнне дә исән-имин чыга алсак... дип уйлады ул. Аннары... әйе, аннары өметләр ныгыр иде.

Ул үзенең бик нык арыганын тойды. Гомеркәе кыл өстендәге әтисенең сызлану газапларыннан җаны-тәне тулышкан иде. Җитмәсә, тикшерүчеләре тагын... Алары да ярага тоз сибеп тора: “Дошманнары бар идеме?” — имеш. “Үзе дә, шоферы да ап-аек, ә машиналары белән “КамАЗ" астына эләгәләр, логикага сыймый торган хәл бу”, янәсе. Нинди дошманы булсын инде әтисенең?! Ә дуслары менә бихисап. Җайга салынган, керемле предприятиесенең кәнәфиенә кызыксалар гына инде... Сейфындагы хат тагы, җитмәсә... “Әтинең шәхси әйберләренә кагылырга хакыгыз, хокукыгыз юк” дип, ярый өле бу хатны үзенә ала алды...

Үз-үзенә ышанмагандай, Мансур түш кесәсен капшады: шөкер, хат урынында иде. Әллә вакыт үткәрү өчен, әллә... бала чагыннан ук үзен газаплаган сорауларга җавап эзләпме — хатны ул укырга булды. “Олы мәхәббәтем һәм олы гөнаһым аерды безне. Ә мин бу гөнаһым өчен бөтен гомерем буена сине оныта да, башка берәүне ярата да алмавым белән түләячәкмен. Безне аерган ресторан хәлләреннән соң син өч ел дәвамында бер тапкыр да килмәгәч, бер генә мәртәбә дә шылтыратмагач, мин үзем белән бер йортта яшәүче егеткә кияүгә чыгып, Америкага ук “качкан” идем, югыйсә. Әмма синең шәүләң миңа ияреп монда да килде. Менә елдан артык инде сине генә уйлап гомер кичерәм. Юк, үкенмим мин, үкенмим. Дистә еллар буе мине бәхетле итеп яшәткән мәхәббәт бик күпләрнең төшенә дә керми бит өле ул. Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә — рәхмәт!”

“Рәхмәт” сүзе белән тәмамланган хатта исем урынына “Ә” хәрефе генә куелган иде. Конвертындагы числосы — ярты ел элек килүен күрсәтә. Ә хат артына әтисе кулы белән: “Ул дистә ел — минем адашуым еллары” дип язылган, һәм “адашуым” сүзенең астына сызылган иде.
Менә ул — бер сүз, бер сүзгә сыйган җавап: адашу! Дәү әнисенең борчылу-әрнүләре, әнисенең күз яшьләре, ә Мансурның үзенең урланган үсмер еллары — шушы бер сүзгә сыйганмы?!.

...Хатны укуына ул инде үкенә иде.

...Яшәү тамчылары тамызучы көпшәләр дерелдәгәндәй булды. “Әти, — диде Мансур каушап-куанып, — йоклый алмадыңмы, әти?” Ул сәгатенә күз салды: төннең көн белән очрашкан мәле иде, ә бу — авыру халәте өчен иң-иң хәтәр вакыт. “Әти, — диде ул янә, — син мине ишетәсеңме, әти?.. Ишелеп-ишелеп әнә кар ява, дөньялар агара; эх, күзләреңне ачып, син дә безне шатландырсаң иде, әти?!!"
Көпшә тагын дерелдәп куйды. “Әти!” — диде ул, илаһи бер ярату белән һәм... Һәм сүзсез калды: ата улын сөендереп, табиб угылны сискәндереп — әтисенең керфекләре арасында “энҗе бөртеге” җемелди иде.

...Ә бу мизгелдә ул үзенең дө әти булуын, “ашыгыч ярдәм" өлгергәнче үк улы тууын, ошбу мәлдә дәү әнисенең бала кабул итү, кендек әбисе булу кебек бөек миссия башкаруын — юк, Мансур әле белми иде. Белми иде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy